Бүген Әдипләр: Әзһәр Габиди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әзһәр Габиди


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина
Әзһәр Габиди
(1926-2001)
Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин 1926 елның 25 сентябрендә Сарман районының Чукмарлы авылында туа. Гаиләдә өченче бала булганга күрә, ул авыл тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Әзһәр Габиди – Бөек Ватан сугышында катнаша, 17 яшьтә ул армия сафларына алына. 1945 елда япон сугышында бик каты яралана, бер ел дәвамында госпитальдә дәвалана. 1946 елда үз туган авылына кайта. 1950 елда Минзәлә педагогика көллиятендә белем ала, соңыннан Сарман район мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул вакытта аның “Без яз дуслары” исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә һәм аны алга таба иҗат эше белән шөгыльләнергә илһамландыра.
Әзһәр Габиди 20 дән артык китаплар авторы, шигырьләрнең тематикасы күбрәк аның туган авылы табигатенә багышлана. Балалар шагыйре булып танылса да, аның олылар өчен язылган китаплары да бар (мәсәлән, “Урман читендәге имәннәр без” дип исемләнгән китабы).
2006 нчы елда шагыйрь үзенең 80 яшьлек юбилеен үткәрде.
Belem.ru

ИҖАТЫ ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК

Әзһәр Габиди балалар әдәбиятының танылган өлкән шагыйре. Ул инде кечкенә дусларыбыз өчен берничә меңләгән әсәрләр иҗат итте, аларны уннарча китапларга туплап бастырып чыгарды һәм укучыларыбыз кулына ирештерде. Шунысы куанычлы, аның китаплары кибет шүрлекләрендә тузан җыеп ятмыйча, барысы да берничә ай эчендә сатылып бетәләр. Бу мәкаләмне язар алдыннан мин кайбер китап кибетләрендә булдым, әмма Әзһәрнең, бер генә җыентыгын да очрата алмадым. Ярый әле автор миңа соңгы вакытларда Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән "Калган эшкә кар ява" дигән китабын автограф язып бүләк итте. Юкса мин шигърияткә узем белән бер чордарак, ягъни моннан кырык еллар элек ук килгән замандашымның соңгы елларда балалар өчен иҗат иткән яңа әсәрләре белән танышудан мәхрүм булачак идем.
Әзһәр Габиди әсәрләре тормышчан булулары белән күңелне җәлеп итәләр. Ул кырык еллар чамасы гомерен балалар укытуга багышлады, яшь буынга белем бирде, аларда халкыбызга, туган җиребезгә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Бу аның өчен дә, безнең өчен дә зур сөенеч, әлбәттә. Шунысын да әйтергә кирәк, шагыйрь әнә шуңа күрә дә балалар табигатен, аларның уй-фикерләрен аңлап иҗат ишә, аларча уйлый да, фикерли дә белә. Моны ачыклау өчен аның "Язның да эшләре күп" дигән шигыренә генә игътибар итик. Бу әсәрне укыганда без аның Әзһәр язганлыгын онытып та җибәрәбез, үзебез дә балаларча хискә бирелеп, шау-шулы яз тамашаларын күз алдыннан үткәрәбез.
" Тәүлекбикә гүзәлләре" дә табигатьнең матурлыгын чагылдыручы үзенчәлекле шигырь. Биредә автор шигырьне чын әсәр итүче матур бизәкләр табып эш иткән.

Таңсылу кияр ал күлмәк,
Ал шәлен иңгә ябар,
Киемнәренә пар итеп
Битенә иннек ягар.
Көнсылу да һич калышмас
Апасы Таңсылудан,
Күлмәк, яулыгын тегәр ул.
Зәңгәр атлас ситсадан.

Бу шагыйрьнең үзенчә генә күзәтүләрен, уйлануларын чагылдыра торган строфалар. Тәүлекнең "Уртанчысы Кичсылу да, Төнсылуның да шигъри детальләре әнә шулар кебек матур итеп язылганнар. Шуңа күрә әлеге әсәр бер укуда ук истә кала, укучылар күңелендә соклану тудыра.
"Синоптик" дигән шигырь балаларда яшәеш күренешләрен аңлау дәрәҗәсен арттыра, фикерләү, сиземләү сәләтен үстерүгә йогынты ясый. Кече яшьтәге дусларыбыз өчен бу бик кирәкле нәрсә.

"Булмаса да үрмәкүчнең
Сөйләргә радиосы,
Ул яшь натуралистларның
Иң ышанычлы дусы.
Ничек дус була дисезме
Үрмәкүч кеше белән? -
Һава торышын белдерә
Ул кылган эше белән.
Әгәр челтәр бәйләсә ул,
Чалт аяз була һава.
Әгәр күләгәгә качса,
Ул көнне яңгыр ява".


Хәер, Әзһәрнең бу җыентыкта балаларның зиһенен арттыруга тәэсир итүче табышмак шигырьләре дә күп. Яшь дусларыбыз аларны укып та үзләренә ләззәт алалар, шәхси фикерләү куәтләрен үстерәләр.
Ә.Габидинең шактый шигырьләре юмор белән сугарылганнар. Аларда ялкаулыктан, эш сөймәүчелектән, масаючылыктан көлү нигез итеп алынган. Андый шигырьләр рәтенә "Булышчы", "Шук билге", "Ялкау теләге", 'Юкмы сездә мондыйлар?", "Мыеклы машина", 'Илдус - кунак белән дус", "Мин Марста булдым бүген", "Дәресләрдә" дигән һәм башка шигырьләрне кертергә була.
Шагыйрь үзенең бу китабында ("Калган эшкә кар ява") өч шигъри әкият тә бастырган. Аларда да укучылар күңелен җәлеп итәрлек үткен фикерләр, яхшылыкны олылау хисләре нигез итеп салынган. Шуңа күрә дә ул әсәрләр яратып укылалар һәм күңелгә сеңеп калалар.
Алда әйткәнемчә, Әзһәр Габиди өлкән буын шагыйрьләрнең берсе. Ул үзенең иҗатында ясалмалылыктан ерак тора, әсәрләрен нык уйланып иҗат итә. Ә бу хәл аны уңышлыклардан уңышлыкларга илтә.
Шагыйрь хәзер җиденче дистә үренә күтәрелеп килә. Шулай да үзенең иҗади хезмәтен яшь әдипләребезгә дә үрнәк булырлык итеп дәвам иттерә. Җөмһүриятебездәге системалы чыга торган гәҗитләрдә, журналларда аның әсәрләре әледән-әле басылып тору әнә шул турыда сөйли. Күптән түгел генә ул, Чаллыдагы КАМАЗ нәшриятында бастырып чыгару өчен, тагын бер шигъри кулъязмасын тапшырды. Теләгебез шул - анысы да, тагын язылачаклары да укучыларыбыз кулына яңа сөенеч булып ирешсеннәр иде!

Нәҗип МӘДИЯРОВ.
"Аргамак" журналы № 5-6, 1995.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013