Бүген Әдипләр: Габделхак Шакиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделхак Шакиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Гөлара Шәрипова
Габделхак Шакиров

Сабантуйда батыр калган егет кебек...

Халык тәрбиясе шулай корылгандыр инде: гаиләдә һәрбер бала үзенең әти-әнисенә, шулай ук өлкән абый-апасына карап үсә. Шулар арасыннан абый-апа үрнәге үзе бер мәктәп кебек тоела. Үзеңне үзең белә башлаган чактан ук син аларга күпмедер дәрәҗәдә охшарга омтыласың. Һәм өлкәнрәкләрнең күркәм сыйфатлары табигый рәвештә кечерәкләргә күчә. Гаиләдә эшкә өйрәнү серләре дә шушы эзлеклелек буенча үзләштерелә. Әгәр өлкән туганың мәктәптә тырышып укый икән, аның мисалында син дә алдынгы булырга телисең. Үзеңә гомерлек һөнәр сайлау уе белән янганда да абый-апаларның үрнәге барыбер йогынты ясамыйча калмый.
Бу уңайдан туган авылыңны да зур гаилә итеп күзалларга була. Үзләренең кылган гамәлләре белән халык ихтирамын казанган якташларың да синең гомер юлыңда тәрбияви роль уйнарга мөмкин. Элгәрләр белән ихлас горурлану, ирексездән, кешегә җаваплылык та йөкли. Үрнәк булырдай аерым шәхесләргә килгәндә, Мамадыш төбәге андыйларга аеруча бай: әдипләр Колмөхәммәд, Мәхмүт Бөдәйли, Шәйхи Маннур, Рәис Даутов, аталы-уллы композиторлар Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар, академик Камил Вәлиев, фольклорчы галим Хуҗи Мәхмүтов, актер Хәлил Мәхмүтов, җырчылар Мингол Галиев, Георгий Ибушев... Мондый күренекле затлар исемлеген әле дәвам итәргә мөмкин. Үзләренең оештыру талантлары белән танылган төрле дәрәҗәдәге җитәкче шәхесләр күпме! Шулар җөмләсенә авылдашым Габделхак Шакировны да һич икеләнмичә өстәп язарга лаек саныйм.
Гомумән, Шакировларның затлы нәселенә мин һәрвакыт сокланып яшим. Һәм алар белән горурланам да. Габделхак абыйның бертуган энесе Мөхәммәтҗан Шакиров озак еллар буе "Кызыл флаг" колхозын җитәкләде. Сугыштан соңгы авыр елларда күтәрәмгә калган әлеге хуҗалык тора-бара бөтен республика күләмендә алдынгылар рәтенә басты. Авыл танымаслык булып үзгәрде... Шакировлар нәселен дәвам иттергән Салих абый урта мәктәп директоры вазифаларын башкарды. Саный китсәң, алар байтак. Аңлашыла ки, Шакир бабай күпләргә үрнәк булырдай игелекле дәвам калдырган.
Шулай килеп чыкты: авыл хуҗалыгының данлыклыклы оештыручысы Габделхак абый Шакиров турында миңа озак еллар ишетеп кенә белергә туры килде. Чөнки мин дөньяга килгән чакта ул инде авылдан чыгып киткән була. Кем әйтмешли, аның малай-шалай исен китәрерлек "легенда"сы гына калган. Хикмәт шунда, Габделхак абый 1940 елны армия сафларына алына, хәрби хезмәт юлы аны Ерак Көнчыгышка алып килә. Колхозда тракторчы булып эшләгән мәһабәт гәүдәле егет әүвәл водолазлар әзерли торган училищеда белем ала. Аннары су астында эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштерә. Шуннан соң Амур флотилиясендә көндәлек хезмәт башланып китә. Сугыш хәбәрен дә ул биредә ишетә. Болай да авыр хәрби хезмәткә үлем куркынычы да килеп өстәлә. Инде су өстенә шәфәкъ кызыллыгы гына җәелми, еш кына аны җәһәннәм шәүләсен хәтерләткән ут-ялкын ялмап ала. Менә шундый мәхшәр шартларында диңгез төбендә эшләп кара! Каты бәрелешләрдә баткан күпме корабны өскә күтәрергә туры килә аларга!..
Кичекмичә әйләнеп кайтырга ният кылган Габделхак Шакировның хәрби хезмәте, арага сугыш килеп керү сәбәпле, һәркайсы дәвамлырак кырыс вакыт үлчәменә торырлык төп-төгәл сигез елга сузыла. Туган авылы Түбән Ушмага ул чып-чын диңгезче булып кайта. Водолазлар катеры командиры! Күкрәгендә - Ватан сугышы ордены, дистәгә якын медаль. Соңрак алар янына "Рус флотына 300 ел" медале дә өстәлә. Монысы диңгезчеләр өчен аеруча кадерле... Безнең авылга сугыштан Габделхак абый турында менә шундый дан-шөһрәт тә ияреп кайткан. Тәнендә утлы гарасат җәрәхәтләре сулкылдап торса да, аңа туган туфрагына кайтып егылырга насыйп әйләгән. Ә бит авылдан киткән яшьтәшләр җәмгысе дүрт дистәләп була. Хәер, бу хакта Габделхак Шакиров үзенең бер шигырендә дә искәртеп үтә: "Кырык малай кердек давылга. Унбер егет кайттык авылга...".
Мәгълүм ки, ул елларда гаиләләр ишле булган, әнә, бер елгы егетләр дә берничә дистәгә җыелган. Канлы репрессиянең "кызыл камыт"ын кияр алдыннан бәзнең авылга мәшһүр драматург Кәрим Тинчурин килеп китә» Сау-таза булып үсеп килүче яшьләр төркеменә хәтта ул да үзенең соклануын белдерә. Әллә күз тия: байтагының гомере яшьли өзелә.
Гәрчә үсмер чагымда үзен якыннан күреп белмәсәм дә, мин Габделхак абыйны менә шундый легендар итеп күзалладым. Ә легенда дәвам итте. Дан казанган диңгезченең якын-тирә районнарда "дәүләт эше" белән мәшгуль булуы турындагы хәбәрләр колакка ишетелгәләп торды, Сугыш вакытында катер белән командалык итү, мөгаен, аның киләчәк язмышына күпмедер йогынты ясагандыр, Ә җиңү хакына җелеге суырылган авыл хуҗалыгында төрле дәрәҗәдәге җитәкче кадрлар бик кирәк иде. Армия хезмәтендә оештыру тәҗрибәсен үзләштергән Габделхак Шакиров, икеләнмичә, нәкъ менә җитәкчелек җаваплылыгын үз иңенә ала. Башта "Мамадыш" совхозында партия комитетын җитәкли; шундый ук вазифыны төбәкара МТСта да башкара; Мамадыш һәм Дөбъяз райкомнары секретаре булып эшли; район башкарма комитетында да оештыру сәләтен күрсәтә; Казанның ике еллык партия мәктәбендә белемен арттырырга да җай таба...
Өлкән буын вәкилләре шул яктан аерылып торучан: алар-да җитәкчелек вазифасы хадимлектән өстен куелмый. Үзең-некен үзәккә алмыйча, халыкка хезмәт итү,,. Тормыш сынауларын яшьли кичәргә өлгергән Габделхак Шакировның менә шундый олуг сыйфаты "Прикамский", "Родина", "Тубән Кама" кебек совхозлар белән җитәкчелек иткәндә аеруча калку чагылыш таба. Илленче еллар ахырын күз алдына китереп карыйк, Фронт өчен өшәнеп эшләгән авыл әле тулысынча савыгып та җитмәгән. Теге яки бу күмәк хуҗалыкны аяка бастырып, алдынгылар рәтенә чыгару өчен күпме көч кирәк! Сугыш кыенлыкларын еш исенә төшергәндер Габделхак абый. Күп тармаклы инфраструктурасы булган эре совхозларны республика күләмендә танытуга ирешү, мөгаен, аның өчен баткан корабларны күтәрүдән дә авыргарак туры килгәндер.
Кеше - җирне, җир кешене күтәрә, диләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә фидакарьләрчә кылган гамәлләре Габделхак Шакировның үзен дә хөрмәт баскычына күтәрде: сугышчан бүләкләре янына ике Ленин ордены, хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары өстәлде; "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды; Татарстанның X һәм XI чакырылыш Югары Советына депутат булып сайланды. Чын җитәкчелек-хадимлек үрнәген күрсәтте!..
...Татарстан радиосында баш редактор булып эшләгән чагым иде. Көннәрнең берсендә композитор Риф Гатаул-лин безгә "Гармун алыйк әле, дускай" исемле яңа җырын алып килде. Тыңлап та карадык. Җыр бик тә әйбәт килеп чыккан: халык тарафыннан яратып кабул ителәчәге ничектер алдан ук сизелеп тора иде. Шигыренең авторы турында кызыксынам. "Сүзләрен Габделхак абый Шакиров язды", дип, шәрехләүле сүзләр тезеп китмәкче иде Риф дустым. Минем өчен бу исем таныш түгелдер дип уйлагандыр, күрәсең. Авылдашым Габделхак абый Шакировның әлеге җырын сәнгать советында яклап чыгуым әле дә хәтеремдә. Шигырьнең минем тарафтан укылган юллары советтагы күренекле әдәбият-сәнгать әһелләрен чын мәгънәсендә сокландырды.
Бабайлар моңыннан башка
Туган җир ятим бит ул.
Көйсез-моңсыз үткән көннәр -
Яшәлмәгән көн бит ул...
Чыннан да, көйсез-моңсыз, сәнгатьсез, шигъриятсез үткән көннәрне Габделхак абый яшәлмәгән көн итеп күз алдына китерә. Әлбәттә, җәмәгате Солтания апаның озак еллар китапханәче булып эшләве дә аның яшәү кредосын ныгытуда йогынты ясамыйча калмагандыр. Үзеңне китаплы халык вәкиле буларак тоеп яшәүгә ни җитә! Димәк, дүрт бала тәрбияләнеп үскән гаиләдә дә мәдәнияткә менә шундый караш хөкем сөргән. Әйе, рухи казанышлардан читләшү рухи ятимлеккә китерә. Ә рухи ятимлек бушлыгын күзаллау әллә нинди куркыныч уйларга этәрә. Кчскасы, бабайлар моңыннан аерылгысыз затның шигъри иҗатка тартылуы yк табигый күренештер. Хәер, кулына каләм алуын ул үзе дә аңлатырга омтыла: "Шигырь язу җирдә иң игелекле, иң саваплы изге эш бит ул!.."
Каләмдәш дустым Рахмай Хисмәтулланың авылдашым турында кызып-кызып нотык сөйләве, Габделхак абыйны "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенә шәрәфле әгъза итеп алулары хакында аерым мәгънә салып әйтүе, аңа багышлап язылган шигырен үзенчә мәкам белән укуы әле дә хәтердә яңарып тора. Шундый ихлас сөйләшүләрнең берсендә без Кырым ханнарын да искә төшердек. Баксаң, 50 ханның утызы шигырь һәм көйләр иҗат иткән икән. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр арасында шигырь язучылар хәзер дә байтак. Ничек кенә гөман итмик, шагыйрь җанлы шәхес халыкка якынрак торадыр. Андыйлар гавам белән уртак телне тизрәк табучан, һәрдаим сулкылдап торган ил-көн гамен тирәнрәк аңлаучан. Изгегә тартучы каләмгә үрелгән затлар, гомумән, халыкка игелекне дә күбрәк кыладыр. Габделхак Шакиров мисалы нәкъ менә шуны раслый. Әгәр бездә андый җитәкчеләр күбрәк булса, тормышыбыз җитешлеккә тиенеп, дөнья тагын да төзекләнә төшәр иде.
Сабантуйда батыр калган егет кебек,
Түбәтәйне кыңгыр салып кырда йөрим...
Эреле-ваклы көндәлек көрәштән торучы тормыш мәйданында Габделхак Шакиров батыр калган ир-егет буларак күзаллана. Әйе, язмамның башында искәртеп үткәнемчә, һәрбер буын өлкәнрәк буынга карап үсә. Бу җәһәттән Габделхак ага Шакиров авыл яки район яшьләре өчен генә түгел, бөтен халкыбызның яшь дәвамчылары өчен дә үрнәк булырдай затлы шәхесләр рәтенә керә. Шуңа күрәдер дӘ, мин аның белән һәрвакыт горурланып яшим.
Зиннур МАНСУРОВ.
"Гармун алыйк әле, дускай!"китабына кереш сүз.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013