Бүген Әдипләр: Габдрәшит Ибраһимов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдрәшит Ибраһимов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Дилә Йосыпова
Габдрәшит Ибраһимов
(1857-1944)
Җәмәгать эшлеклесе, нашир, язучы-публицист Габдрәшит Гомәр улы Ибраһимов Себердә Тара каласында туа. Матбугатта Рәшит казый дип тә билгеле. 1880 елны Гарәбстанга китеп, дүрт ел Мәдинә шәһәрендә укый. Кайткач, Тарада мулла булып тора, укыта. 1892 елны Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана. Бераздан казыйлыктан баш тарта, Төркиягә китеп, 1894-1896 елларда Истанбулда яши. Анда журнал чыгара, «Чулпан йолдызы» исемле китабын бастыра, ләкин аны Россиядә таратырга рөхсәт ителми, һиндстанга барып чыга. 1899 елны Петербургка кайта. Газета чыгармакчы булса да, рөхсәт ала алмый. «Мирьат» («Көзге») исемле публицистик китаплар нәшер итә. Журнал төсен алган бу китаплары 1900-1909 еллар эчендә барлыгы 22 сан чыга. Китапларында яшьләрне Европа белеме алырга, дәүләт мәктәпләренә кереп укырга өнди, искелеккә, суфичылыкка каршы яза, ислам берлеген алга сөрә. 1905-1907 елларны Петербургта «Өлфәт» («Дуслык»), «Әт-тилмиз» («Укучы») исемле газеталар чыгара. «Мохтарийәт» («Автономия») исемле китабын таратып та шаулый. Китабы конфискацияләнә. Ел ярым үткәннән соң, газетасы да туктатыла, эше судка бирелә. Суд палатасы аның эшен караган чагында инде Рәшит казый Япониядә сәяхәттә була. «Токиода мәчет салына, японнар ислам диненә чыгалар»,—дип хәбәр тарата. Япониягә сәяхәте уңае белән «Дәүре галәм» («Дөнья әйләнү») исемле 160 битлек истәлеген 1909 елны Казанда бастыра. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, тагын чит илгә китә, Төркиядә, Мисырда йөри, Берлинга барып чыга. Анда татар әсирләре арасында тарату өчен «Җиһад әл-ислам» исемле татарча газета чыгара. Англия, Франция, Россия союзына каршы өндәү алып бара. Шактый еллар югалып торганнан соң, 1919 елны Әфганстан мөфтие Бәрәкәтулла белән берлектә Советлар Россиясенә кайта, Советлар хөкүмәтенә лояль карашта торганлыгын белдерә. Алар Мәскәү, Казан, Уфа, һ.б. шәһәрләрдә булганнан соң кире Әфганстанга китеп баралар. Г.Ибраһимов 1944 елның 31 августында Япониядә вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әйди Т. Габдрәшит Ибраһимов // Идел. — 1991. — № 1. — 30-33 б.
Мәһдиев М. Тарихи кыңгыравык // Мирас. — 1992. — № 8. — 80-83 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013