Бүген Әдипләр: Фәния Габидуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәния Габидуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Фәния Габидуллина Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе Һәм журналист Фәния Габидуллина озак еллар тырыш хезмәте өчен лаеклы бәясен алды.
Талантлы милләттәшебезгә “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Кичә Республика йортында аңа шушы исемнең билгеләре тапшырылды.

Фәния Равил кызы Габидуллина 1985 елда Уфадагы “Кызыл таң” татар газетасына эшкә килә. Шунда корректор булып хезмәтен башлап, соңгы елларда газетаның әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли ул. Фәния Габидуллинага Ходай үзе әдәби иҗатка тартылу өчен илҺам Һәм дәрт биргәндер. Чөнки күренекле шагыйребез Шәехзадә Бабичның туган авылында дөньяга килгән Фәния шушы шигъри Һаваны сулап үскән. Шушында ук татарның горурлыгы булган Наҗар Нәҗми дә, әлеге көндә Казанда яшәүче танылган әдип Галимҗан Гыйльманов та әдәбиятка беренче сукмакларын салган. Әлбәттә инде, шундый сихри рухияттә тәрбияләнгән Фәния кечкенәдән әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Мәктәптә укыганда ук, дивар газеталары чыгара, шунда ук үзенең шигырьләрен, нәсерләрен дә бастыра.
Үзенең Казан дәүләт университетында белем алуын да зур горурлык белән искә ала Фәния ханым. Филология факультетында талантлы шагыйрь Фәиз Зөлкарәнәй, Галимҗан Гыйльманов кебек шәхесләр белән бергә укый ул. Әдәби иҗатта аралашып, “Әллүки” әдәби түгәрәгендә тәҗрибә уртаклашып, Мөхәммәт МәҺдиев кебек искиткеч талантлы мөгаллимнәрдә белем алулары да Фәния Габидуллинага киләчәктә шигърияттән аерылмаска өстәмә дәрт бирә, билгеле.
Менә егерме өч ел инде Фәния Габидуллина Уфадагы “Кызыл таң” татар газетасында эшли. Соңгы ун елда редакциянең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт итә, республикадагы татар каләм әҺелләрен укучыларга танытуга, аларның әсәрләрен бастыруга күп көч сала ул. Газетада эшләү елларында аның каләме астыннан халкыбызның атаклы шәхесләре хакында да, гади хезмәтчәннәр турында да йөзләрчә тирән эчтәлекле Һәм хискә бай язмалары, әңгәмәләре дөнья күрде аның.
Тынгысыз журналистика Һөнәре бик күп вакытын алса да, Фәния ханым үзенең күңел түреннән бәреп торган илҺам чыганагын да тыеп тота алмый, әлбәттә. Аның шигырьләре туксанынчы еллар башыннан ук Башкортстан Һәм Татарстан газета-журналларында басыла килде. Уфадагы “Акчарлак” шигъри җыентыгында да ике тапкыр аның байтак шигырьләре дөнья күргән иде. Аннан соң талантлы шагыйрә берничә ел элек үзенең “Таң кызы” исемле аерым китабын чыгарды. Узган елда да Башкортстан “Китап” нәшрияты аңа чираттагы зур бүләкне эшләде. Анда Фәния ханымның “Күңел җимешләре” исемле тагын бер бик матур китабы дөнья күрде. Ике мең данәдә ташка басылган ул җыентыкта үзенчәлекле шагыйрәнең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре урын алган.

Фәнис Фәтхуллин
www.Tatmedia.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013