Бүген Әдипләр: Габдессәлам
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдессәлам


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина

XIII гасыр татар шагыйрьләре исемлегенә шагыйрь Габдессәлам дә өстәлә. Бу — татар культурасы, әдәбияты тарихында билгеле зат. Ләкин иҗаты өйрәнелми килде, материаллар җитәрлек түгел иде. Ниһаять, 1979 елгы экспедиция вакытында аның шигырьләр җыентыгы табылды. Хәзер инде Габдессәламнең шагыйрьлеге хакында да сөйләргә мөмкин. Автор үзенең исемен һәм шигырь-бәетләренең язылу вакытын болай күрсәткән:

Бу бәйетнең мөбәййене —
Исмедүр Габдессәлам,
Иманымны йулдаш әйлә,
Фазлың илә, зөлкәрам.
Улдым сәфәр, кылдым җиһад.
Бу урыс Пүлшә йиридә,
Тарих мең дә йите йөз дә
Илле йитинче йылыда.

Димәк, шагыйрь XVIII йөзнең урталарында иҗат иткән була. Аерым юлларда ул үзенә Габдүш дип тә эндәшә. Кулъязмада автор биографиясенә ачыклык кертерлек тагы берничә фактны күрсәтергә мөмкин. «Каты хәсрәт орды безә» шигыре сюжетлы булуы белән кызыклы. Ул кыскартылган килеш матбугатка чыгарылган иде. Шигырьдә Мәһди һәм Габдүш исемле ике остазның ниндидер сәбәпләр аркасында шәкертләреннән аерылып, Казан ягыннан «аһ оруб» китүләре тасвирлана.
Икенче бер шигырьдә:

Төркестанның йулына төште томан,
Арт йагын бер-бер баскан йурга-кунан,—

дигән гыйбарә бар.
Алдагы шигырь сюжеты белән бу шигъри юл арасында эчке бәйләнеш сизелә. Аларны XVIII гасыр Россия тарихы фонына куеп карасаң, бу бәйләнешләрнең сәбәбе яхшы аңлашыла һәм шагыйрьнең тормыш юлын тагын да ачыклый төшә, Бу исә шагыйрьнең Оренбург Каргалысы — Сәгыйд бистәсе белән бәйләнгәнлеген күрсәтә. Ул вакытта патша администрациясе Урта Азияне гомумән Төркестан исеме белән йөрткән. Шигырьдәге «Төркестан юлы» тәгъбире Оренбург өязе Сәгыйд бистәсе халкы өчен таныш лексик берәмлек булган һәм ул шигырьнең нәкъ шул тирәдә, ягъни Сәгыйд бистәсендә язылуын күрсәтә.
Татар галимнәреннән Ш. Мәрҗани һәм Р. Фәхретдинов хезмәтләрендә Габдессәлам хакында кызыклы мәгълүматлар бирелә. Ш. Мәрҗанидә күрсәтелгәнчә, Габдессәлам бине Уразмөхәммәд (Урай) бине Колмөхәммәд бине Колчура Казан өязе Алат юлындагы Мәңгәр авылында туган (хәзерге ТАССР, Арча р-ны, Олы Мәңгәр авылы), 1746 елга хәтле Мәңгәргә күрше Ташкичү авылында укыткан. Анда Габдессәламнең иҗат иткән һәм күчереп язган китаплары санап үтелә. Оренбург Каргалысына — Сәгыйдкә күчеп китеп, анда мәдрәсәләр тотуы хакында языла. Шундый ук мәгълүмат Р. Фәхретдиновның «Сәгыйд» исемле хезмәтендә бар. Архив материалларында Габдессәлам Урай улының 1762 елда 62 яшьтә исән булганлыгы күрсәтелә.
Китерелгән фактларга таянып, шигырьләр җыентыгындагы Габдессәлам белән тарихта билгеле Габдессәлам Урай улын бер үк кеше дип карарга кирәк. Күпчелек шигырьләрдә авторның бик яшь кеше булмавы сизелә. Шагыйрь бу хакта ачык итеп:

Йар кадрен белмәскә, йәшем йәш дәгүл,
Агъламай, нишләйүм, халем хуш дәгүл,—

ди. Бу — шулай да. Габдессәлам Сәгыйд бистәсендә күчеп килгәндә аңа инде 46 яшь була.
Габдессәлам шигырьләре заманында таралган булган. «Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен уку материалы» әсбабының 4—5, 7—8, 13—15 һ. б. битләреңдә шагыйрьнең берничә шигыре бирелгән. Габдессәлам шигырьләре заманында рус шагыйре Т. Р. Державинны да кызыксындырган.
Габдессәлам иҗаты шактый үзенчәлекле булып, үз чоры әдәби хәрәкәтендә билгеле бер эз калдырган. Аның шигырьләрендә төп урынны мәхәббәт темасы, иҗтимагый һәм дини мәсьәләләр били. Шагыйрь үз әлгәреләреннән мирас итеп әдәбиятны тормышка якынайту тенденциясен ала, аны үстерә. Мәхәббәт темасына багышланган шигырьләрендә Габдессәлам реаль сюжет алып, традицион һәм халык иҗаты әсәрләрендә кулланылган тел-сурәтләү чаралары белән эш итә:

Нәркәс кара күзләрүң,
Тулган ай тик йөзләрүң.
һич күңлүмдин китмәйдүр —
Бал-шәкәр тик сүзләрүң.
Чыгып китдүң йортуңдин,
Карап калдум артуңдин.
Бер көн хәстә, бер көн сау,
Үлә йаз дым дәртеңдин...

Күренә ки, Габдессәлам тасвирлаган сылу — ниндидер мифик легендалардан алынмаган һәм көнчыгышның классик поэзиясендәге хур кызы да түгел. Ул җирдә, шагыйрьнең күз алдында, янәшәсендә яши.
Яки менә икенче әсәреннән бер өзек:

Кызыл мәхбуб такыйа кыз башында,
Хатынмыйдүң, кызмыйдүң йар кашында.
Хатынлардин кызларның артугысы,
Алтмыш хатун — бер кызның садакасы.
Минем йарым менгәне кызыл турат,
Кызыл турат менгәне -йанга куәт.
Мал вирүб — йарым димәк шулдыр морад,
Мал вирмәй — йарым димәк, халкдин ойат.

Бу шигырьдә XVIII йөзнең беренче яртыларында ^кыз алу ечен мал бирү йоласы чагыла. Бу эпизод та — шагыйрь иҗатында урын алган бер җанлы тормыш күренеше.
Егетнең кыз белән очрашуы да реалистик картина булып баса:

Су акар гөлдүр-гөлдүр,
Сәүгәнем кызыл гөлдүр.
Сәндин үзгәне дуст тотсам,
Пычак ал, бәни үлдүр.
Барурым йулым имеш,
Йаулыгум тулу йимеш.
Йарымдин хәбәр килмеш,
Тормасын, йитсен димеш...

Шагыйрьнең кайбер әсәрләре тел ягыннан үз чорының әдәби нормалары буенча язылсалар да, аларның ритмикасы шул заман халык җырларыныкыннан аерылмый: Васыф кыла белмәзмен -
Оҗмах эчрә хуридур.
Васыф кылам буйларуң,
Бал-шәкәр тик сүзләрең.
Кыл ди, бәгърем, бер йәнә,
Нәркәс кара күзләрүң.
Васыф кыла белмәзем —
Имди сәне нәрсәгә.
Дәстүр виргел, нигярем,
Күкрәңдәге бәстәгә...

Яки:
Кәтди хәбәрем, карарым,
Күңлүмдә һәм нигярем.
Сән, сән бәнем нигярем,
Бәгыйд улды висалум.
Гаклым улды пушидә,
Нигяремнең гыйшкыйлә;
Пәракәндә улды һушым
Күз карамак вәҗһилә.

Габдессәлам үзе сөйгән җир кызына мәхәббәтен реалистик планда җырлавы белән аерыла. Бу — татар поэзиясе үсешендә реалистик тенденцияләрнең көчәя баруын күрсәтә.
Габдессәлам әсәрләрендә борынгы әдәбияттан һәм халык иҗатыннан килгән сурәтләү чаралары күп кулланыла: гөл йөзең, инҗү дешләр, нәркәс кара күзләр, күнгер кара күзләр,, сөнбел сачләр, бал-шәкәр тик сүзләр.
Шигырьләрдә халыкның тормыш-көнкүреш, гадәт-йолаларының реалистик сурәтләре чагылып китә.

Сагынуб кәлдем бән үзүм,
Аулак булса, куб сүзүм.
Йөзең күрдүм йыгладум,
Тыйыла алмадум үзүм.
Кәлче бире, йарийым,
Сачкенәңне тарыйым.
Төн уртасы булганда,
Каткунаңа барыйым.
Йан тәрәзәң пыйала,
Ачсам кеше тойа ла.
Әйтүр сүзүм бигүк күб,
Берүк йөзүм ойала...

Бу шигырьдә XVIII йөзнең беренче яртысындагы татар тормышының күп кенә кызыклы яклары — пыяла, ян тәрәзәле йорт; аулак өй реалистик сурәттә чагылыш таба, Аларда яшь кешенең хис сафлыгы гәүдәләнә. Шигырьләрнең лирик герое тирән кичерешле һәм үтә әдәпле, инсафлы егет булып күз алдына килә.
Халык җырларына хас булганча, табигать күренешләре белән янәшәлеккә корылган шигырьләр лирик нәфис тә, афористик үткен дә яңгырыйлар:

Һавадан чарлап очар кыр казлар,
Бу дөнйаны сәйер кылган гүзәл йарлар.

Габдессәлам поэзиясендә болардан тыш конкрет тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәтле урыннар да очрый.
1740 елларда патша хөкүмәтенең хуплавы нәтиҗәсендә урыннарда мөселманнарга һөҗүм дәвам итә, көчләп чукындырулар бара. Аерым татар гаиләләре туган җирләреннән башка якларга күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Бу вакыйгалар Габдессәламнең күңелен дә яралаган.

Без икәүмез ушбу йирдә тормайалыйк,
Дуст-дошман арасында булмайалыйк...
Кадыйр алла, безгә йул бир, китәлүм,—

ди ул.
XVIII гасыр — халык кузгалышлары кайнап торган дәвер. Габдессәлам бу хакта турыдан-туры язмаса да, аның шигырьләрендәге:

Карчыга карап очар — тауны күрсә,
Ир-егет кылыч алыр — йауны күрсә,—

кебек строфалар шагыйрьнең халык хәрәкәтенә мөнәсәбәтен күрсәтәләр. Тарихи чыганакларда Габдессәламнең халык кузгалышларына теләктәшлек иткәнлеген раслаучы дәлилләр бар. 1755 елда Урал буенда Батырша җитәкчелегендәге татар-башкорт хәрәкәте башлана. Ләкин ул уңышсызлыкка очрый. Батырша Алиев — заманында Ташкичүгә килеп Габдессәлам мәдрәсәсендә укыган кеше. А. П. Чулошников, Габдессәлам Урай улының Батырша җитәкләгән восстаниегә теләктәшлек белән караганын күрсәткән документлар барлыгы хакында яза.
Алда искә алып үтелгән «Каты хәсрәт орды безә» шигыре Батырша хәрәкәте һәм аның шәхесе мөнәсәбәтендә язылган дип уйларга нигез бар.

Мәдрәсәдин җөда улуб,
Китди Мәһди аһ идүб.
Дәхи Габдүш шәйлә китди,
Хәсрәт илә зар идүб.
И, галимнәр, әһле шәкерт,
Таифәсе һәр дәвам —
Хәйер-догаң илә бези,
Йад идүб әйлән, фиган...

Монда Габдессәлам шәкертләрнең остазлары булган Мәһди белән Габдүш образы аркылы Батыршаны һәм үзен күз алдында тота дип уйларга кирәк. Риваятьләр буенча, Мәһди гаделлек өчен көрәшкә күтәрүче булып санала. Мөселман халыклары тарихында изүче феодалларга һәм колонизаторларга каршы кораллы көрәшкә күтәрелүчеләрнең «Мәһди» исеме белән чыгу очраклары бар. Бу исемнең мәгънәсе дә «дөрес юлдан җитәкләүче» дип аңлатыла.
Иҗтимагый-тарихи темага язылган әсәрләре арасында Габдессәламнең «Мөллягол бәете» әдәбият һәм фольклор тарихы өчен шактый әһәмиятле. Бәеттә Россия империясенең җидееллык сугышка (1757—1765) катнашу фактыннан бер эпизод чагылган. 1757 елда Россия, Англия, Франция белән союзда булып, Пруссиягә каршы сугыш башлый. Бу сугышта рус армиясе сафларында татар солдатлары да катнашкан. Габдессәлам шушы сугышта һәлак булучыларның берсенә багышлап бәет язган. «Мөллягол бәете» соңрак XIX—XX гасырларда фаҗигале вакыйгалар мөнәсәбәте белән чыгарылган бик күп татар бәетләренә якын тора.

Меллягол дип әйтәләр
Бу бәйетнең ийәсен.
Хак тәгаля үйлә кылды,
Без фәкыйрьгә, күрәсең.

Югарыда Габдессәлам иҗатының әдәби-иҗтимагый ягы хакында сүз барды.
Ләкин шагыйрь, бер яктан, борынгы әдәби традицияләрне дәвам иттерүче булса, икенче яктан, татар халкының авыз иҗатыннан да мул файдаланган.
Шушы күзәтүдән дә без Габдессәлам поэзиясенең үзенчәлеге аның халыкчанлыгында, бигрәк тә халык иҗаты белән тыгыз бәйләнешендә булуын күрдек. Бер үк вакытта ул борынгы әдәбиятыбызның, үзенең элгәреләре булган Мәүла Колый кебек шагыйрьләрнең традицияләренә дә тугры булып кала.
Габдессәлам үз чоры татар әдәби телендә язган. Ләкин аның теле соңгырак чордагы телдән, конкретрак әйткәндә, үзенең оныгы булган Әбелмәних Каргалыйныкыннан күп өлеш саф, аңлаешлы, татарча.
Анда чыбылдык, йорт, пыяла, такыя, кызыл турат, ефәк, аулак, ян тәрәзә, кызыл гөл, беләзек, күнгер кара һ. б. кебек халыкның җанлы сөйләм теленә һәм әдәби телгә хас булган сүзләр бар. Шулай ук үтә архаик морфологик формалар да очрый. Әйтик, шагыйрь юнәлеш килешне кушымчасыз гына куллана: Мин шәһәр барыр ирдүм.
Кыскасы, Габдессәлам иҗаты XVIII йөздә татар поэзиясенең халык иҗаты белән кушылган ноктасында барлыкка килгән кызыклы һәм үзенчәлекле күренеш булып тора.

М.И.Әхмәтҗанов.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013