Бүген Әдипләр: Габидә Мәрдәнова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габидә Мәрдәнова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев

Габидә Миннәхмәт кызы Мәрдәнова Баулы районы Яңа Чүте авылында 1943 елның 15 ноябрендә 17 нче бала булып туган. Җидееллык белемне авылында укып, урта белемне Яңа Шалты авылында алгач, Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Кырык елдан артык гомерен балалар белән эшләүгә багышлый. Беренче шигырьләре 8 нче сыйныфта укыганда ук төрле газета һәм журналларда басылып чыга. 2003 елда «Хакым бардыр», 2005 елда «Бер алманы өчкә бүләек», 2007 елда «Бакланнар» исемле китаплары дөнья күрде. Бер китабы Төркиядә басылып чыга.

Кышкы урман

Күңелләрне тартып тора
Кышкы урман. 
Агачларның өсләренә 
Бизәк кунган.

Ә урманның эчләрендә 
Ап-ак юрган, 
Төрле җәнлек ак юрганга
Эзләр куйган.

Төлке, бүре эзләре дә 
Бардыр монда, 
Кош-корт эзе күренгәли
Анда-санда.

Хәйләкәр төлке барадыр 
Эзләр буйлап, 
Кемне тагын алдарга дип, 
Уйлар уйлап.

Кар астында аю - патша 
Йоклый гырлап, 
Сискәндереп очып чыга 
Кошлар пырлап.

Саескан кунакка йөри
Ябалакка,
Серләшәләр, гөрләшәләр
Аланлыкта.

Беләзегем

Беләзекләр кидем кулларыма, 
Матур булыр диеп уйладым да. 
Көмеш беләзегем бизәлгән, 
Күңел күзем шуңа төбәлгән.

Уңган-булган ата-бабаларым 
Көмеш беләзекләр койганнар, 
Беләзекләр генә түгел, һөнәрләре 
Безгә мирас булып калганнар.

Ерак әбиләрем, кич утырып, 
Җырлый-җырлый күлмәк теккәннәр, 
Яшь киленнәр яшел хәтфәләргә 
Аллы-гөлле чәчәк чиккәннәр.

Ата-бабам гореф-гадәтләре
 Күңелемнең якты көзгесе, 
Яшел төсләр, көмеш беләзекләр — 
Милләтемнең асыл билгесе.

Нәсыйхәт

Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,
Әниләрне ташлап китмәгез, 
Ташлап китеп, картлык көннәрендә 
Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең бөтен мәхәббәте, 
Ышанычы бары балада, 
Аналарга дигән җан җылысы 
Адашып йөрмәсен далада.

Сезнең өчен кайгы-хәсрәт күреп, 
Ана кеше яшен түкмәсен, 
Аналарның түккән күз яшьләре 
Рәнҗеш булып сезгә төшмәсен.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013