Бүген Әдипләр: Шәүкәт Гаделша
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шәүкәт Гаделша


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Шәүкәт Гаделша
Вахит Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
<Шәүкәт Гаделша

Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында туган. Чаллыда эшчеләр мәктәбен тәмамлый. Аннан Казан дәүләт университетының татар теле нәм әдәбияты факультында укый. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул алты китап авторы: «Ярык мөгез» (1997), «Ядрә тигән» (1998), «Сәмән кадыйм» (2000), «Аучыҗыры» (2004), «Чоңгыл» (2006) һ.б. Хәзер Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә.

ТУГАН ЯКТА—УК АТКАНДА...

Себер диләр аны. Себер... Бу әүвәлге исемме? Иң борынгысы, иң чыны, Тылсымлысы дисеңме? Көзән тәнен җыергандай, Тубыл суы тартыша: Ярны ашап үзгәртсә дә, Көче җитми тарихка... Яшен түгел, күктә чатный Карагайлар тамыры. Рәхмәт инде: менә тагын Сукмый исән калдырды. И, Ходаем, ниемә соң Безгә мондый игелек? Болай да бит, тавыш-тынсыз, Күп авыллык кимедек. Йолдызлыкта безнең йолдыз Бардыр, яна, дисеңме? ...Бабайлар дөрес кушканмы Бу киңлеккә исемне?! Черки "Тиен күзенә тидерә алам— Халкыма аннан ни файда? Атка йөгән кидерә алам— Халкыма аннан ни файда? Аю-бүре аулый алам— Халкыма аннан ни файда? Төлкеләрне алдый алам— Халкыма аннан ни файда?"— Уйлана шулай яшь аучы, Утырып төпкә, аланда. "Файда булырмы халыкка?"— Күзләре кысык һаман да. ...Ә черки? Черки шат, бик шат Яшь аучы уйда сүнгәндә: Иң илаһи ләззәт тоя Ачу катыш кан эчкәндә. Сөнге сабы —Балта тагып билеңә, Кая киттең бик иртә? —Кирәк иде яшь каен Сиртмәлеккә—бишеккә... Күктә ничек киртләнер?— Әйтмәдем мин дөресен: Озак ятып чормада Чергән сабы... сөңгенең. И урманкай—яшел төн! Менә тагын килдем мин. Әүвәл—Алла, аннан—син! Башка дусны белмим мин. Кансыз Ермак явыннан Бабаларны яшердең; Ачлык, афәт килгәндә Тере сулар эчердең. Син булганда җир—ышык. Син булганда без—исән. Киметмәмме ямеңне?— Сөңге саплык мин киссәм... ...Каеннарның тәненә Куркам балта төртергә: Кеше каны җылысы Тузларыннан бөркелә. Сөңге сабын бабайлар Бу тирәдән кистеме; Чормаларда черүен Сизеп-белеп киттеме? Чаба гына күрмә дип, Тыз-быз килә борындык. Бер уйласаң, ниятем— Куркырлык шул, куркырлык. ...Минем ачу—ачумы?— Суына ул иртәгә. Җирнең газиз агачын Нигә әрәм итәргә? —Кая сиртмә? Нигә буш Син кайтасың урманнан? —Сайлап кына куйдым тик, Онык әле тумаган... Минем уй Кичә чыбык иде, бүген—ботак. Кичә чыпчык кунды, бүген—шонкар. Кайчан имән булып калкыр да, ул Б отагына давыл бәйләп куяр? Дулана Дулый, ярсына, чайкала, Күрсә мине, дулана:* Үзенә үпкә тотканга Ошамыйм бит мин аңа. Җансыз агачка сылтаулар Түгел дә бит егетлек... Дулана сынын күрүгә Җан сызлый, кителер күк. ...Тимер көбәле явызлар Туган якка үткәннәр. Дуланадан бабаларым Җәяләрен бөккәннәр. Уклары, терәп атып та, Ул көбәне тишмәгән: Шул дулана үзәгенең Көч-куәте җитмәгән... ...Кан төсе белән көзләрен Тора балкып дулана. Дөм чарасызлыктан гына Бәйләнәм бит мин аңа... ________ * Дулана — дүләнә; агач исеме. Себермә, камырлык. (Боярышник.) --------------- *** Тилгән оча һавада, Әйләнә ул биектә. Ук аталар малайлар Җитә алмасын белеп тә. Кире төшеп шул уклар Югалалар үләндә. Укны чукый чебешләр Төшкән җирен күргәндә. Ни уйлыйдыр тилгәннәр Җәя укны типкәндә? Ни уйлыйдыр чебешләр Уклар "тып-тып" төшкәндә. Ни уйлыйдыр малайлар Җәя җебен тартканда? ...Мин дә бергә ук атам Туган якка кайтканда. Ачуларны йомшарта Күккә төбәп ук ату. Әфсен булып тоела Укны күздән югалту. Ни турында уйлыйм мин Уклар очып киткәндә? Мин куркак, әйтермен тик, Ахырзаман җиткәндә. Тик, татарның җирләрен Кайтарсалар иртәгә, Мин әзермен, буйга—ук Атып, үлчәп китәргә. Ничә көн ничәмә ук Атып, эзләп барасы?! ...Түгел ул сиңа, түгел Тилгән—чебеш арасы... Чып-чын Һаман да—шул Мәскәү... һаман- Шул якларда туа ялган... Менә бу чал урман—чып-чын. Менә бу ак томан—чып-чын. Себер татары да—чып-чын. Аның хыялы да—чып-чын. Саз буенда, сабый сыман, Күзләремне кат-кат йомам. Туган ягым, син дә Куан, Җанымда юаныч тоям: Күчем* кача белеп качкан, Кайтыр, чыгар берәр кайчан... Әйтер безгә Мәскәү һаман: "Чеп-чи ялган бит бу. Ялган!" ______________ * Күчем — Себернең соңгы ханы. ---------------
Казан утлары №6, 2005

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013