Бүген Әдипләр: Гамир ГAРИФУЛЛИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гамир ГAРИФУЛЛИН


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ

Гамир ГAРИФУЛЛИН

КАЙГЫСЫ КҮП, ШАТЛЫГЫ АЗ

Гамәлгә кергән телнең дәүләттә, аеруча күп милләтле империяләрдә хакимлек итү һәм йогынтыны көчәйтү өчен үзәктә хезмәт итүе сер түгел. Мисал өчен, Британия, Франция һәм Испания дәүләтләре, колонияләрен әллә кайчан ташлап киткән булсалар да, бүген бу территорияләрдә йогынтыларын шушы телләре аркасында гына саклап кала.
Ә менә рус теленең хәле, башка метрополия телләреннән аермалы буларак, күпкә катлаулырак булырга охшый. Ни өчен дигәндә, буйсындырылган кавемнәрнең күпчелеге, гасырлар буена дәвам иткән милли һәм дини изүгә карамастан, бирешергә теләми – үзләренең борын-борыннан килгән традицияләренә тугры кала. Мәскәү ничек кенә тырышмасын, Россиядә милләтләрне эретеп юк итү казаны Америкадагы кебек нәтиҗәле эшләми. Моның сәбәбе дә бик гади, тик аны аңларга гына теләмиләр: бу илдә рус булмаган халыклар Америкадагы кебек чит илгә бәхет эзләп килгән килмешәкләр түгел, ә үзләренең тарихи ватаннарында гомер сөрә. Төп милләтләрнең "бөек" этноста эрергә теләмәве, киләчәктә туган телне (әлбәттә, аны саклап калган тәкъдирдә) һәм милли гореф-гадәтләрне нигез итеп алып, яңадан тернәкләнү – аякка басу өмете уята.
Советлар Союзының таркалуын Путин юкка гына руслар өчен геосәяси фаҗига дип атамагандыр. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген эстон, грузин яки үзбәк яшьләре (чехлар белән венгрларны, бүтән Көнчыгыш Европа илләре яшьләрен әйтәсе дә юк), дәррәү кузгалып, рус теле урынына инглизчәне өйрәнә башлады. Элегрәк Кремль хуҗаларына моннан да аянычрак хәлне күз алдына китерү мөмкин идеме?!
Рус телен өйрәнү һәм куллану элеккеге СССР төбәкләрендә бер дә тигез бармый. Мисал өчен, Россиянең рәсми затлары Кыргызстанның тел сәясәтеннән канәгать һәм бу аңлашыла да: анда рус теленең урыны түрдән. Ә менә 1940 нчы елларда Советлар Союзы тарафыннан басып алынган илләр, әйтик, Балтыйк буе республикалары Мәскәүнең элеккеге гамәлләрен оныта алмый: русларга гражданлык алганда бу республика халыклары телләрен белүне мәҗбүри шарт итеп куя. Украина Президенты Виктор Ющенко да күптән түгел "Spiegel" журналына (Германия) биргән интервьюсында: "Туган тел ярдәмендә без үзебезнең культурабызны яклыйбыз", – диде.
Элеккеге союздаш республикаларда рус телен куллану дәрәҗәсен, аңа булган ихтыяҗ һәм мөнәсәбәтне белер өчен Американың иң абруйлы "Нью-Йорк таймс" газетасы 2009 елда кызыклы тикшеренү үткәргән һәм менә нинди нәтиҗәләргә килгән. Балтыйк буе республикалары Эстония белән Латвиядә гражданлык алу өчен эстон һәм латыш телләреннән имтихан бирү таләп ителә. Литвада хакимият органнарында рус телен куллану тыела. Моның үтәлешен хөкүмәт контрольдә тота.
Украинада украиннар да, милли азчылыкны тәшкил иткән руслар да рус телендә сөйләшә, әмма хакимият органнары мәктәпләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә украин телен куллануны мәҗбүр итә.
Грузиядә байтак телеканалларда һәм радиостанцияләрдә рус телендәге программалар тыелган.
Төрекмәнстанда рус мәктәпләре һәм газеталары ябылган. Күренә, ки, бу дәүләтләрдә рус телен өнәп бетермиләр.
Молдовада рус теле ярымрәсми тел исәпләнә.
Әрмәнстан белән Әзәрбайҗанда рус теле рәсми тел булып саналмый, әмма түрәләр һәм зур шәһәрләрдә яшәүчеләр рус телендә аралаша.
Үзбәкстанда рус теле рәсми тел түгел, шулай да кайбер мәктәпләрдә аны төп тел сыйфатында укыталар.
Таҗикстанда шактый кеше русча сөйләшә, хәлбуки күптән түгел дөнья күргән закон проекты аны рәсми документларда файдалануны тыячак. Бу төбәкләрдә рус теленә карата катнаш мөнәсәбәт өстенлек итә.
Белоруссия белән Казакъстанда рус теле милли телләр белән бер дәрәҗәдә дәүләт теле итеп канунлаштырылган.
Кыргызстанда рус теле – рәсми тел, әмма президентлыкка кандидатлар кыргыз теленнән имтихан бирергә тиеш. Шулай итеп, тикшереп чыккан илләрдән рус теленә уңай мөнәсәбәт соңгы өч дәүләттә генә күзәтелгән.
Мәскәү мондый "күңелсез" хәлләрне туктатырга, рус теленә игътибарны арттырырга тырыша. Шул максатта Россиядә һәм чит илләрдә махсус фондлар оештырыла, рус теле еллары игълан ителә, төрле симпозиумнар, күргәзмәләр, "түгәрәк өстәл"ләр, олимпиадалар һәм шуның ише башка чаралар уздырыла, аерым темаларга зур суммада грантлар тапшырыла... Болар барысы да Россия Хөкүмәтенең тел мәсьәләсенең мөһимлеген аңлап, шул өлкәдә даими рәвештә эш йөртүен раслый.
Инде килеп үзебезнең туган республикабыздагы хәлләргә күз салыйк. Соңгы вакытта татар теленең аяныч хәле турындагы хәбәрләрне сукыр гына укымый да, чукрак кына ишетми торгандыр. Нигә шулай килеп чыкты соң әле? Телләр турындагы канунны беркем дә гамәлдән чыгармады югыйсә. Белүемчә, аны үтәр өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә, Министрлар Кабинетында махсус бүлек оештырылган. Ягъни уңышлы эшләр өчен шартлар тудырылган. Алайса нигә соң хәлләр шундый хөрти? Ирексездән күңелгә бу максатларда бүлеп бирелгән акча түрәләр кесәсенә кереп ояламый микән дигән көфер уйлар килә. Әнә бит, бик тә абруйлы саналган хөкүмәт басмасы шул сәбәпле нинди күңелсез хәлгә төште. Гомумән, республикада Хисап палатасы бар микән һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә икән?
Телебезнең куллану даирәсенең һаман кысыла баруын кайберәүләр РФ Дәүләт Думасының белем бирүдә милли-төбәк компонентын төшереп калдырган 2007 елның декабрендә кабул ителгән 309 нчы канунда, Россия мәгариф министрлыгының БДИ системасын кертүдә күрә. Сүз дә юк, алар милли телләрне өйрәнүдә чүп өстенә чүмәлә дигәндәй тискәре йогынтысын ясады. Тик бит Мәскәүнең бу һөҗүме әле күптән түгел генә башланды (бәлки әле бу мәсьәләләрдә безнең йомшаклык, күндәмлек этәргеч булгандыр). Ә менә татар мәктәп-гимназияләренең тулысынча диярлек рус теленә күчеп бетүен, 15 ләп район үзәгендә татар телендә укытуга бөтенләй күчелмәвен, милли басмаларның ел саен тиражларын шактый югалтуларын, татар телендәге китап кибетләрендә зират тынлыгы хөкем сөрүен күрәбез. Бауман урамындагы үзәк татар китабы кибетенең дымлы подвалда урнашуы гына да татарча китапка нинди мөнәсәбәт булуын искәртеп тора. Халкыбызның милләт язмышына битараф булуы турында сөйли ләбаса бу.
Шул уңайдан төп темадан чигенеш ясап бер-ике сүз әйтәсе килә. Гумилевның этносларга караган пассионария тео­риясе бар. Анда һәр этносның яшәү гомере табигый шартларда, бәла-казаларда вакытсыз өзелмәсә, 1200-1500 ел итеп күрсәтелә. Соңгы обскурация фазасында кеше тирә-яктагы тормыш белән бөтенләй кызыксынмый, үз казанында гына кайный. Җәмгыять, милләт төшенчәләре аның өчен ят. Киресенчә, гомуми вәзгыять өчен янып йөргән фидаи затлар (андыйлар бик аз була) бу кеше өчен иң явыз дошман, чөнки ул аның күңел тынычлыгын боза, эчке дискомфорт тудыра. Кыйбласы югалгач, ул теләсә нинди милләткә килеп кушыла, теләсә кайсы динне кабул итә. Без дә шушы критик фазага килеп җитмәдек микән?! Бәлки галимнәребез, минем бу фаразны инкяр итеп, аңлаешлы җавап бирер.
Мондый шартларда, барыр җир калмагач, һаман шушы Телләр турындагы канунга әйләнеп кайтырга туры килә. Бәлки, җитешсезлекләре булса да, аны эшкә җиксәк, үтәлешен контрольдә тотсак, хәлләр барыбер уңай якка үзгәрер, иншалла. "Ватаным Татарстан"
№ 8 | 15.01.2010

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013