Бүген Әдипләр: Гөлнур Якупова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлнур Якупова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айсу Эринч
Салават Юзеев
Миргазиян Юныс
Рәшит Юнысов
Дамир Юрашлы
Рәйсә ЮСУПОВА
Гөлнур Якупова
<Фәнис Яруллин
Марс Яһүдин
Эсфир Яһудин
Закир Һади
Гөлнур Якупова

Үткәннәрдән сабак алып

Татарстан китап нәшрияты 2011 елда “Каләмнәр туганлыгы” сериясендә язучы һәм шагыйрә Гөлнур Якупованың “Ерткыч каны” дигән җыентыгын чыгарды. Китапка шул исемдәге повесть һәм “Кыз бала” романы тупланган. Ике әсәр дә үткән заманнарда булган хәл-вакыйгаларга алып кайта, икесендә дә гомум халык язмышы, ил өстенә төшкән төрлечә сынауларны адәм баласының, үз иңендә күтәреп, ерып чыгарга омтылышы сурәтләнә. Язучының повесте да, романы да мавыктыргыч сюжетка корылган. Шуның өчен һәр яшьтәге укучыны кызыксындыра, яратып укыла.

“Ерткыч каны”ндагы вакыйгалар бүгенге көннәрдән ерак үткәннәрне хәтерләүгә корылган. Вакыйгалар куеруга сәбәп — ерткыч каны. Сагайта, шомландыра, шул ук вакытта кызыксынуны, асылына төшенергә теләкне  бермә-бер үстерә. Иң беренче  шомлы хәбәр — өйләнергә йөргән егетнең нәселендә ерткыч каны бар дип, кызның  ата-анасының риза булмавы. Менә шул серне чишүгә корылган повестьның сюжеты. Нәтиҗәдә барлык хикмәтнең очы төп образ булган Һәдиягә барып тоташа. Серне ачыклау өчен язучы Һәдия һәм аның оныгы Аюханның язмыш баскычларына игътибарны юнәлтә. Озайлы гына бу чор — Октябрь революциясенә кадәр һәм аннан соңгы гражданнар сугышы, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары.

Язучы үз героен әледән-әле төрле катлаулы сынаулар алдына куя. Шуның белән кешенең башка тере җан ияләреннән аермалы рәвештә, төрле кискен хәлләрдә дә югалып калмый торган олы көчкә ия булуын исбатлый. Ул көч — акыл, кешегә бирелгән югары аң. Шуңа Һәдия  кыргыйлык тормышында да чыныга, үз тәҗрибәсе белән байтак нәрсәгә төшенә, тирә-як дөньяга чагыштыру күзлегеннән карарга өйрәнә.

Язучы үз героеның төп ачышын, минемчә, шулай билгели, җирдәге яхшылыкның да, яманлыкның да, төзүнең дә, җимерүнең дә, изгелекнең дә, явызлыкның да чыганагы кешенең үзендә. Яшәү дәверендә мыскыллауларны, кимсетелүләрне күп күргән, бер-берсен өзгәләргә әзер торганнарга да шаһит булган Һәдия акны карадан яхшы аера. Шул ук вакытта изгелекле, мәрхәмәтле кешеләрнең булуына да Һәдиянең күңелендә ышаныч югалмаган.

Язмыш Һәдияне күп нәрсәдән мәхрүм итә. Укый-яза белмичә калуы, гаилә бәхетен татый алмавы, кешеләр белән аралашудан мәрхүм булуы мәлләрен язучы ышандырырлык итеп сурәтли. Күңелебездән Һәдияне кызганып куябыз, теге яки бу бәлагә юлыгып куймаса ярар иде, дип хәвефләнәбез. Әсәрдә драматизм көчле: Һәдия әледән-әле упкын читендә, һәлакәт алдында.

Һәдия белән кызы Миләш кешеләрдән аерылып яшәгәндә илдә байтак вакыйгалар булып уза. Алар хакында очраклы гына килеп чыккан Мөнир дигән кешедән ишетәләр һәм үзләренең никадәр томана булуларына нык гаҗәпкә калалар. Әмма язучы үз геройларын томана дип гаепләргә уйламый. Автор томаналыкны башка нәрсәдә күрә. Бу — алдын, артын карамыйча, ни булырын акыл белән үлчәмичә, тоташ җәмгыятьне җимерү. Андый эшләрнең башында наданнар булмый, әлбәттә, ә зыялылар җитәкчелек итә. Нәкъ шулар тоташ халыкның күзен буа, аңын томалый, үз артларыннан сукырларча иярергә мәҗбүр итә. Гражданнар сугышы да, колхозлар төзү дә, безнең замандагы үзгәртеп корулар да түбәннән түгел, югарыдан башлана. Кемгәдер власть кирәк. Аның башындагы хакимнәр өчен киләчәк мөһим түгел, ә бүгенгесе (данмы, ләззәтме) кыйммәт. Ил дистәләрчә елларга артта калмыймы, халык кырылып бетмиме, алар өчен чүп кенә. Иң мөһиме — бүген хакимлегеңне күрсәтеп калу. Әнә шулар ул томаналар. Һәдия кебек гади кешеләрнең томаналыгы куркыныч түгел, ә властька кунаклаган, белемле хакимнәр томаналыгы хәвефле.

Повестьта патриотик пафос сизелми, киресенчә, күңелсез вакыйгалар, әрнүле язмышлар. Повесть геройлары — үз язмышларына күнеп, Ходай кушканына ризалашкан кешеләр. Әмма шушы ризалык артына әллә күпме күз яшьләре, рәнҗеш, нәфрәт яшерелгән, Һәдияләр рәнҗеше генә түгел, халык рәнҗеше, халык нәфрәте.

Повестьның атамасы да күп мәгънәне үз  эченә ала. Бердән, Һәдиянең кызының әтисе Мәхмүт —  карак. Шундый кешене ерткыч димичә, нәрсә дисең? Монда әни белән кызның һич гаебе юк. Алар — бары тик әшәкелек корбаннары. Икенчедән, Һәдия кызының гомерен саклап калу өчен аңа аю каны ялата. Күкрәк сөте беткәнлектән зар елап бара ул мондый адымга. Ана хисе моңа этәрә аны. Бу очракта язучы аналарның дөньяда иң изге, илаһи  зат булуына  игътибарны юнәлдерә. Өченчедән, повестьта кан коешлы вакыйгаларга байтак урын бирелә. Шул ук вакытта ил тарихындагы күләмле кан коешларны да урап үтеп булмый. Нәкъ шуларны оештыручыларны ерткыч дип гомумиләштерә повесть атамасы. Димәк, ерткыч каны символик мәгънәгә ия.

“Ерткыч каны” повесте үткәннәргә бүгенге көн күзлегеннән бәһа бирә, моңа кадәрге фикерләргә якынча караш ташларга юнәлдерелгән. Шундый ук характердагы икенче әсәр — “Кыз бала” романы кызыклы да, фәһемле дә, гыйбрәтле дә. Аңа да кыскача гына байкау ясап карыйк.

Романда вакыйгалар Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорны үз эченә ала. Колхоз авылы тормышы, кешеләрнең мөнәсәбәтләренә зур урын бирелә. Язучы шулай ук дуслык, мәхәббәт темасын да урап үтми. Шулар барысы да илебезнең сугыштан соң алып барылган социаль-икътисади һәм рухи сәясәтенең ничек, нинди шартларда тормышка ашырылуын образлы сурәтләүгә хезмәт итә. Ил тарихындагы җиңелдән булмаган бу чор — халык өчен чираттагы сынау еллары. Сугыш тәмамлануга берничә ел үтсә дә, күңелдәге яралар, сызланулар әле онытылмаган. Әмма яшәргә, хуҗалыкны күтәрергә кирәк. Халыкның тормыш дәрәҗәсе, яшәү рәвеше шуңа бәйләнгән. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын күтәреп, җиңеп чыккан кешеләр монысына гына калгач түзәр инде. Кыенлыкларның вакытлыча гына булырына өметләнә һәркем. Шулай аңлата, ышандыра ил, партия җитәкчеләре. Тик бердәмлек, үзара татулык булганда гына бар авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Романда хәрәкәт итүче образлар моны бик яхшы аңлый. Язучы, аерым геройлар, персонажлар булуга карамастан, гомумхалык образына басым ясый. Язгы чәчү, көзге урак вакытлары, яңа культура булган чөгендер үстерү технологиясен үзләштерү ыгы-зыгылары гомум җыелыш картиналары аша әнә шул халык образының яшәү рәвеше, дөньяга  карашы ачык чагылыш таба.

Әлеге романда да тормышның сагышлы, хәсрәтле, фаҗигале мәлләре күбрәк сурәтләнә. Байтак күз яше түгелә. Сугыш елата, тормышның четерекле мәсьәләләре дә күз яшьләре түктерә, табигать бәла-казалары да адәм башын аямый. Итек эченә тулган бодай бөртекләре өчен генә коточкыч газап кичергән Гөлбикә язмышын тыныч кына кабул итәрлекме? Яки чөгендер басуында яшен сугып үтергән җиде хатын фаҗигасе онытылырлыкмы? Ир-егетләр көченә кытлык та күңел яраларына әледән-әле тоз салып сулкылдата.

Романда барлык вакыйгалар Нурия исемле үсмер исеменнән хикәяләнә. Шундый алым — язучының уңышы. Вакыйгаларның кайберсенә кызыкай үзе күреп шаһит булган, кайсысын кемнәрдәндер ишеткән. Шуларга үзенең дә фантазиясен өстәп җибәрә. “Балалы өйдә сер ятмас”, дигәндәй, Нуриянең хикәяләве ясалмалылыкка, ялганлауга юл куймый. Шулай ук балаларча кызыксыну, тегене-моны төпченү дә роман эчтәлеген баета гына. Нурия хәл-вакыйгаларга бәһа дә бирә, нәтиҗә дә ясый. Шушы рәвешле, укучы тормышка баланың нечкә күңел хисләре аша бага. Әмма болай дип кенә әйтсәк, фикеребез бик тулы булмас иде. Язучы Нуриягә ярдәмгә тагын бер образны кертә. Ул — картәнисе Рәйхана. Дөнья күргән, халык акылын, тәҗрибәсен үзенә туплаган, зиһенле ил әнисе булып гәүдәләнә бу образ. Үзенә билгесез булган нәрсәләрне Нурия аннан сорый, акыл туплый. Күп четерекле мәсьәләләргә әби оныкларының күзен ача, тормыш сабаклары бирә. Үзенең фикерләрен мәкаль-әйтемнәр белән ныгытып куючан картәни — оныгы өчен олы хәзинә, бәһаләп бетергесез тормыш мәктәбе. М. Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәрендәге Кендек белән Олы инәй искә төшә дә, сүз очы һәркемгә билгеле хакыйкатькә барып тоташа, картәниләр тәрбиясенең файдалы нәтиҗәсен нинди генә  заманда да инкарь итү мөмкин түгел.

Автор позициясеннән башка бернинди әсәр дә булмый. Нурия хикәяләнүендә әйләнә-тирә күренешләргә автор карашлары да сизелә. Укучы үткәннәргә бүгенге көн күзлегеннән бага. Сталин, Хрущев эшчәнлегенә, шул замандагы җитәкчелек итү алымнарына бәһане Нурия бирсә дә, автор карашларын сиземләмәү мөмкин түгел. Кеше факторын санга сукмаудан халыкның никадәр җәфа чигүенә әледән-әле игътибарны юнәлтә язучы роман дәвамында.

Романны укыганда авылча гадилек, ышанучанлык, беркатлылык кү-ңелгә куаныч бирә, геройлар, персонажлар шундый якын була башлый, алардан аерыласы килми. Бер-берсенә ярдәмчеллек хас роман геройларына. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлый. Үзара төрттерешеп мәрәкәләшүләр дә, бераз гына әйткәләшүләр дә урап үтми аларны. Әмма һич беркем кенә кумый, эчкерле түгел. Шунысы белән хәтердә кала роман образлары.

Әсәрдә гаилә проблемасы мөһим  урын били. Хикәяләүче Нурия тарафыннан да, язучы ягыннан да тулы, тигез, ныклы гаиләләрнең җәмгыять өчен мөһимлеге идеясе үткәрелә. Үз балаларын, хатынын, корган дөньясын ташлап чыгып киткән әтисенә карата Нуриядә, күпме ризасызлык хисләре тулыша. Бөтен гаиләләрдә тәрбияләнүче иптәшләренә көнләшеп каравы, әти юклыктан дөньяның бер чите китек сыман тоелуы роман дәвамында ничәмә тапкыр искә алына. Шулай итеп, автор үз әсәрендә һәр заман өчен хас булган четерекле гаилә мөнәсәбәтләрен дә яктыртырга омтыла, сугыш  аркасында гаиләгә төшкән  бәхетсезлекләр аңлашыла, ә менә тыныч вакытта гаиләләр җимерелүе  уйландырырлык. Язучы моның сәбәпләрен ачыклауны максат итеп куймый, әмма укыганга — ишарә, дигәндәй, ниндидер нәтиҗә ясарга форсат бирә.

Йомгаклап әйткәндә, Гөлнур Якупованың “Ерткыч каны” китабына кергән ике әсәре дә  мавыктыргыч сюжетка корылып, кинәнеп укыла. Язучы, әйткәнебезчә, үткән заманнарга әйди укучыны. Әмма моннан зыян юк. Һәр заманның үзенең матур  мәлләре бар. Аны оныту мөмкин түгел, һәр чорның җитешсезлекләре була. Алардан сабак алу зарур. Яңа буын киләчәктә  үзенең ата-бабаларының хаталарын кабатламасын дисәк, тарихи үткәннәребезгә әйләнеп багу кирәк. Шундый уйлар белән “Ерткыч каны” китабының соңгы битен ябабыз.

Рим Исхаков.

Кырмыскалы районы,

Бишавыл-Уңгар авылы.

"Кызыл таң"



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013