Бүген Әдипләр: Әхмәт Гадел
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Гадел


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина
Әхмәт Гадел
(1942-2012)

Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) 1942елның 2 февралендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Ак Чишмә авылында туган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы шунда яши. 1946 елда әтиләре армиядән кайткач, алар бөтен гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күчеп йөри, һәм Әхмәткә кечкенәдән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә аның урта белем алу этаплары да, яшәгән урынына карап, төрле мәктәпләрдә — йә татарча, йә русча аралашып бара. 1959 елда хәзерге Балык Бистәсе раионындагы Котлыбүкәш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Лубян урманчылык техникумында махсус белем ала, аннары, 1962—1965 елларда, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1966—1982 еллар арасында Ә. Гадел Түбән Кама район газетасында— хәбәрче, Шомыртбаш сигезьеллык мәктәбендә — немец теле укытучысы, Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә — производство гимнастикасы инструкторы, Тольятти шәџәрендә — слесарь-монтажчы, янә Түбән Кама шәџәрендә — тракторчы, компрессорчы, Казан телевидениесендә — тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында, Культура министрлыгында методист џәм «Социалистик Татарстан» газетасының корреспонденты була. 1983—1984 елларда ул —СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры.

1977 елда Ә. Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

Әхмәт Гадел урта мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән шөгыльбашлый. Армиядә хезмәт иткәндә аның солдат тормышыннан алып язган русча шигырьләре «Поиск» («Эзләү») исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга. Шулай да яшь авторның шагыйрь буларак формалашуы житмешенче елларга туры килә. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормышчан детальләргә бай, үзенә генә хас җылы бер аhәң белән өртелгән лирик шигырьләрен яза. 1978 — 1985 еллар арасында аның (Ташкентта «Чам» («Нарат», кырым татар телендә, 1978), Казанда «Яшьлек урамы» (1978), «Көмеш кылган җырлары» (1982) џәм «Яшьлегем былбыллары» (1985) исемле дурт китабы дөнья күрә. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре, русчага тәрҗемә ителеп, «Октябрь», «Молодая гвардия» журналларында hәм «Литературная газета»да басылды.

Ә. Гадел тормышның төрле якларын яктырткан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та билгеле.

Ә. Гадел — 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Татар баласына

Күгәрченнәр: Шигырьләр. — Ташкент: Үзбәк. кит. нәшр., 1971. — 30 б. 3000.

Чам: Шигырьләр. — Ташкент: Үзбәк. кит. нәшр., 1978. — 64 б. 1000.

Яшьлек урамы: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1978. — 80 б., портр. 3000. Рец.: Миңнуллин Р. Яшьлек урамына чакыру.— Татарстан яшьләре, 1978, 5 окт.

Көмеш кылган җырлары: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1982. — 72 б. 5000. Рец.: Сафин Ф. Көмеш кылганнар җырлый. — Татарстан яшьләре,. 1982, 17 авг.; Лаисов Н. Шигъри тамчылар ни сөйли. — Соц. Татарстан, 1983, 23 окт. Юзеев И. Әхмәт Гадел.— Казан утлары, 1980, № 8, 171 б. Цыбин В. Радость бытия. — Комсомолец Татарии, 1977, 16 янв.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013