Бүген Әдипләр: Габделгазиз Монасыйпов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделгазиз Монасыйпов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский

Габделгазиз Монасыйповның “Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романында тарихи-этнографик мәгълүмат катламы

ХХ гасыр башы татар әдәбияты үзенең байлыгы, язучыларның әдәбиятны үстерү юнәлешендә эзләнүләре, моңа кадәр милли сәнгатьтә күзәтелмәгән алымнарны файдалану, татар укучысына традицион булмаган әсәрләр тәкъдим итү ягыннан яңа югарылыкка күтәрелә - сан һәм сыйфат ягыннан үстерелеп, ул Ауропаның алдынгы әдәбиятлары сафына бастырыла. Бу дәвердә аның тагын бер яңалыгы – татар укучысын кардәш төрки халыкларның тормышы белән таныштыру. Шундый әсәрләрнең берсе - шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, сәясәтче, милли азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкиле Габделгазиз Габдерахман улы Монасыйповның (1888-1922) “Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романы (1918) [7:102].

Роман уйгырлар, аларның да XIX йөздә Кытайның Син-Цзян өлкәсенә (провинциясенә) күчеп килгән бер өлешенең тормышын сурәтләүгә багышлана. “Г.Монасыйбның повестендагы бу тема сурәтләнгән мохите (уйгырлар белән аралашып яшәүче татарлар) белән генә дә татар әдәбиятында зур яңалык алып килде” [3:202], - дип яза Фоат Галимуллин. Уйгырлар, алар аралашып яшәгән калмыклар, кытайлар тасвирланган бу әсәргә уйгыр әдәбияты галиме К.Һасанов югары бәя бирә: “Уйгыр халкының үткән тарихы белән милли азатлык юлындагы көрәш-хәрәкәтләре тарихчыларны да, уйгур әдипләрен дә кызыксындыра. Әмма уйгыр кызы турында роман язган татар язучысы Габделгазиз Монасыйб беренче тапкыр төрки-уйгыр тормышыннан уңышлы әсәр бирде...” [11]. “Онытылган исем” мәкаләсендә Тәүфикъ Әйди “Таранчы кызы...” әсәрен “татар-уйгыр кардәшлек, дуслык багланышлары чылбырында әһәмиятле буын” дип атый һәм “монда татар укымышлыларының борынгы һәм бай уйгыр мәдәниятенә, аны барлыкка китерүчеләргә камил ихтирамы” гәүдәләнүен әйтә [1:17-21]. Дания Заһидуллина да Г.Монасыйпов романын “татарларны мөселман кавемнәр берлегенә якынайта, аларга үзләрен зур, көчле бөтенлекнең бер кисәге, өлеше итеп карарга мөмкинлек бирә, татар тормышын чит җирләрдәге тормышлар белән кисештерә,” [6:179] дип саный. “Бу роман, - дип язды Н.Гыйззәтулин, - үзенең эчтәлеге, язылу алымнары, эчке рухы белән татар демократик прозасының бер үрнәге була ала. Башка халыклар тормышын күптөрле этнографик детальләр белән сурәтләве ягыннан да кызыклы ул” [5:158].

Г.Монасыйповның язганнары “кызыклы, ышандыргыч, танып-белү әһәмиятенә ия” [3:201] булуында авторның 1902-1908 елларда Кытайның Син-Цзян өлкәсендә яшәп алуы да сәбәпче. Язмышның ачы җилләре Татарстан республикасының хәзерге Арча районы Яңа Тазлар авылында мәзин гаиләсендә дөньяга килгән, кечкенәдән үги ана кулында тәрбияләнгән ундүрт яшьлек Габделгазизне Көнчыгыш Төркестанга, таранчылар (уйгурлар) арасына китереп чыгара. 1908 елга кадәр ул Голҗа шәһәрендә, аннан соң өч елга якын Ташкентта яши. Г.Монасыйповта Голҗадан Казанга кайтып төшкән вакытта, “сан җәһәтеннән күп булмасалар да, төрек-татар милләтенең иң зирәк вә мәдәнияткә кабилиятле бер кисәге булган таранчыларның хәятләре вә кыска гына булса да тарихлары, гореф һәм гадәтләре җентекләнергә тиешлеген” күздә тотып, “таранчылар арасында торган вакытта ишеткән вә хәтерендә саклаганнарны” язу фикере туа, “таранчыларның төреклегенә гаид берничә рәсемнәр вә таранчы көйләреннән бер-икесенең ноталары белән” “Таранчы кызы...” романын нәшер итү теләге кабына [8:126]. Әмма эш 1912 елның декабрендә генә башланып китә. “Бәгъзе бер сәбәпләр” һәм Беренче бөтендөнья сугышы “Таранчы кызы...”на нокта куелуны чигендерә килә, әсәр 1915 елның урталарында гына тәмамлана. Аннан соң да роман тиз арада нәшер ителә алмый, бары тик 1918 елда гына укучылар аның белән танышу мөмкинлегенә ирешә.

Г.Монасыйповның “Таранчы кызы...” романы композицион яктан шактый үзенчәлекле: әсәрдә әдәби һәм публицистик катламнарның синтезы күзәтелә. Д.Заһидуллина билгеләвенчә, ХХ гасыр башы татар прозасында мондый катнаш формаларның, әдәби һәм фәлсәфи, әдәби һәм публицистик, лирик һәм эпик башлангычларның бергә тоташуы милли әдәби аң үзенчәлекләрен күрсәтеп тора һәм алар, әдәби нигездә бербөтенгә әверелеп, автор фикерен, позициясен тулырак, төгәлрәк җиткерү өчен хезмәт итә башлый. Автор позициясе, үз чиратында, милли ихтыяҗларны күздә тотып калкытыла [6:178].

Романтик әсәрдә әдәби катлам Казан тарафыннан Шәркый Төркестанга килеп урнашкан татар егете белән яшь уйгур кызы арасында кабынган мәхәббәтне тасвирлауга багышлана. 17-18 яшьләрдәге Хәлим Галиулла Хәйруллин дигән байда фирманың баш мөдире булып эшли. Менә бервакыт күршедә генә яшәп ятучы Зәйнәп исемле тол хатынга кызының кызы Җинәстә торырга күчеп килә. Яшьләр арасында эчкерсез мәхәббәт уты кабына. Алар берничә мәртәбә очрашалар, аңлашалар, егет өйләнергә дә уйлый. Әмма егет белән кызның мәхәббәте фаҗига белән тәмамлана: бер угры Зәйнәпне дә, Җинәстәне дә үтереп чыга. Романда кеше хисләренең бөеклеге раслана, Хәлим белән Җинәстә арасында мәхәббәт табигать матурлыгы, кыз гүзәллеге, хис-кичерешләрнең сафлыгы, серле төшләр, күңел сизенүләр белән янәшә бирелә, бу чаралар гыйшык хәлен тирәнрәк аңлату өчен хезмәт итә. “Әсәрдә татар егете белән таранчы кызы арасындагы саф мәхәббәт хисләре табигый буяуларда, җылы тасвирларда бирелгән” [8:139], - дип яза З.Рәмиев. Резедә Ганиева фикеренчә, әсәрдәге мәхәббәт концепциясе Көнчыгыш әдәбиятларындагы романтик традицияләргә барып тоташа, шул ук вакытта яңа хасиятләр дә килеп керә [4:66-69].

“Таранчы кызы...” романының икенче катламы – таранчылар, кытайлар, калмыклар хакында бирелгән тарихи-этнографик мәгълүмат. Әлеге катлам әсәрнең исемендә үк чагылыш таба. Алда әйтелгәнчә, вакыйгалар Кытайның Син-Цзян өлкәсендә бара. Биредәге җирле халык- кумыклар терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, ә уйгырлар бу җирләргә күчеп килү белән иген үстерү эшенә керешкәннәр. Шуңа күрә калмыклар бу яңа күршеләрен таран (игенче) дип атый. Димәк, әсәрнең исеме “Игенче кызы...” дигәнгә туры килә [3:201].

Китапның сүз башында Г.Монасыйпов болай ди: “Үз халыкларын башкалар золымыннан, үз туфракларының ятларның пычрак аяклары астында тапталудан коткару юлында шәһит булган таранчы каһарманнары рухына багышлана” [8:126]. Әлеге эпиграф әсәрнең эчтәлеген тулысынча ачып бирә.

“Таранчы кызы...” әсәрендә таранчыларның, алар белән аралашып гомер иткән кытай һәм кумык халыкларының тормышына кагылышлы эпизодлар, З.Бәширов билгеләвенчә, “тарихи фактлар ролендә түгел, ә вакыйгаларның үстерелешенә фон буларак сурәтләнә” [2:179]. Г.Монасыйпов текст эчендә этнографик материал һәм әдәби катламнарны уңышлы һәм үзенчәлекле рәвештә кушуга ирешә. Биредә геройлар тормышы, аларның холыклары, үз-үзләрен тотышлары тарихи-этнографик мәгълүматлар белән берләшә.

Романда таранчылар тарихы, көнкүреше шактый тулы тасвирлана, автор бу урыннарны төп сюжет сызыгыннан аерып та куя. “Хикәяләүче мондый өлешләрдә укучыга эндәшә, сюжетка катнашы булмаган бу сөйләүләрне таныштыру максаты белән куйганын искәртә”[6:179]. Хикәяләү барышында Г.Монасыйпов бу халыкның милли йөзен, характер сыйфатларын ассызыклап бирә. Әсәрнең дүртенче бүлегендә, мәсәлән, таранчыларның Кашгар, Аксу, Яркәнд, Өчтурфан, Күчә, Хутан шәһәрләреннән күчеп килү тарихы бәян ителә. Голҗа шәһәрендә җир мәсьәләсендәге иреклек, Кытай дәүләтенең кысрыкламавы халыкның күңелен үстереп җибәрә, алар чын игенче булып китәләр: “Җыентык халыктан кабилә, тырыш, гайрәтле, эшлекле яңа бер кабилә пәйда булган. Зур гаиләләрдән булу сәбәпле, азмы-күпме тәрбияле булган хатыннарның иҗтиһатлары саясында аларның балалары ничә вә ничә өлеш тырыш, эшлекле булганнар... Ялкаулык булмагач, халык арасында авыру да булмаган... Тынычлык, тырышлык белән кәсеп иткән халык арасында дәгъва- фәлән дә бер дә булмаган...” [8:154-155]. Әмма Кытай мәмләкәте, таранчыларның баеп, күбәеп китүләреннән куркып, ирекле, эшчән халыкны кысрыклый башлый, төрле изүләргә, талауларга дучар итә. Яшәү шартларының кысрыклануы, фәкыйрьлек, ачлык, золым тырыш, тыныч таранчы халкының да характер сыйфатларын үзгәртә, алар кытайларга каршы көрәшкә күтәреләләр. Г.Монасыйпов бу урында таранчыларның Садыр исемле көрәшчеләренә кагылышлы вакыйгаларны, аның җитәкчелегендә ирекнең кире кайтарылуын, рәхимсез коллыкның бетерелүен бәян итә. Автор укучыларын таранчыларның каһарманы белән түбәндәгечә таныштыра: “... ошбу көнгә кадәр исеме телдән-телгә сөйләнеп килгән Садыр исемле бер кеше булган; аны хәзер дә таранчыларның ак сакаллы картларыннан башлап сөйләшә белә башлаган балаларына чаклы беләләр. Аның хакында чыгарылган бәетләрне сөеп җырлыйлар” [8:157].

Д.Заһидуллина Садыр хакындагы хикәятнең әсәр тукымасындагы ролен түбәндәгечә аңлата: “Әлеге хикәят татар укучысына читтә яшәүче мөселманнар тарихында да хәлиткеч вакыйгалар туып, аларның көрәш рухы нык булу аркасында гына үзләрен саклап калуын, бу җирләрдә хуҗа кебек яши башлавын хәбәр итү өчен кирәк” [6:179].

Ирек, азатлык өчен алып барылган көрәш тарихы таранчыларның йөз төзелешендә, кыяфәтләрендә дә чагылыш тапкан. Бу хакта әсәрнең түбәндәге юллары хәбәр итә: “Кытайлардан мөселман булып калган әсирләрне ... таранчы кызларына өйләндергәннәр вә үзләре дә әсир кызларга өйләнгәннәр. Шул сәбәптән таранчылар арасында кысык күзле, кытай тибындагы кешеләр, аз булса да, ара-тирә күренгәлиләр” [8:161]. Ә саф таранчылар “җәзибәле (үзенә тарта торган) кара күзләр”гә ия.

Г.Монасыйпов укучыларның игътибарына таранчыларның йорт-җир төзелешендәге милли үзенчәлекләрне дә тәкъдим итә. Романның берничә җирендә йортларның күбрәк балчыктан эшләнүе әйтеп үтелә. “Яз башында, карлар эрегән чакларда, юешрәк, сулар күбрәк җыелып тора торган урындарак булган мондый гыймарәтләр (корылмалар) судан йомшыйлар вә хәтта җимерелгәлиләр”. Өй түбәләренең калын балчыктан ябылган булуы һәм балчыкның кояш эссесен үткәрмәве, кешеләрне Төркестан якларындагы эссе һавадан саклый.

Авторны өй эче, өй җиһазлары да кызыксындыра. Зәйнәп хушнәнең өен тасвирлау рәвешендә, прозаик барлык таранчы өйләренә хас сыйфатларны күрсәтеп бирә: “Аның өендә бер дә артык нәрсә юк; гомумән, таранчы өйләре төсле, аның өе дә күңелсез иде. Рәшәткәләп ясалган тәрәзәгә юка кәгазь ябыштырылган булып, ул тәрәзә идәннән ике аршын чамасында югары иде. Ярлырак таранчыларның һәммәсенеке төсле, аның өенең дә идәне юк; идән вазифасын җир ада итә иде. Түрдә ... сәке булып, сәкенең өстендә һәрвакытта да кызыл кашгар киезе җәелгән була торган иде.

Стеналар һәрвакытта ак, чиста итеп акшар белән сыланган булып, сәке өсте тугрылары сәке буйлап фанил шикелле итеп ак чәчәкле кызыл француз (комач) белән кагылып чыгылган иде. Стенаның берничә җирендә кечкенәрәк шкаф зурлыгында итеп, стенаны уеп ясалган урыннар булып, алар гардероп, шкаф хезмәтләрен ада итәләр иде. Аларның эчләрендә басма белән тышланган берничә сырылган күрпә (юрган) вә бер-ике бүрәнә башы формасында итеп эшләнгән вә тышы кызыл гөлсез француздан тегелгән мендәрләр куелган була торган иде...” [8:135].

Г.Монасыйпов “Таранчы кызы...” әсәрендә милли уйгыр ризыкларын да атап үтә, кайберләренең аңлатмаларын да бирә. Таранчылар бик еш кына кунакларын пылау, нан (лепешка-күмәч), пәтернан (кече төче күмәчләр), гүшкәр, манты белән сыйлыйлар.

Таранчы кызы...” әсәрендә этнографик материал геройның хис- кичерешләре белән бергә үрелеп тә, персонажның уй-хыяллары, күзаллаулары аша да тәкъдим ителә. Мәсәлән, таранчы кызының киемнәре Хәлимнең хисләренә мөнәсәбәттә сурәтләнә: “... вак-вак толымнарга бүленеп үрелгән чем-кара чәчләре биленнән дә түбәнрәккә кадәрле салынганнар... Башына кигән садә генә, татарларның кечкенә генә ир балалары кия торган иштән булган кызыл плюш кәләпүш хуҗасының сылулыгы аркасында таҗ шикелле матур, сөйкемле булып күренә...” [8:133].

“Таранчы кызы...” романында таранчыларның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын сурәтләүгә дә урын бирелә. Мәсәлән, таранчыларда 17-18 яшьлек аталарны, 14-15 яшьлек аналарны күрергә мөмкин. Хәтта 11-12 яшьлек кызларны кияүгә бирү очраклары да күзәтелә. Таранчыларда кызның балигъ булу-булмавын тикшерү өчен аерым йола да кулланыла икән. Берәүнең яшь кызына яучы килсә, таранчылар кызга көтмәгәндә генә түбәтәй ыргыталар. Әгәр дә түбәтәй кызга тигәч, кыз куркып егылса, балигъ булмаган дип кызны бирмиләр. Кыз егылмавы исә кияүгә чыгар вакыт җиткәнлеген аңлата.

Автор татар укучыларын таранчыларның кайбер мәкаль-әйтемнәре (мәсәлән, “Чырайликта (сылуда) вафа юк” [8:168]), кытайлар һәм таранчылар яшәгән кайбер шәһәрләрнең тарихы белән бәйле риваятьләр, мәзәкләр (мәсәлән, Көрә шәһәре хакында [8:179-180]) белән таныштыруны да максат итеп куя.

Әсәрдә кояш баеганнан соң үткәрелә торган дини бәйрәм – “Бәрәат кичәсе” аеруча үзенчәлекле һәм мәгънәле итеп тасвир ителә. Бәйрәмдә яшьләр һәм олылар барысы да ут өстеннән сикереп, гөнаһларыннан арыналар, киләсе елга көч туплыйлар. Бөеккә күтәрелгән ут телләре Җиңәстә белән Хәлимнең йөрәкләрендәге мәхәббәт ялкыны белән охшашлыкта бирелә. Ике ялкын бергә кушылып үстерелә, укучыны геройларның рухи дөньяларына алып кереп китә. Р.Ганиева күрсәтүенчә, Г.Монасыйпов әсәрендә сурәтләнгән төнге “утлы” пейзаж борынгы төрки һәм иран халыкларының ышануларына, “Авеста” диненә барып тоташа [4:68- 69].

“Таранчы кызы...” романында шулай ук кытай халкына хас гореф- гадәтләр дә сурәтләнә. Авторны Кытай шәһәрләрендәге “пур ату” күренешләре, аларның кунак сыйлау белән бәйле гореф-гадәтләре, кытай һәм таранчы милләтләреннән оешкан катнаш гаиләләрдәге үзара мөнәсәбәтләр дә кызыксындыра. Мәсәлән, “Шансән, кытай гадәтенчә, аның өйдә булмыйча Хәлимне көттерүенә бик фасыйх (матур, килешле) гыйбарәләр белән гафу үтенү өстенә, ул өйдә булмау сәбәпле, Хәлим белән озаклап сөйләшеп утыру шәрәфенә ирешкәне өчен шатланганын да белдерде” [8:185-186]. Автор кытайларда җинаятьчеләрне җәзалау, үтерү өчен кулланыла торган бик күп төрле коточкыч гадәтләрне дә укучыга җиткерә, төрмә, хөкем итү шартлары, халыкның шуларга мөнәсәбәте тасвирлана.

“Таранчы кызы...”нда таранчы, кытай халыклары тормышыннан алынган этнографик материалны татар халкы, татар халкының тормыш итү рәвеше, гореф-гадәтләре белән чагыштырып күрсәтү алымы да кулланыла. Таранчы өйләренең түрендә “безнең Казан арты авылларындагы мужик өйләрендәге шикелле итеп ясалган” сәке тора, таранчы кызлары “татарларның кечкенә генә ир балалары кия торган иштән булган кызыл плюш кәләпүш” кия... Г.Монасыйб чагыштыру алымыннан ирек, азатлык өчен алып барылган көрәшне тасвирлау вакытында да файдалана. Мәсәлән: “Ләкин берәм-берәм таралып дөньяның әллә кай җирләренә кадәр барып, килмешәк булып йөрсәләр дә, бер ватанны ташлап, икенче ватанга бер җәмгыять булып һиҗрәт итүдән курку, аңа кире тору гадәте безнең татар халкында булган шикелле, аларда да булган”[8:153]. Әлеге юллар аша автор үзенең татар укучыларын да көрәшкә чакыра төсле тоела.

Шул рәвешле, Г.Монасыйпов “Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәт” романында Кытайда, Голҗада яшәүче мөселманнар хакында шактый кызыклы тарихи-этнографик мәгълүматлар бирә, уйгырларның Кытайның Син-Цзян өлкәсенә килеп урнашу тарихын, азатлык көрәшләрен бәян итә. Автор татар укучысын таранчыларның кием-салымнары, йорт-җир төзелеше, милли ризыклары, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре һ.б. белән таныштыра, кытай халкына хас йолаларны сурәтләүгә дә урын бирә һәм әсәр тукымасы эченә таранчыларның төрле риваятьләрен, мәкаль-әйтемнәрен, анекдотларын кертеп җибәрә. Тарихи-этнографик материалның романтик мәхәббәт тарихы белән бергә кушылуы исә татар әдәбиятын эчтәлек һәм форма ягыннан баетуда мөһим роль уйный, иҗатта яңа темаларның ачылуына, яңа сәнгати алымнарның кулланылуына җирлек әзерли.

Әдәбият

1. Әйди Т. Онытылган исем / Т. Әйди // Т. Әйди. Аһ, туган каумем газиз! – Казан: Аваз, 1999. – Б.17-21.
2. Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы / Ф.К. Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 286 б.
3. Галимуллин Ф. Табигыйлеккә хилафлык / Ф. Галимуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – Б.196-203.
4. Ганиева Р.К. Татарская литература: традиции и взаимосвязи / Р.К. Ганиева. – Казань: Изд-во КГУ, 2002. – 272 с.
5. Гыйззәтуллин Н. Проза // Татар әдәбияты тарихы: алты томда. – Т.4.: Татар совет әдәбияты (1917-1941). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – Б. 156-181.
6. Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы / Д.Ф. Заһидуллина.– Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 255 б.
7. Монасыйп Г. Таранчы кызы яки Хәлимнең беренче мәхәббәте / Г. Монасыйп. – Казан: Өмет, 1918. – 102 б.
8. Монасыйп Г. Таранчы кызы яки Хәлимнең беренче мәхәббәте / Габделгазиз Монасыйп, басмага әзерләүче Т. Әйди. // Әдәби мирас (Икенче китап) / Төз.-мөх. Г.Г. Гыйльманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 208 б.
9. Рәмиев З. Тагын бер фаҗигале язмыш / З.Рәмиев // Мирас. – 1996. - №1-2. – Б. 137-141.
10. Халит Г. Проза // Татар әдәбияты тарихы: алты томда. – Т.3.: ХХ гасыр башы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. – Б. 268-295.
11. Һасанов К. Уйгур қизи һәккәдә роман / К.Һасанов // Коммунизм туги. – 1973. – 12 июль.

Төхфәтова Г.Ф.,
Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИ аспиранты

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013