Бүген Әдипләр: Флюра Шәрипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Флюра Шәрипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова

Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова 1952 елның 26 октябрендә Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылында дөньяга килә. 1974 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният сараенда 23 ел буена башта сәнгать җитәкчесе, соңрак сәнгать йорты җитәкчесе булып эшли. «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.
1997 елдан Флюра Шәрипова - Бөгелмә каласының Татар мәдәният үзәге йорты җитәкчесе. Ул җитәкчелек иткән иҗади коллективлар Татарстан, Россия һәм халыкара фестивальләрдә дәрәҗәле урыннар яулый. Бөгелмәдә эшләү дәверендә Флюра ханым Татарстан Республикасының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә, 2011 елда Мәдәният министрлыгының «Таяныч һәм авторитет» грантына ия була.

Ак жилкән

Сиңа - мине, мине сиңа диеп, 
Гомерлеккә Раббым пар иткән. 
Тормыш юлыбызда юлдаш булды 
Ходай насыйп иткән Ак җилкән.

Шөкрана кылам, нәсел җебе 
Өзелмәде безгә килеп җиткәч. 
Ул-кызлар үстереп, мәш килдек без, 
Әби-бабай булдык, гомер үткәч.

Раббым, риза һәр бирмеш көнеңә, 
Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. 
Тугры булдык дингә һәм югары тоттык 
Мөселманлыгыбыз әләмен.

Әйдә, Ак җилкәнем! Йөз әле, йөз! 
Кемнәр туйган якты бу дөньядан. 
Сөенепләр яшик, намаз саен 
Ярлыкаулар сорап бер Ходайдан.

Сагынулар

Сагынулар була икән төрле: 
Сагынасың яшьли сөйгән ярны. 
Кышын сагынасың җәй җитүен, 
Ә җәй җиткәч - ап-ак карны.

Яшьли туган җирдән чыгып киткәч, 
Сагынасың хәтта турда үскән талны. 
Өзелеп сагындыра клуб «вичыр» лары. 
Биегәннәр, гел онытып ялны.

Олыгайгач, сагындыра яшьлек,
 Гыйшык-мыйшык... Хаталары белән. 
Килен булгач, коймак пешерүләр -
Иң беренче төерләре белән.

Сагындыра улың килен алып кайтып 
Онык бүләк иткән мизгелләре. 
Өтеп ала күңел киштәләрен 
Киленеңнең зәмһәрир телләре...

Сагындыра «әби-бабай» диеп 
Ачылуы теле сабыйларның. 
Азан әйтеп исем куштырулар, 
Вәгазьләре - өлкән агайларның.

Узган гомер - гомермени соң ул, 
Күңелеңдә сагыш тулмаса. 
Сагыну авыр... Ләкин кыенрак 
Сагыну, хатирәләр булмаса...

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013