Бүген Әдипләр: Гали ГЫЙЗЗӘТ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гали ГЫЙЗЗӘТ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Мәхмүт Галәү
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Гали ГЫЙЗЗӘТ
1927нче елның 13нче ноябрендә Яңа Шалты авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә.
Мин үземнең сабый чагым сәмән кирпечтән кораштырган салам түбәле кечкенә йортта башланганын бүгенгедәй хәтерлим, - дип язды ул «Киселгән манаралар авазы» исемле беренче китабында. - Икенче бөтендөнья сугышы чорында һәм коммунистлар талап юкка чыгарган заманда гадәттән тыш ярлы тормышта тырышып-тырмашып үстек. Мохтаҗлыкка дучар ителгән йортта мал-туар булмады, хәтта кош-корт булганын да хәтерләмим. Көнгә 3 стакан сөт бирә торган бер ала кәҗә бар иде, аны да, салымыгызны түләгәч, килеп алырсыз дип, совет секретаре җитәкләп алып чыгып китте. Авылда ярлы гаиләләр бер без генә түгел идек, билгеле, ләкин иң ярлылар рәтендә булганбыздыр. Әти колхозга, үзебез таланып беткәч кенә, иң соңгы кеше булып керде. Аңа кадәре ул бабамнардан калган һөнәре буенча авылдан авылга йөреп, балта чабып, кое казып көн күрде. Очны-очка көч-хәл белән ялгап, үлән-яфрак ашап яшәсәк тә, әтинең тырышлыгы аркасында гаиләдә ачтан үлүче булмады, аллага шөкер, - ди бүген Гали ага. Кечкенәдән бик сәләтле, зирәк, хәтерле бала була ул. Соңыннан Румыниядә туганнар каберендә ятып калган Миңнегали абыйсы мәктәпкә кереп укый башлагач та, «А» хәрефеннән башлап көннекен көнгә абыйсыннан өйрәнеп бара. 5 яшендә латин хәрефләре белән русча һәм татарча укырга һәм язарга өйрәнә. 8 яшендә укырга кергәндә, 100дән артык шигырьне яттан сөйли. Галигә бик иртә, сабый чактан ук эшкә җигелергә туры килә.
- Сигез яшемдә абый белән авылда бер җәй бозау көтүе көттек, икенче җәйне әти һәм абый белән Саярмәт авылында сарык көтүгә ялландык. Өченче җәйне Рәтамак авылында сыер көттек. 14 яшемдә, Габдрахман авылында сарык көтүгә ялланган абыемны сугышка алгач, аны алыштырырга туры килде, - ди Гали. Ул, өстәвенә, бик моңлы тавышлы җырчы да була, авылдагы кичәләрдә, концертларда аны чакырып җырлаталар.
- Без үскәндә ач булсак та, табигатьнең һавасы чиста иде, нефть-газ, төтен-тузан юк. Иртә таңда көтүне кырга чыгаргач, күкрәк киереп җырлый идем. Ык аркылы күрше авыл Саярмәт хатыннары базарга килгәч, авыл халкыннан сорашалар:
- Сезнең авылда бер моңлы бала җырлый, кем баласы ул?
- Бәлки, авыр тормыш моңлы иткәндер, - ди Гали ага. Дүрт елга сузылган авыр
сугыш елларында һәр җәй саен кырда куна ятып, арык атлар, хәтта үгезләр белән сабан-тырмада газап чигүләрне Галигә малай чагында күп татырга туры килә. 1950 елның көзендә армиягә алалар. Өч ел Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт иткәннән соң, Серафимовкада нефтьче-оператор булып эшли ул. Тынгы белми торган яшь егет эшче-яшьләрне оештырып, концерт-спектакльлэр куя. Соңрак бу сәләте гадәткә әверелә. Аның тынгысыз йөрәге, исәң чагында дөньяны күбрәк күреп калу нияте илләр гизәргә чакыра. Өстәвенә 1965 елда өч яшьлек улы белән тол кала, 20 ел буена улына ата да, ана да булырга туры кил». Кечкенә улын җитәкләп, илләр гизәргә чыгып китә. Украинаның Краснодон, Кыргызстанның Актүз, Казахстанның Караганда, Таҗикстанның Шураб шәһәрләре шахталарында эшли. Кайда булуына карамастан, сәләтле татар яшьләрен җыеп, труппалар оештыра, концерт-спектакльлэр күрсәтә. Үзенең сәхнә сәләтен арттыра, сүз остасы, фокусчы, драма артисты була, утыз яшендә биергә өйрәнә, соңрак Себер якларына барып чыга. Нижневартовскида, Урай һәм Нефтеюганск шәһәрләрендә татарча концертлар куеп йөри. 1967 елда Казанга кайтып, улын музыка мәктәбенә укырга бирә, үзе борынгы күчмә театрга (хәзерге К.Тинчурин исемендәге театр) режиссер ярдәмчесе буларак эшкә урнаша, спектакльләрдә уйнап, районнарда гастрольләрдә йөри. 1967 елда Туймазыга күчеп, РДКга агитбригада җитәкчесе булып эшли башлый, күп районнарда гастрольләрдә йөри. Композитор Әкрәм Даутов катнашында туган ягы -Баулы районын ике тапкыр әйләнеп чыга, Туймазы халык театры исемен яулауда актив катнаша (хәзерге дәүләт театры), республика күләмендә үзешчәннәр ярышында лауреат исемен яулый. Бөтенроссия ярышында лауреат булып, өченче дәрәҗә медаль белән бүләкләнә.
1979 елда Октябрьский шәһәренә килеп, нефтьче булып эшләп, 55 яшендә алтын сәгать белән бүләкләнә, лаеклы ялга чыга. 1992 елда Октябрьскийда беренче булып үз хисабына татар телендә беренче китабын бастыра. 2002 елда аның бишенче китабы дөнья күрде. Татар иҗтимагый үзәгендә актив эшли. Шәһәрдә урыс исемендә йөртелгән ике урамны татарлар исеменә алыштырта. Аны бүгенге татар халкының киләчәк язмышы борчый. Бөек Болгар бабаларыбызның гүзәл гореф-гадәтләрен, саф телен югалтмыйча, киләсе буынга түкми-чәчми биреп калдырасы иде дип тырыша.

МИХНӘТ КИЧҮ

Хакыйкать-хикәя
1946 елның көзе иде. Иртә белән, кечкенә ишеккә көчкә сыеп, авыл советы йомышчысы килеп керде. Сәке йөзлегендә арыш умачы уып утыручы әни каушап калды, урыныннан ук торып сәламен алды.
Ләкин ул әнигә түгел, миңа эндәште:
- Хаҗигали улым, сине силсәвиткә чакыралар, хәзер үк килеп җитсен, диделәр.
Шулай диде дә, саубуллашып чыгып китте. Әни умачын казанга салып, ашагач барырсың диеп, учакка чүп-чар өстәде, курку катыш сораулы карашын миңа төбәде:
- Берәр начарлык эшләмәгән сеңдер бит?
Мин көлеп җибәрдем:
- Юк ла, әни, син оныттыңмы әллә улыңның озакламый солдат булачагын? Егерме җиденчеләрне алдылар ич, инде безгә чират.
Ул агач савытка аш бүлеп сәкегә куйды, үзе каршыма килеп утырды.
- Белмим шул, улым, син гәүдәгә дә бик бай түгел, көчең көчкә терәмәгән, алырлар микән соң?..
- Әй, әни, бәләкәй Шакирҗан абыйны алганны. Аягын аксатып кайтардылар... Мин әле аңардан озынрак.
Әни авыр сулап куйды:
- Алла сакласын инде, Миннегали абыең да Румын җирендә ятып калды. Инде сине дә алалар.
Ул сүзен әйтеп бетермәде, йөзен яулык чите белән каплап тавышсыз гына балавыз сыга башлады. Мин аның кычкырып елаганын хәтерләмим, ул гел шулай тавышсыз елый иде.
- Җитәр инде, әни, ул күз яшьләреңне бер урынга җыйсаң, Кандыз кадәр Күл хасил булыр иде. Сабыр ит! Барыбызны да үтереп бетерә алмаслар, әнә, миннән соң тагын ике малаең үсеп килә, -дисәм дә, әнине юата алмадым бугай.
Мин барып кергәндә, замандашларым Госман белән Ярулла секретарь Кыямов каршында хәрбиләрчә басып тора иделәр. Исәнлек-саулык сорасам да, җавап кайтаручы булмады, кулларга чакыру кәгазе тоттырды.
- Сез - допризывниклар. Военкомат приказы буенча, берсекөнгә иртәнге сәгать сигездә Баулыда булырга тиешсез! Кашык, кружка, сөлге, өч көйлек азык аласыз. Кырыну әйберләре сезгә кирәк түгел шикелле, берегезнең йә мыегы чыкмаган. Салагалар, - диеп көлеп куйды Кыямов. - Барыгыз, кайтып әзерләнегез, бармый калсагыз - трибунал.
Өйдә булган кыр-чырга бәрәңге кушып әниләр сохари киптерделәр. Бер чиләк сыешлы киндер капчыкны бау белән биштәрләп аркага кидек тә, туганнар белән саубуллашып, әни бәйләгән оекбаш өстеннән ап-ак яңа чабата киеп, кичкә таба өйләрдән чыгып киттек. Ирләрнең култык астыннан башларыбызны да имичә үтәрлек өч малай идек без.
Иртәнге сәгать сигезгә районга барып җитәр өчен кырык чакрым араны төне буе барырга туры килде. Ул чорларда автобус дигән нәрсәнең ни икәнен дә белми иде халык. Көз булуга карамастан, көн коры, җылы. Вак ташлы такыр юлдан сөйләшә-сөйләшә атлыйбыз да атлыйбыз. Вак таш чабатаны ашый, тиз туздыра диеп, аларны чишеп биштәр бауларына урнаштырдык, яланаяк барабыз. Госман, баргач бирерләр әле; яланаяк йөртмәсләр, диеп баштарак чабатасын салмаса да, соңга таба ул да чишенде.
Кырык чакрым ара аз түгел, шулай да, таң атканда, военкомат койкасы буендагы кипкән үлән өстенә тәгәрәшкән идек инде.
Кайсыбыз алда уянгандыр, анысы хәтердә калмаган, бер-беребезне уятканда, ишек алды безнең кебек алама-сәләмә киемле малайлар белән тулган иде.
Карамалы, Хансүәр, Салих авылларыннан мишәрләр, Урыстамактан арлар, Наратлыдан чуваш, урыс малайлары төрле телдә сөйләшәләр, көлешәләр. Ишегалды базармыни, шаулап-гөжләп тора.
Без бик арыган булганбыздыр күрәсең, шулкадәр халык җыелганын, шау-шуны сизмәгәнбез. Торып утырып капчыктагы йомшаграк нәрсәләр белән тамак ялгап, коедан барып су эчтек тә, көтә башладык. Күпме көткәнбездер, ниһаять, бу бер катлы озын йорттан хәрби киемле кеше чыгып урысча сөйләде. Без, әлбәттә, күп сүзләренә төшенә алмадык. Фәкать ФЗӨ дигәне генә безгә таныш сүзләр иде.
Сүзен бетереп кире кереп киткәч, без киңәшләшеп аңлаштык, безне хәрби чуттан ФЗӨ мәктәбенә җибәрәләр, чөнки завод-фабрикаларда эшчеләр көче китми икән. Моны ишеткәч, безнең солдат булырга хыялланулар, бигрәк тә өр-яңа хәрби кием киюләр җилгә очты. Мин инде моңа кадәре дә 400 Чакрым Казан арасын хәер сорашып ике мәртәбә кайткан малай.
Ишек тагын ачылды, теге хәрби безне сафка тезде, икенчесе безнең исемнәрне кычкырып барлый башлады. Фамилияләрне вата-җимерә укый, теле әйләнмәсә: "Фу-у, татарва!" - диеп төкереп куя. "Не понятно, татарва!" - ди. Без кайсыбыз "Я" диеп, кайсыбыз "Здич" диеп кычкыра тордык.
Барлау тәмам. Беркем беркая таралмасын диеп, ишектән кереп югалды. Без койма буена барып утырдык, бездән күреп башкалар да ишек алдына сибелделәр. Ярулла капчыгын чишеп зур гына янчык белән тәмәке чыгарды. Көн төшлеккә җитеп килгәндә, йок машиналары килеп туктады. Баягы ишектән өч хәрби чыгып, машиналарга утырырга әмер биреп, үзләре шоферлар янына кереп утырдылар. Без, капка тутырылган шырпылар кебек, машина әрҗәләренә шыплап тулдык. Утырыр урын юк, билгеле. Аяк өсте бер-беребезгә тотынып, аркадагы капчыкларны да салмыйча барабыз.
Бөгелмәгә кадәре утыз чакрым араны шулай бардык, юллар ул вакытта сикәлтә, сикерткән саен кырмыскалар кебек бер-беребезгә ныграк ябышабыз, төшеп каласы килми. Өстәвенә күзне йокы баса, төне буе җәяү йөрү сиздерә, күп булса ике сәгать йоклаганбыздыр.
Ниһаять, Бөгелмә күренде. Ирексездән сугышка киткәндә тальян гармунга кушылып моңайган егетләрнең җырлары искә төште:
Бөгелмә юллары такыр,
Кичкә эшелоннар кайтыр.
Исән булсак бер кайтырбыз,
Үлсәк киемнәр кайтыр.
Әйе, күпләрнең үзләре дә, киемнәре дә әйләнеп кайтмады, аларның җырларын хәтерләүче җитлекмәгән егетләр - без дә алар юлыннан китеп барабыз. Хәер, сугыш туктаганга бер ел узды. Шулай да, кем белә? Кая барабыз? Кайсыбызга Ходай ни язган? Абыем Миннегали дә нәкъ минем яшьләрдә шушы юллардан китте дә, әйләнеп кайта алмады. Румыниядә 74 кеше туганнар каберендә яталар, ялгыз кызыл йолдыз ордены гына кайтты, ул аны күрмәде дә, билгеле, аңа аны үзе вафат булгач кына биргәннәр.
Кызыл кирпечтән төзелгән зур бер сарай янына җиткәч, машиналар туктадылар. Без коелып шушы сарай эченә кердек, стеналар буйлап ике катлы такта нарлар сузылган, шунда урнашырга куштылар. Түшәме биек, каралып беткән, сәкеләрдән әчкелтем тир, тәмәке исе аңкый. "Иртәгә иртән Казанга отправка була, беркемнең до Кызыл казармадан читкә китәргә хакы юк", - диеп кисәттеләр.
Сафларга тезеп, төркемнәргә бүлеп, үзебезнең арадан гәүдәгә тазарак яки яхшырак киенгән, русча сөйләшә белгәннәрдән җитәкчеләр беркеттеләр. Безнең татар малайлары барсы да диярлек алам-салам киенгән, вак чәүкә кебекләр. Элмәкнекеләр генә бездән эрерәк һәм кыюраклар. Бөгелмәлеләр гел ирләр кебек эре гәүдәле, кайберләре мыеклы, хәтта берсенең сакалы да бар. Күренеп тора, барысы да инде күптән сакал-мыекларын кырып йөриләр. Безнең малайлар арасында болар яшьләрен узгәртеп сугышка бармыйча калганнар, дигән сүзләр дә йөрде. Шунысы гаҗәп: барысы да урыслар, татар булганнары да урысча сөйләшәләр. Безнең төркем башлыгы бигрәк кансыз, усал иде, аңа Иван Сирой Второй дип дәшәләр иде иптәшләре. Хәрбиләр чыгып китү белән, ул безне яңадан сафка тезде дә, безнең алга басып:
- Я Иван Сирой Второй, ваш начальник. Ваших предков мой дед Иван Грозный крестил, я буду крестить вас, - дип бармакларын аркылы-торкылы куеп, тәре ясап күрсәтте.
Иярченнәре Кызыл казарманы яңгыратып көлделәр. Ул тагын да маймыллана, кылана башлагач, мин уз урыныма таба сәкегә китә башладым. Өч-дүрт адым атларга өлгерә алмадым, арттан килеп мине сугып екты. Мин торырга азапланганда, ул тагын тибеп җибәрде. - Гололовый татарин, нары хочешь? Твои нары дома остались.
Бу яшемә кадәр шундый кимсетү күрмәгәнгә, авыртудан түгел, гарьлегемнән кычкырып еладым. Тирә-якта аның куштаннары яшь тайлар кебек кешнәделәр.
Шулай да, ул башкача сукмады. Без таралышып сәкеләргә урнаштык. Ни кадәре арыган булсам да, йокы качты. Күз яшьләремне сөртеп, стеналарга карасам, анда нинди генә исемнәр, адреслар юк? Кадак, цычак очы белән сызып, чокып язылган исемнәр арасыннан танышларны эзли башладым, бигрәк тә абыемның язмасын эзләдем, күпме эзләсәм дә, таба алмадым. Күпме татар, урыс, чуваш, мари исемнәре юк монда! Шушы Кызыл казарма аша никадәр халык китеп югалмаган, шуңа күрә аның кызыл кирпечләре канга манчылган кебек тоелды. Госман белән Ярулла да күп эзләделәр, таба алмадылар. Хәер, ул вакыт татарлар укый-яза да белмәгәннәр. Гарәп хәрефләре белән язылган исемнәр дә бар, ләкин аларны укый белмибез. Капчыкларны чишеп капкалап алдык та, аларны бер урынга өеп, башларны шунда салып йокыга талдык.
"Подъем!" - дигән тавышка уянганда, төн узган, казарма эче яктырып килә иде. Сафларга тезеп станциягә алып киттеләр. Анда безне товар төяп ташый торган кызыл вагоннар көтеп торалар икән, вокзалга да кертмичә, туп-туры шул вагоннарга кырыгар кеше итеп бүлгәләп, утырырга куштылар. Ачык ишекләргә ташландык. Өчәү бер-беребезне арттан этә-этә көчкә мендек, чонки метр ярымлы малайлар өчен биек иде, менәр өчен баскычлары да юк. Эчкә үттек. Тонык кына яктылыкта тагын шул ике катлы тар сәкеләр күренде. Бер башыннан әшәке ис килә, без өчәү чистарак башка юнәлдек. Бөгелмәлеләр юк иделәр, чөнки алар иртэй генә китәсен белгәч, кичтән үк өйләренә таралыштылар. Капчыкларны сәкеләргә ташлап урнаштык, бергә кергән Исергәп һәм башка авыл малайлары да безнең белән урнаштылар.
Инде алдан кереп чистарак урынга җайлашуыбызга кәефләнеп сөйләшеп кенә торганда, иярченнәрен ияртеп Иван Сирой сикереп менде. Уртадагы тимер мич янында уңга-сулга каранып торганнан соң:
- А ну-ка, вонючая татарва, переходите на свой вонючий угол, - дип кычкыра башлады.
Кайберләребез теләр-теләмәс кенә капчыкларын алып күчә башладылар, күчмәгәннәрен тегеләр типкәләп озаттылар да, үзләре урнаштылар. Инде тынычланырга да өлгермәдек, Иван тагын кычкыра башлады:
- Эй, татары, давай вычистите свой вонючий угол!
Әлбәттә, тазартсак үзебез өчен файда, ләкин нәрсә белән? һичьюгында чиләк яисә көрәк кирәк бит. Аптырашып торганда, Иван урыныннан сикереп төшеп, безнең янга килеп җитте.
- Ну чего ждете?
Кемдер "не с чем" дигәч, Иван аның башыннан бүреген тартып алып кулына тоттырды.
- Это что? Какая разница вонючая картошка с твоей вонючей головой? Чисти!
Каршы торуда файда юк иде, кем генә каршы сүз генә әйтергә батырчылык итсә, алар өерләре белән безгә ташланачаклар. Мескен малай черек бәрәңгеләрне бүрегенә тутырып түгә башлау белән, без дә учлап, кем нәрсә таба шуның белән ташып түгәргә керештек, ачык ишек аша тышка рельслар арасына ыргытабыз. Тимер мич янында көл соскысы бар икән, Госман шуның белән ташырга кереште.
Кемдер тимер мичкә ташкүмер тутырып, аны ягып җибәрде. Көн бик суык булмаса да, аяклар лычма су иде. Чабата су тотмый, җитмәсә күбебезнеке тишек, юкәләре сүтелеп, мыеклары тырпаеп тора. Бөгелмә малайлары күн аяк киемнәрен ялтыратып безнең якка карап көлешеп сөйләшеп яталар. Мич кыза башлау белән оек-чолгауларны кулга тотып, яланаяк мичне уратып алып кулда тотып киптерәбез. Ләкин Иван тагын котыра башлады.
- Отойдите от печи! Не хочу нюхать вашу вонь, - дип, безне киптерүдән мәхрүм иттеләр. Үзләре ике бүлемгә бүленеп, сүгенергә һәм кәрт-уйнарга керештеләр.
Ярулла:
- Әйдәгез, егетләр, бу әшәке исне тәмәке исе белән бастырыйк, -диеп кесәсеннән тәмәке чыгарды, тарта торганнарыбыз җыелышып төреп тарта башладык.
Әллә чыннан да тәмәке исе җиңде, әллә борыннар күнекте, сасы ис бераз кимегәндәй булды. Озак та үтмәде, ишеккә килеп Иван Сиройны чакырдылар, нидер сөйләштеләр дә, ул борылып:
- Все ли на месте? - дип сорады.
Без, авылдан килгән татар балалары, адашудан курыккан каз бәбкәләредәй, бер-беребездән аерылышмаска тырышабыз. Барыбыз да: "Все, все!", - диеп кычкыргач, шуышмалы авыр ишекне дөбердәтеп яптылар, вагон эче кап-караңгы булып калды. Шулай итеп, безнең өчен якты көн кыскарды, димәк, Казанга барып җиткәнче, аны күрә алмаячакбыз.
Юеш чабаталарны чишенеп, инде пычранырга өлгергән ак йон оекбашны салмыйча, өстемдәге иске солдат фуфайкасын салмыйча, как сәкегә чалкан ятып уйга калдым. Вагонның авыр ишеге дөбердәп ябылгач, күңелемне авыр тойгылар биләп алды, әйтерсең, минем моңа кадәр яшәгән ирегемне, гомеремне, ямьле Ык буйларында уйнап йөргән чагымны, бозау көтүе көтеп йөргән бала чагымны, туганнарымны, туган авылым Яңа Шалтыны шул ишек белән ябып куйдылар. Инде ишекнең бу ягында мине кешегә дә санамаучы, һәр адымымны күзәтеп торучы урыслар. Мин аларга эшләмәсәм, яисә буйсынмасам, алар песи баласына да санамыйча, вагоннан ыргытып калдырачаклар. Үземне шундый көчсез бер җан иясе итеп хис иттем. Тамакка төер килеп тыгылды, йөзем белән киндер капчыкка капланып, күз яшьләренә ирек бирдем, аларны туктату мөмкин түгел, алар ачык күзләрдән туктаусыз агалар, йөрәк аларны үзе сыгып чыгара.
Нәкъ шул чакта, яткан сәкем селкенеп куйды, башта артка, аннан алга әкрен генә шуыша башладым. Аста лык иткән тавыш чыкты, акрынлап лык тавышлары ешая барып, лыкы-лыкы-лыкк-ы такылдый башладылар, тора-бара лат-та лат-та-та диеп такмаклап тоташ гүләүгә әверелделәр. Мин авыр хисләремнән арынырга теләп, аларны санарга керештем, ләкин бик тиз ялгыштым, өлгерә алмый башладым, шул килеш Күземне ачсам, Ярулланың йөзен йоклап киткәнмен.
Мине төрткәләп уяттылар таныдым. Ул ашыгып пышылдый:
- Хаҗигали, тор әле, чабаталар юк.
Сикереп тордым, малайлар барсы да йоклый. Чыннан да идәндә беребезнең дә чабаталар юк. Сәке асларыннан эзләнә башладык. Урыслар янына керергә мөмкин түгел, чөнки кичә Иван Сирой акбур кисәге белән нәкъ тимер мич турыннан идәнгә сызык сызып: "Если хоть один татарва на это наступит, шею сверну", - диеп кисәтте. Чабаталарны иң почмакка киндерәләрен кисеп бергә өеп куйганнар. Без кочаклап идән уртасына чыгарып үз чабаталарыбызны эзли башладык. Ярулла тиз тапты, чөнки ул олтыракчасына брезент салган булган. Миңа озак эзләнергә туры килде, инде киндерә каян алырга? Киндерәсез аны кию мөмкин түгел, ул сүтелеп бетә, аны киндерә генә тота. Капчыкларның биштәр бавын алып киндерәләр әмәлләдек. Госман йоклый, аның аягында ботинка, ул салмыйча йоклаган. Эшелон җай гына бара да бара. Без кай тирәдә? Кайчан Казанга җитәрбез? Беребез дә белмибез.
Кинәт вагоннар буферларын бер-берсенә бәреп чыңгылдатып туктап калдылар. Ярулла белән көч-хәл этәреп ишекне ачтык. Тышта салкын җилгә ияреп вак кына кар бөртекләре бөтерелә-бөтерелә җиргә төшәләр. Нинди станция икәнлеген белү мөмкин түгел. Без озак карап тора алмадык, урыслар ягыннан: аЭй, татарва, закройте двери, топите печку!" - дигәч, ишекне ябып, мичне болгатып, ташкүмер өстәдек. Ул сүнәргә өлгермәгән, Иван Сирой әмере буенча безнең малайлар төне буе чиратлап ягып чыктылар.
Урысларның кычкырган тавышына малайлар берәм-берәм уяналар. Госман да идәнгә сикереп төште, без бит-кулларны да юмыйча (юарга су да, урын да юк), тамак ялгарга утырыштык.
...Өченче тәүлек дигәндә кызыл вагоннар Казан шәһәренә барып туктадылар. Өч тәүлек буена урысларның әмерен үтәп, кол булып бардык, үзләре исә кәртле уйныйлар. Тыңламыйча мөмкин түгел, чак кына карышсаң җәзалыйлар, мыскыллыйлар. Зарланырга, кемгә дә булса сыенырга мөмкин түгел. Җитәкчеләребез дә урыслар, күбебез алар телен белми. Безне сафка тезеп, шәһәр урамы буйлап алып баралар, иң алда эре гәүдәлеләр - бөгелмәлсләр атлыйлар. Иң артта безнең кебек вак-төякләр, чабаталылар теркелдиләр. Кырпак кар төшкән урамда кешеләр туктап безне карап калалар. Бауман урамындагы кызыл кирпечтән салынган биек манарага карый-карый, бер-беребезнең үкчәләренә абы-на-абына атлыйбыз! Ниһаять, ике катлы йортның ишек алдына килеп кердек. Унар-унар итеп бүлеп бүлмәләргә урнаштырдылар. Без бер авылдан өчәү һәм калганнар да үзебезнең татар малайлары идек. Ятакларыбыз да рәттән, өсләренә ак җәймәләр япкан, аларны күргәч, ятып йоклыйсы килә, чөнки өйдән чыгып киткәнгә бер атна, йомшак урынга баш төрткән юк. Өстәвенә мондый ак җәймәле чиста ятакларны кай-берләребезнең беренче күрүе. Якында гына шәһәр мунчасы бар икән, шунда алып бардылар. Өс-башта булган нәрсәләрне чишенеп, сохаридан бушаган капчыкларга тутырып, бер почмакка өйдерделәр. Ишек төбендә безнең булачак мастерыбыз шырпы кабы зурлыгындагы кер сабыннарын кулга тоттырып, мунча эченә кертеп җибәрә торды.
Юына торган залы бик иркен икән. Андд керсәк, шау-шу, даң-доң бәргән тас тавышлары. Бер-беребезне ишетерлек түгел, мунча эчендә тоташ гүләү. Мондый күренешне беренче күргәнгә, кулыбыздагы түгәрәк тасларны ят җирләргә каплап шикләнә-сагая эчкә узып барган җирдән, бездән алда кергән бөгелмәлеләрнең берсе, мунчаны яңгыратып:
- Обрезанные идут! - дип кычкырды.
Әйтерсең, алар сүз берләшеп безне көтеп торганнар. Залның уртасында идәндәге тимер рәшәткә аша аска су ага торган урында төрле яктан безне уратып алдылар. Су савытларын калкан итеп, аркаларыбызны аркага терәп, унлап малай уртада бүленеп калдык.
Бөгелмә урысттары куллары белән тасларын кага-кага, кыргыйларча кычкырышып һаман өскә киләләр, безнең ят җирләргә бармаклары белән күрсәтеп "обрезанные" дип көләләр. Иван Сирой:
- А ну, татарва, недорезанные, на колени, крестить будем! - дип үкерә.
Госман:
- Тезләнмәгез, егетләр! Үтерә алмаслар, - дип кычкырды.
Аның тавышы шактый калын, ирләр тавышына тартым булу сәбәпле, ярдәм кебегрәк тоелды. Без тезләнмәгәч, тегеләр безгә салкын су сибә, суга, тибә башладылар. Булдыра алганча каршылык күрсәтсәк тә, алар күпләр иде, бәргәләш китте, кайберәүләр таш идәндә таеп егылалар, өсләребезгә басып:
- Крестись, крестись, - дип акыралар.
Дөресрәге, безне бер оемгә өеп, кемнең кай җиренә туры килә, шунда тибәләр, кыргыйларча акыралар, тора алганнарыбызны яңадан таш идәнгә сугып егалар. Мастерны ияртеп, Әлмәт малайлары килеп җитмәсә, белмим нәрсә белән беткән булыр иде. Алар безне калдырып киткәндә кайсыбызның борыны каный, кайсыбызның таш идәнгә бәрелеп башы тишелгән.
Тез-терсәкләр сыдырылган, кемгә күпме эләккәнен тикшереп торырга вакыт юк, юына башладык, яраларга су, сабын тидереп булмый, әрниләр, әчетәләр.
Газапланып юынып чыккач, безгә ФЗӨ киемнәре кидерделәр. Солдатларга кидерә торган ак күлмәк-штаннарңың җиңнәре, балаклары бик озын, аларны сызганып, кайтарып, өстеннән юка кара чалбар, гимнастеркалар кидек, соры сырган бушлат һәм ала кәҗә тиресеннән тегелгән бүрекләр кидек. Ләкин иң гаҗәбе, куанычы, йөзе зәңгәр брезенттан тегелгән агач табанлы ботинкалар иде. Аларны кигәч, аяк табаннары бөгелми торган булып калды. Урамга чыгып, стройга тезелеп кузгалып китү белән эре чуер ташлар тезгән Бауман урамы ташка бәрелгән агач тавышына яңгырый. Әйтерсең лә, бер көтү дагалы ат көтүе уза. Гомуми торакка кайтып җиткәнче колак тонды. Табаны бөгелмәсә дә, чабата түгел инде, җиргә басу белән су үтми.
Ашавы да ярыйсы гына икән: кәбестә шулпасы янына кул кисәге кадәре арыш икмәге бирделәр, второй дигәннәре вак кына тозлы балык икән (килки). Ярый инде. Өйдә, авылда ул да юк иде бит ул чорларда.
Бәлки эшкә өйрәнеп, Казан шәһәрендә торып та калган булыр идек, урысларның кимсетүләренә, җәберләүләренә күнегү мөмкин түгел. Качып китәргә карар иттек. Бер көн базарны эзләп таптык та, булган акчаларны җыеп, Ярулла белән икебезгә иске аяк киемнәре алдык. Госманның аяк киеме 4ыдар дигән карарга килдек. Тимер юлы белән кайту мөмкин түгел. Беренчедән, акча юк, икенчедән, тотып кире китерәчәкләр. Җәй көне булса, вагон түбәсендә дә кайтыр идек, ул да баштан үткән хәл.
Мул гына итеп кар төште, димәк, кыш башлана. Ашханәдән иртәнге ашны ашап кайту белән, булган калган сохариларны барлык кссолоргө тутырдык та, килгән якка карап урам буйлап киттек.
Казан шәһәре чын казан кебек кайный, без югалып калдык, кая барырга да белмибез. Трамвайлар йөри, утырырга куркабыз, кая барганны белмичә, ничек утырасың? Өзын кара шинельле милиционерлар очраса, урап узабыз, я кире китәбез. Кая карама, шәһәрнең чиге-кырые юк.
Озак кына буталып йөргәч, олы яшьтәге бер татар солдатын очраттык. Бөгелмә ягына китә торган юлны күрсәтүне үтендек. Ул вакытым юк дигәч, Ярулла тәмәкеле капчыгын күрсәтте:
- Абзый, зинһар, күн инде, менә шушы тәмәкене бирәм, ун стакан!
Солдат күнде. Урамнар, тыкрыкларны үтеп, озак кына атлагач, ниһаять, шәһәр читенә җиттек. Ул туктады, әлеге тәмәкедән өлеш чыгарып безгә төрдерде дә, еракта, калкулыкта ярылып яткан юлга күрсәтеп, әнә шул юл Чаллыга, аннан Бөгелмәгә бара дигәч, аңа рәхмәтләр әйтеп, бүген үк кайтып җитәрдәй булып йөгерә-атлый шул юлга таба карап киттек. Юлга барып чыкканчы көн кичкә авышты, шулай да шәһәрне артта калдыргач сөенештек. Яшьлек яшьлек инде, төшенкелеккә бирешми, Кышкы салкын буранлы юллардан ач килеш 400 чакрым җәяү атлыйсы барын, аның ничек авыр булачагын уйлап та карамаганбыз күрәсең... Үзебезне читлектән чыккан кош кебек хис итеп, атлады к та атладык.

ЮЛ ГАЗАПЛАРЫ

Шоссе диеп аталган вак ташлы юлны, урыны белән бозлы, урыны белән карлы булса да, такыр дияргә була. Күңелләр күтәренке булу сәбәпле, кызык сүзләр сойләшә-сөйләшә атлый торгач, караңгылыкның куера башлаганын сизми дә калдык. Юлдан ерак түгел бер авыл артта калды. Бер туктарга да уйладык, кесәдәге сохари кисәкләрен суыра-суыра алга барабыз, тамак ач вакытта йомшак икмәккә караганда сохари файдалырак та икән. Икмәк тиз чәйнәлә һәм йотыла, сохарины җебегәнче, хәтсез вакыт суырасың, суыра-йота хәтсез ара юл үтелә. Көн караңгыланган саен, һава суына бара. Шулай да, җил юк, төн аяз, барa-бара ай калыкты, юл юнәлеше айга карый. Аның тонык нурларына кaршы атлыйбыз. Инде арый башладык, шулай да бер-беребезгә сиздермәскә тырышабыз, күпме ара үтүебезне дә, төннең кай чоры вакыты икәнен дә белмибез.
Ул чорларда безнең кебек яшь егетләрнең бик сирәгендә генә сәгать була иде, безнең өчебездә дә юк. Көлеп сөйләшүләр күптән инде онытылды, сөйләшмичә атлыйбыз.
Чираттагы агач күпергә килеп кердек. Күпернең таяуларына сөялеп, ял итәргә туктадык. Туктау белән арганлык сизелә башлады. Кузгаласы кңлми, күзләрне йокы баса. Йомыш белән күпер астына төшеп киткән Госман үзе янына чакырды. Янына төштек. Яр белән күпер кушылган урынга кар яумаган. Без, яңа туган эт балаларыдай бер-беребезгә сыенышып, салкын туң җиргә яттык. Тән йокыга тала, астан җир салкыны, өстән чатнап торган җилсез төнге суык бәрә. Иске ботинкалар эчендәге аяклар сизми башлагач, "туңып үләм" дигән фикер яшен чаткысыдай баш миен чәнчеп алды. Сикереп торырга уйлап башны калкыттым, торып булмый. Иптәшләр дә кузгалмыйлар. Аларны тарткаларга керештем.
Бер-беребезне култыклан коч-хәл белән юлга күтәрелдек. Аяклар тыңламыйлар, әйтерсең лә алар бөтенләй юк. Акрын-акрын хәрәкәт итә торгач, сизә һәм буйсына башладылар. Адымнарны тизләтәбез, аяклар җылына, о ботинкалар туң, баскан саен шыгырдавы төнге салкында еракларга ишетеләдер. Ниһаять, җылынабыз, бер-беребезнең йөзенә күз салабыз, чөнки ияк, бит, колак туңуы мөмкин. Хәрәкәттә бәрәкәт, диеп бабайлар белми әйтмәгәннәр. Тәмам җылынгач, арганлык баса башлый, утырасы, ятасы килә, Казанда калган сиртмәле ятаклар гел күз алдында.
Бара торгач, юлдан ерак түгел салам эскерте күренде. Кырда әле кар тирән түгел, шул эскерткә атладык. Аз гына булса да ятып ял итүдән җылы өмет итеп керәбез. Арыш саламы эскерте иде ул, без өчәүләп эшкә керештек, кар япмаган урыннан йолка-йолка кереп ятырлык тишек ачтык. Йолыккан салам белән башларны каплап җылынып йоклап киткәнбез, күпмегәдер дөньядан аерылганбыз.
Күпме йоклаганбыздыр, баш өстендә кыштырдаган салам тавышына уяндым. Солдат бүреге кигән урта яшьләрдәге бер бәндә без йолыккан саламны кочагына алып азаплана иде, безнең күзләр очраштылар.
Ул татарча: "Сез кемнәр? Нишләп монда ятасыз? Чыгыгыз әле бирегә", - дигәч, җылынып йоклаган урыннан шуышып салкын һавага чыктык. Сыңар аягы агач бу бәндә атын юлда туктаткан һәм чанасына астына җәеп утыру и ияге белән салам алырга кергән икән. Безгә бераз карап торганнан соң, ое башыбызга карап, безнең ФЗӨ дан качкан малайлар икәнебезгә төшенде бугай, кочагын тутырып салам алды да, аты ягына атлады. Без дә ярдәм итү йөзеннән һәркайсыбыз салам күтәреп, аның артыннан иярдек. Саламнарыбызны чанага ташладык, ул безнең Бөгелмәгә кайтып баруыбызны белгәч, утырырга тәкъдим итте. Без кыстатып тормадык, билгеле. Чөнки аяклар бик авырта.
- Каян качтыгыз, Казаннанмы? - дип сорады ул. Аннары, безнең җавапны да көтмичә, акыл өйрәтергә кереште: - Их балалар, балалар! Өегездә дә хәлвә пешереп көтеп тормыйлардыр бит. Укырга кирәк иде! Түзәргә. 400 чакрым ара аз түгел. Җәяү ул араны ничек үтәрсез? Нәрсә белән тукланырсыз? Хәзер салкыннар башлана. Болай яланда кунып, туңып калуыгыз да ихтимал бит. Мин сезгә киңәш итеп әйтәм, озакламый район үзәгенә җитәрбез. Милиция идарәсенә керегез! Хәлегезне сөйләп бирегез, ялгышканбыз, диегез. Алар машина белән сезне яңадан үз урыныгызга озатып куярлар, минем киңәшне тотсагыз, исән калырсыз. Атын әйдәп юырттыра башлады, алда сдлам түбәле йортлар күренде. Сугышта аягын агачка алыштырып кайткан агайның авылы шушы икән, урамга кереп берничә йорт узу белән, бер капка төбенә борылып туктады.
- Керегез, егетләр, җиңгәгезнең пешкән бәрәңгесе булса, тамак ялгап китәрсез.
Өй эче чиста, җыйнак һәм җылы иде. Сәке өстендә берничә бала, чаршау артында мөлаем гына бер апа - барысы да карап аптырап калдылар.
- Анасы, бу егетләрне сыйларлык нәрсәң бар? Алар тәүлектән артык ашамаганнар булыр, мин аларны салам эскертеннән табып алдым.
Өс-башларны салып, сәке йөзлегенә урнаштык. Хуҗа хатын бер табак кайнар бәрәңге китереп куйды.
Без кыстатып тормадык, билгеле. Өйгә бәрәңге исе таралу белән авыздан сулар килә иде инде. Агай мул гына итеп арыш икмәге кисте. Без сабыр, тыйнак булып ашарга тырышсак та, хуҗа хатын сизде, ул моңсу карашы белән безне күзәтеп, дәшмичә генә утырды.
Кат-кат рәхмәтләр әйтә-әйтә, урамга чыкканда, көн үзәге кичкә авыша башлаган иде. Эскерттә озак йоклаганыбызга үкенеп, ашыгып атлыйбыз. Яхшы гына ашаганнан соң, күңелләр күтәрелеп, кәефләр яхшырып китте. Кичкә өйгә кайтып җитәрдәй булып, йөгерә-атлый барабыз.
Район үзәгенә дә җиттек, милициягә керү түгел, көн кичкә авышуга карамастан, үзәк урамнарын читтән урап чыгып киттек.
Дүрт йөз чакрым араны ничек узуыбызны язсаң, бик күпкә китәр иде, авыл саен хәер сорашып, ачлы-туклы, көн-төн дигәндәй атладык. Куна керткән бәндәләргә кереп йокладык, урыс авылларында кунарга тырышмый идек.
Шулай да, бик онытылмаслык булып хәтергә сеңеп калган бер вакыйганы язмыйча булдыра алмыйм.
Көчле буранны каршы ярып Бөгелмәгә җитеп киләбез, ул көнне Бөгелмәгә җитә алмадык, караңгы төште. Җитсәк тә, анда кунар урын табу кыен булыр иде. Беренчедән, шәһәр, икенчедән, озын кара шинель кигән милиционерлар күп. Алар безнең кебек качакларны тотып, кире озаталар.
Каршы буран котыра. Мин үземне начар хис итә башладым, кыскасы, суык тидердем.
Юлдан читтәрәк урман буенда берничә йорттан торган кардон бар икән, шунда борылдык. Бу урыслар торагы булып чыкты. Урман читендә бернинди каралтысыз, ихатасыз берничә йорт тәрәзәләреннән тонык кына ут яктысы күренә, димәк, керосин лампалары яндыралар. Беренче йортка ишек шакыдык, бөтен битен ак йон баскан озын чәчле бер карт ишек ачты. Карга төренгән бала-чага икәнне күргәч, эчкә уздырды, кәҗә бүрекләргә, өс-башка сырган карларны каккалап, ишек төбендә таптанып торганда, карт узырга боерды. Мин егылыр хәлдә, бөтен тәнем калтырана, аяк өсте саташам.
Түр дисәм дә дөрес булмас, чөнки урысларның сәкесе һәм сәке түре булмый, идән уртасында өстәл, ә почмакта икегә ачылган кечкенә пәрдә арасыннан картның үзенә ошаган, кулына тәре тоткан карт сүрәте күренә. Бер агач карават. Карт игезәгенә карап чукынып алды да, мич алдында сөялеп торган бөкре карчыгына карап:
- Ребята ночевать просятся, - диде.
Карчыгы риза ук булмыйча:
- Кормить нечем, они, новерно, голодные, - диде.
Ачлыктан үзәкләр өзелсә дә, инде өй эчендә булу зур бәхет, бу буранда төнлә кайда барасың, бигрәк тә мин, теләсә кая аварга әзер, көчкә басып торам.
Өстәл янындагы эскәмиягә тезелеп утырдык. Карт урын-җир булмавын аңлатты. Аны үзебез дә күреп торабыз, идәндә мич буенда, мич артында мыркылдашып берничә чучка баласы йөри.
- Үз киемнәрегез белән идәндә йоклап чыгарга риза булсагыз, кунарсыз.
Миндә температура. Ашыйсым килми. Мич казнасы буенда идәндә зур гына чуен. Чүлмәктә кабыгы белән пешерелгән бәрәңге утыра. Госман белән Ярулланың күзләре шул бәрәңгегә төбәлгән. Хуҗа карчык сизенде бугай, варила поросятам, дип сөйләнә-сөйләнә савыт алып, эрерәк бәрәңгеләрне сайлап өстәлгә тоз савыты янына куйды. Мин көч-хәл белән бер-ике бәрәңге әрчеп ашадым, ләкин бер тәм сизмәдем, авызның тәме юк. Бөтен тәнем яна, ут кебек кызыша, киенгән килеш, чучка балалары янына, мич казнасына башымны терәп, идәнгә барып аудым. Иптәшләрем дә минем янга килеп яттылар, алар яту белән үлгән кебек йокыга киттеләр, ә мин калтыранам, саташам. Чучка балалары янда мыркылдашалар, салкын борыннары белән битләргә, авызларга тиеп иснәнеп китәләр.
Мин яна, тирли башладым. Су эчәсем килә, торырга хәл юк, бар да йоклый, сорап алыр кеше юк. Газапланып ята торгач, әллә йоклаганмын, әллә аңымны җуйганмын, белмим. Иртән күземне ачканда, бөтен кием юеш, мин тирләгәнмен. Фикерем дөрес, бер җирем авыртмый, үземне яңа туган кебек хис итәм, тик аяклар сызлыйлар һәм җеп өзәрлек тә хәл юк. Ярулла белән Госман аяк өстендә иделәр, мин тора алмыйча газапланганны күргәч, култыклап торгыздылар.
Хуҗаларга рәхмәт әйтә-әйтә чыгып киттек. Тышта буран тынган, көн җылы, җепшек. Иптәшләрем мине икесе, ике яктан култыклап алып баралар. Шулай итеп, көн яктырган чорда, читеннән урый-урый Бөгелмәне чыгып киттек. Аннан соң Шалтыга 70 чакрым, ул араны 2 көндә узып, туган туфрагыбызга кайтып егылдык. Казаннан көнендә кайтып җитәрдәй йөгерә-атлый чыгып китсәк тә, ябыгып-бетеренеп, хәлдән таеп, унбер тәүлек дигәндә кайтып егылдык.
Бик интеккән чакларда күз яше белән елауларны, өйдән-өйгә кереп ашарга эзләгәндә ничә мәртәбә, эт талауларын үзебез генә беләбез, һәм мин ул вакыйгаларны илле ел гомерем үтсә дә, оныта алмыйм, төшләремә кереп җәфалый. Инде Алладан соравым, ялваруым: киләсе буынга һәм балаларга күрергә язмасын иде.
Шунысы гаҗәп, нинди көч безне алып кайткан? Ничек чыдаганбыз? Адәм баласы никадәр авырлыкка дучар булса, шул кадәрле тырыша һәм чыныга икән. Ягыш, яшәү теләге арта бара. Аннан, урысларның кыерсытуы шул кадәрле үзоккә үтте, без туган илебездә, туган авылыбызда гына ирекле һәм үз-үзебезго хуҗа икәнбез, дигән фикер көчле булу сәбәпле, туган илгә булган мәхәббәт безне җитәкләгән дисәм ялгышмам. Хәзерге көндә исән булсагыз, күп сәлам сезго, дусларым Ярулла белән Госман.
"Аргамак" журналы, 1995, № 4.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013