Бүген Әдипләр: Фәния Кәримова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәния Кәримова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб

Җирле талант иясе белән очрашу

Фәния Кәримова
«Синдә  туып, йомшак туфрагыңда 
Тәпи атлап киттем, Ярмәгем…
Синдә бөреләнде тәүге җырым,        
Чәчәк атты бәхет гөлләрем. 
Табындым мин татлы суларыңа
Һәм дәртләндем күреп тауларың.
Күпме илһам бирә йөрәгемә 
Юкәле тауга сарган карларың”.
Нәкъ шушы шигъри юллар белән Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы мәктәбендә укучыларның җирле шагыйрә Фәния Кәримова белән очрашу кичәсе башланып китте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурания Нарыйман кызы Сәгыйрова оештырган бу чара дәвамында Фәния ханымның тагын бик күп иҗат җимешләре яңгырады.
Менә берничә ел рәттән педагог укучылар белән бергәләп “Татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү” дип аталган проект өстендә эшли. Аның бер юнәлеше – җирле талант ияләренең иҗатлары белән танышу һәм аларны өйрәнү. Әйе, безнең Камышлы районы андыйларга бик бай. Әнвәр Давыдов, Зыя Ярмәки, Рөстәм Мингалиев – дан тоткан шәхесләр. Аларның иҗатлары белән ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә танышалар.
Бу кичәнең максаты да – киләчәк буын вәкилләрен җирле шагыйрә, язучы Фәния Кәримованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның авылга, гади халыкка, туган җир табигатенә багышланган шигырьләрен һәм хикәяләрен анализлау булды.
Шагыйрә белән очрашу, аның белән аралашу, авторның үз авызыннан шигырьләрен ишетү – балаларның күңелендә мәңге сакланып калачак, билгеле. Фәния ханым тормышы, иҗат юлы турында да сөйләп үтте. Укучыларның шагыйрә әйткән һәр сүзне йотлыгып тыңлаулары, күптөрле сораулар бирүләре барыбызны да сөендерде.
Фәния Кәримова Иске Ярмәк авылында туып-үскән. Ул – “Күңел моңы”, “Томаннарның таралуын көтәм”, “Ярсу йөрәк” дип аталган шигъри җыентыклар авторы.
Һөнәре буенча, Фәния ханым – “Камышлы хәбәрләре” газетасы журналисты. Аны кайда гына кулындагы фотокамерасы һәм блокноты белән күрмәссең… Журналистның язмалары – авыл халкы турында. Ул – Җир Анабызны хөрмәт итүче адәм. Икмәк, аны үстерүче уңганнар турында язмыйча булдыра алмый. Шигырьләрендә дә эшче халыкка уңышлар тели.
Гомумән, Фәния Кәримова табигатьтән, тирә-як биргән гүзәллекләрдән тирән ләззәт алып кына калмый, аларның матурлыгы турында башкаларга да җиткерергә тырыша. Ул туган авылына, табигатькә, халкыбызга, телебезгә, ата-анага һәм өлкәннәргә ихтирам, миһербанлылык һәм мәхәббәт тәрбияли. Фәния ханым барыннан да элек гади язуы белән аерылып тора. Ул юк кына нәрсәләрне катлауландырып, ясалма образ-күренешләр уйлап табып язу тарафдары түгел. Киресенчә, катлаулыны үтемле, гади итеп бирүгә өстенлек итә. Шуңа күрәдер, әсәрләре ансат укыла. Алар, ак болытлар кебек җиңел, саф кебек тоела.
Соңырак балалар үзләре дә авторның шигырьләрен яттан укып күрсәттеләр. Шулай очрашу гаҗәеп җылы үтте. Иң мөһиме – укучыларыбыз әлеге чарадан бик канәгать калды.

Сания НУРЕТДИНОВА,
Яңа Ярмәк авылы мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.
Самара региональ «Дуслык» һәм Самара шәһәр "Ак бәхет" иҗади-иҗтимагый оешмаларының уртак сайты

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...