Бүген Әдипләр: Мескен Габди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мескен Габди


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Вахит Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина
Ш. Ш. Абилов
XVIII гасырда иҗат иткән егермегә якын татар шагыйренең исемнәре билгеле. Алар арасында иҗатының әһәмияте ягыннан шагыйрь Габди аерылып тора.
Габди иҗатында дини һәм дөньяви мотивлар янәшә, бер-берсенә үрелеп килә. «Кешедә кешелек дәрәҗәсен күрергә тырышып, авыр хәлдә калган халыкка ягымлы караш белдереп, аңа ярдәм кулын сузарга чакыру — Габди иҗатының төп эчтәлеге. Габди шигырьләре шул заманның аерым якларын, халыкның дөньяга карашын төшенергә, гореф-гадәтләрен өйрәнергә дә материал бирә».
Соңгы вакытларда шагыйрь Габди әсәрләренең табылуы татар әдәбияты тарихына яңа бер исем өстәде. Җәмгыять тормышының төрле күренешләренә багышлап, үзенчәлекле формада язылган алтмыштан артык шигырьне туплаган җыентыгы белән шагыйрь әдәбият тарихында лаеклы урын алды. Матбугатта аның иҗатына фәнни бәя бирелде, һәм укучылар шагыйрьнең әсәрләре белән таныша алдылар.
Габдинең иҗат иткән вакыты һәм урыны билгеле булу да бик әһәмиятле иде. Автор үзенә еш кына «Габди» дип эндәшә һәм моның поэтик кушамат икәнлеге аның шигъри юлларыннан да аңлашыла:

Хәлайыклар арасында
«Мескин Габди» ирде нам.

Халык арасында, шагыйрь «Мескен Габди» исеме белән танылган була. Борынгы әдипләрнең күбесе шикелле, Габдинең тормышы турында да әсәренә таянып кына сүз йөртергә мөмкин. Ул язган елын әйтә:

Тарих ирде мең дә йөз дә
Йикерме бередә төз.

Һиҗри 1121 ел — хәзерге хисап буенча 1709 елга туры килә. Шагыйрьгә ул вакытта утыз яшь булганлыгы аңлашыла.

Мескин Габди, йарагъ әйлә,
Йәшең улды һәм утыз,—

ди ул.
Димәк, Габди 1679 елда туган була. Бу — татарның атаклы суфи шагыйре Мәүлә Колый иҗат иткән еллар. Аның хикмәтләре Габдигә яшь вакытында ук тәэсир иткән булуы мөмкин. Чөнки ул да суфичылык карашларында торган.
Габди үзенең иҗат урыны итеп Казан шәһәрен күрсәтә.

Йахшы атың чыгарубән,
Үзең өчен ат казан...
Мескин Габди, тәгъриф наме
Шәһрең булгай һәм Казан.

Габди XVII йөз ахырында һәм XVIII йөз башында яшәп иҗат иткән. Бу — татар халкы тормышында бик авыр чор. Крестьяннарның Степан Разин җитәкчелегендәге хәрәкәтләре канга батырыла, татар һәм башкортларның золымга каршы чыгышлары бер-бер артлы бастырыла. Сыйнфый изү астында интеккән хезмәт халкын ислам дине тагын да тирәнрәк рухи басынкылыкка этәрә, түземлелеккә өнди. Мондый атмосфера Габдине дә борчый, авыр хәлне ул җирдәге көчләрдән түгел, ә Aлладан дип уйлый.

Мөселманнар, сабыр кылың:
Агыр булды бу дәвер;
Һәр ни булса, Aлладиндер,
Димәңез кяфер, гәвер!

Шунысы кызык, шагыйрь авырлыкның асыл сәбәпләрен аңламаса да, золым өчен «кяфер»не дә гаепләми. Ул:

Бер-береңез арасында
Кылмагыл золым, җәвер;
Шәйлә булган кемсәнәгә
Бакмагыл, йөзең чәвер,—

дип, үзара җәбер һәм золым кылышмаска, әгәр залим кешеләр була икән, алардан йөз чөерергә өнди. Кешеләрнең үзара ярдәмчеллеген яклаганда, Мәүла Колый кебек үк, Габди дә юмартлыкка (сәхилеккә) чакыра.

Һәр ни капсаң, дус-иш берлә
Ултырубән бергә йиеңез.
«Кемнәр барыр оҗмахка?» — дип
Сорсалар, «Сәхи!» — диеңез.

Урта гасырдагы алдынгы фикер ияләре феодализм җәмгыяте тудырган эгоистлыкка, үзеңне үзең зур күрүгә, масаюга; хезмәт кешесен түбәнсетеп карауга каршы чыктылар. Габдинең үз-үзеңә таләпчән булып, башкаларга киң күңеллелек күрсәтүне яклаган шигъри юллары халык мәкальләренә аваздаш яңгырый:

Үз гайебең үкеш күргел,
Кеше гайебен һәргиз күрмә.
Хәлайыктин мәсхәр итеп,
Күзең кыйып, кашың кирмә.

Шагыйрь комсызлыкны гаепләгәндә, кешелекле әхлак үрнәге эзләп, үз-үзенә мөрәҗәгать итә, гамәле белән ул үзе күтәргән шигъри декларациясенә лаек булырга омтыла:

Тикмә йирдин мал алмагыл,
Тырнакыңны каптырып...
Соргучылар сөаль сорар,
Тапмаганны таптырып;
Мескин Габди, йимә ашны,
Хәлайыкны бактырып.

Тормыш шартларының авырлыгы гыйлем әһлен дә читен хәлгә куйган. Шагыйрь аларның халык игътибарына, кайгыртуына даими мохтаҗлыкларын күреп торган. Мәгариф эше исә соңгы дәверләргә чаклы һәм матди яктан, һәм әхлакый яктан халыкның үз кайгыртуында булган. Габди үз дәверендә шушы кайгыртуның җитәрлек булмавыннан зарлана.

Галимнәрнең хәлен соргыл
Адинәдә һәрбер айда;
Хален сорап хәйер иткән
Бу заманда монда кайда?! —

ди ул ачынып.

Габди ортодоксаль ислам өйрәтүләрен яклау белән бергә, рәсми суфичылык карашларын да алга сөргән. Ул үз чоры Җәмгыятендә җәбер-золымны булдырмаска тырыша, җәберләнгән, кимсетелгән халыкны бу дөньяда сабырлыкка өндәп, милек ияләрен, байларны, тәмуг газаплары белән куркытып, игелекле кешеләр итеп тәрбияләргә тели.

Аш-су ашат хәлайыкка,
Нигъмәтең булса...—

ди ул.

Кешедә кешелек дәрәҗәсен күрергә тырышу, авырлык кичергән халыкка ярдәм кулын сузарга чакыру — Габди иҗатының төп идея юнәлеше. Габди шигырьләре шул заман тормышының аерым күренешләрен, халыкның дөньяга карашын төшенү, гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен дә материал бирә. Мәсәлән, ислам дине хатын-кызны ирләрдән аерып, бикләнеп, йөзен, аяк-кулын күрсәтмичә яшәргә тиеш дип өйрәткән бервакытта, Габди:

Карый хатын күрешсеннәр
Ирләр билә йиң салып,—

дип, олы яшьтәге хатын-кызларның ирләр белән кул бирешеп күрешергә тиешлекләрен әйтә.
Габди шигырьләре шул замандагы хаким сыйныфларның хезмәт халкына карата рәхимсез мөгамәләсен күз алдына китерергә дә ярдәм итә. Шагыйрь болай ди:

Ир коланын тиштермәңез,
Кол кылмакта иң салып;
Хатын борнын тиштермәңез,
Йөзләренә иң салып.

Сүз халык чуалышларында катнашучыларга бирелә торган җәза хакында бара. Габди иҗат иткән дәвердә, ягъни XVII йөзнең ахыры һәм XVIII йөзнең башларында, крестьян массаларының милли-колониаль изүгә, феодаль-алпавытлар золымына каршы баш күтәрүләре еш була. Кугзалышларда катнашучыларның үтерелмичә калганнарын, колакларын, борыннарын, хәтта телләрен кисеп (шигырьдән аңлашылганча, «ирләрнең колагын кисеп, хатын-кызның борынын тишеп») морза-феодалларга, алпавыт-түрәләргә коллык хезмәтенә җибәргәннәр. Мәсәлән, Оренбург комиссиясе начальнигы В. А. Урусовның 1740 елда Сенатка җибәргән кәгазендә баш күтәрүләргә катнашучыларның төрлечә җәза ителүләре языла. Шулар арасында 301 кешенең камчы белән суктырылганнан соң, борыннары кистерелеп, «турылыклы старшина» Бардагул карамагына җибәрелүләре әйтелә. Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьян сугышларында катнашучыларны да шулай ук авыр җәзалаганнар. Мондый катылыклар хезмәт массаларын куркыту, азатлык, ирек өчен көрәштән ваз кичтерү өчен эшләнгән. Автор мондый шәфкатьсезлекләр өчен власть ияләрен тәмуг газаплары белән куркыта.

Ир коланын, хатын борнын
Берен-берен кисәрләр;
Монда йавыз кылганнары
Анда исенә төшәрләр. Ир колагын тиштерсәңез —
Тәмуг төбен ишәрләр.
Хатын борнын тиштерсәңез,—
Зобанилар тишәрләр.

Урта гасыр чынбарлыгы өчен бу —иң үтемле кисәтү. Шагыйрь шушы юл белән залимнәр кылган эшнең кешелеккә һәм -гаделлеккә ят икәнлеген раслый.
һәр заманның алдынгы фикер ияләре бик катлаулы авыр шартларда да хезмәтчел халыкның күңеленә юл таба алганнар: аны җәбер-золымнардан аралап, кешелек дәрәҗәсен яклап, аңа теләктәшлек иткәннәр. Шагыйрь Габди дә үз халкының кызганыч, авыр язмышын җиңеләйтергә хыялланган, шул турыда борчылган. Ул үзеннән соң яшәячәк ватандашларына кайнар мәхәббәт сүзләре белән мөрәҗәгать итә:

Мән үләрмен, сез калгайсыз,
Вараннарым, йаруларым.
Мәндин сәлам барчаңызга,
Париларым, бариларым.

Поэтик стиль һәм форма ягыннан Габди шигырьләре шактый гади һәм аңлаешлы. Аларның күпчелегендә фольклорга нигезләнгән шигъри тел һәм 8 әр иҗекле үлчәм кулланылган. Шигырьләр форма ягыннан бер-берсен кабатламыйлар.
Менә аның «Ата-анага хезмәт ит» дигән шигыре:

Атаң берлә анаңа
Хезмәт иткел күп-күп,
Иртә торып, һәр көндә
Айакларын үп-үп.
Һәр ни әйтсә, айларның
Сүләрене йүп-йүп;
Сабыр кылгыл, һәр нәчә К
ыйнасалар «дөп! — дөп!».

Бу шигырьнең язылуына өч гасырга якын, ә теле нинди гади, аңлаешлы! Сабыйларга мөрәҗәгать иткәндә, шагыйрь шундый садә, халыкчан тел белән яза алган.
Габди җанлы тел байлыгына таяна. «Тырнак белән каптыру», «күз кыю», «каш кирү», «күз алартып», «күңел каралту», «сакал чаларту», «кул алышу», «атказану» кебек сүзләр халык теленнән алынганнар. Аның чагыштырулары да тормышчан.

Бирә күр гел, малың булса,
Гәр булса да баглы тайда.

Байлыгың шул бер тайдан гына торса да, башкаларга дигәндә, аны да кызганмаска тиешлек турында сүз бара.
Югарыда китерелгән мисаллар аның үзенчәлекле шагыйрь булуын сөйлиләр. Габди үзеннән алдагы күп гасырлы татар поэзиясе казанышлары җирлегендә күтәрелгән булса, ул үзе дә аның үсешенә тәэсир иткән. Габдидәге шигъри формалар алга таба Кандалый кебек шагыйрьләрнең иҗатларында үстерелә, сәнгатьчә яңа сыйфатлар белән баетыла.
Габди әсәрләренең язылу вакыты һәм урыны төгәл билгеле булганлыктан, алар тел белеме өчен дә кыйммәтле.

Арайышка кием кимә,
Башка кимә йахшы бүрки.
Мескин Габди барчадин кәм,
Шәһре — Казан, теле — төрки,—

дип шагыйрь шәһәре Казан булып, шундагы татар халкы телендә (төрки) язганлыгын әйтә. Бу исә шул замандагы җанлы сөйләм һәм әдәби телнең торышын өйрәнү, аларның мөнәсәбәтен билгеләү өчен дә ышанычлы чыганак булып тора.
Урта гасырдагы төрки тел фәндә күп . вакытта ниндидер абстракт, гомуми, ягъни төрки халыкларга бердәй уртак итеп карала. Бу очракта телнең конкрет сөйләм җирлеге дә һәм хәтта ул телне тудырган халык үзе дә югалып кала. Ә чынлыкта исә шагыйрь шул урында яшәгән халыкның җанлы сөйләме нигезендәге әдәби телдән файдалана. Габди язган «төрки» тел — шул вакытта Казан татарларының җанлы сөйләм теленә нигезләнгән әдәби тел ул.
Татар әдәбияты тарихының кайбер этаплары әлегәчә җитәрлек яктыртылмый иде. Мәсәлән, XVII йөзнең җитмешенче елларвшда иҗат иткән шагыйрь Мәүла Колыйдан XVIII йөзнең соңгы чирегендә яза башлаган Габдрәхим Утыз Имәнигә кадәр бер гасырлык дәвер ак тап булып килде. Әлбәттә, ул чорда да әдипләр, шагыйрьләр булган һәм иҗат иткән. Әмма әдәбиятның үсү юлында аерым урын тоткан, үзеннән соң эз калдырган, чын әдип яисә шагыйрь дип аталырдай берәр зуррак шәхесне күрсәтү хәзергәчә кыен иде. Габдинең шигъри авазы әдәбият тарихында үз урынын алу белән XVII һәм XVIII йөз араларындагы әнә шул бушлык тулыланды. ©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013