Бүген Габделбари Баттал
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделбари Баттал

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Үзбәк Байчура
Марсель Бакиров
Гөлнар Балтанова
Риза БАРИЕВ
Галимҗан Баруди
Габделбари Баттал
Хәнәфи Бәдигый
Хафизетдин Бәззази
Луиза Бәйрәмова
Фәрит Бәширов
Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Муса Бигиев
Сөнгатулла Бикбулатов
Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ
Галимәтелбәнат Биктимерова
Тәэминә Биктимирова
Әбел-Галя ибне әл-Болгари
Ибраһим Болгарии
Мәхмүд Болгари
Таҗетдин Болгари
Мансур Борындыкый
Әгъдәс Борһанов
Габдулла Бубый
Габделбари Баттал
(1880-1969)
Әдип, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал (Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал) элекке Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан (Биләгүр) авылында таза хәлле зыялы гаиләдә туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, Оренбургтагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм Оренбург Каргалысы мәдрәсәләрендә, аннан Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укый. Рус-япон сугышы башланыр алдыннан Мисырга китә, 1904-1906 елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында укый, бер үк вакытта гарәп газеталарында мәкаләләр яза башлый. 1908 елларда Мисырдан кайткач, «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы һәм башка матбугат органнары белән хезмәттәшлек итә, әдәбият, милли-иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре белән таныла. 1910-1913 елларда Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле һәм тарих укыта, аннары, Казанга килеп, «Йолдыз» газетасында эшли.
Г.Баттал чит илгә 1920 елның августында чыгып китә. Башта Финляндиядә, 1925 елдан Төркиядә яши. Ул чит илдә дә әдәби иҗат эшен туктатмый, газета-журналларда языша, тарихи, публицистик, биобиблиографик хезмәтләрен бастыра.
Г.Баттал 1969 елда Истанбул шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Назарияте әдәбия (Әдәбият теориясе). — Казан (?), 1913. — 116 б.
Габделвәли Яушев: Троицк миллионеры биографиясе. — Оренбург (?), 1913. — 95 б.
Яңа әдәбият: Г.Ибраһимов белән бергә төзегән татар әдәбияты буенча хрестоматия. — Казан (?), 1914.
Татар тарихы. — 3 басма. — Казан (?), 1916. — 128 б.
Казан төрекләре тарихы вә сәяси көрәшләр. — Истанбул (?), 1925.
Төрек-татар тарихы. — Мукден (?), 1938.
Казанлы төрек мәшһүрләреннән: Галимҗан Баруди, Садри Максуди, Муса Ярулла Биги, Ризаэддин Фәхретдин угълы. — Истанбул (?), 1958.
Казан төрекләре. — Анкара (?), 1966.
Казан төркиләре / тәрҗ. А.Рәхимова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 191 б. — 5000 д.
Мин бер яктылык эзләгән идем. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 175 б. — 2000 д.

* * *
Ислам философлары Мөхәммәд Габдеһ һәм Җамалетдин Әфгани. — Казан (?). 1908. — 134 б. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)
Мәгыйшәт юллары. — Казан (?), 1908. — 152 б. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)
Сөймәк вә өйләнмәк. — Оренбург (?), 1909. — 151 б. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)
_____________ * Кайбер басма чыганакларда әдипнең туган елы 1874,1882, хәтта 1883 дип күрсәтелә.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013