Бүген Гаптрәүф Нуриев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гаптрәүф Нуриев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илбарис Надиров
Каюм Насыйри
Хәбирә Насыйрия
Тәлгать Нәҗмиев
Гөлчәчәк Нәҗипова
Галимҗан Нигъмәти
Мәхмүт Нигъмәтҗанов
Җәмил Нигъмәтов
Әхәт Нигъмәтуллин
Энгель Нигъмәтуллин
Йолдыз Нигъмәтуллина
Илдар Низамов
Дәмелла Фәхретдин Норлати
Ләйсән Нургалиева
Гаптрәүф Нуриев
Гаптрәүф Нуриев

Сөйли белгән морадына ирешкән

10 гыйнварда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы, ТДГПУның татар теле һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы профессоры Гаптрәүф Салих улы Нуриевка 60 яшь тула (1951 елның 10 гыйнварында туган).

Булачак галим татар әдәби теленең бишеге булган, Тукайларны, Мәһдиевләрне, Бәшировларны биргән Арча төбәгендә туып үсә, 1970 елда Арча педагогика училищесын тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә, биредә профессорлар Халит Кумысников һәм Асия Хәйруллина курсларын 1977 елда тәмамлый. Аннан соң өч ел дәвамында профессор Ирина Петровна Козлянинова җитәкчелегендә ГИТИСның сәхнә теле кафедрасында стажировка үтә. 1980 елдан Казан театр училещесында эшли башлаган Гаптрәүф Салихович бүгенге көнгә кадәр татар театр сәнгатенә өченче буын артистларны әзерли. 1996 елда киң эрудицияле галимебез Хәлиф Курбатов җитәкчелегендә “Татар сәхнә сөйләме” темасына кандидатлык, ә 2002 елны “Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы” темасына докторлык диссертацияләре яклый. Галим соңгы ике дистә ел эчендә өч монография, дистәгә якын укыту-методик әсбап, җыентык һәм журналларда илледән артык фәнни мәкалә бастырды.

Рәүф әфәнденең 1998 елда дөнья күргән “Татар сәхнә сөйләме” монографиясендә фәнни яктан өйрәнү өчен гаять катлаулы булган татар сәхнә сөйләме мәсьәләләре тикшерелә. Галимнең әлеге хезмәте сәхнә сөйләменең башка проблемаларын, әйтик, актёрларның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләрен, радио-телевидение сөйләмен өйрәнүгә, бу өлкәдәге кимчелекләрне классификацияләү һәм бетерү юлларын ачыклау өчен дә файдалы булды.

Ә менә галимнең “Татар классик драматургия поэтикасы” хезмәте басылып чыкканнан соң, без поэтика төшенчәсенең һәм теоретик, һәм гамәли яктан да аз өйрәнелгән булуын аңладык. Автор әдәби телнең образлы булуы белән бергә җанлы сөйләм теленнән аерылуын да билгеләп уза, тел үзенчәлекләренең әсәрдә зәвык, сәнгать дәрәҗәсен күтәрүдәге һәм тамашачы хисенә, акылына тәэсир итүдәге әһәмиятен ачыклый.

Балаларны, яшьләрне ни рәвешле, нинди алымнар, эш төрләре ярдәмендә дөрес сөйләргә, сәнгатьле укырга өйрәтеп була, бу эшне мәктәптә яки югары уку йортларында ничек оештырырга мөмкин – бу хакта галимнең “Сәнгатьле уку” дип аталган хезмәте җаваплар табылып бетмәгән сорауларга ачыклык кертте. Меңәрләгән еллар элек үк ислам динен кабул итеп, хәнәфи мәзһәбендә яшәгән бабаларыбыз тормышыннан аларның бер-берләренә ничек итагатьле булуларын, яхшы, күркәм мөгамәлә корып яшәгәнлекләрен беләбез. Мөгамәләт фәне дин гыйлеменең бер бүлеге булса, имам Әгъзам Әбү Хәнифә юлын дәвам итүчеләр өчен сөйли-сөйләшә белүнең үзе бер сәнгать булуы көн кебек ачык. Шуңа күрә дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәтү урта мәктәптә тел-әдәбият дәресләренең төп бурычлары итеп куелган да инде. Әлеге хезмәттә тавыш һәм дикцияне камилләштерү мөмкинлекләрен барлау да, авазларны дөрес әйтү нечкәлекләре дә, эмоциональ-иҗади уку серләре дә, аңлап һәм образлы күзаллап укырга өйрәтү дә игътибар үзәгенә куелган. Сүз басымын куярга өйрәтә, ритм хакында күзаллау булдыра, аһәң күнектерә торган дәресләр уздыруга һәр мәктәптә, теләсә нинди аудиториядә ихтыяҗ бар. Рус мәктәбендә укучы балалар белән эшләгәндә исә авазларны дөрес әйтергә өйрәтү күнегүләре алга чыгарга тиеш. Г. С. Нуриев китабында моның өчен дә материал җитәрлек. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китик, галим Казан театр училищесында студентларны театр сәнгате серләренә төшендереп кенә калмады, хәтта булачак имамнарны да “укытып чыгарды”: мисал өчен, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус Фәйз, Казан шәһәренең “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Марсель Сабировлар аның укучысы булуы белән горурлана алалар.

Соңгы вакытта, артык “демократияләшеп” китүебез нәтиҗәсендә дип әйтикме, сәхнә поэтикасына, сөйләменә дә, ана телебезгә дә ят булган интонацияләр, ярымрусча-ярымтатарча гыйбарәләр, калькалаштырылган җөмләләр, тупас сүзләр үтеп керде. Шушы проблемаларны җитди аңлаган Васил Гарифуллин Г. Нуриевның “Татар классик драматургия поэтикасы” монографиясен татар тел белеме һәм сәнгать белеме киселешендә язылган өр-яңа концептуаль хезмәт буларак бәяләде.

2009 елны гына галимнең “Мәгариф” нәшриятында “Сәнгатьле сөйләм”, 2010 елда “Школа” нәшриятында (М. Кашапова белән бергәлектә) “Сөйли белгән морадына ирешкән” дип аталган өр-яңа хезмәтләре табадан төште. Әлеге китаплар да, нигездә, балалар бакчаларында, гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә эшләүчеләргә ярдәм итүне күз алдында тотып язылган. “Сәнгатьле сөйләм” хезмәтендәге “Сөйләм сәнгатендә сүз”, “Балаларда сөйләм тавышын урнаштыру”, “Текст белән эш” һ. б. бүлекләрнең һәркайсында теоретик төшенчә, мәгълүмат һәм тел чаралары тыгыз бәйләнештә бирелә. Хезмәт гамәли эш төрләренең күп бирелүе, анализланган әдәби текстларның күплеге белән бик тә кыйммәтле.

Ару-талу белмәс эш атына – хезмәттәшем Гаптрәүф хаҗига 60 яшь тулганга ышанасы да килеп бетми. Яшәү тәмен студентлар, укучылар белән тапкан галимебезгә Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә бәрәкәтле гомер, исәнлек-саулык биреп, хәләл җефете – КФУ профессоры Фәнүзә Шәкүровна белән тигезлектә яшәүләрне насыйп вә мияссәр кылса иде.

Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ
www.Musulman.su

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018