Бүген Әдипләр: Гөлнара Сабирова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлнара Сабирова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Гөлнара Сабирова

Гөлнара Сабирова (22 апрельдә туган) исеме безгә күп санлы җырлары аша таныш. "Мәхәббәтнең соңгы төне", "Пар алкалар", "Ике ярда", "Югалтасым килми", "Утлы чәчәк", "Яннарыңа чакыр" кебек җырларны тамашачы бер тыңлауда ук яратып өлгерде. Шагыйрәнең җырларын еш кына Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Алсу Әбелханова, Резедә Шәрәфиева, Булат Нигъмәтуллин башкаруында ишетәбез. Аның үзенә генә хас шигъри күәсе, үзенчәлекле каләме бар. Хәзерге көндә ул "Татарстан яшьләре" газетасында эшләсә дә, шигырь язудан һич кенә туктаганы юк. Шагыйрәнең иҗаты укучыларыбызга да ошар дип уйлыйбыз.
"Ватаным Татарстан".

*** 
Сезнең тәрәзәдән күренәме? – 
Казансуга бүген ут капты! 

...Синең генә җаның юктыр ла ул, 
Меңьяшәрлек елга түзмәде. 
Минем ярсулардан бәргәләнеп, 
Сыенырга ярын эзләде. 

Серем генә ачкан идем юкса, 
Ялкынымнан аңа ут капты. 
Берәү булса, янып бетәр иде... 
Ә мин сабыр – 
Шуңа шаккатты. 

Ә мин сабыр. 
Эчтән генә сызам, 
Ялгыз гына янам төннәрен. 
Диңгез булып аккан сөюемнең 
Тамчысын да хәтта белмәдең. 

Елга булып елга түзалмады: 
Бу ярсуны ничек күтәрсен! 
Күзләр ялкыныннан сизәр идең, 
Йә таш йөрәк, йә бер җүләр син... 

Дөрли-дөрли янып ята елга, 
Тәрәзәңдә – ялкын шәүләсе. 
Мин түзәрмен. 
Казансуның хәлен 
Сорамыйча ничек түзәрсең?! 

...Минем йөрәгемнең ялкыныннан 
Дөрләп янып ята Казансу... 

Горурлык 

Бирде Ходай бу мизгелне: 
Юллар кисештеләр. 
Тиң ярларын табышканнан 
Җаннар үбештеләр. 

Декабрьдә гөлләр атты, 
Вакыт туктап калды. 
Ялкыныннан ул Сөюнең 
Җиһан утта янды. 

Курыкмады ул мәхәббәт 
Кеше гайбәтеннән. 
...Тик көчлерәк булалмады 
Синнән һәм дә миннән. 
Икебезне җиңалмады 
Гәвам хәтле Сөю... 
Бер ярдәмче җитми калды: 
"Сине сөям", – дию. 

Син дә горур, мин дә горур, 
Киттек ике чатка. 
"Яратам", – дип әйталмадык 
Җан кушылыр чакта. 

...Горур еллар табалмады 
Сиңа торырлыкны. 
Мөгезеннән сындырасы 
Шушы горурлыкны! 

*** 
Cин күрдең иң уйчан чагымны, 
Елаган чагымны син күрдең. 
Салкыннан өшегән җанымны 
Айнымас назларга син төрдең. 
Син күрдең шатланган чагымны, 
Күзләрем ялкынын син күрдең. 
Сер иде назларым, бар дәртем – 
Син таптың. Син ачтың. Син белдең! 
Син күрдең бәхеттән очканны, 
Шашканны, туганны кабаттан. 
Син миндә... үземне ачалдың, 
Шуңа да өзелеп яратам! 

*** 
Бу – акылдан шашып сагыну, 
Бу – табыну шушы сагынуга! 
Хисләр ялкыныннан тән януы, 
Тиңләп кочагыңа сыенуга. 
Аяз күктән яшен сугудыр бу, 
Йә чүлләрдә гөлләр чәчәк ату... 
Aкылымнан шашып сагына-сагына, 
Әле һаман сине көтеп яту... 

*** 
Тәпи басып маташканым күреп 
Әти белән әни кулын сузган. 
Бер, ике, өч... адым арты адым, 
Бер ел түгел, дистә еллар узган. 

Атлап түгел, йөгереп йөрим хәзер, 
Үткән юлым ничә чакрым икән? 
Чынга ашсын өчен хыялыма 
Әти белән әни кора җилкән. 

Озын әле алда үтәр юллар, 
Тигез җире булыр, түмгәклесе. 
Абынырмын, бәлки егылырмын – 
Ходай гына белә ул хәтлесен. 

Дошман каршы төшәр, дуслар сатар, 
Әле әллә ниләр баштан узар... 
Тик җаныннан мине артык күргән 
Әти белән әни кулын сузар... 

Кирәкмәгән сөю 
Көтмәгәндә килгән сөю, 
Бер кирәкмәгән сөю! 
Тәнне яндыра алып та, 
Җан җылытмаган сөю. 

Миңа көндәш тиеш заттан 
Күчтәнәч булган сөю... 
Өчкә бүленергә булгач, 
Ник миңа килдең, сөю?! 

*** 
Тилмерәбез ике якта 
Икебез бер булыр чакта. 
Түгел бергә, аерым түгел, 
Әрнеп бәргәләнә күңел. 
Миндә син бар, синдә мин бар, 
Очар идек – безгә күк тар. 
Безнең хисләр вулкан кебек, 
Уты җанны ала телеп. 
Икебезгә – бер үк шашу, 
Юк ахыры һәм юк башы. 
Гайбәтләрдән, сүздән яклап, 
Сөю тора безне саклап. 
Икебез бер булыр чакта 
Тилмерәбез ике якта... 

Көнләшү 

Мин көнлимен сине бар җиһаннан, 
Синең янда булган һәркемнән. 
Кочагына алган кара төннән, 
Иртән каршы алган бүлмәңнән. 
Кызыл-кара каләмеңнән көнлим, 
Ул бит һәркөн синең кулыңда. 
Көнлим эзләреңне йотып алган 
Кар-буранлы сукмак, юлыңнан. 
Башың салган мендәреңнән көнлим, 
Иңнәреңнән кочкан күлмәктән. 
Күлмәгеңнең кесәсеннән көнлим – 
Ул бит якын синең йөрәккә. 
Сиңа баккан карашлардан көнлим, 
Карамасын алар, теләмим! 
...Һәркөн сиңа якынайта барган 
Хисләремнән генә көнләмим. 

Эшлекле берәүгә 

Эшләреңне куеп тор, дим, 
Ә син тыңламыйсың. 
Иң зур эшең мин икәнен 
Һаман аңламыйсың. 

Аңламыйсың мин икәнен 
Йөрәгеңдә, уйда. 
Мин – карасы каләмеңнең, 
Юлдаш олы юлда. 

Синең белән эшкә барам, 
Синең белән кайтам. 
Телим икән, мин – фәрештә, 
Телим икән, шайтан. 

Аздырам да, туздырам да, 
Мең хәйләсен табам. 
Үзем бутаган уйларың 
Үзем җайга салам. 

Мин бит инде синең сулыш, 
Синең әйтер сүзең... 
Һаман шуны аңламыйсың, 
Акыллы да үзең. 

Эш, эш дисең, уфтанасың, 
Нишлим, тыңлыйм инде. 
...Әмма миннән җитди эшең 
Була алмас мәңге! 

Ялгызлык 

Кочагына сеңдем ялгызлыкның, 
Ул үз итте, читкә какмады. 
Үзәк өзелер төннәр карасыннан 
Шул ялгызлык мине яклады. 

Чит күзләрдән мине яшерде ул, 
Беркемгә дә ишек ачмады. 
Кайчакларда: "Кит!" – дип куган булдым, 
Янәшәмдә калды, качмады. 

Ә мин аннан кайчак качкаладым, 
Башка кочакларга сыендым. 
Үзем алдап, алданырга теләп, 
Ялган вәгъдәләргә коендым. 

Ялган хисләр учагында яндым, 
Ялган шатлыкларга сөендем, 
Ялган ләззәтләрдән эрим диеп, 
Мең кат үлеп, мең кат терелдем. 

Аннан... 
Ялган камчысыннан яраланган 
Йөрәгемне кысып учыма, 
Сыенырга кочак эзләп кабат 
Бастым ялгызлыгым каршына. 

Ә ул мине кабат сыендырды – 
Дөньясының сыңар бер җанын. 
...Синдә генә үзем була алам, 
Ялгызлыгым минем, и, җаным... 

Сөенегез... 

Көткәнсездер минем беркөн 
Сыгылганым, сынганым. 
Күктән җиргә төшүемне, 
Канатларым талганын. 

Көткәнсездер күзләремдә 
Чаткыларның кимүен. 
Гел елмайган йөзләремдә 
Күз яшьләре биюен. 

Бүген менә елмаясыз: 
Сезнең урамда бәйрәм. 
Минем җаным елаганга 
Шатланганыгыз күрәм. 

Сөенегез: көчсез чагым, 
Күз яшьләрем кумадым. 
...Көчсез була алуыма 
Куаныплар елавым. 

*** 
Мин үтердем сине! 
Минем өчен 
 Юкка чыктың. 
 Сүндең. 
 Җуелдың. 
Әгәр исән калсаң, минем өчен 
Яшәү булмас кебек тоелды. 

Үлдең. Бетте. 
Үксеп-үскеп елап, 
Соңгы юлга сине озаттым. 
"Үлгән арты үлеп булмый", – диеп 
Үз-үземне, имеш, юаттым. 

Минем өчен үлде! – 
Йөрәгемне 
Ышандырдым шушы ялганга. 
Исән була торып, 
Янәшәмдә 
Сине күрмәү авыр булганга, 

Бер шәһәрдә яшәп, ятлар белән 
Читен булгач сине бүлүе, 
Мин үтердем сине... 
Сиздең микән?! – 
Бу ничәнче тапкыр үлүең?! 

Ләйсәнгә 

Син үскәнсең икән. Ә мин сиңа 
Бүләккә дип һаман курчак сайлыйм. 
Сине бала итеп калдырырга 
Теләвемне үзем аңлый алмыйм. 

Син үскәнсең икән. Сиңа хәзер 
Курчак түгел, матур күлмәк кирәк. 
Күзләр серен арттырырга сөрмә, 
Иренеңә алсу иннек кирәк. 

Син үскәнсең. Тормыш китабында 
Балачагың дигән бит ябылды. 
Еллар атлы озын, зур поездның 
Узып китте тагын бер вагоны. 

Син үскәнсең икән. Ә мин һаман 
Бала гына диеп сине саныйм. 
Кич чыгарга күлмәк сайлыйсың син, 
Ә мин һаман сиңа курчак сайлыйм… 
Бүген "Шәһри Казан"ның баш мөхәррире Гөлнара Ильяс кызы Сабированың туган көне. Хатын-кызның яшен сорамыйлар диләр, ә ул сорасагыз да яшереп тормый.

Чөнки япь-яшь, чая, тиктормас җанның бу яшькә җиткәндә горурланырлык кылган гамәлләре бар. Ул яши белә... Җаны теләгәнчә, күңеле кушканча... Пыскымый, ә дөрләп яна. Шуңа күрә, ул тотынган һәр эш һәрвакыт югары нәтиҗә бирә.

Безнең, редакция коллективының, аңа рәхмәте бик зур. Һәркемнең эшен күреп, дөрес бәяли белүче кеше кул астында эшләү, эштән тыш та һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер җитәкчең булу - зур бәхет.  

Эштә көчле хатын-кыз булса да, ә иҗаты һәм ихлас сүзләре аның үтә дә нәфис, хисчән зат булуын "сата". "Яшьне ни өчен яшерергә кирәклеген аңламыйм... Миңа 35 һәм мин бик бәхетле! Кызганыч, кемнәрдер минем яшькә җитә алмый, кемнәрдер җитеп тә тәмен аңламый... Һәр көннең шатлыгын һәм рәхәтен тоеп яшәргә язсын!" - ди ул.

Без аңа киләчәктә эшендә зур уңышлар, сәламәтлек, иҗат дәрте, көтелмәгән куанычлар, гаиләсенә иминлек телибез.
Алга таба да тормышның рәхәтен тоеп, бәхеттә, мәхәббәттә яшәргә язсын Сезгә, Гөлнара Ильясовна! Озак еллар бер гаилә булып, гөрләтеп эшләргә насыйп булсын!

Сезнең хозурга Гөлнара Сабированың соңгы елларда иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итәбез.
 
Мин яратып туялмамын кебек –
Ә син безнең гомер алда дисең...
Мизгел бирелгәнме, көнме, елмы –
Син күпмегә килдең - кем соң белсен?!

Син күпмегә килдең?!
Минем менә
Яратылып туялмаган чагым.
Кочагыңда синең эрегәндә
Теләк телим:
“Гомер бирче! Булсын тагын... Тагын!”

Һәм яратып туялмаган чагым!
Күзләреңнең төсен (минем төсем!),
Башлар әйләнерлек исең,
Кулларыңның көчен,
Хыялларың, фикер-уйларыңны...
Синнән якын,
Кадерлерәк юк бит минем өчен!

Ике гомер бирер идем,
Җитсә көчем...

***

Мин хатын-кыз.
Минем белән авыр.
Миннән башка кыенрак мең кат.
Мин хатын-кыз,
Йөз кат төрләнсәм дә,
Бүген нинди булсам - шулай ярат.

Мин хатын-кыз.
Чык тамчысын күреп
Яшь тамчысы булыр битләремдә.
Елак та мин, нечкә күңелле дә.
Хатын-кызмын: сүзләр - хисләремдә.

Көчсезмен мин.
Əмма яратканда
Күперләрне яндырырлык янам.
Таш диварлар ава, кыя таулар
Буйсыналар шушы көчсез җанга.

Мин яратсам - бар барлыгым сөя,
Тугрылыгым - булат ныклыгында.
Җир йөзендә беркем калмаса да,
Мин ышанам синең хаклыгыңа.

Мең кат үләм, мең тереләм көнгә,
Хисләремнән үзем тынсыз калам.
...Бүген нинди булсам - шулай ярат,
Мин барыбер син теләгән булам...

***

Инде ничәнче көн тик син генә
Уйда. Телдә. Төштә. Хыялларда.
Синең исем белән тынлык табам
Һәм... атылам биек кыялардан..

Инде ничәнче көн, саташкандай,
Бар нәрсәгә сине генә бәйлим.
Синең белән эшкә барам, кайтам,
Йоклыйм, торам, иртән чәй әзерлим.

Җүләр дисәң, җүләр түгелмен күк,
Акыллы да түгелмендер инде.
Сине – җиде ятны – иң якыным,
Иң кадерлем итеп йөргән көнем...

Бер белмәгән кешене сагынып яшим,
Образыңа табынып яшим синең.
Мәрткә китүемме хыялланып,
Уянуыммы соң әллә минем?!

Асты-өскә килде бар дөньямның.
Тормышмы бу??? Әллә уен гына???
Котыласым килә бәйлелектән...
Сеңеп бетеп синең куеныңа!!!


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018