Бүген Әдипләр: Гиз-эл Габид
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гиз-эл Габид


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Вахит Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
Гиз-эл Габид

(1917-1943)

Фронтовик шагыйрь Гиз-эл Габид (Гыйздулла Лотфи улы Габидуллин) 1918 елның 7 январенда Оренбург өлкәсенең Тоцкий районы Хөсәен (Саиновка) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1935—1937 елларда Богырыслан педагогия техникумында укый. 1938 елда Кызыл Армиягә алынып, Көнчыгыш Себердә хезмәт итә. Ватан сугышында катнаша, гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе — офицер сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза, фашистлар Германиясе җиңелгәч, яңадан Ерак Көнчыгышка китеп, япон империалистларына каршы сугыша, совет гаскәрләре белән бергә Маньчжурия һәм Төньяк Корея җирләренә кадәр барып җитә.
1946 елда армиядән демобилизацияләнгәч, Гиз-эл Габид Урта Азиядә яши, Үзбәкстандагы Карши һәм Шәһресабз шәһәрләрендә балалар укыта. Ватан сугышында алган яралардан сәламәтлеге какшаган Гиз-эл Габид 1955 елда утыз җиде яшендә вафат була.
Гиз-эл Габиднең зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигырь) Ватан сугышы чоры солдат поэзиясенең бер сәхифәсе буларак игътибарга лаек. Аның шигырьләре окопта, сугыш тынып торган ял вакытларында, Төньякның кырыс таш-таулары арасында иҗат ителә. Аларда сугыш чынбарлыгы, шагыйрь үзе кичергән, үзе күргән вакыйгалар сурәтләнә, совет солдатының җиңүгә булган ышанычы, оптимистик хисләре, дошманга чиксез нәфрәте поэтик чагылыш таба.
Гиз-эл Габид иҗатыннан аерым үрнәкләр (утыздан артык шигырь) «Алар сафта» (1961) һәм «Беренче карлыгачлар» (1968) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыкты.

Аның турында

Гиз-эл Габид (1918—1955).—Кит.: Алар сафта. [Төз. С. Шакир]. Казан, 1961, 105—106 б. Синегулов Ә. Көрәш һәм җиңү җырчысы.— Кит.: Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. Казан, 1969, 75—95 б. Мәҗитов 3. Һәр шагыйрьнең үз тавышы.-Кит.: Мәҗитов 3. Сугышчан поэзия. (Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе). Казан, 1975, 115—149 б. Мәкаләнең 138—149 б. Гиз-эл Габид поэзиясе турында. Синегулов Ә. Гиз-эл Габиднең тууына 50 ел.—Казан утлары, 1968, № 2, 151—153 б. Әпсәләмов Г. Г. Габид турында: [Язучының тууына 50 ел тулу уңае белән]. Г. Габиднең «Кол булмабыз» шигыре. — Соц. Татарстан, 1968, 18 февр. Абсалямов А. Поэт-фронтовик: (к 50-летию со дня рождения Гиз-эль Габида).—Сов. Татария, 1968, 7 февр.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013