Бүген Әдипләр: Госман Гомәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Госман Гомәр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Мәхмүт Галәү
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Госман Гомәр
Журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр (Госман Гомәр улы Гомәров) 1933 елның 10 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Шикнәү Чирмешәне (Шетнев Чирмешәне) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәпнең бишенче сыйныфын тәмамлагач та, ул заводта фрезерчы булып эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбенә йөреп урта белем ала һәм, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
1957 елда Г.Гомәрне югары оешмалар юлламасы белән Саба районында чыга торган «Колхоз байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. Биредә өч ел хезмәт куйганнан соң, ул элеккеге Красный Бор районының (хәзер территориясе Әгерҗе районына карый) «Ленин юлыннан» исемле төбәк газетасы редакциясенә бүлек мөдире итеп күчерелә. Районнарны эреләндерү барышында газета ябылгач, инде шактый тәҗрибә туплаган яшь журналистны республиканың үзәк көндәлек басмасы «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшләргә чакырып алалар.
Узган гасырның алтмышынчы елларында Госман Гомәр Татарстан Журналистлары берлегендә консультант һәм җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елдан 1987 елга кадәр «Татарстан яшьләре» газетасының җәмәгать оешмалары бүлеген җитәкли. Аннары журналистлык хезмәтен «Ватаным Татарстан» газетасында дәвам иттерә, халыкара «Заман» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары, яңартылган «Татарстан» журналында бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2002 елдан башлап ул фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Журналист буларак, Госман Гомәр көндәлек матбугатта 1949 елдан языша башлый. Ул — заман тормышының агымдагы мөһим темаларына багышланган дистәләгән кызыклы язмалар, күләмле очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. Үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында тәҗрибәле журналист үзенең каләм көчен матур әдәбият мәйданында да сынарга керешә. 1982 елда аның Татарстан китап нәшриятында «Уйна гармуныңны» дигән беренче проза әсәре басылып чыга. Алга таба көндәлек матбугат битләрендә бер-бер артлы сюжетлары детектив һәм маҗаралы әсәрләр жанры ысулына корылган «Упкын» (1990), «Элмәк» (1991), «Юлбарыс тырнагы» (1992), «Каты борын» (1992), «Шаһмиран» (1994, 1998), «Мөһер» (1998), «Чия чебене» (2002) исемле повестьлары белән укучыларның игътибарын һәм ихтирамын яулап ала. Аларның шактый өлеше әдипнең 2000 һәм 2004 елларда басылып чыккан «Юлбарыс тырнагы» һәм «Гармун телләре унике» дигән җыентыкларында урын ала.
Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге әдәби бүләге лауреаты. Г.Гомәр — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уйна гармуныңны: повесть / кече яшьтәге мәктәп балаларына. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1987. — 96 б. — 13000 д.
Юлбарыс тырнагы: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 239 б. — 3000 д.
Гармун телләре унике: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 191б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Камалов Б. Маҗаралы повестьлар // Казан утлары. — 1998. — № 4. — 173-174 б. Камалов Б. Белгәнен яза // Шәһри Казан. — 2001. — 3 март.
Сафиуллин Ә. Белеп, тормышны өйрәнеп // Шәһри Казан. — 2003. — 10 гыйнв.
Садә Г. Алтын бөртекләп җыела // Мәгърифәт.— 2003. —17 июнь.
Гадел Ә. Тормышыбызның ачык тәрәзәсе // Шәһри Казан. — 2005. — 2 март.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013