Бүген Әдипләр: Габделнур Сәлим
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделнур Сәлим


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Габделнур СӘЛИМ исеме шигърият мәйданында узган гасырның сиксәненче елларында күренә башлый. 1993 елда үткәрелгән әдәби бәйгедә «Аргамак» журналының 10 санында басылган «Карлыгач балчыгы» циклы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек була. 2005 елда Татарстан китап нәшриятында үзенчәлекле шигырьләре урын алган «Итагать» дип исемләнгән китабы дөнья күрә.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

Аның турында

Кояш сабы

Чаллы күгендә кояш кыздыра. Түзеп торыр мәл юк. Кояшның якты сумаласы гүяки эреп ага һәм тәнгә сылаша. Җитмәсә, шәһәрнең коммуналь хезмәт күрсәтү мачтырлары нәкъ елдагыча, «җир-су көйгән» чорда, кайнар су бирүне туктаттылар. Торбаларны төзәтү битлеге астында казнаның болай да такыр төбендәге тиеннәре хет шул юл белән булса да, янга калдырыла...

Уф, тын җитми. Күтәрелгән басым төшмәсме дип, мин кулыма жур­нал алам. һәм ачам. Күптән таныш исем. Мин яраткан исем. Габделнур Сәлим. «Аргамак» журналының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләгенең шигърият буенча беренче лауреаты. Тәкъдим ителгән шигъри Гөләндәмнең исеме дә мөлаем һәм оригиналь. Әйтер идем: ачыш, «Кояш сабы». Минем гомерем буе кояшның сабы була алуы турында уйланганым да юк иде. Чын шигърият шулай була шул. Бәла аяк астыннан чыга, диләр халыкта. Шигырь дә, гүзәл бәла буларак, нәкъ менә шулай көтелмәгәнчә, Анна апа Ахматова әйтмешли, «аяк астыннан», юк җирдән генә чыга да куя...
...Җил исеп киткәнлектән,
 Таралды тирә-юньгә
 Бал исе юкәлектән: 
Җир йөзен тиргәвеңә 
Чик куям, диде иген, 
Йөгертте йөрәгемә 
Мәңгелек игелеген! 
Мең шөкер биргәнеңә, 
Моңарчы үги идем...
	(«Яшел кирмән»).
Игеннәрдән мәңгелек игелек ала алу бәхете бүген, кызганычка каршы, сирәк кешеләргә бирелгән. Дөрес, ул тумыштан, ана сөте белән һәркемгә биреләдер, ә менә үсеп җиткәч, билгеле бер тәрбия калыбына кергәч, аны кабул итү мөмкинлеге сирәкләрдә һәм беренче чиратта «җаны Михнәттән соң — бер җан — җәннәттәге» булган шигъри җаннарда гына саклана ала. Шагыйрь шуның өчен әрни һәм «җир йөзен тирги». Гыйсъянга күтәрелмәсә дә, аның үзендә өлгереп килүен сизә. Елан күзен өйрәнү максатында «үләң сузган» лирик герой «еллар текәлеге» аша түземнәре төкәнде дигәндә үзенен кешелеклелеген кешеләрдә түгел һәм, тагын да, кызганычка каршы, бары тик «яшел тирәлегендә» генә саклап кала ала. Ул эзләгән төгәллек һәм гармония адәм баласында күренми, шуңа күрә дә ул «юнәлә эңгерләргә». Әйе, адәмзат өчен табигать гомер-гомергә , «кирмән» булган, ягъни шәхес гармониясен иң беренче чиратта табигать гармониясе бар иткән. Әмма шунысы тагын да кызганыч, шәхестә гармония булмагач, ул үзе тудырган табигатьтә төгәллек, гармония тигезлеген саклый алмый. Бу шигърият кенә төшенә ала торган «нечкә бәла» нәкъ безнең аяк астыннан чыга шул. Бәлки бу шигырьгә бер генә бул­са да актив өндәү кирәк булгандыр. Шагыйрь, Габделнур Сәлим кебек бик тә нечкә, сыгылмалы, әйтер идем, катлаулы эчке дөньясына кереп бикләнгән шәхес үзен уратып алган кешеләргә түгел, ә реаль табигатькә операция ясый һәм куркыныч нәтиҗәгә килә:
Җан чыга кабыгыннан, 
Дөньяны ала чынга... 
Чукларыма тынгылыклар юк тагы, 
Дигәннәргә игелегең иңгере! — 
Күкри-күкри яуды яңгыр... Туктады... 
Аермачык — хәтта яфрак сеңере... 
Сеңде җиргә эңгер битле Аяныч. ...
Төяк итте тояк эзен соңыннан... 
Тәпи баскан чагымнан ук таяныч 
Булдың, Күгем, —зәңгәреңә сыенам...
`		(«Таяныч»).
Минем әле татар шигъриятендә «яфрак сеңере»н, җиргә сеңгән «эңгер битле Аяныч»ларны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Мин ике тапкыр куандым. Беренчедән, минем өстемә күктән шифалы яңгыр яуды. Кан тамырларымдагы басымым төште. Күз карашларым үткенләнде — елан күзен күрә башладым. Икенчедән, сүз һәм мәгънә дөньясындагы ачышлар белән баедым. Җаннары туң чиләк булган «Эңгер Бит»ләргә нәфрәтләндем. Күрәсез, Габделнур Сәлим шигърияттә беркемне дә кабатламыйча, батыр рәвештә алга бара. Ул татар, урыс һәм дөнья шигъриятен яхшы белә. Әмма ул алардан канун ясамый. Аның шигъриятендә «йолдызлар сызлый». Шушы гыйбарәдә генә дә никадәр моң, никадәр мәгънә һәм никадәр аваздаш яңгырашлар! «Йолдызлар сызлый...» Кызык бит!.. Әйе, шигърият митингларда таратылган листовка түгел, ул җанны үзенчә сызлата һәм бу сызлау тәүлек гамәлләрендә, ел мизгелләрендә туктаусыз рәвештә үзгәреп, кабатланып тора. Әгәр хезмәт хакын тулысынча алган көнне сиңа күктә йолдызлар җырласа, айлар буе хәләл акчаңны алалмаган көннәрдә йолдызларның көне-төне сызлавы, хәтта ач бүре булып улавы да мөмкин.
Яфраклар фетнәсенә 
Килсә дә олагасы, 
Йолдызның китмәсенә 
Инандыр, ил агасы! 
Әмма, нихәл итәсең: 
...Сизмәде дә.
	(«Олугълык»).
Без инанган Ил Агасы чынлап та Ил Атасы булып чыкмады, күрәсең. Шуңа күрә ул «сизмәде дә», ягъни «яфраклар фетнәсенә» кереп китми булмас. Башкача юл да юк. Табигать фетнәсенең кешедән үч алуы һәм ул кешелекнең үз-үзенә каршы фетнәгә әвереләсе көн кебек ачык, тик көндәлек тарих тарафыннан, ил агалары күзлегеннән исәпкә генә алынмый һәм ул зур фаҗигаләргә китерә... Ә нишләргә? Шагыйрьнең дәүләт аппараты, дәүләт танкысы һәм дәүләт банкысы юк. Ул үзен табигать аша гына ача һәм «үч ала» белә. Аның «үче» дә үзенчә:
Чал башымны ташка куям — таш булам тоташ: 
Алдашуны, талашуны белми бит ул таш. 
Алла колы Мәгарринең сүзләре — шушы... 
Букчаң эче... буклы булса, коткармас — тышы: 
Хет ташка куй чал башыңны, хет куй... бүкәнгә — 
Уең йөрер киләп сарып бары үткәндә...
Өстем якты, өстемнән дә якты эч кенәм, 
Тартышлардан өстен булган бер хәл кичерәм; 
Әллә алам, әллә алмыйм сулыш кынамны! — 
Бер тын белән «эһ» тә итми гомер кичерәм...
			(«Таш сулышы»).
Әлбәттә, мондый тоем, мондый тормыш рәвеше эзсез һәм сүзсез калмый. Башкаларга охшамаган булу — бәла. Хөкемгә тартачаклар. Бу башлангыч, теләсә нинди инициатива сыман, хөкемгә тартылачак. Шагыйрь булу — гел хөкемдә булу, гел, туктаусыз сират күпере кичү, шуңа күрә дә «очты дөнья читлегеннән, тырсынып күңлем кошы». Сакланырга иде дә бит. Әмма шагыйрь бары тик икейөзлелек һәм ялганнан гына саклана ала. Башка нәрсәдән ул саклана алмый. Шәһәребезнең генә түгел, төбәгебезнең генә түгел, ә барлык Татарстанның, барлык татар милләтенең менәмен дигән адымнар белән үсеп барган, аның менәмен дигән шагыйрьләреннән берсе булган Габделнур Сәлим дә, шатлыгыбызга каршы, нәкъ шундый. Мондый шәхесләр диңгез чоңгылларын чистарткан санитар балыклар кебек җәмгыятьне чистарта, аны рухи сискәндереп тора. Әлбәттә, беренче чиратта, ул үзе җәя тәжесеннән очарга әзер ук кебек, сискәнгән халәттә. Шуңа күрә, аның шигъри тәгъбирләре зеңләп, ниндидер галәми аһәңнәр чыгарып, гүелдәп ала. Ә нишләп әле «мондый сәерлек» гавам игътибарыннан читтә калырга тиеш?
Кемдер сине күзәтә кебек... 
Төнге уйлар мәңгегә төрләнде 
Дәфтәреңә иңәрдән элек –
Кемдер сине күзәтә кебек! 
Камашты тән! — тойды ахрысы 
Кеше күзен — нәкъ күз алмасын! 
Түшәмдәге бер ботак эзе 
Сынап яткан икән таңгача...
Менә шундый-шундый хәлләр, җәмәгать. Минем карашка, әгәр «ботак эзе» урынына «ботак күзе» булган булса, бәлки, тагын да уңышлырак булыр иде кебек. Юк, мин шагыйрьгә үз фикеремне такмыйм, минем бары тик контекстны бирелгән юнәлештә көчәйтәсем килә...

Бу кыска гына күзәтүдә Габделнур Сәлим кебек үзенчәлекле, катлаулы, «үз-үзенә бикләнгән» әдипнең иҗатына тулы анализ бирү мөмкин түгел. Аның телен башкалар теле белән бутап булмый. Ул шигъри тукымабызга борынгы төрки, онытылган сүзләрне курыкмыйча кертә һәм дөрес эшли. Укучыда ялагайлык түгел, ә бәлки үз өстенә җаваплылык алып булса да, уйлау-уйлану, танып-белү сыйфаты тәрбияли. Әлбәттә, алар арасында «уңышсызлары» да бардыр. Бардыр. Ә нигә әле алар булмаска тиеш? Шагыйрь эзләнү-эксперимент-тәҗрибәләрнең реаль дөньясында яши һәм «бәгырьгә кизләнгән сызлану», «сызланган авылымның нарасый тузларын» шигъри материягә кертеп җибәрә. Ул нәкъ былчырак, яңгырлы юлдан барган арба тәгәрмәче кебек: барысын да эләктерә, әйләндерә, тулгандыра — кирәге кала, кирәкмәгәне юл чатына оча... Шулай булсын. Чөнки, «кояш сабы — без ул».

Шигъри тукыманы Габделнур Сәлим искиткеч түзем һәм тырышлык белән тукый. Әмма ул аның тар үзмаксаты, башкалардан аерылып торУ теләгеннән чыгып эшләнми. Бу җанда һәм мидә барган гаять зур хезмәт нәтиҗәсе һәм гармониягә ирешү микъдары. Габделнур Сәлим үз җәүһәр йолдызларын кызганмый чәчә, ул ифрат дәрәҗәдә юмарт. Чын бай юмарт булмый дисәләр дә, мондый юмартлык байлыктан-барлыктан килә. Ул беркая да качып китәргә җыенмый, әмма милләтнең «качып китсәң дә, чәчеп кит» дигән кинаясе белән эш итә. Хәер, ул үзенең кая качачагын ап-ачык әйтте бит инде: ул да булса «яфраклар фетнәсенә»...

Габделнур каләмдәшебез шигырьләре ул үзе кайчандыр эзләп тапкан «карлугач балчыгы» кебек зәңгәрләнеп, зеңләп, кабатлап әйтәм, җәя тэжесендәге очарга әзер ук кебек яңгырап тора. Ул үзенең «бәлалe оясын» нәкъ карлугач кебек нәфис сылый. Моңа сокланмаган кешенең бары тик, бары тик аягүрә каткан үлек кенә булуы мөмкин.

Сез ул төзегән сүз бәйләнешләрендәге яңгыраш-аллитерацияләргә генә игътибар итегез. Бу да оригиналь булырга тырышып, җәфаланып, ребуслар төзергә омтылудан түгел, ә тел һәм зиһен, шигъри тоем һәм акыл байлыгы һәм барлыгыннан килә. Бу хакта бик күп язарга мөмкин булыр иде. Менә бер генә мисал: яңгыраш авазларны кызыл юл хәрефләр белән билгелим:
ЙОЛДЫЗДАГЫ шАТЛЫК, 
КәрәЗДӘГЕ хАКЛЫК, 
Бар АЯЗЛЫК, АКЛЫК –
ХАКтан сагынмАКЛЫК! 
ЧАКның тАгын «туК-туК» 
ШатЛЫК яГын КАКТЫК! 
Инде җАННАН вАКЛЫК 
ЕрАК, ягыЛмасЛЫК!
Монда кабатланмаган, бер-берсе белән сихри серләшүгә кермәгән бер генә дә аваз калмаган шикелле. Минемчә, Габделнур Сәлим хәтта антигармониядән дә гармония эзли һәм таба, бу юнәлештәге эзләнүләрендә дә атаклы сюрреалистлар Велемир Хлебников, Даниил Хармс, Александр Введенский, Андрей Вознесенскийларга аваздаш, әмма ул татар егете буларак, үз эзләнүләренең интерөермәсендә буталып, югалып калмый, төрки авазларның реаль дөньясында яши.

Бәлки кемнеңдер «Нәрсә, Габделнур Сәлим иҗатында бер генә җитешсезлек күрмәдеңмени, мактыйсыңдамактыйсың»,—диюе мөмкин. Мин мактамыйм, мин, гомумән, мактамыйм — мин бары тик әйтелергә тиешле урында җылы сүз әйтәм. Үз җитешсезлекләрен оста миннән яхшырак белә. Әлбәттә, авазлар нисбәтендә мавыгып китеп, шагыйрьнең мәгънәгә зыян китерүе турында басым ясап әйтергә мөмкин булгандыр. Шагыйрьгә: «Сез авазлар артына яшеренеп, артык бикләнмәгез, сез ачы ла төшегез, сезнең ачыш халык, милләт язмышын сурәтләүдә», —- дип басым ясарга кирәк булгандыр. Кирәксез урында Эзоп теле бары тик зы­янга гына, минемчә. Әйе, Чаллы җирендә, безнең милләт характерында һәм яшәешендә шагыйрь ачарга тиешле серләр тулып ята. Моннан утыз ел чамасы элек, тыныч кына яшәп яткан татар шәһәре Чаллыны һәм бүгенге ярты миллионнан артык чуар халкы булган яңа Чаллы нисбәтең генә алыйк. Күпме монда әхлакый проблемалар, күпме монда зар-кайгы, күпме монда фаҗига! Халык язмышыннан турыдан-туры читләшү аркасында тагын без, язучылар, шагыйрьләр, әле булса чын Чаллы әдәбияты, шигъриятен һәм публицистикасын тудыра алмадык түгелме? Безгә үткәннәрдән, татар һәм урыс классикаларыннан үрнәк алырга кирәк. Бу мәсләктән милләттәшебез, боек урыс шагыйрәсе Анна апабыз Ахмато­ва онытылгысыз мисал. Сез карагыз әле: ире атылган, улы төрмәдә, үзе органнар һәм номенклатура басымы астында яши. Бөек Ватан сугышы башлана. Әмма Анна апа үз-үзенә бикләнми, ә киресенчә, бөтен дөньяга аваз сала:
Мы сохраним тебя, русская речь, 
Великое русское слово!..
Габделнур Сәлим, ышанам, милләтебезне гүзәл шигъри ачышлар белән куандырачак әле. Бу эзләнүләр аның газаплы язмышын ялгыш түгел, ачышлар язмышы итәчәк. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, шагыйрь Габделнур әфәнде Сәлим!

Айдар Хәлим.
Чаллы. 19.07.96.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018