Бүген Әдипләр: Физәлия Дәүләтгәрәева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Физәлия Дәүләтгәрәева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Давыдов
Әкрам Даутов
Рузидә Даутова
Батыргәрәй Дәүләтбаев
Фәнәвис Дәүләтбаев
Илмира Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева Мин, Физәлия Габдулхай кызы Дәүләтгәрәева (Пушкарева) 1962 елда Башкортстанның Борай районы, Абдрәшбаш авылында туып үстем. 1979 елда Борай икенче санлы урта мәктәбен тәмамлагач, Свердловск шәһәренә барып урнаштым. Хезмәт юлымны Свердловскның камвольный комбинатында җеп ураучы булып башладым. 1986 елда текстиль һәм җиңел промышленность техникумын бетердем. Җиңел промышленность училищесында мастер-өйрәтүче булып бераз эшләгәч, хезмәт юлымны ЗАГС та инспектор булып дәвам иттем. Шулай ук секретарь-машинистка, магазинда сатучы, контролер КПП булып эшләргә туры килде. Ике улым бар. Әлеге вакытта иҗади ялда.

Күңелем көзгесе

(шигырьләр)
***

Җилфер-җилфер җилләр исеп үтте.
Әллә исә туган яклардан?
Бер өн ишеткәндәй булдым кинәт.
Әллә килде бала чаклардан?

“Кайт”, - дияме кемдер... Кайтмас чакка
Юллар эзләп күңел саташа.
Салават күпере әллә инде
Туган өйгә барып тоташа?

Тамчылаган болыт туган җирнең
Дымын әллә җыеп килгәнме?
Шул тамчылар белән авылкаем,
Сәләм тапшыр аңа, дигәнме?

Шул ук Кояш инде. Үскәндәге.
Нурларыннан сукмак үрәм дә,
Балачакка кайтып күңелемдә,
Чабып йөрим яшел чирәмдә...


***

Бар күзләр дә күрмәс матурлыкны
Рәссам күрә нинди күз белән?!
Ул пумала белән язганнарны
Яза белсәм икән сүз белән!

 ... Кышкы авыл. Түбәләргә йортлар 
 Аксыл боҗра элгән төтеннән.
Элмәк-элмәк төтен эри бара 
Әкрен генә авыл өстеннән.

Эңгер-меңгер мизгел ак карларга 
Сала бара зәңгәр буявын.
Көндез җемелдәгән көмеш юрган
Янмый инде, алып күз явын.

Җил уйнаклап үтә, итәгенә
Наян кар бөртеген ияртеп.
Бер як чите китек ай калыккан, 
Йолдыз балаларын уятып.

Кар мендәрләренә чумган йортлар
Күзләренә якты кабыза.
Авыл халкы җылы мич янында 
Самавырдан чәен агыза.

 ... Кемнең генә нечкә күңеленә
 Кагылмый бу кышның мизгеле?
Рәссам пумалаларына җан өрсә ул,
Бер шигъри җан туа шикелле.


***

Олыгаям инде, дия акыл.
Күңел әйтә, юк, ди, иртәрәк.
Ашыктырма әле вакытларны,
Тынычлан, ди. Сиңа ни кирәк?

Гомер үтә инде, дия акыл.
Исәр күңел һаман карыша.
Миңа әле унҗиде генә, ди.
Акыл белән һаман ярыша.

Акылыңа утыр, дия акыл.
Күңел әйтә, тик бер яшимен.
Акыл белән күңел ярышалар.
Бәхәсләшсен, ә мин дәшмимен.


ҮЗЕМӘ БЕР КИҢӘШ

Бәхетең юк кебек тоелганда,
Әллә кайдан аны эзләмә.
Күрә-тоя белми яныңдагын,
Язмышыңа елап тезләнмә.

Бүгенге бу тормышыңны, бәлки,
Саный кемдер олы бәхеткә.
(Авырлыкка кеше түзә диләр.
Чыдый алмый кеше рәхәткә).

Юк дисеңме, сиңа караганда
Мең кат авыррак яшәгән?
Ә шулай да көтә-түзә белгән,
Язмышына каршы дәшмәгән?

Кыен чаклар булмый тормыйдыр ул.
Мәңгегә дип килми авырлык.
Түземлегең кайчак бетә калса,
Ходаеңнан сора сабырлык.


***

Үтә күренмәле дә ул стакан,
Төбе генә аның караңгы.
Сай булса да кәсә, кеше тоймый
Чоңгылларга төшеп барганны.

Шуып төшүләре җиңелдер дә
Хәмер тулы шешә төбенә.
Төшеп баткан затлар күптер дә ул,
Өскә генә кире кем менә?

Һәләкәт сәбәбе, кайгы-хәсрәт...
Яманлыкның туры сукмагы...
И, ходаем, шул юлга борылсам,
Әзер булсын миңа тукмагың.


***

Сөйми җаным акланырга
Бер сәбәпсез.
Сөймим, юктан гаепләсә
Бер гадәтсез.

Сөймим, йөрәгемдә артык
Төпченгәнне.
Сөймим, кыерсытса берәү
Көчсезләрне.

Сөймим, берәү сүзен биреп
Үтәмәсә.
Сөймим, берәү серләремне
Күтәрмәсә.

Сөймим күзгә туры карап
Алдаганны.
Сөймим урынсызга гына
Зарланганны.

Сөймим ялган, нахак, гайбәт
Сөйләгәнне.
Сөймим ашны ташлар белән
Түләгәнне.

Сөймим шома битлек киеп
Йөргәннәрне.
Сөймим үзен әүлиядәй
Күргәннәрне.

Сөймим үзен әллә кемгә 
Санаганны.
Сөймим... сөймим... Сөяр нәрсә
Калмаганмы?


***

Үз хатаңны онытмаска кирәк,
Санаганда кеше гөнаһын.
Чит-ят гөнаһларны барлап кына,
Акламас бит сине илаһың.

Бар шундыйлар, үзен акка буяп,
Башкаларны буяй карага.
Чит хатаны аңлыйм дисәң, кирәк
Аның юлын яшәп карарга.

Барыбызга тик бер генә казый –
Гадел, дөрес, изге Илаһым.
Санама син кеше хаталарын,
Күбәймәсен дисәң гөнаһың.


***

Бирә тора Вакыт елларымны.
Ала тора кире үзенә.
Оча гына Вакыт җилләр кебек.
Эзен генә сала йөземә.

Гомер чиксез кебек тоелгандыр
Тормыш сукмагының башында.
Әле генә аңа баскан идем.
Инде картлык тора каршымда.

Гомер бөтен. Күпкә җитсен диеп,
Вакыт бүлә аны елларга.
Ашыгабыз. Әйтерсең дә, мөмкин
Азаккы бер җиргә соңларга.

Кисәкләрдән җыя бара Вакыт
Олы-бөтен гомер көзгемне.
Көзгедәге кебек кенә күрәм 
Ялт-йолт үткән һәрбер мизгелне.


***

Юеш эзен сылый-сылый җиргә,
Көзләр килде тагын кунакка.
Бетмәс төсле тоелса да яңгыр,
Көзләр дә бит килми озакка.

Исеп үтәр өчен килә җилләр.
Болыт килә явып китәргә.
Моңсулансаң, моңсуланмасаң да,
Гомер килә берчак үтәргә.

Вакыт әйләнешен кем тыялган?
Кемгә генә вакыт буйсынган?
Күпме тарткалама, өлешеңә
Гомер буе дигән буй сыйган.

Җилле, салкын, юеш көзгә карап,
Бетмәсен дим, күңел, түземең.
Ашыктырма вакытларны. Бу бит –
Берсе санлы гына көзеңнең.


***

Таулар арасыннан юл ярырмын,
Чакырсаң син, әгәр, кил диеп.
Таулар яңгыратып кычкырырмын,
Сөйгәнемне минем бел, диеп.

Диңгезләрне диңгез итеп күрмәм,
Мин йөзәрмен синең каршыңа.
Белә генә калсам, күрә калсам,
Сөйгән кешем миңа ашыга.

Болытларны канат итеп киеп,
Мин очармын синең тарафка.
Шуны гына белү генә кирәк миңа,
Сөйгәнем дә мине ярата.


***

Бер кайтырмын кебек әле Җиргә
Иксез-чиксез зәңгәр Җиһаннан.
Карап китәр, белер өчен, дөнья
Үзгәрдеме соң мин туганнан?

Бер кайтырмын кебек әле Җиргә,
Яки күзәтермен Җиһаннан.
Белер өчен, мин югалу белән,
Бу дөньяда ниләр югалган?


***

Берәр җирне бәреп авырттырсаң,
Кечкәй чакта әнкәй “өффф!” итә.
Сөю тулы әнкәй сулышыннан
Авыртуы аның тиз бетә!

Тормыш тукмап дөмбәсләгән чакта
Бик авырта калса йөрәгең,
Искә төшерәсең шул мизгелдә
“Өффф!” итәрлек әнкәй кирәген.


***

Тели калсам сиңа ихлас теләк,
Рәхәт тормыш кына теләмәм.
Бу бит охшар әкияткә генә.
Ялган сүзләр сиңа сөйләмәм.

Бик тә җиңел генә, рәхәт кенә 
Яшәгәне бар соң кемнәрнең?
Авырлыкны, кыенлыкны сиңа
Җиңә белергә мин теләрмен.


ШУЛАЙ ДА БУЛА УЛ

Шулай да була ул. Пар дигәнең
Аска гына сөйри гер кебек.
Сула берәү, шиңә, корый бара,
Гер бастырып куйган гөл кебек.

Шулай да була ул. Сулган чәчәк
Берәү тию белән яңара.
Кибеп, корып беткән бөреләре
Берәү кулларында гөл яра.


***

Бу дөньяда барсын табып була.
Байлык-шөһрәт, бик күп башканы...
Тик анасын юглтканның гына
Эзләп-эзләп юктыр тапканы.


КАМЫР КУЯ ӘНКӘЕМ

Биш баласын көтеп ала әнкәй
Мәктәпләрдә дәрес бетүгә.
Бәбкәйләрем ач булмасын диеп,
Камыр куя әнкәй ипигә.

Калҗа-калҗа ит пешерә әнкәй.
Аш исләре чыккан почмакка.
Тел йотарлык булсын ашым диеп,
Камыр баса әнкәй токмачка.

Бәйрәм көне. Кунакка йөрелә
Күрше-туган, таныш-белешкә.
Таң әтәчләреннән алда торып,
Камыр куя әнкәй бәлешкә.

 ...Читтә инде күптән балалары.
Кызы чыккан кайтыр сукмакка.
Ишек-тәрәзәдән күзен алмый,
Камыр куя әнкәй коймакка.


БУЛМЫЙ ШУЛ УЛ АЛАЙ

Булмый шул ул алай, булмый шул ул.
Барлык гашыйклар да кавышмый.
Чәчне чәчкә язмыш бәйләсә дә,
Кемнәр әйтер, язмыш ялгышмый?

Юктыр димә, үз оясы булып,
Сөеп яши башка бүтәнне.
Читтән бик бәхетле күренсә дә,
Парлы-парлы ялгыз беткәнме?

Күрми үтмәм димә, берсен-берсе
Гомерлеккә сөйгән парларны.
Бардыр да ул. Тик йөрәкләр генә
Тыңламый шул әйткән карарны.

Бер җавапсыз сорау өтә җанны.
Беркем шуңа җавап табышмый.
Шушы кыска гына гомердә дә
Барлык гашыйклар ник кавышмый?!

***

Тып-тын гына кебек күңелемдә.
Уйларымның  гына төрлесе..
Хискә төреп уйны,  күзен ача
Зур давылның нәни бөресе...

***

Биек трибунадан зур түрәләр
Чыгыш ясыйлар  соң ни телдә?
Әллә без яшибез чит илләрдә?
Әллә алар яши чит илдә?

***

Санаганда ирешкән уңышны,
Ялгышмасам иде, мин, диеп.
Тырышканның олы бәяләрен
Миңа ходай бара бит биреп.

Үзем таптым, үзем ирештем, дип,
Сөендерә калса бәхетем,
Әйтер идем  башта бәхет өчен
Ходаема олы рәхмәтем.

***

Хыяллар да җимерелде кайчак. 
Комнанмы соң булды төзелгән?
Тормыш тапап киткән теләкләргә
Өмет  җебе инде өзелгән.

Ирешкәне булды хыялның да.
Үз кулларым белән ирештем.
Күктән генә көтмәдем төшкәнен
Өлешемә тигән көмешнең.

Күңел шундый инде. Хыял сүнә.
Туа тора аның яңасы.
Шулдыр инде тормыш дигәннәрең -
Хыял белән хыял арасы.

ЯШӘСЕННӘР ИДЕ ӘНКӘЙЛӘР

Олыгая инде әнкәйләр дә.
Төрле уйлар алар уйлана.
Искә алып үткән тормышларын,
Бер сөенә дә, бер моңлана...

Белсәң иде,  якын шул кешеңнең
Ничек озайтырга гомерен...
Борчымыйча, кайгыртмыйча гына,
Барлыгының белеп кадерен...

Яшәсеннәр, яшәсеннәр иде,
Карамыйча үткән елларга.
Шатлык-сөенечтә  яшәсеннәр,
Бирешмичә моңсу уйларга.

Рәхәт түгел,  газиз  әнкәйләрнең
Соңгы дигән яше тулганда.
Сакла бәхетеңне, “балам”,  диеп
Әйтер кешең әле булганда.

***

Вакыт йомгакларын сүтә барам.
Җитәселәр килми очына.
Кайбер мизгелләрне булсын иде
Үбә-үбә алып учыма.

Шул мизгелне учтан төшермичә,
Ватар идем  вакыт сәгатен.
Белү нигә  гомер  дигән җепнең
Өзелүнең вакыт-сәбәбен?

Кемдер ныклап тарта  җеп  очыннан.
Тартыр идем дә бит кирегә...
Артык озын түгел гомер җебе.
Өч сапламлык кына бирелә.

Ябешер идем мин гомеремнең
Үтә барган һәрбер мәленә.
Бормаланып яткан көмеш җебем
Өзелмәсен иде әлегә...

ҖЕПШЕК КАРЛАР

Кар яуганда бер уйнаган идек,
Билдән хәтле икәү юл  ярып.
Җепшек карны учыңа йомарлап,
Тондырасың миңа шаярып.

“Ә-һә-һәй”ләп дөнья яңгыраттың:
“Ишет, дидең, сине яратам!”
... Әллә төштә булды барысы да?
Синсез генә ничә таң ата...

Өерде дә алып китте безне
Төрле якка язмыш бураны.
Мин икенче, син икенче белән
Үттек тормыш дигән  урамны.

Тагын җиргә җепшек карлар ява.
Әллә без уйнаган карлармы?
Оныталмый икән йөрәккәйләр
Яшьли сөйгән газиз ярларны...

***

Мин яратам сине, дөнья, бик тә!
Мин яратам төрле чагыңны.
Мин яратам яшел җәйләреңне.
Мин яратам  ап-ак карыңны.

Мин яратам сине, тормыш, бик тә,
Биргән сынавыңа карамый.
Сынаса да язмыш төрле яктан,
Авыр бәләләрдән аралый.

Мин яратам якын дусларымны.
Мин яратам сезне, кешеләр!
Изге кешеләргә ымтылганга,
Бәдәнемнең эчке  көче бар.

Мин бәхетле үз язмышым белән.
Кемгә мондый гомер  тиядер?
Сүнмәс өмет  яна күңелемдә:
Дөнья да бит мине сөядер...

ГҮЗӘЛ ЧӘЧӘК
	(Нәфисә Хабибдияровага)
Елмаясы килә сиңа карап.
Нурлар  чәчә зәңгәр күзләрең.
Мөлдерәп тә ага шул күзләрдән
Күңелеңнән ташкан хисләрең.

Әллә ничек, җылы синең янда,
Матур   булгангамы  күңелең.
Салган ходай синең йөрәгеңә
Гүзәлләрдән гүзәл бар гөлен.

Шигыреңә күчерә барасың
Күңел бакчаңдагы гөлеңне.
Саласың син язган җырларыңа
Аһәң тулы гүзәл көеңне. 

Өләшәсең якты нурларыңны,
Жәлләмичә, һәрбер көткәнгә.
Дөнья матур, Җиһан бакчасында
Синдәй нәфис  гөлләр  үскәнгә.

“АК КӘГАЗЬ УЛ -  МИНЕМ КҮҢЕЛЕМ”
	(Флера Шарипованың “Йырзарым һеззең өсөн” 
	китабына җавап)

Бер изге җан китап бүләк итте:
“Искә төшсә, алып укырсың”.
Җанын телеп салган  кәгазенә,
Бүлә-бүлә татлы йокысын.

“Искә төшсә...” төшү генәме соң?
Чыгамы соң минем исемнән?..
Әле булса, тойган хисләремнән 
Айный алмый, күңел исергән...

Һәр хәрефтә –  сафлык, илаһилык.
Һәр авазда – бары яхшылык.
Һәр юлында йөрәк бизәкләре,
Күңел нуры салган яктылык.

Хисләренә төргән һәр хәрефне.
Гади сүздән чәчәк  үстергән.
Ходай, ахры, өләшер өченме
Илаһилык  аңа  күп биргән.

“...Ак кәгазь ул - минем күңелем.
Беркем аңа кара  сызмаган”...
	(Ф.Шарипова)

***

Үз җанына күпер салган шагыйрь
Ак кәгазьгә сызган юллардан.
Күңел бакчасына үрмә гөлләр
Чәчкән хискә манган уйлардан.

Күңел бакчасының хозурлыгы!
Нинди генә гөлләр юк монда!
Тулган   йөрәгенең  хис чыклары
Һәр чәчәкнең  гүзәл чугында...

Һәрбер гөлнең көе,  үзенә хас,
Сыза күңелеңнең кылларын...
Йөрәк моңнарына  чиртә-чиртә,
Яза шагыйрь шигъри юлларын...

***

Ябешкән дә кеше ычкынмаслык,
Вакытларның көмеш  ялына,
Язгы-җәйге мизгелләрен үтеп,
Оча алтын көзе ягына.

Дилбегәсез генә алмачуар.
Авызлыгы юк шул тартырга.
Буламы соң, кире якка борып,
Узган юлдан урап кайтырга...

Вакыт төгәл, күпме ашыкса да.
Белә башын, белә  азагын.
Берчак ачкан  ишегенә дөнья
Элеп куяр  авыр йозагын.

Ә әлегә, оча гына кеше
Вакыт аргамагы сыртында.
Карурманнар, таш-кыялар аша
Гомер юлы кала  артында...

***

Аккош  мамыгыдай җиңел булсын
Сүзләремнең һәрбер авазы. 
Хәреф урынына асылташлар
Тезә-тезә килә язасы.

Бу җиһанның чиксез төс-буяуы
Сеңә барсын язган юлларга.
Аһәң сугарылган моңын-көен
Сәләт бирсен миңа тыңларга.

Учларыма тоткан каләм белән
Куллар аша йөрәк тоташкан.
Көлә белә каләм шатлыгымнан.
Елый  белә тамган сагыштан.

Ап-ак кәгазьләргә күңелемнең
Бизәкләре бара үрелеп.
Нинди бәхет тоям,  үзем үргән
Нечкә челтәрләргә төренеп...

***

Акланырлык яшәмәдек.
Сокланырлык яшәдек.
Шуышып йөрмәдек җирдә.
Яшен булып яшнәдек.

Үкенерлек яшәмәдек.
Яшәдек сөенерлек.
Гомер заяга үтә дип,
Сәбәп юк көенерлек.

Үтмәгәндер әле  гомер.
Алда тагын еллар бар.
Башлар гына  исән булсын.
Дөнья көтәр куллар бар.

Ирешәсе хыяллар бар.
Уйда  матур уйлар бар.
Аллабирса, кабул булсын!
Алда үтәр юллар бар...

ИКЕ ШӘҮЛӘ

Ике шәүлә бии талгын көйгә...
Синең кочагыңда мин идем.
Минем куллар синең иңнәреңдә...
Билләремә минем сак тидең...

Без биедек икәү сыенышып,
Тәүге мәхәббәтең көенә.
Йөрәк үзе белми нишләгәнен...
Әллә елый, әллә сөенә...

Без биедек... ләкин кинәт кенә
Гүзәл көйне кемдер туктатты...
Ике сөйгән йөрәк берсен-берсе 
Күрешмәслек итеп  югалтты...

Онытылмас көйнең  моңнарыннан
Күңел әле һаман айкала...
Өзелгән җыр дулкынында һаман
Ике гүзәл  шәүлә чайкала...

***

Үпкәләшкән чакта янда булсын
Арка терәп яткан бер кешең.
Төннәр парлыларга биреләдер
Иртән тату уяныр өчен...

***

Нурияга сәләм тапшыр, диеп,
Гали Саниядан сораган.
Гади сәләменең ничә тапкыр
Үзгәрәсен уйлап тормаган.

Ул сәләмне Сания дигәне
Минзиләгә тизрәк тапшырган.
“ Гали Нурияга  сәләм әйткән .
Үбәм, дигән”, - диеп аһ орган.

Ничек түзсен Минзилә сөйләми?
Ник торсын ул Галине аклап?
“Ишеттеңме, Гали Нурияны
Кысып үпкән, диләр кочаклап”.

Уклау белән каршы алган ирен
Гали  хатыны, иң  гаҗәбе.
Гади генә сәләм, “үсә-үсә”,
Була икән гауга сәбәбе.

***

Бер тугандай якын күргәннәр бар
Чыбык очы гына дигәнен.
Белмәгән бар, бер карыннан булып,
Туганының туган икәнен.

Якын туганнар бар, бер туганнар,
Читләшкәннәр чит-ят кешедәй.
Якынлашканнар бар,  чит-ят кеше,
Бер тамырлы  туган ишедәй.

***

Гаҗизләнеп карыйм мин халкыма.
Ничә кабат зурдан алданган.
Һаман өмет белән яши әле,
Ялыкса да күптән ялганнан.

Тагын-тагын дөнья дигәнннәрең
Таба яңа  алдау чарасы.
(Алданам шул мин дә. Үзем дә бит –
Шул халыкның кечкәй баласы).

***

Аңламадым һич тә берәүләрне,
Кеше тормышына шәм тоткан.
Гайбәт чәчеп кенә бу тормышта,
Кем җиңәлгән һәм дә кем откан?

Ак дигәнне кара күзлек аша
Күрә бара берәү күзләре.
Агартамы икән аның йөзен
Җыя барган гайбәт сүзләре?

Сөйләмәгез миңа гайбәт. Юктыр
Вакытымны әрәм итәсем.
Бүген кеше хурлаганнар белми
Иртәгәсен ниләр көтәсен...

***

Бу якта бит туган ягың,  диеп,
Зәңгәр офык һаман чакыра.
Талыпына да куя күңел тагын
Газиз авылыма кайтырга.

Күңелемдә хыял, авылыма
Тагын да бер генә мин кайтсам...
Сыендырыр иде кочагына 
Әрем-мәтрүшкәле гөлбакчам.

Сагынмаслыкмы соң тугайларын?
Сагынмаслыкмы соң  чишмәсен?
Тагын  күңел чая яшьлегемнең 
Тезә хәтирәләр тезмәсен...

Үрелеп тә карыйм тәрәзәдән,
Бу якта, дип, туган якларым.
Канат үрә күңел, көтә-уйлый
Авылыма  кайтыр чакларын...

***

Кай тарафтан бүген  җилләр исә?
Әллә син югалган яклардан?
Тоеламы... җил аваз  китергән
Бер сукмактан үткән чаклардан...

Кай тарафтан ак болытлар килгән?
Әллә синең яшьне китергән?
Кояш кына шул ук, керфектәге
Көмеш тамчыларны киптергән...

Төннәр булды, йолдыз нурларыннан
Сукмак төзеп, сине эзләгән.
Көннәр булды, каршы йөгерердәй,
Үлеп сагынудан түзмәгән...

Кай тарафка яшьлек китә икән?
Кабатланмас язлар ягына?..
Язларымда калган сөюемне
Көзләремдә күңел сагына...

***

Менә шулай  җирдә яшә, диеп,
Өйрәтергә кемнең хакы бар?
Һәркемнең дә бу авыр дөньяда
Ничек яшим? дигән чагы бар.

Үз калыпларыңа салып булмый
Башкаларның тормыш-язмышын.
Үтәргә тиештер һәрберебез
Үзе дөрес күргән ялгышын.

Үз- үзенә сорау куя-куя,
Үз-үзенә биреп җавабын,
Бара кеше язмыш сызган юлдан,
Җыя-җыя гөнаһ-савабын...

ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН

Килер әле, килер әле язлар!
Язлар – Кышның назлы сеңлесе.
Хәбәр итәр тып-тып бии-бии,
Яз хакында бозлар сөнгесе.

Килер әле, килер әле язлар
Кар-буранлы таулар артыннан.
Гүзәл умырзая төртеп чыгар,
Курыкмыйча карлы салкыннан.

Яз җитәкләп килер җылы Җәйне.
Язлар бит ул – Җәйнең апасы.
Көз иярер Җәйгә, елый-елый,
Җәйсез  юктыр сукмак  табасы.

Җир күзәтә Кыш, Яз, Җәй һәм Көзнең –
Дүрт туганның – әйлән-бәйләнен.
Бер-бер артлы, кулга-кул тотынып,
Тагын кайтыр алар әйләнеп.

***

Күңел тойганнарның  аваздашын
Эзләсәм дә кайчак сүзлектән,
Буламы соң төпле шигырь язып,
Рифма эзләп кенә иҗектән?

Җан түреннән тишеп чыкмаганда,
Шигырьме соң язган юлларың?
Барып кагылмаса  укучыңа
Тойган тойгың, теләк- уйларың?

Әйе, берәү өчен шигырь юлы
Рифма төзеп кенә туа ла.
Бардыр алар. Әмма андый юллар 
Вакыт җилләрендә югала.

Берәүләрнең йөрәк җимешләре
Мәңгелеккә калган  нилектән?
Сүнмәс хакыйкатьнең үзе булып,
Даһи карый  һәрбер иҗектән.

***

Кышкы күктән, ап-ак карга кушып,
Сибеп  үтте кемдер сәләмен.
Бөтерелеп төшә җир өстенә
Ап-ак  чәчәкләре галәмнең.

Акчәчәкләр ява вак-вак кына...
Таҗы ява әллә  аларның...
Салкынлыгын түгел, матурлыгын
Тоям акчәчәкле  карларның.

Учларымны сузып, бөртекләрнең
Очып  килгәннәрен  мин көтәм.
Тып-тын гына  килеп кунганнарын,
Әйтерсең  дә, бер мин ишетәм...

Әкрен-әкрен генә карлар ява,
Сафлык өсти-өсти  күңелгә.
Җир күкләрнең акчәчәккә төргән
Сәләмнәре белән күмелә.

***

Яңа елның тәүге көне бүген.
Кичәге көн инде – былтыргы.
Календарьның ин беренче битен
Вакыт кулы тагын ерттырды.

Былтыр яуган кардан атлап үттем –
Бүген әле карлар яумады.
Санлы гына булган бер елымның
Эзләре дә инде калмады.

Күз ачып та йомар ара гына –
Былтыр белән быел арасы.
Язмыш кына белә, карлы юлдан
Күпме калган атлап барасы...

Былтыр яуган кардан атлап барам.
Көрт астында калды киткән ел.
Яз эрисе  карлы эзләр булып,
Артта кала бара  гомер-юл...

***

Йөземдәге һәрбер җыерчыгым –
Гомер миңа салган бер бизәк.
Еллар саны биттә  кала бара.
Һәрбер елым  миңа – зур бүләк.

Елларымның ефәк көмеш җебен
Сала бара тормыш чәчемә.
Картаям, дип зарлану кирәкме?
Мин сөенәм тулган яшемә.

Көзгеләрдә үз-үземә карап,
Моңланмыйча гына түзимче.
Үтә барган газиз еллар мине
Бизи генә бара үзенчә.

КАЛӘМЕМ

Кулларыңа тоткан каләмеңнән
Моң-зарларың гына таммасын.
Күңелеңә төбәп баккан берәү
Төшенчелек хисе тапмасын.

Йөгәнли бел сары сагышыңны,
Яшер аны йөрәк эченә.
Арып егылганны, абынганны
Ышандыра бел син көченә.

Нур бөркелсен язган юлларыңнан.
Йөрәк дәвалары бирә бел.
Сорасалар, сорамасалар да,
Бәгыреңне бишкә бүлә бел.

Яхшылыкка өндә, әгәр каләм
Алгансың икән син кулыңа.
Юкка гына шундый изге корал
Бирмәгәндер ходай колына.

ОЧРАШУ-ТАБЫШУЛАР

Зур Җиһанда адашкан йөрәкләр
Тапсын иде җирдә бер-берсен.
Ялгызлыктан арыган җаннарга
Ныклы, парлы канатлар бирсен.

Моңа хәтле сөя белмәгәнгә
Бирсен иде сөю бәхете.
Сөеп тә, сөелеп яшәп кенә,
Белеп була яшәү рәхәтен.

Юкка гына булмый бер нәрсә дә.
Юкка гына булмый очрашу.
Гомерлек парларын тапканнарга
Язмыш бирсен матур  кавышу.

Табылуын телим һәр йөрәккә
Үзе кебек парның, ишенең.
Зур бәхеткә олы хокугы бар
Бу дөньяда һәрбер кешенең.

***

Хәерлеге белән килсен еллар.
Иминлекне бирсен Илаһым.
Куркыта шул, әгәр саный китсәң
Кешеләрнең кылган гөнаһын.

Ерткычлана барган  кайберәүләр
Көтәме соң соңгы кисәтү?
Кылганнарны күреп, ходайга да
Җиләтер бит безне күзәтү.

Акылыңа кил, дим, кеше заты.
Син дә бит бер адәм баласы.
Синең дә бит бардыр берәр вакыт
Ходай каршысына барасы.

Иминлеге белән килсен еллар.
Ходай хәвеф-хәтәр салмасын.
Адәм балаларын Ходаебыз
Ерткыч баласыннан сакласын.

***

Яңа елкай килә  алтын атта,
Көмеш кыңгыравын чыңлатып.
Саубуллаша тагын бер елыбыз,
Җанны әзрәк кенә моңлатып.

Алтын атның көмеш тоягына
Бәхет дагалары кагылган.
Юырта ул, шатлык чәчә-әчә.
Нур сибелә бөдрә ялыннан.

Шатлык-бәхет кенә кешеләргә
Төягән ул җиккән  йөгенә.
Кабул була бүген бар теләкләр,
Ниләр теләсәң дә үзеңә.

***

Яңа еллар белән котлап, дуслар,
Бүләк итәр идем җырымны.
Теләкләрне салыр идем җырга.
Салыр идем йөрәк моңымны.

Теләр идем, яуган карлар кебек,
Ак бәхетләр сезгә яуганын.
Теләр идем  барлык теләгегез,
Хыялыгыз кабул булганын.

Муллык теләр идем һәр гайләгә.
Һәрбер йортка – бары иминлек.
Саулык-сәләмәтлек һәр кешегә.
Гашыйкларга – сөю гомерлек.

Әй, кешеләр, Яңа еллар сезгә
Алып килсен барлык  көткәнне.
Җырларымда телим теләгемне –
Җырлап кына гомер иткәнне.

АВЫР ТҮГЕЛ ЯШӘҮ

Бу дөньяда авыр түгел яшәү,
Сөйгән кешең булса гомерлек,
Уртак рәхәтен дә, михнәтен дә,
Тигез итеп бергә бүләрлек.

Бу дөньяда авыр түгел яшәү,
Таянырлык туган булганда.
Үзең генә күтәрәлмәс чакта
 Терәк табып була туганда.

Бу дөньяда авыр түгел яшәү,
Якын дуслар булса яныңда.
Ихлас дустың булсын, синең өчен
Кызганмаган хәтта җанын да.

Бу дөньяда авыр түгел яшәү,
Шулар барысы да  булганда.
Гомерлек яр, туган һәм яхшы дус
Үзең дә син була алганда.

***

Кемдер хупласын өченгә генә,
Мин сикереп  тизрәк  төшмәдем.
Тыңласам да берәүнең киңәшен,
Мин үземчә күбрәк эшләдем.

Булды,  үзен акыллыга санап,
Үз карашын миңа такканы.
Кызыксындырамы андыйларны
Җан түреңдә ниләр ятканы.

Җырламадым  ошамаган  җырны.
Утырмадым чит-ят арбага.
Яхшылыкны кабул итә белдем.
Буямадым акны карага.

Үз йөземне югалтмадым кебек.
Кеше йөз-битлеген кимәдем.
Саклый алмасам да үземнекен,
Кеше байлыгына  тимәдем.

Үз-үземә тугры кала белдем,
Кемдер миңа салган җисемгә.
Лаеклы дип санаган бит Ходай
Кеше дигән олуг исемгә.

***

Сөям сине,  дигән матур  сүзләр  
Ышандырмый инде күңелне.
Оныталмыйм микән,  бер ышанып,
Йөрәк яңгылышкан мизгелне..

Йөрәгемдә җиде катлы йозак.
Хисләремә богау салынган...
Булмаган бит табынырлык сөю, 
Кайчандыр җан  үлеп табынган...

Хәтирәләр, җанны кисә-кисә,
Кайта әле һаман йөрәккә...
Кирәкме соң хисләр, бәгыреңне
Тураклаган ничә кисәккә...

ЯҢА ЕЛ МУНЧАСЫ

Мунча ягам яңа ел алдыннан,
Яңа салган кызу ак мунча.
Яңа елны чиста каршыларга,
Ничек түзим мунча якмыйча?

Арган-талган калсын шул мунчада.
Бар сырхауга дәва ул, имеш.
Яңа елны каршылыйсы килә,
Яңа туган сыман, саф килеш.

Сулышымны, тын юлымны  ача
Үлән кушкан каен миллеге.
Бу дөньяда булган ләззәтләрнең
Мунчаларга бармы тиңлеге?

Госел коенгандай, тазарынам.
Үлән суы тулы чиләкләр.
Артыннан ияртсен яңа елда
Чиста хыял, ап-ак теләкләр.

Мунча ягам яңа ел алдыннан.
Яңа салган кайнар ак мунча.
Яңа елны инсаф каршыларга,
Ничек түзим мунча якмыйча?

***

Мин генәме соң ул, хыялларның
Алсу  томанында адашкан?
Алга буй җитмәслек теләк куеп,
Чынга ашыр, диеп саташкан?

Мин генәме соң ул, өметенең
Очар  канатлары киселгән?
Бер егылып, тагын бер талпынып,
Тагын алга ният  төзегән...

Мин генәме соң ул, киләчәккә
Уй-хыялсыз яши белмәгән?
Юктыр, җанда җаны булган кеше,
Хыял җилкәннәрен кимәгән...

КЫРЫК ЯШЕМ
	(сорау буенча язылды)
Кырык көнлек улым белән калдым,
Ялгызлыкның татып ачысын.
Нигә кайчак шулай авырттырып
Селти икән язмыш камчысын?!

Югалтуның авыр кайгыларын
Өстәп бирә нигә  тагын да?!
Күккә сорау биргән чаклар булды
Туганнарны күмгән чагымда.

Кырык яшем бүген. Дөнья мине
Кырык төрле яктан сынады.
Көчен дә биргәндер күтәрергә.
Бөгелсәм дә, шөкер, сынмадым.

Өметемне генә алма, тормыш.
Хыялларның кисмә канатын.
Биргән сынауларың аша, ахры,
Мине аеруча яраттың.

Кырык яшем бүген. Кырык хыял,
Кырык өмет әле  алдымда.
Барсы өчен көнгә кырык тапкыр
Рәхмәт туа  минем  җанымда.

***

Артыгы эләкмәсен дигәндәй,
Сәгать санап бара мизгелне.
Гомер озын(ы)рак күренәме,
Мизгелләргә бүлгәч гомерне...

Тек-тек итә сәгать әкрен генә.
Вакыт кына никтер ашыга.
Кузгалмас та идем урынымнан,
Картлык аксап килә каршыга...

Сискәндереп куя  әллә  ничек,
Кушылганда сәгать уклары.
Кемнәр вазифасын үтәделәр?
Кемнең  өчен вакыт туктады?

Аңлап бетмәс сүзе бардыр кебек
Тек-тек иткән сәгать теленең.
Заяларга үткәрмәгез, диме,
Вакытларның һәрбер бүлемен?...

ЯҢА ЕЛ ТЕЛӘКЛӘРЕ

Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында
Барыбызга бүләк табылсын. 

Бәхетсезгә бәхет алып килсен.
Сырхауларны чирдән коткарсын.
Һәрбер бала газиз балачагын
Әни кочагында үткәрсен.

Теләк-хыялыбыз чынга ашсын.
Берсен-берсе тапсын ялгызлар.
Чәчен чәчкә бәйләгән парларны
Көтсен алда матур язмышлар.

Барыбызның да бит хыяллар бар,
Ничек ирешергә белмәгән.
Кыш бабайның бүләк капчыгыннан
Чыксын иде үзе теләгән.

***

Яңа яуган карга “ЯРАТАМ!”дип ,
Кемдер язып куйган урамда.
Елмаялар, шул язуны укып, 
Үтеп баручылар  узганда.

Яңа яуган карда кемнәрнеңдер
Тапалмаган ап-ак хисләре....
Күз алдына килә гашыйкларның
Гүзәл таңы, матур кичләре...

Зур хәрефләр белән кемдер язган
Олы сөюенең игъланын.
Яуган  ак кар кебек, шул сөюгә
Ап-ак бәхет телим кунганын.

***

	(Волгоградтагы фаҗигага)
Кемнәргәдер үлем җитми 
Яңа елда.
Кемнәрнеңдер башы һаман
Кара уйда.
Җиргә үлем чәчкән затка
Ни җитми соң?
И, Ходаем, ник шуларны
Юк итмисең?!
Яңа еллар хәерле һәм
Имин килсен.
Барыбызга тынычлык һәм
Бәхет бирсен.

***

Юк дисеңме сабырлыкны? Бардыр.
 Озак кына кайчак түзелә.
Кылдай тартыла да эчтә нидер,
Кыл урталай шартлап өзелә.

Өзелә шул мәхәббәт җепләре, 
Йөрәкләрне чорнап бәйләгән.
Җепләре дә инде чуалышкан,
Чишмәс төеннәргә әйләнгән.

Өзелә шул сөю биргән өмет,
Хыял канатлары киселә.
Кыл урталай нидер  өзелгәндә,
Әйтерсең дә, гомер өзелә...

***

Бар гөнаһым, бар савабым белән
Торам, Ходай, синең  каршыңда.
Тик Син генә Хәким минем өчен.
Бар язмышым Синең кулыңда.

Изге битлекләрен беркайчан да
Үлчәп карамадым йөземә.
Кылган хаталарым күп булса да,
Туры карый алам күзеңә.

Яхшы-яманлыгын гамәлемнең
Тик Син генә белә аласың.
Тик Син генә арыган җаныма
Якты иман нуры  саласың.

Бер Ходаем, Синдә яклау эзләп,
Алларыңа синең тезләнәм.
Тик сиңа табынам тормышымда.
Синнән гайре Көчне эзләмәм.

***

Карый алмасам да битарафлы
Дус дигәнем  иза чиккәндә,
Әллә нинди кимсетелү тоям,
Берәү  мине артык җиккәндә.

Дуслык дуслык була микән соң ул,
Хәйлә керсә әгәр арага?
Ак диеп ниятләгән әшеңне
Буяп барса берәү карага?

Сак буласың, дус дигәннәрнең дә
Тик бал гына тамса теленнән.
Чын дуслар бит үзәккә үтәрлек
Туры сүзе белән беленгән.

Табып буламы соң башкаларда
Чын дус җанга салган сафлыкны?
Еллар гына сыный аладыр шул
Алыштырып булмас дуслыкны.

***

Кәефнең дә төрле чагы була.
Аның начар дигән мәлендә
Бәйләнеп маташма язмышыңа,
Аңа үпкәләгән хәлеңдә.

Бүгенге көн кыен күренсә дә,
Юкка гына аны әрләмә.
Иртәгәсе көнең бар бит әле.
Белмисең бит,  ниләр җибәрә.

Начар кәеф сәбәп түгел әле,
Бәхетең юк, диеп санарга.
Бәхет кайчак үзебездән тора,
Шуны кирәктер ул аңларга.

***

Яңа елга ачу-рәнҗүләрне
Һич тә  килми алып китәсем.
Күңел өмет итә  алгы елда
Тик  куаныч кына  көтәсен.

Алмас идем һич тә үзем белән
Сагыш-моң-зарларын күңелнең.
 Якты җылылыгын өмет итәм
Мине көткән һәрбер мизгелнең.

Яңа елда бар да  бик тә яхшы,
Матур булыр төсле тоела.
Үткән елның борчу-мәшәкате,
Иске елда калып җуела...

Үткән елның гүзәл, күркәм чагын
Үзем белән алып китәрмен,
Өметләргә-хыялларга кушып,
Яңа елда тагын өстәрмен.

***

“Әүлияләр” яза миңа кайчак,
Гөнаһ  икән  язу шигырьләр. 
Эләккәндер күптән  тәмугларга
Миннән бөегрәк шагыйрьләр.

Әүлия түгелмен. Гөнаһларым
Шигырь язу гына түгел лә...
Шушы җирнең гөнаһлыгын күреп,
Күңелемнән шигырь түгелә...

Гөнаһтырмы, шигырь юлы аша
Бу дөньяга чиксез соклану?
Тик шулай да шушы гөнаһ өчен
Күңелемдә тумый аклану...

Җирдә кылган савап-гамәл өчен
Бер җавапсыз мин дә калмасмын.
Гөнаһымны санаган “әүлия”
Үз гөнаһларын да санасын.

МӘХӘББӘТНЕҢ КӨЧЕ ЗУР

Көзге яңгырларда салкын түгел,
Суык  түгел кышкы буранда.
Йөрәгеңдә сине  җылытырлык
Кайнар мәхәббәтең булганда.

Җәйге челләләрдә эссе түгел,
Моңсу түгел куе томанда,
Күңелеңә синең таң сафлыгын
Сала  алган сөю булганда.

Якты бит ул төннәр, тирә-ягың
Төнге караңгыга чумганда,
Йөрәгең түренә йолдыз булып,
Сүнмәс сөю хисе кунганда.

Исеңдә тот бик тә авыр чакта:
Сине сөя торган кеше бар!
Мәхәббәтнең барлык кыенлыкны
Җиңә ала торган көче бар.

БАШЛАР ИСӘН БУЛГАНДА

Өзмә өметне тормыштан
Күңелләрең тулганда.
Калганнары авыр түгел,
Башлар исән булганда.

Ташка таш атма, берәүләр
Яманлыклар кылганда.
Җиңеп була барысын да,
Башлар исән булганда.

Таянырга терәгеңне
Эзлә якын туганда.
Бердәм яшәве күңелле,
Башлар исән булганда.

Бирешмик әле,  тормышны
Төрле яктан тойганда.
Яшәп калыйк, гөрләп калыйк,
Башлар исән булганда.

КАРЛАР ЯВА

Әллә  ниләр вәгъдә иткән кебек,
Җир өстенә ява ак карлар.
Әллә нинди  өметләр уята...
Әллә нинди ап-ак хыяллар...

Наян күбәләктәй, учларыма
Ап-ак чәчәк күктән сибелә.
Гади генә  шушы кар бөртеге
Якты сала белә күңелгә.

Кемнеңдер хыялы адашканмы,
Ияреп ак кар бөртегенә...
Бөтерелеп оча-оча, карлар
Эзли икән соң кемне генә?

Иярәсем килә артларыннан,
Кар бөртеге булып, шаяртып.
Ап-ак карлар ява, күңелемдә
Кардай ап-ак хыял уятып...

ҖИР ӘЙЛӘНӘ

Җир шарыбыз Кояш тирәсендә
Тагын бер әйләнеш ясады.
Нинди матур көзләр бүләк итте...
Алып килде нинди язларны...

Гөлбакчалы җылы  җәйләремнең
Китәсе юк әле исемнән.
Җәйләремнән алган бәхетемнән
Күңел әле булса исергән...

Менә тагын йомшак  карлар ява –
Кышларымның ап-ак бүләге.
Яшәргә дә әле, яшәргә, дим, -
Күңелемнең иң зур теләге...

Еллар өсти-өсти гомерләргә,
Җир әйләнә Кояш тирәли...
Күңел тула  яшәү бәхетемнән,
Рәхмәтемне әйтеп бирәлми...

БУ БИТ МИНЕМ ГОМЕР

Бу бит минем гомер. Ялгышым да,
Язмышым да тик үземнеке.
Үземнеке, горурлансам да мин.
Кызылы да үз йөземнеке.

Бу бит минем гомер. Үзем хаклы
Үз юлымны үзем сайларга.
Иярсәм мин башкалар артыннан,
Барып җитәрмен соң кайларга?

Дусларның  да, тагылганны  түгел,
Сагынганны  килә күрәсе. 
Кайчакларын дус дип аталганга
Тешең кысып кала түзәсе.

Бу бит минем гомер. Теләгәнчә
Хакым бардыр минем яшәргә.
Эчкә сыймагандай куанырга...
Күнегергә  тозлы яшьләргә...

Бу  бит минем гомер. Татлысын да,
Ачысын да үзем үзем йотармын.
Бу бит минем гомер. Аның өчен 
Җавабын да үзем тотармын...

АТ ЕЛЫ

Атлар булып вакыт чаба гына!
Кем белән икән ул ярыша?
Тотып тыеп булмас акбузаттай,
Бер-бер артлы еллар чабыша.

Зәңгәр ат  елы килә, диләр бит.
Дулап үтәр инде бу ел да.
Алып килсен инде көткәннәрне,
Эләктереп алтын ялында.

Кыңгыраулар тагып, атлар чаба.
Вакыт әллә шулай чыңлыймы?
Парлы атта очып үтә Вакыт.
Күңелләрне шуңа моңлыймы?

Ат ел, диләр бит. Тапамасын
Җитез тояклары астында.
Килә күрсен  көткән бу Яңа ел
Ак канатлы бәхет атында.

ГОМЕР КИТАБЫНЫҢ БЕР БИТЕ

Яңа ачкан идем календарьны,
Елның соңгы бите  ябылды.
Гомер китабымның бер битенә
Вакыт кулы тагын кагылды.

Йока калган  китап битләренә
Ниндидер бер язма язылды...
Җәем шундый матур, көзем гүзәл...
Әллә нинди моңлы яз булды...

Гомер китабының бер битенә
“Бетте” диеп сургуч сугылды.
Эзләгәнем, бәлки, югалгандыр...
Көтмәгәнем кинәт табылды...

Үтте бер ел. Йөрәгемдә арта
Газиз хәтирәле манзара...
Саубуллаша минем белән бер ел.
Күңелемә татлы моң сала...

***

Мамык шәлгә төргән миләшләрне
Кышның тәүге йомшак ак кары.
Ак кар арасында кызыл миләш,
Яфракларның яшел чуклары...

Җил тибрәтеп үтә талгын гына,
Тәңкәләре җиргә коела.
Ап-ак шәл эченә яшеренеп
Серләшкәндәй миләш тоела.

Кер тимәгән чагы ап-ак карның,
Миләш иңнәренә салырлык.
Кышның кабатланмас хозурлыгы
Җанда озакларга калырлык...

***

Гомеремнең биек үрләреннән
Үткәннәргә карыйм әйләнеп.
Борма-борма еллар җебе ята,
Язмышыма минем бәйләнеп.

Әле булган тәҗрибәдән чыгып,
Барлый акыл үткән  тормышны.
Бер сөенеп, яки бер үкенеп
Барлый хәтер дөрес-ялгышны.

Өзгәләнмә инде, йөрәк иптәш.
Кайтарасың юк бит үткәнне.
Бирәме соң язмыш дигәннәрең
Бар өлешен өмет иткәннең.

Хәзер булган акылыңнан чыгып,
Үткәннәрне кырыс сугарма.
Үкенерлек яшәмәсәң дә син,
Буламы соң тагын туарга?

***

Чак-чак басып хәлсез аягына,
Әти кеше бара исереп.
Эчкече әтисенең артыннан
Улы куып килә  йөгереп... 

КАЙТЫГЫЗ ТУГАН ЯККА

Авылга кайтасым килә
Ап-ак карлар яуганда.
Кайтырга кирәк авылга,
Кайтыр кешең булганда.

Кайтыр идем авылыма
Җәйге ямьле  көннәрдә.
Әнкәй кебек олы бәхет
Бар соң әле кемнәрдә?

Авылыма кайтыр идем
Яфраклар коелганда.
Ярый, кайтыр авылым бар
Ямансу тоелганда.

Кайтыр идем туган якка,
Ияреп язгы җилгә.
Көтәр  кешеләр булганда
Кайтыгыз туган илгә.

***

Газиз якыннарым китә тора,
Шәүләләрен салып сүрәткә.
Гомерләрнең соңгы дигән юлы
Барыбызны сала бер рәткә.

Шәүлә булып кына калабыз шул
Ак-каралы иске рәсемдә.
Эшләнгән эш, кылган гамәл кала
Гомер буе йөрткән исемдә.

Кем уйланмый бакый ил турында?
Мәңгелеккә җиргә кем килгән?
Соңгы чиктә үкенмәслек итеп
Яшәү рәвешләрен кем  белгән?

Газиз якыннарым  китә тора,
Сары сагыш салып күңелгә.
Кем гомере  ялкын булып дөрли.
Кем гомере  кала күмергә...

***

Беркемгә дә охшамаган үзең.
Берәү генә бит син җиһанда.
Ә нигә соң башкаларны сиңа 
Охшатамын, яннан узганда?..

Күзләр сине эзләгәнгә әллә
Башкаларны сиңа охшатам?
Нигә тагын бер кабынып сүнгән,
Ашмас  өметләрне уятам...

Син түгелсең, диеп өзгәләнәм
Берәү мине янып сөйгәндә.
Татымаган назың саташтыра
Икенченең кулы тигәндә...

Бергә узган кыска гына сукмак
Вакыт юлларында адашкан.
Кавыштырмас өчен очраштырып,
Безне язмыш,  ахры, ялгышкан...

***

Дуслар ныграк кирәк кыен чакта.
Кирәк авыр чакта  туганнар.
Шатлык-сөенечне генә түгел,
Көенечне бүлә торганнар.

Бер кайгыны биш туганга бүлсәң,
Җиңелрәктер аны күтәрү.
Якыннарың булсын бүлешерлек.
Авыр аны  ялгыз үткәрү.

Дус-туганның ихлас карашлары
Кыен чакта күбрәк сынала.
Якыннарың булса аңлый торган,
Кайгыдан да йөрәк тын ала.

ТАГЫН КАЙТЫР ӨЧЕН КИТӘМЕН

Туган ягым  мине каршы ала,
Киңләп ачып яшел кочагын.
Тәрәзәдән күзен алмый әнкәй,
Сүндермичә кайнар учагын.

Авыл очындагы каен кызы
Чуклы шәлен изи ерактан.
Алып китә мине аякларым
Сукмаклардан, үзем яраткан.

Елга буйларында  бәпкә үлән.
Ялан тәпи үстек йөгереп.
Чабып үткән наян балачакның
Артларыннан булмый өлгереп.

Чишмәләргә төшеп рәхмәт әйттем,
Без сыйланып үскән суына.
Чишмә сулы гүзәл  туган яклар
Сагындырды гомер буена.

Таныш сукмаклардан тагын да бер 
Яшьлек эзләреннән үтәмен.
Сау бул инде, газиз туган авыл.
Тагын кайтыр өчен китәмен.

И, ЯШИСЕ КИЛӘ...

И, яшисе килә, һәр мизгелне
Йота-йота татлы тамчы итеп...
Йока калган гомер йомгакларын
Кабаланмый-ашыкмыйча сүтеп...

Дөнья йөкләреннән арынасы,
Бушатасы тормыш дилбегәсен...
Үзеннән дә зуррак йөкне тартып,
Кайчан егыласын кем белә соң...

Каршылыйсы килә һәрбер таңны.
Офыкларга көнне озатасы.
Чәчәкләрнең сөйләшкәнен тыңлап,
Хәтфә болыннарда бер ятасы...

И, яшисе килә һәр сәгатьне
Бәхет итеп кабул итә-итә...
Һәрбер туар  таңга, көнгә-төнгә,
Һәр мизгелгә  рәхмәт әйтә-әйтә...

ЯРЫЙ ӘЛЕ СИН БАР, ӘНКӘЙ

Бу дөньяның кайгы-көенече
Йөрәгемә сагыш койганда,
Башларымнан сыйпар өчен, Әнкәй,
Ярый әле син бар җиһанда.

Шөкер, тормыш бик еш куандыра.
Күтәрәлмәс шатлык  тойганда,
Бүлешергә, Әнкәй,  сөенечне,
Ярый әле син бар җиһанда.

Арып-талып кайчак, көчсезләнеп,
Бала хәлләрендә калганда,
Вакытында киңәш бирер өчен,
Ярый, Әнкәй, син бар җиһанда.

Рәхмәтлемен, Әнкәй, язмышыма
Синең балаң булып туганга.
Рәхмәтлемен сиңа, газиз Әнкәм.
Бар гына бул шушы җиһанда.

***

Әнкәйләрне шулай изге итеп
Яраткандыр, ахры, бер Аллам.
Барлык изге аналар янында
Тик меңнән бер миңа үз Анам.

***

Үз-үзенә охшаш итеп,
Әнкәй безгә йөз биргән.
Гәүдә биргән аңа охшаш.
Хәтта охшаш күз биргән.

Бар яктан да әнкәйләргә
Охшаганбыз ни чаклы.
Тик шулай да,  җитеп бетми
Әнкәйдәге инсафлык.

***

Сизми калдык кайчан тормыш
Арбасына җиккәнен.
Үзебез генә  беләбез
Камчысы ни икәнен...

Ярышкан чаклар булгандыр.
Юлны кисеп үтмәдек.
Янәшәдә чапканнарны
Юл читенә этмәдек.

Безне узып киткәннәргә
Ачу, я  үч итмәдек.
Үзебез уза алганны
Юлда тапап үтмәдек.

Әй, бу тормыш! Куа гына.
Туктама, ди, туктама!
Кем алда барып җитәр, ди
Үзе куйган ноктага ...

***

Тавыш бирә кайчак бер шук кызый
Күңелнең бер эчке түреннән.
Картаюны белмәс чая бала
Чыга яшеренгән җиреннән.

Биеп ала тыпыр-тыпыр  басып.
Я кычкырып җырлап җибәрә.
Я йөгереп үтә җитез генә.
Я сикерә кинәт мендәргә.

Кайтмас инде шундый гамьсез чаклар.
Алтын чәчләр инде ак төстә.
Ә  шулай да, яшеренеп кенә,
Сабый бала яши бик эчтә...

***

Буран Кызыеның аксыл   чәчен
Кышкы җилләр үреп тарата.
Бил тирәли кар бөртекләреннән
Озын-озын  итәк  урата.

Бөтерелеп оча алсын, диеп,
Иңнәренә куя җилкәннәр.
Кемнеңдер куллары киеменә
Көмеш йолдыз җыеп сипкәннәр.

Пар аргамак көтә Буран кызын.
Җил  канатлы пар алмачуар.
Кузгалыр ул тиздән Буран Кызы,
Бар дөньяны бер итеп куар.

Суык Бабай Буран Кызыена
Киңәшләрен бирә киткәндә.
Ирененә салкын иннек яга.
Сиздерерлек булсын үпкәндә...

Кыш бабайның киң ихатасында
Буран Кызы юлга  җыена.
Бәллүр кыңгыраулы атын куа
Кышның кар-буранлы туена...

***

Гомер озын. Тик булмады кебек
Тапталган сукмактан узганым.
Иярмәдем кебек берсенә дә...
Җырның суздым җаным кушканын.

Алда вөҗдан дигән маяк булды.
Аңа карап юлны сайладым.
Сандугачка карап соклансам да,
Үз моңымны  гына сайрадым.

Теләгәнчә генә кемнәр яши?
Узып кара язмыш кушканнан.
Теләгәнчә генә яшим диеп,
Узалмадым кебек воҗданнан.

Тормыш бит ул... Төрле чаклар булды.
Барлый күңел гомер юлларын...
Үбәр идем мине җитәкләгән
Язмышымның җылы кулларын...

***

Үт куыгы сытылгандай,
Йөзгә чыккан ачысы.
Казап ала, кисеп ала
Тел дигән бер качысы.

Кемгә ташланырга белми,
Барсына да бәйләнә.
Я, ходаем, бу хатынга
Кемнәр, нигә өйләнә?

Өрә генә. Чылбырыннан
Ычкынган эт диярсең...
Бәхет дигән нәрсә аны
Читләп үткән, күрәсең...

***

Эчке хатын-кыз киеме
Сайлый бер ир базарда.
Тотып карый, капшап карый.
Риза түгел һаман да.

“Җылы булсын, пөхтә булсын.
Җөйләре борчымасын.
Бик якын, газиз кешемнең 
Тиресен ашамасын”.

Кемгә сайлый икән бу, дип,
Карап тордым бик озак.
Әнкәмә алам бит, диеп,
Көлеп  әйтте ул азак.

***

“Ак чалмалы” түбә кыегыннан
Кар эшелеп төште җилкәгә.
Чәнчеп салкын энәләре  белән,
Сискәндермәгәндер   тикмәгә...

Наян балачактан кинәт  кемдер
Кар бәргәндәй булды шаярып...
Балачаклар кайтты күңелемә,
Еллар арасыннан кар  ярып.

... Дөнья яңгыратып, ике бала
Тау битендә карлар бәрешә...
Гамьсез чакның олы куанычы
Эчкә сыймаганнан көлешә...

Кечкәй учка җепшек кар йомарлап,
Күрше малай башка тондыра.
Үзем шул арада җитез генә
Кар йомгагын аңа кундырам.

... Куеп китте Вакыт үсмер чакны
Гомер дигән елга ярына....
Әле булса күңел гашыйк никтер
Шул чакларның җепшек карына...

***
Җил тарагы тарап-тарап үтә
Ак болытны зәңгәр күкләрдә.
Өрә-өрә аны алып китә.
Көч бармы соң җилне чикләргә...

Тетеп-тетеп ала йолыккалап.
Суза, тарта, өрә, кабарта.
Үзе генә биргән шул рәвешне
Тагын сүтә, тагын яңарта.

Ап-ак каурый үрә болытлардан.
Телиме соң канат куярга?
Ак мендәр кабарта. Йолдызларга
Түшәк әзер төшеп  йокларга...

Аккош булып йөзә ак болытлар - 
Җилләр канатына сарышкан.
Ике ялгыз табигать баласы
Аерылмас өчен кавышкан.

***

Картлык иптәш, курыксам да синнән,
Калма инде миңа килмичә.
Тормыш тулы булмас, әгәр китсәм,
Ни икәнне синең белмичә.

Картлык иптәш, чынлап иптәшем бул.
Булчы син, зинһар, мәрхәмәтле.
Сүндермәче кырыс кочагыңда
Тормышка булган мәхәбәтне.

Ашыкмыйча, кабаланмый  гына
Чыккансыңдыр инде каршыга.
Мин ашыкмыйм да бит синең якка,
Вакыт дигәннәрең ашыга...

***

Әкрен генә кар бөртеге төшә,
Сайлап кына кунар  урынын.
Тансык кары ява күбәләкләп,
Бик көттергән кары бу елның...

Тирә-якка пәрдә элгән сыман...
Аа-ак чәчәк ява тоташтан.
Әллә инде шомырт чәчкә коя?
Яз килде дип, әллә саташкан?..

Нәфис аккош мамыгыннан кышлар
Юрган үрә җирнең өстенә.
Каракучкыл урман-басу-кырны 
Мана бара сөйгән төсенә.

Карлар ява... Күктән бертуктаусыз
Сибеләләр чәчәк таҗлары.
Кырыс, усал дигән Кыш-кызыйның
Шулдыр инде  тансык назлары...

***

Булмасаң да минем яннарымда,
Бар гына бул шушы дөньяда.
Бик бәхетле тоям мин үземне, 
Шушы җирдә син дә булганда.

Кайларда булсаң да, бар гына бул,
Ерактамы, яки якында.
Йөрәгемә минем  җылы куна
Тик син бирә алган яктыда.

Бар гына бул, зинһар, бар гына бул.
Саулык сорыйм сиңа, исәнлек.
Син бар булсаң шушы дөньяларда,
Калган югалтуга түзәрлек.

СҮНДЕРМӘЛЕ, ӘНКӘЙ, УТЛАРЫҢНЫ

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәңдә утың балкысын.
Ераклардан тоеп яшибез без
Тәрәзәләреңнең яктысын.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Караңгылык салма күңелгә.
Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,
Бәхет нуры безгә сибелә.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәгә  казак кактырма.
Синең тәрәзәңдә ут янганда 
Күңелләрдә кояш яктыра.

***

Түз, кеше, сагышларыңа,
Түзәлмәсәң-түзәлсәң.
Теләсәң дә  төшәлмәссең,
Бер элмәккә эләксәң...

***

Балачакка юллар табылырдай,
Кулларыңа, әнкәй, тотынсам.
Әйләнермен кебек шул сабыйга,
Күкрәгеңә синең сыенсам.

Җитәклә дә  алып кайтчы мине
Еракларда калган шул илгә.
Бер мизгелгә генә кечкәй чакка
Кайтып булмый икән соң нигә?

Үзең биргән гүзәл балачакны
Тагын бирә алырсың кебек.
Җитәкләшеп шулай минем белән,
Яп-яшь булып калырсың кебек...

***

Җибәр мине, сагыш, кочагыңнан.
Кайчакларын буып аласың.
Сәбәп юкта, җанга үрләр өчен,
Сәбәпләрен кайдан табасың? 

Мин синеке түгел, сагыш, җибәр.
Күкрәгемә килеп сыенма.
Мин уянмас элек иртә таңда
Төшләр булып  миндә уянма.

Җибәр мине, сагыш, кочагыңнан.
Җанга сыймас газап саласың.
Туганда ук ходай өлешлиме
Сагыш белән адәм баласын...

ЯРАТКАННАР ЯМЬСЕЗ БУЛМЫЙ

Яратканнар ямьсез буламыни?
Яратканнар чибәр күренә.
Башкаларны күрми, карыйсың син,
Күзләреңне текәп күзенә.

Яратканның кимчелеге күптер.
Тик аларга күңел өйрәнә.
Һәрбер кимчелеге сөйгәнеңнең
Матур сыйфат булып күренә.

Яратканның бар ягы килбәтле.
Һәрбер хәрәкәте килешле.
Аны шундый итеп күрер өчен,
Үлеп сөю генә тиешле.

***

Әүлия түгелбез. Гомер үтә,
Гөнаһ арты кылып савабын...
Бирсен иде дә бит кыямәттә
Күтәрерлек кенә газабын.

Тамчы мизгел гомер елгасында
Юкка гына агып китмиме?
Кабатланмас шушы газиз гомер
Заяларга гына үтмиме?

Нигә яшим? Нидә мәгънә табыйм?
Эзли кеше шуның җавабын.
Үткәрә шул  йөрәк үзе аша
Шул җавапны эзләү  газабын...

ГӨРЛӘП ЯШӘР ЧАКЛАР

Безнең әле гөрләп яшәр чаклар.
Безнең гомер әле үтмәгән.
Еллар саны арта маңгайларда,
Ә йөрәктән  яшьлек китмәгән.

Артсын әйдә, артсын еллар саны.
Вакыт кына туктап куймасын.
Картаюны белмәс күңелләрдә
Яшәү дәрте әле уйнасын.

Дөнья нинди матур, күрә белсәң.
Тормыш гүзәл, тормыш соклангыч!
Авырлыкны җиңеп яши белсәң,
Андый тормыш бары куаныч.

Биек-биек гомер тауларының
Менеп җиттек инде үренә.
Күрә белсәң, гомер үрләреннән
Киң офыклар әле күренә.

Кирәкме соң, йөрәк, моңланырга,
Гомер үтә, диеп ,көенеп?
Безнең әле җырлап яшәр чаклар.
Яшәр чаклар сөеп-сөелеп.

***

Борыннарга ис кермәгән чакта
Егет булып җиткән күршеләр
Сәләм әйтә иде апаларга.
Көлә иде безнең ишеләр...

Шул сәләмне түкми-чәчми генә
Тапшырырга тизрәк ашыгам.
Сөенечкә тәмле нәрсә бир, дип,
Зур апама аны тапшырам.

Авыз ерган булам, янәсе дә,
Кызарганын күреп апаның.
Искә төшә шул ул бик еш кына
Шуклыклары балачакларның.

Күрше абыйларның сәләмнәрен
Бик күп булды инде ташыган.
Ишеткәндә, кырыс  әткәй генә
Бик сыйпамый иде башымнан...

***

Үз-үзеңне аңламаганда да,
Булсын сине аңлый белүчең.
Күтәрмәслек  дигән сагышыңны
Синең белән тигез бүлүчең.

Тик бер генә карашыңнан синең
Халәтеңне тоеп сизүчең.
Түзәлмәслек дигән чакларда да,
Синең белән бергә түзүчең.

Кирәк чакта аңлый белгән кешең
Сала  бит ул күңел яктысы.
Берсен-берсе аңлый белгән парлар -
Бер йөрәкнең ике яртысы...

***

Әллә кайдан, үзең аңламастан,
Хәтереңә килә бер мизгел.
Саегуны белмәс  чишмә кебек,
Нинди төпсез икән бу күңел.

Ялан тәпиләре балачакның
Йөгереп үтә күңел түреннән...
Талпыныплар куясың шул мәлгә
Әле менгән гомер үреннән.

Яшьлегеңнең бөреләнгән чагы
Чәчәк булып кайта күңелгә...
Сагынмыйча ничек түзәргә соң?..
Тирән күңел тула, түгелә...

Җыя  барган   йөрәк үз эченә  
Үзе  якын күргән  ядкарьне.
Килә ача, килә ача күңел
Гомер дигән калын  дәфтәрне...
.
***

Караганда  үскән балаларга,
Үземне күргәндәй күзләрем...
Бер уй килә... Еллар аша бездә 
Таный микән алар үзләрен?



Хәер сорагандай сорап булмый
Якты караш, яхшы сүзләрне.
Яхшы диеп үзен санаганнар
Якты йөзен бирә  үзләре.

***

Иртәгә булыр  да, иртәгә, дип,
Иртәгәсен нидер көтәбез.
Иртәгәгә генә күзне төбәп,
Бүгенгесен күрми үтәбез.

Бүгенгең бит – кичәге иртәгәң.
Күрә бел инде син көткәнне.
Бүген яши белми, иртәгәсен
Сизмәссең дә  гомер үткәнне.

***

Халкы бик ышанган  әһелгә
Зур түрә булу җитә,
Ышанычы эри дә бетә...

***
Ризыкны без кадерлибез күбрәк,
Хакын түләп  сатып алганга.
Бәлки, аңа зуррак кадер тиеш,
Ходай биргән тәгам булганга?

***

Сәгать арты сәгать. Көн арты көн...
Мизгел арты мизгел ялгана.
Сүтеләләр гомер йомгаклары.
Кемнәр белә күпме калган ла...

Шушы гомер җебе бәйли инде
Яшьлек белән картлык арасын.
Шушы ике атлам эчендә дә
Ниләр көтми адәм баласын.

Мизгел арты мизгел... Гомер җебен
Тартып урар идем кирегә.
Урар идем дә бит, кая соң ул...
Яшьлек тик бер генә  бирелә...

***

Ап-ак карлы юлы кышларымның
Гомер йомгагыма чорнала.
Вакыт атлап бара кышкы юлдан.
Артта гомер дигән чор кала.

Вакыт атлап бара кышкы юлдан.
Атлап кына бара дисеңме...
Шул арада чәчкә бәсләр сибә.
Шул арада җуя төсеңне...

Ялварырга, чабуыннан тартып...
Китмәсен дип, ныграк кочарга...
Ашыкмачы, Вакыт, ашыкмачы.
Алып китмә мине  кышларга...

МӘХӘББӘТ ТИРӘКЛӘРЕ

Аллы-гөлле чуклы күлмәк киеп,
Тибрәләләр җилдә тирәкләр.
Бергә бәйли-бәйли язмышларын,
Тасма бәйли гашыйк йөрәкләр.

Җилфердәтә җилләр тәлкәшләрен.
Кул болгыйлар сылу тирәкләр.
Гашыйк  җаннар ефәк тасмаларга
Үрә бара матур теләкләр...

Ефәк тасма кебек тигез булсын,
Гүзәл булсын гомер юлыгыз.
Мәхәббәтегезнең җебе аша
Бәйләнсеннәр ике кулыгыз.

Аллы-гөлле мәхәббәт яулыгын
Җилдә җилфердәтә тирәкләр.
Ике йөрәк, язмышларын бәйләп,
Киләчәккә үрә теләкләр...

СИН БИТ 

Син бит инде, күкрәгем уртасын
Утлы күмер белән көйдергән.
Син бит инде, бер карашың белән
Шул утлы күмерне сүндергән.

Син бит инде,  күңелемә тулган
Моңнарымнан иңне идергән.
Син бит инде, тик бер сүзең белән 
Иңнәремә канат кидергән.

Син бит инде, үзең теләмичә,
Үз-үзеңнән кайчак биздергән.
Син бит инде, шуны аңламаган...
Яндырган, көйдергән, сөйдергән...

***
Тавышларын ишеткән чак була
Ерактагы якын кешенең.
Сәгатенә ничә кабатлыйсың
Шул якын кешеңнең исемен...

Ерактагы якын шул кешеңнең
Чагы  була күзгә күренгән...
Еракта булса да әйтә ала
Назлы сүзләр ... йөрәк түреннән.

Булдыралсаң җибәрмәс идең дә.
Бәйләп тотар идең яныңда.
Ерактамы соң ул? Түгелдер ул.
Яши белгәч  синең җаныңда...

***

Текә тау-кыяга сылагандай
Була кайчак тормыш дигәнең.
Тик үзеңнән тора үрмәләвең,
Яки упкыннарга төшкәнең.

Ә таш кыя көзге кебек шома.
Кайда тотынырга белмисең!
 Егылмаска диеп, таш кыяның
Тик бер чыгынтысын эзлисең.

Әй, бу яшәү көче! Соңгы мәлдә
Әллә нинди бирә көч-куәт!
Төртә кебек сиңа:”Син бит кеше!
Бирешергә түгелме оят!”

Тойган кебек буласың син кинәт,
Канат куя кемдер иңеңә...
Таш кыядай торган зур авырлык,
Бик тырышсаң, ул да  чигенә.

РӘНҖЕТМӘГЕЗ

Шигырь сөйгән затны рәнҗетмәгез.
Аның җаны - сабый нарасый.
Урынсыз бер салкын караш хәтта
Сала аңа күңел ярасы...

Шигырь сөйгән затны рәнҗетмәгез.
Илаһи бер зат ул үзенчә.
Бар бит, даһи хыялыйлар гына
Шигырь яза, дигән төшенчә.

Шигырь сөйгән затны рәнҗетмәгез.
Аның җаны – гүзәл бер чәчәк.
Гарасатлы давыл –  аның җаны.
Тия калсаң, таптап үтәчәк...

Шигырь сөйгән затны рәнҗетмәгез.
Кеше күрмәгәнне ул күрә.
Күргәннәрен йөрәгенә чорнап,
Йөрәк каннарыннан  җыр үрә...

ТОРМЫШ БУРАННАРЫ
Карлы юлны кемдер ачкан кебек,
Барыр юлны дөнья ачмады.
Алгы сукмагыма  гомеремнең
Давыл-буран чыкты, кар яуды.

Буранында булды адашкан чак...
Күзләремә бәсләр сарышты...
Егылмадым тормыш җилләрендә.
Давыл белән җаным ярышты.

Тормыш бураннары көчле шул ул.
Бөтерә дә ала җилләрдә.
Дөнья дигәннәрең салкында да 
Сала белә кайнар  тирләргә.

Буламы соң җирдә шундый кышлар,
Ялкын  йөрәкләрне суыткан?
Кайнар буран яши  йөрәкләрдә.
Бураннарда  күңел  чыныккан.

СӨЮ БУРАННАРЫ

Күбәләкләп йомшак   карлар  ява.
Ап-ак инде тагын урамнарым.
Алып керәм инде кышларыма
Сөюемнең ярсу бураннарын.

Алып керәм инде кышларыма
Ап-ак кардай ап-ак хисләремне.
Аералмыйм синнән теләсәм дә,
Бәсләр сарган назлы күзләремне.

Адаштырдың сөю буранында.
Юл тапмаслык мине адаштырдың.
Хисләреңә чорнап күңелемне,
Саташтырдың мине, саташтырдың...

Безнең мәхәббәтнең сафлыгына
Мин ошатам карның ап-ак төсен.
Бураннар да салкын күренмиләр,
Кышларымда сине тапкан өчен.

ӘНКӘЕМНЕҢ  КҮТӘРМӘЛӘРЕ*

Без үткәндә сикергәли иде
Үскән йортның күтәрмәләре.
Көнгә меңәр баскан идәненең
Калды микән түзәр хәлләре...

Ялан тәпиләргә ут капкандай...
Әллә кызган күтәрмәләре?..
Йөгереп тә үскән тәпиләрнең
Бик тиз җитте китәр мәлләре...

Таралыштык. Бик сирәк шыгырдый
Туган йортның  күтәрмәләре.
Кайсысы керер, дип, күтәрмәдән,
Әнкәемнең көтәр мәлләре...

Шыгыр-шыгыр җырлап каршы ала
Әнкәемнең күтәрмәләре.
Җитмәсен иде  шул беркайчан да
Күтәрмәнең сүтәр мәлләре...
	*күтәрмә – диал. болдыр

БЕЗ СӨЙГӘННӘР

Без сөйгәнннәр башкалар янында.
Тормыш йөген тарта еракта.
Аңлый да соң акыл барысын да,
Аңлап   булмас  халәт йөрәктә... 

Хыялларга бармы соң киртәләр?
Бармы соң хыялга аралар?
Чынлап-чынлап кавышалмаганда,
Ярый, хыял дигән чара бар...

Очраштыра хыял, кавыштыра,
Тормышта булмаса,  уеңда...
Язмыш сүндерергә теләгәнне
Сүндереп кара син хыялда...

Без сөйгәннәр башкалар янында.
Язмыш йөген тарта еракта.
Гомерлеккә сөям, дигән сүзләр
Гомерлеккә калган  йөрәктә...

ТУГАН  ЙОРТ

Зур ояда үстек бергә-бергә
Әткәй-әнкәй канат астында.
Калды инде  күптән туган йортлар 
Чыгып киткән зур  юл  чатында.

Чыгып киткән юллар – тармак тармак.
Төрлебез төрле юл сайладык.
Рәхмәт сезгә, газиз әткәй-әнкәй,
Бер тугансыз җирдә калмадык.

Тигез итеп безне барыбызны
Сөя белде әнкәй йөрәге.
Бу дөньяда җиңел яшәүләре,
Туганнарның  булса терәге.

Тамыр  тарта изге туган өйгә.
Суы тарта туган якларның.
Кадерләрен белеп яшик әле
Әткәй-әнкәй исән чакларның.

СӨЯСЕ  ДӘ  СӨЕЛӘСЕ

Сөясе дә сөеләсе чаклар
Кайчак мәхәббәтсез үтә шул...
Гомер мәхәббәтсез үтүләре
Йөрәкләрне бигрәк өтә шул.

Соңгы сөю әллә киткән чакта
Йөрәкләргә салды  йозаклар?
Сөйсәң-сөймәсәң дә,  гомер үтә.
Чигәләргә куна ап-ак кар.

Сөясе дә сөеләсе чаклар...
Мәхәббәтсез яшәү  күңелсез.
Мәхәббәтсез хәтта гөл дә үсми.
Беркем тумый җиргә сөюсез.

Заяларга гына уза  сыман
Мәхәббәтсез үткән гомерләр.
Үкенмәсен иде беркайчан да
Сөеп сөеләсе күңелләр.

НИГӘ ӨМЕТ БИРДЕҢ?

Йөрәк түрләренә сыймас назлар...
Сиңа гына дигән назларым.
Белмәдеңме түгелмәгән назның
Хәнҗәр кебек җанга казарын?

Ник киткәндә, артыңа борылып,
Мөлдерәмә  төбәп карадың?
Һәр карышын йөрәгемә чорнап
Ерагая барган араның...

Сагынуларымнан җепләр үреп,
Тартып алыр идем мин сине.
Бергә йөргән болыннардан үтәм,
Гөлгә кушып синең исемне.

Нигә үзең якты  өмет бирдең,
Бер мизгелдә булгач тапарлык?
Күтәрмәслек ачы югалтуның
Сәбәпләре бармы акларлык?

БИРЕШМӘ

Бу тормыштан гаҗизләнгән чакта,
Нишлим? диеп, киңәш белешмә.
Үз-үзеңә ныклы бер киңәш  киңәш бир.
Тик бер генә  киңәш: “Бирешмә!”

Мөлдерәмә тулса күңелләрең,
Сагыш чишмәләрен бик эчмә.
Зәм-зәм суы шифаларын салсын
Йөрәгеңә шул суз - ”бирешмә!”

Өмет уты кайчак сүнә шул ул...
Күптер шул хыяллар ирешмәс...
Канат куйсын хыял-өметеңә
Кыска гына шул сүз ”бирешмә!”

Җиңел түгел яшәү. Тик шулай да
Көзчезсек белән син күрешмә.
Дәрт-дәрманнар салып юлларыңда,
Алдан барсын карар:”Бирешмә!”

***

Эзләгәндәй кебек әллә кемне,
Җил сызгырып йөри  урамда...
Кар да  яумый... Җилгә генә түгел,
Кемгә рәхәт ялгыз булганда?..

Агач ботаклары тибрәләләр,
Кул болгап калгандай җилләргә.
Ялан басуларны капшый-кашый,
Җил кемнедер китте эзләргә...

Канат куя кар бөртекләренә.
Болытларга барып сарыла.
Җәяүлене этә-төртә  үтә.
Мич торбаларына кагыла.

Гаҗизлектән улап ала кайчак...
Ялгыз яфрак булып җилферди...
Табалмаслык берсен югалткандай,
Бер иптәшсез ялгыз җил йөри...

ГАРМУНЧЫГА

Күкрәгеңә сыйммаган моңнарың
Гармун күрегенә сыялган...
Сөенечләреңә-сагышыңа
Гармуныңның теле көй салган...

Күкрәгеңне  ачар сыман булып,
Колач җәеп гармун тартасың...
Кулларыңда, гүя, гармун түгел,
Хис тулышкан йөрәк тотасың...

Кулыңдагы  гармун теле сөйли
Телең белән әйтәлмгәнне...
Күзләреңнең  карашыңда  калган
Гармун әйтеп бетәлмәгәне...

Хис йөгерткән сизгер бармакларың
Бер йөгерә дә бер туктала...
Аңлый гармун... Уртак бер җан сездә...
Суза...җырлый...ярсый...тын кала...

Тулышкандыр җаның... Сагышларың
Ташып ага гармун җырында...
Бармы  әсир  калмаган күңелләр
Моң дәрьясы дулкыннарында...

***

Төн йөклармын, димә тыныч кына,
Илһам сине кочаклап ятса...
Үрмәләгән чаклар була төнлә,
Каләм очы төртеп уятса...

Кәгазь шыгырдавы... Шигъри җанга
Ул бит матур җырдай тоела...
Челтәр юллар төшәр алдан анда,
Үзалдыңа бер көл, бер ела...

Кем өчен дә язмый шигъри күңел.
Үзе өчен генә ул яза.
Бушатыныр өчен... Мондый күңел...
Әллә бәхет... әллә бер җәза...

АЛТЫН ТАУЛАР

Әллә кемнәрне син эзләп киттең.
Теләсәм дә тотмадым сине.
Әллә җирдә сине башка берәү
Минем кебек сөяр дисеңме?

Әллә ниләр эзләп киткән чакта
Юлыңны мин синең бүлмәдем.
Ихлас сөюдән дә зуррак байлык
Юк икәнен әллә белмәдең?

Сөя белдем, беркем сөймәгәндәй.
Өзә дә белдем шул араны...
Өзү белән төзәтеп буламы
Йөрәктәге тирән яраны?

Алтын тауга, бәлки, кунгансыңдыр...
Бәхетеңне телим тапканны.
Белмим, җаным, кичерерме сөю
Алтыннарга аны сатканны...

***

Бик әз генә калды ел үтәргә...
Кабатланмас матур бер елым...
Ат елы, янәсе, туасы ел...
Йөк-йөгән күрмәгән бер колын...

Бик әз генә калды ел китәргә....
Бер елымны гомер югалта...
Вакыт, кемдер камчылаган кебек,
Җитез  юыртактай юырта...

***

Үз-үземә исем куша алсам,
Кушар идем исем – Гадилә.
 Даһи була алмам. (Безме соң ул?!)
Бар җисемем минем гади лә...

Үз-үземә исем куша алсам,
Кушар идем исем – Гөлүсә.
Аллы-гөлле бакчамда гынамы?
Җанымда да тамчы гөл үсә.

Куша алсам үзем, кушар идем
Әнкәй кушкан шушы исемне.
Үзе гади. Гөлләр кебек матур.
“Көмеш кебек чиста” җисемле...

ШӘҺӘР – АВЫЛ

Шәһәр фатирының читлегенә
Сыймый ирек сөйгән күңелем...
Яшел болыннарга җаным оча...
Тели чиксез  авыл киңлеген...

Биек йортның түбәсенә барып,
Шәһәрләрдә офык терәлә.
Тик авылда,  офыклардан артта,
Ни барлыгын күңел күрәлә...

Алтынчы кат... Унберенче катлар...
Биекләрдә булды яшәгән.
Җан теләми хәзер башка тормыш,
Җиргә сыенгандай яшәүдән...

Икенче шул авыл... Җилләре дә
Сине бәреп екмый. Ияртә...
Айлы төндә, йолдыз-йолдыз булып,
Күпме күзләр сине күзәтә... 

Икенче шул авыл...Миләшеңне
Сайламаган юкка сандугач...
Шушы  авыл гына сала ала
Саф чыкларын җанга, таң тугач...

Шул тынлыгы гына авылыңның 
Әллә ниләр сала җаныңа...
Рәхмәт сиңа, шәһәр, синдә рәхәт.
Тик китәм мин кайтып авылыма...

***

Сагындырды кышлар, сагындырды...
Әллә карны кемдер урлады?
Көзнең азаклары үтә  инде,
Ныклап торып карлар яумады...

Карларны да өлешләп биререме,
Өлешләгән кебек яңгырны?
Соңга кала-кала килгән карлар
Май аенда  килеп явармы?

Күңел көтә шул ул ... Җәен яңгыр...
Ап-ак карлар кышын ул көтә...
Вакыт кына, күренмичә генә,
Зур йомгагын сүтә дә сүтә...

***

Шлеп-шлеп... Кечкәй бер сөенеч
Ялан тәпиемә кунганмы?
Топ-топ... Тыпырдатып алып,
Йөгерттереп мине куганмы?

Зыр-зыр.. Орчык кебек итеп,
Әйләндереп мине алганмы?
Зең-зең... Колагыма әллә
Яңа бер яз көе салганмы?

Лә-лә...Иркә күңелемдә 
Шатлык тулы бер җыр туганмы?
Тук-тук... Олы бер сөенеч,
Үсеп йөрәгемә  кунганмы?

***

Еллар тезгән муенсамны барлыйм,
Берәм-берәм алып хәтергә.
Кире кайтмас алар, тик шулай да
Минем өчен алар кадердә.

Энҗе-мәрҗән аның һәр бөртеге,
Асылташы бардыр әз генә.
Бүтән байлык җыялмадым кебек.
Еллар – минем җыйган хәзинә.

Гомер тезгән муенсамны барлыйм,
Һәр бөртеге яхут, гәрәбә.
Нечкә генә җебе  өзелгәндә
Нурлар чәчеп, бәлки, тәгәрәр...

Дөнья миңа, шөкер, күпне бирде.
Әзме-күпме бирдем  дөньяга.
Гомер озын-озак. Мин үземне
Телеп-телеп салдым елларга.

***

Мин  китәрмен беркөн, газиз балам.
Ләкин, балам, мин бит синдә калам.
Син китәрсең беркөн, газиз балам.
Үз эчендә йөртер сине балаң...

***

Кичке кояш килгән тәрәзәмә,
Бу көнемнең соңгы нурлары.
Галиҗанәп Вакыт  гомеремнең
Бер кояшлы көнен урлады.

Алып китте төпсез чоңгылына
Бу көнемне. Нурлар күмелде.
Нинди  олуг кояш, көчле, биек,
Ә шулай да, ул да җиңелде...

Вакыт көчле. Һәрбер кояш нурын
Санап кына бирә, күрәсең.
Һәр нәрсәнең  башы-азагы бар.
Тик Вакытның юктыр сүнәсе...

***

Саксыз  кагылма син сөюемә.
Тойгыларым белән уйнама.
Мине әсир иткән бу хисләрем,
Сиңа кагылмас, дип уйлама.

Беләсең  бит, иркәм, сөюемне.
Тик шулай да кинәт кагылма.
Булсын сөю, ялгыз таңнарымда
Назлар сала торган җаныма...

Булсын әйдә, хыял гына булсын,
Өшегәндә мине җылыткан...
Булсын әйдә, кояш нуры булсын
Син яшәгән яктан, ерактан.

Булсын әйдә, чәчәк кенә булсын,
Үзем генә назлап үстергән.
Булсын әйдә үземнеке генә,
Теләсәң дә инде өздермәм...

***

Хыялыңның игезәге белән 
Очраштыра  язмыш юллары.
Онытылган  дигәч эзләп тапты
Яшьлек хыялымнның сыңары.

Шул ук күзләр, акыл,  төс-кыяфәт.
Танымасмы, әллә, дисеңме?
Чагылышы.  Кемдер  туган чакта
Никтер алыштырган исемне.

Хыялымның татлы яртысы син,
Гүзәл мизгелләргә төргәне.
Хыялымның ачы яртысы син,
Сагышларга кайчак үргәне.

Бөтен хыял түгел, кайдан булсын
Тулы хыял? Син дә яртылы.
Тик шулай да, мин бәхетле ничек
Ярты гына хыял аркылы...

Б Ә Х Е Т Л Е С Е Ң

Бәхетсез син? Күрмәдең син әле
Чынлап-чынлап бәхетсезләрне.
Бәхетсез син? Ничек телең бара?!
Уйлап әйт син  әйткән сүзләрне!

Бәхетсез син? Белмәдең син әле
Кара төскә манган елларны.
Бәхетсез син? Күрмәдең син әле
Җир тырнаган яшьле кулларны.

Бәхетлесең. Тик күрә бел аны. 
Урап үтмә бәхетсезләрне.
Булган бәхетеңне өркетмәскә,
Чамалап әйт әйтер сүзләрне.

***

Шопен  яза  алган музыкасын – 
Телевизор көчен алмаган.
Безгә салган  хәүеф-кайгы кебек,
Күңеленә аның салмаган.

Пушкин яза алган  шулай көчле -
Укымаган “сары” гәзитләр.
Пушкин кебек яза алмасам да,
Телевизор, бәхил бул, җитәр!

А В Ы Л

Сагындыра авыл, сагындыра
Олыгая барган күңелне.
Хәтер назлап-назлап искә ала
Авылында үткән мизгелне.

Башка җирдә андый болыннар юк.
Юк башкача андый чишмәләр.
Туган авыл тугаенда гына
Иң гүзәл чәчәкләр үсәләр.

Иң зәңгәр күк – синең авылыңда.
Иң шифалы анда һавалар.
Һәр  яфрак-үләне авылыңның
Барлык  сырхавыңны дәвалар.

Дөньядагы иң изге әһелләр
Яши синең туган авылда.
Сагындыра. Сагындырмас иде,
Авылың бит – синең каныңда.

***

Үпкәлисең, кабул итмисең дип,
Сиңа әйткән җылы сүземне.
Кабул итәм, тик куркам шул сиңа
Ияләшер диеп үземне.

Үпкәлисең, кабул итмисең дип,
Сиңа булган җылы карашны.
Кабул итәм, тик куркам шул
Җаннар китәр диеп ярәшеп.

К Ә Җ Ә

Үскән чакта әнкәемнең
Бар иде кәҗәләре.
Уйлый идем, шул кәҗәдә
Ни булды хәҗәтләре?

Тусын дипме җаваплылык
Ул кәҗәләр  өстеннән
Әнкәй мине ”главный” итте,
Булсам да мин кечкенә.

Аңлыймы соң  кәҗә  халкы
Син “ыстарший” икәнне.
Кемнең кайда күргәне бар
Кәҗә халкын көткәнне?

Кәҗә-мәгълүн кереп китә
Бакчага сорамыйча.
Калмый күрше бакчасыннан
Кәбестә урламыйча.

Хөрмәт итми “гылавныйны”,
Сөзеп кайчак җиппәрә.
Кәҗә кылган гөнаһ  өчен
Күрше тавыш күтәрә.

Көненә әллә ничә кат
Кирәк аны саварга.
Тоттырса. Шул ни арада
Мәгълүн тора таярга.

Бар кылган гөнаһы өчен
Эләгә түтәгезгә.
Аңлар мине эләккәннәр
Чыбык бер ... җирегезгә.

Кәҗәле балачакларны
Көлеп искә алабыз.
Кәҗә тоткан хуҗаларга
Сәләм юллап калабыз.

***

Картлар тормышы билгели
Җәмгыятьнең хәлләрен.
Бүгенге картларның хәлен
Минме генә жәлләдем?!

Дәүләт ире, акыллы ир,
Күрмисеңме картларны?
Нигә хәерче хәленә
Төшердең син аларны?

Алар түгелме, төзегән
Син яшәгән бу илне?
Алар түгелме, яклаган
Давыл-уттан бу җирне?!

Алар түгелме, лаеклы
Үрнәк бүген яшьләргә?
Алар түгелме, лаеклы
Кешеләрчә яшәргә?

Картлар тормышы билгели
Җәмгыять тазалыгын.
Шул хәтле  авырмы хәлләр?
Юк бүтән язарлыгым...

***

Тапап киткән чакта, тора  бел икән.
Тормыш йортын дөрес кора  бел икән.
Түзәлмәгән чакта, түзә бел икән.
Батам дигән чакта, йөзә бел икән.
Яшең аккан чакта, көлә бел икән.
Бәгыреңне бишкә телә бел икән.
Шатлык-сөенечне күрә бел икән.
Алга өмет-хыял үрә бел икән.
Сине аңлаганны аңлый бел икән.
Яхшы-яманнарны таный бел икән.
Канат сынганда да оча бел икән.
Тормыш бит бу, шуны бел икән...

***

Балакаем, кайтып йөрмә инде,
Туңарсың бит, тышта буран, ди.
Көтә  үзе әнкәй, әйткән була,
Әйбәт кенә әле торам, ди.

Балакаем, кайтып йөрмә инде,
Интегерсең, юллар өзек, ди.
Көтә  үзе әнкәй, әйткән була,
Ятам әле, балам, түзеп, ди.

Әнкәй җаным, киртәме соң безгә
Узып булмас буран-пычраклар?
Балакаең аңлый, бәхет бит ул,
Сиңа кайта алган бу чаклар.

А Д А Ш Ы Ң

Дистә-дистә еллар арасында
Сине эзләп йөрдем адашып.
Табылмадың. Көтмәгәндә никтер
Эзләп тапты мине адашың.

Түгелмәгән назларымны бирәм
Син булып кайткан бер кешемә.
Тәүге мәхәббәтем, саф сөюем,
Син  булып керә ул  төшемә.

Аның карашында – синең назлар,
Кайчандыр син миңа бирмәгән.
Аның  күзләрендә – синең караш,
Тик нигәдер мине күрмәгән.

Хыял белән хыял арасында ...
Әле дә мин җирдә түгелмен.
Син түгел ул. Мин югалттым сине.
Онытмадым, ләкин үкенмим...

***

Авылымның тузанлы юлларын 
Ятып үбәр булам кайчагын.
Шул юлларда калган балачагым.
Шул юллардан үткән яшь  чагым.

Тузан гына димә... Шул юлларда
Эзем калган. Гомер эзләрем...
Үттек кышын, карга чума-чума.
Бата-бата үттек көзләрен.

Туган йортка илтә шушы юллар.
Әнкәй көткән газиз өемә.
Барсын гына иде дә бит гомер
Шулай әнкәй булган көенә.

Шушы юлдан киттек еракларга.
Инде күпме юллар үтелде...
Авыл юлы – безне ераклардан
Тартып торган тамыр шикелле...

БЕР  ИЛ

Бер ил бар  диләр бик тә еракта.
Кояш ел буе сибә нурларын.
Сулмас чәчәкле яшел болында
Сандугач-былбыл сайрый  моңнарын.

Анда Тынычлык, Ирек һәм Дуслык.
Мәхәббәт анда белми җәберне.
Анда Хозурлык, анда Мәрхәмәт.
Дөнья кайгысы телми бәгыръне.

Ул илдә яши тик бәхетлеләр.
Теләге чынга аша  һәркемнең.
Ул илдә кеше яши мәңгелек,
Кадерен белеп килгән  һәр көннең.

Һәркем ул илдә җанын дәвалый.
Сынган канатлар анда ялгана.
Анда –  Дөреслек, Сафлык, Инсафлык.
Юктыр ул илдә кара ялганнар.

Бик күпләр анда кунакка бара.
Бик күпләр анда оя оялый.
Ярый, ул ил бар барып кайтырга.
Ул ил атала –  Дөнья Хыялый.

***

Сукыр-чукрак күрми син белгәнне.
Бәхетлерәк әллә сукырлар?
Кинәт  кенә  күз-колагын ачып,
Сукырлыкка рәхмәт укырлар...

***

Әзерләнмим әле оҗмахларга
(Сират күпер нечкә үтмәслек).
Һай, сугасың кулга кайчак, ходай,
Авырттырып, гөнаһ итмәслек.

Һай, сугасың кайчак жәлләмичә.
Хаталарга юлны бүләсең.
Кайсы якка миңа борылырга,
Ярый, ходай, үзең  беләсең.

Адашканда җибәр мине шулай
Үзең дөрес күргән юлыңа.
Кыен булсын, авыр булсын, ләкин
Баш тартырмын андый уемнан.

Я, ходаем, рәхмәт суга белдең
Вакытында минем кулыма.
Оҗмахларга әзерләнмим әле,
Тик җибәрмә тәмугъ юлына.

***

Кыш елады тәүге тамчы булып.
Башта саран, аннан үкседе.
Ап-ак кышлар биргән  ак хыяллар
Язгы тамчыларда эреде.

Кыш елады әллә безне җәлләп,
Килгән язны әллә каргады.
Юа-юа безнең эзебездән
Үзе кышын сипкән карларны.

Кыш елады сузылыплар ятып.
Ерганактай булып яшь акты.
Салкын кышлар безгә биргәннәрне
Җылы язлар никтер югалтты.

ЯЗГЫ СӨЕНЕЧ

Киң капкасын ачып  кинәт кенә,
Язлар бәреп керде урамга.
Зәңгәр күктә җылы кояш көлә,
Тамчы сикергәләп куана.

Ерганаклар ера кар буразна,
Күлдәвектә нурлар чагыла.
И, куанган була исәр күңел.
Язны иң сагынган чагы ла.

“Чирик-чирик-җырлыйк-җырлыйк”диеп,
Җырла, диеп  кошлар өндиме?
Көткән идең, шатлан инде язга,
Менә бит ул язгы көн, диме?

Ярсып ташый-ташый кинәт кенә,
Язлар бәреп керде урамга.
И,  сөенә олыгайган йөрәк
Санлы язы  тагын туганга...

ДӨНЬЯ КӨЛДЕ

Шакшы дөнья көлде : ”Имеш, алар
Бер-берсенә “сөям” дигәннәр!”
Кулга-кул тимәгән карашларын
Ишек ярыгыннан күргәннәр.

“Бармаклар да тимәде бит”, диеп,
Бер гөнаһсыз алар аклана.
Акланмагыз, нигә акланырга?
Ярты дөнья сезгә соклана!

Көлә дөнья, шакшы, бозык дөнья
Бер гөнаһсыз сөю йөзеннән.
Көлсен, соклансыннар әйдә. Алар
Оча шакшы дөнья  өстеннән.

***

Ходайдан син бик әз генә түбән.
Ходайдан соң сиңа инанам.
Синең догаң мине исән йөртә.
Синең теләк йөртә, и Анам.

Синең аша мине ходай саклый.
Ходайдан соң сиңа таянам.
Синең хәер-фатихалар кирәк.
Фәрештә канаты син, Анам.

Кыен чакта күңел сине эзли.
Сөенгәндә бергә шатланам.
Минем өчен кайгыручым да син,
Сөенүчем дә син, и  Анам!

Туксанны куасың. Син барлыкка,
Рәхмәт укый-укый, куанам.
Илаһымнан бик әз генә түбән,
Ходай бәндәсе син, и Анам.

***

Урамда ни генә тапсын,
Өйгә ташый бер малай.
Бик “кирәкле” тимер-томыр,
Яки бик тәтәй калай.

Таяк-чыбык тапсынмы ул,
Яки тимер чыбыкмы,
Арттыра ул нәнәсенең
Өендәге “байлыкны”.

Өй эчендә басар җир юк,
Малай ташый да ташый.
Кайда моны куярга, дип,
Нәнәсе башын кашый.

Чыгарып ташлый алмый ул.
Кадерле бит оныгы.
Ярты фатир булды инде
Онык җыйган “байлыгы”.

ЙӨГЕРЕП ЛӘ МЕНДЕМ ТАУ БАШЫНА

Йөгереп лә мендем тау башына,
Гомеремнең биек үренә.
Әнә, ерак-ерак офыкларда
Сабый балачагым күренә.

Әнә,  гүзәл яшьлегем шәүләсе
Алсу томаннарга  чуалган.
Онытылмас тәүге мәхәббәтнең 
Гүзәл таңнарына  уралган.

Әнә, үсеп  өлкәнәйгән чагым,
Йөк-йөгәнле  тулпар   акбузат.
Кайчак  әллүр басып биеп уздык,
Кайчак дөнья куды камчылап.

Кул сузарлык ара – картлыгыма – 
Өч адымлап кына калгандай.
Ышаналмыйм гомер үткәненә,
Тоеладыр никтер  ялгандай.

Йөгереп лә мендем тау башына,
Гомеремнең биек үренә.
Инде аска төшәр вакыт җитә,
Никтер күңел алга үрелә...

СЕРДӘШ КАЕН

Кочакладым  зифа  каенымны.
Йөрәгемне аңа терәдем.
Беркемгә дә ачмаган серләрне
Сердәш каеныма сөйләдем.

Өнсез каен тыңлый тып-тын гына.
Ул тыңларга  мине өйрәнгән.
Ничә тапкыр аңа яшем тамган.
Күпме серләр аңа сөйләнгән.

Назлы җилдә яфраклары белән
Битләремне минем сөйгәндәй.
Аңа ачкан сагыш-моңнарымнан
Ап-ак  тәне кара көйгәндәй.

Кочакладым сердәш каенымны.
Ачтым аңа  моңлы  йөрәкне.
Ташып аккан чакта күңелләрең
Бер каеның булу  кирәкле...

УКУЧЫМА

Каләмемнән тамган хис  тамчысын
Күңелеңә якын аласың.
Ишетәм мин синең җавабыңны.
Син бит мине аңлый аласың.

Яраткан укучым,  кичер мине,
Син көткәнне кайчак бирмәсәм.
Йөрәгемнең ярсып дулаганын
Синең алда тыя белмәсәм.

Рәхмәтлемен сиңа, этәрмисең
Сиңа диеп сузган кулымны.
Шагыйрь әйткән: бер укучым булсын,
Язармын, дип, шигырь юлымны...

ҮБЕП АЛАМ

Үбеп алам кайчак каләм очын,
Төшсә аннан җаным теләгән.
Нинди генә кичерешләр, хисләр
Исәр күңелемне телмәгән...

Үбеп алам. Тоз тәмнәре тоя
Каләм очларында иреннәр.
Чылата шул кайчак кәгаземне
Бу тормышта үткән, күргәннәр.

Үбеп алам. Иреннәрем тоя
Кайчак ләззәт тулы бал тәме.
Ә монысы күңел аша тамган
Бу дөньяның гүзәл ак яме.

Үбеп алам. Ярый әле син бар,
Мине аңлый белгән каләмем.
Нечкә генә үзең, ә сыядыр кебек
Очларыңа барлык галәмем...

***

Бу чирәм астында минем эзләр,
Ерак балачагым эзләре.
Зәңгәр күктән карый минем күзләр –
Кер кунмаган сабый күзләре.

Бу тирәкләр әле мине таный,
Үзгәрсәм дә һич танымаслык.
Җилләр исәнләшә назлап кына,
Тиеп кагылыр-кагылмаслык.

Бу болында шул ук кыңгыраулар.
Җир җиләге шул ук хуш исле.
Шул җиләкне нарасый кызыкай
Аунап ятып җыядыр төсле.

Бу чишмәнең җыры шул ук моңлы.
Ничек соң шуны сагынмаслык?!
Барысы да шул ук, тик мин генә
Үземне никтер танымаслык...

***

Шигырь туа даһи күңелендә.
Яки туа исәр җанында.
Даһиларның  саны санлы гына.
Ярый тудык исәр санында...

А Б Ы Й

Абыеңның сеңелкәше булу
Ничек рәхәт бит ул  кайчагын.
Кирәк чакта сине тетеп салса,
Барып керсәң, ача кочагын.

Ир уртасы яшен күптән уздык.
Ә абыйга без кечкәй сеңел.
Шул абыең булу белән генә
Ничек бит ул яшәве җиңел.

Юеш борыныңны аңа төртеп,
Сулкылдыйсың түзәлмәгәндә.
Абый дигән кешең сөенә бит,
Шатлыгыңнан күккә менгәндә.

Иң беренче ул бит чабып килә
Ярдәм, киңәш кирәк булганда.
Ышанычлы таяныч табасың
Абый дигән олы туганда.

Балачакта “абыйга әйтәм” дип,
Әйтә идек, берәү куркытса.
Әле булса “абыйга әйтәм” дип,
Әйтер идем, язмыш өркетсә.

***

Кулларыңа  гына түгел синең,
Җаныңа бит, иркәм, кагылдым.
Күзләреңә генә түгел синең,
Күңелеңә, иркәм, сарылдым.

Мин беректем сиңа йөрәк белән.
Кара син йөрәкне куптарып.
Һәрбер тере күзәнәгем назлап,
Сиңа карагандай укталып.

Тормышыма кояш кабыздың син.
Күңелемә кояш кабыздың.
Түгелмичә җыйган назларымның
Саф чишмәсен сиңа агыздым.

Яшәдемме икән моңа хәтле?
Икеләнәм, бәлки, сөймәдем.
Яшәдем дә кебек, сөйдем кебек.
Син очрарны гына белмәдем...

А П А 

Бер карыннан,  апам, туып үстек.
Тик син миннән бик әз алдарак.
Бер әнкәйнең сөтен имеп үстек.
Тик син миннән бик әз  елгыррак.

Әнкәемә рәхмәт, апа бирде.
Сиңа сеңел бирде  бер елак.
Бәләкәйдән мине карап йөрттең.
Әле дә син миңа күз-колак.

Чат-чот килеп сугышкан чакларның
Көлкеләре җитә бүгенгә.
Синең арттан тыпырдашып үскән
Сабый чаклар килә күңелгә.  

Холык-кыяфәтләр үзгә булсын,
Тамырларда бер үк кан ага.
Минем күңел сине сагынганда,
Синең йөрәк, сеңлем, дип кага.

Рәхмәт сиңа, ни булса да мине,
Үзең кебек якын күргәнгә.
Әнкәемә рәхмәт, сиңа сеңел,
Миңа шундый апа биргәнгә.

Э Н Е К Ә Ш

Энем, синең белән мине әнкәй
Үстерде, гүя игезләрне.
Ике яшьлек арабызны безнең
Вакыт  тиз генә тигезләде.

Җитәкләшеп үстек синең белән,
Уйнап-көлеп, кайчак сугышып.
Өлкән абый-апа таралышкач,
Йорт эшләре белән булышып.

Төпчек энем, шук-шаян энебез,
Кай арада үсеп җиттең син?
Кай арада тик тормас малайны
Тормыш йөкләренә җиктең син?

Төпчек бала, усал, иркә  малай,
Әткәйләрнең  сөйгән уллары.
Намус, акыл сыйфатларын сиңа
Күбрәк салган әнкәй куллары.

Төпчек малай, бишебезнең берсе.
Әйтерсең, син иң дә өлкәне.
Ярдәмеңне һич тә кызганмыйсың.
Җәлләмисең һич тә җилкәңне.

Биш бармагы булдык әнкәбезнең.
Рәхмәт бу гайләдә туганга.
Биш бармаклы җылы кул эчендә
Җитеп килә әнкәй туксанга...

***

Ничә язым үтте синсез генә.
Бу язларым булып кермә син.
Чынга ашмас хыял, яра булып,
Йөрәгемә минем кермәсен.

Синең үз язларың. Ә минеке...
Минем язлар сине белмәсен.
Карар бирә алдым йөрәгемә:
Юк, ярамый, сине сөймәсен.

Язларымның хисле ташкыннары
Йөрәгемә ургып керсә дә,
Мин кысармын аны учларымда,
Юк, диярмен, сине күрсә дә.

Мин ышанмам язга, алдата ул.
Бармы мизгел, аннан тилерәк?
Син түгел бу язым. Беләсеңме,
Шул уйлардан миңа җиңелрәк...

***

Тәрәз алда “чегән поселогы”,
Биек йортлар, затлы машина...
Череп баей бара андагылар,
Үлем сатып кеше башына.

Бармы соң дөреслек, кемнән сорыйм?
Ходайданмы, яки түрәдән?
Шул байлыкны кемнең балалары
Гомер хакы белән түләгән?

Үлем исе килми акчасыннан,
Алар өчен юктыр ул харәм.
Ничә карасам да тәрәзәдән,
Үсә генә бара  шул урам...

***

Ярый әле арада бар ара.
Чакрымнар бар, җәяү үтмәслек.
Ярый әле, башка сәбәпләр бар.
Киртәләр бар, үтеп бетмәслек.

Ярый әле арада бар ара,
Йөгермәскә синең каршыңа.
Чакрымнарны барлап күңелемнән,
Тиле йөрәк сиңа ашыга.

Ярый әле арада бар ара,
Югалтмаска булган дөньямны.
Югалтырмын да мин тилеләнеп,
Табалмасмын тагын яңаны.

Ярый әле арада бар ара,
Качар өчен синең күзләрдән.
Тоям бит мин, мин юксынган чакта
Син дә мине көткән, эзләгән.

Сагынмыйча сине түзеп кара.
Нигә шулай ерак икән ара...

***

Тәрәзәдән генә күзәтмәдем
Җиңел генә тормыш барышын.
Мин эчендә аның кайный бардым,
Дөнья белән кайчак  ярышып.

Дөнья үҗәт, тик алай булса да,
Үҗәтлегем бар бит минем дә.
Кулга суккан чакта, кул кушырып
Утырмадым бер дә өемдә.

Мактанудан түгел, шөкерлектән,
Бүгенге бу дөньям түгәрәк.
Газиз әнкәм, шөкер, исән әле.
Шук оныгым үсә тәгәрәп.

Яраткандыр ходай, яратмаса,
Куеп китмәсә дә юлыма,
Ярдәменнән һич тә калдырмады,
Мәрхәмәтен салды колына.

Тәрәзәдән генә күзәтмәдем
Җиңел генә тормыш барышын.
Рәхмәт сиңа, дөнья ишекләрен
Миңа киереп ачкан язмышым.

***

Март карлары ява, инде алар
Түгелләр шул озын гомерле.
Санлы кышның эри-эри барган 
Һәрбер кар бөртеге кадерле.

Март карлары ява. Ак кышларым
Соңгы сәләмнәрен сипкәли.
Йомшак кына куна битләремә,
Керфегемә төшеп үпкәли.

Март карлары ява. Керфекләрне
Кар бөртеге әллә чылата?
Кире кайтмас кышым үтеп китте,
Әллә инде чынлап елата...

***

Сагыш тамгаларын күзләремнән
Кулың белән алырсың сөртеп.
Күңелдәген син җуя  беләсең,
Өмет белән карармын көтеп.

Сүзсез генә, өнсез генә мине
Күкрәгеңә назлап кысарсың.
Сыенырмын синең кочагыңа,
Йөрәгеңне миңа ачарсың.

Бер сыеныр кочак, тик бер кешең
Җаның тели янда булганын.
Тик бер кеше, шул бер генә кешең
Барлык назын бирә дөньяның.

***

Йөз туксаннар белән кусам да мин,
Вакыт миннән алда ашыга.
Узып булмас кызыл светофорны
Бер кабызып куяр каршыга.

Ә әлегә, мин җилдергән булам,
Үтә күренмәле ”руль” тотып.
“Спидометрда җыелган юлларны”
Вакыт бик тиз бара шул йотып.

Ә әлегә, тармак юл читендә
Юл билгесе – төрле-төрлесе.
Сулга борылырга кушылмаган.
Ә монысы “узма” билгесе.

Ә әлегә, тирә- якларымда
Миндәгедәй “атлар” ярыша.
Кемне кайсылары тапап китә,
Кемнәр уза, кемнәр калыша.

Гомер юлы берчак көтмәгәндә
Кызыл светофорга терәлә.
Светофорга каршы очып барам
Йөз туксаннар белән әлегә...

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ӘНКӘЙ!

Иң бөек хатын-кыз – Әни бит ул,
Бүген Хатын-кызлар бәйрәме.
Аяк асларына түшәү кирәк
Әниләргә  чәчкә  бәйләме.

Гөлләремнең сиңа иң гүзәле,
Иң изгесе сиңа теләкнең.
Лаеклы син кабул итәр өчен,
Иң затлысын гына бүләкнең.

Бәйрәм белән сине, газиз әнкәм!
Бәйрәм кебек үтсен һәр көнең!
Терәгем син минем, догаларым.
Һавам, Кояшым да син минем!

Яшә әле, әнкәй, яшә әле!!!
Шатлык белән үтсен картлыгың.
Безнең өчен бәхетнең зурысы –
Газиз әнкәм, синең барлыгың.

Хатын-кызның иң изгесе – Әнкәй.
Бүген Хатын-кызлар бәйрәме.
Аяк асларына Әнкәйләрнең
Түшәү кирәк чәчәк  бәйләме.

КЕР ЧАЙКАДЫМ...

Кер чайкадым басмаларга басып,
Елгаларның салкын суында.
Кер чайкадым... Елга кебек гомер
Күзалдымда, никтер уемда...

Учта тотып булмас сулар кебек,
Акты китте узган елларым.
Сөенечем булды, көенечем,
Бер көлдем дә, бер мин еладым...

Кер чайкадым... Елга юлы кебек
Уйлар китте ерак-еракка...
Һәр үткән ел елга тирәнлеге
Эзләр сала барды йөрәккә.

Инеш юлы кебек гомер юлы
Борма-борма, алдан күрмәдем...
Су астына чумган таш-кыяга
Бәрелгәнне кайчак сизмәдем.

Агым сулар кебек сизмәдем дә
Гомерләрнең агып үткәнен.
Кер чайкадым... никтер сизмәдем дә
Керләремнең агып киткәнен...

КҮҢЕЛ КОРАЛЫМ

Өзелмәскә кылдай тартылганда,
Мин сазымны тагын уйнадым.
Сөю көйдергәндә-яндырганда,
Мин сазымны тагын уйнадым.

Бәхетләрнең гүзәл мизгелендә
Мин сазымны тагын уйнадым.
Шатлык сыймаганда күңелемдә
Мин сазымны тагын уйнадым.

Түзәлмәслек итеп сагынганда
Мин сазымны тагын уйнадым.
Язмышымнан кайчак кагылганда
Мин сазымны тагын уйнадым.

Хыял-өмет канатлары сынса,
Мин сазымны тагын уйнадым.
Күңелемә шаян очкын кунса,
Мин сазымны тагын уйнадым.

Нечкә йөрәк нидер эзләгәндә
Мин сазымны тагын уйнадым.
Тирән күңел тулып түзмәгәндә,
Мин сазымны тагын уйнадым.
Сазым минем – күңел коралым...

АВЫЛ КАПКАСЫ
	(Зарема Әюпова муз.)
Ничә ачтым, ничә яптым сине,
Җил үтмәле авыл капкасы.
Тамыр тарткан газиз туган өйгә
Синең аша атлап кайтасы.

Ничә тапкыр мине каршыладың
Ераклардан, авыл капкасы.
Һич кенә дә килми, һич кенә дә
Гомерлеккә сине япкысы.

Шыгыр-шыгыр теләк теләп миңа,
Син озаттың, авыл капкасы.
Борылып та сиңа төбәлдем мин,
Гүя, синдә дөнья яктысы...

Вакыт җиле сине җимерсә дә,
Күзалдымда һәрбер тактасы.
Юк булсаң да күптән урыныңда,
Урының бар, авыл капкасы...

***

И, ходаем, ни өчен бу бәхет –
Нәни кешем йөри янымда.
Язып бетермәслек сөю хисе
Кабызды ул минем  җанымда.

Илле еллык җыйган моң-зарларым
Дүрт минутта эри янында.
Дүрт яшьлек шул  сабыема карап,
Үзем калам  сабый санында.

Кечкәй  кулы белән учларыма
Белми  үзе ниләр салганын.
Нәни учка сыйган чиксез бәхет –
Олы бүләгедер Алланың.

 И, Ходаем, чиксез рәхмәтлемен
Сөендергән өчен җанымны.
Тезләнепләр сорыйм, я, ходаем,
Бәхетле ит шушы сабыйны.

***

Йөз кешегә  җитәр моң салган да,
Ходай кайбер тирән күңелгә,
Яшәп кара шундый күңел белән.
Яшерсәң дә ул бит түгелә...

Йөз кешегә җитәр хис салган да,
Ходай кайбер нечкә йөрәккә,
Яшәп кара шундый йөрәк белән.
Сыйдырырсыңмы соң син күкрәккә?..

СИН – ХАТЫН-КЫЗ

Син – хатын-кыз, күркәмлеген сиңа
Эчке-тышкысын җәлләмәгән.
Син – хатын-кыз, синең гүзәллекне
Тик сукыр гына шәйләмәгән.

Син – хатын-кыз. Синең янда гына
Җылы бирә гайлә учагы.
Син – хатын-кыз. Барлык җәннәтләрдән
Артык синең кайнар кочагың.

Син – хатын-кыз. Сиңа биргән көчне
Ир-атка да ходай бирмәгән.
Син – хатын-кыз. Сиңа биргән байлык
Таратсаң да кими белмәгән.

Син – хатын-кыз. Сиңа гына ходай
Биргән  изге Ана бәхетен.
Син – хатын-кыз. Шуның өчен лаек
Яулар өчен дөнья тәхетен.
Мин – хатын-кыз...

А К К О Ш Л А Р Ы М

Ак алъяпкыч кигән аккошларым,
Кайларда сез бүген, кайларда?
Кайда йөртә икән тормыш сезне,
Нинди генә ерак юлларда?

Бер оя балаларыдай булып,
Үскән чаклар һаман күңелдә.
Бер көнгә дә кайтып булмый икән
Мәктәп дигән гүзәл шул “күлгә”.

Кайсыгызны вакыт алып китте...
Ашыкмагыз әле, калганнар.
Сез бит инсаф күңел аккошларым,
Бу дөнъяга  ямьнәр салганнар.

Аккошларым минем, классташларым,
Белсәгез, мин ничек сагындым!
Сезне күрергә дип ничә кабат,
Җыенып мин, канат кагындым.

Аккошларым минем, классташларым,
Сез уемда минем һәр көнне.
Сезне сөеп, уйлап, яшәүчене, 
Искә аласызмы сез  мине? 

***

Күпме кеше җирдә, күпме халык...
Күпме гомер, күпме тормышлар...
Күпме теләк, күпме шатлык-кайгы,
Күпме  юллар, күпме язмышлар...

Һәрберсенә ничек җитә диген
Калын-калын язмыш дәфтәре?
Барыр юлы, кайгы-сөенече
Барсына да  алдан хәстәрле.

Бихисап зур “язмыш конторына”
Ничә әһел йөри хезмәткә?
Шундый олы эшне башкарганга
Лаек алар бөек хөрмәткә.

Минем кечкәй  акылыма сыймый,
Ничек барсын тотмак исәптә?
Күпме гомер, мизгел, шатлык-кайгы,
Күпме язмыш анда хисапта!.. 

Аңлый алмыйм, узган юлыбызны
Кем кушуы белән узабыз?
Бәлки, язмыш дигән дәфтәрләрне
Үз кулыбыз белән язабыз?

ЯҢГЫР ГЫНА

Бу бит яңгыр гына, яңгыр гына.
Еламачы,  йөрәк, елама.
Бу бит җилләр генә, җилләр генә.
Уламачы, җаным, улама.

Бу бит карлар гына, карлар гына.
Өшемәче, күңел, өшемә.
Бу бит кояш  сипкән нурлар гына.
Тиле күңел нигә сөенә...

Без бит шушы җиһан балалары.
Кендек җебе аңа бәйләнгән.
Һәр тамчысы, кары, җиле, нуры
Безнең кичерешкә әйләнгән.

Бу бит нинди алсу таң нурлары!
Бу бит нинди сафлы ак карлар!
Бу бит нинди иркә назлы җилләр!
Бу бит ничек көткән яңгырлар!

Э Ш Л Ә П Ә

Сөеп кигән бер эшләпәм
Оныгыма ошады.
Гади эшләпәм кулында
Тылсым бирә башлады.

Я “куян тартып чыгара”,
Эшләпәдән, я “әтәч”.
Я “тасмалар”. Әйләнде бит
“Тылсымчыга” бәләкәч.

Алып кайтып китте малай
Эшләпәмне өенә.
Ничек фокус күрсәтсен ул
Эшләпәсез көенә?

Эх, ник гади эшләпәмдә
Тылсым туды кинәттән?!
Тагын мин эшләпә эзлим,
Чыга алмый кибеттән.

	“Кышкы төндә ай җыр суза..”.
	( Флера Тархановага ияреп)
***
Кышкы таңда кояш җыр суза,
Ача барып йөзен җиһанга.
Җырлый-көлә сөенә кояш
Яңа бер көн тагын туганга.

Алтын ука сапланган нурлар
Яңа көнне чигә әкренләп.
Җыр көйлиме һәрбер алсу нур,
Ишетердәй җан өчен чеңләп.

Кышкы таңда кояш җыр суза,
Төрә-төрә алтын нурына.
Таң җырына манчылган нурлар
Сәләм булып куна кулыма.

“Исәнме” дип куна кулыма,
Күзгә карый текәп, алсу нур.
Кышкы таңда кояш җыр уза...
Күңелемә күчә нурлы җыр...

У Я Н У

“Тор инде, дип, ач күзеңне тизрәк”
Вакыт тагын төртеп уята.
Күзгә кунган алсу кояш нуры,
Иркәлән әзрәк, дип уйната.

Миләш бармаклары тәрәзәгә
Җил кушуы белән шакыймы?
Уянасы килми  һич кенә дә,
Эх, бу таңгы йокы шаукымы.

Кояш эзләп килгән тәрәзәмә.
Тор инде, ди. Мин бит тордым, ди.
Алтын нурлы, фирүзә гөмбәзле
Тагын бер көн сиңа кордым, ди.

Иркәләнеп ятканымны вакыт
Көтә белми, чаба да үтә.
Мин куанып торам. Мине тагын
Нинди гүзәл, якты көн көтә!

***

Аңлыймы соң, беләме соң сөю
Сабырлыкның ниләр икәнен?!
Уйлыймы соң шашып сөйгән йөрәк
Алда аны ниләр көткәнен?

Учларыңа алып кысып кара
Йөрәгеңне тыеп, сөймәскә...
Булыр идеме соң сөю тәме
Шушы яраларны үтмәсә?

Ишетәме соң ул исәр күңел
Акыл аңа ниләр әйткәнен?
Чынлап сөйгән йөрәк үлгәндә дә
Сөеп үләдер ул ул сөйгәнен.

***

Яланаяклы ләззәтен бирә
Чирәмнәрнең чыклы йомшагы.
Тәгәрим лә ятып болыннарда.
Җәем сөеп ача кочагын.

Керәм лә елгага яланаяк,
Яр буеннан, басып тубыктан.
Ничә кереп хәл алган аяклар,
Арыганны ничә юдырткан.

Басам ла карларга яланаяк.
Чагып ала карлар табанны.
Яланаяк кына тоеп була  
Төргән аяк тоялмаганны.

БЕР ШАГЫЙРЬГӘ

Игезәкме әллә синең күңел,
Шагыйрь кеше, минем күңелгә?
Йөрәк  түрләремнән ташкан хисләр
Синең юлларыңнан түгелә.

Минем фикер, тойгы-кичерешләр...
Кайдан белеп яздың аларны?
Мин язасын ничек алдан яздың?
Укыйсыңмы әллә уйларны?

Мин өйрәнчек кенә, ә син - Шагыйрь.
Каләмең дә синең көчлерәк.
Тик шулай да,  кайчак бер дулкында
Безнең җаннар йөзә төслерәк.

Тоям, синдә шул ук нечкә бәгырь,
Өзелергә торган  кыл үзәк.
Безнең каләм охшаш булмаса да,
Җаннар әллә безнең игезәк.

СИН ТОРМЫШНЫҢ ҮЗЕ, ӘНИ

ӘНИ-Кояш,  җылыңны сүндермә,
Сибеп торчы  якты нурыңны.
Кояш булып җылытасың бит син,
Гомер буе кызың-улыңны.

ӘНИ-Һава, син һавадай кирәк
Һәрбер сулыш өчен күкрәккә.
Син булганга безнең сулыш җиңел.
Син булганга җиңел йөрәккә.

ӘНИ-Суым, син бит судай кирәк.
Сусыз җирдә сүнә тормышлар.
Әлегәчә безне җирдә йөртә
Син безгә юллаган язмышлар.

ӘНИ-Ризык, булган бар балаңа
Җан азыгы син таратасың.
Синдә – дога, синдә – изге теләк.
Син безне ихлас яратасың.

ӘНИ-Кояш, сүнмә. ӘНИ-Суым, кипмә.
ӘНИ-Ризык, бетмә. ӘНИ-Һавам – китмә.

***

“Тик-тик” итеп саубуллашкан мизгел,
Ә мин аны ишетмәгәнмен.
Үзалдыма нидер мәшгуль килеп,
Утырганмын, эш эшләгәнмен.

Ә ул миңа әйтергә теләгән,
Сәгать теле булып “тик” иткән.
Китәм,  дигән, кире кайтмас өчен,
Мәңгелеккә синнән мин китәм.

Мизгел миңа әйтергә теләгән,
Ник белмисең минем кадерне?
Үткәрәсең кайчак заяларга
Мизгелләрдән торган гомерне.

Мизгел арты мизгел китә тора,
Кайчак табам, кайчак югала.
Мизгел арты мизгел – гомер елгам,
Кире акмас якка юл ала...

***

Гомер көзләремнең ак кырауы
Чәчләремә төшә сызылып.
Ә син, кышка-көзгә карамыйча,
Йөрәгемә кердең яз булып.

Алтын көзем чикте әллә кайда.
Көтсен мине ерак офыкта.
Чын язларның ямен белмәгәнмен
Син булмаган чакта, син юкта.

Чираттан тыш килгән бу язларым
Ишекләрен япты көземнең.
Язлар мәңге түгел, китәрсең син,
Татлы моңы булып  язымның...

***

Сүнгән төннең эңгер-меңгерләре
Томанлы таң белән кавышкан.
Туып килгән кояш, юл табалмый,
Әллә кая киткән, адашкан.

Ай күренми, йолдызлар да качкан
Күксел   сөтле, парлы  томанга.
Төн  белән томанлы таң берләшеп,
Пәрдә элгән барлык җиһанга.

Үз шәүләсе үзен өркеткәндәй,
Агач-куак поскан шым гына.
Тын сулышы бу   сукыр иртәнең 
Өсти  бер билгесез шом гына.

Бер-берсенә бер генә иртә дә
Охшамаган  күрә белгәнгә.
Ничек сөенмисең,  шундый төрле,
Кабатланмас таңнар биргәнгә...

***

Җәйге күкләр гашыйк булган
Алсу шәфәкъ нурларга.
Әллә шуңа оялыпмы,
Күкнең бите кызара.

Кичке кояш та калмаган
Сөйгәненә битараф.
Күздән югалганчы карый
Алсу күккә бер тараф.

Кояш бата бишегенә.
Сүнә бара көн бите.
Таңда кояшы чыкканын
Тагын карар ул көтеп.

Тагын алтын кояш белән
Зәңгәр күк кавышырлар.
Мәңгелек бу ике гашыйк -
Бер көнгә табышырлар.

***

Кемнәрнеңдер авыр тәнкыйть сүзен
Колакка да хәттә элмисең.
Үз намусың тик бер сүз әйтсә дә,
Керер урын кайчак эзлисең.

Күпме тырышсаң да, үз-үзеңне
Алдау дигән нәрсә  мөмкинме? 
Бу дөньяда иң усал  бер казый –
Үз воҗданың дигән хакимме?

***

Гомеремнең һәрбер мизгеленең
Кабатлана белмәс яме бар.
Тоя белсәң, һәр минут-сәгатьнең
Үзенә генә хас тәме бар.

Язмыш миңа биргән һәр минутның
Кабатлана белмәс моңы бар.
Мин ишетә беләм, һәр  мизгелнең,
Үзенә хас җыры-чыңы бар.

Миңа язган һәрбер сәгатемнең
Бар  тик үзенә хас сагышы.
Миңа дигән һәрбер минутымның
Үзенә генә хас  агышы.

Тоеп булмас кечкәй  шул мизгелгә
Санап бетмәс халәт сыялган.
Тоя белсәң, озын-озак гомер
Үз эченә күпме җыялган...

Я З Л А Р Ы М

Ерганаклар гына бардыр кебек
Бишенче язында гомернең.
Кире кайтмас газиз бу чорларның
Белмисең, сизмисең кадерен.

Унсигезе генә тулган язлар –
Яшьлек язы, мәхәббәт язлары.
Саф күңел, канатлы хыяллар,
Беренче мәхәбәт назлары.

Гомернең илленче язлары –
Моң катыш сагыну язлары.
Очрату, табалмас югалту,
Гомернең көз алды язлары.

Ничәнче языма кайтсам да,
Яшәртә, очырта язларым.
Моңлырак яңгырый җырларым,
Моңлырак уйнала сазларым.

***

Хөрмәт кенә итәсе иде дә
Акыл-фәһем җыйган әдәмне.
Юк бит, табыла берәүләр,
Хурлый, тутырып бар галәмне.

Сокланырга гына иде дә бит
Эшчән, уңган, күркәм кешегә.
Юк бит, табыла берәүләр,
Тап төшерә кылган эшенә.

Алкышларга гына иде дә бит
Талант-сәләтләрен берәүнең.
Юк бит, белми хурлаучылар
Ни икәнен уңыш теләүнең.

Буйлары җитмиме андыйларга,
Шуңа үрсәләнәме җаны.
Нинди зат юк – аккошы, каргасы –
Бай яраткан ходай дөньяны.

АГАЧ АТЛАР

Агач атка менгән балачаклар
Куып җитә алмас шул безне.
Гомер аргамагы яшергәндер,
Табалмаслык итеп юл-эзне.

Иске таган гына, безне эзләп,
Алга кайчак куя талпынып.
Чәче төшкән курчак, мине күрсә,
Нәни кулын суза, калкынып.

Сынык чаңгыны дә әнкәебез
Ташламаган никтер чыгарып.
Сыңар аяк тапмас сезне диеп,
Сөялгәнме әллә моңаеп.

Агач атлар, чана-чаңгыларым
Алып кайтмас сабый чагыма.
Моңайганнар. Әллә алары да
Кечкәй  хуҗаларын сагына...

***

Кәгазь җитмәс, әнкәй, язар өчен
Синнән күргән изге гамәлне.
Әйтә алам сиңа рәхмәт кенә,
Яңгыратып барлык галәмне.

Сүзләр җитмәс, әнкәй, сөйләр өчен
Безгә салган мәрхәмәтеңне.
Мин тезләнәм генә синең алда,
Сөйләр өчен мәхәббәтемне.

***

Насыйп бул, дип, сөйгән ярларыңа,
Миңа, иркәм, теләк телисең.
Минем сөйгән ярым – син генә бит.
Нигә  аны күрә белмисең?

Син минеке күптән хыялымда,
Мин синеке күптән уемда.
Хыялымда миңа балдак бирдең,
Ак күлмәкләр кидем туемда.

Мин кагылмам синең бәхетеңә.
Мин урламам кеше өлешен.
Мин яшәрмен сине эчтән сөеп.
Күтәрермен миңа тиешен.

Яшеренеп кенә сөям сине.
Күптән сөям, ә син белмисең.
Сөйгән ярларыңа насыйп бул, дип,
Нигә миңа теләк телисең...

***

Малаемы пәринең син?
Фәрештәме канатлы?
Көйле-көйсез бар чагыңны
Бетерәлмим яратып.

Тыеп булмас маймулмы син?
Бирсен миңа түземне...
Әллә еллар аша кайткан
Өч-дүрт яшьлек үземме?

С Е Р Д Ә Ш Е М Ә

Юеш борынымны түзә, дустым,
Мине якын күргән иңнәрең.
Этәрмиләр алар, сеңдерәләр
Яшьләремнең тозлы эзләрен.

Шатлыгымнан түзми кочакласам,
Ачык миңа җылы кочагың.
Бәхетемнән мин һавада очсам,
Син дә минем белән очасың.

Син бит миңа туган кебек якын.
Артык хәтта кайбер туганнан.
Кимеми ул, ныгый гына бара
Дуслык, ярты гасыр узганнан.

***

Сагыш күлләренең кай ярына
Бәрелергә йөрәк белмәсә,
Ярсып  каккан дулкыннардан качып,
Кечкәй генә утрау эзләсә...
Утравым бул килеп тукталырга.
Бул син минем яшел ярларым.
Учларыңа салып мин җанымны,
Мин ачармын моңым-зарларым.
Син – тыныч бер утрау, мин – мосафир,
Кагылган да кайчак, сугылган...
Канатлана белгән, оча белгән,
Абынган да, кайчак егылган...
Утравым бул, яшел ярларым бул,
Кире дулкыннарга ташлама.
Аңларсыңмы, синең ярдәм белән
Сүнгән гомер тагын  башлана...

“ӘНКӘЙ ӘЙТКӘН ИДЕ, ДИЯРСЕҢ...”

Колакка да элмәгән чак булды
(Акыл әзрәк булды, күрәсең),
Әнкәемнең акыллы сүзләрен:
“Әнкәй әйткән иде, диярсең...”

Элмәдем шул кайчак, шуңа күрә
Нишлисең соң, йөрәк, түзәсең.
Әнкәй генә алдан белә ала:
“Әнкәй әйткән иде¸ диярсең...”

Тик син, әнкәй, кисәтүле катыш
Акыл-фәһем бирә беләсең.
Ничә тапкыр тукыдың син миңа:
“Әнкәй әйткән иде, диярсең...”

Әллә алдан әнкәй күрә белә
Баласының ниләр күрәсен.
Гомер буе сүзе колагымда:
“Әнкәй әйткән иде, диярсең...”

***

Язның тәүге дигән тамчылары
Боз сөнгегә катып өшегән.
Мартның ак итәкле чаян җиле
Юлга тагын карлар түшәгән.

Җылы дигән тәүге сулышы да
Салкын җилдә тагын югалды.
Бик ашыкмый әле яз килергә,
Бик теләмәс кенә кузгалды.

Кояшы да әллә икеләнә,
Бер чыга да, тагын бер кача.
Хыял гына вакытыннан алда
Көткән язга иркен юл ача.

Көтә күңел язны. Тизрәк, тизрәк
Җылы язга килә чумасы!
И, ашкына йөрәк, әйтерсең дә,
Язлар белән яңа туасы!

***

Бер көнгә генә без – хан кызлары,
Әби-патша, гүзәл  бикәләр.
Ир-егетләр гомердә бирмәгән
Чәчәк, вәгъдә бүләк итәләр.

Бер көнгә булсын, без – иң гүзәлләр.
Иң сөекле, иң дә сөйкемле.
Юкка чыга дөнья мәшәкате.
Безнең сүзләр бүген үтемле.

Дөнья бүген безнең аяк  аста
(Ир-егетләр таба бит җаен).
Нигә генә Сигезенче Мартлар
Кабатланмый икән көн саен?!

***

Таң уяна алсу  бишегендә.
Әкрен генә йөзе кызара.
Нинди генә нечкә күңелләргә
Моң салмаган кыска шул ара.

Нинди генә өмет уятмаган
Туып килә торган шул таңнар...
Кемгә якын, шул мизгелдә туган
Хыял канатлары, шул аңлар.

Кемнең генә хисле йөрәгенә
Кагылмаган тәүге таң нуры?
Еракларга кемне өндәмәгән
Сызылып та аткан таң юлы?

Яңа туган таңның гүзәллеге
Кемне генә әсир итмәгән?
Күпме сөю саркыган йөрәкләр
Үз таңнарын бергә көтмәгән?

Таңнар ата ерак офыкларда,
Көннәремнең тансык иртәсе...
Бәхеттер ул, гүзәл таңда туып,
Моңсу таңда җирдән китәсе...

***

Уртак ата, уртак ана безнең.
Адәм, Һава – ата-анабыз.
Ничек соң без, бер ана баласы,
Дошман булып яши алабыз?

Ничек соң ул, бер туган дигәнгә
Жәлләмичә кулын күтәрә?
Байлык өчен, башка сәбәп өчен
Үз туганын үзе үтерә?

Шашкандыр ул кеше, шашмый торып,
Булмыйдыр ул шулай кыйлану!
Яшәү, тормыш, дөнья хакларында
Кирәктер ул безгә уйлану.

Күрә белми кеше, юкка түгел
Зур афәтләр ходай җибәрә.
Бар бер өмет, акыл кире кайтыр
Гөнаһ тулы шушы җирләргә.

***

Әллә кайда җыйган хәбәрләрен
Тәрәзәмә килеп җил сөйли.
Я пышылдый нидер серле генә,
Я сызгыра, улый, я  көйли..

Җил ирекле, аның канаты бар.
Күпне күрә, белә, ишетә.
Оча ала кайда теләсә дә.
Җилкәннәрен киереп җилдертә.

Эчләренә сыймыймы соң әллә?
Тәрәзәмә килеп ник улый?
Җаны бармы әллә җилләрнең дә?
Күпне күргән-белгән җил елый...

***

Сөймәгән бер кешең бәйләп куйсын,
Тешең белән чәйнәп өзәрсең.
Сөйгәнеңне елга бер күрсәң дә,
Үлеп сагынсаң да түзәрсең.

Сөймәгән бер кешең тау чаклы бер
Бүләк бирсә дә, син этәрсең.
Сөйгәнеңнең гади бер карашын
Олы бүләк  кебек көтәрсең.

Сөймәгән бер кешең җирдә оҗмах
Төзесә дә сиңа, читләрсең.
Сөйгән кешең белән җитәкләшеп
Җәһәннәмгә дә син китәрсең.

***

Март җиленең ап-ак себеркесе
Басу-кырны әле себерә.
Кыш калдырган карлы бураннарның
Җәяүлесе әле җилдерә.

Кыш тырыша әле арымыйча,
Карлар ташый кырга, басуга.
Бик әз калды минем вакытым дип,
Эшләп калыйм, дипме ашыга.

Март кояшы нурга йомарт түгел,
Санлап кына сибә нурларын.
Кошчыклар да зарыккандыр инде,
Җырлый алмый язгы җырларын.

Язларның да үз вакыты бар шул.
Җилләрнең дә үз юнәлеше.
Табигатьне буйсындырам, димә.
Вакытның  бар үз әйләнеше.

***

Чәчәк бөреләре булып җанда
Төртеп килә инде җәйләрем.
Чәчәк бөреләрем бар дип белми
Кышларымның салкын айларын.

Инде күзен ачкан шул яшь бөре.
Хуш исләрен инде тарата.
Күңел хыялымда туган җәйне
Назлый белә, сөя, ярата.

Чын җәйләрем әле бик тә ерак.
Офыктан да әле күренми.
Көзләр үтте, кышлар үтеп бара.
Җәйдән алган җылы сүрелми.

***

Көннәремне мин озата торам
Офыкларга,
Күзләр күрмәслек.
Айларымны мин озата торам
Еракларга,
Юллар үтмәслек.
Язларымны мин озата торам,
Араларга,
Эзләп тапмаслык.
Елларымны мин озата торам
Үткәннәргә,
Кире кайтмаслык.
Гомеремне мин озата барам
Азагына,
Кире тумаслык...

***

Яшь колындай, болыннарда 
Чапкан чаклар...
Алмачуар тулпар атлы
Туган яклар...
Тимер авызлыкны өзгән
Усал чаклар...
Чапкын аттай, ак күбеккә 
Баткан чаклар...
Атлар булып тапап узган
Кыен мизгел...
Тулпар атлар булып очкан
Тиле күңел...
Дөнья камытларын кигән
Нечкә куллар...
Аргамактай, чакрым-чакрым 
Чапкан  юллар...
Чабыш аты булып очкан
Үткән еллар...
Арттан аттай басып килгән
Үскән уллар...
Усал атлар булып, тормыш
Типкән чаклар...
Тышаулы ат кебек ирек
Көткән чаклар...
Атлар кебек дулап алган
Ярсу мәлләр...
Атлар булып  арып кайткан
Көчсез хәлләр...
Ат кебек авыр йөкләрне 
Тарткан чаклар...
Бәйгедә кинәт туктаган
Ярсу  атлар...





	“Бер кыр казы калган аерылып
	Үзе очып барган төркемнән...”
***

Җан ачысы белән каз кычкыра
Бер тирән күлнең камышында.
Югалтумы, сагынумы әллә,
Чакырумы соң тавышында?

Адашканмы куе камышларда
Томанында бу тирән күлнең?
Өзгәләнеп нигә аваз сала,
Сагынганмы соң туган илен?

Үзәкләргә  тиеп каңгылдый шул,
Төркеменнән калып ялгызы.
Әллә сөйгән парын югалтканмы?
Кыерсыткан әллә язмышы?

Кыңгыл-кыңгыл кыр казы кычкыра
Бер тирән күлнең камышында.
Үз  сагышларымны таныдым  шул
Ялгыз кыр казы сагышында...

***

Эх, диеп лә, дускай, көрсенәсең.
Күңелеңә әллә кыенмы?
Көрсенүләр түгел, еларсың да,
Гомер итү әллә уенмы?

Сөйли алсаң, сөйлә эчтәгесен.
Сөйләмәсәң сүзсез аңлармын.
Аңлармын да, мин сорармын эчтән
Мәрхәмәтен сиңа алланың.

Эх, диеп лә, дускай, көрсенәсең.
Кагыла бит синең көрсенгән.
Ниләр кыла алам синең өчен,
Башка көрсенмәсен өченгә?

Күчте әллә миңа сагышларың.
Эх, дидем дә, кочтым  иңеңнән .
Син көрсенгән чакта янда булсын
Дустың, синең өчен көрсенгән.

КӨМЕШ   ТАРАК

Көмеш  тарак белән чәч тарадым,
Кушып таңның алтын нурларын.
Тарый-тарый калдым ла уйларга...
Тарый-тарый талды кулларым.

Көмеш тарак әллә чәчләремә
Көмеш сызык салып барамы?
Һай, сизмәдем һич кенә үткәнен
Гомер дигән кыска араның.

Әллә  тарап бара чәчләремне
Вакытларның көмеш тарагы?
Һай ла, вакыт, көмеш тарагыңның
Нигә кирәк аның ярагы?

Вакыт тарагына елдан елга
Өстәләме  буяу аг(ы)рагы?
Тарар идем үткән елларымны,
Юк шул елларымның тарагы...

***

Әнкәй җаным, ача алмыйм сиңа
Бу юлы эчтәге серемне.
Тавыштан таныйсың сагышымны,
Сөйлә дисең, йотма телеңне.

Әнкәй җаным, сөйли алмыйм сиңа
Бер   көлеп тә, бер елаганны.
Төшләремне сиңа сөйли алмыйм,
Бер биеп тә, бер җырлаганны.

Йөрәгемне ачсам, табар идең
Бик фәһемле сүзләр кызыңа
Белмим, әнкәй, белмим, әнкәй җаным,
Кызың кереп бара язына...

	“Кил, иркәм,кил инде
	Елмаеп көл инде...”
.  .  .
Сагындым мин сине, беләсеңме,
Акылымнан язып сагындым.
Таңда-кичтә, өндә-төштә көтәм,
Юк бит сагынмаган чагымның.

Син бит буран җанлы,  дулап-дулап,
Кил син киртәләрне җимереп.
Ничек түзә җаның, ничек түзә,
Көткән чакта берәү тилмереп?

Риза булыр  үләргә дә йөрәк
Тик бер генә сине күрергә.
Белмим, сөйгән йөрәк сине күргәч,
Риза булырмы соң үләргә?

***

Күңелдәге хәтирәләр моңын
Кәгазенә сала челтәрләп.
Ерактагы хыял шәүләсенә
Шигырь яза назлап, иркәләп.

Алсу хыял белән чынбарлыкның
Аермасы аңа кирәкми.
Нигә кирәк аңа уянырга?
Бу өн бернәрсә дә үзгәртми.

Читтән күренәдер берәүләргә
Йөзә кебек нинди бәхеттә!
Беркем белми тик үзеннән башка,
Ничек кыен ялгыз ләхеттә...

***

Өйгә кайтсам, нигә соң тоела
Син урамда калгандыр кебек.
Урамнарга  чыксам, никтер миңа
Син өемә кайткандыр кебек.

Урын табалмасам җанга, уйлыйм,
Син бит монда гына, янымда.
Исәр  күңел искә алмый, син бит
Зур Уралның теге ягында...

Ы Ш А Н Д Ы М

Эх, матур яза соң шагыйрь
Мәхәббәт турысында.
Боргаланып-нитеп тормый,
Җибәрә турысын да.

Ачыктан ачык сөйли ул
Мәхәббәтен кызларга.
Минем турында язгандай,
Минем битем кызара...

Миңа багышланган кебек,
Сөям, дигән сүзләре.
Үзем дә сөя башлармын,
Бик озакка түзмәмен.

Ничек ышанмаска менә,
Сөям, ди бит, кочам, ди.
Иреннәреңнән үбәм ди,
Күкрәгеңне кысам, ди...

Әйләндерде башларымны
Сөю хактагы шигырь.
Укучы ышанса гына,
Чын  буладыр ул шагыйрь.

***

Кагыласым килми минем сиңа
Очраклыдай, узып барышлы.
Нигә кирәк  шушы очрашулар,
Булмагач без уртак язмышлы.

Килеп чык, дисең син, чакырасың
Син яшәгән ерак шәһәргә.
Бик озакка анда  чакырмагач,
Мин барасым килми бик әзгә.

Мин теләмим, бу олы  сөюем 
Узып барышлыдай  буласын.
Син – башкага. Мин дә гомерлеккә
Килмәс бит ул ялгыз каласым.

Син гафу ит, мин тукталмам инде
Синең яннан узып киткәндә.
Булмыйдыр ул  табып бәхетләрне,
Узып барышлыдай көткәндә.

	“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
	Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын”
			Г.Тукай

***
Чал тарихлы, гүзәл, бөек илем,
Кем сине бу хәлгә төшерде?
Изге Җир, воҗдан, туган ил  дигән
Төшенчәләр әллә  искерде?

Күпне күргән халык чарасыздан
Төшеп  бара инде шешәгә.
Халыкныкы дигән байлыкларны
Кемдер җыйды инде кесәгә.

Синең өчен түгел сабырлыкның,
И, түземле халкым, алтыны.
Бер сүнә дә, бер кабынган була
Өмет шәме  синең талпынып.

Нигә сиңа гына җибәрә соң,
Сөйгән халкым, шундый язмышны?
Утлар-сулар, давыл кичкән халкым
Яуладымы лаек тормышны?!

	(Вә әсәф! Ачлык вә коллыктан бүтән һич бездә юк. 
	Шул гаҗәп: ник бу егерменче гасырда йөз дә юк! Г.Тукай)

	С.Есенин

***
Мәхәббәт ул – суга баштан чуму,
Яки кермә бөтенләй анда.
Бер ярты буй гына кереп  суга,
Ни рәхәт бар  рәнҗеп тунганда.

***

Ак күлмәкле кием генә
Теләр идем гомеремә.
Нигә язмыш кара яулык
Өсти кайчак киемемә?

Олы юлдан, туры юлдан
Үтәр идем тормыш юлын.
Кайчак үтәргә кирәк шул 
Бормалысын, уңын, сулын...

Салаватлы күпер генә
Күрер идем мин күгемдә.
Нигә тозга кушкан тамчы
Тама соң ул күңелдән?

Өйрәнепләр буламы соң
Йөрәктәге сагышларга.
Үтә инде  гомеркәйләр,
Ялгыш   болгап язмышларга...

***

Бетмәс кебек күргән салкын кышта
Җан өшесә карлы суыкта,  
Хыялыңны очыр еракларга.
Яз күренә ерак офыкта!

Кургаш болыт күгеңне капласа,
Иңнәреңә синең тигәндәй,
Болытлардан өскә табан кара,
Кояш нурын анда күргәндәй.

Бүгенгеңнең кичке сагышының
Шәфәкъ каны  тамса җаныңа,
Назлы кояш нуры тагын үбәр,
Өмет булып туар таңыңда.

ӨЧ ХӘРЕФ

Өч хәрефкә сыйды әйтер сүзем.
Мин бит сиңа, иркәм, кил, дидем.
Өч хәрефне әйтер алды, иркәм,
Беләсеңме, күпме мин көйдем.

Өч хәрефкә сыйды барлык тойгым.
Мин бит сиңа, иркәм, кил, дидем.
Өч хәрефне әйтер алды, иркәм,
Беләсеңме, ничек мин сөйдем.

Өч хәрефне әйттем, сөям, дими.
Аңларсыңмы диеп уйладым.
Мин үземне әллә алдадыммы,
Синме, иркәм, әллә уйнадың.

Өч хәрефкә сыйды барлык өмет.
Мин бит сиңа, иркәм, кил, дидем.
Ишетмәдең. Сынды хыялларым.
Өч хәрефне әйткән -  мин идем...

НИК ШУЛАЙ СОҢ КЕШЕ ДИГӘНЕҢ?!

Тагын нидер өмет итә кеше,
Сакламыйча язмыш биргәнен.
Бер югалтсаң табыламы соң ул!
Ник шулай соң кеше  дигәнең?!

Кадерләми кеше кадерлесен.
Көтә башын кайгы игәнен.
Күз яшьләре кире кайтаралмый.
Ник шулай соң кеше дигәнең?!

Кем икәнен аның аңламыйдыр,
Югалтмыйча торып сөйгәнен.
Терсәкләрне  тешләп булмый гына.
Ник шулай соң кеше дигәнең?!

Кадерләми кеше тазалыгын.
Көтә кебек сырхау килгәнен.
Сатып алып булмый  тазалыкны.
Ник шулай соң кеше дигәнең?!

Уйлый башлыйбызмы әзрәк вакыт
Ак кырауга  төргәч чигәне.
Соң аңлыйбыз, бик тә соң аңлыйбыз.
Ник шулай соң кеше дигәнең?!

***

Ак сөенеч өеп куйган кышым,
Таудай итеп, чыксам урамга.
Талпыныплар куйды исәр күңел,
Иярәсе килеп буранга.

Карлы җиле янда бөтерелә,
Сөенәме әллә чыкканга.
Көлтә-көлтә ап-ак карын ташлый,
Шаярыпмы, узган-барганга.

Ак кәефле кышкы иртә чыккан,
Җигеп ак итәкле җилләрен.
Күкләр бакчасыннан сибә юлга
Кар  бөртекле кышкы гөлләрен.

Ак сөенеч табып буладыр ул,
Табарга син аны теләсәң.
Менә бит ул, кышкы карлы көндәй,
Көтеп кенә тора, эзләсәң.

АКЫЛ БЕЛӘН КҮҢЕЛ

Акыл әйтә, менә берәү бар бит,
Акчалы да, нигә түзмисең?
Күңел әйтә, акчасы кирәкми,
Эзлим, дия,  миндәй тилесен.

Акыл әйтә, ялгыз кыендыр бит,
Тагын нигә кемне  эзлисең?
Күңел әйтә, нигә парлы ялгыз?
Эзлим, дия,  миндәй тилесен.

Акыл әйтә, бар бит әнә берәү,
Бик акыллы, нигә күрмисең?
Күңел әйтә, ник миңа акыллы?
Эзлим, дия, миндәй тилесен.

Акыл әйтә,  утыр акылыңа.
Ник сөйлисең һаман киресен?
Күңел әйтә, калдыр мине, акыл,
Минем хәлне син бит  белмисең.

***

Тиле яздыр, мин түгелдер һич тә,
Дөнья яңгыратып җырлата.
Акылымны җуйган кебек мине
Бер көлдерә дә, бер елата.

Моңлы яздыр, мин түгелдер һич тә,
Каләмемне бирә кулыма.
Хыял канатларын иңгә куя,
Ашмас өмет бирә  уема.

Ярсу яздыр, мин түгелдер һич тә,
Йөз иллене баса “газыма”.
Язмы? Әллә яз кунган үземме?
Сылтыйм гынамы соң языма?

***

Күңел кылларына кагылырлык
Бер  көй  тыңлаганда яшьләнсәң,
Жәлләмә син, аксын әйдә алар,
Гүзәллекне тоеп яшәсәң.

Үз яшьләрең тамса, әгәр күреп,
Чит-ят затның ачы яшеннән,
Тамсын әйдә, димәк, син таш түгел,
Тамсын әйдә алар, яшермә.

Үткәннәрнең ачы хәтирәсе
Яшьләр булып кайтса күзеңә,
Ю син аны тозлы сулар белән,
Тик, йөрәккәй, зинһар, түз генә...

Көлеп елаганның хәлен аңлый
Яшен тыеп көлә алганнар.
Юктыр бу дөньяда гомер буе
Бер тамчы да яшьсез калганнар...

***

Тирән карашыңны синең күрәм.
Арыгандай кебек күренә...
Йөрәгеңне синең укый алам.
Йөрәккәең, зинһар, түз генә...

Күңел киңлегеңә сыйган хисне
Тиңлим диңгезләргә, җиһанга...
Араларда йөзәр чакрым ара.
...Рәхмәт,  янымда син булганга.

***

Кыен чакта күбрәк сыенганга
Кичерә күр мине, я, Ходам?!
Әздер инде Син кичерер өчен
Белер-белмәс  кылган бер догам.

Син бәхетне өеп биргән чакта
Онытамдыр рәхмәт укырга.
Белер-белмәс сорап кылган догам
Мең бәләдән тагын коткара.

Кемгә сыеныйм соң, я, Ходаем?!
Зинһар өчен, мине калдырма.
Кичер, зинһар, булган гөнаһымны.
Кайгыларга мине салдырма.

И, Ходаем, миндәй бу бәндәңне
Яраткансың икән дөньяга,
Һәр көнемә, сәгать-минутыма
Рәхмәт укыйм җиргә туганга.

***

Мин сокланам җанны айкап салган
Көй тудыра алган сәләткә.
Мин сокланам шул гүзәл көй биргән
Чагыштырып булмас  халәткә.

Мин сокланам йөрәк тойгы-хисен
Җырга сала алган әһелгә.
Мин сокланам шул җырлардан туган
Искиткечле  гүзәл мизгелгә.

Мин сокланам илаһи көйләрне
Күкрәгенә салган җырчыга.
Мин соклана беләм, бәлки, шуңа
Йөрәгемнән минем җыр чыга.

***

Моң ишетә нигә тагын күңел?
Нигә генә йөрәк моң җыя?
Түгелә дә тора, түгелә дә...
Тагын күпме аңа моң сыя?

Нечкәрә барамы елдан елга
Күңел кылы, әллә тартыла...
Элек тоя белмәс бер халәттән
Хәзер бер көл икән, бер ела.

Олыгая барабыз шул, әйе.
Икенчеләй күңел тоядыр.
Акыл дигәннәрең яшь  чакларның
Матур сантыйлыгын җуядыр.

Әз калганмы. Шуңа һәр мизгелне
Күңел назлап моңга төрәдер.
Никтер моң ишетә тагын йөрәк.
Нигә? Үзе генә беләдер...

***

Җиһан буйсындырыр акыл көче
Сокландыра кайбер әһелнең.
Бирсен аңа җиһан җимермәслек
Акыл күләмедәй фәһемен.

***

Берәү җанга салган җәрәхәтләр
Төзәлә дә кебек баргандай.
Син берәүгә салган яра эзе
Гомерлеккә җанда  калгандай...

Кичергәндер  ул да сине күптән.
Үзеңне син кичерәлмисең.
Кичергәндер. Инде аны түгел,
Үз-үзеңне әллә жәллисең...

***

Чабып узды сыман  яшь колындай,
Балачаклар яшел болыннан.
Акбузатлы туган  якларымның 
Чыкканы да юк шул уемнан.

Булган безнең тимер авызлыкны
Тешләп өзә алган яшь чаклар.
Без түгелме, дөнья камчысыннан
Ак  күбеккә баткан яшь атлар?

Без түгелме, табун аты булып,
Дөнья тапап киткән  мизгелдә,
Тора алдык, чаба алдык тагын,
Ак канатлар тоеп күңелдә?

Без түгелме, дөнья йөген аттай
Тарта белдек, киеп камытын?
Без түгелме, тулпар  атлар булып,
Чабып үттек гомер вакытын?

Без түгелме, кайчак дулап-дулап,
Ярсу айгыр сыман ярсыган?
Без түгелме, ял дигәнне белми,
Хәлдән таеп кайчак талчыган? 

Без түгелме, бәйгеләрдә җиңеп,
Барлык дөнья безгә сокланган?!
Без түгелме, кызу ярышларда
Акбузаттай кинәт туктаган?

***

Ерактагы якын кешем өчен
Рәхмәтеңне, ходай, кызганма.
Ул гаепле түгел, гомер юлы
Аерым гына безнең узганга.

Ерактагы якын кешемә син
Өепләр бир бәхет өлешен.
Бирәлмәдем үзем бәхет аңа.
Язмыш биргәндер ул тиешен...

Таза булсын, сәләмәтлек сорыйм
Ерактагы якын кешемә.
Мәрхәмәтен сорыйм язмышлардан,
Сорагандай итеп үземә.

Әллә ниләр генә теләр идем
Ерактагы якын кешемә.
Үзем өчен бик әз генә сорыйм:
Мине алсын кайчак исенә...

***

Татарның да бардыр атардае.
Яһүднең дә яхонт сыманы.
Милләт хурлап, нигә соң берәүләр
Аңга сала шөбһә  томаны?

Бик кирәктер берәүләргә бутау
Милләт белән милләт арасын.
Искә алсын андый кеше уртак
Ата-Адәм, Ана-Һавасын.

Б Ү Г Е Н Г Е

Кайчан балам үсеп җитәр инде?
Шулай хыялланмый кем генә?
Кайчан назлы язлар җитәр инде?
Хисен тыя алмый кем генә?

Кайчан пенсиягә чыгам инде?
Арыганда әйтеп ташлыйсың.
Соңрак, әзрәк уйлап алгач кына,
Картлык чакырганны аңлыйсың.

Кайчан... кайчан? Нидер көтеп яшәп,
Бүгенгесен күрми үтәсең.
Әллә вакытларны ашыктырып,
Бүгенгесен син юк итәсең.

Кайчан... кайчан ... Килер  кайчан? дигән,
Вакыт бик көттереп ятмас ул.
Иртәгәсен ничек теләсәң дә,
Бу бүгенгең  генә кайтмас шул.

***

Ник сөендең? Сәбәп юк бит, дисең.
Сине ишеткәнгә сөендем.
Сине күргәнемә мин сөендем.
Шатлык нурларына төрендем.

Ник сөендең? дисең, сәбәп эзләп.
Кызартасың тагын күңелне.
Беләсең бит үзең җавапларын,
Син үзең –  шул сәбәп түгелме?

***

Тәүге таң нурлары битне үбеп,
Назлап-назлап мине уята.
Ача таңнар алсу пәрдәләрен,
Минем өчен тагын таң ата.

Кояш чыккан юлга минем өчен,
Бер көн өстәп гомер дәверен.
Арта барган саен узган еллар,
Белә барам көннәр кадерен.

Битләремне юып, яңгыр үтте,
Инсафлыкка әллә өндиме?
Тамчы коя җилләр чәчләремнән,
Яңгырларга әллә көнлиме?

Гомеремнең тагын бер мизгеле –
Олы, чиксез гүзәл бер көне...
Рәхмәт сиңа, язмыш, бу дөньяда
Яшәткәнең өчен син мине.

***

Февраль кызы болгый ак яулыгын,
Җилпи-җилпи карлы чукларын.
Саубуллаша февраль минем белән.
Саубуллаша инде  кышларым...

Мәрхәмәтле нурын сибә кояш,
Язга әкрен-әкрен борыла.
Әле генә кергән идек кышка,
Вакыт ярсу җилдәй узыла.

Салкыннарың булды үзәк өзгеч.
Өшетмәгәч кышлар буламы?
Вакытлыча бит ул карлары да.
Тагын язлар бизәр  урамны.

Рәхмәт сиңа, үтеп барган кышым,
Гомеремнең санлы мизгеле.
Ел тирәли әйләнеп, син тагын
Төрерсең саф  акка күңелне.

***

Я, ир-егет, дөнья дигәннәрең
Төрле яктан сине сыныймы?
Егылсын да, бөгелсен бу диеп,
Усал тормыш кайчак кыйныймы?

Я,  ир-егет, тормыш дигәннәрең
Иңнәреңне ныграк басамы?
Теләсәң дә, теләмәсәң дә син,
Төрле сынау сиңа  асамы?

Я, ир-егет, якыннарың өчен
Әти дә син, ир дә, абый да.
Өмет белән күзләреңә карый
Газиз анаң, ярың, сабый да.

Я, ир-егет, илем тынычлыгы
Ышанылган синең кулыңа.
Бу дөньяның ямьсез дигән ягын
Кертмәссеңме акыл-уеңа?

Я, ир-егет, олуг исемеңне
Азаккача акларсыңмы син?
Күзләреңә баккан якыныңны
Көчең җитеп якларсыңмы син?

Я, ир-егет, мине кабыргаңнан
Юкка яратмаган ходаем.
Мин бәхетле булыр идем әгәр, 
Терәк булсам сиңа бер даим.

***

Ел әйләнә, җитез карусельдәй,
Әйләнәмдә, күз иярмәслек.
Бер-бер артлы узган мизгелләрне
Тотып-тоеп та күрәлмәслек.

Әле генә килгән ак кышларны
Алыштыра язлар ташкыны.
Өлгерә дә алмыйм сокланырга,
Гүзәл җәйләр килә ашкынып.

Бер-бер артлы алышына тора
Зыр-зыр әйләнмәле мизгелләр.
Карусельга куеп әйләнгәндәй,
Үтә дә китә кайтмас еллар.

Кире якка  гына әйләнми шул
Гомернең җитез әйләнмәсе.
Беркем белми , “агач атларында”
Ничә кат калган әйләнәсе...

Төшә алмый чаба гына кеше 
“Агач атларында” үзенең.
Зыр-зыр иткән гомер каруселен
Көйләүчесе юк шул тизлеген...

***

Көмеш кебек саф булырга өнди
Миңа исемемнең җисеме.
Җисемемнең йөзе кызармаслык,
Көмеш кебек мин саф кешеме?

Вакламаска иде үз-үземне
Вак тиенгә, арзан тәңкәгә.
Көмешләрне тыштан тутык баса,
Эчтән кала чиста мәңгегә.

Алтын затлар була алмасам да,
Көмеш булсын кылган һәр эшем.
Алтыннарда түгел, инсафлыкта
Өлешемә тигән көмешем.

***

И, дөньякай, сагыш чишмәләрен
Эчерергә миңа ашыкма.
Моң-зарларсыз яшәп булмаса да,
Бирсәң иде аны кашыклап.

И, дөньякай, нечкә иңнәремә
Күтәрмәслек йөкне йөкләмә.
Иңнәремә минем баса-баса,
Очар биеклекне чикләмә.

И, дөньякай, бәхет дигәннәрнең
Өлешемә тигән көмешен,
Кызганмачы, жәлләмәче миңа,
Арттыр миңа дигән өлешен.

И, дөньякай, биргән сынавыңнан
Алда бирсәң икән син түзем.
И, тормышкай, сөйсәң икән мине,
Яраткандай сине мин үзем.

ИЛЛЕ  БИШ

Артта кала еллар, калсын әйдә.
Бүген, абый, сиңа илле биш!
Кылган эшең, яшәвешең өчен
Тормыш куя сиңа ике биш!

Ике бишең әле күп тә түгел,
Яшәргә дә, әле яшәргә.
Синдә булган акыл-фәһем белән
Үрнәк булыр өчен яшьләргә.

Ике бишең инде әз дә түгел.
Туры карап дөнья йөзенә,
Бу дөньяның иң күркәм якларын
Җыя алдың, абый, үзеңә.

Дөнья матур, абый, дөнья гүзәл,
Синдәй туганнарым булганга.
Яши белдең, терәк булып безгә,
Туган итеп карап туганга.

Алда көткән тормыш юлларыңда
Сиңа бәхет кенә булсын иш.
Озын гомер телим сиңа, абый,
Тагын бер кат тулсын илле биш!

***

Күзгә төртеп торган бәхетемне,
Сукыр булып, әгәр күрмәсәм,
Кем гаепле, үземдәген күрми,
Читтән аны тагын эзләсәм?

Сагыш –  бәхетсезлек түгел әле.
Сагыш – үзең чәчкән гөл генә.
Тамырлары белән йолкып атмый,
Ник назлыйсың аны гел генә?!

Я, ходаем, шөкерана кылып,
Кабул итә белсәм биргәнне.
Арта бара күргән саен бәхет.
Бәхет сөя бит ул күргәнне.

***

Сук, ходаем, кулга, ныгытып сук,
Кеше бәхетенә үрелсәм.
Аягымнан бәреп ек, әгәр дә,
Кеше өлешенә мин керсәм.

Ач күземне, әгәр карашымны
Томан-мираж кинәт  капласа.
Мин бәхетле генә, әгәр җәзаң
Ярамаган эштән сакласа.

Я, ходаем, кылган гөнаһымны
Гафү ит тә, башка кылдырма.
Җирдәгесе калсын җирдә чакта,
Бакыйлыкка аны калдырма.

Рәхмәт белән кабул итү кирәк,
Хаклы җәза бирсә  илаһым.
Суга ходай безнең кулыбызга,
Булмас өчен алгы гөнаһың.

***

Кылынмаган эш хакында нигә
Кызарырга биргән миңарга?
Кылып булмас эш турында, димәк,
Ярамыймы хәттә уйларга?

Кызаруың – ансы начар түгел,
Качмагандыр оят дигәнең.
Ояла белүче  воҗдан кайчак
Булсын авызлыклы йөгәнең.

Кайчак артык күргән оялчанлык
Бирелгәнме әллә тумыштан?
Бер теләгем, ходай араласын
Ныклап кызарулы тормыштан.

***

Тып-тып тамып, шаян тамчы тели
Яз турында хәбәр итәргә.
Бик  әз генә кояш елмайсын да,
Ерганаклар әзер китәргә.

Гүзәл умырзая күзен ача,
Тирә-якка карый сокланып.
“Язлар килә! Язлар килә!” диеп,
Сыерчыклар җырлый шатланып.

Язгы кояш җылы нурын сибеп,
Ак юрганын тишә кырларның.
Ап-ак бәсле шәлен чишеп ташлап,
Бөре җыя башлый урманым.

Ә һавада күкрәк сулап бетмәс
Язга гына хаслы Яз исе!
Күпме шатлык алып килгәненә
Сөенәдер төсле Яз үзе!

***

Илле яшьтә бала итеп тоям
Үз-үземне, әнкәй булганга.
Кечкәй  булып каласың икән ул,
Карамыйча яшең тулганга.

Шул ук “кызым, бәбкәм” аның өчен.
Кайчагында   шул ук “юләркәй”.
Без кадерле, сөекле балабыз
Синең янда гына бит, әнкәй.

Бәби баламы ни, кайгыртасың,
Шул ук “өшемә дә, ачыкма”.
Нарасый балаңны сөюеңнән
Мәхрүм итәргә син ашыкма.

Җыелабыз һаман итәгеңә,
Кемгә  илле, кемнең алтмышы.
Тәтеми шул барлык балаларга
Әнкәй исән булу язмышы.

Илле яшьтә бала итеп тоям
Мин үземне әнкәй янында.
Әнкәң исән булса калабыз шул
Бер сөекле сабый санында.

ЕЛЛАРЫМНЫ СӨЯМ

Елларымны сөям миңа язган,
Язмыш биргән һәрбер яшемне.
Еллар өсти гомер, алдагысын
Тагын ныграк сөяр өченме...

Җиде катлы беркатлыгын сөям
Балачакның җиде яшьлеген.
Унҗиде кат көнгә искә төшә
Унҗиделе гүзәл яшьлегем.

Кырык яшьнең кырык мәшәкатен
Сөя белдем, авыр күрмәдем.
Илле көндәй кебек гомер үтте.
Иллеләргә табан үрләдем.

Һәр яшемнең үзенә хас яме,
Үз бәхете, үз күркәмлеге.
Маңгайларда булсын, укып булмый 
Ни үтәсен,  ни күргәнлеген.

Күңелемнән рәхмәт укый-укый,
Барлаганда еллар дисбесен,
Дога итеп сорыйм мин язмыштан,
Тагын әзрәк кенә өстәсен...

***

Җиңел дисеңме син миңа,
Хатын, сине күзәтү.
Эше җайлы барсын, диеп,
Яткан килеш кисәтү.

Нигә иртә торасың да,
Нигә бик соң ятасың?
Нигә арыган иреңне 
Бик иртә уятасың?

Биек үкчә түфлиеңне
Нигә өйдә кимисең?
Тапочки, гади күлмәктә
Идән юып йөрисең?

Нигә озын чәчләреңне
Мин кушканча йөртмисең?
Нигә кичкә дигән ашны
Обедка өлгертмисең?

Беләсеңме, ничек авыр
Ятулары диванда.
Телевизорны каплыйсың
Савыт-саба юганда.

Ирләргә авыр яшәве,
Ник шуны  аңламыйсың?
Җиңел булсын өчен миңа,
Рүмкә салгаламыйсың?

Җиңел түгел ятулары
Мендәрне кочып кына.
Булдыралсам яшәр идем,
Хатындай очып кына.

***

Кеше дигән затны ходаебыз
Ничек камил итеп яраткан.
Бар әгъзасы булсын яшәгәндә,
Интекмәсен,  диеп җан аткан.

Кулларымны биргән эшләр өчен,
Аяк дигәннәрем йөгерсен.
Колакларым дөрес ишетсеннәр.
Ә  күзләрем күреп өлгерсен.

Гәүдә-сынын биргән камил итеп,
Эчкә салган күңел дигәнен.
Шашып китмәс өчен тиле күңел,
Биргән ходай акыл йөгәнен.

Җенси әгъза биргән барыбызга. 
Гайлә  тора ирдән-хатыннан.
Бозылырга түгел, балаларым
Калсын өчен гомер артымнан.

Сакла, ярат бар булган әгъзаңны,
Биреп аңа лаек хөрмәтен.
Җаның гәүдәң өчен яшәмәсен,
Гәүдәң итсен җанга  хезмәтен.

МОҢСУЛАНМА, КҮҢЕЛ

Моңсуланма, күңел, моңсуланма,
Ничә таңнар әле атасы!
Ничә тапкыр яңгырлар явасы!
Ничә кояш әле батасы!

Моңсуланма, күңел, моңсуланма,
Күпме җырлар әле җырлыйсы!
Һәр мизгелнең бәяләрен белеп,
Бу тормышны әле зурлыйсы!

Моңсуланма, күңел, моңсуланма,
Үткәннәргә карап еракка.
Еракларда калган гүзәл яшьлек
Якты моңнар салсын йөрәккә.

Моңсуланма, йөрәк, моңсуланма.
Күпме юллар әле узасы!
Бу тормышны сөя белгән йөрәк
Һич тә юктыр әле тузасы!

АШЫГАСЫМ  КИЛМИ

Ашыгасым килми. Һәр минутны
Тәмләп кенә килә яшисе.
Иренемдә әле язлар тәме,
Ә бакчамда  инде көз исе.

Ашыгасым килми. Китмәс өчен,
Мин арканлар идем таңнарны.
Тауга менәр идем күрер өчен,
Соңгы шәфәкъ нуры янганны.

Ашыгасым килми.  Кайларга соң
Ашыгырлык безгә калгандыр?
Алда көткән санлы елларымны
Язмыш бизмәннәргә салгандыр.

Ашыгасым килми һич кенә дә.
Вакыт кына нигә ашыга?
Вакыт көчле, вакыт ашыктыра.
Исәр күңел генә карыша.

***

Я, Ходаем, рәхмәт әйтеп алам
Синнән күргән ризык-икмәкне.
Хәләл булсын өчен капкан ашым,
Зарур күрәм тирем түкмәкне.

Я, Ходаем, рәхмәт әйтеп алам
Синнән күргән рухи азыкны.
Күңел күзем сукыр була калса,
Күрмәс идем изге ризыкны.

Я, Ходаем, ач тотмыйсың мине,
Күңелне вә гәүдә-сынымны.
Рәхмәт кенә укырмын мин Сиңа
Алган чакта соңгы тынымны.

***

Иркә таң нурыдай, бармакларың
Битләремә тиеп уята.
Яз җиледәй сафлы сулышларың
Чәчләремне өреп уйната.

Сандугач җырыдай колагымны 
Назлаганын һәр иртә көтәм.
Сандугач җырыдай ишетелә
Гади генә “хәерле иртәң”.


Үзе татлы төштәй кебек бит ул
Уянуы синең яныңда,
Иркәләнеп яту кочагыңда.
Уянуы сөю таңында...

***

Бер сәбәпсез шатлык килеп куна,
Күбәләктәй, кайчак күңелгә.
Көләсең дә үзең аңламыйча,
Елмаясың, охшап тилегә.

Шаян сүзгә, көлке-шаяруга
Булмаса да һич тә кытлыгым,
Билгесездән туган шул сөенеч
Китерәме күңел кытыгын.

Кинәт туган шул сәбәпсез шатлык
Шаян очкын җанда тудыра.
Йөгерттерә шәһәр урамында,
Балаларча таудан шудыра.

Җырлап алам, биеп алам икән,
Картаелмый әле, яшь димәк.
Сәбәпсездән генә туган шатлык...
Сәбәпләре белү ник кирәк?..

***

Алдан белә калсаң язмышыңны
Кызык булырмы соң яшәве?
Белгән кебек кайчан кар явасын,
Кайчан яңгыр, яшен яшнәве?

Язмыш сыный кинәтлеге белән,
Алдан әйтеп булмавы белән.
Кинәт туган бәхет хисләренә,
Шатлыкларга сөенә беләм.

“Беркетмәгә” имзаң куймый язмыш,
Таныштырмый сине, күрсәтми.
Егылганда саламын түшәми,
Ничек абынмаска өйрәтми.

Капшап-капшап бара һәркем юлын.
Үз намусы сайлый сукмагын.
Адашканда яки арыганда
Дөнья әзер тота тукмагын.

Маңгайларга, бәлки, язылгандыр.
Юк шул аны укып белгәне.
Маңгаема сызып үти барам
Маңгай язмалары биргәнне.

***

Дүрт яшьлек оныгым әйтә беркөн:
“Ник сагышлы, нәнәй, күзләрең?”
Я, ходаем, уяткандай булды
Сабыемның шушы сүзләре!

Сабые алдында моң тыймаган
Нәнәй хакта ниләр уйларга?!
Күңелемнең моңын күрә алган
Сабый хакта ниләр тоярга?!

***

Кеше кабыгында туганыма
Исәр җаным кайчак ояла.
Нигә нәфис күңел  бу дөньяга
Кеше “күлмәгендә” туа ла?

Нигә соң мин гүзәл чәчәк түгел,
Көтә белгән җилләр үпкәнен?
Нигә кирәк тормыш мәшәкате?
Нигә биргән миңа бүтәнен?

Нигә соң мин таң нурлары түгел,
Коендырыр өчен җиһанны?
Дөрес күрми кайчак тиле күңел
Елак бала булып туганны.

***

Акыл сорау ала күңелдән:
Син дигәнең әллә тилергән?
Оныттыңмы ничә яшеңне?
Тотып кара чаллы чәчеңне!
Күрсәтәм мин сиңа урын, ди.
Тормыш сиңа әллә уен? ди.
Акылыңа, күңел, утыр, ди.
Фәһем белән мине тутыр, ди.
Ә күңелнең бармы тыңлыйсы?
Ул юләрнең килә җырлыйсы!
Сөеләсе килә, сөясе.
(Юктыр кебек аңа көясе)
Мәңгелек бу бәхәс эчендә
Мин дигәнем  ничек түзәсе?

С  Ү  З

Тел-тешсез дә булмадым мин кебек.
Телдәр дә мин булдым уртача.
Юкка гына тел чарлаучылардан
Колак тона минем, кот оча.

Шундый олы бәхет биргән икән – 
Тел бәхете, белем бәхете,
Телем көрмәкләнсә дә, әйтермен
Ходаема мең-мең рәхмәтне.

Һәрбер җөмлә, аваз, хәреф-сүзнең
Көч-куәте, тик хас үзенә.
Авыз ачар өчен  әйтмә икән,
Әйт син, хуҗа булып сүзеңә.

Чыпчык булып очып чыккан сүзнең
Җаваплыгы өстә каладыр.
Ялгыш төшкән, ычкындырган сүзләр
Еллар үткәч сине табадыр.

***

Бер сүз табу җитә кайчак, бер сүз!
Син озакка  аның әсире.
Уйландыра, моңландыра ул сүз...
Менә ничек аның тәэсире!

Кечкәй генә шушы сүзне җаның
Эзләгәндер, сусаган гөлдәй.
Тоеладыр йөрәк кайнарлыгын
Баса алган шифалы җилдәй.

Бер сүз уку җитә кайчак, бер сүз!
Ничек ул сүз сиңа җитмәгән!
Тапкан чакта күңел эзләгәнен,
Бармы ул сүз, әсир итмәгән?...

***

Әллә ниләр вәгъдә иткән кебек,
Көткән җанга бу киләсе яз.
Әллә ниләр... мин үзем дә белмим,
Әллә язгы сагыш, әллә язгы наз.

Әллә ниләр күңел өмет итә.
Ниләр кирәк тагын аңарга?
Исә инде гомер көзе җиле,
Ә күңел ник карый язларга?

Әллә ниләр вәгъдә итә бу яз.
Тик буламы аңа ышанып?
Язлар вәгъдә иткәннәрне көтеп,
Калырсыңмы тагын алданып...

***

Өй  түбәгә мөгез үстергән яз,
Эри торган, тама торганын.
Басу-кырлар ояладыр кебек
Ябынырга ертык юрганын.

Чү, наян яз иртүк җәяүлене
Бозлавыкка егып шаяра.
Дуамаллы кышкы бураннарның
Хәле беткән атын тугара.

Үстерә яз көннең якты чорын,
Озын-озын төннәр кыскара.
Елга- күлдә яткан ястык эри,
Көмеш көзгеләре йокара.

Яз ияртеп килгән үз артыннан
Җылы нурын сипкән кояшны.
Әллә көлә-көлә  әйтә инде:
“Көткән идегезме Мин-Язны?”

К А Л К А Н

Улым булсын, ярым, абыеммы,
Энекәшем, башка туганым.
Бу тормышта син бит зур яклаучым,
Син бит минем корыч калканым!

Илем тынычлыгы синең кулда.
Күңел тынычлыгым синдә бит.
Я, ир заты, хатын кыз дигәнең
Сиңа багып гомер итә бит.

Син бәхетле булсаң, мин бәхетле.
Син сау булсаң, мин дә сәләмәт.
Күңел саулыгыңны бозмасын тик
Кайчак дөнья дигән галәмәт.

Исән йөре тормыш юлларында.
Әйләнеп кайт һәрчак өеңә.
Анаң булсын, ярың, балаларың,
Имин кайтты, диеп сөенә.

Газиз балам, ярым, ир туганым,
Синең өчен мин дә калканмын.
Ходаемнан синең өчен сорап,
Догаларым белән яклармын.

***

Иреннәрем әйтәлмәгән сүзне
Ишетерме икән күзләрең?
Аңлыйсыңмы ниләр сыйдырганын
Гади генә әйткән сүзләрем?

Әйтәлмәгән сүзен йөрәгеңнең
Пышылдавын җаным ишетә.
Күңелләрнең әйтәлмәгән сүзе
Әйткәннән дә күбрәк исертә...

КАЛЕНДАРЬСЫЗ ЯЗ

Язлар карыймени календарьга?
Язлар күптән бит ул йөрәктә.
Кышкы салкыннарны бар дип белми,
Язлар тибә күптән күкрәктә.

Йөрәктәге язлар күрәмени
Салкын көзнең ап-ак кыравын?
Йөрәктәге язлар күрә бары
Салаватлы күпер буявын.

Сорап тормый, кайчан килергә, дип,
Ел әйләнә ул бит күңелдә.
Йөрәктәге мәңге сүнмәс язга
Календарьлар кирәк түгел дә...

КЫЧЫТКАН, ӘРЕМНӘРЕҢ...

Әремле яланнарыңа,
Авыл, кайтып егылдым.
Чит җирнең чәчәген исним.
Ә әремеңне сагындым.

Кычытканың чага мине.
Нигә озак кайтмадың?
Бүтән зәһәр кәкли белгән
Кычытканнар тапмадым.

Тигәнәгең дә бәйләнә,
Ябешә аякларга.
Әллә әйтәсе киләме,
Кайт, дип, туган якларга?

Ауныйм, авыл, тигәнәкле,
Әремле җирләреңдә.
Чит җирләрдә сине йөртәм
Йөрәгем түрләрендә.

М Ө Һ И М

Мөһимме соң яраткан кешеңнең
Чибәр, ямьсез, ябык булганы?
Мөһимлеге шундадыр ул аның,
Синең өчен аның туганы.

Мөһимме соң яраткан кешеңнең
Чәче нинди төстә булганы?
Яки күзе, кашы, бите, биле,
Яки ничә яшьне куганы?

Мөһимме соң яраткан кешеңнең
Кәҗә, Елан елда туганы?
Мөһимлеге шундадыр ул аның,
Синең янда аның булганы!

***

Песибикә Лиза-ханым
Шыла, качып диваннан.
Диван астыннан күзәтә –
Малай кайтты урамнан.

Малай кайтты, өч-дүрт яшьлек.
Лизабызга көн бетә.
Я койрыгыннан тарта,
Я сөйрәтеп йөретә.

Өйрәтә аны йөрергә,
Арт аякка бастырып.
Бәби кебек биләп ташлый
Лизабызны, яткырып.

Лиза гафу итә аны.
Авыр күрми язмышын.
Малайга өч-дүрт яшь булса,
Лиза куа алтмышын.

***

Бу дөньяда буп-буш синнән башка.
Җил сызгыра ачык ишектән.
Сине эзләп салган җан авазын
Син түгел шул, иркәм, ишеткән.

Күзгә күренмәслек таш сын булып,
Сүнгән хыял җанны өттерә. 
Йөрим, йөрим дә мин буш дөньяда,
Шул сыннарга барып төртеләм.

Бу дөньяда буп-буш синнән башка.
Күкләр елый синең турында.
Яңгыр  тамчысының тозлы эзе
Калмас иде минем кулымда.

Бу дөньяда буп-буш синнән башка.
Кояшны да кемдер урлаган.
Үткәннәрнең күләгәсе дә юк,
Әйтерсең дә, алар булмаган...
Бу дөньяда буп-буш синнән башка...

***

Үзең белән генә калып кайчак,
Тып-тын гына тыңлап үзеңне,
Сүтә-сүтә чиксез уй йомгагын,
Ишет йөрәк әйтер сүзеңне.

Бер ноктада күзләр нидер эзли.
Әллә шунда җавап табамы?
Тып-тын гына утыр,  сабыр гына.
Уйга үзе килер калганы...

Р Е М О Н Т

Бер шук малай үсеп килә
Әти-әни янында.
Дөньяны бизәкләү уе
Бәләкәчнең җанында.

Обойларга  сүрәт ясый,
Пластилин ябештерә.
Ишек-тәрәзләрне буяй,
Белгәнчә әвештерә.

Тату гайләнең башлыгы – 
Әти тиеш зур кеше,
Карап торды да бүлмәгә,
Башлады ремонт эше.

Әти обой ябештерә,
Обойның яңаларын.
Малай арттан буяй бара
Юылмас  буяуларын...

ГАЛИЯ ЧИШМӘСЕ

Гүзәл авылымның тау астына
Галия чишмәсе сыенган.
Ничә гасыр буе авыл халкы
Чишмә суын эчкән, туенган.

Галия чишмәсе... тарихы бар,
Күчә торган буын-буынга.
Ай кызыдай сылу кыз Галия
Төшә торган булган суына.

Гомереннән артык күреп, кызкай
Фәхрисламны сөеп яраткан.
Егет бер күрүдә гашыйк булган,
Галиякәй, диеп җан аткан.

Егет дигәненең йөрәк сызлый,
Ата-ана түгел ризалы..
Ике йөрәк бер учакта яна,
Ата сүзен ничек узмалы?!

Чишмә генә тыңлый алар моңын,
Чишмә генә белә серләрен.
Бу сөюгә чишмә генә шаһит.
Җырлый алар хакта җырларын.

Айлы төндә саф чишмә буеннан
Урлый егет гүзәл сөйгәнен.
Чишмә буйларында кала кызның
Тик көянтә генә дигәне.

Галия чишмәсе – мәхәббәт чишмәсе,
Ике гашыйк бергә кавышкан.
Чишмәләр дә, кеше гомередәй,
Мәхрүм түгел тарих-язмыштан...

***

Язылмаган юлларымда
Синең хакта җырларым.
Уйланмаган уйларымда
Синең хакта уйларым.

Күрелмәгән төшләремдә
Синең хакта төшләрем.
Тоелмаган тойгыларда
Синең хакта хисләрем.

Алдагы хыялларымда
Тик син генә икәнсең.
Йөрәгемә мәңгелеккә
Исемеңне чиккәнсең.

***

Бер нәрсә дә уйлап чыгаралмыйм.
Барысын да алам тормыштан.
Беләмме соң бу тормышны яхшы?
Икеләнәм, бәлки, ялгышам?

Хакыйкатьләр миннән алда туган.
Мин түгелдер аны ачышкан.
Хаклык эзлим язган юлларымда.
Уйга калам, бәлки, ялгышам?

Мин хаклы дип, барлык әйткәнемә,
Һич кенә дә көтмим алкышлар.
Ничә кат үлчим дә, ничә кисәм?
Уйлап куям, бәлки, ялгышам?

Сабыр акыл төбе – сары алтын.
Кайчак ашыгам шул, ашыгам.
Ялгышмыйча берни табып булмый.
Эзли-таба мин дә ялгышам.

***

 Аякларның хәле беткән чакта
Тез астына булды тибүче.
Карашымны ачкан гына чакта
Күзгә комнар булды сибүче.

Изге диеп кылган гамәлләрдә
Яманлыклар булды күрүче.
Терелмәслек итеп чирләгәндә
Алдан венок булды үрүче.

Сизген йөрәк, нечкә кыллы йөрәк
Кабул итә белми ярасыз.
Тик шулай да мин елмая беләм,
Чыныктыра гына барасыз.

***

Бер ходай тигезли белә
Бу дөньяда барысын.
Шатлыкларың артып китсә,
Өстәп бирә кайгысын.

Ак артыннан карасы бар.
Бер җиңел дә, бер кыен.
Кем әйтте сиңа туганда?
Бу дөнья түгел уен.

Бу җирдә кеше дигәнең,
Татымыйча михнәтен,
Белер идеме кадерен
Тормышының рәхәтен?

Биргән сынавына ходай
Ярдәмен өстәп бирә.
Барыбыз ходай кулында.
Ходай барысын күрә.

Бер ходай тигезли белә
Бу дөньяда барысын.
Тулы бәхет бирсен иде,
Бирми генә яртысын.

***

Еллар ята биткә вуаль булып.
Челтәрләрен
Вакыт – үрүче.
Чәчләремдә аклы көмеш юллар.
Кырауларын
Вакыт – өрүче.

Артта еллар күбрәк калып бара.
Алда күпме,
Вакыт- белүче.
Бирешмәскә диеп җан атсаң да,
Көрәшсәң дә,
Вакыт – җиңүче.

Акыл, фәһем, тәкъдим итә вакыт.
Ала белсәң,
Вакыт – бирүче.
Безгә белү насыйп булмаганны
Алдан белү,
Вакыт – күрүче.

Күңелләрдә йөрткән өметләрне,
Хыялларны
Вакыт – төзүче.
Гомер йомгагының нечкә җебен
Өзә алган
Вакыт – өзүче.

Мәгънә табып гамәл иткәннәрдән
Кызганмыйча,
Вакыт – көлүче.
Үткән гомеребез бәяләрен
Галиҗанәп
Вакыт – белүче.

Х У Җ А

Тик мин генә хуҗа кебек идем
Миңа атап биргән йөземә.
Тик мин хуҗа булгач, нигә вакыт
Үзгәрешләр кертә үземә?

Тик мин генә хуҗа кебек идем
Гомеремә, узган яшемә.
Тик мин хуҗа булгач, нигә вкыт
Көмеш кырау сибә чәчемә?

Үз-үземә хуҗа кебек идем.
Нигә вакыт миннән сорамый?
Нигә, вакыт, хуҗа булдың миңа?
Тукта, вакыт, болай ярамый.

Тик мин генә хуҗа кебек идем
Миңа дигән кыска тормышка.
Тик мин генә хуҗа булгач, нигә
Буйсынырга кирәк язмышка?

Тик мин генә хуҗа кебек идем.
Ялгышканмын, түгел мин хуҗа.
Вакыт белән язмыш кулларында
“Мин  хуҗалы” гомерем уза.

СИМ-СИМ, АЧ ИШЕКНЕ...

“Сим-салябим”ны әйтү җитәр микән?
Бәлки, кирәк тылсым таягы?
Бер сихри сүз әйтсәм, балачакка
Юллар табыр, бәлки, аягым?

Уйнап үскән агач башларыннан
Күренәдер ул наян чаклар?
Инеш буйларында табылырмы
Сабый иле дигән ул яклар?

Иске курчакларның күзләрендә
Кечкәй  чагым әллә чагыла?
Иске курчак, нәни кулларыңа
Ирексездән кулым кагыла...

Сим-сим, нигә ачмыйсың ишекне
Балачакка тик бер мизгелгә?
“Трах-дибидохсыз” гына нарасый чак
Ярый, кайта белә күңелгә...

***

Бер шагыйрьләр генә тудырамы
Сөю турындагы шигырьләр?
Шул учакта янган гыйшык затлар -
Алар үзе күптән шагыйрьләр.

Әйтә белмәсә дә тезеп-тезеп,
Һәр гыйшыкның үз кичереше.
Үз ялкыны, үз бәхет-шатлыгы,
Үз сөенече, үкенече.

Һәрбер гыйшык –  шагыйрь йөрәгендә,
Саран булса да ул сүзенә.
Укыйм дисәң  йөрәк язган юлын,
Кара икән гыйшык күзенә.

О Җ М А Х Ы М

Кышларыма мин соклана алам,
Карлар алып килгән сафлыкка.
Кышлар мине салкыннарга түгел,
Төрә белә  пакьлек-аклыкка.

Көзләремнең алтын-бакыр яме
Яулый, били нечкә күңелне.
Мин яратам сине, гүзәл көзем,
Мин яратам һәрбер көнеңне!

Көтеп алам яшел язларымны.
Мин яшәрәм язга ияреп.
Көтеп алган һәрбер гүзәл язым
Олы бәхет бит ул диярлек!

Җәйләремнең күркәм табигате
Тезләндерә мине алдында.
Керфек какмый, сандугач җырларын
Тыңлар идем һәрбер таңында.

Тау-кыядан кулларымны җәеп,
Мин, исәркәй, дөнья яңгыратам:
“Мин яратам сине, дөнья, үлеп!
Мин яратам сине, ярат а а а а м!”


Мин яратам сине, чиксез сөям,
Дөнья дигән  асыл оҗмахым!
Җәйле, язлы, көзле  шул оҗмахны
Җирдә биргән миңа Илаһым.

Ө Ч   К Ө Н

Өч көнлек кенә күренә гомер.
Санлы аның  һәрбер минуты.
Һәр мизгелгә алдан язмышлардан
Әзерләнгән прәник-кнуты.

Гүзәл яшьлек үтә бер көн кебек.
Бик тә кыска алсу таңнары.
Кыска гына бер көн эчендә
Яшьлек әсир итә җаннарны.

Гомеремнең икенче бер көне
Дөнья куар өчен бирелгән.
Бирәсе бурычлар бирелгәндер.
Күрәселәр инде күрелгән...

Соңгы көнен кыска гомеремнең
Биргән акыл-фәһем җыярга.
Уйланырга, күрә-күзәтергә, 
Яшәү мәгънәләрен тоярга.

Өч көнлек гомернең һәрбер көнен
Кеше булып үтү зарурдыр.
Кеше булып китү бу дөньядан
Ходай биргән олы карардыр.

***

Болыт сыга яшьле кулъяулыгын.
Кемгә тагын күкләр рәнҗегән?
Җил камчылы яшьле бу көннәрне
Сөялмәдем никтер мәңгегә.

Көзге кояш өркеп кереп качкан
Болытлардан өскә, биеккә.
Кайчан сибәм инде нурымны, дип,
Ул да калган кебек көеккә.

Салкын көзләр суык җилләренә
Ирек биргән, тыеп тоткысыз.
Бәрә, суга, шакый, дулый бу җил.
Уйлый белми, нинди коткысыз.

Үтеп киткән гүзәл җәйләр белән
Саубуллаша әллә җир-һава?
Минем кире кайтмас җәем өчен
Көзге яңгыр булып яшь  ява...

***

Акчаларга сатып алып булмас
Бер дефицит күрәм урамда.
Шаян караш, ихлас елмаюлар
Кешеләрдән эзлим узганда.

Бик күпләрнең карашы төшенке.
Җиргә игән күпләр иңнәрен.
Бик күпләрнең карашлары моңсу.
Баса әллә тормыш дигәнең?

Елдан елга арта гына бара
Шул елмаю дигән дефицит.
“Хисап конторыннан” сорар идем
Халык өчен бәхет-профицит.

	“Якынлыкның һәр сантиметрын 
	еллар буе яуларга кирәк, минемчә”. 
		Земфира Рамазанова.
***

Белмәгән дә, сөймәгән бер затны
Ничек мин үземә тидертәм?
Якынлашу  өчен бер-береңә
Еллар буе ара мин үтәм.

Бер белмәгән чит-ят дигән затны
Кагылдырыйм ничек үземә?
Тәнне жәлләп намус елаганда,
Ничек  карыйм аның күзенә?

Якын дигән кешең үтсен икән
Шул араны үлчәп, карышлап.
Чын-чынлап ул якын була калса,
Кочакларсың аны каршылап.

***

Менмә икән бу халык теленә.
(Кешенең да бар бит төрлесе).
Син хаклы. Тик һәрберсенең  килә
Үзен хаклы итеп сөйлисе.

Кемнәр кергән кемнең җанына да?
Кемнәр андагыны укый соң?
Белми,  сизми кеше хәлен нигә
Һәркем үзенекен тукый соң?

Менмә икән бу халык теленә,
Я ишетмә ни сөйләгәнне.
Үзалдыңа яшә  тыңлый-тыңлый,
Үз йөрәгең ни көйләгәнне.

***

Аңлый белмәгәнгә кирәкме соң,
Кызыксына диеп, ачылу?
Китә аннан кирәкмәгән сүзләр,
Китә аннан гайбәт сатылу.

Кемнеңдер гамәле – кеше серен
Барлык дөнья буйлап тарату.
Бер гөнаһсыз күргән тормышыңны
Кеше алларында карайту.

Сайлый белү кирәк ачылганда.
Җаның җил капкалы булмасын.
Дус булып елмайган мәкерлеләр
Сорамыйча җанга узмасын.

***

Еллар җебен чорный барам һаман
Бер йомгактан икенчесенә.
Кире чорнап булмый йомгакларны
Бер-берсенә, үкенечемә.

Еллар  уза  кыска айлар булып.
Айларымда көннәр күләме.
Гомер юлы алда яткан яшьләр
Гомер кадерләрен беләме...

Эх, яшисе килә, бик тә килә,
Уйламыйча башын-азагын.
Яшәр иде кеше, мәңге яшәр,
Бар диеп тә белми газабын.

Бер сапламлык җептәй гомер юлын
Язмыш кулы үрә, чигәме?
Безнең кыска гомеребез дә бит –
Бу дөньяның кечкәй бизәге.

Т  Ы  Л

Артыңда бер ныклы тыл бар кебек,
Кайтыр туган йортың булганда.
Үз-үзенә тарту көчен салган
Туган йортың сиңа  туганда.

Бер урын бар кайтып егылырга,
Бу тормыштан арып талганда.
Көч-куәтен, дәрт-дәрманын биргән,
Бер урын бар хәлсез калганда.

Артыңдагы ышанычлы тылдай,
Туган йортың сине күзәтә.
Аннан алып чыккан акыл-фәһем
Югалмаска җирдә өйрәтә.

Бер урын бар җирдә, тик бер урын,
Кайда сине һәрчак көтәләр.
Кайда, очар коштай җыелышып,
Кайдан тагын очып китәләр.

Артыңда бер ныклы тыл бар кебек,
Кайтыр туган йортың булганда.
Кадерләре аның мең кат арта
Чит җирләрдә дөнья куганда.

ЙӨРӘГЕМ ЧЕЛТӘРЛӘРЕ

Ай нурлары кунган каләмемә,
Язган юлларымны яктыртып.
Яшькә сугарылган язганнарым,
Яңагымнан тамган тап та тып.

Шатлык очкыннары сикергәли
Челтәрендә язган юлларның.
Үз-үзләре тәгәрәшеп төшә
Каләмемнән шаян уйларым.

Хыялларым куна бизәк булып,
Хисләр, кичерешләр шәүләсе.
Язылганнар күпме... булсын алда
Челтәр-челтәр юллар бәйләсе.

Челтәремә язган юлларымның
Сала барам күңел бизәген.
Һәр сырлаган хәреф-сүзем өчен
Көя, яна белә үзәгем.

Шигырь генә, димә икән аны.
Бер акыллы шагыйрь сүзләре.
Шигырь юлы – гомер юлы кебек,
Челтәр  булып төшә үзгәреп.
.
***

Иртә таңым – бәйрәм таңы бүген.
Сине төштә күреп уяндым. 
Исәр димә, төштә түгел сине,
Чынлап күргән кебек  куандым.

Кулларымны назлап тоттың минем.
(Башкасы төштә дә ярамый...)
Тиле күңел нидер өмет итә,
Ярамыйга бит ул карамый.

Кайдан килеп кердең минем төшкә,
Чакырмаган матур кунагым?
Төштәгесе өнгә күчәсе юк.
Әллә ниләр юрап куймадым.

Кыска гына шул күркәм төш җитте
Күңелемә бәйрәм салырга.
Язмыш  бирәлмәгән сөенечне
Төштән була кайчак алырга.

***

Язның күзен генә ачкан чагы,
Кояш нуры булып ягымлы.
Язның тәпи генә баскан чагы,
Кыяр-кыймас кына адымы.

Язның аваз гына салган чагы,
Тәүге тамчы булып түбәдән.
Язның тәүге сулыш алган чагы,
Тоям аны назлы җилләрдән.

Язның бүген тәүге көне генә.
Бер көн кебек, язым, үтәрсең.
Туксан көнең, язым, туксан шатлык,
Туксан төрле бәхет китерсен.

ӘНКӘЙ АШЫ

Тулып тора өстәл, тик шулай да
Мин сагынам әнкәй ашларын.
Балачакка әйләнәм дә кайтам.
Әллә картая да башладым...

Умырыплар бүген ашар идем
Кайнар  ипиләрен анамның.
Тәмен тоям кискән  токмач салган
Тәмле ашның, итле калҗаның.

Тәмле бәлешләрен мин сагынам,
Тәекмәген, чәкчәк, коймагын.
Катык, эремчеген мин сагынам,
Куе сөтен, маен, каймагын.

Ризыкларны, бисмиллаңны кушып,
Син әзерли белдең һәр көнне.
Вакытында рәхмәт мин әйтмәсәм,
Гафу итче, әнкәй, син мине.

“Тәмле” хәтирәләр күңелемдә...
Әйтерсең, мин синең яныңда.
Һәр валчыгы өчен азыгыңның
Чал башымны иям алдыңда.

***

Дүрт яшьлек улына әти кеше
Тылсымлы костюм текте бәйрәмгә.
Тылсымлы таяк кибеттән алды.
Көзге алда малай әйләнә.

Тылсым таяк көчлеме соң? димен,
Кереп “тылсымчының” хәленә.
Тылсым иясендә бар ул таяк,
Миндә генә юк, ди, әлегә...

***

Елмаю да түгел, көлемсерәү
Яшеренгән ирен читеңә.
Мин танырлык кына шул елмаю
Нур кундырган кырыс битеңә.

Мин танырлык кына көлемсерәү –
Эчке елмаюың шәүләсе.
Миңа гына сәбәбе билгеле,
Миңа гына таныш гыйлләсе.

Тик күзләрең генә “сата” сине,
Сирпи-сирпи шаян укларын.
“Утыз ике тешле” яттан  артык
Саран елмаюлы чакларың.

К И Ч

Моңлы сагыш җанга өстәп китә
Һәр кичемнең эңгер-меңгере.
Үкенәмме әзрәк.... Теләгәнне
Булмады бит әле өлгереп...

Әле генә туган идең, көнем.
Кай арада эреп югалдың?
Кире кайтмас, кабатланмас көнем,
Үткәнемә карап юл алдың.

Тагын туар таңнар, яңа көннәр.
Бүгенгесе килмәс беркайчан.
Кабатланмас итеп һәрбер көнем
Бирелгәндер миңа ходайдан.

Саубуллашам шәфәкъ нуры белән,
Җылылыгын тоеп  кулларда.
Иртәгәсен алар туар да бит.
Икенчерәк булыр алар да...

ТУГРЫ  ДУС

Бармы икән бүтән тугры бер зат,
Эт булып туган бер дустыңнан?
Шул бит инде сине шашып сөйгән,
Шул бит инде сине юксынган.

Шул бит инде якын дусты өчен
Гомерен дә әзер бирергә.
Шул бит инде, синең күрәсене
Синең белән әзер күрергә.

Туры карый  синең күзләреңә.
Яшерергә юктыр сәбәбе.
Бик әз генә аны яратсаң да,
Олы сөю аның җавабы.

Тик ул гына сине аңлый ала
Сүзсез генә, укып күзеңнән.
Тик ул гына сине яклый ала,
Бер ым тоеп синең йөзеңнән.

Ташламас ул сине беркайчан да,
Егылса да упкын читеннән.
Кеше дигән затка тугрылыкка
Өйрәнергә кирәк этеннән.

***

Соңгы кары ява бу елымның,
Яңгыр катыш апрель карлары.
Үтеп киткән кышым сагынамы,
Яшь аралаш сибеп аларны?

Соңгы сәләмнәрен кыш җибәрә,
Соңлап-соңлап язлар аенда.
Онытмасын, диме әллә мине,
Сакласын, ди әллә җанында?

Язларымның адашкан карлары,
Җитәр инде бүтән яумагыз.
Соңга калып яуган ак карларым,
Соңгы карым гына булмагыз...

МАРТ БАШЫ

Дулап-дулап ала бураннары,
Бирешмиләр әле кышлары.
Язлар белән кыш ярыша әле.
Мартның гына әле башлары.

Тып-тып иткән барабанлы җырын
Шаян язым тагын башлады.
Яз уянып кына килә әле.
Мартның гына әле башлары.

Язгы кояш ашый бара карны.
Ертык карлы  юрган тышлары.
Урманнарым әле уянмаган.
Мартның гына әле башлары.

Көтә инде күңел, көтә йөрәк,
Кайчан килер  гүзәл язлары.
Бик әз генә калды көтәселәр,
Мартларымның инде башлары....

КАРАП КАЛМА

Карап калма минем артларымнан.
Җиңел дисеңме син китүе?
Яптым  ишегемне үткәннәргә.
Кирәк түгел синең көтүең.

Карап калма мине артларымнан.
Күз утларын сипмә юлыма.
Сүнде кебек сөю учаклары.
Утлар салма тагын уема.

Карап калма минем артларымнан.
Борылып та артка карамам.
Теләсәм дә, бергә-бергә үткән
Сукмакларны башка табалмам.

Карап калма минем артларымнан,
Җиңел дисеңме син китүе?
Тапалган хис, сынган хыял белән
Тагын яңа өмет көтүе...

ӘНКӘЙ КУЛЛАРЫ

Укый алам  кулларыңа карап,
Әнкәй  җаным, безнең үткәнне.
Шул кулларның җылы назларында
Биш балаң сөелеп үскәнне.

Әлегәчә җитез бармакларың –
Синең тырыш, уңган икәнне.
Калын тамыр, тирән буразналар –
Авыр хезмәт аша үткәнне.

Бер дә җуелмаслык бизәк итеп,
Сөялләрен тормыш калдырган.
Гомер, җыерчыклар сыза барып,
Узган еллар санын  яздырган.

Кытыршы кулларың җылысында
Тоям, әнкәй, күңел җылыңны.
Шул җылыңны салып  үстергәнсең
Өч кызыңны, ике улыңны.

Назлы кулларыңны искә алып,
Бер күрешсәм, дигән чагым бар...
Тезләремә чүгеп кулларыңны
Үбәр өчен, әнкәй, хакым бар.

***

Гаҗәпмени, җаны бай булганның
Матди яктан ярлы булганы?
Дөньялыкның барлык алтыныннан
Җан байлыгын өстен куйганы?

Гаҗәпмени, намусы булганның
Кеше баштан басып йөрмәве?
Ничә кабат үзе алданса да,
Кешеләрне алдый белмәве?

Гаҗәпмени олы җанлыларның
Кеше кыерсыта алмавы?
Гаҗәп шунсы –  күпләр өчен воҗдан,
Юлын ярып, алдан бармавы.

Акыл, намус – тормышның нигезе.
Аны барысы да төшенә.
Ник таяна дөнья соңгы вакыт
Беләк,  яки алтын көченә?

***

Эх, язмышкай, нигә сорамыйсың,
Кемгә  кемнәр кирәк икәнен?
Ник очрата берәү сөймәгәнен?
Ник югалта берәү сөйгәнен?

Эх, язмышкай, нигә булышмыйсың?
Ник табалмый берәү көткәнен?
Ник берәүләр гомерлеккә ялгыз?
Ник ирешми өмет иткәнен?

Эх, язмышкай, нигә күрмисең син
Заяларга гомер үткәнен?
Эх, язмышкай, әллә белмисеңме
Гомерләрнең кыска икәнен?

И С Е М Е Ң

Исемеңне синең матур күрәм.
Үз алдыма аны  кабатлыйм.
Көйгә салып синең исемеңне,
Гаҗәп марш итеп мин атлыйм.

Исемеңә синең мин көнләшәм,
Гомер буе синең яныңда.
Аерылмас өчен бер дә синнән,
Булыр идем  исем санында.

Яңгырашы шушы авазларның
Матур бер җыр кебек  тоела.
Кабатлаган саен исемеңне,
Күңелемә җылы җыела.

Күңелемә ятышлы авазлар
Күпме генә хәреф сыйдырган...
Әллә әнкәң сиңа тугач та ук
Минем өчен исем  куйдырган?

***

Кулларымнан мине җитәкләдең,
Чәчләремнән  сөйдең тукталып.
Нинди матур пар, дип безнең арттан
Күпләр карап калды сокланып.

Күзләремә текәп карадың да,
Сүзсез генә әйттең ... Аңладым.
Сулышыңа тынсыз гына эреп,
Тик карашым белән назладым.

...Кулларыңны кемдер тартып алды,
Мин ымтылып калдым тукталып.
Нинди  матур пар, дип үзебезгә
Күз тидердем әллә  сокланып...

***

Кышның зәһәр усал салкыннары
Хәтта чыңлый кебек һавада.
Кышкы  көннәр кыска. Якты җитми,
Җылы җитми миңа дөньяда.

Ирек сөйгән шаян коштай булып,
Күңел язны эзләп талпына.
Кышның салкын кочагыннан чыгып,
Очар идем язлар каршына.

Күбәләктәй куышып уйнаган
Кар бөртекләренә ияреп,
Очар иде җаным язны эзләп,
Табалганчы, туктамый арып.

Биек кар таулары артларында
Кемдер гүзәл Язны яшергән.
Килер Язым, килер көткән Язым,
Күлмәкләрен киеп яшелдән.

Һаваларны чыңлаткан салкынны
Җылы сулышлары эретер.
Кышлар кочагыннан алып мине,
Кочар, үбәр, тагын терелтер...

ЭЧТӘГЕ  ҖЫР

Хисле җыры белән әсир иткән
Җырчыларны тыңлап сокланам.
Гүзәл җырдан йөрәкне баетып,
Таң чыгыдай чиста хис алам.

Сәләт бирмәгән бит  ходай миңа.
Юк бит җырлый торган һөнәрем.
Үзалдыма, күңелемнән генә
Җырлар җырлап үтә көннәрем.

Күңелемнән ташкан моң-хисләрдән
Җыр дулкыны кага йөрәктә.
Тып-тын гына сайраган сандугач
Оялаган әллә күкрәктә?

Эчтән генә, үзем өчен генә
Җырлап үтә минем көннәрем.
Җыр көенә туган дәрт-дәрманнан
Җырлап бара кылган һөнәрем.



***

Өстәлләрем тәм-том белән тулы:
Кәнфит, апельсин-мандариннар...
Элеккедәй ярлы түгел инде,
Бай хәзер, шөкер, магазиннар.

Күз явын ала Яңа ел сые!
Нәрсәсе юк, ниләр төсендә!
Балачакның ике мандаринын
Күрәм никтер һаман төшемдә...

САГЫНДЫРА АВЫЛ

Арыган җанга тик авылым гына
Көч кайтарыр, ял бирер төсле.
Тик авылым һавалары гына
Җиңел сулыш өчен хуш исле.

Чишмәләрнең салкын суын эчсәм,
Шифа алыр идем тәнемә.
Гармун көе алып кайтыр кебек
Ерактагы яшьлек таңыма.

Чирәменә ятсам мин сыенып
Өй янында үскән тирәкнең,
Җир суырыр иде моң-зарымны,
Ялкыннарын басып йөрәкнең.

Читтә еллар үткән саен күңел
Авылымны ныграк сагына.
Туган якка җан азыгы эзләп,
Яшәү дәрте эзләп талпына.

***

Каты холкым синең янда йомшак.
Ачы телем синең алда татлы.
Җайлы гына буйсындырыр өчен,
Әйтче, җаның нинди көчләр тапты?

Әсирлеккә теләп мин бирелдем.
Көчләмәдең, ә мин карышмадым.
Олуг булдың, зирәк була белдең,
Өстен булу өчен ярышмадым.

Көчлерәк бул миннән, акыллырак.
Арып талган чакта бул син дәвам.
Сакла мине, ярата бел. Мин  бит –
Синең кабыргаңнан чыккан Һаваң.

ЕЛАН ЕЛЫ 

Елан елы диләр... Йолдызнамә
Беркайчан да ышандырмады.
Әкиятләргә таянып кына,
Бервакыт та план кормадым.

Тик шулай да язмыш, елан булып,
Беркайчан да чакмасын иде.
Елан даруыдай, хасталардан,
Авыр чирдән сакласын иде.

Бәлә-каза, еландай шуышып,
Үтеп китсен кырдан, тимичә.
Бәхетсезлек очрамасын иде,
Еланга баскандай, күрмичә.

Ярарга тырышмадым еланга.
Куеныма якын алмадым.
Дус булмадым мин еланнар белән.
Елан булып тире салмадым.

Елан елы диләр... Йолдызнамә
Алыштыра алмый язмышны.
Елан елы булсын, әтәч елы...,
Бертигез сөям мин тормышны.

***

Бәпкә үлән баскан сукмаклардан
Ялан аяк иде үтәсе...
Көтә кебек, тибрәндерер өчен,
Талларымның бишек сиртмәсе.

Болын җиләкләрен тәлкәш-тәлкәш
Кечкәй  учларыма җыясы...
Наян күбәләктәй шаярышып,
Яшел тугайларда уйныйсы...

Яшел бишегемнең – авылымның,
Куенында калган бала чак,
Соңгы сулышларым югалганчы,
Йөрәк түрләремдә калачак.

АК ХЫЯЛЛАР

Үтте бер ел. Гомер китабымның
Тагын бер биткәе ябыла.
Яңа елның ап-ак кары кебек,
Чәчләремә көмеш кагыла.

Ап-ак карлар кебек очып китә
Өмет-хыял, чынга ашмаган...
Ярсуланма, күңел, ярсуланма,
Димәк, ходай  шулай язмаган...

Өметләрем чынга ашсын өчен,
Нинди тылсым серен белергә?
Язмыш рәхимнәрен алыр өчен,
Кирәктер ул күпне бирергә.

Ак хыяллар кебек ак кар ява,
Яңа өмет җанда уята.
Әллә ак кар мине, бар да булыр,
Тик көтә бел, диеп юата...

***

Очар идем сиңа ап-ак аттай,
Барлык киртәләрне җимереп.
Ташыр идем ярсу дулкын булып.
Көчле җилләр булып җилпереп.

...Тып-тын гына, кояш нуры булып,
Кунар идем синең кулыңа.
Син сокланып өзәр чәчәк булып,
Үсәр идем гомер юлыңа.

Сиңа омтылуның ярсу көче
Киртәләрне кайчак җимерә.
Кайчак күңел мәхәббәт бәхетен
Тып-тын гына  эчкә яшерә...

УКУЧЫМА

Бик әз генә, эчтәге борчуның
Тырнаклары әгәр җибәрсә,
Бик әз генә синең кәефеңне
Язганнарым әгәр күтәрсә,
Бик әз генә уй-хыялга калсаң,
Тоеп, аңлап шигырь юлларын,
Күп көч тояр, рәхмәтле укучым,
Синең өчен язган кулларым.
Бик әз генә, тойган хисләремнән
Моңсуланса әгәр күңелең,
Бел, укучым, миңа шуннан да зур
Башка бәхет мөмкин түгелен.

ИКЕ СЕРДӘШ ЧӘЙ ЭЧӘ

Кара-каршы икәү бер утырып,
Эчик әле тәмле чәйләрне.
Баллар, майлар, мәтрүшкәләр белән,
Мактый-мактый гүзәл  җәйләрне.

Эч әле, дускаем, тәмле чәйләр,
Тоеп аның чиксез шифасын.
Сыналган бит, сөтле чәйләр эчкәч,
Тәндә-җанда көч-хәл тоясың.

Самавырдан агып торган судай
Агып китсен эчтән моң-зарың.
Серләр сөйләп кайнар чәй эчүләр
Эретәдер җанның боз-карын.

Самавыр да гөрләп сүзен куша,
Җыры белән әллә юата.
Дүрт-биш самавырны гына түгел,
Ике сердәш эчен бушата...

ТЕЛИСЕҢМЕ...

Телисеңме, йолдызларны учка
Җыеп алып сиңа сибәрмен?
Телисеңме,  салават күперен
Зәңгәр күктән  сиңа иярмен?

Телисеңме, алсу таң нурыдай,
Күзләреңнән синең үбәрмен?
Телисеңме, назлы яз  җиледәй,
Чәчләреңне тузгып тиярмен?

Телисеңме, чык тамчысын җыеп,
Бит-күзеңне синең юармын?
Телисеңме, синең исемеңне
Тау-ташларга уеп куярмын?

Телисеңме, сандугачның җырын
Йөрәк түрләреңдә көйләрмен?
Телисеңме, кояшың батканда
Синең белән бергә үләрмен?

СОРАГАНСЫҢ ӘЛЛӘ ДӨНЬЯДАН

Тәрәзәмә каккан җил тавышын
Син кагасың, диеп ялгышам.
Чит шәүләне күрсәм, син бит, диеп,
Үз-үземә никтер алдашам.

Кулларыма кунган кар бөртеге
Китергәндәй синең сәләмне.
Мин үтенгән белән кояш үтә
Сине эзләп барлык галәмне.

Баш очыма килгән ай-йолдызлар
Сөйли кебек сине күргәнне.
Кипкән яфрагына хәтле белә
Шул юллардан синең йөргәнне.

Җуелырга тиеш истәлекләр
Кайтып җанны телә яңадан.
“Минем хакта онытмасын”, - диеп,
Сорагансың әллә дөньядан?

***

Яшь аралаш елмайганда,
Кыса-кыса тешләрне,
Тышка  күрсәтмәгән сәбәп
Тырнаганда эчләрне,
Үз-үзеңне кулга алып,
Йөгереп кайт өеңә.
Тыялмаган күз яшьләрең
Аксын аккан көенә.
Яшьнең тозы белән чыгар
Сагышың ачылары.
Әзрәк булса да басылыр
Йөрәгең ярсулары.

***

Зарлана  белмәдең, әнкәй җаным,
Беркайчан да авыр тормыштан.
Мин сокланып карыйм, көчле рухың
Бирелсә дә сиңа тумыштан.

Авыр дими, тормыш арбаларын
Тарттың, салып чиксез  хезмәтең.
Карт көнеңдә күрсәң иде, әнкәй,
Хезмәтеңә лаек хөрмәтен.

Кызгандыра, кара тиргә батып,
Гомер буе эшләп аруың.
Гади генә җавап: “Бәхет бит ул
Таза булып эшли алуың”.

ЯҢА ЕЛНЫҢ ТӘҮГЕ ИРТӘСЕ

Могҗизага ышанып  көтәм мин
Яңа елның тәүге иртәсен.
Яңа ел алдыннан теләгәнне
Көтә күңел кемдер үтәсен...

Якты, җылы өмет белән көтәм
Яңа елның тәүге иртәсен.
Шул иртәнең дөнья халыкларын
Тик бәхетле генә итәсен. 

Сабыйларча өмет белән көтәм
Яңа елның тәүге иртәсен.
Балаларча беркатлыгым белән,
Бар яманлык җирдә бетәсен.

Якты, моңсу тойгы белән көтәм
Яңа елның тәүге иртәсен.
Йока калган гомер йомгагымның
Көн артыннан көнен сүтәсен.

Әллә ниләр өмет итеп көтәм,
Яңа елның тәүге иртәсен.
Тик аңламый күңел, килгән елның
Бер көн кебек үтеп китәсен.

НОКТА КУЙГАН ИДЕМ

Нокта куйган идем синең белән
Минем булган мөнәсәбәткә.
Ике нокта өстәп син нигәдер,
Күп нокта куйдың мәхәббәткә...

Куйган өндәү билгем янына син
Сорау билгеләрен өстәдең.
Өнсез генә сорауларың белән
Ник яңарттың тагын истәген?

Нокталарны нигә өтерләргә
Әйләндерергә син телисең?
Юл араларында язылмаган,
Әйтелмәгәннәрне эзлисең.

Нокта куйган идем синең белән
Минем булган мөнәсәбәткә.
Куеп булмый икән нокта бик тиз
Йөрәккә сенгән мәхәббәткә...

***

Яңа елның ишекләрен ачты
Иң беренче көне гыйнварның.
Иң акларын кемдер сайлап сибә
Чәчәк-чәчәк  яуган  карларның.

Мизгел арты мизгел әкрен генә,
Вакыт үз артыннан ияртә.
Мизгелләрне куша-куша җыеп,
Еллар әйләнешен шәбәйтә.

Җилләр, ап-ак кар бөртеген җыеп,
Ак бизәкле җилкән чигәме...
Кышның җитез канатлы җилләрен
Вакыт җилкән итеп җигәме?

***

Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде
Өметнең дә соңгы чаткысы...
Хыялымда гына, сүнмәс нурдай,
Яна хәтирәләр яктысы.

Сукмаклардан бергә үткән эзгә
Кар өстенә карлар өстәлә.
Йөрәгемдә калган яра эзе
Әкрен-әкрен генә төзәлә.

Синсез үткән көннәрне санамыйм.
Хисап күчте еллар санына.
Синсез көнем, минсез үткән төнең
Яшәлмәгән сыман аңыма.

Шәмдәлемдә  соңгы шәмнәр сүнде.
Күмерләнеп калды филтәсе.
Яна-яна күмергә әйләнгән
Йөрәк белән гомер итәсе...

***

Тагын тышта ишеп карлар ява...
Бармы икән тагын явасы?
Карлар күмә барган гомер юлын
Юк шул инде тагын табасы...

Иртәгәсен явар ап-ак карлар
Бүгенгене күмеп китәрләр.
Учка төшеп эри барган кардай,
Бер-бер артлы еллар үтәләр.

Ялгыш кына учка тамган яшьтәй,
Бетмәс сагыш еллар калдыра.
Карлар ява үткән елларыма...
Үтеп булмас көртләр салдыра...

***

Ак канатлы гомер аргамагым
Тормыш юлларыннан җилдерә.
Тыеп булмас булып,  дулап чаба.
Тота белмим әллә дилбегә...

Вакыт оча җилләр тизлегендә,
Колагымда минем сызгыра.
Ак канатлы гомер аргамагын
Ашыктыра, куа, кыздыра.

Чапкын атка туктарга ярамый
Көтмәгәндә, кинәт бер тында.
Әле генә юлга чыккан идем,
Ә гомерләр инде артымда.

Куалама, вакыт, ай-һай салып.
Ашыктырма мине камчылап.
Миңа насип язган мизгелләрне
Йотар идем саклап, тамчылап.

Ак канатлы гомер аргамагым
Тормыш юлларыннан җилдерә.
Миңа атап бирелгән вакытның
Сәгать-минутына өлгерә...

АП-АК КАРДА КЫЗЫЛ БАЛАН

Ап-ак карда кызыл тәлгәш балан
Кар чәчәкләренә төренә.
Күз камашыр булып ераклардан,
Мәк чәчәге булып күренә.

Сыгылып та төшкән баланнарың,
Әнкәй җаным, бакчаң түрендә.
Капмасам да балан, кайчак тоям
Балан ачылыгын күңелдә.

Ап-ак карда кызыл тәлгәш балан...
Бармакларым нигә үрелә?
Биргән баланына бал өстәми
Язмыш, тик шулай да түзелә...

Ап-ак карда кызыл тәлгәш балан
Кар чәчәкләренә төренә.
Үт сытарлык ачы балан, алдап,
Ераклардан татлы күренә.

***

Ак чәчәкләр үскән болыннарда
Чаптым, тәгәрәдем, аунадым.
Кыңгыраудан тамган чәчәк сутын
Иренемә салып яладым.

Зәңгәр мәтрүшкәләр исләренә
Исергәнмен, йомып күземне.
Җәйге кояш сөеп үбеп алды
Җылы теле белән йөземне.

... Күзем ачсам: февраль... фатир... диван...
Ушыңа кил, вәт, дим, дивана!
Өзелеп тә сагынганда җәйне
Кайтып була аңа диванда...

***

Агым суга тамызырга микән
Моң-зарларым сеңгән  күз яшен?
Алып кит тә, кире кайтарма дип,
Ярсу елгаларгамы дәшим?

Авыр сулышымны җилгә кушсам,
Җиңеләер, бәлки, сулышым?
Кояш нуры керфегемә кунса,
Якты тояр бәлки карашым?

Эчтәгене бүлешергә белми,
Күкрәгемне рәнҗү кысканда,
Торна канатына тагаргамы,
Баш өстеннән алар очканда...

Бу тормышның төрле чагы була,
Шатлыгы бар, ачы яше бар.
Какса-сукса да бу дөнья кайчак,
Юатырлык аның көче  бар...

***

И, кеше, бахыркай, аңламыйсың,
Начарлык кылам, дип берсенә,
Булган гөнаһыңны син үрчетеп,
Яманлык кыласың үзеңә.

И, кешекәй, аңлыйсыңмы икән,
Яхшылык кылганда берсенә,
Булган савабыңны син арттырып,
Изгелек  кыласың үзеңә.

***

Сындырма син әле мине, дөнья,
Тырышма син мине бөгәргә.
Торып баса белдем, каен  кебек,
Иелсәм дә кайчак җилләргә.

Хатын-кызның нечкә  генә сынын
Сындырырлык салма кайгыны.
Тыныч, талгын гына бу дөньяда
Яшиселәр килә җай гына.

Күтәрмәслек авырлыклар салып,
Иңнәремне минем идермә.
Алтын чәчкә көмеш ука  салып,
Кара яулык миңа кидермә.

Сындырырлык давыл-гарасатлар,
Тормыш, миңа, зинһар, җибәрмә.
Үги балаң түгелмен мин, дөнья,
Бәхетләрдән читкә тибәрмә.

Р И З Ы К

“Ризык йөртә”, - дия иде картлар.
Ризык – язмышның бер төреме?
Ризык җыясы бар булса гына,
Кеше яши, кеше тереме?

“Ризык беткән”,- дия иде картлар,
Кеше гомерләре киселсә.
Озак яшәр иде, бәлки, кеше
Ризык кадерләрен ул белсә?

Ризык – түгел ашау-эчү генә,
(Һәрбер кеше белү тиешле).
Бу дөньялар  аңа әзерләгән
Өлешенә тигән көмеше.

ЙӨГЕРЕП ТӘ ҮТТЕМ ЮЛЫМНАН

Йөгереп тә үттем генә сыман
Миңа язган гомер юлымнан.
Туктап алып, җайлап кына бару
Килми икән кеше кулыннан.

Тыпыр-тыпыр итеп сикергәләп,
Нәни аякларым йөгерде.
Үсә-үсә, авыл сукмаклары
Олы юлга илтеп  җиткерде.

Тормыш дигән чатлы олы юлдан
Кабаланып тагын атладым.
Тыныч кына гомер итүләрнең
Тагын никтер җаен тапмадым.

Кайда гына, нигә ашыгабыз,
Үзебезне усал камчылап?
Кечкәй йөрәк түзгән була әле,
Типкән була әле ярсулап.

Йөгереп тә үттем генә сыман
Миңа язган гомер юлымнан.
Әйләнмәле юллар ясар идем,
Килә калса әгәр кулымнан.

ТАГЫН КАЙТТЫМ, ӘНКӘЙ, СИНЕҢ ЯНГА

Тагын кайттым, әнкәй, синең янга.
Тагын кайттым сине сагынып.
Канат астың биргән җылы эзләп,
Кош баласы булып талпынып.

Исән булсаң, әнкәй, без кайтырбыз.
Бар бул гына, зинһар, дөньяда.
Синең җылың белән без яшибез,
Еракларда син бит уйларда.

Тоткасы син туган йортыбызның.
Тәрәзләргә  такта кактырма.
Келә дә эленмәгән ишекне
Авыр йозакларга яптырма.

Кече яктагы утыңны, әнкәй,
Сүндермисең, күрәм ерактан.
Син кабызган утны тоеп яши
Биш бәбкәчең биш як тарафтан.

ҖИЛЛЕ  БУРАН

Буран кызы оча бөтерелеп,
Җилпи-җилпи ак итәкләрен.
Җилләр кочагында  әйләнгәләп,
Куышалар кар бөртекләре.

Буран кызы бер дә ялгыз түгел,
Җил малае белән шаяра.
Тау-тау итеп карлар  өеп куя,
Сызгыргалап очып кар яра.

Буран кызы белән Җил малае
Тапканнармы әллә бер-берсен?
Бәлки алар гомерлеккә бергә?
Җилсез бураннарны кем  күрсен?

***

Ничә тапкыр синсез таңнар атты,
Ничә тапкыр кояш баеды.
Әллә инде безне мәңгелеккә
Мәрхәмәтсез вакыт аерды.

Ничә тапкыр синсез карлар яуды.
Ничә тапкыр яуды яңгырлар.
Юып китте бергә салган эзне,
Тик йөрәктә җуймас эзләр бар.

Араларны ерагайта бара
Синсез үткән һәрбер мизгелем.
Бергә булмасак та, сөя белдем.
Шуннан бәхет тоя күңелем.

***

Дөнья дигәнең кешене
Кызганмый да, жәлләми.
Кайчак бирә теләгәнен,
Кайчак бирә әллә ни.

Бер үрләргә мендерә дә,
Бер чокырга төшерә.
Бер суларда коендыра,
Бер утларда пешерә.

Кайсысы чыныга гына.
Кайсы сына кинәттән.
Дөнья үткәрә кешене
Тормыш дигән иләктән.

***

Синнән башка мин бит телсез былбыл.
Синнән башка мин - кош канатсыз.
Кирәкмәгән кебек бу дөньяга,
Синнән башка тоям яраксыз.

Синнән башка мин сусаган гөлдәй,
Шиңгән чәчәк,  кояш күрмәгән.
Синнән башка мин бит сандугачтай,
Җырын биргән, моңын  бирмәгән.

Синнән башка назлы кояш нуры
Урап үтә, миңа кагылмый.
Синнән башка юк  дөньяның яме,
Күңелемә шатлык сарылмый.

Көннәремдә төннәр караңгысы,
Җәйләремдә кышлар салкыны.
Канатларын кискән коштай булып,
Өмет кенә куя талпынып...

***

Балачакта иң тәбәнәк тау да
Менәлмәслек биек күренә.
Үсә-үсә таулар түбәнәя,
Менә-менә гомер үренә.

Нәни аяк атлап киткән чакта
Тормыш юлы чиксез тоела.
Һәр үткән көн белән алгы юлның
Бер өлеше кими, җуела.

Менәлмәслек үрләргә дә мендек,
Оч-кырыйсыз юл да кыскара.
Кичә чыгып киткән балачактан
Бүген тулган яшькә ни ара...

***

Акны ак, дип, кайчак туры килә
Исбатларга кайбер затларга.
Изге уйдан кылган ак гамәлне
Кайберәүләр тели тапларга.

Тап тимәгән акның чисталыгын
Кемдер күрә белми нигәдер.
Әллә инде кара күңелендә
Ак уйларга урын беткәндер.

Ашка каршы таш бәрүме соң бу?
Керен таба, таптый, пычрата.
Бу тормышта кем бит нәрсә эзли,
Шуны күрә, таный, очрата.

***

Беркемдә дә хак юк елатырга,
Елатмагыз хатын-кызларны.
Хатын-кызның яше эретәдер
Йөрәктәге карлы бозларны.

Хатын-кызны елатмагыз, зинһар.
Юкка гына рәнҗү салмагыз.
Ихлас тамган яшьләр бик тиз төшә,
Өстегезгә аны алмагыз.

Хатын-кызны елатмагыз, зинһар,
Тапкан булсагыз да сәбәбен.
Һәрбер тамган яше өчен аның
Язмыш алыр авыр җавабын.

***

Мич тутырып утын яккан әнкәй.
Салган тел йотарлык бәлешен.
Олы яшен бер як читкә куеп,
Җиң сызганып эшли бар эшен.

Карын көрәп юлларын тазарткан,
Иртән иртүк яккан мунчасын.
Ерактагы кызын көтә әнкәй,
Каршысына килә очасы!

Кайнар чәен әзер тота әнкәй,
Утын өсти-өсти учакка.
Тәрәзәдән алмыйча күзләрен,
Кызын көтә әнкәм кунакка...

САГЫНАМ

Синең якка искән җилгә табан
Җан ачысы белән ялынам:
“Тапшырыгыз, зинһар, җилләр аңа,
Мин сагынам аны, сагынам!”

Сине иркәләгән кояшка мин
Үтенечем әйтеп  табынам:
“Тапшыр аңа, кояш, зинһар өчен,
Мин сагынам аны, сагынам!”

Елгаларның киртләч дулкынына
Мин кулларым белән кагылам.
“Тапшырыгыз, зинһар, дулкыннарым,
Мин сагынам аны, сагынам!”

“Мин сагынам сине, сагынам бит!”
Барлык дөнья сиңа тапшыра.
Ишетмисең генә... Бит ишетсәң,
Очар идең инде каршыга...

РӘХМӘТ СИҢА, ЯЗМЫШ

Рәхмәт сиңа, язмыш, олы рәхмәт,
Әлегәчә ятим итмәдең.
Озын-озак гомер юлларымны
Бер ялгызым гына үтмәдем.

Рәхмәт сиңа, язмыш, олы рәхмәт,
Әлегәчә булдым әниле.
Күптән үзем ана булсам да мин,
Бала булдым аңа кадерле.

Рәхмәт сиңа, язмыш, олы рәхмәт,
Ике бала сөеп үстердем.
Дәвамымны балаларга салып,
Ана бәхетләрен мин күрдем.

Рәхмәт сиңа, язмыш, олы рәхмәт,
Сөйгән заттан мәхрүм булмадым.
Яраттым да, яратылдым да мин,
Ялгыз чәчәк булып сулмадым.

Рәхмәт сиңа, язмыш, олы рәхмәт,
Дус-туганнар булды янымда.
Рәхмәтләр әйтерлек тәкъдир генә
Көтсен иде барыр юлымда.

ӘТКӘЙ КАБЕРЕ ЯНЫНДА

Өч яшеңдә, әткәй, ятим калдың,
Бу дөньяның тоеп золымын,
Йөрәгендә атаң алып китте
Соңгы карашларын улының.

Бер гаепсез мулла  вафат булды,
Ил өстеннән үлем үткәндә.
Ачлык-ялангачлык юлдаш булды,
Зимләнкәле  өйдә үскәндә.

Үксез язмышының авырлыгын
Кечкәй  кулбашларың татыды.
Үлчәмичә бирә ятимнәргә
Язмыш җәберләүнең артыгын. 

Синдәй үсмер балаларга тиде
Сугыш утларының күмере.
Үсә бардың һәм чыныга  бардың,
Биш баланы иттең гомерле.

Әнкәм белән бергә биш балаңны
Кеше иттең, сөеп үстердең.
Замананың барлык авырлыгын
Зарланмыйча гына кичердең.

Вакыт итә тора үзенекен,
Алып китте сине арадан.
Ничә еллар үтте, ә шулай да
Канлы яшьләр тама ярадан.

Кичер, әткәй, зинһар, биш балаңны,
Гаебебез булса алдыңда.
Авыр туфракларың җиңел булсын,
Оҗмах кошы очсын яныңда.

Биш балаңда холкың, сыйфат, каның,
Биш балаңда синең дәвамың.
Биш кисәгең  укый сиңа дога,
Сорап гамәлеңнең савабын.

***

Тәрәзләргә кышлар челтәр элгән,
Ак бәсләрдән үреп бизәкләр.
Кертләч-кертләч итеп яфрак чиккән,
Ап-ак таҗлы гүзәл чәчәкләр.

Шаян кояш нуры килеп куна
Чәчәкләрнең ап-ак таҗына.
Меңәр утлар белән кышкы рәсем
Җем-җем итә, яна, кабына.

Күз камашыр  камыл, үлән-яфрак
Кышкы җилдән әллә иелгән.
Меңәр-меңәр кечкәй кар бөртекләр
Тәрәзәмә  минем сибелгән.

Тын да алмый соклану-гаҗәптән,
Күркәм  рәсемне мин күзәтәм.
Ап-ак пумалалы кышкы рәссам
Сәләт-талантларын күрсәтә.

***

Ела, дим үземә, күз яшьләрең
Юар күзнең алсу пәрдәсен.
Сизәсеңме, ачыла карашың?
Икенчеләй барсын күрәсең...

Чынга ашмас ялган хыял-томан
Чыга алмас адаштырганда,
Ача белсәм иде күзләремне,
Чагым-мираж саташтырганда...

Өмет кунсын әле күңелемә,
Томанлысы түгел, канатлы.
Чынга ашардае... Хыял миңа,
Ә мин хыялыма лаеклы...

***

Җир-Ананың хәле җитми микән
Туйдырырга барлык баласын?
Кемдер туклыгыннан сикергәли,
Кемдә – ачлык, хәйран каласың...

Кемдер ачтан үлә, сусап үлә.
Кемдер белми туклык кадерен.
Нигә ходай тигез бүлми икән
Мәрхәмәтен, рәхим-җәберен?

Өстәп бирә, бәлки, бай дигәнгә,
Бүлешсен, дип мохтаҗлар белән?
Шул сынауны аңлар өчен байга
Аңын бирсен иде бер күләм.

Өстәлемдә булган ризыгымны
Бүләр идем мохтаҗ халыкка.
Шуны гына сорыйм, тилмертмәсен
Ипи йөзле  изге валчыкка.

***

Сатып алып булмас олы байлык-
Гомер - барыбызга бирелгән.
Саклап тотсын өчен микән кеше,
Гомер мизгелләргә бүленгән.

Көнебезне бүлеп сәгатьләргә,
Ә айларны кыска көннәргә,
Үткәрәбез газиз гомерләрне,
Бүләк итә-итә кемнәргә...

Иң кадерле Вакыт-Гомеремне,
Сатып алып булмас байлыкны,
Бирә барган кешем яннарымда
Булсын иде шуңа лаеклы...

***

Китап арасыннан кипкән яфрак
Килеп чыкты кышкы бер көнне.
Гүя, яшкелт-сары яфрак белән
Кулларыма алдым мин җәйне.

Челтәр-челтәр кырыйларын сыйпап,
Мин суладым яфрак исләрен.
Искә төште яшел болыннарым,
Талгын җилле җәйге кичләрем.

Әйтерсең дә, кышкы салкын көндә
Аллы-гөлле чәчәкләр  үптем.
Гүя, җәйге яшел   урманнардан
Каеннарны кочаклап  үттем.

Кипкән яфрак җылы  җәй сулышын,
Җәй яктысын миңа китергән...
Җәйге җилләр аны, сәләм итеп,
Китабыма салып киптергән.

***

Мин бер нәни кызый, үсеп чыккан
Әкиятнең серле илендә.
Аңлашыла иде бу дөньялар
Әкиятнең матур телендә.

Убырлы карчыклар, тылсымчылар...
Белмәмешләр ачты дөньяны.
Сизми-тоймый калдым үсә-үсә,
Үзем белмәмешкә калганны.

Әкияттән чыгасылар килми.
Балачакта әллә калганмын?
“Үстең инде, кызым”, - дигән сүзең
Чын түгелме, әнкәй, ялганмы?

ӘНКӘЙ ДОГАСЫНА ЫШАНАМ

Өметләрем кайчак өзелгәндә,
Әнкәм бар әле, дип юанам.
Мин таянам әнкәй  догасына.
Әнкәй догасына ышанам.

Күңелләрем төшеп боекканда,
Искә килә тик газиз анам.
Искә алам әнкәй догаларын,
Әнкәй догасына ышанам.

Эчләремә сыймаса моңнарым,
Әнкәемә сөйләп бушанам.
Әнкәй догаларын мин кабатлыйм,
Әнкәй догасына ышанам.

Арып, хәлем бетсә бу тормышта,
Әнкәемнән кайтып көч алам.
Әнкәй фатихасы белән яшим.
Әнкәй догасына ышанам.

***

Фәлән дөрес яшәми.
Фәлән дөрес эшләми.
Фәлән дөрес эшләр  иде,
Мин дигәнчә яшәми.

Фәлән дөрес атламый.
Фәлән дөрес кыйланмый.
Фәлән дөрес атлар иде,
Мин дигәнчә уйламый.

Берәү тагар иде көчләп,
Үз җаен халыгына.
Бар дөньяны салып булмый
Үзеңнең калыбыңа.

***

Текә  үрләргә менгәндә
Кайда соң этәрүче?
Егылганда, абынганда
Кайда соң күтәрүче?

Өметләрең өзелгәндә
Кайда соң ялгаучысы?
Күңелеңнең ярсуларын 
Кайда соң аңлаучысы?

Хәлдән таеп арыганда
Кайда соң көч бирүче?
Йөрәккәең авыртканда
Кайда соң хәл белүче?

Эчеңнән ташып чыкканда
Кайда соң тыңлаучысы?
Күзеңнән  яшьләр  акканда
Кайда соң елаучысы?

Соңгы дигән хыялыңны
Кайда соң аклаучысы?
Бу дөньяның золымыннан
Кайда соң яклаучысы?

КИЛМЕШӘК ТҮГЕЛМЕН

Бу якларда туып-үсмәсәм дә,
Килмешәк түгелмен бу җирдә.
Бу җирдә яшәгән ата-баба
Каны әле агадыр миндә.

Килмешәк түгелмен. Чал Уралның
Тарихында – халкым язмышы.
Әз сөйлиме атама-исемнәр:
Таватуй, Уктусы, Шарташы...?

Күчмә халык түгел минем халкым.
Төп нигезе аның шушында.
Татар-башкорт  кабиләләренә
Башка халык килеп кушылган.

Килмешәк түгелбез. Җиребездә
Горурланып кирәк яшәргә.
Безгә генә түгел моны белү,
Белү кирәк иде яшьләргә.

***

Наз җитмәгән миңа үскән чакта,
Җылы, якты караш җитмәгән.
Тумышымнан үксез булмасам да,
Дөнья мине иркә итмәгән.

Назлап, сөеп мин иркәләр идем
Сабый чагым - нәни кызыйны.
Балачагым назы итәр иде
Бәхетлерәк  бүген үземне.

***

Саный-саный калган кыш көннәрен,
Язым килеп ята каршыма.
Язым килә, умырзаялардан
Такыялар үреп башына.

Ера-ера таудай кар көртләрен,
Кышкы бураннарда югалып,
Язым килә әкрен-әкрен генә,
Үзе генә белгән юл алып.

Язым килә, килми ничек түзсен?
Белә бит ул аны көткәнне.
Түземсезлек белән ул да көтә
Кар-буранлы кышлар үткәнне.

Язым килде инде әллә кайчан,
Хыялымның ачып ишеген.
Хыял арты гүзәл  язларымның
Киләсенә юктыр бер шигем.

КОЯШ ҺӘМ ҖИР

Җир шарын тарткан Кояштай булып,
Син үзеңә мине тартасың.
Әйләнәңдә әйләндерер өчен,
Җиңеп булмас зур көч табасың.

Әйләнәбез икәү синең белән,
Син – Кояшым, ә мин - Җир сыман.
Әйтерсең дә, күктә Кояш һәм Җир
Безгә үрнәк өчен пар булган.

Кояш сүнсә, Җир дә яши алмый.
Җылың кирәк, кирәк назларың.
Кояшым бул минем гомерлеккә,
Сибә-сибә сөю нурларын.

ӘНКӘЙ САЛГАН ИПИ

Бисмилласын әйтеп камыр куя,
Утын яга әнкәй миченә.
Тыеп булмас авыз сулар килә
Әнкәй салган ипи исенә.

Кызарыплар пешкән ипикәйне
Тезеп куя, җәеп япмасын.
Суынгачтан, бик кадерләп кенә,
Төреп куя. Катып ятмасын...

Күкрәгенә терәп, телем-телем
Кисеп куя өстәл түренә.
Тәм-томнарны бер як читкә куеп,
Кулым шул ипигә үрелә.

Әнкәй салган ипи... Тоям, сизәм
Кабатланмас ләззәт телемдә...
Рәхмәт туа икмәк, әнкәм өчен
Ходаема йөрәк түрендә.

Әнкәм салган  ипи... Бу дөньяда
Тагын ризык бармы тәмлерәк?
Кара-каршы гына газиз әнкәм...
Шуннан бармы тормыш ямьлерәк?!

***

Син булмаган җиргә  китәр идем,
Син тапмасын өчен, еракка.
Онытырга сине тырышсам да,
Йозак куеп булмый йөрәккә.

Оныттым, дигәндә генә тагын
Ник ачасың хәтер келәсен?
Киселгән, теленгән йөрәгемне
Ник кызганмый  тагын теләсең?

Синсез җирләр юктыр бу дөньяда,
Диңгез төпләренә төшсәм дә.
Сине генә очратырмын төсле
Чиксез  җиһаннарны кичсәм дә.

Син булмаган җиргә качар идем,
Менәр идем  ерак айларга.
Эрер идем чиксез зәңгәр күктә...
Качарга соң синнән  кайларга?

***

Сиңа иярепме әллә җаным,
Актан ак булырга омтыла?
Синең якты карашыңны тоеп,
Авыр уйлар эри, онтыла.

Якты кешем минем, җылы кешем,
Эретәсең йөрәк бозларын.
Әкрен-әкрен генә суытасың
Күңелемнең кайнар кузларын.

Тыныч рәхәтлекме мине чорный,
Төбәлгәндә сабыр күзләрең...
Ничек таптың мине? Ничә еллар
Шушы  күзләрне мин эзләдем.

***

Ник күңелем тагын, тагын, тагын
Үткәнемә карый әйләнеп?
Нинди өзелмәслек җепләр белән
Йөрәк калган анда бәйләнеп?

Ник актара хәтер киштәләрен,
Онытылганны тартып чыгара?
Бүгенгедә булган акыл белән
Кылганнарны нигә сугара?

Ерак та бит инде үткәннәргә,
Кире үтеп булмас зур ара.
Тармак-тармак гомер юлларына
Нигә күңел  тагын кайтара?

Хыялларны эзлиме соң анда,
Эзлиме соң өмет иткәнен?
Эзләмәс тә иде, калды анда
Кире кайтмас гомер дигәнең...

***

Санлап кына бирәсең шул, язмыш,
Һәрберсенә көзен-кышларын.
Юл башында беребез дә күрми
Гомер  сукмагының очларын.

Вакытыннан алда аермачы
Санлы гына җәем-язымнан.
Беләсем дә килми язмышыма
Ничә язлар алда язылган.

Газиз миңа һәрбер килгән көзем,
Тансык миңа салкын ак кышлар.
Тик соңгысы булмас әле, дигән
Күңелемдә якты өмет бар.

К Ә Г А З Ь

Йөрәк ялкынының кузы төшә,
Кәгаземне минем көйдереп.
Ялкын теле булып ялмап үтә,
Шигырь-шигырь булып тидереп.

Күңелемнән шигырь булып тама,
Ташыганда хисләр чишмәсе.
Тулып аккан хис чишмәсе суын
Тик мин генәме соң эчәсе...

Шигырь юлы булып куна шатлык
Ак кәгазьгә, бәхет тойганда.
Чыгармыйча эчтә туган җырны
Тыеп буламы соң гел җанда?

Яшьләремнең тозлы ерганагы
Шигырь юлы булып юл таба.
Сеңә-сеңә ап-ак кәгаземә,
Җанны сафландырган чык ага.

Бер кәгазьгә сыйган саф чыгы да,
Хис, ялкыны ярсу күңелнең.
Шуны белә йөрәк, ак кәгазьсез
Яшәү миңа мөмкин түгелен.

***

Яшен суккан кебек булды мине.
Чит сүрәттә сине таныдым!
Уйламадым дидем үз-үземә,
Уйламадым... нигә сагындым?

Шул сүрәттән миңа төбәп-төбәп,
Карагандай  синең күзләрең.
Әллә син дә мине эзлисеңме,
Бармы әллә әйтер сүзләрең?

Ерак яшьлегемнән сәләм килде
Сиңа охшаш  чит-ят сүрәттән.
Онытылган дисәң әллә кайчан,
Чыкмагансың икән йөрәктән...

Ике исем сүрәт хуҗасына
Куштым  исем, синең исемне.
Еллар аша синең күзләр карый,
Онытмасын мине, дисеңме...  

***

Минме, сине хөкем итә алган –
Үзе ничек яши белмәгән?
Синме, мине хөкем итә алган –
Үз күзенең чүбен күрмәгән?

Минме, сиңа акыл бирә алган –
Гомер буе аны эзләгән?
Синме, миңа акыл бирә алган –
Ни икәнен аның белмәгән?

***

Чәчләремә вакыт сала бара 
Үзенә хас көмеш билгесен.
Көзге аша кайтып яшь чагыма,
Ватып ташлар идем көзгесен.

Еллар санын биткә сызып бара,
Онытмасын, дипме, ел санын.
Бу дөньялар бездән соң да кала,
Вакыт чиге юктыр дөньяның.

Яши-яши гашыйк булабыз шул,
Берегәбез шушы дөньяга.
Үпкәләүнең файдалары юктыр
Агым судай аккан елларга.

Әле генә кебек барысы да...
Гомер бигрәк кыска мизгелле.
Бетмәс гомер булса, кадере дә
Булмас иде аның шикелле.

***

Чит язмышка “манчып” каләмемне,
Язам кайчак шигырь юлларын.
Урый бара мине чит-ят язмыш,
Күчә бара аңа уйларым.

Кереп бетәм аның “тиресенә”,
Сизә-тоя башлыйм аныңча.
Кичерешләр – аның кичереше,
Җаным яши аның җаныча.

Башта чит-ят кебек күргән язмыш
Үземнеке булып тоела.
Чит язмышка “мандым” каләмемне...
Ә ник үз яшьләрем коела?..

Р Ә Х М Ә Т Л Е М Е Н

Шөкер итәм  язмыш биргәннәргә,
Кабул итеп алам барысын.
Миңа тормыш өеп биргәннәрне
Кайберәүгә бирми яртысын.

Хыялымны үтәп, язмыш, бәлки,
Бурычка дип, аны бирәсең?
Өеп биргән бәхет хакын кеше
Кайтарырга тиеш, күрәсең...

Өметләнәм, бәхет савытларым
Тиеш түгел әле тулырга.
Өйрәнергә иде сынауны да
Шөкерана кабул кылырга.

Рәхмәтлемен  язмыш биргәненә,
Рәхмәтлемен якты дөньяга.
Рәхмәтлемен көткән киләчәккә,
Рәхмәтлемен бөек Аллага.

***

Фәкыйрьлекләр белән сыный калса,
Җаннарыма салмасын аны.
Тормыш ярлылыгын түзеп булыр,
Ярлы гына итмәсен җанны.

Эчке дөньяң әгәр ярлы булса,
Күренмәстер дөнья байлыгы.
Гәүдәм сәләмәтлегенә кушып,
Бирсен миңа күңел саулыгы.

***

Сорамыйча гына,  күңелемә
Яңгылыш кына да кагылма.
Үзе төшәр күңел йозакларым,
Ә әлегә җанга ягынма.

Эчемдәге хыял, моң-хис, уйлар –
Алар мин бит, минем бер өлеш.
Нигә кемдер бер сораусыз кереп,
Үз тәртибен куярга тиеш?

Минем дөньям, минем яшәвешне
Үз акылың белән үлчәмә.
Яхшы киңәш бирдең, рәхмәт сиңа,
Тик, болай яшә, диеп көчләмә.

Бер рөхсәтсез кереп күңелемә,
Яңгылыш та караш тидермә.
Әрсез “дускай” салган салкын караш
Үзәкләрне кайчак көйдерә.

КЕЧЕ КЫЗЫҢ

Үз-үзеңә охшаш  итеп, әнкәй,
Тудыргансың кече кызыңны.
Әнкәй бирде, диеп горурланып,
Мин кабатлыйм кылык-йөзеңне.

Җитеп бетмидер шул миңа, әнкәй,
Синдә булган  сафлык-чисталык.
Әзрәк эләккәндер кебек миңа
Синең кулдан килгән осталык.

Нәсел каны аша бирмәгәнне
Сыйфат итеп бирдең тәрбия.
Син өйрәткән хаклы “күзлек” аша
Карыйм икеләнгән һәр нигә.

Язмышыма рәхмәт. Кызың булып,
Сиңа охшаш булып туганмын.
Йөрәгемнең якты  сыйфатларын
Синнән, изге әнкәм, алганмын.

Синең кызың булып туганымның
Аңлыйм, тоям, беләм кадерен.
Язсын иде, син яшәгән кебек,
Яшәп үтү  гомер дәверен.

***

Язлар килә, дисең. Әллә инде
Яшьлек язын искә алдыңмы?
Яшь бөредәй, чәчәк ата алмый,
Саф сөюең язда калдымы?

Язлар килә, дисең. Кыш салкыны
Өшеттеме әллә җаныңны?
Күңелеңә җылы салыр өчен,
Көтәсеңме тагын языңны?

Язлар килә дисең. Ник йөрәкләр
Ярсу язны көтеп ашкына?
Тыныч аккан  гомер елгаларын
Юмасмы соң язлар ташкыны? 

Язлар килә, дисең. Әллә син дә,
Мин тиледәй, язны көтәсең?
Гомер көзе ишек каккан чакта
Тагын бер яз өмет итәсең?

***

Күптән утырмаган идем
Тимер канат-атыма.
Мин җитмәгән икән юлда
Шофер дигән халкыма.

Брысы да гудок бирә,
Бармак бора чигәдә.
Юлын бирә, я борыла,
Мине күреп чигә дә.

Күптән тотмаган идем мин
Рулемне кулларда.
Сагынганнар бу шилмалар
Мине бигрәк юлларда.

***

Бәйрәм булса, биеп кал.
Шатлык булса, көлеп кал.
Көчең булса, эшләп кал.
Уең булса, үлчәп  кал.
Хәләл булса, ашап кал.
Хыял булса, ясап кал.
Бурыч булса, биреп кал.
Күзең булса, күреп кал.
Анаң булса, сөеп кал.
Кайгың булса, көеп кал.
Догаң булса, укып кал.
Балаң булса, тукып кал.
Сүзең булса, сөйләп кал.
Җырың булса, көйләп кал.
Аңың булса, аңлап кал.
Намус булса, саклап кал.
Үсәр булсаң, үсеп кал.
Бәлә килсә, түзем кал.
Яшен булсаң, яшьнәп кал.
Гомер булса, яшәп кал.

***

Күтәрдең дә чиксез, зәңгәр күккә,
Очар канатларны бирмәдең.
Карадың да миңа син борылып,
Карадың, тик мине күрмәдең.

Төбәлдең дә минем күзләремә,
Аңламадың анда ни барын.
Кагылдың да минем йөрәгемә,
Ишетмәдең аның моң-зарын.

Салдың да син  сөю чирләренә,
Дәваларын аның бирмәдең.
Ишегемне ачтың сорамыйча,
Ишегемне ачтың, кермәдең.

Ташладың да кайнар учакларга,
Читтән күзәтәсең янганны.
Телисеңме, йөрәк яна-яна,
Салкын көлгә генә  калганны...

***

Мин ишетер идем тавышыңны...
Үзгәрде микән?
Карар идем күзләреңә... Шул ук
Күзләрме икән?

Сиңа вакыт җыерчыклы бизәк
Өстәде микән?
Ефәк дулкын чәчең  һаман кара
Төстәге микән?

Әйләнәңдә безне кочып үпкән
Шул ук яз микән?
Карашыңда мине әсир иткән
Шул ук наз микән?

***

Күңел бакчасына төрле мизгел
Ел мизгеле булып киләме...
Әле генә көзге кырау иде,
Инде генә куна җәй яме.

Әле генә күңел чәчәкләре
Йомарланды язгы бөрегә.
Инде генә кышкы салкыннардан
Күңел бакчаларым күшегә.

Әле генә кояш чыккан иде,
Яшәү яме  өстәп күңелгә.
Инде генә җанны болыт каплый,
Инде генә күңел түгелә.

Бер күңелдә елга хас буяулар,
Җитә кышы, җәе, көзенә.
Бер күңелдә җәй дә, кыш та, көз дә
Ничә туа микән көненә?

***

Хәтерләттең, хәтерләттең
Бик тә якын кешемне...
Күңел сиңа рәхмәт тоя
Хәтерләткән өченме?

Онытылган дигәннәрне
Син уяттың, уяттың...
Синең аша яшьлегемә
Әзгә генә мин кайттым.

Хәтерләттең, хәтерләттең
Бик тә  якын кешемне...
Күңел сиңа рәхмәт тоя
Син –  ул түгел өченме?..

***

Тәрәз каршындагы миләшемә
Сандугачым кунган сайрарга.
Сандугачым килгән, ә син, иркәм,
Киттең сандугачсыз якларга.

Сандугачым өздереп тә сайрый
Парлы мәхәббәтләр хакында!..
Өзелә дә куя күңел җырым,
Сөйгән кешем юк шул каршымда.

Уч төбенә сыяр кечкәй кошчык,
Җыры ничек җанга кагыла...
Сандугач җырына иярепме,
Моңым-хисем ташып агыла...

Тәрәз каршындагы миләшемә
Сандугачым килгән сайрарга.
Сандугачым килгән, ә син, иркәм,
Киттең сандугачсыз якларга.

***

Сине сөйми генә мөмкинме соң?!
Синдәгедәй моңлы күзләрне?
Күңел җырларына төреп-төреп,
Иренеңнән тамган сүзләрне?

Сине сөйми генә буламы соң?!
Алла сине сөеп яраткан.
Күңелеңә   якты тойгы, саф хис,
Моң бирелгән аның тарафтан.

Сине сөйми генә мөмкинме соң?!
Яшисеңдер моны белмичә.
Сөяр  өчен генә тугансың син.
Түзеп кара сине сөймичә.

***

 “Мин - табигать улы”, - диясең син,
“Син кем улы?”, - дигән сорауга.
Син - табигать улы. Баштан-аяк
Манган тойгы, моң-хис, буяуга.

Мин бит көчле буран улы, дисең.
Җаның бураннанмы яралган?
Күңелеңнең ярсу канатларын
Көчле давылларданмы алган?

Эңгер-меңгер томаннардан әллә
Җыйдың иләслеген күңелнең?
Ярсып, ташып яуган яңгырлардай,
Туламы соң кайчак түгелеп?

Син – стихияле табигать улы.
Җигү белмәс ярсу ат кебек.
Тыныч, талгын гына аккан тормыш
Сиңа кирәк түгел, ят кебек.

Стихияле дөнья сокландыра.
Ләкин ул бит кайчак шөрләтә.
Я, ходаем, синдәй йөрәклегә
Рәхимнәрен салсын бишләтә.

***

Уйлама, димен үземә.
Уйлар мине тыңлыймы?
Миннән сорамыйча гына,
Ул уйларым тумыймы?

Моңланма, димен үземә.
Моңнар мине тыңлыймы?
Йөрәк, мине ишетмичә,
Аның җырын җырлыймы?

Ишетмә, димен үземә.
Колак мине тыңлыймы?
Тик аның тавышы гына
Күңелеңдә чыңлыймы?

Күрмә аны, дим үземә.
Күзләр мине тыңлыймы?
Тик аның шәүләсе генә
Күз алдыңда тормыймы?

Тукта, ди акыл күңелгә.
Күңел  аны тыңлыймы?
Акыл белән күңел  мине
Ике яктан сыныймы?

***

Күңелемне әйләндердең
Астын өскә.
Тыя алам йөрәгемне
Көчкә-көчкә.
Кемнәр сиңа шундый
Хокук бирде?
Синең белән бергә сөю
Бәреп керде.
Чакырмадым сине һич тә,
Ходай белә.
Йөрәгемә элгән идем
Күптән келә.
Бәреп кердең, тыеп булмас
Дулкын булып.
Мин югалдым, бөтерелдем,
Эчкә чумып.
Беләсеңме, мин бит кайчак 
Куркам синнән.
Курыккандай ташкын дулкын,
Ярсу җилдән.
Куркасыңмы әзрәк кенә
Минем өчен?
Курыксаң син җибәр мине, 
Аңла, төшен...

***

Сызлар, сызлар, туктар әле
Йөрәгем дә.
Бәлки, юктыр аңа минем
Кирәгем дә.
Бер мин  түгел, өметләре
Киселмәгән.
Бер мин түгел, үлепләрдәй
Терелмәгән.
Корыр әле, кибәр сагыш
Чишмәләре.
Миңа гына язмагандыр
Эчүләре.
Янар, янар, сүнәр сөю
Учагы да.
Сызлар, сызлар, туктар әле
Кочагым да.
Бер мин генә түгел әле
Алданмаган.
Бер мин генә түгел әле
Яшь таммаган.
Үтәр әле, үтәр әле
Бу сөю дә.
Бетәр әле, бетәр әле
Бу көю дә.
Кердең бугай хыялыма
Ялгыш кына.
Бер мин генә нигә тагын
Ялгыз гына...

***

Тапшырылмаган хатлар, 
Җибәрелмәгән...
Күңелемнән язылган,
Кәгазь белмәгән.
Әйтеләсе сүзләрем,
Тәк, әйтелмәгән...
Ишетәсе бер йөрәк
Ишетәлмәгән.
Күңелдәге җыйганнар
Дөнья күрмәгән...
Түгеләсе хисләрем,
Тик түгелмәгән...
Күңел чәчәкләренә 
Ул үрелмәгән...
Тапшырылмаган хатлар,
Җибәрелмәгән...
Үземне генә телгән...
Аны телмәгән...

***

Берәү өчен язганыңны 
Миңа, зинһар, укыма.
Минем өчен алар – кемдер
Киеп салган тукыма.

Вакытыңны әрәм итеп,  
Сырлап  миңа җибәрмә.
Башка автор язганнарны
Кабул ит, тик иярмә.

Күрәсең бит син үзең дә,
Сыймыйм мин “шаблоннарга”.
Бармак аша гына карыйм
Син тезеп язганнарга.

Һәр йөрәкнең, һәр мизгелнең
Үз көе дә, үз моңы.
Кабатлама кеше җырын.
Җиләдем, аңла шуны.

***

Дүрт яшьлек оныгым әйтә:
“Алтын, нәнәй, бер тешең!
Миңа да шундый кирәк”, - ди.
Мин әйтәм: “Нәни кешем,
Синең әле алтын чагың.
Бәләкәчем, син төшен.
Кирәкми сиңа “алтын” теш.
Алтын синең һәр тешең!”

***

Кош теледәй генә хат язасың,
Мин дә җавап бирәм кечкенә.
Кош теленә сыймас әйтәсемне,
Йөрәккәем, язмый түз генә.

Кош теледәй сиңа сайрар идем
Йөрәгемнең тирән серләрен.
Кош теледәй шушы кечкәй хатта
Ишет минем күңел җырларын.

Кош теледәй генә хатларыңны,
Белсәң ничек көтеп алганны.
Сайрар кошлар булмасам да үзем,
Сүзләреңә җырлар язганны...

***

Кетер-кетер  кетердәтеп,
Көлеп куясың инде.
Бәти кебек сикергәләп,
Чабып туясың инде.
Һәр нәрсәгә бармак төртеп,
Сорау куясың инде.
Нәни песи баласыдай
Иркә буласың инде.
Фәрештәләр әһеленнән
Әллә туасың инде?!
Шатлык кына, бәхет кенә
Җирдә тоясың инде.
Эчемдәге моң-зарымны
Чынлап куасың инде.
Эх, оныгым, елларымны
Әллә җуясың инде?!

***

Син дә ялгыз, мин дә ялгыз.
Икебез дә без ялгыз.
Синең парың булып ялгыз,
Ә мин парсыз бер ялгыз.

Минем әле өметем бар,
Ә син инде өметсез.
Бер куышта яшәп  икәү,
Күптән чит-ят кебексез.

Син дә ялгыз, мин дә ялгыз.
Һәркемнең үз ялгышы...
Күтәрәлмәдем үзем дә
Парлы ялгыз язмышын...

***

Кайдан алып язасың син? дисең.
Алам иләс-миләс хыялдан.
Мин туганчы, хыял күңелемдә
Әнкәй карынында уянган.

Кайдан алып язасың син? дисең.
Күңелемнең ярсу күленнән.
Йөзеп чыгып булмас  хисләр күле
Тирән итеп никтер бирелгән.

Кайдан алып язасың син? дисең.
Кинәт кенә туган шатлыктан.
Яшел яздан, гүзәл җәйдән алам,
Көзге алтын, кышкы аклыктан.

Кайдан алып язасың син? дисең.
Кемнәр моңа сине өйрәткән?
Той дип аны ничек өйрәтәсең?
Тоя белгән тиле йөрәктән...

***

Сәләмә киенгән йортсыз сукбай
Китеп бара.  Букча күтәргән.
Бер төркем эт, чирле, аксак этләр,
Башлык итеп, аңа ияргән.

Эт тормышын, йортсыз эт язмышын
Үз язмышы аша үткәргән.
Сабый булып туган кеше затын
Эт хәленә дөнья “күтәргән”.

Соңгы дигән телемнәрен сукбай
Йортсыз этләр белән бүлешә.
Бу тормышта соңгы тугры дуслар
Үз итәләр, яклый,  өрешә.

Эт тормышын кем соң сорап ала,
Үз гаебе аның булса да.
Беркем белми, бүген тәхетләрдә,
Иртәгәсен кеше тупсада.

Уйга калмаслыкмы, бу дөньяның
Четереген күреп һәр көнне.
Эттән эткә  салып кага ала,
Сөя ала язмыш һәркемне.

***

Ерактагы якын кешем,
Чирләгәнсең, ишеттем.
Синең белән бер тирләдем,
Бер яндым, бер өшедем.

Җаныма кысыплар гына
Терелтер идем дә бит.
Авырткан “бо-бо” җиреңә
Өф итер идем дә бит.

Ерактагы якын кешем,
Тереләсең, мин сизәм.
Ерак ара- ара түгел
Ихластан тели белсәң.





ӘЙДӘ ӘЛЕ, ҖЫРЛЫЙК, БИИК
	(Флера Шарипова муз.)

Әйдә, дускай, җырлыйк әле,
Яшьлекне искә алыйк ла...
Җырлыйсы килгән чакларда
Моңланып җырлап калыйк.

Әйдә, дускай, биик әле,
Идәннәрне селкетеп лә...
Ябешергә диеп торган
Чир-хастаны өркетеп.

Әйдә, дускай, күңел ачыйк,
Кәефләрне күтәрик лә.
Киләчәк көннәребезне
Шатлык белән үткәрик.

Әйдә, дускай, бирешмик лә.
Картлык бездән курыксын.
Болар миңа таныш түгел,
Дип яныбыздан узсын!

***

Татымаган кеше юктыр җирдә
Югалтуның зәһәр ачысын.
Кемдер үзе кисә үз җепләрен.
Кемгә  кисә язмыш качысы.

Тозлы хәтирәсе югалтуның
Тәгәрәргә тора яңакта.
Галиҗанәп Вакыт табиптыр да,
Бетерәлми ул да ялап та.

Табышудан-югалтудан тора
Тормыш дигәннәре безләрнең.
Табалмаслык кебек югалтсам да,
Тагын өметемне эзләрмен.

***

Үзем белән ник бәйлисең
Кәгазьдәге һәр сүземне?
Миңа язу зәвыклерәк
Башка язмышлар йөзеннән.

Үлән була алам кебек,
Чәчәк, тамчы, диңгез, кошчык...
Тиле хыял ясый миннән
Әби-бабай, нәни кызчык...

Исәр хыял, уй-хисләрнең
Эзе төшә сырлап-сырлап.
Үземнеке, бүтәннеке,
Йөрәк аша елап-җырлап...

Үзем белән ник бәйлисең
Кәгазьдәге һәр сүземне?
Синең исемеңнән язсам,
Танырсыңмы син үзеңне?

Т А П Ш Ы Р А М

Кара таңны ертып юлга чыгам,
Бер ходаем, сиңа тапшырам.
Бер Ходаем, тик син миңа юлдаш.
Бер сиңа таянып, ашыгам.

Олыгайган әнкәм исәнлеген,
Бер Ходаем, сиңа тапшырам.
Газиз балаларым иминлеген,
Бер Ходаем, сиңа тапшырам.

Бер Ходаем, тик сиңа инанам,
Бер Ходаем, сиңа ымтылам.
Салган рәхмәт-мәрхәмәтең  белән
Афәт-бәләләрдән котылам.

Һәр мизгелнең, көннең тынычлыгын,
Бер Ходаем, сиңа тапшырам.
Бер Ходаем, синнән яклау эзлим.
Язмышымны сиңа тапшырам.

***

Яз уяныр вакыт җитеп килә.
Февраль язга урын әзерли.
Кояшы да, нурын сибә-сибә,
Яз киләсе җирне кадерли.

Яз уяныр вакыт җитеп килә.
Яз сулышын тоям җилләрдә.
Язны көтеп көтек булган күңел
Яз җырларын әзер көйләргә.

Яз уяныр вакыт җитеп килә.
Зәңгәр күктә әллә Яз күзе?
Шау чәчәкле күлмәкләрен киеп,
Килеп җитәр тиздән Яз үзе!

***

Җир куенында яткан бер якыным- 
Җирдән төртеп чыккан каенмы?
Сау бул инде мәңгелеккә, диеп,
Кулын болгый үткән саенмы?

Кайтмас җиргә киткән бер якыным-
Җирдән үсеп чыккан наратмы?
Яңгырларга яшен кушып елый,
Үткән саен миңа карапмы?

Бакыйлыкка киткән бер якыным-
Җирдән балкып чыккан чәчкәме?
Күзләремә минем карап-багып,
Әйтер сүзен тыя көчкәме?

Күбәләктәй җаным кайчан очар,
Ходай белә, ә мин беләмме?
Бүген йөрәк тибә,  ә иртәгә
Ул  да яшел хәтфә үләнме?..

***

Көенечнең кара күләгәсе
Килеп басса кайчак каршыма,
Күрсәм иде, бер көенеч арты
Ун сөенеч миңа ашыга.

Эрер кебек килгән көенечем,
Күрмәгәндәй аны кыйлансам.
Аның артыннан ук басып торган
Сөенечкә карап  елмайсам.

Елмаюың ачы булса булсын,
Елмая бел кайгы йөзенә.
Җиңеп булмый икән моны, диеп,
Көенечләр артка чигенә.

Б А Л А

Әдәм балаларын бу язмышлар
Кайда йөртми, кайда ташламый.
Нинди җирнең суын эчми кеше,
Нинди генә ризык ашамый.

Нинди генә нечкә иләкләрдән
Кеше затын дөнья үткәрми.
Ниләр генә кеше кичерми дә,
Ниләр генә кеше күтәрми.

Әдәм балалары... үссәләр дә,
Бала бит ул, Җиһан баласы.
И, язмышкай, кечкәй шул балага
Рәхим генә дә бит саласы...

Саф күңелле бала җанлы булып,
Җирдә гомер иде итәсе.
Җирдән яралдык та бала булып,
Бала булып җиргә китәсе...

***

Сөю матур булгангамы,
Гашыйклар матур була.
Мәхәббәтле карашлары
Гүзәллек белән тула.

Сөю серле булгангамы,
Гашыйклар серле була.
Күңелләре тик икесе
Белгән сер белән тула.

Сөю көчле булгангамы,
Гашыйклар көчле була.
Таудай торган авырлыклар
Түмгәктәй төсле була.

***

Кайтканнарын  көтәм торналарның,
Тере тасма булып тезелеп.
Сагынганнар алар туган якны,
Сагынганнар алар өзелеп.

Үзәк өзгеч торна тавышлары
Күңелемә кунып сарыла.
Торна моңнарыннан, әйтерсең дә,
Күңел сагышларым агыла...

Еракларда әле торналарым.
Кар сулары әле кипмәгән.
Яз кошлары моңлы җыры белән
Җәй киләсен хәбәр итмәгән.

Ә шулай да, язга күп калмады.
Умырзая башын калкыта.
Көткәнемне белеп, еракларда
Торналарым канат ныгыта...

Җ Ы Р Л А    Ә Л Е

Җырла әле, күзләремә карап,
Бер матур җыр сөю турында.
Кушылырмын мин дә җырларыңа,
Кулларыңны тотып кулымда.

Җырла әле, дустым, бер гүзәл җыр.
Йөрәгемне ура моңнарга.
Саф сөюебез хакындагы җырны
Сандугачлар килгән тыңларга.

Җырла әле, дустым, күрәсеңме,
Кояш безнең өчен сөенә.
Назлы җилләр  җырлый кебек җырын
Без җырлаган җырлар көенә.

Җырла әле, дустым, җырла әле,
Җырсыз кемдер яши аламы?
Җыр сөйгәннәр дәрт-дәрманен, көчен
Күңеленә җырдан саламы?

Җырла әле, дустым, әле безнең
Җырлап кына яшәр мизгелләр.
Йөрәктәге серне сөйләр өчен
Җыр сорый бит назлы күңелләр.

***

Бу күзләрдә  чәчәк гүзәллеге,
Керфек түгел,  таҗлар ураган.
Бер сирпүе белән шушы күзләр
Ничә йөрәкләрне тураган.

Бу күзләрнең сере – җиде йозак.
Чиксез бу күзләрнең тылсымы.
Кемнәр генә сокланмаганнар да,
Кемнәр бакмаганнар ымсынып.

Бу күзләрдә яшен чаткылары,
Бу күзләрдә  бозлар салкыны.
Бу күзләрдә акыл, зиһен, фикер.
Бу күзләрдә – учак ялкыны.

Бу күзләрдә  диңгез тирәнлеге.
Бу күзләрдә күкләр чагыла.
Бу күзләрдән моңга манган сагыш,
Тыеп булмас шатлык агыла.

Бу күзләрнең җиңеп булмас көчен
Кемнәр тоймагандыр үзендә...
Я, ходаем, нинди зат - хатын-кыз,
Шуны җыя алган күзендә?

***

Рәнҗүемне алып китмә минем,
Ничек яшәрсең соң дөньяда?
Моңа хәтле минем йөрәгемдә
Булган идең көн дә догада.

Рәнҗүләргә салып китмә мине.
Тешне кысып, бәлки, рәнҗемәм.
Догаларым гына сиңа булмас.
Юкка чыкканда да ә димәм.

***

Тып-тын гына югалырмын тормышыңнан.
Тып-тын гына, эчкә җыеп барысын да.
Китәр үзем белән әйтәлмәгән сүзем,
Үзем белән китәр барлык сагышым да.

Тып-тын гына китәрмен мин, сизмәссең дә.
Тик югалткач кына, бәлки, түзмәссең лә...
Өйрәндем мин китүләргә тып-тын гына,
Тик җанымда тоеп китү утын гына.

Тып-тын гына югалырмын тормышыңнан.
Яшьләремне күрмәссең дә... Тып-тын гына...
Калдырырмын барысын да үткәннәрдә.
Күңелемдә  калыр гүзәл бер моң гына.

Бәхет сызыклары өстәр маңгаеңа
Тагын-тагын еллар, җәлләмичә  сиңа.
Гомереңнең тып-тын гына кичләрендә
Тып-тын гына төшәрмен мин исләреңә...

***

Янып сөйгән чагың булмадымы,
Очратканчы мине юлыңда?
Нигә тагын “Кемне сөйдең?” дигән
Сорау туа синең уеңда.

Кемне сөйдем? Тиешлесен сөйдем.
Сиңа аны белү кирәкми.
Сүнде инде күптән ул учаклар,
Җылытмый да хәзер, көйрәтми.

Үткәнәрем өчен акланырлык
Сәбәпләрен күрмим алдыңда.
Сорап торамы соң ярсу сөю?
Бәреп керер, бәлки, тагын да...

КҮРШЕ БАБАЙ АЛМАСЫ

Агач башларыннан төшми,
Тиен кебек сикереп...
Ничек әнкәй өлгергәндер
Безгә кием  җиткереп?

Күрше бабай бакчасына
Төшә идек алмага.
Җитез кыр кәҗәләредәй,
Бер сикереп коймага.

Бал кортлары оча иде,
Тик безне күзләп, сакта.
Тоймый идек “сакчылары”,
Кычытканнары чакса.

Бер уйласаң оят инде,
Бер уйласаң көлкеле.
Әле булса, шул алманың
Тәмен тоям шикелле...

    ӨСТЕН БУЛА БЕЛДЕМ...

Өстен  була белдем ахмак сүздән.
Ишетмәдем хаксыз фикерне.
Хөрмәт иттем акыллылар сүзен.
Уйны – туры, ихлас, үткерне.

Хаклыгымны вөҗданымда тойсам,
Битарафлы калдым чит сүзгә.
Итәк асларыннан ут йөрткәнче,
Дөрес санаганны әйт йөзгә.

Намусыңның, воҗданыңның гына
Хакы бардыр хөкем кылырга.
Нигә күпләр әзер барсына да
Хаклы-хаксыз казый  булырга?

Барсына да булмый яраклашып,
Барсына да булмый җайлашып.
Кемнәр сиңа бик дөресен әйтсә,
Кемнәр йөри бары тел кашып.

Өстен була белдем гайбәт сүздән,
Исраф итми шуңа көчемне.
Түбән сүзне ишетергә теләп,
Алар кебек түбән төшимме?

***

Сиңа гына кирәк минем тормыш.
Сине генә борчый сагышым.
Минем өчен тик син кайгырасың,
Сине генә борчый язмышым.

Тик син генә миңа сөенәсең.
Сиңа гына кирәк шатлыгым.
Минем бәхетләрем өчен сиңа
Язмыш биргән, әнкәй, картлыгын...


ӘНКӘЙ ГЕНӘ

Күпләр, бәлки, безне яраткандыр...
Күпләр безне сөеп көйгәндер...
Тик шулай да чын мәхәббәт белән
Әнкәй генә безне сөйгәндер.

Кемнәр безне сөеп оныткандыр.
Кем сөюен кире алгандыр...
Тик шулай да газиз баласына
Әнкәй генә тугры калгандыр.

Кемнәр яраткандыр безне чынлап,
Кем сөюе, бәлки, ялгандыр...
Ихлас, сафлы сөю белән безне
ӘНКӘЙ ГЕНӘ сөя алгандыр...

***

Әнкәй чырайларын күрәм кебек,
Чит-ят карчык күрсәм урамда...
Җылы караш булса да калдырам,
Әби кеше яннан узганда.

Яннан үтеп киткән шушы әби -
Ул да берәрсенең анасы.
Аның да бит, минем әнкәй кебек,
Уйларында гел дә баласы...

Өлкәннәрнең язмышлары охшаш,
Алар чыккан бер үк буыннан.
Урамнарда чит-ят карчык күрсәм,
Үз әнкәем чыкмый уемнан...

“И...и... БАЛАМ...”

“И... балам...” дип суза иде әткәй,
Мәгънә белән озак-озаклап.
Тып-тын калып ул утырыр иде
Эчендәге уен кочаклап...

Кыска гына шушы бер авазга
Нинди олы фикер сыйдырган...
Күзләренә генә хисе чыккан
Күңеленнән ташкан тойгыдан...

“И... балам”га сыйган аптырауы,
Соклануы, гаҗәпләнүе...
Ачулары сыйган “и... балам!”га,
Шаяруы, мәзәкләнүе...

“И.. балам”ны суза иде әткәй
Кырыс күңелләре тулганда...
Җиңел(е)рәк тоелгандыр, бәлки,
Җаннарына кыен булганда.

“И..., балам”, дип  суза иде әткәй,
Мәгънә белән селкеп башларын.
Әткәй кебек олыгайгач кына,
Мәгънәләрен аңлый башладым. ..

***

Биеп кенә яшәр идем,
Бәрәңге аласым бар.
Биеп бәрәңге алмасам,
Кышын корсак ни ашар?

Җырлап кына йөрер идем,
Мунчалар саласым бар.
Җырлап мунчалар салмасам,
Миңа мунча кем ясар?

Йоклап кына ятар идем,
Бар эшкә барасылар.
Бу дөньяда яшәр өчен,
Бар акча ясасылар.

Көн дә бәйрәм итәр идем,
Тормыш мәшәкате бар.
Тир түккән дөньяның гына
Коты-бәрәкәте бар.

***

Кыска гына салкын караш җитә
Йөрәгеңне өтеп алырга...
Ут-ачулы сүзнең көче җитә
Күңелеңә бозлар салырга...

Нурлы, җылы, елмаюлы караш
Йөрәгеңнең бозын эретә.
Күңелеңә җылы кунсын өчен,
Мәгънә тулы бер “ымы “ җитә.

ТӨНЛӘ ТУГАН ЮЛЛАР...

Төн тынлыгы күпне сөйли ала,
Күңелеңне ачып тыңласаң...
Аккан уйларыңа ирек биреп,
Сүзсез генә тыңлап, тын калсаң...

Калын бәрхет пәрдәсенә төрә 
Төн  көндезнең шау-шу, тавышын.
Тыңлау кирәк кайчак үз-үзеңнең
Йөрәк тибешен, тын алышын...

Эчке тавышыңны ишетәсең.
Үз-үзеңне, бәлки, аңлыйсың.
Чобарланып беткән уй йомгагын
Сүтә-сүтә урап ялгыйсың.

Кадерлесе килә уйларымның,
Күптән көткәннәре, тансыгы.
Кайчак җитми зиhенемә уйның
Тау кебеге түгел, валчыгы...

Айлы төннең тыныч сабырлыгы
Аерым бер тылсым тәэсирле...
Күңел тоя, күптер әле җирдә
Сихри  төннең миндәй  әсире?

***

Яңа әлифбаның буяу исен
Исни-исни карап сүрәтен...
Хәрефтән тыш, тәүге укытучым,
Тормыш әлифбасын өйрәттең.

Тәүге укытучы онытылмый...
Һәм соңгысын күңел сагына...
Аякларым, миннән сорап тормый,
Алып китә мәктәп ягына...

***

Карт hәм карчык бара  урам буйлап,
Бер-берсенә ярдәм күрсәтеп.
Озак кына бардым артларыннан,
Әкрен-әкрен генә күзәтеп.

Нидер сөйли  бабай әбиенә.
Әби  көлгән була тын гына.
Утырдылар алар эскәмиядә,
Сыенышып бергә, шым гына.

Мин карадым шушы күркәм парның
Тигез картлыгына сокланып.
Әйтерсең дә,  мин яныңда барам,
Өлкән яшьләремә акланып...

***

Җитез вакыт тагын табигатькә
Җил-яңгырлы көзләр җибәргән.
Каен шәрә ботак-бармакларын,
Әйтерсең дә, күккә төбәгән.

Күккә сузып каен ак кулларын,
Әллә мәрхәмәтләр сорыймы?
Яңа үткән җәйне искә алып,
Әллә аны сагыш сарыймы?

Ак каеннар кышны көтә инде.
Күркәм күлмәкләрен салганнар.
Кышлар арты яз киләсен тоеп,
Ак хыяллы уйга талганнар...

АНА ЙӨРӘГЕ

“Әгәр сөйсәң, миңа китереп бир
Әнкәңнең йөрәген бүгеннән!”
Усал хатын таләп итә икән
Теләгәнен “сөйгән” иреннән.

Кулга тотып анасы йөрәген,
Килгән чакта улы егылган.
Телгә килеп анасы йөрәге:
“Бәрелмәдеңме?” дип кайгырган.

Риваятьнең мәгънәләре чиксез...
Уйларга да кала, уйларга...
Барып җитәр, бәлки, шушы кыйсса
Ана рәнҗетүче улларга?..

САЛКЫН КӨЗДӘ ҖЫЛЫ БАР

Салкын көзләремнән җылы мәгънә
Тоя, таба белә күңелем...
Көзләр – гомеремнең бер өлеше,
Санлы гына кыска  мизгелем...

Салкын көзләр булмасалар әгәр,
Җылы язлар килер идеме?
Салкыннарны үтми, җылы җәйнең
Бәяләрен белер идемме?

Җанда җылы тойсаң, салкын  көзләр
Өшетмидер алар күңелне.
Рәхмәт хисе тоеп кабул итәм
Җылы мәгънә салган көземне.

Сөенергә  кирәк  hәр мизгелгә,
Бозлы яңгыр, карлар  явамы...
Хуш килдең син, санлы салкын көзем,
Син бит гомеремнең дәвамы...

ЧИТ БӘХЕТ

Кеше бәхетенә, зинhар өчен,
Үрелдермә мине, и аллам?!
Чит-ят бәхетләрне урлап торып,
Кемнәр бәхет тоя соң алган?

Урлашып та, яшеренеп кенә
Һич тә килми минем сөясем.
Кичерелмәс гөнаh алам диеп,
Һич тә килми минем көясем.

Кеше бәхетенә, зинhар өчен,
Үрелдермә мине, воҗданым.
Кирәк түгел, ялган сөю өчен
Чиста намусымны җуйганым.

Кеше бәхетләре миңа булмас,
Кызыктырса да ул күземне.
Урлап тапкан бәхетләрдән кыйбат
Туры тотып йөрү йөземне...

***

Яшел алма, яшел алма,
Яшел алма яшелле.
Кайда куйдым яшел алма 
Кебек япь-яшь яшемне?

Кызыл алма, кызыл алма,
Кызыл алма кызыллы.
Кызыл алма кебек чагым
Сизелмичә узылды...

Сары алма, сары алма,
Сары алма сарылы.
Нигә кайтып булмый икән
Узган гомер аркылы?..

ИСКЕ  ХАТ

Киштә тулы китаплар эченнән
Бер  саргаеп беткән хат таптым.
Кат-кат укып,  хат юллары белән
Үткәнемә, гүя, мин кайттым...

Утыз еллап элек әткәй миңа 
Гади генә хат язып салган.
Тормыш-хәлем белән кызыксынган,
Кайнар сәләм җибәреп калган.

Авыл яңалыгын  әзрәк язган,
Көн-күрешен туганнарымның.
Әле генә тойдым бәяләрен
Әткәй кулы язганнарының...

Вакыт хатны сары төскә манган...
Әткәй кайтып китте күптәннән...
Ул кайгырта кебек хаты аша
Әллә ... бүген, әллә үткәннән...

Бармакларым тойды кагәзендә
Әткәй бармаклары җылысын...
 Сорагандай булды хаты аша:
“Балакаем, нигә елыйсың?”..

Уйга калдым,  кулларыма тотып
Үткәнемнән килгән  шул хатны...
Китап эчләренә салып  аны,  
Урынына куйдым китапны...

СИНЕҢ  БЕЛӘН
	( Ильнар Гильманшин муз.)

Синең белән мин каршылар идем
Бала карашыдай саф таңны.
Синең белән генә чыгар идем
Күрер өчен кояш батканны.

Синең белән генә тыңлар идем
Чишмәләрнең шаян җырларын.
Синең белән генә гизәр идем
Урманнарын, болын-кырларын.
Синең белән мин сокланыр идем
Бу дөньяның чиксез яменә.
Синең белән генә кайтыр идем
Язларыма, җылы җәемә.

Синең белән генә бүләр идем
Җанга якын hәрбер мизгелне.
Синең белән генә теләр идем
Бергә үткәрергә гомерне.

Синең белән генә көтәр идем
Язын торналарның кайтканын.
Теләр идем синең белән бергә
Гомер кояшымның батканын...

***

Миңа иң кирәкле сүзне, әнкәм,
Ничек таба белә зиhенең?
Аналардан башка юктыр бүтән
Аңлаучылар  бала күңелен.

Иң кирәкле сүзне, мөhим сүзне
Гади генә әйтеп бирәсең.
Әйтерсең дә, минем йөрәгемне
Үтәләрдән үтә күрәсең.

Тынычланып кала ярсу йөрәк,
Тыңлаганда синең сүзләрне.
Эри бара  борчу, моң-зарларым
Үзләреннән алар үзләре.

Иң кирәкле сүзең... Бит уйласаң,
Барлык әйткән сүзең кадерле.
Бәгырең белән мине тоясыңдыр,
Телеп биргәч миңа бәгырьне...

АШЫКМАЧЫ,  КҮҢЕЛ

Вакытлардан алга оча күңел...
Язларыма карап йөгерә...
Ә бит әле көзге яңгыр ява,
Яфракларны куып, җил өрә.

Нигә ашыгасың әле, күңел?
Вакытларны нигә куасың?
Беләсең бит, ашыктырмасаң да
Гомерләрнең бик тиз узасын...

Тәмен белеп килгән hәр мизгелнең,
Ямен тоеп туган hәр көннең,
Яшә әле, йөрәк, ашыкмыйча,
Кадерләрен белеп hәр көзнең.

Ашыктырма, күңел, вакытларны.
Сеңдер җанга көзнең ямьнәрен .
Килер әле җылы язлар җиргә, 
Кайтыр әле көткән җәйләрем...

***

Тиле  яшьлек вакыт канатында
Зәңгәр томаннарда югалды...
Ак болытлар булып, узган гомер
Чәчләремә минем чорналды.

Искән җилдәй оча җитез вакыт
Үтә күренмәле канатта...
Яңа алды кебек канатына...
Ә офыклар инде  еракта...

Яшьлек белән олы яшьләремне
Бәйләп торган җептәй ул ара...
Чорный-чорный гомер йомгакларын,
Бер сапламлык җептәй кыскара...

Чиксез сыман иде гомерләрем,
Алсу яшьлек таңы атканда...
Тик бер көнлек икән кыска гомер...
Аңлый күңел, кояш батканда...

ҮТМӘСЕН ТИК ГОМЕР ЗАЯГА
	(И.Гильманшин муз.)

Гомер уза дибез, ашыгабыз,
Үтмәсен дип юкка, заяга.
Көчәнәбез күпне сыйдырырга
Шушы кыска гына арага.

Яшәп калыйк,  дибез, тырышабыз
Татып өлгерергә барысын.
Уйламыйбыз, гомер уза диеп,
Олы гөнаhларга тарысын.

Гомер кыска инде кыскалыгын.
Рәхәт кенә килә күрәсе.
Рәхәт кенә тормыш эзләгәнгә,
Кыен җавап бардыр бирәсе.  

Гомер уза дибез, тырышабыз
Үтмәсен дип юкка, заяга.
Заяларга гомер үтмәс өчен,
Таянырга иде  Аллага...

***

Синең белән минем хакта сыман,
Безнең сөюебез хакында,
Тойгыларын җыр юлына салып,
Кемдер моңлап җырлый якында...

Үзәгемә үтә җыр юллары...
Ярсу йөрәгемне сагышлап...
Кемдер җырлый сыман безнең хакта,
Безнең язмышларга багышлап...

Җырга салган моң-сагышлар булып,
Безнең сөю хисе агыла...
Җырга сеңеп  мәхәббәтме  елый?..
Нигә шулай җанга кагыла?

ЕЛГА БАСМАСЫ

... Елга басмасыннан аякларын
Сәлендереп агым суына,
Чылтыр-чылтыр суда шаяргалап,
Бер кайгысыз кызый юына...

... Гомер елгасының агым суы
Алып китте ерак-еракка...
... Шаян кызый елга  басмасыннан
Тозлы тамчы сибә йөрәккә...

... Тагын кайтып, елга басмасына
Ялан аякларым басалар.
Шул ук елга, шул ук җылы сулар...
Балачакка юк шул басмалар...

 ТУГАН ТЕЛЕМ

Тоеп бетерергә мөмкинме соң 
Һәрбер сүзнең көчен-кодрәтен?
Моңлы, хисле изге туган телем,
Күпне ачтың, күпкә өйрәттең.

Бишек җырларыннан башлап, миңа
Ача бардың чиксез җиhанны.
Акыл-фикергә  бай,  күркәм телем,
Барлык галәм сиңа сыйганмы?

Вакыт җыйган, тормыш, дөнья җыйган
Һәрбер сүзнең олы мәгънәсен.
Җепкә тезгән асылташтай күреп,
Белеп була  ихлас бәясен.

Һәр авазның гүзәл яңгырашын,
Кат-кат тыңлап,  күңел тоядыр.
Чиксез авазлардан чүпләп-чүпләп,
Аhәңле  көй үзе туадыр ...

Моңын, хисен, рухын салган халкым
Һәр авазга, hәрбер сүзенә.
Туган телем – тере рухлы, изге,
Гасырлардан килгән хәзинә.

***

Татлы төшләр аша бәхет юрап,
Офыкларда сүнә якты көн.
Йолдыз чиккән калын бәрхет юрган
Өстебезгә яба айлы төн.

Караңгыда күзләр нигә кирәк?
Таба мине иркә кулларың.
“Я  ра  там!” дип тибә ике йөрәк,
Чиксез назга мине урадың...

Кочагыңда эри моң-сагышым,
Елларымны булам җуйгандай.
Әдәм белән Һава рәвешендә
Икәү, гүя,  яңа  тугандай...

***

Башкаемны кайтып салыр идем,
Әнкәй җаным, синең иңеңә.
Иртә-кичен мине ихлас көткән,
Бу дөньяда, әнкәй, син генә.

Мин сыеныр идем итәгеңә,
Кечкәй чакта аралагандай.
Тик син генә тормыш золымыннан
Мине, әнкәй, яклый алгандай...

Очар идем, әнкәй, синең янга.
Сирәк күрәм, синсез үксезмен.
Нигә таша тагын сагышларым?
Әллә сагынуым чиксезме?..

***

Иңнәремне имә әле, дөнья,
Бирешергә әле иртә бит...
Мәхрүм итмәсәң син, әле алда
Иң кадерле еллар көтә бит.

Карашларны авырайтма, дөнья.
Сүндермәле өмет күзләрдә.
Дөньяларның ямен, тормыш тәмен
Тиеш әле күзләр эзләргә.

Адымнарның ышанычын алма,
Ныклы басу кирәк бу җиргә.
Тәгәрәтмә өстән аска табан,
Биекләргә чакыр син, үргә...

Иңнәремне имә әле, дөнья.
Өстә миңа  рухи көчемне.
Дөнья – миңа, ә мин бу дөньяга
Кирәк тоям әле үземне...

***

Кышның иң беренче ак сәләме,
Кар бөртеге, кунды учыма.
Үз артыннан әллә ияртәме,
Әйдә киттек, диеп, кышыма?

Кар бөртеге, сагындыргансың бит.
Сагындырган чиста аклыгың.
Сагындырган  салкын гүзәллегең,
Кышка гына хаслы пакьлегең.

Кар бөртеге, кышның ак сәләме,
Учларыма минем сыена.
Салкын кышның нәфис сәләменнән
Җылы тойгы җанда уяна...

СӨЮ ҖЫРЫ

Кабатланмас җырым, көем булып
Күңелемне, иркәм,  яуладың.
Асыл коштай, кунып көтмәгәндә,
Йөрәгемне минем сайладың.

Бар уйларым җырга әйләнәләр
Синең хакта, сиңа багышлап.
Яннарымда булсаң – сөендереп,
Сагынганда,  җанны сагышлап...

Бәхет хакта,  мәхәббәтем хакта,
Синең хакта җырлый йөрәгем.
Алтын таулар сиңа бирә алмыйм,
Җырым сиңа -  ихлас бүләгем...

Кабатланмас җырым дулкынында
Гүзәл асыл коштай йөзәсең.
Ихлас сөюемә җавап бирми,
Йөрәккәең ничек түзә соң?

Чиксез бу җиhанда минем өчен
Тик бер генә җанга әйләндең.
Өзелмәслек сөю җебе белән
Гомерлеккә мине бәйләдең.

***

Авылымның яшел чирәменнән
Яланаяк тик бер үтәргә...
Су буеның чыклы сукмагыннан
Балачакны эзләп  китәргә...

Тәгәрәшеп үскән болыннарның
Үләнендә ятып аунарга...
Зифа каеннарга арка терәп,
Балачак авазын тыңларга.

Үсмер чакның канатларын киеп,
Тау битеннән иде очарга...
Мөмкин булса иде картлыклардан
Балачакка кайтып качарга...

***

Алып төшче мине чишмәбезгә
Яшьлегебез үткән сукмактан.
Чишмәләрнең борма су юлыдай,
Күпме гомер үткән, су аккан...

Учларыңа салып суын эчер.
Сафлык, пакьлек өстә күңелгә.
Тулы чишмә суларыдай җаным,
Чишмә җырын тыңлап түгелә.

Шифа суларында битне юсам,
Яшәрермен кебек шул мизгел...
Олыгая белми, чишмә кебек.
Хисле, моңлы, җырлы бу күңел...

***

Үзең өчен генә түгел, әгәр,
Чит-ят кайгылары өчен дә,
Ихлас күз яшеңне түгә белсәң,
Димәк, Кешелегең эчеңдә...

Үзең өчен генә түгел, әгәр,
Чит-ят  сөенече өчен дә,
Чын күңелдән син сөенә алсаң,
Димәк, олы Җаның эчеңдә...

***

Төшләремнең сәер дөньясына
Һәр төн саен барам кунакка.
Тагын алып китә төн илчесе
Могҗизалы илгә  еракка.

Серле-серле төшләр, вакыйгалар...
Әллә үткәннәрем шәүләсе?
Күңел уйлап, юрап карый ... әллә
Киләчәгем белән бәйләсе?

Чынбарлыкның чагылышы, бәлки,
“Кәкре көзге” аша чагыла?
Бу  дөньяның шаукым-тәэсирләре
Акыл-мигә шулай кагыла?

Җавап таба алмыйм, “киноларны”
Кем куя да, кем сюжет яза?
Тамашачы, яки яки әртис булып
Кыйлануым миңа могҗиза...

Кичем тагын өнле көндеземә
Җәймә япты, буяп карага.
“Кыеш  көзгедәге” сериалның
Дәвамнарын китәм карарга...

***

Без әниләр өчен әле дә бит –
Оча белер-белмәс кошчыклар.
Алар хыялында әле hаман
Куенында  үскән кызчык бар.

Без әниләр өчен әле дә бит-
Атлый ала-алмас балалар.
Һәрбер дөрес адымнарыбызны
Ходайдан бит сорап алалар.

Без әле дә әниләребезнең –
Моң-зарлары, кайгы-шатлыгы.
Без – әниләребезнең үткәннәре,
Без – әниләребезнең картлыгы.

***

Җанга кемдер салган рәнҗү белән
Теләмичә саубуллашырга,
Ачу-рәнҗүләрне назлап, саклап,
Сагыш башлый җаннан ташырга...

Рәнҗү салган затка тик шул кирәк,
Ул кабызган утта янганың...
Җәрәхәткә иң беренче дәва –
Моң-зарыңны җиңә алганың.

***

Итәгемдә ике газиз балам,
Өч-дүрт яшьлек кенә чаклары...
Гомеремнең татлы мизгелләрен
Ак-каралы сүрәт саклады.

Алам да карыймын шул сүрәткә,
Сагынганда нәни елларын.
Сыпыргалый сабыйларым  битен
Яшь чылаткан бармак-кулларым.

Итәгемнән төште ике балам.
Җан сөенә алар үскәнгә.
Йөрәк кенә, сабый балам диеп,
Борыла да карый үткәнгә...

***

Аркаларны терәп утырырга
Тауда, кояш баткан чагында...
Бер-береңнең җылылыгын тоеп,
Якын сыенырга тагын да...

Күзләр чиксез йолдызларны саный.
Берәү, икәү... әнә, атыла!
Ике йөрәк бергә сораганда,
Теләкләр ул чынга ашыла...

Бергә үткән кичнең кадерләрен
Белеп, саклап, аңлап тоярга...
Гомер бит ул мизгелләрдән тора.
Һәр мизгелдә яңа туарга...

САЛАМ ЭСКЕРТЕ

Карашым туктала, юл буенда
Салам эскертләрен мин күрсәм.
Балачакка чумармындыр сыман,
Шул эскерткә кинәт сикерсәм.

Җылы, йомшак салам эскертендә
Уйный-уйный  кичләр җиткәнче,
Якын дуслар, иптәшләрем белән
Ачыкканчы, хәлләр беткәнче...

Әллә салам, әллә дус җылысы,
Куыш ясап эскерт эчендә...
Кечкәй  чакның татлы мизгелләрен
Ничек онытасың? Исемдә...

Җәй җылысын җыйган алтын салам,
Кояш нурын, басу исләрен.
Сикертмәле салам бишегендә
Авыл кочагында үскәнем...

Баш түбәли шаян  сикергәләп ,
Җылы, тирән  куыш эченнән
Карый кебек сабый балачаклар
Көзге алтын салам күченнән...

***

Зур әхлакый җаваплылык тоям
Әйткән аваз, язган сүз өчен.
Акыл-воҗдан тоя, аңлый белә
Язган юлның, әйткән сүз көчен.

Бер кул белән  күркәм  сүз язгалап,
Берсе кылса эшнең яманын,
Кемгә кирәк икейөзлелегең?
Кемгә кирәк синең ялганың?

Биргән сүздән, язган юлларымнан
Аермыйча кылган эшемне,
Авыр воҗдан газапларын тоймый,
Намусыма тугры яшимме?

Кул тырнаган hәрбер шигырь өчен
Шәхси җаваплылык тоясың.
Һәр хәрефкә, hәрбер аваз-сүзгә
Кул-имзаңны теркәп куясың...

БӘЙЛӘМ БӘЙЛИ ӘНКӘЕМ

Көзнең озын-озак кичләрендә,
Татлы йокыларын калдырып,
Җебен эрләп, бәйләм бәйли әнкәй,
Җитез бармак-кулын талдырып.

Әллә инде уңган кулларында
Җан керәме гади орчыкка?
Күз иярмәс зырылдатып аны,
Әйләндерә шаян курчакка.

Бияләйләр, оекбашлар бәйли
Әнкәемнең уңган куллары.
Уй йомгагы тәгәрәп сүтелә,
Безне хакта аның уйлары...

Бер сабына әллә күңеленең
Җылы җебен әнкәй кушамы?
Бәйләп биргән җылы бияләе
Куркыталар салкын кышларны...

Догаларын салып бәйләменә,
Җепкә кушып җылы теләген,
Кич утырып бәйләм бәйли әнкәй –
Баласына затлы бүләген...

***

Бәйләнәсем килде синең белән,
Гомерлеккә чәчем-чәчеңә.
Өметләндем синең белән генә
Җитәрмен дип, олы яшемә.

Таянасым килде иңнәреңә,
Үз иңемне сиңа куярга.
Нигә аянычлы туры килде
Ихлас теләгәнне җуярга?

Югалтулар ачылыгын тагын
Туры килде безгә үтәргә.
Нигә насыйп итмәде соң язмыш
Кулга кул тотынып китәргә?

Чәчне чәчтән нигә йолкып алдык?
Тартып алдык нигә кулларны?
Иңнәребез таянычсыз калды.
Ялгыз гына атлап юлларны...

Нигә? Нигә? Кемгә сорау бирим?
Җавап тотар кешем юк янда.
Үз соравым, жәлләү сизә белми,
Камчы булып уйнаклый  җанда...

С Ө З Г Е Ч

Билгесез бер серле чыганактан
Уйлар килә безгә төрлесе...
Изге уйлар, күркәм уйлар килә.
Була уйның яман, керлесе.

Уйлар белән намус бер булганда,
Уй елгасын “сөзеп” буладыр.
Гамәл итеп чыгармыйча аны,
Яман фикер юкка чыгадыр.

Сөзгеч итеп намус-воҗданыбыз
Бирелгәнме әллә безләргә?
Төрле яктан килер төрле уйлар,
Акыл тиеш аны сөзәргә...

***

Торна канатында тагын бер җәй
Кайтмас якка карап юл алды.
Торна булып куып тотар идем,
Яшьлек табалмаслык югалды...

Агым суда акты әллә яшьлек,
Әллә зәңгәр күктә эреде...
Әллә кадерләрен белмәдемме?
Нигә бигрәк кыска күренде?

Язларымны салып канатларга,
Торналарым тагын кайтырлар.
Еракларда калган яшьлегемнән
Кайнар сәләм бәлки әйтерләр...

***

Хак сорамый сөю, шарт та куймый.
Тик шулай да аның “тиге” бар...
Кадерләрен аның белмәгәндә,
Ихлас сөюнең дә чиге бар.

Хак түләнми мәхәббәтләр өчен.
Чын сөюләр сатып алынмый.
Ләкин бәяләрен төшергәндә,
Сөю андыйларга ялынмый.

Барсына да бирелмидер сөю.
Кирәк кайчак озак көтәргә.
Ходай сайлап  биргән шул бәхетне
Назлап, саклап кабул итәргә.

***

Җыйма моң-зарыңны күңелеңә.
Очыр аны көзге җилләргә...
Ачар кешең булмаса сереңне,
Каеннарга була сөйләргә...

Йоталмасаң әгәр күз яшеңне,
Куй син яшьләреңне иреккә.
Көйдерсә дә тамып керфегеңнән,
Җиңел(е)рәк була йөрәккә.

Яшь аралаш кына елмайсаң да,
Якты нурлар кунган күзләрең
Тартыр рәхимлеген бу тормышның,
Борыр дөнья сиңа йөзләрен...

ХАТ ЯЗДЫРА ИДЕ ӘБИЛӘР...

Күрше әбиләрем үсмер чакта
Хат яздыра иде үземнән.
Газиз улларына, кызларына,
Күзен алмый минем йөземнән.

Күзен алмый алар... әйтерсең дә,
Көтә миннән хатка җавабын...
Балалары белән сөйләшкәндәй,
Укып миңа рәхмәт-савабын.

Яза идем алар әйткәннәрне,
Көйләп, өстәп, кайчак төзәтеп.
Күчтәнәчләр төи әбиләрем,
Күңелләре булып, үз итеп.

Гади генә шул хатларга сыйган
Сагынуы газиз баласын,
Өметләре, уй-теләге сыйган,
Сыйдырган ул изге догасын...

Әбиләрем дога көтә инде 
Хат бармаслык ерак тарафта.
Хәтер генә, хатлар укыгандай,
Хәтирәләр тагын яңарта...

А Б Р У Й

Төшермәскә иде абруемны.
Олы исем – Кеше дигәнең.
Акыл аңлый, Кешелекне Ходай
Сынар өчен миңа биргәнен...

Төшермәскә иде абруемны,
Дәрәҗәсен хатын-кызлыкның.
Ана сыйфатына ия кеше
Сайламасын юлын бозыкның.

Төшермәскә иде абруемны
Үз намус-воҗданым алдында.
Үз-үземне хөрмәт итәлмәсәм,
Калырмын соң мин кем санында?

Мин-минлек, я  тәкәбберлек түгел,
Абруй – ул хөрмәтнең бер төре.
Дәрәҗәле башны чөеп түгел,
Кешеләрчә күтәреп йөре.

АВЫЛ  БАЛАЛАРЫ

Авыл балалары күреп үсә
Иртә таңның алсу нурларын...
Авыл балалары тыңлап үсә
Сандугачның hәвәс җырларын...

Авыл балалары оча ала,
Җилләр канатына таянып...
Авыл балалары йолдызларда
Гизә ала, кинәт уянып...

Авыл баласының тәпиләрен
Иркәлиләр яшел үләннәр.
Авыл кочагында, бишегендә
Авыл балалары үсәләр.

Авыл баласының күңелләре
Моңлы, нечкә, назлы, җылырак.
Авыл баласының туган якка
Сөю хисе сафрак, олырак.

Авыл исе, авыл җаны сеңә
Авыл баласына туганда.
Йөрәкләрдә кечкәй авыл яши
Зур шәhәрдә дөнья куганда...

ЮГАЛТЫРГА КУРКАМ МИН СИНЕ
	(З.Гобәйдуллин муз.)

1. Табалмаслык итеп гомерлеккә
Югалтырга куркам мин сине.
Мәңгелеккә түгел, бер көнгә дә
Югалтмачы, зинһар,син мине.
 Куш -та :    Югалтмачы мине, адаштырма,
                    Тормыш томаннары куерса.
                    Башкаларга мине алыштырма,
                    Ялган сөю сиңа боерса.
2 Язмыш  юкка очраштырмаган бит.
Бер нәрсә дә булмый очраклы.
Уйларга да куркам, синең яннан
Үтеп киткән булсам шул чакны.
Куш.
3. Югалтырга куркам  сөюеңне.
Ничек яшим синсез, сөюсез?
Югалтырга куркам, югалтырга...
Яши алмам җаным мин синсез.
Куш.
  4.Югалырга куркам синең өчен.
   Бу дөньяда миндәй  бер генә.
   Минем кебек сине шашып сөйгән
   Бүтән юк бит, шуны бел генә.

***

Беренче кар ява. Ап-ак карлар
Төшеп ятты җиргә,  җәймәдәй.
Чүп-тузанлы, гөнаh тулы җиргә
Кер тимәгән җәймә җәйгәндәй...

Кем кулыннан төшә ак чәчәкләр,
Сафлык булып җиргә явылып?
Чистарынсын диме җирнең йөзе,
Ак чәчәкле вуаль ябынып?

Ү К Е Н Е Ч

Кулга кул тотынып, иңне терәп
Үтәлмәдек икәү гомерне.
Азаккача шуның үкенече
Телер микән инде бәгыръне?

Язмышлардан сорый белмәдекме?
Ник аерды безнең юлларны?
Уртак ата-ана бәйләмәде
Синең кызың, минем улларны...

Синең авыр сулаганны әллә
Кичке җилләр миңа тапшыра?
Гөнаhлардан әгәр курыкмасам,
Мин йөгерер идем каршыңа...

Синең янда күз күрмәслек шәүлә –
Йөри минем тере мәхәббәт.
Тирәнәя еллар узган саен
Йөрәгемдә калган җәрәхәт...

ЯХШЫ ЯШӘ, БАЛАМ

Әнкәй әйтә иде,:Балакаем,
Ничек кенә яшәсәң дә ул,
Яхшы яшәсәң дә, яки яман
Гомеркәйләр үтә икән шул.
Яхшы юлны сайла, балакаем,
Кыска бит ул гомер фасылы”.
Хакыйкатьнең иң зур зөбәрҗәте -
Әнкәй сүзләренең асылы.
Ак-караны күрү безнең канга
Әнкәй сөте белән кергәндер...
Ике күзләр кайчак күрмәгәндә,
Күңел күзе тоеп күргәндер.
“Яхшы йөре, балам”. Әнкәй сүзе
Уй-миңнәргә күптән уелган.
Дөреслекнең бер символыдай,
Әнкәй үзе аңга куелган...

ИСКЕ ЙОРТ

Өй сүтәләр. Яше арткан йортны
Җимерәләр, hич тә жәлләми.
Танып белмәсәм дә йорт хуҗасын,
Күңелемә булды әллә ни...

Йортларның да гомерләре кыска.
Аларның да була яшь чагы...
Бервакыт бит шушы иске өйнең
Дөрләп янган кайнар  учагы.

Кемнәр генә сыенгандыр аңа?
Кемгә  биргән ул йорт җылысын?
Азык биргән, йокы, почмак биргән,
Көтеп алып кече-олысын.

Кем хыялы калган иске йортта?
Кем моңнары сеңгән диварга?
Йорт сүтәләр... Шуның барысына
Уйлаганнар нокта куярга.

Йорт сүтәләр. Яше арткан йортны
Җимерәләр, hич тә  жәлләми.
Туган йортны искә алып кинәт,
Күңелемә булды әллә ни...

В Ә Г Ъ Д Ә

Чәчәк булыр идем синең өчен,
Тормышыңны синең бизәргә...
Нурың булыр идем синең өчен,
Кунар өчен синең күзләргә...

Канат булыр идем синең өчен,
Җиhаннарны бергә гизәргә...
Ишкәк булыр идем синең өчен,
Гомер көймәсендә йөзәргә...

Һава булыр идем синең өчен,
Тының әгәр кинәт кысылса...
Кояш булыр идем синең өчен,
Бозлар явып, көннәр бозылса...

Язың булыр идем синең өчен
Кар буранлы кышкы көннәрдә...
Төшең булыр идем синең өчен
Мәхәббәтле, назлы төннәрдә...

Синең өчен генә яшәр идем,
Күреп синдә тормыш мәгънәсен.
Синең өчен... Әгәр сөя белсәң,
Бозмас иде  йөрәк вәгъдәсен.

***

Ике учын ачып кеше заты,
Учларына текәп карашын,
Күңеленең бар сафлыгын салып,
Ходаена  укый догасын.

Дога кылган чакта гына кеше
Сабый бала кебек саф була.
Чистарына җаны, тазарына,
Йөрәгенә өмет, нур тула...

Кул битенә карап гафу көтә
Шул куллары кылган гөнаhын...
Ярлыкауны, кичерүне сорый,
Көч бирүен сорый Аллаhын.

Кул битләрен ачып дога укый...
Битләр биргән ходай кулларга.
Шул битләргә сеңә барган дога
Яман эштән тиеш тыярга.

***

Кайберәүдән, күзгә күренмичә,
Җанга тансык җылы бөркелә...
Кайберәүдән килгән салкын җилдән
Йөрәк өшеп, җаның өркелә...

Кайберәүгә үзең дә сизмәстән,
Җеп тартадыр, күзгә күренмәс...
Кайберәүләр көчләп бөйләсә дә,
Җаның аңа hич тә үрелмәс.

Кайберәүнең изге уй-фикере,
Җан җылысы әллә җылыта?
Кайберәүнең усаллы мәкере
Аткан уктай әллә куркыта?

***

Кулларың бар, беләгеңдә көч бар.
Берәүнең бит куллары да юк...
Аякларың, барыр сукмагың бар.
Берәүнең бит юллары да юк...

Күзләрең бар, колакларың да бар.
Берәүнең бит күзләре дә юк...
Сөйләп-аңлашырга телең дә бар.
Берәүнең бит сүзләре дә юк...

Яшәр урының бар, йортың да бар.
Берәүнең бит почмагы да юк.
Газиз анаң, сөйгән балаң да бар.
Берәү бала кочканы да юк...

Зарланырга бармы синең хакың,
Шулар була торып барысы?
Аңлар өчен булган бәхетләрне,
Башкаларга ныклап карыйсы...

***

Баш төртер идем мин учларыңа,
Бу тормыштан арып талганда.
Чәчләремнән, әнкәй, сыйпар идең,
Җаным арып хәлсез калганда.

Итәгеңә башларымны салып,
Мин яшерер идем битемне.
Синең кочагыңда гына, әнкәй,
Артка чигә дөнья читене...

Кечкәй  кошчык канат асларына
Яшергәндәй нәни томшыгын,
Мин сыеныр идем канатыңа,
Авыр күренгәндә тормышым...

Моң-зарларым синең янда гына
Эри бара, китә, югала.
Сиксән алты белән син барасың.
Мин әле дә кечкәй бер бала...

КАЙТАР МИНЕ, ӘНКӘЙ, БАЛАЧАККА

Кайтар мине, әнкәй, зинhар өчен,
Балачагым калган урамга.
Кечкәй  кызың булып синең белән,
Тик бер генә иде урарга.

Алып кайтчы мине кечкәй  чакка.
Тик син генә юлын беләсең.
Тик син генә кулларымнан алып,
Төшләремә минем керәсең.

Кайтар мине, әнкәй, сабый чакка,
Бер кайгысыз татлы  мизгелгә.
Бер гөнаhсыз, дөнья табы тимәс
Нәни чагым кайта күңелгә...

Кайтар мине, әнкәй, балачакка,
Апа-абыйларым янына.
Алар арасында бер кызыкай,
Әллә ул да  мине сагына...

***

Арттан килеп сукма миңа, тормыш,
Сизмәгәндә генә кинәттән.
Алдыма бир бирәселәреңне,
Барысын да җыеп бер рәттән.

Кайчак нигә, дөнья,  тырышасың,
Хатын-кызга өстәп артыгын?
Төрле-төрле сынауларын биреп,
Онытасың, ахры, шатлыгын.

Дөнья белән ныклап  борышканда,
Арттан сукмый, алдан кыйнасын...
Көч табылыр, бирешмәм дә, бәлки,
Күңел генә иде сынмасын...

***

Чәчәк  таҗларыннан саркып чыккан
Татлы тамчыларны эчкәндәй...
Яфракларның назлы бишегендә
Әлли-бәлли иркә үскәндәй...
Җилләр канатында оча-оча
Урагандай ерак җиhанны...
Җир читеннән аяк сәлендереп,
Каршыларга таңнар туганны...
Кояш нурларыннан таган ясап,
Атынгандай алтын таганда...
Берәм-берәм шаян йолдызларны
Учларыма җыеп алгандай...
Хыял канатлары назландыра,
Очындыра җанны, уйната.
Хыяллардан чыгып, җаным шулай
Яшиме соң әллә чынлап та...

***

Алиhәләр итеп әнкәйләрне
Ходай иңдергәндер бу җиргә.
Әнкәй кулы аша изгелекне
Алла  үзе сузадыр безгә.

Әнкәй догасына гына Алла
Олы кодрәт, көч, куәт сала.
Әнкәйләрнең догалары гына
Бәләләрдән аралый ала.

Әнкәй канатлары сыендыра,
Гүя, фәрештәләр канаты.
Әнкәйләрнең мәхәббәте аша
Ходай безне ихлас яратты...

***

Сизелмичә үтеп китте яшьлек,
Һич тә кисәтмичә китәсен.
Гомерлеккә килгән сыман иде,
Кем уйлаган бик тиз үтәсен.

Агым суның кире агасы юк,
Яшь  гомернең юктыр кайтасы.
Күңел генә борыла да карый,
Килә, ахры, бик күп әйтәсе...

Наян яшьлек, тик шаярып кына,
Посып торасыңмы ни заман?
Мин чакыра гына белмим, ахры,
Кайтырсыңмы  ныклап сорасам...

Гомер юлларының бормасында
Томаннарга кереп югалдың...
Ә мин сизмәдем дә калганыңны,
Синсез генә алга юл алдым...

Йөрәкләргә сеңә икән яшьлек,
Бит-йөзләрдән качып узса да.
Картайсам да, калыр яшьлегемнең
Чаткылары гына булса да...

***

 Ходайга бер кеше сорау биргән:
“Кайда ул?” дип, оҗмах турында.
Аллах әйткән : ”Син табарсың аны
Анаң аяклары кырында”.

***

И, Ходаем, рәхимеңне бирче
Ачы яшьләр сеңгән җиремә.
Тезләнепләр сорыйм, бирче бәхет
Авыр сынау үткән илемә.

Явыз түрәләрне патша итмә.
Бирмә, зинhар, сугыш афәтен.
Тирен түккән гади туган халкым
Күрсен иде дөнья рәхәтен.

Көч-кодрәтең чиксез, Ходай. Сорыйм,
Җиргә төбәп башым-йөземне.
Кабул итче, зинhар, дога итеп,
Йөрәгемнән чыккан сүземне. 

***

Илhам канатының җылы җиле
Күңелемә килеп кагыла...
Йөрәгемдә кинәт аhәң туып,
Хисләр чишмә булып агыла.

Илhам лирасының тик бер кылы
Тып-тын гына итеп чирткәнен,
Тоеп күңел... кинәт канат кага,
Оча, дулый, сизеп көткәнен...

Туктатырмын димә ул тойгыны,
Ярларына сыймас дулкындай...
Сизгер  йөрәк хисләр диңгезендә
Көя, сөя, яна, сулкылдый...

КЫШ  БАБАЙ

Хәтер дигән төпсез сандыкларны
Күңел актара да актара.
Нидер эзләп табып, сабый чакка
Көтмәгәндә тагын  кайтара...

Кыш бабайга ихластан ышанып,
Көтә идем аның килгәнен.
Алдан ятлый торып җыр-шигырен,
Өмет итә идем бүләген.

Кыш бабаем килә кыңгыраулы
Пар атларны җигеп  ерактан!
Кызыл толып, киез итек кигән,
Сакал-мыеклары гел актан!

Сокланып та сөеп кыш бабамны,
Сабыйларча аңа табындым.
...Бүләк тотып килгән кыш бабамда
Үз әткәмне кинәт таныдым!

Әкиятләр кинәт юкка чыкты!
Кыш бабайны алыштырганнар!
Бизәп-бизәп бәйрәм чыршыларын,
Әллә инде ялгыш корганнар?!

Әкиятнең гүзәл чагымыннан
Чынбарлыкка ничек күчәргә?
Таный-таный олылар дөньясын,
Кечкәй  йөрәк кала үсәргә...

***

Газиз әнкәеңнең  яңагыннан 
Рәнҗешеннән төшкән  тамчысы
Кайтыр сиңа ходай тарафыннан,  
Булып сиңа язмыш  ачысы.

***

Балачагым кайчак кайтып елый,
Күкрәгемә ятып сулкылдап.
Сорый миннән, ник тибелеп үстем,
Ник үсмәдем, дия, тупылдап?

Алып кайта бала рәнҗешләрен.
Ник күрдем, ди, сабый яшемнән?
Татлы чакларыңны искә ал дип,
Әкрен генә сөям башыннан...

***

Саксыз гына кагылмчы миңа.
Үлчәп әйт син әйтер сүзләрне.
Сүзләреңнән алда карашларым
Аңлап ала синең күзләрне.

Кагыла бит миңа hәрбер сүзең,
Һәр карашың миңа кагыла.
Карашыңның сүзсез әйткәннәре
Күңел көзгең булып чагыла.

Күзләреңнән укыйм әйтәсеңне,
Саксыз хәтта күз дә ташлама.
Читләшүнең тәүге адымнары
Саксыз карашлардан башлана.

У Т Р А У

Хыял тудырган бер оазиста
Яши күптән җаным ялгызлы.
Җан теләмәс кемем-нәрсәм анда
Керә алмый хәтта ялгышлы.

Ул утрауда – оҗмах... кошлар сайрый...
Гүзәллеге барлык галәмнең...
Ул утрауда бары сафлык, пакьлек,
Җилпи гаделлелек әләмем.

Ул утрауда йөрәк ялгыз түгел.
Җиңел ул утрауда көн итү.
Ул утрауга алдау барып җитми.
Ул утрауда юктыр кимсетү.

Утраудан тыш дөньяларда җаным
Ары чаба, бире кагыла.
Йончып арыганда бу тормыштан,
Хыялыма барып егыла...

***

Учлап-учлап кемдер сибеп чыккан
Ботакларга ап-ак мамыклар.
Тирә-якны якты нурга төреп,
Түшәгәннәр чиста, ап-ак кар.

Көзге җил тырыша, өя генә
Басу-кырга калын юрганын.
Йортлар көтә кебек түбәләргә
Катлы-катлы чалма корганын.

Әзерләнә Җирем кыш чорына,
Җылы, калын кием киенә.
Җанга үтә сыман ап-ак сафлык...
Күңел оча, җырлый, сөенә...

***

Түшәк сыман йомшак ак көртләрдә
Уйный-уйный әгәр аунасам,
Балачакның тик бер матур көнен
Табар идем, әгәр табалсам.

Калын карга күмелгәндәй кебек..
Балачакның юк шул эзләре...
Җаным гына, hич ышана алмый,
Сагыныплар тагын эзләрме?..

Тирән карга бата-чума ауный
Күңел, кайтып бала чагына.
Кардай ап-ак чиста, сафлы чаклар
Калган калын карлар астында...

***

Белеп-белмәс кылган гөнаhларны
Ничек итеп җаннан юасы?
Ничек укырга соң догаларны,
Кабул булсын өчен догасы?

Уйламастан туган ялгышларның
Ачылыгын  ничек җуясы?
Сөйрәргәме азак көнгә хәтле?
Яңадан бит юктыр туасы.

Булган хата өчен гафу сорап,
Тудырмыйча алдагыларын,
Яшәп шулай ялгышмыйча гына,
Тынычлана торгандыр җаның.

Гомер үтә. Хаталардан арчып,
Җан омтыла чиста булырга.
Җирдә кылган гөнаh-ялгышларны
Җирдә чакта иде юарга...

СӨЯ  БЕЛӘМ,  ДИСЕҢ

Сөя беләм, дисең. Чын сөюгә
Артык зур белемнәр кирәкме?
Чын мәхәббәт белем сорап тормый,
Әсир итеп ала йөрәкне.

Сөя беләм, дисең. Тәҗрибәңне
Хуплап-хуплап, мактап сөйлисең.
Сөя белеп сөйгәч, ник берәүне
Гомерлеккә сөя белмисең?

Сөя беләм, дисең. Тиз сүрелеп,
Тагын янып, тагын көясең.
Бихисап күп “ихлас сөюләрдә”
Тик үзеңне генә сөясең...

***

 Әллә инде башка чит-ятныкын
Язмыш бирәме соң берәүгә?
Исең китә күреп,  ул берүгә
Авыр сынауларын төяүгә...

Башкалардан көчле булгангамы,
Язмыш күбрәк сыный аларны?
Әллә инде сабырлыгы белән
Җәлеп итә микән алланы?

Бәхете дә, кайгы өлеше дә
Тигез булмыйдыр ул барсының.
Кайсыларга кайгы - бәлә түгел...
Бәхет күрми  күзе кайсының...

КИЕЗ  ИТЕККӘ  “ОДА”

Чумып көзен киез итекләргә,
Салганбыз аны тик язларын.
Күргән киез итек безнең белән
Тирән  көртен, карын, бозларын.

Кечкәй  тәпиләргә җылы биреп,
Салкыннардан саклап үстергән.
Киездекле аяк, суык, дими,
Ару белми  шуган, йөгергән.

Шумаган боз, аунамаган тау юк.
Киез итек алдан йөгерә.
Тишеп кайткан саен әткәй чак-чак
Яңа  олтан өстәп өлгерә.

Табанына ямау, олтан салып,
Киез итек туза белмәде.
Агын кидек, кара-сорысын да,
Кәлүшлесен. Беркем көлмәде...

Безгә җылы мамык җөнен биргән
Сарыклары булсын оҗмахта...
Киез итек салган абзыемны
Үбәр идем, алып кочакка...

Т У П Ы Л

Өй янында гына тупыл үсә.
Биек, юан, буең җитмәслек.
Җәен яшен китерде дә сукты
Ничә тапкыр, санап бетмәслек.

Каты яшеннәрне кабул итеп,
Тупыл саклый  бәлә-казадан.
Йорт җиремне ут-күзләрдән саклый,
Күтәрмәслек  хаксыз язадан.

Барам да мин тупыл яннарына,
Рәхмәт әйтеп, корам әңгәмә.
Охшатам мин аны дога белән
Безне саклап килгән әнкәмә...

Тормыш яшеннәрен читкә этеп,
Кабул итеп кайчак үзенә,
Тупыл кебек  саклый мине әнкәй,
Изге теләк теләп гел генә.

***

Ишегемне яптым синең арттан.
Күңелемнең элдем келәсен.
Тик нигә соң, “йозак вата-вата”,
Йөрәгемә тагын керәсең?

Җанга йозак элдем синең арттан.
Күңелемә салдым терәүне.
Синең өчен элгән ул йозаклар
Кертми җанга башка берәүне...

***

Егыла да кеше, тагын тора,
Тагын егыла ул абынып.
Тора алганнары торып китә,
Торалмаган кала егылып...

Дөнья бәреп екса аягыңнан,
Я егылсаң, язып көчеңнән,
Бар куәтне салып, үз-үзеңне
Күтәр, тарта-йолкый чәчеңнән...	

КЕЧКӘЙ  КУЛЛАР

Кечкәй  генә  кулларың белән, дип,
Нинди эш эшләсәм,  сокланып,
Карый идең, әнкәй, сабый чакта.
Ә мин йөри идем мактанып...

Көчебездән килгән hәрбер эшкә
Кечкәй  чактан йөрттең йомышка.
Синең аша “эш мәктәбе” үтеп,
Җиңел атлап кердек тормышка.

Курыкмадык эштән, авырлыктан.
Көчебезне салып тир түктек.
Син өйрәткән белән дөнья көтеп,
Хәләл тормыш белән көн иттек.

Тырышлыкны канга сала барып,
Күрдең, әнкәй, шунда зарурлык.
Кечкәй  генә  хатын-кыз куллары – 
Минем куллар – бүген горурлык...


***

Күңелемә сыймас сагышларым
Сеңде кебек сары  яфракка.
Күктән түгел, йөрәгемнән яңгыр
Әллә тама инде туфракка...

Тәрәзәмә килеп җил сызгыра.
Әллә инде җаным улыймы?..
Әллә көзнең моңсу мизгелләре
Хиссез, моңсыз гына булмыймы?..

***

Күңелемә үзең чәчкән гөлгә
Көзге кырауларны тидермә.
Сусаганда сөю чәчәкләрем,
Тамчы сулар сипми, шиңдермә.

Йөрәгемдә син кабызган нурны
Үз кулларың белән сүндермә.
Үзең яккан сөю учагында
Җылыт кына, әмма көйдермә...

***

Чирәмнәрдә калган нәни эзләр
Аякларны әллә тартамы?
Җанның бер өлеше әллә калган,
Шуңа балачакка кайтамы?

Әллә кечкәй чакның авазлары,
Сеңеп калып туган якларга,
Йөрәк ишетерлек кенә итеп,
Чакырамы сабый чакларга?

Түзеп, җиңеп булмас бер көч тарта
Сабый елларыма кайчагын.
Нинди чиксез, олы  көчкә ия
Кечкәй-кечкәй  генә шул чагым.

***

Сиңа каршы мин йөгерер идем,
Карашларың миңа төбәлсә.
Синең янга гына очар идем,
Җаның мине генә теләсә.

Синең арттан мин иярер идем,
Ышык табып салкын җилләрдән.
Синең алдан мин юл ярыр идем
Карурманнан, диңгез-чүлләрдән.

Сул ягыңнан синең барыр идем,
Сул ягыңнан, йөрәк ягыңнан.
Уң ягыңнан синең барыр идем,
Уң кул булып, уң кул яныннан.

Үтсәк иде җитәкләшеп кенә,
Борма-борма тормыш юлларын.
Минем куллар сиңа канат булсын,
Миңа канат – синең кулларың.

***

Кысып җитәкләшкән  бармаклардан
“Йозак” ясап,  ача алмаслык,
Чәчне чәчкә бәйләп аркан белән,
Өзә алмас, кисә алмаслык,
Җил дә сыймас итеп араларга,
Ятлар түгел, җил дә сыймаслык,
Сыенырга иде бер-береңә,
Көчле давылларны тоймаслык...
Күзгә күренмәслек җепләр белән
Бер-береңне бәйләп урарлык...
Ике өлеш – ике ярты йөрәк,
Бөтен йөрәк булып туарлык...

РӘХМӘТ СИҢА, ӘНКӘЙ

Рәхмәт сиңа, Әнкәй, гомеремнең
Һәрбер көн-мизгеле, елына.
Рәхмәт сиңа, Әнкәй, безгә биргән
Мәхәббәтең, күңел җылыңа.

Рәхмәт сиңа, Әнкәй, канат каплап
Үстергәнең өчен ояда.
Рәхмәт сиңа, Әнкәй, ихлас рәхмәт
Син булганың өчен дөньяда.

Рәхмәт сиңа, Әнкәй, балачактан
Назларыңа безне төргәнгә.
Рәхмәт сиңа, Әнкәй, түләп бетмәс
Изгелекләр синнән  күргәнгә.

Рәхмәт сиңа, Әнкәй, чын күңелдән
Җыерчыклар баскан кулыңа.
Рәхмәт сиңа, Әнкәй, дога белән
Озатканың өчен юлыма.

Рәхмәт сиңа, Әнкәй. Телим сиңа
Күреп яшә дөнья рәхәтен.
Безгә биргән изгелегең өчен
Ходай салсын сиңа рәхмәтен.
РӘХМӘТ СИҢА, ӘНКӘЙ...

***

Булды ни дә, булмады ни,
Бармы да, юкмы диеп,
Булдырырлык яшәмәгәч,
Нигә яшәргә көеп?

Бар булсаң – ач барлыгыңны,
Юк булсаң – кит югалып.
Бар белән юк арасында
Ник йөрергә буталып?

Гомер ике киләсе юк.
Юк өчен ник көяргә?
Барлы-юклы булдыксызны
Авыр йөктәй сөйрәргә?



***
Күзләремә текәп карыйсың да,
Килә әллә нидер әйтәсең?
Әллә инде җаның теләгәнне
Миннән өмет итеп көтәсең?

Күзләремә төбәп-тәбәп карап,
Нидер аңларгамы телисең...
Текәп карап, син үзең дә сизми,
Өнсез-сүзсез генә сөйлисең...

***

Кәгазьләргә язып вәгазь итеп,
Язып бирсен иде берәрсе,
Ничек итеп дөп-дөрес яшәргә,
Ниләр бар соң алда күрәсе?

Шул язганга карап, яңгылышмый
Яшәр идем, бер дә тайпылмый.
Кайда икән язмыш дәфтәрләрем?
Эзләп карыйм, никтер табылмый...

***

Тәрәзәмне ачам мин каерып,
Колачымны җәям дөньяга.
Каршы чыгам җылы, назлы җилгә,
Каршы чыгам алсу нурларга.

Тормыш керә ачык тәрәз аша.
Кемдер җырлый сөю турында.
Яшь әниләр бала җитәкләгән,
Ашыкканы атлый юлында...

И, дөньякай, мин дә бер бөртегең,
Мин дә, дөнья, синең кызың бит.
Колачымны сиңа ачкан кебек,
Кочак җәеп мине кабул ит.

МИН –ҖӘЙ КЫЗЫ

Мин - җәй кызы. Әнкәй мине тапкан
Сирень чәчәкләре атканда.
Җиккән атта әткәй җырлап кайткан
Бәбекәчен алып кайтканда.

Әллә мине кәбестәдә түгел,
Сирень асларында тапканнар?
Тәүге карашларым тәрәзәдән
Сирень чәчәгенә бакканнар.

Сирень чәчәкләре аткан чакта
Балачагым бөре чыгарган.
Канәферле, гүзәл авыл җәе  
Җанга моң-хис салып сугарган.

Мин - җәй кызы, бәлки, шуңа күрә
Җылы кирәк минем җаныма.
Салкын көздә күңел кайтып китә
Сирень эзләп июнь аена...

***

Телгәләнмә, йөрәк, илле диеп,
Иллең җиткән, гомер үтмәгән...
Җан-тәнемдә көчем бар бит әле.
Күңелемдә дәртем бетмәгән...

Моңга калып, картаямын диеп,
Җитмешләргә ничек барырсың?
Бар иде бит илле яшьләрем дип,
Җитмешләрдә искә алырсың...

Картаямын димә, үсәм диген.
Яшь йөрәктәй гомер итәрсең...
Бәлки шулай елдан-елга үсеп,
Олы йөрәк булып җитәрсең...

Б Ә Х Е Т

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди олы бәхет икән ул!
Яннарына кайтыр кешең булу -
Нинди олы бәхет икән ул!

Балакаем! диеп каршы алган
Әнкәң булу -  бәхет икән ул.
Дога юллап арттан карап калган
Әнкәң булу бәхет икән ул.

Җыерчыклы куллар белән кочкан
Әнкәң булу -  бәхет икән ул.
Яхшылыкка гына  өндәп кушкан
Әнкәң булу бәхет икән ул.

Сине ихлас сөйгән йөрәк булу -
Чиксез олы бәхет икән ул.
Әнкәй йөзле  изге терәк булу -
Чиксез олы бәхет икән ул.

КҮҢЕЛЕМДӘ  ҺАМАН УНҖИДЕ...

Рәхәтен дә  күрдем, кыенын да.
Язмыш бирде барсын тип-тигез.
Ни үтсәм дә, җан картая белми.
Күңелемдә  һаман унсигез...

Сизелмичә генә алтын чәчкә
Аклы көмеш  сызыклар тиде.
Тик йөрәккә генә кырау тими,
Күңелемдә  һаман унҗиде...

Вакыт алып китә елларымны,
Белеп булмый, әзме-күп калды...
Күпме  генә җирдә яшәсәм дә,
Күңелемдә  һаман уналты...

***

Ялгызлыкның куе томаннары
Адаштыра калса  кайчагын,
Капшый-капшый шәүлә-авазларны,
Дөньяларга чыгам мин тагын.

Суыра ул томан чоңгыл булып,
Төпсез упкын булып суыра.
Егылганда упкын төпләренә
Канатларны бәреп сындыра.

Җанда пыскып янган өмет уты
Сүнә дигән чакта актыгы,
Дөрләп китәр, ялгызлыктан качып,
Чыга алсаң тагын яктыга...

***

Җаным ирек тели, ирек эзли,
Түзәлмичә hич тә кысыкка.
Хыялларым әйди, өнди, көтә
Күз җитмәслек ерак офыкка...

Томаннарны өреп таратам мин.
Болытларны кулым тарата.
Җил иреге җаннарыма якын...
Минем җаным кояш ярата...

Күңел кыршау түзми, канат көтә,
Чиксез җиhаннарда очарга...
Тормыш  дигән олы гүзәл илне
Колачымны җәеп кочарга...

СИН ЯНЫМДА БУЛСАҢ

Син янымда булсаң, кояш чыга.
Син янымда булсаң, таң ата.
Син янымда булсаң, көнем нурлы.
Син булмасаң, җанга төн кайта.

Син янымда булсаң, җилләр назлы.
Син янымда булсаң, җылы кар.
Син янымда булсаң, төнем якты.
Син булмасаң, каплый болытлар.

Син янымда булсаң, эшем бара.
Син булганда тигез ир-атым.
Син янымда булсаң, тау күчерәм.
Син булмасаң, сына канатым.

***

Күңел тагын, миннән сорап тормый,
Урап кайта бала чагымны...
Тасма кушып әнкәй үрә иде
Нечкә генә толымчыгымны.

Кысып-кысып тарап үрә иде,
Вакыт табып hәрбер иртәсен.
Белә идем, hәркөн шук малайлар
Тасмасыннан тартып сүтәсен.

Зәңгәр, кызыл, ак-каралы тасма
Толымчыкка үреп йөрткәнбез.
Чәч аралаш чәчкә үскән кебек,
Аллы-гөлле булып үскәнбез.

Үрми инде әнкәй чәчләремне.
Куып җиттем чал чәч яшемне.
Аяк очка басып, кечкәй  әнкәй
Сыйпап-сыйпап ала чәчемне.

***

Хыялыма төреп сине, бәлки,
Үз-үземне әллә алдадым?
Чынга ашмас хыял... Әллә үзең
Хыялыма охшый алмадың?

Эри өмет алсу томаннардай,
Хыялларның дулкын рәшәсе...
Чынга  ашмас өмет уйган яра,
Сүнгән хыял белән яшәсе...

***

Сәгатьләрем миңа айлар кебек,
Җан сагынып сине көткәндә.
Айлар миңа сәгать кебек кенә,
Синең белән гомер үткәндә.

Көнем миңа караңгы төн кебек,
Синсез генә үтсә көннәрем.
Төнем миңа кояшлы көн кебек,
Синең янда үтсә төннәрем.

Кышлар миңа җылы җәйләр кебек,
Янәшәмдә әгәр син булсаң.
Җәйләр миңа буранлы кыш кебек,
Яннарыңнан әгәр син кусаң.

Кушылгандыр бәлки  юлларыбыз,
Бер сукмактан икәү узарга.
Безгә биргән кыска сәгатьләрне
Айдай кирәк саклап сузарга.

***

Күзләреңне йом да, күз алдыңа китер
Дөньядагы шундый бер җирне,
Кайда явызлык юк, үпкә-зар юк,
Кайда сөеп көтәләр сине.

“Юк бит андый урын, кайда ул?”, - дип,
Син сорасаң ул җир турында.
Мин  әйтермен, шундый изге урын
Атаң-анаң йөрәк түрендә.

КҮҢЕЛЕМНӘН...

Күңелемнән генә сыенам мин,
Әнкәй җаным, сиңа ерактан.
Күңелемнән генә... Ә син чынлап
Чыгармыйсың кебек кочактан.

Күңелемнән генә кулларыңны
Тотып алып кысам учыма.
Күңелемнән генә... Синең куллар
Тота кебек барлык көченә.

Күңелемнән генә күзләреңә,
Озак-озак карыйм текәлеп.
Күңелемнән... Ә бит синең күзләр
Чынлап карый миңа төбәлеп.

Күңелемнән генә мин эндәшәм,
Әнкәй, сиңа hәрбер мизгелдә.
Еракларда гомер итсәң дә син,
Яшисең бит эчтә, күңелдә.

***

Тик син генә, әнкәй, кызчыгыңны
Аналарча түзеп яраттың.
Тик син генә, үтмәс кебек күргән,
Моң-зарымны минем  тараттың.

Тик син генә, әнкәй, кыен чакта
Йөрәк белән тоеп аңладың.
Тик син генә минем сагышыма
Битарафлы булып калмадың.

Аналардаан башка кыз баласын
Җирдә бүтән юктыр аңлаучы.
Чатыр булып, өстән яуган боздан,
Яшен, күкрәүләрдән саклаучы.

***

И, авылым, заман шаукымыннан
Сине саклап кала алмадык.
Читкә бәхет эзләп чыгып киттек
Кичер безне, синдә калмадык.

Сыенышып торган йорт-кураның
Аралары ерак, бушаган.
Сирәк-сирәк кенә калган йортлар
Ятим-йотымнарга охшаган.

Таныш йортлар, күрше йортларының
Тәрәзенә казак кагылган.
Гүя, хуҗасыннан язган йортның
Мәңгелеккә күзе ябылган.

И, авылым, авыр язмышыңа
Еламыйча ничек түзәргә?
Монда минем авыл иде бит дип,
Туры килер микән эзләргә...

***

Ялгыз – мескен, ялгыз – бахыр түгел.
Парлы ялгыз ачы язмышлы.
Ни өзәлми чуалган җепләрен,
Ни тормыштай түгел тормышы.

Өй тулы “якыннар” арасында 
Үз-үзен ялгыз тоючы күп.
Гомер буе бер ялгызы яшәп,
Үзен бәхетле тоючы күп.

Берсен-берсе аңлап яшәмәгән
Парлы ялгыз әзме дөньяда?
Сөйми бергә гомер итүләре –
Бәхет түгел, олы бер җәза.

***

Япа-ялгыз булмас өчен генә,
Ташланыргамы соң ятларга?
Моңа хәтле чиста исемеңне
Теләсә кем белән тапларга?

Чит бәхетләргә үрелергәме,
Китек диеп үз бәхетләрең?
Кеше бәхетләрен кисеп алып,
Күрерсеңме соң рәхәтләрен?

Үз җаныңда ирек, бәхет тойсаң,
Ялгыз “келәймәсе” өркетми.
“Парлы”,” парсыз” дигән тамгаларны
Мәңгелеккә беркем  беркетми.

***

Битләремә кунган кар бөртеген
Җылы кулың белән сыпырдың.
Кышкы җилдә тузган чәчләремне
Җыеп-җыеп ныклап кыстырдың.

“Өшемәдеңме соң?” дигән булып,
Йомшак кына алдың төрткәләп.
Учыбызга җыеп кар бөртеген,
Шаярышып алдык сипкәләп.

Кышның тәүге тансык суык көнен
Каршыладык икәү урамда.
Салкын кышлар салкын түгел кебек
Җылытучың янда булганда.

ТЫНЫЧ САБЫРЛЫК БИР

Тыныч сабырлык бир күңелемә,
Син салганны кабул итәрлек.
Үтәлмәслек күргән сынауларны
Баш күтәреп җиңел үтәрлек.

Тыныч сабырлык бир күңелемә,
Югалтусыз мөмкин булмаса.
Кайтаралмас ачы югалтудан
Күңелдәге бушлык тулмаса.

Тыныч сабырлык бир күңелемә,
Хыялларым чынга ашмаса.
Җаным өмет иткән уй-теләгем
Язмыш тарафыннан язмаса.

Тыныч сабырлык бир күңелемә,
Бәхетләрнең бирсәң зурысын.
Сабырлыккка нигезләнгән акыл
Дөрес кабул итәр барысын.

ТЕК – ТЕК  ИТӘ СӘГАТЕМ...

Гомеремне мизгелләргә бүлеп,
Караңгы төн дими, көн дими,
Саный-саный калган елларымны,
Әкрен генә сәгать текелди.

Әкрен-әкрен генә... тек-тек, тек-тек...
Ә вакытлар нигә ашыга?
Тек-тек итеп килгән поезд кебек,
Вакытларым оча каршыга.

Нидер сөйли тек-тек иске  сәгать,
Ә мин ишетәмен “көт-көт”не...
Көт дияме  әллә алда бәхет?
Куйма диме әллә өметне?

Көт-көт диеп сәгатем текелди.
Көт ди,  язмышларың язганын.
Җитез вакыт кына көтә белми,
Хыялларның чынга ашканын...

***

Алсу таңның гүзәл бишегендә
Тагын бер матур көн уяна.
Караш аералмый таң нурыннан,
Туар көнгә җаным куана.

Килер көнем ниләр бүләк итәр,
Ниләр минем өчен әзерли?
Алда еллар кими  барган саен,
Һәрбер көнне йөрәк кадерли.

Туар көнем, таң нурына төреп,
Күңелемә якты алып кил.
Йөрәгемдә туган уй-хыялны
Чын итәрлек өмет салып кил.

А К  

Ак җиhанның аксыл гөмбәзеннән
Ак чәчәкләр ява юлыма.
Ак койрыклы җилдә бөтерелеп,
Ак күбәләк куна кулыма.

Ак чәчәкләр якты сала кебек
Һәр күзәнәгенә тәнемнең.
Ак нурга төренгән ак дөньяда
Ак буласы килә җанымның.

Ак канатлы җилләр бөтерелеп,
Ак юрганга төрде галәмне.
Ап-ак кар астында кызыл миләш –
Җәйләремнең ерак сәләме.

***

Ник кешеләр ныклап кычкырыша
Тиргәшкәндә, ачуланганда? 
Чөнки йөрәкләре  ерагая.
Авыр  йозак ябыла җанда.

Ник кешеләр пышылдашып кына
Сөйләшәләр яратышканда? 
Чөнки йөрәкләре  якыная,
Кушылалар алар бер санда.

Ник кешеләр сүзсез, өнсез генә
Күзләр белән генә аңлаша ? 
Чөнки бергә типкән ике  йөрәк
Аңлашалар йөрәкләр аша.

***

Бөтен барлыгыңны, әнкәй, салдың,
Бездә күреп яшәү мәгънәңне.
Безгә салдың барлык көчләреңне,
Жәлли белми гәүдә-әгъзаңне.

Безгә бирдең кулыңда булганны,
Безгә бирдең акылдагысын.
Безгә салдың барлык гомереңне,
Безгә бирдең җаныңдагысын.

Син күрсәткән чиксез изгелеккә
Рәхмәт тоеп яши биш бала.
Безгә биргән барлык изгелекне
Ходай сиңа кайтарып бара...

***

Беркем беркемгә дә охшаш түгел,
Кабатламый беркем беркемне.
Иксез-чиксез төрлелеге белән
Дөнья бөек, дөнья күркәмле.

Кабатланыр язмыш юктыр җирдә,
Һәркемнең үз юлы, гомере.
Һәркемнең үз тәкъдир сынаулары,
Кайгы, шатлык, бәхет, җәбере.

Охшаш холык, гадәт, хыял юктыр, 
Йөз-бит, гәүдә; үз төрле каны.
Күңел, бәгырь,  йөрәк аерыла,
Һәркемнең дә үз төрле җаны.

Һәркемнең үз хокук-вазифасы.
Һәркем шәхси җавап бирәсе.
Һәркемнең үз гөнаһ-ялгышлары,
Һәркем үзе  савап эзләсе.

Чиксез бу төрлелек кайдан килә?
“Ресурс” бармы тагын калганы?
Аңым җитми, фикер-акыл җитми
Мөмкинчелегенә Алланың.



***
Яңа яуган ап-ак кардан барам.
Ап-ак карда кала эзләрем.
Ап-ак эзләр булып дөньяларда
Калсын иде кылган эшләрем...

***

Гомер елгасының ике  ярыннан
Атларбызмы икән аерым...
Ә бит хыялланган идек бергә
Үткәрергә һәрбер дәверен.

Гомер елгалары ага тора...
Без икебез ике ягында...
Ике ишкәк булып бер көймәдә
Агалмадык бер үк агымда...

Гомер елгалары ага гына...
Без икебез ике ярында...
Елга аша карашыңны тоям
Сине эзләп баккан чагымда...

***

Баш  очындагы ташыңа гына
Мәңгелеккә шәүләң уелган.
Болай булу тиеш түгел диеп,
Сиңа әллә һәйкәл куелган.

Яшь балакай, кыска гомеркәең
Нигә болай иртә киселде?!
Белми киттең, сине югалтудан
Атаң-анаң ниләр кичерде...

Тиеш түгел бит бу, дөрес түгел –
Ата сыйпый бала һәйкәлен.
Аңлыйм да соң ничек авырлыгын,
Язмыш ник аңламый хәлләрен...

***

Бер селтәүдә сыңар кулың мине
Ташлый апа-ак карлар эченә.
Үзсүзләнеп  тагын мин ябешәм
Изүеңә барлык көчемә.

Батырасың мине баштан аяк,
Тирән көрткә күмеп ташлыйсың.
Җәһәт кенә чыгам бер тартуда,
Өсне  селеккәли башлыйсың.

Тондырасың миңа кар йомарлап.
Мин тырышам синнән калмыйча.
Кышмени ул, кышлар үтеп китсә,
Салкын  рәхәтләрен алмыйча?

Яңа яуган ап-ак йомшак түшәк
Шаярырга үзе кушамы?
Кышкы шаян җилләргә ияреп,
Күңел бөтерелеп очамы?

Яп-яшь,  наян кышның кочагында
Уйнаулары кызык, рәхәт тә.
Кыш яшь әле, аңа иярепме,
Әллә кинәт кенә яшәртә...

СОҢГЫ ХЫЯЛ

Соңгы хыял килә олыгайгач,
Туган илгә кайтып китәргә.
Туып үскән, туендырган җирне
Мәңгелеккә  түшәк итәргә.

Газиз ата-ана яткан җиргә
Яннарына барып ятарга.
Көзен моңсу гына яфрак коеп,
Язын сирень булып атарга.

Төрле теләк белән яши кеше,
Өмет белән багып язмышка.
Күп хыяллар чынга ашмый кала.
Соңгы хыял ашсын тормышка.

“ИР УРТАСЫ”

Ир уртасы мин, дип әйтер идем,
Әгәр илле яшьлек ир булсам.
Ир уртасы – ил тоткасы диләр,
Ирдән артык дөньялар кусам.

Хатын-кыздан  тормыш  күпне сорый.
Күпме көче аның салынган...
“Ир уртасы” дияр идем безне
Тырыш, уңган булу ягыннан.

Ник ашыга икән бу вакытлар?
Бәлки, соңрак калган туасым?
Күпме  яшәсәм  дә, җаным тели
“Ир уртасы”  булып каласын...

САГЫНУ

Сагынуларымны җилгә сөйлим,
Тапшырсын дип, сиңа очканда.
Тойсаң иде кайнар сөюемне
Кояш нуры сине кочканда.

Әйтәлмәсәм ихлас сөюемне,
Була алмый синең кырыңда,
Ишетерсең  сафлы хисләремне
Сандугачның гүзәл җырында.

Назлы җилләр минем сулыш булып,
Чәчләреңнән сыйпап китәрләр.
Кояш нурлары  иренем булып,
Битләреңнән үбеп үтәрләр.

Син дә мине яратасың, беләм.
Син дә кавышуны көтәсең.
Син дә  гомер юлын бергә-бергә
Үтәргә дип өмет итәсең.

Күңелләрең синең дә бит моңлы,  
Синең дә йөрәгең сагына.
Көтүеңне өмет итә җаным
Кабатланмас сөю хакына.

***

Беләм, күктән йолдыз атылганда, 
Теләк теләү кирәк икәнен.
Чын күңелдән сорый белсәң әгәр,
Чынга аша бит ул көткәнең...

Ә йолдызлар саны күктә чиксез!
Алар мәңге-мәңге яначак!
Димәк, булган барлык теләгебез
Һичшиксездән  чынга ашачак!

ДУСЛАРГА
	(Ильнар Гильманшин муз.)

Дусларыма телим чын күңелдән,
Теләгәндәй ихлас үземә,
Яшәгез сез, дуслар, карап кына
Сезгә дигән бәхет күзенә.

Җиңел язмыш җитәкләсен сезне
Озын-ерак гомер юлында.
Таянырга дус-туганнар булсын
Килгән кыенлыклар алдында.

Бәлә-каза сезне урап үтсен.
Шатлык кунак кына булмасын.
Сынау үтми генә яшәп булмый,
Тормыш сезне җиңел сынасын.

Еллар буе сыналган дуслыкны
Үстерә, ныгыта белергә,
Кирәк чакта тик артыгын түгел,
Актыгын да кирәк бүлергә.

Язмышыма ихлас рәхмәт әйтәм,
Саф күңелле дуслар биргәнгә.
Күңелемне якты нурга салып,
Дуслык хисләренә төргәнгә.

***

Ап-ак карны учларыма алып,
Ипләп маңгаема тидерәм.
Әйтерсең дә, карның салкын сафы
Уйларымны җайга китерә.

Кайчак кирәк тыныч, сабыр гына
Фикер итеп табу карарны.
Кызулыкның, яки ашыгуның
Файдасыннан күптер зарары.

Кышларымның салкын аеклыгы
Җитеп бетми кайчак акылга.
Аякларны куй җылыга диеп,
Әйткәннәр бит, башны - салкынга.

***

 Ялгышларның ерак кайтавазын,
Ыңгырашу итеп тын гына,
Күңелеңдә кайчак ишетәсең.
Ялгышлар бит сирәк онтыла.

Еллар узган саен куерая
Хаталарның тонык шәүләсе.
Уйламыйча кылган гамәлләрнең
Барып җитә аңга мәгънәсе.

Үткән ялгышларның ачылыгын
Яшьләр юа, тамып яңактан.
Аңлар өчен, кылган  хаталарны
Кабатламас өчен яңадан.

Т Е Л Ә К
	(Ильнар Гильманшин муз.)

И, Ходаем, исәнлек бир безгә,
Тазалык бир ата-анама,
Иминлек бир туган-дусларыма,
Бәхет бирче газиз балама.

Гомерләрнең кадерләрен белеп,
Гүзәллеген тоеп җиһанның,
Яшәү кирәк безгә бергә-бергә,
Иңне-иңгә терәп туганның.

Күзләрдә тик шатлык  чаткылары,
Бәхет очкыннары чагылсын.
Йортыбызга бәлә-казаларның
Юлы мәңгелеккә ябылсын.

Кабул итә беләм биргәннәрне,
Рәхмәт хисе тоеп язмышка.
Көтә беләм алдагы бәхетне,
Өмет белән карап тормышка.

***

Күңел рәшәләрем дулкынлана,
Туган  әллә  җанның челләсе...
Үзе белми  йөрәк нәрсә тели.
Әллә елар, әллә көләсе...

Хис күленең дулкыннары кага
Ярсу күңелемнең көймәсен.
Җаным эссе челләләргә түзәр,
Салкын челләләрне бирмәсен.

Т У Г А Н
	(Ильнар Гильманшин муз.)

Туган – абый, апа гына түгел,
Туган – ерактагы карендәш.
Үз-үзеңне яраткандай ярат,
Кочак җәеп : “Туган!”,- дип эндәш.

Чыбык очы булсын, бер туганмы,
Ул бит сиңа туган тиешле.
Тамырыгыз уртак, ата-баба.
Ул – үзеңнең зур бер өлеше.

Булган сөенечең өчен башлап,
Иң беренче туган сөенә.
Ни булса да, кайгы-шатлыгымы,
Җыелабыз туган өенә.

Якын туганнарымны югалтып,
Дошман күреп яшәү язмасын.
Газиз  балаларым-оныкларым
Бер тугансыз җирдә калмасын.

Кыен-авыр чакта читләр түгел,
Туганнарым куя иңнәрен.
Туган таянычы булса янда,
Аллабирса, барсын җиңәрмен.

ЯКЫН МИҢА...

Үз көенә барабанда уйнап,
Якын миңа тамчы тамганы.
Шыртлап-шыртлап нидер сөйли-сөйли,
Якын миңа учак янганы.

Ераклардан хәбәр җыеп килеп,
Якын миңа җилләр искәне.
Кочак җәеп яткан болыннарда,
Якын миңа үлән үскәне.

Якын миңа яфрак шыбырдавы,
Кошлар канат җилпеп какканы.
Якын миңа, тик мин ишетерлек,
Кар бөртеге төшеп ятканы.

Якын миңа елга суларының
Ап-ак сыртлы дулкын тавышы.
Якын миңа салкын чишмәләрнең
Челтер-челтер җырлап агышы.

Якын миңа, йөрәгемә якын
Җыры, көе, моңы җиһанның.
Үзе генә белә кебек дөнья
Күңелемнең ниләр тойганын...

МАМЫК ШӘЛ

Җылы кәҗә мамык шәлләреңне,
Әнкәй җаным, зинһар, саклама!
Торсын-булсын әле, дигән булып,
Бәйрәмнәрдә генә каплама.

Тузсын шәлең, әнкәй, һич жәлләмә.
Бәйләп йөре, һәркөн ябынып,
Мин уйлармын, әнкәмә җылы дип,
Искә алган чакта сагынып.

Биш балаңның җылылыгын биреп,
Мамык шәлең кочсын иңеңне.
Безгә синең таза булу кирәк,
Салма, әнкәй, зинһар, шәлеңне.

Салкын кышлар... Картлык җиңел түгел...
Аңлыйм инде, әнкәй, хәлеңне...
Күрсәм иде синең туздырганны
Әллә ничә мамык шәлеңне.

***

Күңелемнең тирәнлеген
Кем үлчәгән, кем белә?
Тирән булгангамы әллә,
Күңел тулып түгелә?

Түгелмәсен өчен күңел
Ак кәгазьгә бушатам.
Ак дәфтәрне аңлый белгән
Якын дуска ошатам.

Хисләр ташый, җаным дулый.
Тулса түгелсен күңел.
Тик бар нәрсәгә битарафлы
Сай күңел кирәк түгел.

Ч А Ң Г Ы

Дүрт-биш яшьлек чагым. Әнкәй миңа
Чаңгы алып кайтты бер көнне.
Тотып-тотып карыйм сөенүдән,
Ышанырга белми. Төш? Өнме?

Ул  чаңгының матурлыгын күрсәң!
Өсте кызыл! Тора ялкылдап!
Өй эчендә башта чабып йөрдем,
Чаңгы киеп шак-шок шакылдап.

Белер-белмәс көе шуган булып,
Арыганчы йөрдем урамда.
Чаңгы шатлыгыннан өшемәдем,
Куркытмады мине буран да.

Кич җиткәчтән кочып йоклап киттем,
Сузып салып аны яныма.
Эләкмәде кебек олы бүләк,
Тиң булырлык кечкәй  чаңгыма...

***

Юкка гына тумаганмын бит мин,
Бу дөньяга юкка килмәгән.
Яраткан бит мине никтер ходай,
Бу тормышта артык димәгән.

Димәк, кемдер мохтаҗ барлыгыма.
Димәк, мин кирәкмен кемгәдер.
Кирәк кеше арасына ходай
Кирәк җирдән урын биргәндер.

Миннән көтелгәнне аклармынмы?
Гамәл бәяләре күкләрдә.
Юкка тумый кеше, барыбыз  да
Үз  бурычын тиеш йөкләргә.

***

Әнкәй тавышларын ераклардан
Телефоным миңа тапшыра.
Әнкәемнең изге сүзе килә
Дулкын-дулкын булып каршыга.

Әйтерсең дә, мин гыйбадәт кылдым,
Бәхет хисе сизәм йөрәктә.
Авыр уйларымны сыпыргандай,
Җиңел сулыш туа күкрәктә.

Тик әнкәйгә генә хастыр бит ул
Бала җанын тою ерактан.
Тик әнкәйнең изге сүзе генә
Моң-зарыңны юа йөрәктән.

Хатлар урынына әнкәй көтә,
Телефоннан алмый күзләрен,
Догаларын укып күңеленнән,
Туплый-туплый әйтер сүзләрен.

Телефоннан әнкәйне ишеттем.
Әйтерсең дә, кылдым гыйбадәт.
Дога алдым, изге теләк алдым,
Шуңа күңелемдә сәгадәт.

МЕНӘ БИТ УЛ ХӘТЕР ДИГӘНЕҢ...

Дистә еллар үтте, ә хәтерлим
Улларымның тәпи киткәнен.
Хәтеремдә тәүге “әни” сүзе.
Менә бит ул хәтер дигәнең...

Ник саклыйдыр хәтер балаларның
Нинди күлмәк, кием кигәнен?
Бизәкләре хәтта хәтеремдә.
Менә бит ул хәтер дигәнең...

Якты ядкарь итеп күңел саклый
Мәктәпләргә алар киткәнен.
Шуклыклары кайчак искә төшә.
Менә бит ул хәтер дигәнең...

Әйтә алам һич тә яңгылышмый,
Кайсы нинди ризык сөйгәнен.
Чирле вакытлары күз алдында.
Менә бит ул хәтер дигәнең...

Дистә еллар үтте, оныталмыйм
Карынымда алар типкәнен.
Ана кеше – хәтер хәзинәсе.
Менә бит ул күңел дигәнең...

ӘНИ КЕШЕ

Әни кеше китте магазинга
Үз-үзенә кием карарга.
Кибеттән соң юлын дәвам итте
Кием сата торган базарга.

Озак йөрде базар дигәнендә.
Кыйммәтле тун киеп карады.
Затлы итек үлчәп  аягына,
Бик ошады, бик тә ярады!

Матур  кием-салым, алка-балдак –
Карамаган берни калмады.
Сөйри-сөйри авыр букчаларын,
Өйгә кайтып хатын чак ауды.

Күтәргәндә авыр сумкаларын,
Чак өзелми калды тоткасы.
Тәмле ризык, уенчыклар белән
Тулы иде аның сумкасы!..

***

Тирән көртне тездән ерып барам,
Атламыйча такыр сукмактан.
Өстән яуган карлар күлмәк өсти
Киемемә минем ап-актан.

Чәч-керфегем ап-ак, күзләремне
Чагылдыра дөнья аклыгы.
Караш аша әллә күңелемә
Күчә тирә-якның пакьлеге.

Канатланам, кар бөртеге кебек.
Тәгәрәпме әллә аунарга...
Кулларыма алып, сөеп карыйм
Җанга якты салган карларга.

РӘХМӘТ, ҮТКӘН ЕЛЫМ!

Моңсу саубуллашып, үткән елым
Яңа елга мине тапшыра.
Хәтер хәзинәләрендә калып,
Үткәнемә карап ашыга.

Рәхмәт сиңа, үтеп киткән елым.
Гомеремнең газиз бер елы.
Һәрбер көнең, атна, ай, мизгелең
Кабатланмас ямь белән тулы.

Үткән елым, тапшыр алгы елга
Эстафета итеп яхшысын.
Алып керсен күңел яңа елга
Өмет-хыялларның яктысын.

Кыен, авыр чакны тапшырмыйча,
Үткән елым, калдыр үткәндә.
Иярергә тиеш түгел алар,
Күңел бәхет өмет иткәндә.

Яңа елның җисеме бит “яңа”,
Яңа хыял, яңа максатлар...
Өмет итеп ни алдыңа куйсаң,
Шул алдыңнан ияртеп  атлар.

Яңа өмет, уй-хыяллар белән
Кереп барам яңа елыма.
Еллар җебе булып бормаланып,
Алда яткан гомер юлыма...

С О Н

Кто-то Землю укрывает
Звездной бархатной парчой.
Дева лунная шагает
Одна по воду босой.

В тишине ночной глубокой,
Храня наш земной покой,  
Заботливо своей рукой
Вращает кто-то шар земной.

То ли сон? Иль показалось?
На качели будто села...
Я качалась и качалась...
И мама, вроде, рядом пела?..

“Мам!”  Никто не отвечает
Среди лунной звездной пыли.
Мать-Земля  детей качает
В ночной своей  колыбели...

***

Васыятьләреңне  әйтмә, әнкәй,
Соңгы юлга әле ашыкма.
Мирасларың түгел, үзең кирәк,
Йөрәгемне минем ярсытма.

Үз өеңдә үзең яшә, әнкәй,
Җыя-җыя безне яныңа.
Күпсенмә син гомер озынлыгын,
Карама син еллар санына.

Васыятьләреңне тезмә, зинһар,
Кабул итми һич тә акылым.
Син үзең бит язмыш, мирас итеп,
Безгә биргән олы байлыгым.

***

Сынмый гына, авыр кайгыларны
Күтәрүчеләргә сокланам.
Бәлә алларында бөгелмәгән
Көчлеләрдән үрнәк мин алам.

Туң күңел дә түгел эремәслек,
Кырыслык та түгел сәбәбе.
Барлык көчен туплый белгән затка
Арта ихтирамлы гаҗәбем.

Күзләр генә коры кайберәүнең.
Ачы яше тама күңелгә.
Тышка гына чыкмый моң-зарлары,
Ә эчендә ташып түгелә.

Рухы көчле затлар хәсрәтләрен
Чыгармыйлар һич тә йөзенә.
Аңлыйм, дисәң кешенең хәлләрен,
Кара икән аның күзенә...

***

Хыялларың чынга ашмас булгач,
Ник аларга мине  урадың?
Төштә күргән сыман тойганнарны
Киләчәккә нигә юрадың?

Мәңгелеккә  биргән вәгъдәләрне
Нигә бик тиз генә  оныттың?
Мәңгелеккә сине таптым, дидең.
Табалмаслык мине югалттың.

Соң аңладың, бик тә соң аңладың,
Синең өчен мин кем икәнне.
Ялгыз яшәмәссең, табарсың син.
Табып кара миндәй бүтәнне.

СУЫК БАБАЙ

Кызу вакыт Суык бабаемның.
Җил канатлы аты йөгерә.
Боз бизәкле купшы пумаласын
Ак буяуга манып өлгерә.

Тәрәзләргә ап-ак челтәр бизәк,
Агачларга чуклы шәл элгән.
Басу кырлар йомшак ак мамыктан
Җем-җем иткән ак толып кигән.

Елга-күлнең бозлы көзгесенә
Кар бөртеге кунып бизәнә.
Урмандагы зифа гүзәл чыршы
Яңа елны көтеп төзәнә.

Суык бабаем да бәйрәм көтә,
Әзерләнә кышкы бәйрәмгә.
Ак бизәккә бизи табигатьне,
Калдырырлык итеп хәйранга.

КЫШКЫ КАЕН

Нечкә бармакларын күккә сузып,
Каен кызы әллә ялвара.
Салкын кыштан мәрхәмәтен сорап,
Төбәп карап яуган карларга?

Күлмәкләрен салган зифа Каен.
Каен кызы  әллә ояла?
Якындгы нарат егетенең
Карашларын әллә тоя ла?

Ишеттеме әллә Кыш Каенны?
Япты бәсле шәлен  челтәрдән.
Нечкә бармакларын  зифа Каен
Язны сорап әллә күтәргән?

БАЛАЛАРЧА...

Балаларча мин ышанып көтәм
Чын Кыш бабай тагын киләсен,
Бүләк тулы кызыл капчыгыннан
Күчтәнәчен алып бирәсен.

Балаларча көтәм Яңа елны,
Яңа елның тәүге иртәсен.
Төгәл беләм туасы бу елда 
Яңа бәхет мине көтәсен.

Балаларча... Әйтерсең дә, еллар
Үтеп китми, бары өстәлә.
Әйтерсең дә, алда тагын мине
Сансыз  яңа еллар көтә лә...

Әкиятнең матур кочагыннан
Күңелемнең килми чыгасы.
Балаларча... Димәк балачакның
Һаман юктыр әле узасы...

***

Яхшы сүз дә, күңелне тутырып,
Күз яшьләрен кайчак  агыза.
Йөрәкне эреткән җылы хиснең
Кадерле тамчысын тамыза.

Җитеп бетми әллә яхшы караш,
Күбрәк моң-зар җанга сарыла.
Гади яхшы теләк күңелемә
Кояш нуры булып кагыла.

Җылы канат кочкан кебек коча
Якты  сүзнең җылы  рәхәте.
Дулкын-дулкын булып кире кайта 
Йөрәгемнең җавап рәхмәте.

***

Хәтер “лабиринты” оч-кырыйсыз,
Бүлемтәле аның “урамы”...
Берсенең дә юктыр ул сукмактан
Азаккача урап узганы.

Керү генә кирәк “лабиринтка”,
Суыра да ала эченә...
Исем китә, дистә еллар аша
Саекмаган хәтер көченә...

Нидер ача тагын һәр бүлемтә,
Ерак үткәннәргә кайтара.
Күңел, барлый-барлый  гомер юлын,
Хәтер киштәләрен актара.

Үткәннәргә ишек ябык күптән.
Тик хәтердә кунак буласың.
Киләчәккә ишек ачык, ләкин
Беркем белми, ниләр була соң...

***

Җанны сарган сагыш йокысыннан
Сискәндереп кинәт уяттың.
Авыр төшләремнән  йолкып алып,
Назлы сүзләр әйтеп юаттың.

Сусаган күңелгә бер карашың
Җитте, назның тик бер тамчысы.
Җылы карашыңнан эреп тамды
Күңелдәге сагыш ачысы.

Саташулы төштә назсыз гына
Ничә айлар-еллар җан туңды.
Кышкы йокылардан тартып алдың,
Күңелемә кинәт яз кунды.

КЫШ САЛКЫНЫ

Кышлар, тулы хокугына кереп,
Җир өсләрен тагын яулады.
Салкын кышның зәһәр сулышлары
Кагылмаган урын  калмады.

Усаллана  бара кыш салкыны.
Җәяүленең битен чеметә.
Танау-колак очын акка буяп,
Аяк-кулны тешләп өшетә.

Җылы өйнең кайнар кочагының
Кадерләрен кышын беләсең.
Арттан усал суык куган чакта
Чаба-чаба йортка керәсең.

Мондый суыкларда юлга чыккан
Юлчыларны ходай сакласын.
Кош-җәнлекне жәлләү белмәс кышның
Салкын тырнагыннан якласын.

Кышлар мәңге түгел. Җылы язны
Кем теләми аны, кем көтми?
Йөрәгеңдә сүнмәс җылы тотсаң,
Зәһәр салкыннар да өркетми.

***

Синең күзләреңдә – чагылышым,
Минем күзләремдә – синеке.
Беркем дә юк башка җир йөзендә,
Тик без икәү, дөнья – безнеке...

Синең учларыңда – минем куллар,
Минем кулларымда – кулларың.
Синең хакта гына уйлый алам.
Минем хакта синең уйларың.

“Сөям!” диеп, тик мин ишетерлек,
 Тибә йөрәк синең күкрәктә.
Тик син ишетерлек җавап бирәм:
“Тик син генә минем йөрәктә!”

ИСКЕ СҮРӘТ

Кем уйлаган, сүрәткә төшкәндә,
Шушы гади генә мизгелне
Сагынырмын диеп, истәлекләр
Моңландырыр диеп, күңелне.

Кем уйлаган, шул сүрәтне алып
Караганда яшьләр тамасын...
Кем уйлаган, гүзәл яшьлегеңнең
Шул рәсемдә генә каласын.

Кем уйлаган, еллар узган саен
Бәяләрен аның артасын.
Кем уйлаган, үткән яшьлегеңнең
Хыялыңда гына кайтасын.

Кем уйлаган, сүрәт төшкән чакта,
Гомерләрнең бик тиз узасын.
Кем уйлаган, иске рәсем кебек,
Сүрәт хуҗасының тузасын...

Я Ң А    Е Л

Кышкы таңның ап-ак бишегендә
Яңа елкай ача күзләрен.
Бар тереклек, җиһан көтә аны,
Өмет белән төбәп йөзләрен.

Төкле аякларың, Яңа елкай,
Атлап керсен барлык йортларга.
Син сызып барасы ап-ак юлдан
Исән-имин язсын атларга.

Ап-ак кар таулары кебек өеп,
Бәхет китер, җитсен барсына.
Ак җил канатында һәрберсенең
Теләгәне очсын каршына.

Мохтаҗларга тазалык алып кил.
Ялгызларга - сөю бәхете.
Һәр балага - әни канатлары.
Олыларга - картлык рәхәте.

Иң зур теләгемне үтәсәңче,
Яңа елкай, бәйрәм хакына?!
Тынычлык белән кил, Яңа елым,
Иминлек бир дөнья халкына?!

УКЫТУЧЫ АПАМ

Укытучы апам, картайдыңмы?
Гаҗәп түгел олыгайсаң да.
Безнең күңелләрдә картаймыйсың,
Син яшь кенә безгә кайчан да.

Укытучы апам, бала чакта
Биргән фәһемеңне саклыйбыз.
Син ышанып көткән ышанычны
Төрлебез төрлечә аклыйбыз.

Укытучы апам, син икенче
Әни булдың бик тә күпләргә.
Син йөрәккә салган акыл белән
Азаккача иде үтәргә.

Укытучы апам, сизәсеңме
Сагынганны безнең ерактан?
Искә ала сине балаларың
Рәхмәт белән ихлас йөрәктән.

***

Сынауларын бирә   тора дөнья,
Чыныксын диме соң үземне?
Тиешлесен бирсен иде дә бит,
Өстәп бирсен иде түземне.

Күтәрмәслек сынау бирми диләр,
Кем үлчәгән аның күләмен?
Бетте бугай, дип сөенгәч кенә,
Дөнья бирә тагын “бүләген”.

Ныгысын дип әллә  тырышасың?
Җавапларың, язмыш, икеле...
Җитәр инде, бәлки, сынауларың?
Чыныктым бит инде шикелле...

КҮМЕР САМАВЫРЫ

Иске күмер самавырын куеп,
Чәй эчтек  без, бергә җыелып.
Үскәндәге иске самавыркай
Бик сыйламый, көн дә куелып.

Балачакның тойдым кебек тәмен
Самавырлы чәйләр тәмендә...
Арттыра бит күркәм самавыркай
Тулы өстәлемнең ямен дә...

Үскән чакта әнкәй ничә кабат
Куйды икән аны көненә?..
Ничә тапкыр, үз янына җыеп,
Кунаклады өстәл түренә...

Кунак булдым кебек бик әз генә
Самавырлы бала чагымда...
Куе итеп сөтле чәйләр ясап,
Әнкәйме соң әллә каршымда ...

ТОРНА МОҢЫ

Көзге чиксез зәңгәр киңлекләрдән
Моңлы торна җыры агыла...
Сокландырыр нечкә моңнар булып,
Күңелемә килеп кагыла...

Хис төрәме алар күңелен дә?
Саубуллаша кебек торналар...
Туган җирләреннән аерылып,
Чит җирләргә оча бит алар.

Торна авазына сала сыман,
Җәй дә саубуллашу сәләмен...
Торна моңлы  җәйләр эреп бара
Төпсез киңлегендә галәмнең...

 ЗУР ӘТКӘМӘ

Мулла җанның кызыл системага
Тигән икән нинди зарары?
Калтырасын өчен бүтән халык,
Өстән төшкән үлем карары...

Зур әткәмнән тамган изге каннар –
Ул елларның тик бер тамчысы...
Бер гөнаhсыз халыкларны еккан
Ул заманның үлем камчысы.

Каршылыклы уйлар күңелемдә.
Без бит үстек шул заманада.
Кызыл томан аңны томалады,
Җитмеш ел яшәп акылларда.

Булдымы теләгем,  белер өчен
Ерактагы “кулак”, “дошманны”?
Кемнәр куйды, миңа дошман итеп,
Аксакаллы мулла бабамны?

Эзләп-эзләп кенә табып белдем
Зур әткәмнең ачы язмышын.
Күтәрергә аңа насип булган
Бу дөньяның явыз  ялгышын.

Урынсызга таккан гаепләре
Эреп юкка чыкты, аклангач.
Бер гөнаhсыз гомеркәе генә
Бер киселгәч кире  ялганмас.

Тарихы юк - киләчәге дә юк.
Аксакалсыз дөнья – акылсыз.
Гайлә агачларым кайдан чыккан?
Ничек үсә агач тамырсыз?

Зур гаебем кичерерлек түгел,
Зур әткәем, синең алдыңда.
Соң булса да, шөкер, аңлап белдем
Изге тамчың бардыр канымда.
      ...
Шигыремне вакытсыз вафат булган зур әткәмә багышладым. Дәүләтгәрәев Мансур Дәүләтгәрәй улы, авыл мулласы, муллалыгы өчен 1929 елның октябрь аенда ст.58.10 буенча кулга алынган. Өч ел төрмәдә утырып кайткан. Муллалыгын ташламаган. 1937 елның октябрь аенда ст 58.2 буенча кулга алынган. Шул ук елның ноябрь аенда атып утерелгән. Новосибирск шәhәре янында җирләнгән. 1966 елда hәм 1981 елда гаебе акланган. Урыны оҗмахта булсын, амин.
ГӨЛҮСӘ

Илле яшен тутырса да Гөлүсә,
Әллә инде кире якка ул “үсә”?
Койрык итеп чәчен җыеп сала да,
Койрык чәнчеп чаба “кызый” калада.
Нур түгелә күзләреннән көлдисә.
Елмай әле тагын, диләр, Гөлүсә.
Арыганын hич тә белми Гөлүсә.
Койрык чәнчеп чаба гына көн килсә.
Җитешә барысына да Гөлүсә.
Өе ямьле, бакчасында гөл үсә.
Нигә бер дә картаймыйсың син? дисә,
Картаерга вакыт юк, ди Гөлүсә.
Картаймаска берәр ысул табадыр?
Бәй, картлыктан койрык чәнчеп качадыр...

ЯЛГЫЗЛАР – ЯЗМЫШНЫҢ ЯЛГЫШЫ 

Ялгызның ястыгы яртылы...
Парлының мендәре уртаклы.
Ялгызга ярлары ярәшмәс.
Чын парлар сөюен өләшмәс.
Ялгызлар ялгызы яшиләр.
Парлылар гомерен өстиләр.
Ялгызлар яланда ямь тапмый...
Парлылар тугайлардан кайтмый.
Ялгызга ярдәмче җан кирәк.
Парлыда пар куллар, пар йөрәк.
Ялгызның ялы да ял түгел.
Парлыда арымаслык күңел...
Ялгызлар яшьләрен яшермәс...
Парлылар күз яшькә юл бирмәс.
Ялгызлар язмышын яратмас.
Парлылар кайгыны каратмас.
Ялгызның яртыдыр канаты.
Парлылар сердәшле, ир-атлы.
Ялгызлар – язмышның ялгышы  ...
Ялгызга табылсын ялгызы ...

***

Ходай биргән нәни бер сөюне,
Җан түреңә  салып тибрәтеп,
Ул елаган чакта йоклый алмый,
Утлы йөрәгеңне көйрәтеп,
Хисләр белән аны тукландырып,
Сарыф итеп барлык көчеңне,
Олы Сөю булып үсеп җиткәч,
Аны ташлау Гөнаh түгелме?

ЮККА ГЫНА ҮПКӘЛӘМӘ ИНДЕ

Юкка гына үпкәләмә инде,
Бер генә дә юкны бар ясап.
Үпкә дигән керпе энәләре
Тора бит ул йөрәкне казап...

Юкка гына үпкәләмә инде.
Кадерен бел матур  мизгелнең.
Ямен табамы соң бу тормышның
Үпкә тулы китек күңелең?

Юкка гына үпкәләмә инде.
Яхшы кәефнең бел кадерен.
Үпкә тауы, үсә-үсә барып,
Тудырмасмы аның җәберен?

Юкка гына үпкәләмә инде.
Үземдә дә булды шул гадәт...
Тышка чыксын өчен эчке күмер,
Табабызмы шулай бер сәбәп?

Юкка гына үпкәләмә инде.
Чыгарабыз диеп күмерне,
Үпкә өсләренә үпкә өстәп,
Суытмаска иде күңелне...

 Ч А М А

Тышка, бәлки, артык чыгарырга
Кирәкмидер дә бит хисләрне...
Йөрәгемдә генә кысып тотып,
Түзәлмичә, җаным, нишләрсең?

Тышка, бәлки, артык чыгарырга
Кирәкмидер дә бит уйларны...
Үз зиhендә генә тула барып,
Уйлар башта читлек тоярмы?

Тышка, бәлки, артык чыгарырга
Кирәкмидер дә бит үземне?
Үз-үземә генә мин бикләнеп,
Ябык җан эчендә түзимме?

Өйрәнәлмәм инде мин яшәргә,
Барсының да белеп чамасын.
Чама белән генә әгәр бирсәң,
Чама белән генә аласың...

ЯХШЫ СҮЗЕҢ

Яхшы сүзне мин эзләмәм читтән,
Әгәр синнән күбрәк ишетсәм.
Үзем кызганмам мин яхшы сүзне,
Яхшы сүзгә яхшы сүз әйтсәң.

Яхшы сүзләр – сүзләр генә түгел.
Яхшы караш бит ул, яхшы хис.
Әллә инде яхшылана барам
Синең яхшы сүздән, үзең сиз...

Яхшы сүзне мин эзләмәм читтә.
Читләрнеке ансы -  икенче...
Жәлләмәскә иде яхшы сүзне,
Яхшы сүзсез гомер үткәнче...

ЧАГАН ЯФРАГЫ

Учларыма яфрак килеп кунды,
Көз алтынын җыйган чаганның.
Шул арада көз дә сизми калган
Ни гүзәллек аңа салганын...

Табигатьнең хисле нечкә кулы
Читен кертләч-кертләч уйганмы?
Гүзәл булсын диеп эчләренә
Тамыр-тамыр челтәр куйганмы?

Бал исләрен тоям мин аңардан.
Әллә инде килә җәй исе...
Жәлләмичә алтын буяуларын,
Кояш керткән аңа көз төсе...

Чаган яфрагының челтәр читен
Иркәләнеп сыйпый бармаклар...
Куанычың үссен, дигән кебек
Коелалар кулга яфраклар...

ИСКЕ ТАГАН

Балачакның иске таганнары
Тибрәләләр әле җиллләрдә...
Калды инде газиз сабый чаклар
Таган таккан ерак илләрдә...

Вакыт дулкынында көймә кебек
Иске таган hаман чайкала.
Шыгыр-шыгыр... Әллә зарланамы,
Тибрәтергә юк дип бер бала?

Артка-алга оча арымыйча,
Бер урында туктап тибрәтә.
Артта калганнарга алып кайтмас,
Алга гына илтер, әлбәттә...

Өзелмәгән әле таган җебе.
Селкенәләр иске таганнар...
Таган җепләренә уралыпмы,
Кайтмас балачаклар калганнар... 

КАЛДЫРАМ МИН ТАГЫН ҖӘЙЛӘРЕМНЕ

Калдырам мин тагын җәйләремне...
Тагын кайтыр өчен калдырам...
Җәйдән әле генә чыксам да мин,
Җәйләремне инде сагынам.

Калдырмас та идем  җәйләремне,
Калдыр, диеп көзләр кушты бит...
Язын торна белән кайтыр өчен,
Алар канатында очты бит...

Калдырам мин тагын җәйләремне.
Көзгә табан тагын юл тотам.
Әле генә калдырсам да аны,
Җәйләремне кире мин көтәм...

 ҮЗЕҢ  КЕБЕК

Үзең кебек бер “юләр”не тапсаң,
Кирәкмәстер сиңа акыллы.
Башласа ул акыл өйрәтергә,
Кайда куярсың син акылны?

Үзең кебек бер “ямьсез”не тапсаң,
Кирәкмәстер чибәр артыгы.
Чибәр кеше – ул синеке түгел.
(Ә монысы халык хаклыгы).

Үзең кебек бер ярлыны тапсаң,
Тиңем диеп кирәк уйларга.
Тир түкмәгән байлык хәләл түгел.
Чит байлыклар тимәс кулларга.

Үзең кебек бер “тиле”не тапсаң,
Тынычланыр синең йөрәгең.
Бәхет тою өчен аңлау кирәк
ҮЗЕҢӘ ТИҢ  ПАРЫҢ  кирәген...

ЮЛ ҺӘЛАКӘТЕ

Юллар кавыштыра, очраштыра,
Еракларга алып китәләр...
Ләкин вакытны да туктаталар,
Гомер юлларын да кисәләр.

Машиналар әллә әйләндеме
Жәлләү белмәс үтерүчегә?
Язмыш авыр сынау  әзерлиме
Машинада утыручыга?

Кеше гомереннән үз минутын
Кадерлерәк күрә кайберсе.
Гамьсез тизлек белән куып барып,
Очраганны бәрер ул төсле...

Акылларга сыймый, исерекләр
Утырсалар машиналарга.
Казаларга сәбәп булган өчен
Дөмексеннәр, дию аларга.

Юл кайгыларына очрамаска
Белү кирәк нинди догалар?
Язмышларга ничек ялынырга,
Газап күрмәсен,  дип, балалар?

Сәбәпләре күптер кайгыларның.
Бәлки, ходай бетми яратып...
Бәлки, саклап килгән фәрештәнең
Барсына да җитми канаты...

Йөрәк яргалана, шул юлларда
Һәлакәтле очрак мин күрсәм.
И, ходаем, тезләнепләр сорыйм,
Туктат инде моны, ишетсәң...

ӘНКӘЙ ЙӨЗЛЕ ЯЗМЫШ

Сагынуга урап җаныбызны,
Искә төшә калса үткәннәр,
Иң беренче күңелләргә килә
Безне үстерүче әнкәйләр...

Бүгенгесе көндә әнкәй кирәк.
Ул бит - дөньябызның терәге.
Әнкәйләргә дә без кирәкмәсәк,
Кемнең кемгә бардыр кирәге.

Әнкәйләргә карашыңны төбәп,
Киләчәкне әллә күрәсең?
Дәвамнарын күреп, әллә еллар
Әнкәй йөзен безгә бирә соң?..

Үткәннәрдә, бүген, киләчәктә 
Әнкәй йөзле язмыш баргандай...
Безгә хас булмаган сафлык кына
Алар җаннарында калгандай...

 А В Г У С Т

Август әллә минем өчен елый,
Җәйне җибәрәсе килмичә...
Тап-топ тама яңгыр тамчылары,
Күз яшьләре булып, түзмичә...

Моңсу инде август язмышлары,
Гүзәл җәйнең соңгы көннәре...
Адаштымы кояш болытларда?
Озыная бара төннәре.

Елап-елап җирдән җәйләр китә.
Август коя салкын күз яшен.
Тамчы гына тамды бугай күзгә.
Сөртеп алдым. Читләр күрмәсен ...

БИШЕК ҖЫРЫ

Йокла, йокла, нәнием.
Сөя сине әниең.
Сөеп-сөеп кулында
Тибрәтәдер бәбиен.

Алтын кояш баеды.
Күктә йөзеп арыды.
Минем нәни улым да
Йокыларга тарыды.

Әлли-бәлли нәнием.
Эштә синең әтиең.
Алып кайтыр ул сиңа
Уенчыкның тәтиен.

Күккә йолдызлар килгән.
Күккә көмеш ай менгән.
Көмеш ай да улыма,
Тәмле төшләр күр, дигән.

Йокла, йокла, нәнием.
Кечкәй синең тәпиең.
Матур-матур туфлиләр
Алып кайтыр әтиең.

Кошлар тынып калганнар.
Йокыларга батканнар.
Минем нәни улыма
Тәмле төшләр кайтканнар.

Әлли-бәлли нәнием.
Иртән килер нәнәең.
Алып килер ул сиңа
Тәмле-тәмле мәмәен.

Йокла, йокла, нәнием.
Сөя сине әниең.
Сөеп-сөеп кулында
Тибрәтәдер бәбиен.
Әлли-бәлли нәнием.

  ***       
             
Сөю сүзен кабатламый гына,
Яратканны була аңлатып.
Хисле йөрәк аңламасмы икән,
Карасаң син әгәр яратып?

Әйе, аның сүзләре дә кирәк.
Җылыталар алар йөрәкне.
Сүзләр белән генә калмый, аны
Эшең белән раслау кирәкме?

Буш сүз генә булып, матур сүзләр
Эленепме кала hавада...
Сүзләр көче генә җитмидер ул
Хисләр тусын өчен арада...

Тойгы салмый гына әйткән сүзләр –
Сәер сүзләр, җансыз сүзләрдер.
Ихлас сөю өмет итә белгән
Сизгер күңел аны сизәдер...

Ишетмичә көн дә сөю сүзен,
Мәхәббәтне була тоярга...
Кирәк аның өчен бер-береңнең
Иңнәренә канат куярга...

ҖӘЙГЕ ТАМЧЫ

Вак-вак кына гәүhәр тамчыларын
Яңгыр сибеп үткән үләнгә.
Җил бишекләрендә шаян тамчы
Сикергәләп  уйный түбәнгә.

Куып тота аны кояш нуры,
Ут кабызып кечкәй  тамчыда.
Мең-мең төсле нурлар җемелдәшә
Шул тамчыга сыйган лампада...

Мин сокланып карыйм якын килеп,
Гәүhәр нурлы җәйге тамчыма...
Җем-җем иткән якты җылы нурын
Сала кебек тамчы җаныма...

ИМӘ, ДУСТЫМ, БАШКАЕҢНЫ

Нигә, дустым, идең  син башыңны?
Игән саен бит ул иелә.
Якты дөньяларны күрми, көймә.
Көйгән саен бит ул көелә...

Уйландырмый гына тормый дөнья.
Ни кылырга, ни хәл итәргә?
Мөмкинме соң, озын тормыш юлын
Биеп-җырлап кына үтәргә?

Язмыш бирә  төрле сынауларын.
Төрле хәлгә кеше юлыга.
Дөнья бүген сырты белән  торса,
Алды белән берәр борыла.

Күтәр башны, күтәр иңнәреңне.
Калма, дустым, бер дә аптырап.
Бүгенге көн бик караңгы булса,
Иртәгәсе килер яктырак...

Болытлардан чыккан кояш булып,
Язмыш көлеп карар бервакыт.
Искә алып аптырарсың әле,
Ник кайгырдым, диеп, ул вакыт?

Өметсезлек – шайтан диләрме соң?
Төшенкелек – шайтан юлдашы.
Күңелдәге өмет ярдәм бирер
Күтәрергә иңне һәм башны.

Уйлый күрмә, яшәү рәвешенә
Өйрәтәм икән, дип  мин сине.
Ялгышасың. Баш иелгән чакта
Җитәклим мин шулай үземне...

Т А Н С Ы К

Олыгайган саен тансык икән
Балаларның сафлы карашы.
Үз җаныңа пакьлек, сафлык алып,
Шул күзләргә килә карыйсы...

Олыгайган саен тансык икән
Сабыйларның ихлас көлгәне.
Сокландыра кечкәй шул баланың
Бер  кайгысыз көлә белгәне.

Олыгайган саен тансык икән
Мәзәк лепелдәүе баланың.
Бала теле генә сөйли белә
Бар дөресен торган дөньяның...

Тансык икән  шаян шул баланың
Сикергәләп уйнап йөрүе.
Бар дөньяга гаҗәпләнеп карап,
Минут саен сорау бирүе.

Олыгайган саен тансык икән
Саф күңелле кечкәй шул бала...
Күңел аңлый, үткән балачакка
Ерагая бара шул ара...

К  Ү  Л

Олы бәхет бирде миңа ходай –
Күл каршында гына өй алдым.
Табигатьнең остаз кулы язган
Гүзәллеккә карап таң калдым.

Караш җитмәс көмеш көзге булып,
Күркәм күл сузылган еракка...
Яшел чуклы күлмәкләрен киеп, 
Каен кызлар чыккан аръякка...

Күл өстенә җәйгән көмеш парча
Мизгел саен төсен үзгәртә...
Тылсым көчле тере  көзге йөзе
Болыт, кояш, күкне күрсәтә...

Җилләр ирегендә йөгерешеп,
Дулкын балалары шаяра...
Берсен-берсе бәреп куышалар,
Кем беренче җитәр ярларга?

Сикергәли алтын балыклары,
Кармакларның җебен өзәләр...
Су астында гүзәл су кызлары
Күзгә күренмичә йөзәләр...

Ярларының куе камышында
Торналарның сөйгән җирләре.
Карап туймас күркәм күлгә әллә
Багышланган моңлы җырлары.

Көне буе йөзеп арып, кояш
Күл артына кайта баерга...
Күркәм җирләр арасыннан күлне
Яратыпмы әллә аера?

Алсу, кызгылт-сары шәфәкъ нурлар,
Суны манып, күлдә чагыла.
Төпсез  күлдәй тирән күңелемнән
Сокланулы хисләр агыла...

Кул сузарлык кына шул матурлык
Тәрәзәдән керә өемә...
Атлыгып кайтам мин зур шәhәрдән
Мине көткән күркәм күлемә.

Й О З А К

Бикләнеп булмас та бу дөньядан,
(Бикле дөнья ходай бирмәсен).
Ләкин кайчак җанга йозак куям,
Яман нәрсә җанга кермәсен...

Чиксез бу дөньяның яхшы ягы.
Чиксез аның яман ягы да.
Торсын иде намус, сакчы булып,
Күңелемнең йозак сагында.

Теләгәнен күңел аерадыр,
Сайлый бирә тормыш биргәнне.
Ике күзем кайчак кызышса да,
Алам акыл  күзем күргәнне.

И, ходаем, аермасаң иде
Әзме-күпме биргән акылдан.
Ерактагы күркәм күргән нәрсә
Икенчерәк була якыннан...

Чиксез бу дөньяның яхшы ягы.
Чиксез аның яман ягы да.
Торсын иде акыл, сакчы булып,
Күңелемнең йозак сагында...

КЫР КАЗЛАРЫ

Кыр казлары оча тезелешеп,
Җаннарына җылы җирләргә.
Әллә инде мин дә алар белән
Очыйм җанга җылы эзләргә?..

Хыяллардан үреп канатымны,
Очармын мин алар артыннан...
Ирекләргә омтылулар белән,
Кеше дә бит кошлар затыннан.

Кыр казлары очар ерак-ерак.
Сөйгән җирләрендә тукталыр.
Күктән төшеп,  хыял канатларым
Гүзәл-гүзәл җирдә тын алыр...

Сокланырмын гүзәл җиргә, ләкин
Чит булырмын шул чит җирләрдә...
Үз җаныңда җылы табалмасаң,
Табарсыңмы җылы илләрдә...

ТАТАР  ӨЕ

Балкып тора татар авыллары.
Аерылып тора арада.
Хезмәт сөйгән, уңган татар хуҗа
Йортын тәрбияләп ярата.

Көлеп тора тыштан аның өе,
Пөхтә, чиста, ачык буяулы.
Койма, капка, ихаталар төзек.
Бар җире дә күркәм, караулы.

Йорт эчендә күз карашын тарта
Якты, чиста, матур бүлмәләр.
Идәннәргә тузан да төшермәс
Уңган куллы хуҗабикәләр.

Тәрәз төпләрендә гүзәл гөлләр
Өйнең ямен тагын арттыра.
Челтәр йөзлек кигән тәрәзләре
Кунаккамы әллә чакыра.

Күңел биреп караганга микән,
Җаны бардыр кебек өйләрнең.
Әллә инде тере йорт уйната
Хисле, моңлы татар көйләрен?

Татар халкыбызның тырышлыгы
Торган йортыннан ук күренә.
Соклануым чиксез тәрбияле,
Гүзәл, чибәр татар өенә.

***

Кечкәй  генә куанычын табып
Яшәп яткан гади дөньяның,
Шул шатлыкны үстерә син белсәң,
Олы шатлык тоймасмы җаның?

Булыр-булмас кына бер “чебенне”,
“Филдәй” олы итеп үстереп,
Җиңеп булмас көчле усал шул  “ фил”
Бәреп екмасмы соң күтәреп?

Үз җаныңда шатлык тудырмасаң,
Беркем кереп бәйрәм ясамас.
Булган  сөенечне күрә белми,
Бәйрәме дә сиңа ярамас.

Бу дөньяның гади бүләген дә
Зур бүләктәй кабул итәрлек.
Күбрәк аның куанычын күреп,
“Чебеннәрен” күрми үтәрлек...

Җан түрендә кечкәй шатлык хисе
Үзе сорый бит ул туарга...
Чебен кебек кечкәй куанычтан
Филдәй шатлык була тоярга...

***

Сине тырнап торган борчу хисен
Киметәлсәм әгәр әз генә,
Туңган өметеңне җанландырып,
Җылы җибәрәлсәм эчеңә,
Кечкәй генә шатлык чаткылары
Туа калса әгәр күзеңдә,
Үз көчеңә ышанычлы тойгы
Тоя алсаң әгәр үзеңдә,
Димәк, дустым, бер дә юкка гына
Булмаган икән бу очрашу.
Җанны таштай баскан борчуларны
Бер-береңә кирәк бушату...

***

Бу дөньяга туганыбыз өчен
Ходайгамы рәхмәт укырга?
Безне,  бездәй  кабатланмас итеп,
Әти-әниләрме тудырган?

Бу дөньяда кеше бихисап күп.
Кабатланмас кеше син генә.
Охшаш йөзләр бәлки очрар  алар,
Синдәй күңел бары бер генә...

Бу дөньяда үзең син бердәнбер.
Тик бер генә шәхес, бер генә!
Башкалардан артык баш чөерми,
Берле дәрәҗәңне бел генә.

***

Юлларыма көзләр алтын түши,
Жәлләмичә коя өсләргә.
Тагын алып кайта мине вакыт
Җылы алтын сеңгән  көзләргә...

Табигатьнең юктыр ямьсез чагы.
Үзенчә күркәм бит hәр мизгел.
Көз тудырган сокланулы хисне
Үзенчә сизәдер hәр күңел.

Читтә торсын кибет алтыннары.
Көзләр җанны бушлай баета...
Көзләр биргән гүзәл тойгыларны
Сатып алып булмас баеп та...

САБЫЙ ЙОКЫСЫ

Аяк-кулын ташлап төрле якка,
Сөйгән уенчыгы янында
Нәни генә бала йоклап ята
Үзенең кечкәй диванында.

Төштә нидер күреп көлеп куя,
Нәрсәгәдер сабый елмая...
Кайчак ачуланган кебек була,
Нәни иреннәре турсая.

Әти-әни аны уятмаска
Пышылдашып кына сөйләшә.
Аяк очларында гына йөреп,
Бер-берсенә ымлап эндәшә.

Бу дөньяның киләчәге йоклый,
Бүгенгенең олы бәхете...
Кемнең кулы боза алыр икән
Шул нәнинең йокы рәхәтен?

Кемнең хакы бардыр шул сабыйның
Тыныч йокыларын бүлергә?
Бала йоклаганда барлык дөнья
Аяк очта тиеш йөрергә.

КЛАССТАШ  МАЛАЙ

Бер мәктәптә укып белем алган
Үсмер кызлар, үсмер малайлар...
Кызлар инде “әбиләнеп” бара...
Малайлардан “үсә” бабайлар...

Классташ малай утыз елдан соң да
Малай булып калган хәтердә.
Шаян малай уен өчен генә
“Бабайланган” сыман хәзер дә...

“Классташ малай “ – әйтүе дә сәер
Көмеш чәчле олы абзыйга.
Гаҗәпләнеп ул да карый микән
Әби йөзле классташ “кызыйга”?

И С Е М

Туганымнан башлап минем янда
Яшәп килә минем Исемем.
Әллә инде, аны эзләп табып,
Аңа кушылып мин яшимен?

Береккәнбез бергә озак яшәп.
Икебезгә охшап беткәнбез.
Бу тормышның төрле-төрле чагын
Җитәкләшеп икәү үткәнбез.

Үз исемем биргән мәгънәләргә
Хак булдымы икән җисемем?
Булмадымы минем хата белән
Кызарганы Исем йөзенең?

Әнкәй куштымы соң шундый исем?
Шул җисемгә сеңгән язмышмы?
“Көмеш кебек чиста, саф hәм инсаф”
Эләктеме миңа ялгышлы?

Юкка гына бирелмидер бит ул
Һәр кешегә тик үз исеме.
Изге мәгънә җыйган исемнәрнең
Җитсен иде безгә түземе...

МИЛӘШЕМ

Миләш карый миңа тәрәзәмнән,
Өй каршында үскән миләшем.
Эчемдәге эчкә сыялмаса,
Миләшкәем белән сөйләшим.

Яфракларын селки җилдә миләш.
Әллә аңлый инде сердәшем...
Тыңлап мине, әллә уйга кала
Челтәр шәлен япкан миләшем.

Суза кебек мине юатырга
Тәлкәш-тәлкәш кызыл җимешен...
Җиләкләрең әле әче синең ,
Өлгергәнче түзим, миләшем.

Эчемдәге эчкә сыймаганда
Тыңлый мине сердәш миләшем...
Миләш кебек көчле, күркәм бул дип,
Әллә бирә миләш киңәшен...

ЯЛАННАРДА ПЕШӘ КЫЗЫЛ ҖИЛӘК

Яланнарның пешкән җиләкләрен
Тәлкәш-тәлкәш өзеп бир әле.
Пешкән җиләк кебек сөю татлы.
Сөюләрнең тәмен бел әле...

Яланнарда пешкән җиләкләрнең
Синнән башка сизмәм мин тәмен.
Болыннарда үскән чәчәкләрнең
Синнән башка күрмәм мин ямен.

Җәйләремнең пешкән җиләк тәмен
Тормышыма, иркәм, бир әле.
Күңелемә тулган сөюемне
Күзләремә карап күр әле...

Сиңа, диеп җиләк җыям учка.
Ә син минем өчен җыясың.
Мәхәббәтнең пешкән җиләк тәмен
Тигез сөелгәндә тоясың...

КАЙТТЫМ ТУГАН АВЫЛГА

Тагын кайттым туган авылыма.
Тагын үтәм таныш урамын...
Мин кайтыр дип авыл түшәгәнме
Урамына яшел чирәмен?

Болыннары балкып чәчәк аткан.
Әллә инде мине көткәнгә?
Борылмалы гүзәл авыл юлы
Тагын алып кайта үткәнгә.

Буаларның көмеш көзгесендә
Балачагым әллә чагыла?
Чишмәләрнең хисле-моңлы җыры
Әле булса җанга кагыла...

Таныдыңмы, туган авылкаем,
Синдә туып үскән кызыңны?
Синнән алган акыл белән яшәп,
Кызартмадым бугай йөзеңне.

Ераклардан сиңа алып кайттым
Сагынулы сөю хисемне.
Әнкәемне сөйгән кебек сөям,
Газиз авылкаем, мин сине.

ЙӨРӘКЛӘР СЕРЛӘШКӘНДӘ

Ишетәм мин йөрәк тибүеңне.
Ә син ишетәсең минекен.
Синең йөрәк аңлый йөрәгемне,
Минем йөрәк аңлый синекен.

Минем йөрәк сөйли синекенә,
Синнән башка яши алмасын.
Синең йөрәк сөйли минекенә
Миннән башка сөю тапмасын.

Чын күңелдән сөйгән йөрәк кенә
Ишетәдер, бәлки, бер-берсен.
Ерагая барган саен ара,
Йөрәгеңне кемнәр ишетсен?

Йөрәк тибүләрен ишетерлек,
Якынайды безнең аралар.
Ике йөрәгебез арасында
Сөю сыяр гына ара бар...

Бердәм тибә безнең йөрәгебез.
Парлап типкән йөрәк көчледер.
Минем йөрәк тибә синең өчен.
Синең йөрәк - минем өчендер.

***

Кем өчендер син сөенә калсаң,
Ул да синең өчен сөенер.
Кем өчендер син көенә калсаң,
Ул да синең өчен көенер.

Көчләреңнән килгән хәтле генә
Ярдәм суза калсаң берәүгә,
Аңлы кеше теләр ярдәмеңне
Икеләтә итеп түләргә.

Изгелекләр җирдә ятып калмас,
Шытып чыгар изге гөл булып.
Үзең кылган яхшылыктан җаның
Яктырадыр  җылы нур тулып.

Бүген бик әз, иртәгәсе күбрәк,
Яхшы гамәл шулай җыела.
Иң мөhиме: яхшылыкны белгән
Яманлыктан үзе тыела.

 “ГӨЛЛӘР КЕБЕК”

Ничек кенә яшәп ята икән
Газиз әнкәм ерак-еракта?
Әле кайтып хәлен белгән идем.
Кайтып булмый бер дә озакка.

Куллар тагын баса телефонга:
“Але, әнкәй, мин бу, исәнме?”
Әнкәемнең газиз тавышкае:
“Кайсыгыз бу, кызым дисәмме?”

“Ничек кенә, әнкәй, синең хәлең?
Чирләп китмәдеңме кинәттән?”
Сиксән алты яшьлек әнкәй әйтә:
“Гөлләр кебек, хәлем әйбәттән”.

Бу яшеңә җитеп гаҗәп түгел,
Авырулы җирең җитәрлек...
Ләкин синнән кайчан сорасаң да,
Хәлең “гөлләр кебек диярлек”.

Борчуларга безне салмас өчен,
Сөйлисең син “гөлләр” турында.
Гөлләр кебек, әнкәй, яшә әле
Үзең сөйгән гөлләр түрендә.

КУЗГАТМА ҖЕНЕМНЕ

Җенемне кузгатма, дисең.
Кайда соң ул шул җенең?
Кайдалыгын әгәр белсәм,
Тыгар идем мин өнен.

Җенең кайчак тавыш бирми.
Кузгалмаслык арыймы?
Эчеңдә җенең яшәгәч,
Әллә үзең пәриме?

Җеннәрең кузгалган чакта,
Күренәсең җен сыман.
Мондый җеннәрне җиңәргә
Синсез булмый, я ходам!

Барыбызның да эчендә
Яхшы-яман катышлы.
Әллә инде минем җенгә
Синең пәри ятышлы?..

***

Иңнәремнән минем иркә кочтың.
Синең чәчең тиде чәчемә.
Эри башлап күңелдәге бозым,
Тамган кебек булды яшем дә...

Күзләреңә текәп карадым мин,
Аңлар өчен синең җаныңны...
Таныш кебек булды синең чырай,
Тукта, тукта, әллә таныйммы?

Көне буе уйлап йөрдем сине,
Төшерәлми сине исемә.
Көлемсерәп куйдым шуны аңлап,
Хыял керде бүген төшемә...

ӘНКӘЙ ЮРГАНЫ

Кечкәй чакта йоклап китәр алды
Өсне япты әнкәй hәрвакыт.
Әнкәй юрганнары белән өсне
Тик бер яптырырга дим, кайтып.

Җылы, йомшак юрган асларында
Эреп-изрәп йоклап китүе...
Әкиятле төшләр арасында
Төннең бер мизгелдә үтүе...

Баштан сыйпап, тыныч йокы теләп,
Укый әнкәй белгән догасын.
Кем уйлаган шул чак гомерләрнең
Гүя күргән төштәй узасын?..

Ябучылар булгандыр ул, бәлки,
Өскә җылы, йомшак юрганны.
Исемдә юк, әнкәй юрганнары
Биргән  җылы хисне тойганны...

Юрган җылысына әнкәй кулы
Күңел назларын да кушканмы...
Баласына булган сөю хисе
Җылы юрган булып кочканмы?..

КЫЙГАК-КЫЙГАК КАЗ КЫЧКЫРА

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра
Күркәм күл камышында...
Җан кыярлык  моң ишетәм
Ялгыз каз тавышында...

Биек hаваларда очып,
Каз канаты талганмы?
Тәүге канат каккан җире
Еракларда калганмы?

Салкын көзләр үтмәс борын
Әллә сагына язын?
Әллә күлнең томанында
Югалткан сөйгән казын?

Әллә очар ерак ара
Җанына шом саламы?
Җан кыярлык тавыш салып,
Эзлиме соң баласын?

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра
Күркәм күл камышында.
Үз тавышымны таныдым
Ялгыз каз тавышында ...

РӘХМӘТ, КӨЗЕМ

Көзем ачты тагын ишекләрен,
Киң колачын җәеп чакыра.
Әзерләнеп көткән кунакларын,
Манып җирне алтын-бакырга.

Юмарт, тырыш хуҗа – көз – чакыра
Сый-хөрмәте тулы” өстәлгә”.
Җимешеме дисең, яшелчәсе  -
Ни телисең, шунсы өстәлә.

Мул көзебез, hич тә жәлләмичә,
Тәкъдим итә тәмле сыйларын.
Бер генә бит елда мондый мизгел...
Яшьләр уйный матур туйларын.

Рәхмәт сиңа, гүзәл, алтын көзем,
Рәхмәт сый-хөрмәтле “табынга”.
Сагынырлык кына “читтә” йөреп,
Мин кайтырмын сиңа тагын да...

***

Гомер озынлыгы юлда йөреп,
Арып-талып сине эзләдем.
Очрат миңа тиң парымны диеп,
Язмышларга сорап тезләндем.

Синме минем мәхәббәтем? диеп,
Мин текәлдем чит-ят күзләргә.
Ихлас күңелемнән дөрес күреп,
Мин ышандым ялган сүзләргә...

Мин ышандым синең барлыгыңа,
Хыялыма эчке дөньямның...
Күңел әле булса ышанадыр
Тик шәүләсе итеп хыялның...

***

Язларыма юлны кайдан табыйм?
Эрер карлар әле төшмәгән...
Язны йокылардан уятырга
Умырзая йоклап китмәгән.

Әкияттәге кебек вакытларны
Кире якка әллә борасы?
Җәй юлларын үтеп, язлы-җәйле
Урыйсы да иде, урыйсы.

Җанга җәйдән җылы хисләр җыеп,
Талыргамы кышкы йокыга?
Уянырмын, бәлки, мин бирелеп,
Яз китергән сихри тойгыга?..

ИСӘП-ХИСАП

Кичә генә беренче май иде,
Бүген сентябрьның алтысы.
Күзгә күренмичә еракларда
Калды гомерләрнең яртысы...

Еллар санын тормыш сызып бара
Сызык-сызык итеп йөзләргә.
Кайда гына анда урын җитсен
Туксан тугызларга, йөзләргә?

Тырышсак та бик еш уйламаска,
Онытырга гомер хисабын,
Кемдер аны онытмыйдыр бер дә,
Язып бара хисап китабын...

Бик  артыгын бирми, тиешлесен,
Үлчәп кенә гомер күләмен.
Ярый әле алдан әйтеп бирми
Күпме яшәп, кайчан үләсен.

Бу дөньялар белән төгәлләгәч
Барлык булган исәп-хисапны,
“Теге дөньяларда” ачарлармы
Безнең өчен яңа китапны?

  ***

Уйларыммы мине эзләп таба?
Минме аны уйлап чыгарам?
Шул турында күпме уйласам да,
Мин очына аның чыгалмам.

Очы-кырыйлары юктыр уйның.
Сүтелә дә уйлар, сүтелә...
Уй йомгагы алдан тәгәрәпме,
Ул ни кушса, шулай үтелә...

Уйлар... уйлар... Гомерлеккә юлдаш
Хисле, назлы, ярсу күңелгә.
Килешәләр, сугышалар кайчак.
Бергә уй-күңелләр гомергә...

Кемдер бирсә әгәр уйларымны,
Рәхмәт, начар уйлар бирмәде.
Күңел канатымны сындырырлык
Авыр уйга мине төрмәде.

Уй-фикерләр - hәр нәрсәнең башы.
Кайчак беләбезме йөгәнли?
Уй китәме икән безнең белән?
Әллә аны гомер төгәнли?..

 ИКЕ  ТИЛЕ

Җырлап аккан салкын чишмә суын
Учларыңа салып эчердең.
Саф чишмәнең шифа суыннанмы,
Әллә карашыңнан исердем...

Шау чәчәкле яшел болыннарда,
Тугайларда йөрттең җитәкләп.
Иң беренче алсу таң нурларын
Каршыларга чыктык икәүләп.

Ике тиле, кулга кул тотынып,
Кояш артыннан без йөгердек.
Акчәчәктән сөя-сөйми сорап,
Такыялар икәү без үрдек.

Әйтерсең дә, кичә генә тулды
Унсигезе ике тилегә...
Унсигездә тоелмаган хисләр
Таба икән,  җиткәч иллегә...

***

Көзге болытларны баш очымнан
Көчле кулың белән таратсаң,
Фирүзәдәй зәңгәр күкне арчып,
Җылы кояш нурын каратсаң,
Көзге салкын яңгырлардан мине
Чатыр булып әгәр капласаң,
Үзәкләргә үтеп искән җилдән
Ышык биреп мине сакласаң,
Көзен килгән иртә язым булып,
Тоелырсың, иркәм, үземә.
Күңелемдә туган җылы язны
Алып китәрмен мин көземә...

***

Яши башламадым  сыман әле,
Дөнья мәсьәләсен чишәм, дип.
Сизми калдым олыгайганымны,
Моңа хәтле әле үсәм, дип.

Теләгәнчә генә яшәп булмый,
Тормыш куя безгә шартларын.
Шул шартларны ничек үтәгәндә
Дөнья сыный әдәм затларын.

Бәлки дөнья бирә лаеклысын?
Өлешемә тигән көмешне?
Бәлки үзем бәяләргә белмим
Бәхетемә тигән өлешне?

Сайлар идем микән бүтән тормыш,
Бора алсам гомер елгасын?
Төгәл әйтә алам мин үземә,
Нәкъ шулай ук гомер узасын...

***

Эчке дөньябызның ишекләрен
Барсына да ачып булмыйдыр.
Күпләр сиңа битарафлы калса,
Бик сирәге генә аңлыйдыр...

Ялгышамы әллә кайчак күңел,
Берәүләрне кертсәң җаныңа,
Бәдрәф ясап чыгып китә җаннан,
Агу салган кебек каныңа.

Вакытлыча, бәлки, югалтасың
Ышанычны кеше затына.
Бер дә ышанычсыз яшәп булмый,
КЕШЕләргә күңел тартыла...

ЙӨРӘГЕМ ЧЕЛТӘРЛӘРЕ

Хыялымны төрәм шигъри юлга,
Каләмемне манам хисләргә.
Эчке кичерешем, тойгы-хисем
Сеңә бара язган сүзләргә.

Ак кәгазьдә челтәр шигъри юллар,
Каләм-ыргак “үрә” сүзләрен...
Шул юлларда чиксез төсләр күрә,
Чиксез буяу күрә күзләрем...

Шул юлларда күңел чагылышым,
Җан түремнең эчке көзгесе...
Шул юлларда йөрәк истигъфары,
Эчке дөньямның бер өлеше.

Йөрәк үстерәме корал итеп,
Әсбап итеп язган каләмне?
Каләм аша йөрәк үзе үрә
Челтәр-челтәр шигъри ” бәйләмне”...

КЫР КАЗЛАРЫН ОЗАТКАНДА

Тере тасма күктә дулкынлана,
Кыр казлары оча еракка...
Кыйгак-кыйгак моңсу сәләмнәре
Нигә тия шулай йөрәккә?

Кыйгак-кыйгак казның соңгы җыры
Чиксез зәңгәр күктә   тарала.
Үтәсегез бар шул, кыр казлары,
Әле ерак-ерак аралар...

Кыйгак-кыйгак аваз сала казлар.
Җәйләр белән саубуллашамы?
Туган-үскән җирен калдырганга
Кош күңелен моң-хис басамы?

Җилпи-җилпи канат кага казлар.
Кыйгак-кыйгак барлый парларын.
Газиз туган-үскән җирегезгә
Кайтыгызчы тагын язларын.

Тере тасма күктә дулкынланып,
Әкрен генә эреп югалды.
Тагын бер җәй кыр казлары белән
Киек каз юлына юл алды...

КИСКӘН ТОКМАЧ

Күңел беркөн теләп куйды
Җептәй киселгән токмач.
(Бик сирәк киселә шул ул,
Кибет токмачы булгач).

Дәртләнепләр токмач кистем,
Җырлый-җырлый, кискәндә.
Бигерәк тәмле күренде
Токмачлы аш эчкәндә.

Уңган күрендем үземә.
Токмачым бик ошады.
Гайләм мине мактый-мактый
Кабат-кабат ашады.

Татарларның сөйгән ашы –
Җептәй киселгән токмач.
Токмач “дәресләрен” алдым
Биш-алты яшем тулгач.

Дөресен әйтүе оят,
Токмач кисәм бик сирәк.
Үз-үзеңне мактар өчен,
Токмач кисәргә кирәк...

 ӘТИ-ӘНИ ХАКЫ

Әткәй-әнкәй олы гомер үткән.
Картаеп та инде баралар.
Теләсәк тә, теләмәсәк тә без, 
Безнең кулга алар калалар.

Алар алдындагы зур бурычның
Мең дә бер өлешен кайтарып,
Кирәк язмышларын җиңеләйтү
Егылганда алар картаеп.

Үкенечкә, гомер сорап тормый,
Бирә сырхау, бирә чирләрен.
Бала тиеш кадер-хөрмәт белән
Йомдырырга алар күзләрен...

Җан түрендә булсын әти-әни.
Бизәсеннәр алар түр якны.
Бик әз түбән тәңре хакларыннан
Ата-анабызның зур хакы...

ГОМЕР КӨЗЕ

Тагын бер көземә алып килде
Бара-бара гомер сукмагым.
Язлы-җәйле гына  йөрер идем,
Көзне гомер урап узмады...

Салкын, кырыс көзләр биреләме
Җәйнең кадерләрен белергә?
Нигә кирәк кыска гомерләрне
Яшьлек-картлыкларга бүлергә?..

Гомер көзләренә алып бара
Әкрен-әкрен генә юлларым...
Язлы-җәйле яшьлегемдә калды
Иң кадерле кайтмас елларым.

“Әбиләр чуагы” килер микән
Яши-яши гомер көземә?..
“Карчыкларның җәе” бик тиз үтә,
Кышлар баса бара эзенә...

Моңсу бәлки кабул итүләре...
Бездән көчле тормыш кануны.
Гомер алып китеп бара көзгә
Язларыма төргән җанымны...

КӨЗГӘ КИТӘ КАЕННАР

Күксел томаннарны пәрдә итеп,
Сала каен көзге күлмәген...
Ник уйламый,  ялангачлы килеш,
Кышкы салкыннарга түзмәген?

Сибә каен соңгы сәләмнәрен,
Җылы җәйгә әллә багышлап?
Әллә инде салкын кыш алдыннан
Чорный аны сары сагышлар?..

Сагынамы каен минем кебек
Яңа үткән җылы җәйләрне?
Исендәдер, челтәр шәлен ябып,
Көткән чагы җәйге айларны?

Арка терәп зифа  ак каенга
Тоям аның тере җылысын.
Көзге томан әллә урадымы?
Әллә каен өрде сулышын?..

“РӘХӘТ АВЫЛ”  КЕШЕСЕ

“Кыен” авылында яшәмим дә.
Тик шулай да иде беләсе,
Нинди төсле-кыяфәтле була
“Рәхәт” дигән авыл кешесе?

“Рәхәт  авыл” кешесенә, бәлки,
Артык тир түгәргә кирәкми?
Тормыш аның колакларын борып,
Дөрес яшә, диеп өйрәтми?

“Рәхәт авыл” кешесенең әллә
Сөенече сыймый өенә?
Дөнья, бәлки, күнеп кенә бара
“Рәхәт” кеше кушкан көенә?

Шул авылда торган кабиләләр
Белмиләрдер бәлки нужаны?
“Рәхәт авыл” кешеләре әллә
Үз язмышларына хуҗамы?

Андый авыл бардыр без юк җирдә. 
Тик керү белән авыл башына,
Арттан килгән кара сакал булып,
Үз язмышың баса каршыңа...

***

Үткәннәрем сиңа кагылмыйлар,
Йөрәк яраларын кузгатма.
Шелтәләмә үткәннәрем өчен.
Сорамасам, мине юатма.

Үткәннәрем сиңа кагылмыйлар.
Алар бары минем ялгышым...
Ялгышларның олы хакын алып,
Түләп беттем аны ялгызым...

Үткән – беткән, онытырга кирәк.
Аңлап тора аны аңым да...
Бетсен, диеп әйтү белән генә
Ничек бетсен алар җанымда?..

Үткәннәрнең ерак-ерак җиле
Әле булса килеп кагыла...
Кайчак тоткарлансам үткәннәрдә,
Киләчәкне күңел сагына...

***

Җаны барның җүне бар, дип,
Тормыш  көтәбез инде...
Әллә дөрес, әллә ялгыш
Гомер итәбез инде...

Гомер йомгаклары җебен
Үтә-сүтәбез инде...
Йомгак очына әкренләп
Әллә җитәбез инде?

Кечкәй генә кырмыскадай,
Йөкләр тартабыз инде.
Гамәл йөген генә “йортка”
Алып кайтабыз инде..

Җаны барның җүне бар, дип,
Дөнья көтәбез инде...
Әллә дөрес, әллә ялгыш
Гомер итәбез инде...

ӘФГАН  ЯШЬЛЕГЕМ

Мәктәп ишегеннән  чыгу белән,
Корал алдык япь-яшь кулларга.
Язмыш сорамый да алып китте
Чит җирләргә, ерак юлларга...

Ир язмышы – ил язмышы, дөрес...
Ил карарын шул чак үтәдек.
Унсигезе генә тулган башлар, 
Ниләр күрми, ниләр үтмәдек...

Өйдән әле чыккан яшь балалар
Үлем күзләренә карады.
Яши башламаган егетләрне
Бер-бер артлы үлем тарады...

Япь-яшь кенә асыл ир-атларның
Кемнәр кисте газиз гомерен?
Кем юатыр  икән балаларын
Югалтучы ана бәгырен?

Төзәлмәслек  тән ярасы алдым,
Җан ярасы чит-ят җирләрдә...
Туры килде вакыт карарларын 
Гомер хакы белән түләргә...

Әфган җирләрендә күргәннәрдән
Сукырайды ике күзләрем.
Оныталмыйм   яу кырында калган
Иптәшләрнең газиз йөзләрен.

Ярты гомерләрем чит җирләрдә,
Әфган җирләрендә калгандыр.
Кемнән сорыйм? Кем гаепле моңа?
Ниләр әйтсәләр дә, ялгандыр...

Үзем, илем, халкым исеменнән
Хаксыз hәләк булган дусларга,
Ихлас  күңел изге дога укып,
Кич(е)рүләрен кала сорарга.

Каш өстенә кулын куеп, hаман
Күпме ана көтә баласын...
Йөрәкләрдә әле озак сыкрар
Төзәлмәслек әфган ярасы...

ЭЛЕККЕ  ТУЙ

Кыңгыраулар, сөлге элгән атлар,
Бизәк сандык тулы бирнәләр...
Күрше апа-абзый җиткән кызын
Кияүләргә туйлап бирәләр.

Зур йорт тулы туган, күрше-күлән
Кызны озатырга керәләр.
Кияү hәм киленгә бүләкләрен
Такмак җырлап, биеп бирәләр.

Борынгыдан килгән изге никах
Яшь гайләне ныклап беркетә.
Дога аны җирдә генә түгел,
Күкләрдә дә, бәлки, теркетә.

Шул туйларга бик күп еллар үтте.
Туйдан-туйга бик күп йөрелә.
Чишмә юлы, чиккән сөлге күрсәм,
Иске  туйлар килә күңелгә. 

Майлы-баллы, чәкчәк, тарантаслы
Туйлар бәлки кире кайтырлар?
Күңелләргә ятыш җырлар җырлап,
Татар моңлы баян тартырлар?

Чиккән сөлге, гармун артта калды.
Үз таләбен куя замана.
Тик шулай да гореф-гадәт, йола -
Борынгыдан килгән әманәт.

ЯЗМЫШЫМА ХАТ

Язмышыма бүген хатлар яздым.
Җилкә аша карап укысын.
Ул ишетсен өчен,  хаттан кала, 
Башка ысул,  чара юкмы соң?

Тетрәндермә , зинhар өчен, язмыш.
Кире алма үзең биргәнне.
Язмыш булгач язып барасыңдыр
Дәфтәреңә үткән-күргәнне.

Сорыйм синнән, язмыш, тезләнепләр,
Алма миннән газиз анамны?!
Мин сорамый кем аларга сорар?
Җәберләмә ике баламны?!

Үз-үземә әзрәк бәхет сорыйм.
Туганнардан, язмыш, аерма.
Бәлә-кайгылардан сакла, язмыш.
Канатымны, зинhар, каерма...

Гади халыкларга бир ярдәмнәр.
Ил күгенә салма афәтне.
Җиңел генә тормыш мин сорамыйм.
Боза  чиксез дөнья  рәхәте...

Тетрәндермә инде бүтән, язмыш.
Алма кире үзең биргәнне...
Алгы дәфтәреңә язсаң иде,
Мәрхәмәтле юлдан йөргәнне...

“ЧҮКЕЧ  БАЛАЛАРЫ”

“Чүкеч балалары” кушаматлы
Исем тагып авыл үстерде.
Уйлый идем кайчак гаҗәпләнеп,
Янда нигә шул “чүкеч” йөрде?

Үскәч белдем, бала чакларында
Әткәй чүкеч кебек нык булган.
Суккан-бәргәннәрне тоя белми,
Елый белми сикереп  торган.

Ятим үсү, ачлык-ялангачлык,
Сугыш чоры аны сынаган.
Язмыш суккан, бәргән, орган чакта
“Чүкеч” булып калган, сынмаган.

Халык әйтсә хак әйтәдер, бәлки.
Авыл биргән кушаматымны
Олы дәрәҗәдәй кабул итәм,
“Чүкеч балалары”затымны.

Кирәктер шул  чүкеч була белү
Дөнья кайчак кыйнап-сукканда.
Асыл җисемебез алдан туган 
“Чүкеч балалары” туганда.

ЯЛГЫЗ БАБАЙ

Таныш бабай, карчыгыннан язып,
Ялгыз гына яши, бахырым.
Карт көнендә язмыш сынау биргән,
Җиңеләйткән аның акылын.

Таныш бабай үз гайләсе белән,
Гомер буе эшләп, көн күрде.
Бар көчләрен салып таза чакта,
Алты бала бабай үстерде.

Ялгыз яши хәзер таныш бабай.
Балаларга артык күренә.
Акылыннан язган әтиләрен
Бер баласы кертми өенә.

Урта хәлле, уңган балалары.
Начар кеше кебек түгелләр.
Нигә “начар түгел” кешеләрдә
Әти өчен каты күңелләр?

Чирле бабай, бер ни аңламыйча,
Тәрбиясез йөри урамда.
Нигә күрә белми алты бала
Киләчәген, аны күргәндә?

 Карт бабайга түгел кыен сынау,
Язмыш биргән алты балага...
Ата хакы белмәс алты бала
Артын борган кебек Аллага...

***

Көзнең алтын-бакыр, күркәм чагы.
Әбиләрнең кыска чуагы.
Әби күңеленә охшыйм дипме,
Купшыланган агач-куагы.

Салкын кышлар  алдыннанмы әллә
Күркәм көзләр шулай юата?
Бәйрәм кием-салымнарын киеп,
Көзләр әллә җәйне озата?

Әбиләр чуагы кыска гына.
Көзләр үз җаена ашыга...
Ап-ак карлы җилләр канатында
Кышлар очып килә каршыга...

Әбиләр чуагы, салкын көздән
Кыска гына мизгел урладың...
“Әбиләр чуагы” – гомер көзе
Миңа кагылмас дип уйладым...

***

Моңсу тойгыларны учка җыеп,
Такыялар үрәм кайвакыт...
Агым суга салып такыямны,
Моң-зарларым китсеннәр  агып...

Боҗра кыса калса күкрәгемне,
Искән җилгә эчне бушатсам,
Киңәя сымандыр сулышларым,
Моң-хисемне җилгә таратсам...

Яңгыр тамчылары күзгә тамып,
Күз яшенең тозын эретә.
Эчтә сакламасаң үк-зарыңны,
Эри, ага, китә дә бетә...

***

Күпләр арасыннан эзләп-эзләп,
Миндәйне син бүтән тапмадың.
Ә нигә соң, кадеремне белми,
Чиста тойгыларны тападың?

Ныклап береккәнне, ябешкәнне
Куптаруы бик җиңел түгел.
Ләкин син күрсәткән түбәнлектән
Өстен була белде шул  күңел.

Синнән өстенлегем – сафлыгымда,
Чиста калу кирәк hәр очрак.
Чит-ятларда сине мин эзләмим.
Мәхәббәтсез салкын чит кочак.

Күпләр арасыннан сайлап-сайлап,
Миндәй берәүне син эзлисең.
Күпләр арасында ялгыз тоеп,
Ялгышыңны тоеп яшисең...

ХӘЗИНӘ

Әле генә туган иде бу көн.
Ни арада йомды күзләрен...
Әллә кая кача вакыт-качкын,
Йөзебезгә тырнап эзләрен...

Әллә урлый вакытны берәрсе,
Әллә сизми үзем югалтам.
Бармак арасыннан агып киткән
Суга вакытларны ошатам...

Юкка гына кайчак уза кебек
Алтын кебек кыйбат вакытлар.
Бер дә озынаймый вакыт җебе
Карасаң да сузып-тартыплар...

Вакыт... вакыт... Ник өлешләп кенә,
Күләм белән генә бирелә?
“Бер сапламлык җепне” чорнаганда
Нигә әллә ниләр күрелә?

Вакыт – hәрбер затның хәзинәсе.
Өлешенә тигән көмеше.
Вакыт түгел, безнең гомер үтә...
Хәзинәне саклау тиешле...

КИЧЕР, АВЫЛЫМ

Бәхет, яшәү чаралары әзләп,
Чыгып киттек чит-ят җирләргә.
Туры килә тапкан бәхетләрне
Авыл хакы белән түләргә...

Без тәгәрәп үскән Торна тауын
Булыр микән искә алучы?
Җиләк җыеп йөргән Киң сазларга
Табылырмы сукмак салучы?

Имәнлекне, Төпләү урманнарын
Табылырмы икән гизүче?
Без коенып үскән Әбдрәшнең
Буа суларында йөзүче?

Ташлык, Тукран, Шүрәле тау асты...
Ниләр тели безгә ачарга?
Авылымның тарих-тамырлары
Өзелерме шушы гасырда?

Чишмәбезнең шифа суын эчеп,
Булыр микән җырын тыңлаучы?
Үз җиренең нигъмәтләрен ашап,
Аның олуглыгын аңлаучы?

Бетеп бара газиз авылкаем.
Халык күчә мәңге  йортына...
Үз-үзебез әллә ташладыкмы.
Авылларны тарих утына?..

***

Кыш ягына алып китте көзем,
 Кулларымнан алып, җитәкләп.
Җаным җәйгә ябешсә дә, вакыт
Артларымнан куа төрткәләп.

Вакытларның вазифасы шундый,
Ашыктыра, кабаландыра.
Кире кайтыйм дисәң үткәннәргә,
Артта күперләрне яндыра...

Вакыт юлларының озынлыгын
Кемнәр үлчәгән дә, кем белә...
Белмибез без, кайчан гомер юлы
Вакыт булмас  җиргә төртелә...

Вакыт юлы тагын кар-буранлы
Кышка табан алды юнәлеш.
Кышлар, язлар, җәйләр, көзләр... тагын
Ничә тапкыр ясар әйләнеш?

***

Алып менеп китте мине тагын
Зәңгәр күккә хыял канатым...
Ап-ак күперенке болытларның
Мамык түшәгендә мин яттым...

Салават күпере баскычына
Аяк сәлендереп утырдым...
Ак болытның суын сыгып алып,
Ләйсән яңгырында коендым...

Кояш нурын чәчләремә урап,
Баш очыма алтын таҗ үрдем...
Җиде яшьтә тоеп, мин үземә
Кояш кызы исеме бирдем...

Хыял канатларын җилкән итеп,
Җил малаен куып уйнадым...
Канатымны салып җиргә төшкәч,
Күргән хакта озак уйладым...

***

Яфрак арасына чәчкә куеп,
Мин эшләпә үрдем үземә.
Җәй бүләген баш очына салып,
Каршы чыктым алтын көземә.

Көз сәләмен – кипкән яфракларны,
Уйнак җилләр җыеп тапшыра.
Җәй башкарды инде вазифасын,
Җәйләр китә, җәйләр ашыга...

Җәйләремә ихлас рәхмәт укып,
Ерак юлга тагын озатам...
Эшләпәсе генә кулларымда...
Көзләр карый hәрбер куактан...

ИПИ ВАЛЧЫГЫ

Суның тамчысын да юкка гына
Исраф итми иде Ак әби.
Эчкән  суга олы бәя биреп,
Чиксез түкми иде Ак әби.

Ашаган икмәкнең валчыгын да
Җиргә коймый иде Ак әби.
Ходай биргән изге нигъмәт бу  дип,
Ихлас уйлый иде Ак әби.

Күптән китте ипи валчыгының
Кадерләрен белгән әбиләр.
Замананың ямьсез күренеше –
Чүплекләрдә ята ипиләр...

ЯТИМНӘР

Үксез үз кендеген үзе кисә...
Борынгылар сүзе акыллы.
Язмыш золымыннан ятимнәрне
Дөнья аралыймы, яклыймы?

Ата-ана – алтын канат та бит,
Барсының да юк шул канаты.
Барсының да юк шул туганнары,
Барсының да юк шул ил-аты.

Ата-ана мәхәббәтен күрми,
Җылы караш белми ятимнәр.
Бер очракта язмыш гаепледер,
Бер очракта әни-әтиләр.

Ходай биргән бәхет – балаларны,
Кемдер ала белми сөенеп.
Карт көнендә үзе ятим яши,
Ялгыз картлыгына көенеп.

Үксез үз кендеген үзе кисә.
Үз-үзенә үксез юл яра.
Үз акыл-воҗданы кушкан юлдан,
Капшап-тоеп  кына ул бара...

Ятим язмышлары җиңел түгел,
Очып кара сынган  канатта...
Ташлар алды газиз балаларын
Уйлар, бәлки, бер ана-ата?..

ЯЗМЫШ ХАКЫНДА УЙЛАР

Алыш-биреш юктыр язмыш белән...
Ул биргәнне ала барасың.
Беркем белми тәкъдир биргән арты
Алда тагын ниләр язасын.

Язмыш дәфтәрләрен кем укыган?
Ни язылган безнең маңгайга?
Искәрмәләр кертә микән тәкъдир
Насыйп санап үзе язганга?

Фал ачу hәм күрәзәлек итү –
Берәүләрнең җиңел кәсебе.
Күрәзәлек итеп, багып кына
Күренмидер  күрәчәк сере...

Үзебезме кайчак гаеплебез,
Ансат кына карап тормышка,
Шуның нәтиҗәсен таный белми,
Бар хатаны селтәп язмышка?

Өлешләргә тигән сынауларны
Күтәрмәслек авыр күргәндә,
Тәкъдир әйткән, күтәрерлек кенә
Бирәм сезгә сынау биргәндә.

Ни бирсә дә дә язмыш  кешеләргә,
Әйтү тиеш аңа рәхмәтен.
Рәхмәт әйтә белә торган җанга
Ник күрсәтсен язмыш нәфрәтен?

БАЛАМ ТУЕ

Менә үсеп җиттең, газиз балам.
Бүген бәйрәмебез – туй көнең.
Бүген синең белән, балакаем,
Аеырыла торган көн минем...

Бар көчемне салып, балам, сине
Мин бәхетле итеп үстердем.
Син үскәнче, сөенечләрен дә,
Көенечләрен дә  кичердем.

Балакаем, син бит бәгырь итем.
Җиңел түгел кисеп бирүе...
Тик шунысы җанга җылы бирә,
Сөйгәнеңнең сине сөюе.

Үз парыңны үзең сайлап алдың.
Вакыт үз юлыңнан китәргә.
Әти-әниләргә кала сезгә
Олы бәхет теләк итәргә.

Барыр юлыгызга язмыш сезгә
Шатлык-куанычлар түшәсен.
Бер-берсенә терәк  парлы канат
Оча торган саен көчәйсен.

Сине җитәкләгән сөйгән парны
Үз баламдай кабул итәрмен.
Сөю җимешегез – кыз, малайлар,
Сездән бер-бер артлы  көтәрмен.

Үсеп җиттең, газиз балакаем.
Бүген бәйрәмебез – туй көнең.
Пар аккоштай бәхет диңгезендә
Йөзгәнеңне телим мин синең!

     СӘБӘПЛӘРЕ БУЛМА ...

Сәбәпләре булма күз яшемнең.
Күз яшьләрем сиңа төшмәсен.
Бер тамчысы тамса, син ачарсың
Яшьләремнең тозлы чишмәсен...

Сәбәпләре булма моң-зарымның.
Синнән башка алар җитәрлек.
Кыска гомерләрнең hәрбер көнен
Шатлык белән гомер итәрлек.

Сәбәпләре булма ялгызлыкның.
Ялгыз канат җанны җылытмас...
Синең күңелең дә, минеке дә
Бергә чагыбызны онытмас.

Сәбәпләре булма аерылуның.
Үз өстеңә алма гөнаhын.
Сакламасак язмыш биргәннәрне,
Гафу итмәс безне илаhым..

***

Сөям, дигән затны сөюләре
Җиңел  генәдер ул, күрәсең.
Рәхмәт сиңа, ачуланган чакта,
Мин тилене сөя беләсең.

Ярсу-ярсу сүзләр аткан чакта,
Томалыйсың,  үбеп иренне.
Исерәм дә шушы халәтемнән,
Әйтә алмыйм  әйтер  сүземне.

Яратуың  шулдыр, ачуыма
Үпкә белән җавап бирмисең.
Беләсең бит, кемне сөим , синдәй
“Сөйкемсез сөякне” сөйми  соң.

***

Сөям кичнең шәфәкъле  вакытын.
Якын җанга  эңгер-меңгере.
Әсир итә,  сабыр, тыныч кына,
Көннең саубуллашкан мизгеле.

Көн йокламый, йокымсырый гына,
Изрәп-изрәп шәфәкъ нурында.
Кояш баей, төшкән күк йөзеннән,
Таң ягына китү юлында.

Көндезгенең ыгы-зыгылары
Кичнең тынлыгында югалган.
Үтеп киткән санлы гына  көннән
Офыкларда алсу моң калган...

Газиз миңа килгән  һәрбер кичем.
Тыя  алмыйм тойгы-хисемне.
Әйтерсең дә, алсу моңга төреп,
Мин озатам гомер кичемне.

***

Хәтер  яхшы .  “Кечкәй  чакта
Мин тегеләй, мин болай...”
Искә ала балачагын
Өч-дүрт яшьлек бер малай...

***

Гади генә,  нинди зур  мәгънәле,
Төпле сүз икән бит “көн күрү”. 
Икенчеләй әйтсәң, яшәп яту,
Тормыш итү, эшләү-йөгерү.

Шул бер сүзгә сыйган дөнья хәле.
Ягъни, кешенең бар  халәте.
Сыйган аңа тормыш мәшәкате,
Кеше үткән  рәхәт-михнәте.

Көн күргәндә генә төн чигенә.
Кеше карашлары яктыра.
Көнне күрә-күрә, ачыш ясыйм.
Шул ачышка куйдым аптырап.

ЯЛГЫЗ   КАЕН

Икәү язда без утырткан  каен
Үскән инде, үреп ябалдаш. 
Күптән аерылды юлларыбыз.
Син бит миңа бары авылдаш.

Нигә утыртмадык парлы каен?
Ялгыз гына,  кайткач  каршылый.
Үпкәлиме, кайда парым,  диеп?
Ялгыз җаны әллә  моңсулый?

Елъязмасын яза бара каен,
Сыза-сыза дистә боҗралар.
Синең белән күрешмәгәнгә дә,
 Боҗра-боҗра еллар узалар. 

Кайтып  карыйсыңдыр ул каенга.
Беләм, җаныңа ул кагыла.
Утыртмагыз икән ялгыз агач.
Язмышта икән ул чагыла.

***

Шаярыпмы, рөхсәт итәм, дисең,
Янәсе, сине яратырга.
Әйтерсең дә, бу йөрәк дигәнең
Синең рөхсәтне сорап тора.

Ш А Г Ы Й Р Ь Г Ә 

Карлар ява...Моңнар ява 
Шагыйрь күңеленнән.
Яңгыр түгел,  яшьләр тама.
Күңел  түгелүдән...
Бу дөньяның сагышлары 
Нигә урап үтми?
Бәхет диеп көткәне дә
Ник бәхетле итми.
Бер йөрәккә ник бу хәтле
Ходай моңнар биргән?!
Сират күперләрен әллә
Җирдә кичсен дигән.
Манасың да сагышыңа
Тоткан каләмеңне,
Ачасың син дөрләп янган
Моңсу йөрәгеңне.
Йөрәгеңнең каны тама
Тоткан каләмеңнән.
Түз инде, син бит үзең
Берәү генә меңнән...

***

Эшкә бара кырга әнкәй иртән,
Тарта-тарта кабык арбасын. 
Арбасында өч-дүрт айлык энем.
Мине сөйри – кечкәй баласын.

Чүп утарга китә ул басуга.
Миңа куша, кара энеңне.
Карап тик утырам мин энемә,
Төбәп-төбәп, алмый күземне.

Үземә дә өч яшь. Беләмме соң
Ничек итеп бала карарга.
Карап тик утырам, якын бармый
Елый-елый яткан балага.

Замананың барлык авырлыгы
Әнкәйләрне читләп үтмәде.
Тик шулай да, күргән кыенлыклар
Йөрәкләрен кырыс итмәде.

...Эшкә бара әнкәй иртә торып,
Бала тартып, берсен ияртеп.
Биш бәбкәчең әзер бүген, әнкәй,
Йөр(е)тергә сине күтәреп.

***

Дүрт өй  аша  гына яши идек 
Якын дустым белән үскәндә.
Түзми идек күрешмичә көнгә,
Дүрт-биш кабат иң кәм дигәндә.

Әз күренде әллә  аралашу
(Исәр димә инде безләрне),
Ике сердәш хат сала башлады
Бер-берсенә, тезеп серләрне.

Урталыкта үскән карт каенның
Куышында булды “почтабыз”.
Чит-ят күзләр күрмәсеннәр диеп,
Тиз-тиз генә салып,  качабыз.

Шуннан башлап, ничә дистә еллар
Көтеп алам дустым  хатларын.
Тик бер көнен кайтарырга иде
“Каен элемтәле” чакларның.

***

Яна-яна сөю учагында,
Ысландымы әллә йөрәгең.
Мәхәббәтнең кайнар сандалының
Кемнәр баса тагын күреген?

Чыныккандыр, ахры, синең йөрәк.
Булат кебек үткен хисләрең.
Туракладың берәүләрнең  җанын.
Үзеңнекен  генә кисмәдең.

Тагын ягасың син учагыңны,
Түгәсең дә сүнгән күмерен.
Син бәхетле. Тик берәүләр генә
Янган кебек күрә гомерен...

***

Бәреп ватты кемдер сазларымны.
Йолка-йолка өзде кылларын.
Көе китте күңел җырларымның.
Яңгырамый язган  юлларым.

Упкын тирәнлеге бушлык салып,
Китте берәү.  Тып-тын җанымда.
Моңын эзли йөрәк,  җырын эзли,
Чыгаралмый көен сазында.

Илһам чыганагы булган әһел
Башкаларны сөеп язадыр.
Алладан да артык сөймә икән.
Бу ходайдан миңа җәзадыр.

***

Балан кайнатмасы әнкәй  бирде,
Бакчасында үскән баланның.
Кайгырта шул,  мин бит аның өчен
Баласы да әле баланың.

Ачы баланнардан татлы ризык
Бирдең миңа,  әнкәй бичарам.
Ачы язмышларың татлы булсын,
Дигән кебек  әллә   бу чараң.

Тәмләп-тәмләп кенә чәйләр эчәм.
Әнкәй күчтәнәче кадерле.
Язмыш татлы кышкы баланнардай,
Кешең булса әнкәй бәгырьле.

***

Мин әле дә бер нарасый бала,
Вакыт чәчкә көмеш элсә дә.
“Үсә белмисең” дип, дөнья кайчак
Минем сабыйлыктан көлсә дә.

Ихлас йөрәк биргән нигә әнкәм?
Нигә хәйләкәрлек бирмәгән?!
Бу дөньяда алдый-нитми генә,
Яшәү кыенлыгын күрмәгән?

Рәнҗетсәләр,  кечкәй җәнлек кебек,
Ярсып-ярсып, ныклап тешләдем.
Ачу кайткач,  үкенүем көчле,
Исәр, тагын ниләр эшләдем?!

Сөйсәм, чын күңелдән яраттым шул.
Яндым, көйдем, очтым күкләргә.
Ясалмалы була  белмәдем шул,
Бай булдым шул ихлас хисләргә.

Начар әртис булдым, уйнамадым.
Өйрәнмәдем  битлек кияргә.
Туры сүзле булдым. Телемне дә
Кирәктер дә кайчак тыярга.

Гафу сорар идем, хаксыз гына
Рәнҗеткәндә берәү йөрәген.
Хаксыз рәнҗетүең  авыртуын
Үз йөрәгең  сизә  күбрәген. 

ЫШАНСАҢ,  ЫШАН

Юл кагыйдәләрен бетерергә
Карар чыгарган ди хөкүмәт.
Шофер абзыйларым тәртип бозмый,
Ышанырлык түгел, әкәмәт.

Машиналар ярсып ярышмыйлар.
Юлда бер “бөке” дә калмый ди.
ГАИ абзыйларым шоферларга
Бер дә юкка штраф салмый ди.

Машиналар төзәтүче җирдә
Хаксыз гына төзәтәләр ди.
ГАИ абзыйларның  радарлары
“Алтмыш” кына күрсәтәләр ди.

Урам аша чыккан әбиләрне
Пионерлар кулга күтәрә.
“Хонда”дагы абзый җәяүлене
Эшләпәсен салып үткәрә.

ГАИ абзый куаклар артыннан
Кулын болгап, көлеп кала ди.
Страховка, штраф, юл  налогын
Хәзер түләмәсәң була ди.

Барлык светофорда “яшел дулкын”,
Чокыр җирләр ямап куелган.
Үз күзеңә үзең ышанмассың.
Юллар шампунь белән юылган!

Урам уртасында туктап торып,
Ашап алырга да була ди.
АЗСлар бушлай бензиннарын
Бак тутырып, өстәп сала ди.

ГАИ белән шофер абзыйларым
Бер-берсен бик яраталар ди.
Үтеп киткән чакта бер-берсенә
“Һава үбеш” тараталар ди.

Мин сөйләдем сиңа ишеткәнне.
Арттырмадым һич бер сүзен дә.
Ышанмасаң, дускай, ышанмассың.
Ышанып бетәлмим  үзем дә.

 КИЕК КАЗ ЮЛЫ

Ашыгыпмы,  Киек каз юлына
Кемдер куе итеп сөт түккән.
Чиксез галәмнәрдә бәхет эзләп,
Шул томанлы юлдан кем үткэн?

Киек казлар әллә адаштымы
Сөт түгелгән ерак юлларда?
Кем яшьлеге, кем гомере калган
Шул томанлы ерак елларда?

Кыңгыл-кыңгыл киек каз тавышы
Ерак галәмнәрдә югала.
Әллә инде нидер эзләп  җаным,
Кыңгыл-кыңгыл бер аваз сала.

БӘРӘҢГЕ

Бай үсмәдек, ләкин ач үсмәдек,
Заманына күрә авылда.
Ярып пешерелгән бәрәңгенең
Тәмен тоям һаман авызда.

Тәм-том безгә бик  күп эләкмәде.
Сөтен куйды әнкәй иртәнге,
Үзе салган кайнар икмәк куйды,
Куйды ярып пешкән бәрәңге.

Шөкер, хәзер ач замана түгел.
Кулым төрле аш-су пешерә.
Ләкин үсмер чакның бәрәңгесе
Авыз суларымны китерә.

Тулып тора кунак   өстәлебез.
Сый артыннан сыйлар өстәлә.
Ярып  пешерелгән бәрәңгесен
Куяр микән әнкәй өстәлгә?

АВЫЛ ЮЛЫ

Авыл юлы, тузаныңны
Күпме еллар тападым.
Чит юлларны күп узганмын,
Тик синдәйне тапмадым.

Авыл юлы, баткагыңны
Язлар-көзләр мин издем.
Синнән башлап чыгып китеп,
Дөньяларны мин гиздем.

Авыл юлы, бураныңны 
Ничә кат юлдаш иттем.
Дөньяда иң газиз йортка,
Авыл юлы, син илттең.

Авыл юлы, һич карамый
Баткагыңа-карыңа,
Җәй барамы, кыш барамы,
Күңел сине сагына.

 КӨТӘ ӘНКӘЙ

Тәрәз яннарыннан китми әнкәй.
Кайтырлар, дип өмет саклыйдыр.
Көтеп-көтеп тә без кайтмасак,
Вакытлары юк дип, аклыйдыр.

Кайтам диеп кенә җыенганда
Тагын килеп чыга мөһим эш.
Тагын килеп чыга мәшәкате.
Дөнья куган булам мин, имеш.

Көттермәскә иде әнкәйләрне.
Тормыш мәшәкате бетмәс ул.
Дөнья эше көтеп торса торыр,
Әнкәй генә мәңге көтмәс шул.

ТИК БЕР ҮТЕНЕЧ
(Зөфәр Гoбәйдуллин муз.)

Вакыт уза җитез атлар кебек.
Артта калды еллар дистәләп.
Күңелемдә – яшьлек, тик бара шул
Йөзгә җыерчыклар өстәлеп.

Куш.: Гомеребез безнең чиксез түгел.
           Бардыр башы, бардыр азагы.
           Бер рәхәтнең бер кыены була,
           Бар шатлыгы, бардыр газабы.

Дөнья мине иркәләмәсә дә,
Үпкәләмим һич тә тормышка.
Рәхмәтем зур олы бәләләрдән
Мине саклап килгән язмышка.

Куш.: И, гомеркәй, бер үтенеч сиңа,
Көзләремә табан ашыкма.
Яши-яши мине әйләндердең
Тормышны бик сөйгән гашыйкка.

Бирә торды язмыш теләгәнне.
 Күңел тоймый зарлы үкенеч.
Вакыт тизлекләрен кем йөгәнли?
Кемгә юллыйм тик бер үтенеч?

Куш.: И, гомеркәй, бер үтенеч сиңа,
Көзләремә табан ашыкма.
Яши-яши мине әйләндердең
Тормышны бик сөйгән гашыйкка.

ӘНКӘЙ СӨТЕ

Ак-караны кайчак аералмыйм.
Әнкәй ерак киңәш бирергә.
Ике күзем белән күрмәгәнне
Күңел күзем тиеш күрергә.

Яшә болай, я тегеләй диеп,
Киңәш бирүче юк янымда.
Әнкәй сөте белән кергән акыл,
Шөкер, яшәп килә әле аңымда.

Яхшы-яман якны аерырга
Сукырланса күңел күзлегем.
Адаштырмас тормыш чатларында
Әнкәй сөте биргән үзлегем.

ТАРТА ИДЕ ӘТКӘЙ ТӘМӘКЕ

Өй алдында утырадыр кебек
Әткәй, тәмәкесен көйрәтеп.
Каршы чыгар кебек күрешергә,
Олы кәлүшләрен сөйрәтеп.

Күчеп китте инде әткәй күптән
Тәмәкесез якка, еракка.
Күңел белән генә кайтам хәзер,
Әткәй кызы булып, кунакка.

Искә төшә, исән чакларында
“Тартма, әткәй”-, диеп әйткәнем.
Зар буласың икән бер күрергә
Тартып утырганын әткәйнең.

ИСКЕ БИШЕК
	(Зөфәр Гoбәйдуллин муз.)

Өй башына әнкәй асып куйган
Биш баласы үскән бишекне.
Вакыт тузаннары аңа кунган.
Бишек төбе ертык-тишекле.

Без тирбәлеп үскән бишегебез
Вакыт җилләрендә тирбәлә.
Бу дөньяга тәүләп күзен ачкан
Шул бишектә нәни биш бала.

Бишек җырларына кушып, әнкәй
Өметләрен безгә баглаган.
Нәни дөньябызның бер өлешен
Ядкарь итеп әнкәй саклаган.

Бишегемнән төшеп китүемә
Ярты гасырдан артып бара.
 Кечкәй чакка шаһит – иске бишек –
Сабый чакларыма кайтара.

  ***

Биш баланы, әнкәй, тигез итеп 
Үстерүе җиңел булмаган.
Нишлим икән болар белән диеп,
Күңелкәең юкка тулмаган.

Төрле чаклар булды, ләкин, әнкәй,
Бишебезне тигез яраттың.
Олы йөрәгеңне тигез итеп,
Биш өлешкә бүлеп тараттың.

Озын гомер биреп ходай сиңа,
Изге гамәлеңне күзәтә.
Синнән күргән изгелекләр, әнкәй,
Биш балаңнан кайтсын бишләтә.

                ЯУЛЫК

Әнкәй бүләк иткән бер яулыкны
Әбиләрчә итеп бәйләдем.
Бәйләдем дә күрәм, и, тамаша,
Яшь әбигә кинәт әйләндем.

Бигрәк ошап киттем, әнкәй, сиңа.
Синең бит сызыгың йөземдә.
Синең арттан куа барам, әнкәй,
Мин җәемдә, ә син көзеңдә.

Кайткан саен кисәм, кимәсәм дә,
Әнкәй, яулык бүләк итәсең.
Сиңа ошап барам, ләкин һич тә
Килми сине куып җитәсем.

СИТСА КҮЛМӘК

Алып бирер идем,әнкәй,
Иң  зиннәтле бүләкне.
Сөенеп кабул итәсең
Гади ситса күлмәкне.

Җаның өмет итми синең
Бар дөньяның байлыгын.
Телисең син, әнкәй, бары
Балаларның саулыгын.

Ситса күлмәк бүләгемне
Кабул итеп аласың.
Учларыңа, бүләк итеп,
Гомер килә саласым.

  ***

Күпме гомер калган, кемнәр белә...
Кыска гына калган гомерне,
Бер-береңә ачу-үпкә саклап,
Кыскартабыз гына түгелме?

Уйламыйча кайчак җәберлибез
Якын кешебезнең күңелен.
Үкенәбез аңлап, ул елларга
Кире кайту мөмкин түгелен.

И,яшисе иде бәхет тоеп,
Кадерләрен белеп Һәр көннең.
Бәхет-шатлыкларга хокукы бар
Бу дөньяга килгән Һәркемнең.

Күпме гомер калган, кемнәр белә...
Кыска гына калган гомерне,
Бер-береңне сөеп кенә яшәп,
Озайтабыз гына түгелме?

          ҖИЗ САМАВЫР

Кинәт күзем төште, җиз самавыр
Ятим генә тора почмакта.
Әйтә кебек, кирәк идем сезгә
Газ чәйнүкләр, “тефаль” юк чакта.

Олы гайләм белән җыелышып,
Чәй эчүләр әле исемдә.
Балачакның көзге чагылышы
Калды микән әллә йөзендә?

Күрәм кебек тонык көзгесендә
Биш балалы тату гайләмне.
Күрәм кебек абый-апаларны,
Күрәм кебек нәни шәүләмне.

Чәйнүк чәе тәме  җитәмени
Самавырлы чәйләр тәменә?
Рәхмәт сиңа, нурлы самавыркай,
Без сыйланып  үскән чәеңә.

 ЯШЬ КАЕН

Яшь бөредән челтәрле шәл үрә
Җылы язгы көндә яшь каен.
Гүзәлләнә, күркәмләнә бара,
Яшелләнә бара көн саен.

Иркә кояш нуры өндәвенә
Бөре ача яшел күзләрен.
Яфрак белән бизәп челтәр шәлен,
Каен кия яшел күлмәген.

Җиткән кызлар кебек сылу каен
Матурлыгы белән хушлана.
“Мине күрми үтмә”, дигән кебек,
Үз-үзенә  әллә соклана.

 АГАЧ ЙОРТ

ШәҺәр тулы кирпич-бетон,
Таш йортлар арасыннан
Бер йорт караш тартып тора
Бүрәнә агачыннан.

Агач йортның җаны бар дип,
Дөрес саныйлар бугай.
Тәрәзләре, үтмә, кер, дип
Көлеп карыйлар бугай.

Без дә үстек агач йортның
Җылысына сыенып.
Газиз йортның Һәр почмагын
Искә алам сагынып.

Агач  өйдә гөрли-гөрли
Яшәгәннәр исемдә.
Торам хәзер, чирли-чирли,
Цемент, бетон эчендә.

ЯШЕЛ КАПКА
	(Иршат Закиров муз.)

Әнкәй, йөзең ачык булгангамы,
Яшел капкаң бер дә ябылмый.
Өй тутырып кайта туганнарым.
Күрше-күлән үтми кагылмый.

Басып яшел капка төпләренә
Көтәсең син безнең кайтканны.
Керәсең син, әнкәй, төшләремә.
Төштә күрәм яшел капканы.

Бирешмәле, әнкәй,Һич бирешмә.
Яшел капкаң әле аумасын.
Безне көтеп алган ачык йортка
Тагын, тагын килә кайтасым.

ЗӘҢГӘР КӨЯНТӘ

Зәңгәр көянтәңне бирнә итеп,
Алып  килдең, әнкәй, юлдашка.
Көянтәкәй тугры хезмәт итте.
Сынмады ул еллар узгач та.

Шул көянтәң белән иңнәреңдә,
Җитез-җитез атлап, ашыгып,
Ару-талуыңны искә алмый,
Күпме сулар, әнкәй, ташыдың.

Гомер үтә, зәңгәр көянтәң дә
Уңган инде, әнкәй, кояшта.
Сылу килен булып төшкән чагың
Калган инде, әнкәй, еракта.

Тимер чиләкләрең еш тузса да,
Бирешмәде агач көянтәң.
Яшьлек көянтәңдәй нык булырга
Телим  сиңа мин чын йөрәктән.

НИ ӘЙТЕРМЕН?

Килер бер көн безгә  барыбызга,
Соңгы нуры сүнгәч галәмнең,
Сорарлар бит, ни калдырдың җирдә,
Нинди эшең, нинди гамәлең?

Сорарлар бит, эшләдеңме диеп,
Якты дөньялыкта син савап?
Уйлмыйча яшәгәнлек белән,
Табармынмы икән мин җавап?

Ходай  алларына басыр алдан
Үз-үзеңнән кирәк сорарга.
Ниләр калдырырмын үземнән соң
Мирас итеп якты дөньяга?

БУРАН

Кышкы бураннарны юлдаш итеп
Кайтып төштем туган авылга.
Исем китте, бүре кебек улап,
Кар дулаган усал давылга.

Усал буран белән ызгыланып,
Көртләр баскан  ызба эчендә
Әнкәй җаным  ялгыз гомер итә,
Газиз әнкәм сиксән яшендә.

Әнкәй, салкын кышлар кочагына
Ничек сине ташлап китәргә?
Дөньям, гайләм көтә мине читтә.
Белмим инде, ни хәл итәргә?

Әнкәй сабыр гына җавап бирде:
“Балам, минем өчен кайгырма.
Минем белән аллам кала әле.
Рәхмәтеннән, шөкер, аермас”.

Алла  сиңа ярдәм бирер дә бит.
Тәңрем, бәлки, сине карар да.
Намус дигән эчке тавыш кына
Тынгы бирми соңгы арада.

ӘНКӘЙ БИЯЛӘЕ

Аруыңны белми, озын кичтә
Мамык бәрән җөнен эрлисең.
Дулкынланып торган йомшак җептән
Бияләйләр безгә бәйлисең.

Күңел җылыңны син кушасыңдыр.
Бияләең шуңа җылымы?
Әйтерсең дә, үз кулыңа алып
Җылытасың, әнкәй, кулымны.

Җәйләр үтә, тагын кышлар җитә,
Тагын салкын карлар сибәли.
Тәнгә генә түгел, җанга җылы бирә
Әнкәй бәйләп биргән бияләй.

***

Сагындырып, ялындырып кына,
Тагын язлар килде. Куаныч...
Санлы гына булган кышның берсе
Тагын үтеп китте. Кызганыч...

Нигә икән шушы язлар-җәйләр
Санап кына безгә бирелә?
Вакыт кадерләрен белергәме,
Көн-сәгатькә айлар бүленә?

Сагындырып, ялындырып кына
Тагын җәйләр җитәр.  Куаныч...
Санлы гына булган язның берсе
Тагын үтеп китәр.  Кызганыч...

АКСАК КАРЧЫК

Урам буйлап аксак карчык килә.
Уң улында таяк – терәге.
Вакыт бөккән арка сөякләрен,
Җиргә тия язган ияге.

И, әбекәй, әйе, синең дә бит
Шаян балачагың булгандыр.
Бәлки, әле синең күңелеңдә
Унсигезең генә тулгандыр.

... Ел артыннан еллар  куып килә.
Вакыт дигәннәрең ашыга.
Әйтерсең дә, аксак карчык  булып,
Киләчәгем килә каршыга.

АК ИДӘН

Рәхәтләнеп яланаяк басам кайтып,
Әнкәй, синең буялмаган идәнеңә.
Исемдә юк, бәлки, соңгы вакыт
Андый идәннәрне күргәнем дә.

Ак идәнне юк-бар хәлең белән,
Ышкып-ышкып, рәтләп юасың.
Дәртләнепме, эшләп йөргән җирдән
Моңлы халык җырын сузасың.

Кояш нуры сарган, иркен идән.
Аякларым тоя җылысын.
Идән түгел, мин бит аны беләм,
Җылы бирә әнкәй сулышы.

Әнкәй, синең ап-ак идәнеңә
Тагын-тагын кайтып бассам иде.
Идән юып йөргән җирләреңдә
“Балам!”, диеп каршы алсаң иде.

 ЗӘҢГӘР ТАҢДА...

Кышкы  таңда туган өйдән киткән
Мизгел күңелемдә саклана.
Газиз йорттан чыгып киткәнемә,
Гаеп тоеп, җаным аклана.

Күздән югалганчы карап кала
Әнкәй, миңа болгап кулларын.
Колагымда әйткән сүзе: “Балам,
Җиңел булсын йөргән юлларың”.

Озаталар мине авылымның
Бәс бизәгән гаҗәп таллары.
Бик иркәләп кенә, сибелеп-сибелеп,
Биткә төшә йомшак карлары.

Юл буена миңа  сөйләп бара                   
Чана шыгыр-шыгыр зарларын.
Чана башта әткәй  сузып көйли
Үз алдына моңлы җырларын.

Чана юлы илтте олы чатка.
Еракларда үтте елларым.
Кайтыр идем зәңгәр таңлы чакка,
Борып булса вакыт юлларын.

***

Авылыма кайтып кергән очта
Каршы ала олы зираты.
Бу җирдә без  кунак, барыбызның
Мәңгелеккә анда җир-аты.

Күргән булып яшәү  чараларын,
Тормыш йомгакларын сүтәбез.
Туу белән  үлем араларын
Уйланмыйча кайчак үтәбез.

Үкенмәслек яшәргә соң ничек?
Кемнән алыйм мин шуңа җавап?
Йөргән чакларымда дөнья гизеп,
Эшләдемме мин җирдә савап?

Әйтә кебек үтеп киткән чакта
Миңа авылымның зираты:
“Җир бәндәсе, син исеңдә сакла.
Барыгызның җитәр чираты!”

АЛЫП КИТӘ ҖӘЙНЕ ТОРНАЛАР

Көз шәүләсе, август яңгырлары ,
Кага инде тагын тәрәзгә.
Нигә,  җәем, озак көттердең дә, 
Киләсең син үзең бик әзгә?

Җәйнең соңгы моңсу сәләм җырын
Торналарым күктән тапшыра.
Торналарның очар юлы ерак,
Җәй артыннан алар ашыга.

Торна канатында очып китә
Зәңгәр киңлекләргә җәйләрем.
Язлар үткәч казлар  томшыгында
Тагын кайтыр җәйләр әйләнеп.

ӘМИНӘКӘЙ БЕЛӘН ЧУЛПАНЫҢ

Яуга киттең.  Елап көтеп калды
Әминәкәй белән Чулпаның.
Шигыреңне манды  алсу төскә
Яу кырында түккән ал каның.

Канат бирде шигырь юлларыңа
Әминәкәй белән Чулпаның.
Сагындырып сугыш кырларында
Төшләреңә керде Һәр таңын.

Күрдең әсирлеген вәхши илнең.
Дошманыңа  җанны сатмадың.
Онытмадың, бит артыңда синең -
Мәскәү, Әминәкәй, Чулпаның.

Туган-үскән илең, сөйгән халкың,
Әминәкәй белән Чулпаның –
Биргән антың бозылмады синең,
Илгә кайтты батыр ир даның.

Авыр чакта сиңа терәк биргән
Әминәкәй белән Чулпаның 
Халкым хөрмәтенә лаек бүген -
Синең мәхәббәтең, дәвамың. 

КАБУЛ ИТӘМ

Кабул итәм җыерчыкларымны.
Кабул итәм  көмеш чәчемне.
Булган гомеремә шөкер итеп,
Кабул итәм олы яшемне.

Күңел карышса да, акыл аңлый
Җыерчыксыз гомер булмавын.
Тик шулай да йөрәк өмет итә
Вакыт-сәгатьләрем тулмавын.

Тиле күңел, карап яшь йөзләргә,
Чит-ят матурларга көнләшмә.
Сөенергә кирәк, яшим диеп,
Тирән җыерчыклы көнгәчә.

МИН ДӘРЕСКӘ СОҢЛАДЫМ

Кем өчендер  кыңгыраулар чыңлады.
Мин дәрескә кырык елга соңладым...
Ак алъяпкыч, ак тасмалы елларым...
Бардыр икән сагыныплар еларым.
Мәктәп ишекләрен тәүге ачканым...
Үсә торгач, дәресләрдән качканым...
Миннән күчерүче якын партадаш...
Искә алам мин сине көн аралаш.
Иң беренче укытучы апамны...
Иң соңгысы – арттан елап калганы...
Балачакның иң кадерле еллары...
Кыңгыраулы, шаулы мәктәп юллары...
Кем өчендер кыңгыраулар чыңлады...
Мин дәрескә кырык елга соңладым...

БӘЛӘКӘЙ КЕШЕЛӘР ИЛЕНДӘ

Җаны бар уйнаган курчакның
Бәләкәй кешеләр илендә.
Сөйләшәләр алар кайвакыт
 Серле бер курчаклар телендә.

Бәләкәй кешеләр илендә
Биш йөз ел үсәсе бар төсле.
Бәләкәй кешеләр илендә
Миллион ел яшәсе бар төсле.

Бәләкәй кешеләр илендә
Әтинең куллары иң көчле.
Бәләкәй кешеләр илендә
Әниләр картаймастыр төсле.

Бәләкәй кешеләр илендә
Әкият түгелдер әкият.
Кызыклы мультикта кургәннәр –
Бәләкәй кешегә хакыйкать.

Бәләкәй кешеләр илендә
Бәләкәй кешеләр кануны.
Олылар илендә яшәүче
 Оныттымы әллә  соң шуны?

  ***

Мин уйладым,  инде ачтым диеп,
Бу дөньяның барлык якларын.
Яши-яши дөнья ача тора
Миңа таныш түгел чакларын.

Мин уйладым беркатлыгым белән,
Яхшы беләм диеп үземне.
Исем  китә кайчак танымыйча,
Чит кешеме, әллә үземме?

Мин уйлаган булдым, күрәм диеп,
Кешеләрне үтә күрәле.
Һәрбер кеше – үзе зур  бер дөнья,
Кайчан бетәм аны өйрәнеп?

Күпне күрдем, дидем җитди төстә,
Бәяләми язмыш биргәнне.
Уйлап әйтсәм, чагыштырыр идем,
Зур әткәем ниләр күргәнне.

Мин уйладым, әзермен мин диеп,
Бу тормышның төрле мәленә.
Тик калдыра кайчак тормыш мине
Көчсез сабый бала хәленә.

Бу тормышның яңа ягын ачмый
Минем бер көнем дә үтмидер.
Дөньяларны ныклап аңлау өчен
Бер гомерләр генә җитмидер.

КУЯН КҮЧТӘНӘЧЕ

Көтә идек  кечкәй чагыбызда
Урман гизеп кайткан әткәйне.
Куян безгә “җибәрәдер” иде
Җиләк тәлкәшен, я күкәйне.

Чикләвекләр “җибәрәдер” иде
Күчтәнәчкә кырдан куяннар.
Балачакның җәйге куяннары
Бик тә, ахры, юмарт булганнар.

Күчтәнәчкә сөйгән оныгыма
Куян төрле тәм-том “җибәрә”.
Вакыт-заманалар үзгәрәләр,
Кырда куяннар да “үзгәрә”.

Көтмим инде күптән күчтәнәчләр.
Тик суыткычта күрсәм күкәйне,
Искә алам куян күчтәнәче
Кырдан алып кайткан әткәйне.

БУРЫЧ

Бурычын бирәм дип әдәм заты
Күтәреп йөрткән ди әнкәсен.
Хәлдән таеп егылган ди беркөн,
Изә торгач йөге җилкәсен.

Сорау биргән Тәңре тарафына,
Бурычымны үтәдемме? дип.
Тәңре әйткән: әнкәң тудырганда
Тойган хәлен дә үтмәдең, дип.

ӘЧЕ-ӘЧЕ
	(Р.Гатауллин муз.)

Котлы булсын, яшьләр, туйларыгыз!
Ике йөрәк бүген берләште.
Килен тагын бер әниен тапты,
Каенана “улым” дип эндәште.

Кушымта: Әче! Эче! Әче! Әче!
Әллә нигә бик әче!
Әче дигән мизгелләрне
Татландырып җибәрче!

Бу тормышның ерак юлларында
Шатлык  яныгызда атласын.
Кавыштырган ихлас сөюегез
Сезне гомерлеккә парласын.
Куш.

Зәңгәр булсын очар киңлегегез,
Ак юллардан гына үтегез.
Әти-әниләрне исән чакта
Биш-алты  оныклы итегез.
Куш.
Икегезгә дүрт кулыгыз хәзер.
Икегезгә ике  иңегез.
Булган кыенлыкны җиңел җиңеп,
Текә биелеккә менегез.
Куш.
Бакчадагы сөю агачына
Гүзәл сандугачлар иләшсен.
Менә нинди була чын сөю дип,
Пар аккошлар сезгә көнләшсен.
Куш.

Күтәрерлек бәхет телим сезгә.
Күтәрмәслек бәхет кирәкмәс.
Әллә ниләр сезгә теләсәм дә,
Теләр теләкләрем hич бетмәс.
Куш.

***

Тормыш дулкыннары безне бәрә
Төрле якларына ярларның.
Сирәк була талгын аккан чагы
Гомер  дигән ярсу елганың.

Су чоңгылларында әйләндерә,
Аска тартып, өскә күтәреп.
Су астының үткен кыяларын
Җибәрергә ничек үткәреп?

Тормыш көймәсендә ике ишкәк.
Көймә тыңлый бергә ишкәндә.
Бер-береңә күпер булу кирәк
Гомер  елгаларын кичкәндә.

КИРЕ КАКМА СӨЮЕМНЕ

Ихлас сөюемне кире какма.
Үкенерсең аңлап, югалткач.
Нигә кирәк аны югалтырга,
Еллар буе эзләп, бер тапкач?

Язларымның яшеллеген алма.
Җәйләремнең алма гөлләрен.
Сөюемә хаксыз кырау салып,
Алтынлыгын алма көзләрнең.

Үзең куйган канатымны кисмә.
Ярты канат ерак очалмас.
Үзең биргән өметемне өзмә.
Парлы канат арып туктамас.

Язларымның яшеллеге булып,
Җәйләремнең булып гөлләре,
Көзләремнең алтынлыгы булып,
Тормышыма, җаным, кер әле.

НИК САТЫЛМЫЙ ИКӘН ВАКЫТЛАР?

Кирәк чагы чыгар, дигән булып,
Әзрәк кенә җыйган акчам бар.
Шуңа вакыт сатып алыр идем.
Ник сатылмый икән вакытлар?

Вакытларның очып үтүенә
Торган саен калам гаҗәпкә.
Алыр идем аны әҗәт итеп,
Тик бирүче юк шул әҗәткә...

Кадерләрен белми, сакламыйбыз.
Бит вакытлар сатып алынмый...
Эзләп-эзләп аны карасаң да,
Югалганы аның табылмый...

“Вакыт түгел, безнең гомер үтә”.
Әнкәемнең алтын сүзләре...
Күренми дә үзе, сизелми дә.
Йөздә генә кала эзләре...

Вакытларны сатып алыр идем,
Ник сатылмый икән вакытлар?
Саклап-саклап кына тотар өчен
Тагын әзрәк кенә вакыт бар...

ШИГЫРЬ ЯЗУЧЫНЫҢ ИПТӘШЕНӘ

Алла ярдәм бирсен генә икән,
Ирең булса шигырь язучы.
“Сабыр хатын” медаленә лаек
Шигырь язучыга түзүче.

Төне буе хатын үрсәләнә,
Көтеп шагыйрь дигән ир санын.
Таңга хәтле ире йөреп чыга,
Кайчан килер, диеп илhамым.

Сыйлый хатын ирен, аша инде,
Чебен төшә, диеп, ашыңа.
Ире белми ачлы-туклыгын да,
Җан азыгы эзләп ашыга...

Хатын иргә берәр йомыш кушса,
Ире таба тизрәк сылтауын.
Ничек түзә диген мескен хатын
Шигырь яза торган ялкауын?

Мунчалардан ире чыгып чаба,
Миллек белән генә ябынып...
Кайда инде рәхәтлеген күрү
Яккан мунчаларның, чабынып!

Киен әзрәк! Арттан хатын әйтә.
Ире, кайда инде эндәшү!
Көтә аны, миллек япкан килеш,
Гүзәл Лира белән серләшү!

Әгәр иргә илhам килми торса,
Алыштыра хатын “Лирасын”...
Урынлымы-урынсызмы мактап,
“Юкә чөйнең” күрә чарасын...

Шигырь язучының хатынына
Бирсен икән ходай түземен...
Язган китабының тыш битенә
Хатынының куйсын исемен...

ҖӘЙЛӘРЕМДӘ СИНЕҢ ИСЕМЕҢ

Җылы, иркә, күркәм җәйләремә
Кушар идем синең исемне.
Җәйнең җылы чакларында туып,
Җәйдән алдың әллә җисемне?

Синең исем белән атар идем
Язларымның гүзәл мәлләрен...
Гизеп язгы яшел тугайларда,
Җыйдың әллә язның ямьнәрен?

Синең исем белән бәйләр идем
Көзләремнең алтын чакларын...
Салкын яңгырларда чатыр булып,
Мине өшүләрдән сакладың.

Кышка синең исемеңне кушу
Теләген мин бер дә тоймадым.
Карлар кебек ак булса да җаның,
Кышлар кебек салкын булмадың...

Елларымның гүзәл мәлләренә
Чагыштырдым, җаным, мин сине.
Исемеңне әйтсәм килер кебек
Язым, җәем, көзем бер көнне...

 ИЯСЕЗ ЭТ

Күзләремне аска яшерәм мин
Иясез эт күрсәм урамда.
Нинди усал язмыш йөртә аны
Яңгырларда, кышкы буранда?

Көче булган чакта иясез эт
Хезмәт иткән, бәлки, бер байга.
Хуҗа аны хезмәтләре өчен
Әйләндергән йортсыз сукбайга.

Тугрылыклы караш белән катыш
Акыл карый аның күзеннән.
Моңсу карашлары  күбрәк сөйли
Этнең әйтәлмәгән сүзеннән.

Артык күп теләми иясез эт.
Табар, бәлки, яңа хуҗасын.
Торсын иде алда кечкәй миски,
Хуҗа чыгып әзрәк сыйпасын.

Карашымны аска яшерәм мин
Иясез эт күргән чагымда.
Кешелегем әллә уяныпмы,
Гаеп тоям шул эт алдында.

ВАКЫТ ҖИТМИ

Вакыт җитми, вакыт җитми...
Ник вакыт җитми икән?
Үткән саен арта барып,
Ник вакыт үтми икән?

Вакыт кими, вакыт кими...
Ник вакыт кими икән?
Үтеп киткән яшьлек чоры
Бүтән тәтеми икән.

Вакыт чаба, вакыт чаба...
Ник вакыт чаба икән?
Картлыктан качып китсәң дә,
Ул безне таба икән.

Вакыт алып китә безне.
Ник  вакыт ала икән?
Безгә җитмәгән вакытлар
Бездән дә кала икән...

ШИГЫРЬ ТУРЫНДА ШИГЫРЬ

Мин этәрмим яшәгән дөньямның
Яшәү чара, матди якларын.
Мал табудан миңа кадерлерәк
Шигырь укый торган чакларым...

Көлгәннәр бар шигырь сөючедән,
Сәер күреп шигырь язганны.
Белми, бахыр, нинди тойгылардан
Үзе мәхрүм булып калганны...

Өзелердәй нечкә күңелләрне
Ходай бирмәгәндер бер юкка.
Хис диңгезе дулкынында йөзсәм,
Хис учагы саладыр утка...

Тоеп булмый матди яктан гына
Бу дөньяның барлык рәхәтен.
Күпләр белми җыр-шигырьләр аша,
Хисләр аша тою ләззәтен...

Дөрес, бәлки, шигырь белән генә
Тамак туйдыручы сирәктер.
Өстәл тулы ризык белән бергә
Җан азыгы тигез кирәктер...

Кемдер сөя бары дөнья милкен.
Тик байлыгы аның бер айлык.
Гасырлардан гасырларга күчә
Даhи шагирь калдырган байлык.

Тукай белән Җәлил берәр генә.
Пушкин кебек  юктыр язасым.
Тик шулай да сихри шигъри хистән
Килми минем мәхрүм каласым.

“Сәер кеше генә шигырь яза.
Язма бүтән шигырь “, - дисәләр,
Беләм, дөнья котсызланып калыр,
Бетсә шигырь сөйгән “исәрләр”...

 ЙОРТ  ИЯСЕ

Күзгә күренмичә көтә кебек
Кайтканымны өйнең иясе.
Ничә тапкыр сынап-сынап карап,
Килми, әкият бу, диясе.

Хәтер-зиhен әле әйбәт кебек.
Кинәт кенә әйбер югалтсам,
Кемдер куя кебек урынына,
Шул ук җирдә аны мин тапсам.

Өй башында кайчак чабып йөри,
Дөбер-шатыр итеп дөньяны.
Чакырамы куыш уйнарга дип,
Тотып алсын, диеп мин аны.

Йорт иясе шулай байтак инде
Күзгә күренмичә уйната.
Шаяр әзрәк бергә, дигән кебек
Әйберемне алып шаярта.

Җен иләшкән, диде миңа берәү.
Җен дип аны юктыр уйласым.
Күзгә күренмәгән сакчы булып,
Йорт иясе йортны сакласын.

Мин хуҗа  бит монда, кит бар, диеп
Юктыр серле җанны куасым.
Мин бит аның өчен кунак кына,
Ә ул -  өебезнең хуҗасы.

Йөрсен әйдә, күзгә күренмичә,
Кечкәй бала кебек шаярып.
Ачуланып аны туктатмасаң,
Үзе белеп туктый ул  арып.

Аңа каршы сугыш башламасаң,
Торган өйдән куып чыгармас.
Куркытмас ул, аннан курыкмасаң.
Үч  тотмасаң, ул да үч тотмас.

Күптер бу дөньяның серле чагы.
Кала бары исең китәргә.
Зиhен аңлап бетмәс ягын кала
Аңламыйча кабул итәргә.

 ИРЛӘР КҮЗ ЯШЕ

Табигый хәл -  хатын-кызның күз яше.
Кайгысын да, шатлыгын да чылата...
Күңеленә җыеп барган моң-зарын
Аккан күз яшьләре аша бушата.

Ирләр елый,  булмаганда тыелып.
Саран гына күз яшьләре ирләрнең,
Күтәрелмәс кайгы булып коелып,
Яндырадыр, гүя, тамган җирләрен...

АК ӘБИЛӘР

Үскән чакта күрше апаларым,
Чабып чыгу белән капкадан,
“Тәүфиклы бул, балакаем”, диеп,
Сөеп китә иде аркадан.

Эш сөюче күрше апаларым,
Ак апалар, чибәр апалар,
Вакыт басымыннан кечкәйләнеп,
Инде чибәр әби булганнар...

Ак әбиләр, очратканда сезне,
Хәлегезне килә сорасым.
Чын күңелдән тыныч картлык теләп,
Фатихалар килә аласым...

БИТ ОЧЫ ЧОКЫРЧЫГЫҢ

Бит очыңның чокырчыгын,
Елмаю кунсын диеп,
Әллә үзең чокыдыңмы,
Сөюче булсын диеп?

Сөйкемледән сөйкемлерәк
Бит очыңдагы уймак.
Мөлаем елмаюыңа
Мин ничек карап туймак?

Әллә үбәргә сорыймы
Бит очы чокырчыгың?
Әллә аңа, әллә сиңа
Гашыйк мин, чукынчыгым!

СИПКЕЛ-СИПКЕЛ СӨЙКЕМЛЕМ

Сипкел-сипкел сипкелеңне,
Сөйкемлем, кемнәр сипкән?
Әллә кояшмы яратып,
Кочаклап сине үпкән?

Сипкел-сипкел сипкелеңдә
Алтын кояш төсе бар.
Әллә инде hәр ноктаңның
Тарта торган көче бар?

Күзләреңә текәп карап
Санадым сипкелеңне.
Сипкелсезгә алыштырмам
Сипкелле сөйкемлемне.

Барсына да тәтемидер
Сипкел белән сипкәләү.
Әллә шушы булды микән
Сине миңа билгеләү?

ӘФӘНДЕ

Әфәнделәр заманына күчтек.
Тик әфәнде була алмадык.
Без бит бүтән заманада үстек.
Безме алар юлын сайладык?

Заманалар синнән сорап тормый,
Телисеңме, теләмисеңме...
Үз өстеңдә барсы, нишләсәң дә,
Яшисеңме, үләм дисеңме...

Өйрәнмәбез инде. Сөйләсе юк
“Әфәнде” нең җанга тигәнен.
Безнең заман кешесенә якын
Гади генә “иптәш” дигәнең.

ЧАЛБАР – КҮЛМӘК
	(чынлы-шаярулы)

Берәү әйтте, чалбар ташлап,
Ник күлмәк кимисең? дип.
Ә мин әйттем, кирәк булгач,
 Ник алып бирмисең? дип.

Күлмәк кигән чакларымны
Ник күрмисең, ир кеше?
Нәрсә телим, шуны киям.
Беркемнең дә юк эше.

Ирләр, сезгә генә түгел,
Безгә дә җылы кирәк.
Туңган чакта чалбар түгел,
Әллә ни булам кимәк.

Юкка гына “Бозык башы –
Чалбарда ул “, димәгез.
Үз күзеңдә чүп күрмичә,
Кешенекен күрмәгез.

Иң беренче чалбарымны
Мулла абыстай күрде.
“Балакаем, бигрәк әйбәт.
Бар җирең ябык”, диде.

Киң балаклы ”чалбарларын”
Әбиләр күптән кигән.
Бүгенге чалбар модасы
“Борынгылардан килгән”.

Олы ирләр, көчле ирләр,
Вакчылга әйләнмәгез.
Бүтән кайгыгыз булмаса,
Чалбарга бәйләнмәгез.

 ТОРНАЛАР

Торналарны озатам мин тагын.
Алар белән җәйне озатам...
Торналарым язын кайтыр да бит,
Мин генә бер җәйне югалтам.

Оча торналарым тезелешеп.
Торналар да җирдә җәй эзли.
Кеше түзгән кышкы салкыннарга
Нәфис торна күңеле түзми.

Җибәрәсе килми hич тә җәйне.
Моңсу тойгы айкый күңелне...
Торналарны әгәр тота алсам,
Җәйләрем дә китмәс шикелле...

ЯКЫН ДУСТЫМА
	(гомерлек сердәшем Светланага ) 

Кулларыңны иңнәренә салыр
Якын дуслар булган очракта,
Шул җылыдан эреп  тоясыңдыр,
Гүя үзең җылы кочакта...

Сердәшләрне беректерә вакыт.
Дуслык – туганлыкның бер төре.
Чын дусларны вакыт сыный алса,
Ялган дусның чыгадыр кере...

Дус күрмәгән күңел – ятим күңел,
Мәхрүм булган җылы тойгыдан.
Дустың белән шатлыгыңны бүлсәң,
Дустың арчыр сине кайгыдан.

Чын дусларым булды, сердәшләрем.
Әйтер идем, мин бик бәхетле.
Шундый дуслар  биргән Тәңрегәме,
Дусларыма әллә рәхмәтле...

 КЛАССТАШЛАРЫМ

Классташларым, үсмер классташларым,
Кай арада үсеп җиттегез?
Парта арасыннан этә-төртә,
Кичә генә чыгып киттегез...

Ярый инде, олыгайсам да мин.
Ә сез мине куып җиткәнсез.
Күрешмичә торган шул араада
Сез дә шул ук юлны үткәнсез...

Классташларым, үсмер классташларым!
Инде олы апа, абыйлар!
Ак-каралы фотолардан карый
Бергә укып йөргән сабыйлар...

Классташларым, үсмер классташларым!
Нигә арта бара буш парта?
Нигә кемдер тормыш мәктәбеннән
Башкалардан ашыгып кайта?

Классташларым, үсмер классташларым,
Тормыш дәресләрен аласыз...
Тик шулай да җанда мәңгелеккә
Үсмер классташ булып каласыз...

КОРЛЫ-КОРЛЫ ТОРНА МОҢЛЫ...

Корлы-корлы торна моңлы,
Китә инде җәйләрем.
Җәйләр калсын, диеп, җиргә
Торналарны әйдәдем...

Корлы-корлы торна җыры
Эри зәңгәр киңлектә...
Җәйләрем дә эри бара
Торна белән биектә...

Корлы-корлы торна моңы –
Җәйнең моңсу сәләме...
Торналарым киткәч бетә
Җәйләремнең дә яме.

Корлы-корлы торна моңлы
Җәйләр кайтмас тиз генә.
Корлы-корлы торна җырсыз,
Җәйсез, җаным, түз генә...

ИЛЛЕ ЯШЬ

Илле яшь, дип әйтү генә җиңел...
“Ярты гасыр” – ансы ярыйсы.
Бер гасырлык гомер бир дә инде,
Нигә  яртыларга ярасы?

Илле яшь, дип әйтүләре мәзәк...
Кайда, кемгә тулган илле яшь ?
Күңел тоймый әле илле яшен.
Күңел картаймаган, күңел яшь.

Илле яшь, дип әйтүләре сәер...
Кайчан, кайда булды ул еллар?
Кай арада арттан басып килә
Чирек гасыр узган зур  уллар?

Илле яшь -  бит ышанырлык түгел!
Ышандыра алмыйм үземне.
Бәхәсләшә алмыйм, кинәт кенә
Көзгеләрдә күрсәм йөземне...

ЯШЬ  КЫЗ

Ясалмалы матурлыгың
Нигә кирәк, кыз бала?
Буяп-буяп бик артыгын,
Йөзләреңне бозма ла.

Әниеңме, бүтән кемме
Биргән сиңа чибәр йөз.
Бизәнмәсәң дә, син үзең-
Табигыйле гүзәл кыз.

Иннек, кершән, тушь, помада
Олы яшеңдә көтә.
Арттырмасаң да яшеңне,
Гомеркәйләр тиз үтә...

 КАГЫЛА БИТ МИҢА 

Кагыла бит миңа, уф дисәң дә...
Күңел синең белән уфтана.
Елмаюың кагылмыйча үтми.
Сиңа карап күңел хушлана.

Кагыла бит миңа чирле чагың.
Кара кайгы булып кагыла...
Тыштан күрсәтмәсәм дә, җаныма
Сары сагыш булып ягыла.

Кагыла бит миңа hәр карашың.
Һәрбер әйткән сүзең кагыла.
Сүзләр белән көн дә әйтмәсәң дә,
Иренеңнән сөю агыла.

Кагыла бит миңа, кулларыңны
Сузмасаң да, синең якынлык.
Әллә күз күрмәслек нечкә җепләр
Арабызга үрде туганлык?

ӘНКӘЙ ИСӘН ЧАКТА...

Кирәк тә бит безгә, аңламыйбыз,
Көтәр кеше барда кайтырга.
Кирәк тә бит, матур-матур сүзләр
Исән чакта аңа әйтергә.

Кирәк тә бит, әнкәй исән чакта,
Иңнәреннән аның кочарга.
Кирәк тә бит, аның кулын алып,
Кысып-кысып салу учларга.

Кирәк тә бит, әнкәй исән чакта,
Күзләренә аның карарга.
Кирәк тә бит, бер дә оялмыйча,
Чал чәчләрен сыйпап тарарга.

Кирәк тә бит, әнкәй исән чакта,
Кадерләрен аның белергә.
Шатлык-сөенечен арттырырга,
Ашыкмасын өчен үләргә.

Кирәк тә бит, әнкәй исән чакта,
Рәхмәтләрне аңа әйтергә.
Кирәк тә бит безгә. Тик шуларны 
Әнкәй тиеш түгел көтәргә...

БУ ДӨНЬЯНЫ БЕЛӘСЕ

Бардыр әле бу дөньяның
Төшенәсе хикмәтен...
Кеше дигән кешеләргә,
Дөнья, күпне йөкләттең.

Бардыр әле бу тормышның
Аңлыйсы төрле ягын...
Әзер булу кирәктер ул,
Күрсәтсә төрле чагын.

Бардыр әле, күптер әле
Төшенәсе  бик күпне.
Бик кирәкләрен  күрергә.
Күрә белергә чүпне...

Бардыр әле, күптер әле
Бик күпне өйрәнәсе.
Белгән саен беләсенең
Артадыр күләмәсе...

 БАЛАЧАК КАДЕРЕ

Балачаклар атлап кына түгел,
Балачаклар чабып үтеп киткән...
Сабый чаклар ерагайган саен
Кадерләре арта гына икән.

Балачакың hәрбер хәтирәсен
Олы күңел сөеп искә ала...
Бер мизгелгә генә күңеленә
Кайта тагын “теге” сабый бала...

Балачакта түккән күз яшенең
Ачылыгын еллар алып киткән...
Балачакның татлы-татлы тәме
Искә алган саен арта икән...

Еллар үткән саен сабый чакның
Үсә генә икән кадеркәе.
Чабып йөргән чакта кем уйлаган,
Чабып үтәр диеп, гомеркәе...

ҖИБӘРӘЛМИМ ӘЛЕ ҖӘЙЛӘРЕМНЕ

Тота әле җәйләр кулларымнан...
Тота әле җәйләр күңелемне...
Көзләр җәйне  алып китеп бара,
Ә мин җибәрәлмим  җәйләремне...

Моңсу гына саубуллаша  җәем.
Һич китәсе  килми бит аның да...
Белә бит ул аны яратканны,
Һәркемнең дә җәйләр җаннарында...

Көзләр яулый бара үз хокугын.
Артка чигә бара җәй, сизелми...
Җәйгә бәйләнелгән нурлы җепләр,
Җылы җепләр әле hич өзелми...

Күңелемне җылы җәем төргән
Якты хисне килми чыгарасым.
Җәйләремдә әле аякларым,
Көзләремә килми кузгаласым...

С И Н 

Синнән акыллырагы да бардыр,
Күптер аның синнән чибәре.
Тик кирәкми миңа ул чибәрләр,
Алар бит ул читләр чибәре.

Акыллының бардыр акыллысы,
Әллә кемнең әллә кемнәре.
Матурларның бардыр үз матуры.
Һәркемнең дә бардыр тиңнәре.

Минем өчен барлык матурларның
Арасында син иң матуры.
Дөньядагы барлык батырларның
Арасында син баш батыры.

Бер-береңдә син үзеңне тапсаң,
Күзләр күрмәс бүтән гүзәлне.
Янда йөргән пар күңелдән башка
Сөйгән йөрәк озак түзәрме?

Х А К Л Ы К

Кемнәр белә ничек яшәгәнен?
Дөрес яшиме ул, түгелме?
Дөрес диеп  атлаганда кайчак
Шик кортлары ашый күңелне...

Хакыйкатьнең төрле йөзе була.
Һәркем үз хаклыгын исбатлый.
Һәркем эзләп карый үз дөресен.
Дөрес күргән юлдан ул атлый.

Эзләп-эзләп табып була микән
Бу җирләрдә Хаклык дигәнне?
Безгә хәтле килгән күпме затлар
Аны эзләп табып күргәнме?..

Озын гомер үтеп акыл җыйган
Аксакал да кайчак бутала...
Галим аксакаллар янында без
Балигъ яше тулмас бер бала...

Хак юллардан баручыга кирәк
Упкын кырыеннан үтәргә...
Бу дөньяда бармы менүчеләр
Хаклык дигән сират күпергә?..

К А У Р Ы Й

Каурый таптым ишек төбендә.
(Кош-корт ихатада тоткан юк).
Әллә торна күктә очканда
Очырганмы миңа каурый ук?

Кыр казымы зәңгәр киңлектән
Сәләм итеп аны калдырган?
Нәрсә уйларга да белмәдем,
Күзләремне алмый каурыйдан...

Төшергәнме әллә бер аккош,
Безнең хакта җырлар язсын, дип?
Көзләр бүләк иткән хисләргә
Аккош каурыемны мансын, дип?

Кабул иттем аны сөенеп.
Күктән очып төшкән каурый ул...
Каурый белән шигырь язмасам,
Өстәл бизәргә бик ярый ул...

Х Ә Л Ә Л

Чыгып китә тир түкмәгән малым.
Кемгәдер ул хәрәм күренә...
Тиешлесен генә алмый, куллар
Әллә артыгына үрелә?..

Бик артыгын сорамыйм да сыман.
Туйган арты булмас туенып.
Мөмкин микән бәхет табулары
Байлык диңгезендә коенып?

Сынаган бар яшәү чорларымда,
Биш тиенлек әйбер мин тапсам,
Әллә хәләл көчне түкмәгәнгә,
Биш йөзләтә хакын югалтам.

Кемдер мине саклап бара кебек
Миңа тиеш түгел хәрәмнән.
Кабул итеп алам биргәннәрне
Көчем түгеп тапкан хәләлдән...

КҮЗ АЧЫП ЙОМГАН АРА

Күз ачып йомган арада
Ни генә хәлләр була...
Кем югалта, кемдер таба,
Кемдер китә, кем туа.

Сизеп тә булмас бер мизгел –
Күз ачып йомган ара.
Вакыт күзен йомып тормый.
Гомерләр үтә бара...

Без яшәгән гомерләр дә – 
Күз ачып йомган ара...
Ачкан күзне бер йомарбыз.
Бармы соң бүтән чара?

Күз ачып йомган араның
Мәгънәсен кемнәр тоя?
Аңа бәя бирмәгәннәр
Гомер кадерен җуя...

СИРЕНЬ БӘЙЛӘМЕ

Каршыдагы сирень чәчәкләрен
Кертте улы карт әнкәсенә.
Гомердә бер күрмәгәндәй карый
Карт әби сирень чәчкәсенә...

Бер дә әллә ниләр уйламыйча,
Улы аны өзеп керткәндер.
Назга сулап беткән ана җаны
Зур  бүләктәй кабул иткәндер...

Теле әйтмәсә дә, ана җаны
Җылы өмет итә баладан...
Дөнья көтеп мәш килүче улы
Зарлар ишетмәстер анадан...

Ана җаны артык күп сорамый.
Бик әз генә кирәк анага...
Чәчкә өзеп кертү өчен кирәк
Бик әз генә вакыт табарга...

МОҢАЙМА

Гомер  сала бара безгә эзен.
Чигәләргә кунган ак кырау.
Картаябыз инде әллә, дускай?
Күзләреңдә синең бу  сорау.

Картаймыйбыз, бирешмибез әле.
Дәрман бар бит әле йөрәктә.
Дәртебез бар әле күңелләрдә.
Җырлыйсы  җырлар  бар  күкрәктә.

Иңнәребез әле бөгелмәгән.
Көч-гайрәтләр әле китмәгән.
Моңсуланма, дускай, моңсуланма.
Гомеркәйләр әле үтмәгән.

Үкенерлек яшәмәдек,  дускай.
Юкка гына гомер үтмәде.
Үсеп килә безнең дәвамыбыз.
Чәчкән орлыгыбыз кипмәде.

Без яшибез, без яшибез әле,
Еллар җебен чорнап маңгайга.
Йөрәкләргә сакал үсми, диләр.
Күңелләр  яшь, дускай, моңайма.

***

Син җырлаган җырлар безнең хакта.
Шуңа алар җанга урала.
Йөрәгеңнән чыккан гүзәл  сүзләр...
Без калырбыз синең җырларда.

Синең моңнар җырга күчә бара.
Синең гомер җырда җырлана.
Үзенеке итеп кабул итеп,
Ничә гашыйк  йөрәк моңлана.

Җырла әле тагын безнең хакта.
Сөюебез калсын җырларда.
Без китсәк тә, калыр моңлы җырың.
Сөю яшәр килер  елларда.

***

Мин кызарам, актык тиеннәрен
Санаганда картлар кибеттә.
Хәер сорашканда карт-корылар
Ник  кызыллык чыга соң   биттә?

Үз гаебем бардыр кебек авыр
Язмышында ялгыз картларның.
Теләр идем кызаруларын мин
Бала дигән аңсыз  затларның.

Мин кызарам, сәләмә киемле
Карт-корыны күрсәм урамда.
Зур түрәләр тоямы гаебен,
Безләр никтер гаеп  тойганда?

***

Тормыш түзәлмәслек күренгәндә,
Бу дөньядан үлеп арысаң,
Мин килермен сиңа, мине, кил, дип,
Күңелеңнән генә чакырсаң.

Бүлешермен  булган көчем белән.
Чит түгел  һич миңа моң-зарың.
Бик тә кыен чакта ал исеңә
Сине ихлас сөйгән мин барын.

Тормыш түзәлмәслек күренгәндә,
Бу дөньядан үлеп арысам,
Син килерсең янга, сине, кил, дип,
Күңелемнән генә чакырсам.

***

Тавышыңны бер ишетер өчен,
Әллә ниләр бирер идем мин.
Әллә ниләр биреп, тик бер генә, 
Сине, иркәм, күрер идем мин.

Сагынуның чиге бармы, дисәң,
Үттем бугай аның чикләрен.
Әй, син, язмыш, нигә мәхәббәтне
Сынау итеп миңа йөкләдең?!

Чишмәсеннән түгел сөюеңнең,
Эчерәсең аны тамчылап.
Сусады шул йөрәк назларыңа,
Түзәлмичә ала ярсулап.

Сагынулар татлы газап, дисең.
Әллә син дә тәмен беләсең?
Сагыныр да кешең булмаганда
Кыенрактыр ул, күрәсең...

***

Начар дигән кешең кайчак шулай,
Кинәт никтер изгелек кыла.
Вөҗданымның  чигәсенә кинәт
Авырттырып суккандай була.

Бүлмә икән кеше дигән затны
Ак-карага, яхшы-начарга.
Төрле яклы кеше. Өйрән башта
Яхшы ягын аның ачарга.

***

Шигырь- ташка баскан китап кына түгел,
Шигырь - күңелнең бер халәте.
Шигырь - таш астыннан төртеп чыккан чәчәк,
Шигъри җанның рәхәт-михнәте.

***

Бала яше кебек саф тамчылар,
Таң сулышы, кунган үләнгә.
Көмеш серкә селки  иртәнге җил
Йомшак, яшел хәтфә келәмгә.

Таң нурлары меңәр-меңәр утлар
Чыклы  чәчәкләрдә  кабыза.
Чәчәк таҗы энҗе кунган  чыкны
Дымлы ирененә тамыза.

Алсу шәфәкъ гәүһәр бөртекләрен
Тирбәлдерә чәчәк чугында.
Көн уяна, битен юа-юа,
Сабый яше кебек чыгында.

БАЛ ӘБИ,  КӘНФИТ БАБАЙ

Күз алдыннан күпме кеше үтә.
Берсе истә, берсе җуелган.
Балачакның изге күршеләре
Җанга онытылмаслык уелган.

Бал әбинең чәчкә исле балын
Әле булса тоям телемдә.
Сагыныплар искә алам бик еш
Балдан татлы иркә телен дә.

Чәчеп үстергәндәй кесәсендә,
Кәнфит иде Кәнфит бабайның.
Ул урамга чыкса,  күчтәнәчсез
Калганы юк бер кыз-малайның.

Авызында теше булмаса да,
Чибәр әби чибәр иде бик.
Бик булдыклы, бик тә уңган иде,
Эшкә-нигә җегәр иде бик.

Ак әбинең йөзе ачык булды,
Ак күңелле әби булганга.
Рәхмәт, авыл, шундый күршеләрнең
Арасыннда синдә туганга.

Калдырдылар күптән күршеләрем
Бу дөньяның  рәхәт-михнәтен.
Мәңгелеккә күчкән йортларына
Дога булып барсын рәхмәтем.

***

Алларыңа тезләнердәй булып,
Тагын кайтты бер йөрәк пәраң.
Бер сыйпасаң төзәлердәй кебек,
Йөрәгемә җыйган бар ярам.

Сыйпа, әнкәй, мине битләремнән,
Күкрәгеңә кысып башымны.
Сыпырырсың җылы  учың белән
Ирексездән тамган яшемне.

Синең янда гына, әнкәй җаным,
Тынычлыгы кайта күңелнең.
Синең янда гына язмышымның
Үги баласы мин түгелмен.

Итәгеңә башкаемны салып,
Тып-тын гына килә каласым.
Ана йөрәкләре бер сүзсез дә
Аңлый бит ул газиз баласын.

***

Әллә ниләр синнән сорамадым.
Син дә күпне вәгъдә итмәдең.
Үз-үземне мин дә  алдамадым,
Әллә ниләр синнән көтмәдем.

Үзең дә син сизми-тоймый гына,
Әллә ниләр миңа бирдең бит.
Кышның адашырлык буранында
Күңелемә язлар үрдең бит.

Мин бәхетле. Мин бәхетле бик тә.
Сөю аша бәхет  бирдең син.
Йөрәгемә  тик син җитмәгәнне
Кайдан сиздең, кайдан белдең син?

КЫР КАЗЛАРЫ ОЧА

Кыр казыдай очып кайтыр идем,
Ямьле язда туган ягыма.
Балачагым, үсмер чагым узган
Авылымны һаман сагынам.

Чит җирләрдә үтә гомеркәйләр,
Төркеменнән калган каз кебек.
Нинди шатлык-бәхет кичерсәм дә,
Туган җирсез бәхет әз кебек.

Туган оялардан ерак түгел
Туганнарым яши төркемләп.
Тик үземне язмыш калдырды шул,
Ялгыз кыр казыдай ятимләп.

Баш очымда, мине юаткандай,
Кыр казлары канат кагына.
Кыр казлары оча. 
Алар белән
Сәләм юллыйм туган ягыма.

ТӘҮГЕ  ЯФРАК

Тәүге яфрак борын төртеп килә
Йомшак, сары-яшкелт бөредән.
Әйтерсең дә, бәбәй иреннәре,
Чит-читләре аның бөрелгән.

Сөт исе килгәндәй сабыйлардан,
Бал исе килә шул иреннән.
Киртләч-киртләч уйган  кырыйлары
Нәфис яшкелт нурга төренгән.

Бөрешердәй кебек шул иреннәр,
Бик әз генә җилләр иссә дә.
Бала елагандай елар кебек,
Бик әз генә кырау  тисә дә.

Җилләр бишегендә тирбәләләр
Алар, әлли-бәлли иткәндәй.
Көннән-көн ачыла бара яфрак,
Нурлы язга рәхмәт әйткәндәй.

ИДӘНДӘ

Җәйләр җитсә җыясың син, әнкәй,
Сөйгән биш балаңны биш яктан.
Әллә күңелең киң булгангамы,
Кысанлык юк бер дә ятактан.

Ялан кебек иркен  идәнеңә
Тәгәрибез, урын җиткәнчә.
Газиз өйнең идәнендә йоклау
Тәмле бит ул, ул бит икенче...

Күзгә  йокы керә дисеңме соң,
Туган белән туган күрешсә?
Сөйләшерлек сүзне төгәллибез,
Таң нурлары гына күренсә.

Идән җылы, җаның җылы булгач.
Барыбызга урын җитәрлек.
Көтеп алган газиз туган йортның 
Идәннәрен  ятып  үбәрлек.

СУЛАР СИБӘМ ГӨЛЕМӘ

Сулар сибәм тәрәз төбендәге
Шау чәчәкле зәңгәр гөлемә.
Урам буйлап әллә син уздыңмы?
Әллә күренәсең күземә?

Әллә гөлләремә, әллә миңа
Карыйсың син, иркәм, үрелеп.
Сусаган гөл сыман сагындым ла...
Үзәкләрем куйды  өзелеп.

Зәңгәр гөлләремә сулар сиптем.
Гөлләремә минем үрелдең.
Сагынуым чиксез, һай да чиксез.
Күзләремә, ахры, күрендең...

ӘЛЛӘ   НИЧЕК

Әллә ничек булып китә җанга,
Аңлаталмас  халәт кайчагын.
Үзең кайчак аңлап  бетермисең,
Бу мизгелдә ниләр тойганың.

Әллә ничек – сәер бер халәтме,
Буталамы хисләр күңелдә.
Яшь коярга әзер шатлыкмы соң...
Барсы катыш  бер үк мизгелдә.

Әллә ничек... Уйланырга сәбәп.
Ни булды соң тагын йөрәккә?
Нигә җүләр йөрәк ярсып тибә,
Сыя алмый тагын күкрәккә?

Әллә ничек... Акыл никтер көчсез.
Гаҗизләнеп ярдәм көткәндәй.
Аңламаслык сәер бу мизгелләр,
Җанны әллә ничек иткәндә...

***

Өйрәндем дә кебек инде
Еламаска.
Тик нигәдер өйрәнәлмим
Уйламаска.
Тик нигәдер өйрәнәлмим
Сызланмаска.
Тик нигәдер өйрәнәлмим
Сагынмаска.
Син өйрәттең, ахры, мине
Онытмаска.
Өйрәт әле, өйрәт мине
Яратмаска.

***

Дүрт аяклы ат абына.
Кеше ике аяклы.
Үткән ялгышлар ачысы –
Таянырга таякмы?

Үз-үзеңне кичерәсең,
Зур булса да ялгышың.
Кеше хаталарын кичер,
Кисми генә язмышын.

Вакыт кына һәр адымга
Бирә дөрес бәясен.
Бүген ялгыш күргән хәлне
Соңрак дөрес күрәсең.

Ялгышларым, хаталарым –
Барсы да үземнеке.
Язмышыма гына инде
Бирсәче түземлекне.

***

Кешелекнең аңына мин  уяр идем
Ике сүзне, ташка уйган сыман:
“СУГЫШ БЕТТЕ!”. Мәңгелеккә бетсен өчен,
Халыкларга катгый карар  куйган сыман.

“ҖИДЕЛЕ”  ЮЛЛАР

Җидегән йолдызны санадым.
Җиденчесен тапмадым.
Алыштырма кочагына
Мине җиде ятларның.

Җидегән чишмә суы салкын.
Эчтем чишмә суларын.
Җитмеш җиде кат көненә
Синең хакта уйларым.

Җиде көн атна санында.
Сине көткәндә – җитмеш.
Җиде юлның барысы да
Сиңа илтергә тиеш.

Җиде кат үлчә икән дә,
Бер кат кына кис икән.
Җиде кат кистем араны.
Нигә киселми микән?

Җиде кат күкләр бар, диләр.
Күкләргә багасыңмы?
Җиде йозак йөрәгемдә.
Ачкычын табарсыңмы?

ЯШЬ  ИДЕК ШУЛ

Яшь идек шул. Белми идек әле
Югалтуның ниләр икәнен.
Сагышларга аның күчә-күчә,
Үзәкләрне телеп үткәнен.

Яшь идек шул. Онытылыр кебек
Булган иде тәүге мәхәббәт.
Онытмадык. Искә төшкән саен
Яңара шул иске җәрәхәт.

Яшь идек шул. Алыштырыр кебек
Тоелды шул безне бүтәннәр.
Заяларга үткән кебек еллар,
Бер-беребездән башка  үткәннәр.

Яшь идек шул. Бәлки, ваемсыз да
Булдык, мәхәббәтне  сакламый.
Яшь идек шул. Мондый югалтуны
Яшьлекләр дә кайчак акламый.

ИСЕРЕК  СӨЮ

Сөю татлы шул ул, шәраб кебек.
Исертә шул сөю хисләре.
Белмисең шул аның чамасын да.
Туктамыйча аны эчмәле.

Ике гашыйк шулай мәхәббәттән
Әллә инде артык исерде.
Берсе сөюеннән айнымады.
Икенчесе хәмер чүмерде.

Исергәндә егет сөйгән ярын
Шашып сөя, ярсып ярата.
Шәраб пары чыкса, сөйгәненең
Кем икәнен хәтта оныта.

Кыз дигәне ышанган була шул.
Ул да сөюеннән исерә.
Яна, көя, көтә, сагышлана...
Әллә ниләр, бахыр,кичерә.

Менә бит ул сөю дигәннәрең.
Гашыйкларны ничек исертә.
Берсе мәхәббәттән  һич  айнымый.
Икенчесен  хәмер эчертә.

К Е Ш Е

Жәлләп куям кайчак үзебезне,
Кеше балалары  буларак.
Нинди мәктәп үткән кеше җаны,
Кеше булып җиргә туарлык?!

Бу дөньяда килгән чакта сабый
Беләме соң ниләр көткәнен?!
Бер көн  тормыш  баштан сыйпаганын,
Бер  көн авырттырып типкәнен.

Яши-яши өйрәнәбез микән
Бу дөньяда ничек яшәргә.
Ялгышуны,  хата-гөнаһларны
Мана-мана  ачы  яшьләргә.

Капшап-капшап кына бара кеше,
Алдагысын күрми-белмичә.
Тайпыла шул кайчак юлларыннан,
Күргән сынауларга  түзмичә.

Кем өйрәткән  ничек яшәргә дә,
Нинди гамәл, шөгыль кылырга...
Белмим инде...Җирдә яшәр өчен
Кирәктер тик Кеше булырга.

ӘБИЛӘРЕМ  КЫЛА  ДОГАСЫН

Кул битләрен ачып, ихлас күңел
Әбиләрем кыла догасын.
Тели алар, изге теләкләре
Дога белән кабул буласын.

Ак яулыгы кебек ак күңелле
Әбиләрем укый догасын.
Искә ала күптән киткәннәрне,
Искә ала бала баласын.

Туп-турыдан Тәңребезгә карап,
Әбиләрем кыла догасын.
Барлык халык өчен сорый алар,
Сорый, онытыплар  дөньясын.

Шундый тыныч, мәхәббәтле мизгел...
Әбиләрем кыла догасын.
Күңел өмет итә әбиләрнең
Минем өчен әзрәк сорасын.

ҖЫР  ҖЫРЛАДЫМ

Җыр җырладым, күзләреңә карап.
Сиңа гына, иркәм, багышлап.
Җырламадым, бу бит йөрәгемнән
Җырлар булып акты сагышлар.

Син тыңладың, күзләремә карап.
Әйттең тагын:” Бу бит язмышлар...”
Язмыш дибез, тагын язмыш дибез.
Үзебездә, бәлки, ялгыш бар...

Бетермәдем җырлап мин җырымны.
Яшькә чыландылар сагышлар.
Синдә, миндә – икебезгә уртак
Өзелгән җыр кебек язмышлар...

***

Синсез яшәү кыен  булмас та бит.
Кыен булыр яшәү  сөюсез.
Синең белән яшәп карамадым.
Ә сөюсез дөньялар сөмсез.

Бер ярсытып алдык йөрәкләрне.
Кара хәзер тынычландырып.
Сүнә дигәч аның күмерләре,
Тагын ала бит ул яндырып.

Күпләргә шул өләшәсең аны.
Миңа шуңа җитми каламы.
Алып китәрсең син сөюеңне.
Җитәр күңелемдә калганы...

***

Берәр затны дөрес яшәми  дип,
Саный калса, әгәр, акылың.
Ки дә аның аяк киемнәрен,
Әгәр, булдыралсаң,  үт юлын.

Бәрелә бар ул бәрелгән ташка,
Авыртуын тоеп, күз яшен...
Шунда гына өйрәтерсең аңа,
Кирәклеген  ничек яшәсен.

Н Ә Ф И С    Я З

Язгы көнгә алтын укалардан
Күлмәк үргән кояш нурлары.
Каен ача яшел бөре күзен.
Җәй  хакында инде уйлары.

Яшел хәтфә үлән төртеп килә
Яшь борынын туфрак астыннан.
Торналарым кайтты! Торна җаны
Туган ягын үлеп сагынган.

Шаян бию бии җылы җилләр,
Бөтерелә, оча, әйләнә.
Гүзәлләнә, чибәрләнә Язым.
Җиткән кызлар сыман бизәнә.

Күк җәясен ачып, тамчы-тамчы
Көмеш уклар җиргә сибелә.
Җир сусаган дымга, йота бара.
Нәфис яшелеккә күмелә.

Хәйран калып, сыерчыклар җырлый
Яңа туган язлар көенә.
Моңлы  былбыл булып  күңел сайрый,
Язгы хозурлыкка сөенә.

ИКЕ  КЫЙБЛАМ

Ике кыйблам. Берсе синең якта.
(Бу сүз өчен Тәңрем кичерсен).
Ихлас мәхәббәтне Ходай бирә,
Табынмаслык сөю ник бирсен?

Изге мәхәббәт бу минем өчен.
Чиста сөю, таплар тимәгән.
Инсафлыгын  саклар өчен, бәлки,
Безгә кавышырга димәгән. 

Мин бит Адәм баласымын, дисең.
Мин дә бит Һаваның бер кызы.
Очрашырбыз, теләк тап килгәндә,
Атылганда бәхет йолдызы.

Ә әлегә, араларда юллар...
Хыялланам, көтәм, сагынам.
Ике кыйблам. Берсе синең якта.
Сөюеңә синең  табынам.

***

Сагышы кала шул, мәхәббәт китсә дә.
Ярасы кала шул йөрәктә.
Уйланыр уй булып, җырланыр җыр булып,
Моңнары кала шул күкрәктә.

Китмидер мәхәббәт, каладыр ул эчтә.
Яшидер, төренеп сагышка.
Киселгән өметләр, ашмаган хыяллар...
Үпкәлидер әзрәк язмышка.

Сөюләр китмидер, китмәслек зур булса.
Кем генә ясамый  ялгышлар?!
Ялгышамы язмыш, кавыштырмый нигә...
Әлеге баягы, язмышлар...

Мәхәббәт китсә дә, кала шул эзләре.
Йөрәкне тураган эзләре.
Китте ул дисеңме? Нигә соң карашта
Сагышлы мәхәббәт күзләре...

Ы Ч К Ы Н У

Көлдерәсең мине,  сөйли-сөйли
Тапкыр-тапкыр кызык, мәзәк  сүз.
Ауный-ауный, тәгәрәп көлгәнгә
Карый алмыйсың син гаҗәпсез.

“Ычкындымы” әллә? дисең бугай,
Карап, көлгәнемә  кычкырып.
Миңа рәхәт, миңа шундый җиңел!
Үзем сизәм, барам ычкынып.

Ычкынам  мин сагыш кочагыннан.
Моң-зарларым эреп югала.
Бер мизгелгә генә шушы халәт
Тормыш йөкләреннән тугара.

Тыеп булмас шатлык куна җанга.
Мин күчерәм аны сиңа да.
Сиңа да бит кирәк шаярулар.
Синең дә бит сагыш уйларда.

Яшәү җиңел, сабый бала кебек,
Онытылып-чәчрәп   көлгәндә.
Сиңа рәхмәт, кайчак көлке аша 
Мине “ычкындыра” белгәнгә.

***

Үлемемне тоям дисең, кеше. 
Ә ул сине тоймый бит әле.
Фәлән көнең калды яшәргә, дип,
Сиңа карар куймый бит әле.

Бу дөньяга бирәсең бетмәгән.
Бурыч бирми, дөнья җибәрмәс.
Бу дөньядан аласың бетмәгән.
Артыгын, әлбәттә, ул  бирмәс.

Вакытыннан алда үз-үзеңә
Шик-шөбһәләр салып яшәмә.
Качып булмас аннан, тик  үлемнән
Курыкмыйча кирәк яшәргә.

Тормыш нинди матур, нинди гүзәл!
Газиз аның һәрбер мизгеле!
Үләр хәлгә җитеп  арыса да,
Яшәп туймый кеше күңеле.

 Теге якта  кылган  гамәлләрнең 
Нәтиҗәсен күрү, алу бар.
Курыкмачы,  кеше, анда да бит
Безләрне яраткан Алла бар.

***

Син яраткан зәңгәр чәчәк таҗын
Өзеп юлларыңа сибәрмен.
Шул эз  белән син эзләрсең мине.
Син килерсең, ә мин көтәрмен.

Син җырлаган җырны җырлармын мин,
Яңгыратып  бөтен җиһанны.
Син, ишетеп җырны танырсың да,
Табар идең минем урамны.

Торналарның канатына бәйләп,
Җибәрермен  сиңа  хатымны.
Ашыгырсың, көткәнемне белеп.
Куаларсың тулпар атыңны.

Синең хыялыңда  мине күрү.
Ә мин сине көтәм күптәннән.
Ерак ара кыскара барадыр,
Берсен-берсе ярлар көткәннән.

***

Яратам, дидең дә...  көн яктырды,
Караңгы, болытлы булса да.
Сагынам, дидең дә... җан  җылынды, 
Салкын көндә тәнем туңса да.

Югалма, дидең дә... кире кайтты
Бик күптән югалган тойгылар.
Мин көтәм,  дидең дә... эреп бетте
Син биргән шатлыктан  кайгылар. 

Югалмачы. Яратам. Сагынам.
Әйттең син  мин әйтер сүзләрне.
Сагынып сөйгәндә йөрәкләр,
Тоядыр бер төсле хисләрне.

***

Еллар санын биткә сыза барам.
Нигә мин аларны яшерәм?
Йөз нәрсә ул? Мин бит йөрәгемдә
Үз-үземне һаман яшь күрәм.

Йөздә сынык нурлар арта бара,
Үткән  елларымның яктысы.
Чәчләремә сеңә бара сыман
Җанның арта барган ак төсе.

Җыерчыклар – гомер бизәкләре.
Вакыт эзе, шатлык-кайгысы...
Барысы да әле үтелмәгән.
Алда көтә, бәлки, яртысы...

Чибәрлекне Вакыт  ала, диләр .
Җанга гына күчә түгелме?
Еллар гына бирә алган байлык
Матурлата гына күңелне.

***

Каерасың, суырасың җанны.
Нигә генә шулай комсыз син?
Җибәр, дидем. Нигә җибәрмисең?
Нинди көчең бар соң? Кем соң син?

...Очам, канатланам, хыялланам,
Иңнәремә җилкән куйдың син.
Беректердең, ябештердең  мине.
Нинди көчең тота? Кем соң син!?

БАЛАЧАК  ЯҢГЫРЫ

Яңгыр асларында яланаяк
Тубык буйдан батып кайткан чак...
Җылы күлдәвекнең чиста суын
Шаптыр-шоптыр сибеп  чапкан чак...

Су җыелган  яшел чирәмнәрдә
Йөгергәләп  рәхәт алган чак...
Коеп яуган яңгыр асларында
Манма су астында калган чак...

Яңгыр суы җебеткән балчыкта
Ялан тәпи  ләпек изгән чак...
Баштанаяк пычранып кайтканда,
Әнкәй, ачуланмый, түзгән чак...

Салаватның биек күперенә
Хыял баскычында менгән чак...
Якты көнне иңләп-буйлап чабып,
Кичен арып,  изрәп түнгән чак...

Хәтер болынында  әле чаба
Ваемсыз шул кечкәй колынчык.
Көмеш тамчы әллә сенгәнгәме,
Көмеш кебек чиста балачак...

***

Китмәс булып күргән кышлар китте.
Язларым да тиздән калдырыр.
Җылы җәйләр – мизгел  генә.Тиздән
Соңгы яфрак җилдә калтырар.

Вакыт дилбегәсен  әллә инде
Тартабызмы, тизрәк куалап.
Гаҗизләнеп  көтмәсәң дә язны,
Бездән сорамыйча  туа ла.

Кеше гомерләре – төгәл бер ел.
Язы - яшьлек, җәйләр – җиткән  чак.
Көзнең кыраулары аша үтеп,
Һәркем кышларына кайтачак.

“ЧИТ ИЛ” ТЕЛЛӘРЕ

Авыл халкы сөйли  белә
Ничә  “чит  ил” телендә!
Күпме теле -  шуның хәтле
Хайван барлык беленә.

“Кет-кет” итә тавыгына.
“Бәр-бәр” итә бәрәнгә.
“Чеп-чеп” итә чебиенә.
“Көш-көш “ (кукиш)  тилгәнгә.

Бахбае “но-но”ны аңлый,
“Тпруу” – стоп-сигнал.
“Пррәс, шайтан!” – песи бахыр,
Тизерәк качып югал.

Йорт халкының кушаматы
Назлыдан да назлысы.
Арасында бар “Иркәсе”,
“Бәләкәче”,  “Йолдызы”.

Аңлыйлар бит, тыңлыйлар бит.
Тәртип бар бит, кәмендә.
Авыл халкы аралаша
Ничә “чит ил” телендә!

Б Е Л М И С Е Ң

Каеннарым белә синең хакта.
Мин ышанам әле аларга.
Ак бураннар белә синең хакта.
Серләремне ачам карларга.

Җитез җилләр белә синең хакта.
Алар аша сәләм җибәрәм.
Таң нурлары белә синең хакта.
Аларны мин , син дип, үбәләм.

Кояшым да белә синең хакта.
Сердәшләрем – ерак йолдызлар.
Алар арасында бик тә якты,
Синең исемле бер йолдыз бар.

Барлык җиһан белә синең хакта.
Яшерәлмим һич тә серемне.
Тик син генә белмисең шул. Белсәң,
Сөяр идең инде үземне.

И Ш Е Т Ә М

Ишетәмен кебек,  яшь үләннең
Җир астыннан борын төрткәнен.
Ишетәмен кебек,  черт-черт итеп,
Сары бәпкә бөре бүрткәнен.

Ишетәмен кебек,  талгын гына,
Сут агыла каен тәнендә.
Ишетәмен кебек,  тып-тып итеп,
Чык уяна иртә таңында.

Ишетәмен кебек,  пош-пош итеп,
Болыт мендәрләре кабара.
Ишетәмен  кебек, гүзәл җырын
Җырлый- җырлый җирдән Яз бара.

Ишетәмен кебек, гөрли, сөйли, яши,
 Үз көенә  җырлый бар җиһан.
Галәм, йөрәк ишетсен, диепме,
Һәр авазга моң, хис, җыр җыйган.

***

Калтырана. Кара көйгән тәне.
Бите-күзе аның шешенгән.
Бахыр хатын, нинди тормыш сине
Бу аяныч хәлгә төшергән?!

Кыз баланың җанын өргән чакта,
Ялгышканмы әллә Аллаһым? 
Әй, бу дөнья! Нинди түбәнлеккә
Сала ала адәм баласын!

Шешә юлы шома, юеш, тайгак.
Сизмисеңдер шуып төшкәндә.
Кирәкмидер гайлә, бала, йорт-җир,
Яшел елан суын  эчкәндә.

Карашымны күреп, хатын әйтә:
“Барыбыз да ходай астында...”
Шулайдыр да. Нигәдер синдәйләр
Ходай түгел,  шайтан катында.

***

Араларда ерак-ерак чакрым.
Тик ул җил сыман бит учакка.
Сагынуга дучар булган сөю 
Барадыр шул бик тә озакка.

Төньяк җиле, салкын җилләр генә,
Кермәсеннәр иде арага.
Дөрләп янган сөю учаклары
Суынмасын, калып  карага.

Беркем белми, алда ниләр көтә.
Мәхәббәткә нигә күрәзә?
Яна барган утлы угы белән
Йөрәкләргә серен  ул яза.

***

Мин уйланам синең хакта,
Кайдасың? дип.
Ачмы-тукмы, эштәсең , я
Ялдасың, дип.
Мин югалтам сине, бик әз
Күрмәсәм дә.
Мин борчылам, бик әз генә
Чирләсәң дә.
Мин белергә тиеш, кайда,
Юлдасыңмы?
Юлда булсаң,  беләм дога
Кыласымны.
Кайда булсаң да син, мин бит
Синең белән.
Шатлыгыңны, кайгыңны да
Синең бүләм.
Синең өчен яна беләм,
Көя беләм.
Сәбәбе бер,  мин бит сине
Сөя беләм.

***

Шәфәкъ нуры кунган тәрәзәмә,
Хушлашырга сүнәр алдыннан.
Капшап үтте кызгылт  бармаклары,
Әкрен генә шуып янымнан.

Тәрәз аша сала китәсе көн
Соңгы нурын, алсу  сәләмен.
Китә Кояш,  карап  моңсу  гына,
Ерак юлларына галәмнең.

Күзләремнән  назлап  үбеп  үтте
Алга манган  бәрхет  җылысы. 
Саубуллаша минем белән бер көн.
Килеп китте кинәт елыйсы...

К А Л Ы М

Чык кияүгә, дия берәү.
Йөртмә бәлтерәтеп, ди.
Биш йөз сум акча  бетердем,
Сиңа шалтыратып, ди.

“Булган  бурычыма” өстәп,
Биш йөз сум акча  салдым.
“Мең  тиенлек” заттан калым
Түләп котыла  алдым.

Р Ә С С А М

Тирә-якны аксыл томан сарган.
Юка  күлмәк кигән тирә-юнь.
Бүгенге көн качкан  яшеренеп,
Тели  кебек беркем күрмәвен.

Нечкә генә, юка тукымадан
Агачларга пәрдә эленгән.
Бар табигать, качыш уйнагандай,
 Ак томанлы сергә төренгән.

Дымлы җир сулышы болыннарны
Пар катышлы сөткә сугарган.
Җил адашкан әллә кайда китеп,
Томан эчендәме  югалган.

... Кинәт чыккан җилнең җилпәзәсе
Тибрәндерә томан челтәрен.
Кояш нуры, томанны теткәләп,
Ача бара көннең серләрен.

Тере сүрәт яза бөек Рәссам.
Кабатланмас һичбер рәсеме.
Һәрбер мизгел – яңа-яңа буяу...
Табигатьме – Рәссам исеме?

***

Танымассың инде очрашсак та,
Саф сөюе яшьлек таңымның.
Сине дә бит дөнья үзгәрткәндер.
Күзләреңнән сине танырмын.

Оныткансың мине. Онытмасаң,
Эзләп табар идең күптәннән.
Мин хәтерлим. Хисләр кабынды шул,
Тик бер генә мине үпкәннән.

Тәүге мәхәббәтнең саф бөресен
Күңел түрләренә яшердем.
Саклый алдым, назлап мана-мана
Бәхет чыкларына яшемнең.

Танымассың инде очрашсак та.
Икебезне вакыт үзгәрткән.
Тукталырсың, кинәт сискәнеп син,
Сине һаман сөйгән күзләрдән.

***

Рәсми генә  инде сөйләшәбез.
Күзебездә  ялган  тыйнаклык.
Яшеренә-яшеренә сөеп,
Хисләрнеме әллә оялттык.

Чиге бармы, дисең,  бу сөюнең.
Гаҗизләнеп күздән укыйсың.
Ызаларын тормыш куядыр шул.                                         
Бу чик аша син дә чыкмыйсың.

Сүзсез генә инде аңлашабыз.
Сүзләрне бит читләр ишетә.
Телдән калган йөрәк берсе-берсен,
Өнсез генә булсын, иш итә.

УЙЛАР,  УЙЛАР...

Уйларымны тыңлыйм, талгын гына
Инеш суларыдай акканын.
Назлап, кайчак  ярсу дулкын булып,  
Йөрәк ярларына какканын.

Йөгерек-йөгерек шаян дулкын булып,
Шатлыклы уй  җанда уяна.
Сары сыртлы дулкын баса кайчак -
 Моңлы  сагыш җанда   уйлана.

Күңел ярларына кагыла да,
Хис-кичереш-тойгы кузгата.
Әй, бу уйлар! Кемнәр биргән көчен!
Бер көлдерә дә бер елата.

Җиңеп булмас тайфун булып кайчак,
Бөтереп  сала алар  эченә.
Дулкын-дулкын сыман көрәшәләр,
Бәрелешеп  барлык көченә.

Уйларымны тыңлыйм. Эчке аваз...
Гапләшәм, тиргим, я килешәм.
Җан авазы, җан тавышы – уйлар.
Җаным белән тып-тын сөйләшәм...

***

Бер ачылган сөю бөреләрен
Салкын җилләр кисеп үттеләр.
Уян, диеп өндәгән нурга да
Инде  ышанмаслык иттеләр.

Ябылды яшь бөре, шиңмәсә дә.
Яшеренде чит-ят күзләрдән.
Сут ала ул,  бәлзәм ала белә
Эчендә ташыган хисләрдән.

Бервакыт  ачылыр гүзәл таҗы.
Мәхәббәте аны шиңдермәс.
Салкын җилдән сакламаган кулдан
Күркәм  чәчәк үзен өздермәс.

***

Дымык кичнең тып-тын кочагында
Түгәрәк күл талган уена.
Зәңгәр көзгеләрен алга манып,
Шәфәкъ нуры тамган суына.

Җил  дә кыймый күлне уятырга,
Өзек-өзек кенә тын ала.
Май аеның кичке  һавасына
Күл сулышы җылы  дым сала.

Тал-тирәкләр, чуклы шәлен җәеп,
Нидер эзләп суга иелгән.
Тирән күл төбенә тигез  итеп,
Көмеш чуерташлар сибелгән.

Әсир иткән әллә гүзәллеге.
Ни уйлый күл, нигә моңлана?
Карый-карый көмеш көзгесенә,
Үз-үзенә әллә соклана.

***

Сиңа гына дигән назларымны
Бирә алмам инде  читләргә.
Өмет аша, озын еллар аша
Сине кала миңа көтәргә.

Сиңа гына әйтер сүзләремне
Әйтә алмам инде бүтәнгә.
Җыя-җыя сөйләр  сүзләремне,
Сине кала миңа көтәргә.

Күрми минем күзләр  башкаларны,
Хыялымда сине күргәнгә.
Көтә хыял, көтә әле йөрәк,
Көтәргә син өмет биргәнгә.

***

Ничә еллар, әткәй, киткәнеңә.
Ә мин сине ныграк сагынам.
Борылам да карыйм үткән чакта,
Ышанмыйча, зират ягына.

Назга саран “керпе бияләең”
Кайчак йомшак җанга тисә дә,
Каты гына әйтеп куйган сүзең
Җитми, әткәй,  күпме “үссәм дә”.

Ирләргә хас абруй була белдең.
Баш булдың син олы ояңа.
Тоела шул, әткәй, син киткәчтән
Болганчык кергәндәй  дөньяма. 

Ата-ана – алтын канат та бит,
Бирелми ул канатлар гомерлек.
Кадерләрен алтын канатларның
Очкан  чакта гына белерлек.

***

Акланырга тиеш түгел сөю.
Тиеш түгел гаеп тоярга.
Аклануга калса, тойгыларны,
Акыл җигеп, кирәк җуярга.

Югалтулар бер дә булмаганда,
Табышулар булыр идеме?
Әллә җирдә бер булса да йөрәк
Бер дә югалтмыйча сөйдеме?

Балаларча беркатлы күренә
Кичәге илаһи сөюләр.
Самими бер елмаю уята
Яшьләр түгеп, янып көюләр.

Югалтуларның да мәгънәсе бар,
Табышулар алар биргәндә.
Учка йомарласаң хисләреңне,
Авыр түгел сөю үлгәндә...


ҖӘЙГЕ ҖӘННӘТ

Җир җәннәте итеп җәйне ходам 
Биргән яратканда баласын.
Кыска шул җәй. Туксан көнләп кенә
Җәннәт юлы белән барасың.

Кәккүк саный минем белән бергә
Җәйнең үтеп киткән көннәрен.
Йокы алмый саныйм, күпме калды
Җәйге сандугачлы төннәрем.

Назлы хур кызыдай, гүзәл Җәем 
Оҗмах бишегендә тибрәтә.
Кышкы салкыннарда туңган җанны
Җылы кочагында изрәтә.

Чын оҗмахка җирдәге халыкның
Эләгәсе булмас дигәндәй,
Шушы өч ай гүзәл җәйләр белән,
Җиргә ходай җәннәт биргәндәй.


ӨСТЕНЛЕК

Мине хаксыз кимсеткән зат белән
Бертигезлек бирмә, илаһым.
Түбәнсетмәм аны теләсәм дә.
Үз өстенә алсын гөнаһын.

Көч бир, ходам, миндәй бер колыңа
Ташка каршы ташлар бәрмәскә.
Аш белән дә, бәлки, җавап бирмәм.
Өйрәт бәргән ташны күрмәскә.

Өстенсең, дип, берәү ялгышамы,
Яман сүзләренә дәшмәсәм. 
Мин ялгышмам, начар-яман сүздән 
Өстен була белеп яшәсәм.


***

Кача алам синнән өннәремдә.
Читләп үтәм синең юлларны.
Эзләп табасың ник төшләремдә,
Кулларыңа алып кулларны.

Син диңгездә, ә мин һаваларда.
Мин диңгездә, ә син һавада.
Кисешмәсен дигән сукмак-юллар
Нигә кисешәләр һаман да?

Газаплама, кермә төшләремә.
Мин йолыктым сине җанымнан.
Өннәремдә сине мин уйламыйм.
Төшләремдә нигә сагынам....


***

Әллә юри инде, әллә чынлап,
Яшәрәсең, дустым, диясең. 
Серләрен сорыйсың яшәрүнең.
Үзең аны яхшы беләсең.

Синең тиле яшьлек, дәрт-дәрманың,
Ияртәдер мине, күрәсең.
Синең белән ничек картаерга?
Яшәрерлек итеп сөясең.


БЕР ПРӘНИК, ИКЕ КНУТ

Бөерләргә таяндырмый дөнья.
Үзе кайчак аңа таяна.
Иелдерә, бөгелдерә кайчак,
Әйтерсең дә, усал бианай.

Яңа төшкән килен түгел без дә.
Бирешәсе килми әлләни.
Бер бирешсәң, тормыш дигәннәрең
Дөмбәсли генә бит җәлләми

Дөньяны куабыз, дибез дә бит.
Үзе бит ул безне куалый.
Бер прәник, ике кнут биреп, 
Маңгайларга сырлар сызгалый.

Улын сөйсәң, сөмсез биянай да
Әниеңдәй якын буладыр.
Шуның кебек, бу усал дөньяда
Кемнәр генә яшәп туйгандыр.


НИК УКЫДЫМ ТАГЫН ХАТЛАРЫҢНЫ

Ник укыдым тагын хатларыңны,
Яндырганда берәм-берәмләп?
Онытылдың дигән уйга инде
Бара идем бит мин өйрәнеп.

Ник укыдым... Ярсу күңелемдә
Әллә ниләр тагын кабынды.
Дөрләп янган хаттан сөю әллә,
Яндырмагыз, диеп ялынды...

Үз-үземне ышандырган идем,
Йолкыдым дип сине җанымнан.
Нигә сөю сүзләрең эндәште
Хатың дөрләп янган ялкыннан.

Ник укыдым тагын хатларыңны ...
Бит җитәрлек мине яндырдың.
Кулга төште бер хат янган уттан .
Шул хатыңны никтер калдырдым...


ҖӘЕМ ТАГЫН КОЧАГЫНА АЛДЫ

Җәем тагын кочагына алды
Куенында туган баласын.
Җылы җәйдә генә, әйтерсең лә,
Ерак балачакка кайтасың.

Түзеп буламени үтми генә,
Яланаяк хәтфә келәмнән?
Без бит гади авыл балалары,
Үсеп чыккан яшел үләннән.

Түзеп буламени чапмый гына,
Яңгыр күлдәвекле суыннан.
Без бит яңгырларда үсә-үсә,
Койма яңгырларда коенган.

Түзеп буламени сөенмичә,
Бала кебек, кояш нурына?
Зәңгәр күккә сокланмыйча гына?
Төшми генә инеш ярына?

Кайтаргандай һәрбер килгән җәем 
Ерак-ерак балачагыма.
Шуңадырмы, тансык җәйләремне
Мин унлата ныграк сагынам.


ЙӨРӘККӘЕМ, АВЫР СУЛАМА

Еллар үтә, гомер үтә, дигән
Моң-зарымны минем тыңлама.
Яшисе бар әле, аллабирса.
Йөрәккәем, авыр сулама.

Үткәннәрнең кайтмасын беләсең.
Үткән-беткән. Аны уйлама.
Бүгенгене күреп сөенә бел.
Йөрәккәем, авыр сулама.

Хата-ялгышларым булды диеп,
Үз-үзеңне юкка кыйма ла.
Ялгышмаган адәми зат бармы?
Йөрәккәем, авыр сулама.

Инде хәзер ипләп тибәр чагың.
Чабыш аты сыман дулама.
Бәйгеләрдә җиңгән чаклар булды.
Йөрәккәем, авыр сулама.

Шатлыгың күп. Сөенечләрең күп.
Сагыш уйлап, бәхет тыйма ла.
Синдәй йөрәк әз ул, куана бел.
Йөрәккәем, авыр сулама.


СОҢ БУЛУЫ БАР БИТ ИРТӘГӘ

Була алсаң, бүген бәхетле бул.
Иртәгәне нигә көтәргә?
Күрә бел син бүген яндагысын.
Соң булуы бар бит иртәгә.

Беркем белми гомер йомгакларын
Теләгәнчә әкрен сүтәргә.
Сүтелгәнне кире урап булмый.
Соң булуы бар бит иртәгә.

Һәрбер көн-мизгелнең кадерләрен
Белеп кенә гомер итәргә...
Бүгенгенең бел син бәяләрен.
Соң булуы бар бит иртәгә.

Сөй һәм сөел, сөен, көен, ела ...
Барысын да кирәк үтәргә.
Яшәп кал син бүген! Бүген! Бүген!
Соң булуы бар бит иртәгә.


“ӘТИ” КЕШЕГӘ

(Сорау буенча язылды)
Тупылдатып сөяр чакларымнан
Үз-үзеңне мәхрүм иттең син.
Үзең исән килеш, әти кеше,
Мине ятим итеп киттең син.

Бала хакы дигән төшенчәләр
Таныш түгел “күке” әтигә.
Битарафлы булыр идеме соң
Үз дәвамы калган бәбигә?

Үсеп җитсәм, искә алырсың ла,
Нинди гүзәл кызың барлыгын.
Ә әлегә сабый йөрәк аңлый,
Җаның синең ничек тарлыгын.

Ә әлегә, минем өчен әни -
Әнием дә, әти кеше дә.
Кайтмас булгач безгә, әти кеше,
Нигә күрәм сине төшемдә?

Язмыш куя тора сынауларын,
Аяу белми кечкәй баланы.
Тормыш безгә биргән сынауларны
 Үтәлмәгән Әти буламы?


***

Туры гына буламы соң
Гомер юлы?
Таш-кыялар, упкын белән
Ул бит тулы.
Бер үрләргә менәсең дә,
Бер төшәсең.
Упкын кырыеннан атлап,
Сак үтәсең.
Нурлы кояш булып кайчак
Язмыш назлый.
Таш яңгырын башка кайчак
Тормыш ташлый.
Ялгыш-хата дигән томан
Тирә-якта.
Чын юлдашың булсын икән
Шундый чакта.
Үз-үземә түшем белән
Сукмак ярам.
Кеше бит мин. Миңа дигән 
Юлдан барам...


КАЙТ ТИЗРӘК, БӘБКӘЕМ

Тау башында елга аръягында
Онытылып уйнаган чаклар...
Тәгәрәшеп яшел үләнендә
Уйнап һич тә туймаган чаклар...

Әнкәй елга аша кулын болгый.
Өйгә кайт, балам, дип, ерактан.
Эзләп алып кына кайта торган
Дүрт-биш яшьлек кызын югалткан.

Әле булса, гомер елгасының
Ярларына басып әнкәем,
Чакырадыр кебек балачакка
Кайт тиз(е)рәк, диеп, бәбкәем...


***

Җиңел генә бит ул яратуы
Матур, күркәм сыйфатлар өчен.
Рәхмәт сиңа, ни өчен булса да,
Мине сөйгән якын бер кешем.

Мин әүлия түгел. Кимчелегем
Күптер минем. Син шуны төшен.
Рәхмәт сиңа, кимчелек өчен дә
Мине сөйгән якын бер кешем.


ӨЧЕНЧЕ

Өченченең хәтта шәүләсе дә
Артык бит ул икәү булганда.
Өченче ул уйга керәмени,
Икәү генә булса уйларда.

Өченче бер кирәкмени соң ул,
Бер-береңне чынлап яратсаң?
Күрәмени ул җан өченчене,
Бердән берең өчен җан атсаң.

Ике йөрәк ныклап береккәндә,
Өченче сыямы арага?
(Ярый әле, ходай күрсәтмәде
Өченче яр булып карарга...


ХӘЗИНӘЛЕ ӨЙ ТҮБӘСЕ

 Бер сәбәпсез менеп китәм кайчак
“Хәзинәле” өй түбәсенә.
Бер сәбәпсез генә тоелса да,
Сәбәпләре бар, күрәсең лә.

Вакыт тузаннарына күмелгән
Үткәннәрнең өнсез шаһиты.
Иске кием-салым, җиһаз булсын...
Кирәк чаклары бит бар иде.

Иске дәреслекләр, китап-дәфтәр...
Менә монда нидер язылган...
Кәкре-бөкре сызган юллар аша
 Үткәннәрдән сукмак сузылган.

Хәтирә сукмагы алып китә 
Йөрәгеңә якын мизгелгә.
Онытылмый икән бер нәрсә дә.
Әллә ниләр кайта күңелгә...

Вакыт җиле әллә китерәме
Сабый чакның ерак авазын...
Тик бер мизгел сулагандай булам
Балачакның татлы һавасын.

Сыйпап-сыйпап иске дәфтәрләргә
Нәни кулың салган эзләрне,
Кәкре-бөкре юллар югалалар.
Яшь томалый никтер күзләрне...

Бер сәбәпсез менеп китәм кайчак
Хәзинәле өй түбәсенә.
Бер сәбәпсез генә тоелса да,
Сәбәпләре бар, күрәсең лә...


***

Яши барган саен бу дөньяның
 Иксез-чиксез ягын ачасың.
Шул ачыштан, зурмы, кечкенәме,
Күңелеңә ләззәт саласың.

Яңа буяу, төсләр өсти-өсти,
Күңелеңне дөнья үзгәртә.
Һәрбер мизгел яңа тойгыларга,
Яңа кичерешкә өйрәтә.

Бу дөньяны аңлап бетмәсәң дә,
Күзәтүе аны зәвыклы.
Күзләреңне йомып яшәмәсәң,
Дөнья матур, дөнья кызыклы.


***

Балавыздай бер эрегән җанны
Боздай катырырга чатнарлык,
Бер сүз җитә саксыз гына әйткән,
Йөрәгеңә яра ясарлык.

Бер ачылган җанга ачылмаслык
Җиде йозак элеп куярга,
Тик бер караш җитә, салкын караш,
Якыныңны читтәй тоярга.

Сабый кебек бер ышанган җанның
Ышанычын мәңге җуярга,
Якыныңны югалтыйммы дисәң,
Тик бер генә кирәк алдарга.


***

Өнсез үпкә алып китә кебек,
Бездән алда киткән якыннар.
Рәнҗи кебек, сакламадың нигә?
Миндәй берәү кемең тагын бар?

Җир астыннан юллар булмый шул ул.
Өстендәген кирәк өзмәскә.
Күрешергә кирәк исән чакта.
Соңгы дигән юлны көтмәскә.

Тормыш мәшәкате күп тә инде.
Кайчак шулар тота аяктан.
Үкенече кала, күрмәдем дип,
Якыныңны кинәт югалтсаң.

Бакый йорттан әле берсенең дә
Күрешергә юктыр кайтканы.
Исән чакта очраш, йөреш, күреш,
Киңләп ачып күңел капкаңны.


***

Арадагы җепләрне кистең дә,
Кисегеннән тагын тартасың.
Инде онытылган дигәннәрне
Нигә син тагын яңартасың?

Бер ышанган идем инде сиңа.
Үзең ышанмаслык иттең бит.
Бер ачылган идем инде сиңа.
Җанга үзең йозак элдең бит.

Үпкәләмә миңа. Гаепләмә.
Әйтмә миңа кискен сүзләрне.
Үзеңә бит кыен ул сүзләрдән .
Ә мин көчле, ә мин түзәрмен...

Тарткалама киселгән җепләрдән.
Алар бит йөрәккә чорналган...
Ике язмыш кара-каршы якка,
Очраштырмас өчен юл алган...


***

Мин – хатын-кыз, кечкәй бер хатын-кыз.
Ару-талу миңа ят түгел.
Алмачуар аргамак та арый.
Мин бит алмачуар ат түгел.

Каезлый шул дөнья дигәннәрең.
Һич тә җәлли белми камчылый.
Тайпыласың камчы тимәс өчен,
Уңга-сулга, алга кайсылай.

Чабып барган атлар да егыла.
Мин бер нәзек хатын-кыз гына.
Гомер буе тулпар аттай очкан
Йөрәккәем, зинһар, түз генә...


ИКМӘК ТЕЛЕМЕННӘН ЯЗДЫРМА

Кадерләрен белмибез икмәкнең.
Ваемсызлык безгә хастырмы.
И, ходаем, шуны гына сорыйм,
Икмәк телеменнән яздырма.

Бу дөньяда, икмәккә дә туймый,
Яшәүчеләр саны аздырмы?
И, ходаем, шуны гына сорыйм,
Икмәк телеменнән яздырма.

Кыенлыкка чыдый диләр кеше.
Артык рәхәт белән аздырма.
И, ходаем, шуны гына сорыйм,
Икмәк телеменнән яздырма.

Ачлык дигән коточкыч сынаудан
Бүтән авыр сынау бардырмы?
И, ходаем, шуны гына сорыйм,
Икмәк телеменнән яздырма.


***

Хыял җилкәненә иярепме,
Кеше куя тимер канатлар.
Буразналый зәңгәр һаваларны
Көмеш канат кигән яраплан.

Тимер кошлар, көчле сәмругъ кошлар.
Арыйлармы әллә алар да?
Әллә инде аларның да җаны 
Югаласы килә һавада?

Корыч кошлар, канатларыгызга
Ничә адәм җаны ябышкан.
Егылтмагыз, зинһар, сез аларны,
Булмаса да узып язмыштан...

Баш очымнан оча көмеш кошлар.
Тимер йөрәкләре гөрелди.
Шул кошларга кунган һәр җан өчен
 Никтер йөрәкләрем дерелди...


ИЮНЬ КЫЗЫ

Мин – җәй кызы. Тәүге карашларым
Зәңгәр сиреньнәргә төбәлгән.
Күзләремнең зәңгәр нуры, бәлки,
Сирень чәчәгеннән сибелгән.

Үз өемә кайтып кергән кебек,
Кайтып керәм җәйгә, сөенеп.
Көтеп каршы ала мине җәйләр,
Ап-ак шомыртларга төренеп.

Якын миңа ап-ак алмагачлар,
Нәфис яшеллеге җәйләрнең.
Җилкәннәрен куйган күңелемә
Ирек сөйгән җәйге җилләрнең.

Тансык миңа июнь яңгырлары.
Тансык таңнарымның саф чыгы.
Тансык җанга сандугачлар җыры.
Әллә мин дә былбыл кошчыгы...

Мин – җәй кызы. Җәйләр каршысына
Мин йөгерәм армый-талмыйча.
Мин иярер идем Җәй-әнигә,
Артларыннан аның калмыйча...


ӘНКӘЙ, СИҢА ШӘЛ БӘЙЛӘДЕМ

 Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем. Шәлем түгәрәк түгел.
Очып барып күрер идем, җаным күбәләк түгел.
 (Халык җыры)

Шәл бәйләдем итәгемә салып,
Кушып барлык йөрәк җылымны.
Газиз әнкәм, сиңа шәл бәйләдем,
Җырлый-җырлый моңлы җырымны.

Каймасына, челтәр-челтәр итеп,
Йөрәгемнең салдым бизәген.
Сагынудан сине, әнкәй бәгърем,
Өзелә шул бигрәк үзәгем.

Балаң кочкан кебек, әнкәй җаным,
Җылы бирсен шәлем тәнеңә.
Сиңа дигән изге теләкләрне
 Кушып үрдем шушы шәлемә.

Озын-озак салкын ялгыз кышта
Иңнәреңә сал син шәлеңне.
Җанымның бер өлеше шәлдә.
Мин белермен синең хәлеңне.

Элмәк-элмәк итеп, әнкәй, сиңа
Сөюемне үрдем шәлемдә.
Әллә ничә шәлләр мин бәйләрмен.
Туздырырга язсын иңеңдә...


БАЛАМА

Түшем белән ярыр идем, балам,
Бу дөньядан барыр юлыңны.
Синең өчен, балам, дога кылып,
Ходаема сузам кулымны. 

Син авырсаң, балам, мин авырыйм.
Син терелсәң, мин дә тереләм.
Син кайгырсаң, балам, мин кайгырам.
Син сөенсәң, мин дә сөенәм.

Без бәйләнгән җепләр өзелми шул,
Киселсә дә кендек җепләре.
Үсеп җитсәң дә син, улым диеп,
Тураклана бәгырь итләре.

Мин җитәкләп йөрткән чагың, балам,
Калды инде ерак- еракта.
Җиңел язмыш сине җитәкләсен.
Шул догамны йөртәм йөрәктә.


***

Кечкәй чакта әнкәй, ашап туйгач,
Куша иде әппәр тотарга.
Үзе укып куйган догасына
Кала миңа битне сыйпарга.

Хәзер уйлыйм, ашап туйгач кына
Кирәк микән амин кылырга.
Булган тормышыңа, язмышыңа
Кирәктер ул риза булырга.

Тәки өйрәнмәдем шул доганы,
Тормышымнан риза булсам да.
Амин кылам кебек язмышыма
Битне сыйпап кына куйсам да...


***

Югаласым килә җәйләремдә,
Назлы җилләренә уралып.
Адашасым килә таңнарында
Сафлы чыкларына чыланып.

Мин каласым килә җәйләремдә,
Сандугачның моңлы җырыдай.
Мин янасым килә, учларыма
 Кунган тәүге кояш нурыдай.

Мин эчәсем килә шушы нурны.
Йөрәгемә килә аласым.
Мин яшисем килә мәңге җәйдә.
Җәйләремдә килә каласым...


КУЛЛАРЫМ

 Бер исемләп торып, кулларыма
 Гөлчәчәкләр килә бирәсем.
Тугры хезмәт иткән шул кулларның
 Сөенгәнен килә күрәсем.

Үрелмәгән өчен чит-ят малга,
Тик хәләлдән кылып кәсепне,
Газиз көче, тырышлыгы белән
 Төзи алган өчен бәхетне.

Тынгы белмәс нәни кулларыма
 Карап торам кайчак сокланып.
Ничек эшли белә барлык эшне?
 (Бәлки, куям артык мактанып?)

Ару-талу белмәс кулларымны,
Яшермим мин, сөям-яратам.
Кайдан алар ала көчен диген?
Әллә ниләр кайчак кыйратам.

Әнкәемә рәхмәт, эш сөяргә
 Өйрәткән ул һәрбер баласын.
Байлыгымны ходай алса алсын,
Кулларымны гына алмасын.


КӨЙ

 Онытыласың, кинәт син ишетсәң,
Җанны әсир иткән бер көйне.
Дулкынына салып алып китә
 Еракларга. Төшме бу, өнме...

Күңелеңнең үзең дә белмәгән
 Кылларына чиртеп кагыла.
Дөнья, җиһан эреп юкка чыга.
Агыла гына җыр, агыла...

Тәнең түгел, йөрәк тирли сыман,
Тоеп моңнан алган рәхәтен.
Кем кичергән шуны, кемнәр тойган,
Шулар гына аңлар халәтен.

Табарсыңмы сүзләр, нинди тойгы,
Нинди хисләр биләй күңелне?
Кабатланмас илаһи шул халәт
 Бәхетле бер мизгел түгелме?..


***

Җанга күпләр кагылып үтсә дә,
Кагылдырмады ул тәненә.
Җитмәгәндер назлар.Тик шулай да,
Юанычмы тапты җанына...

Үзенчә ул чиста булып калды.
Шундамы соң күрде юаныч.
Ялгыз үткән гомерләре генә
 Йөрәгенә, бәлки, кызганыч...

Вакытлыча сөю кирәкмәде.
Килер диде, бәлки, озакка.
Табылмады шундый бер хыялый.
Җанга-тәнгә элде йозаклар. 

Заманасы шулай. Бу атала
“Артта калу”, яки “кыргыйлык”.
Тугры булыр ярын табалмагач,
Үз-үзенә саклый тугрылык...


***

Җәйге җылы кичләрне сагынам.
Әнкәй өйдә. Әткәй дә исән.
Гади генә шушы җәйге кичләр
 Ничә еллар чыкмый бит истән...

Әнкәй мал-туарын каршы ала.
Сыерларын сава чыжлатып.
Бал кортларын әткәй карап йөри,
Төтен күрек белән бызлатып.

Ул чакларда шушы кайтмас кичнең
 Аңламадым, бәлки, бәясен.
Әткәң, әнкәң бар чак бәяләрен 
 Тик югалткач кына беләсең...


***

Зарыкты шул күңел язны көтеп.
Яшеллеген көтеп зарыкты.
Төртеп килгән үлән белән бергә
 Язгы назлар җанда калыкты.

И, назлыйсы килә кулга алып,
Шушы гади генә үләнне.
Сыпырасы килә учлар белән
 Йомшак хәтфә яшел келәмне.

И, иснәсе килә һәр чәчәкне,
Тирән итеп алып сулышны.
Шушы гүзәл төсләр калыкмаса,
Ничек ярлы кеше тормышы!

И, чумасы язгы гүзәллеккә,
Онытылып килә йөзәсе!
Чәчкә генә түгел җаныма да
 Такыялар килә үрәсе...


***

Җанның бизүләре шулдыр инде
 Сине аңламаган бер заттан.
Үзең инде аңлап бетермисең,
Йөрәк аны нигә яраткан.

Бәлки, акыл ала өстенлеген.
Әзрәк булса да ул калган бит.
Шул акыл бит күзләремә төртә,
Сөю түгел бит бу, ялган бит.

Мәхәббәт ул гүзәл чәчәк кебек.
Берсе шиңә, берсе яңара.
Сулган сөю шиңгәч шиңсен инде,
Шырпыларын салмый яраңа...


***

Меңәр-меңәр күзләр арасында
 Шундый күзләр тарта кайчагын.
Һәрчак алар елмаерга әзер.
Күрмәссең син анда яшь чыгын.

Әллә бу дөньяның зары-моңы
 Кагылмыйлар андый күзләргә?
Әзер алар шатлык өләшергә
 Үтеп барган чит-ят йөзләргә.

Елмаялар алар бер туктаусыз,
Үзләре дә белми сәбәбен.
Әллә инде кылган гамәленең
 Күрә микән шулай савабын...


БИК ӘЗ КИРӘК БӘХЕТ ӨЧЕН

 Бәхет тою өчен бик әз кирәк.
Якын кешең булсын яныңда.
Сине аңлый торган, ә син – аны.
Сөю хисең булсын җаныңда.

Бәхет тою өчен бик әз кирәк.
Әнкәң көтсен сине еракта.
Тагын күрешергә өметләнеп,
Догаларын йөртсен йөрәктә.

Бәхет тою өчен бик әз кирәк.
Балаларың булсын тәүфыйклы.
Ана итеп сине яратсыннар.
Олы бәхет – ана бәхете.

Бәхет тою өчен бик әз кирәк.
Сау-сәләмәт булсын туганың.
Кайгы-хәсрәт ишек шакымасын.
Зәңгәр күкле булсын җиһаның.
Бәхетле мин, камил иманым...


КӨТҮ КАЙТА

 Көтү кайта! Авыл халкы өчен
 Бармы шуннан мөһим вакыйга?
Мал-туарлы халык әзерләнә,
Бәйрәм кебек, көтү кайтуга.

Көтү кайта урман якларыннан,
Күк тузанлы болыт ияртеп.
Авыл башларына чыгып, халык
 Көтеп тора аны, күзәтеп.

Сыер кайта салмак. Сарык чаба. 
Абзар-кураларын сагынган.
Хуҗабикә сөеп каршы ала.
Эчәр суы күптән салынган.

Сыер апа кайта – туйдыручы –
Сутлы үлән ашап, бик туеп.
Болыннарда үскән чәчәкләрдән
 Җилененә куе сөт җыеп.

Чаж-чож итеп тимер бидрәсенә
 Сыер сава уңган киленнәр. 
Сабыена сөзеп салып бирә.
Парлы сөткә тия иреннәр...

“Көтү кайткач”, я “көтү кайтканчы”...
Тәгаенли эшнең күләмен.
Аңлата ул вакыт төшенчәсен.
Алыштыра сәгать бүлемен.

Әллә нинди тыныч бер хозурлык
 Бардыр сыман шушы кичләрдә.
Утыз еллап элек кайткан көтү
 Калыр идеме соң исләрдә?..


***

Әнкәй көлеп искә ала кайчак,
Төнлә көйсезләнгән икәнмен.
Йокла, балам, йокла инде, дисә,
Йоклый белмим бит мин, дигәнмен.

Дөнья дигәннәрең өйрәтсә дә
 Аягүрә кайчак йокларга,
Йоклап булмый, изрәп йоклагандай
“Йоклый белми” торган чакларда...


СУЛЫШ

 Сулыш алам тирән-тирән итеп.
Һавадан көч салам күкрәккә.
Сулыш кына бирә алган гайрәт
 Күчә бара тәнгә, йөрәккә.

Гомер буе кеше сулап яши.
Һава сулый, уйламый гына.
Сулыш – ул бит яшәвешнең үзе.
Яшәп кара суламый гына.

Иң мөһиме итеп, сулыш аша
 Ходай терелеккә бәйләгән.
Һәр күзәнәк өчен һәрбер сулыш
 Тормышның үзенә әйләнгән.

Тәүге сулыш белән соңгы сулыш –
Менә ул гомернең арасы.
Беркем белми бер Ходайдан башка,
Күпме калган сулыш аласы.

Сулыш – ул бит яшәвешнең үзе.
Тормышның үзе ул, терелек.
Сулыш биргән һәр кыска мизгелнең
 Кадерләрен бик тә белерлек...


КЕЧКӘЙ ЙОРТ

 Хәтирәләр сүтәм... Кече йортның
 Булган санап бетмәс урыны.
Диварыннан гына тормаган бит
 Сыендыра торган куены.

Кайда соң ул кысан кәберкәләр
 Хәзерге бу иркен өйләрдә?
Чоланнары кайда зур сандыклы?
Кием кайда агач чөйләрдә?

Өй түбәсе, менеп качар өчен.
Серле базы, әзрәк өркеткән...
Мич артларың күз алдымда, йортым.
Истә хәтта җырлы чикерткәң.

Кайда соң ул төнге сәндерәләр,
Йолдыз төшкән тишек түбәдән?
Кайда соң ул иртәнге әтәчләр?
Печән ястык йомшак күбәдән?

Олы ягы, кече ягы өйнең.
Тышкы күтәрмәсе, күп күргән...
Кечкәй шул йорт, барсын сыендырып,
Биш баланы сөеп үстергән.


ИКЕ УЛЫМ

 Ике улым, ике нарасыем,
Ни арада үсеп җиттегез?
Ни арада канат асларымнан
 Канат кагып очып киттегез?

Сез бит хәзер минем канатларым.
Йөрәк парәләрем, улларым.
Сез бит хәзер минем таянычым.
Тими эшкә хәзер кулларым.

Тормыш мәсьәләсен чишкән чакта,
Сезнең киңәшләргә мохтаҗ мин.
Әзмәвердәй улларым янында
 Үзем бер балага охшаш мин.

Әллә ниләр сезгә бирмәсәм дә,
Миһербанлы йөрәк биргәнмен.
Шөкер, моңа хәтле сездән, уллар,
Тик яхшылык кына күргәнмен.

Әни кеше, гомер бирүдән тыш,
Ниләр бирә алсын балага?
Сөюемне бирдем...Балам өчен
 Бәхет сорап багам Аллага...


***

Бергә чакта үпкәләтә идең.
Үпкәчелмен кайчак, нишлисең...
Аннан үзең, гаепле баладай,
Дуслашырга сәбәп эзлисең.

Үпкәләдем сиңа соңгы тапкыр.
Җуялмассың шул син үпкәмне.
Гафу итә алмыйм һич тә, мине
 Бакый илгә ташлап киткәнне...


ИКЕ КҮГӘРЧЕН

 Төннәр буе әнкәм, йокламыйча,
Назлы күз нурларын агызган.
Бирнәгә дип чигү чигә-чигә,
Кулларыннан гөлләр тамызган.

Шома чигеш, хач чигүле чигеш,
Шакмак чигеш ...япма, пәрдәләр...
Күз явын алырлык мендәр тышы...
Сандык тулы асыл бирнәләр.

Аллы-гөлле ефәк асыл җепләр,
Күркәм бизәк, үрнәк эзләгән.
Үз куллары белән килен кеше
 Мәхәббәт ятагын бизәгән.

Өй түрендә иң күркәм урын бу,
Мәхәббәтле урын, бәхетле.
Бар сөюен кушып, үргән әнкәм
 Аккош-күгәрченле тәхетне.

Бар гомерен шушы чигүләргә
 Төшергәндер әнкәй, күрәсең...
Илле елдан артык гомер итте
 Әткәм, әнкәм – парлы күгәрчен...


***

Үскән чактагыдай, әнкәй җаным,
Юрганымны япчы өстемә.
Синең кулың япса юрганымны,
Балачагым керер төшемә.

Сабый чактагыдай, әнкәй җаным,
Уят әле сыйпап чәчемне.
Чәчләремнән сыйпап син уятсаң,
Онытырмын олы яшемне.

Изге теләк теләп, әнкәй җаным,
Озат, чыккан чакта капкадан.
Син озатып калсаң, әнкәй җаным,
Кайтырмын мин сиңа яңадан.


***

Иртән торсак битне кайгыртабыз,
Иннек-кершән, сөрмә, ислемай...
Баш дигәнең, өстән гына уйлап,
Эчке матурлыкны уйламый.

Гәүдә-сынны тап-таза тотарга
 Тырышабыз, җанны кайгыртмый.
Нәрсә соң ул гәүдә чисталыгы,
Башта җанның керен агартмый?

Өстең матур, ыспай булсын иде.
Булсын иде күркәм җаның да.
Тәнең чиста, җаның таза булса,
Булырсың син Кеше санында.


***

Өеп бирә икән югалтуны
 Тормыш кыска гына арада.
Якын дигән кешеләрең китә,
Кала барып бары ярада...

Бер үткәч бу үтсен дигән кебек,
Белмиме соң әллә чамасын?..
Бирә тора яңа югалтулар,
Бирми генә түзәр чарасын...

Без бәйләнгән җепләр язмыш кулы
 Бер тартуда шартлап өзелә.
Җеп чорнаган йөрәгебез генә
 Тарткан саен ныграк киселә...

Җитәр инде, язмыш, җитәр инде.
Югалтулар белән сынама.
Бер биреп тә, тагын кире алып,
Алыш-бирешеңне уйнама...


***

Җыр уяна җанда таңнар белән,
Күзләр ачылганчы йокыдан.
Җыр уяна, моңлы, я күңелле,
Җанга нидер салган тойгыдан...

Гәүдә йоклый әле. Бер моң җанны
 Дулкынына салып тибрәтә.
Көйләр-моңнар гына бирә алган
 Бер халәткә салып изрәтә...

Иртәнге җыр, әллә ничек, саф ул,
Чишмә суы, таң чыгы сыман...
Акыл йоклый әле, ә йөрәгем
 Моңлы бер сафлыкка манчылган...


***

Балачакны гына сагынмыйбыз.
Сагынабыз сафлы мизгелне...
Үткән яшьлек белән калдыргандай,
Шул илаһи сафлык күңелне.

Дөнья тузанымы җанга куна.
Тормыш кере әллә тиядер.
Җиргә яңа туган сабый гына
 Кер тимәгән җанга иядер. 

Тормыш юлларыннан уза-уза,
Гомер көзе инде тупсада.
Калсын җанда керсез балачакның
 Шәүлә-күләгәсе булса да.


***

Син табынган сөю табынырлык
 Булмаганда, йөрәк, үкенмә.
Сөю илең, димәк, ил булмаган.
Син гаепле түгел һич кенә.
Мондыйларны гына үтмәдеңме?
Артык яраланмый үт кенә.
Олы диеп син табынган сөю
 Зур булмаган, булган кечкенә.
Сөю иле дигән хәрәбәнең
 Ватыкларын җыйма, түк кенә...


***

Ал шәфәкънең гүзәл нуры
 Күлгә төшеп сарылган.
Тал-тирәкләр сокланыша
 Көзгеле күл ярыннан.

Күл белән күк әллә инде 
 Берсен берсе сагына...
Тагын күк күлләргә төшкән.
Суларында чагыла.

Күл күзәтә күкнең йөзен,
Көмеш көзгесен төзәп.
Әллә охшаш игезәкләр
 Тапкан бер-берсен эзләп.

Шәфәкъ нурлы сукмак белән
 Күкләр күлгә авышкан.
Җилсез, тып-тын бу кичләрдә
 Күл белән күк кавышкан...


***

Яз кызының хисле-моңлы чоры,
Бер елмаеп көлә, бер елый.
Бер сөенә кояш нуры булып.
Ачы җилләр булып бер улый.

Бер агызып китә язгы яшен,
Кунып ак канатлы болытка.
Бер кочаклый җылы кочагына.
Бер этәрә. Тагын суыта.

Былбыл томшыгына сала җырын.
Сайрый мәхәббәтле моңнарын.
Җиткән кызлар сыман хисләнә ул,
Йокы алмый Язны таңнарын.

Ничә дәвер, гасыр кайтты Язлар,
Яшьлек җилен Җиргә ияртеп.
Картаймый ул, ничә кат килсә дә,
Китә генә Язлар яшәртеп...


***

Мөмкин чакта шалтыратмадым шул.
Ә хәзер тоела, көтәдер.
Шалтыратам көн дә. “Недоступен”.
Акыл кабул итми нигәдер.

Ничек инде “недоступен “ булсын?!
Ул бит “ә” дигәнгә “я” диде.
Ихлас күңел ачулана белде.
Ихлас күңел сөйде ул, көйде.

“Недоступен”. Не доступен шул ул
 Кайта алмас якка киткәннәр.
Не доступен була барган саен,
Алар кадерлерәк икәннәр...


ЭХ, БУ АК-КАРАЛЫ СҮРӘТЛӘР...

Кемне генә уйга батырмаган,
Эх, бу ак-каралы сүрәтләр!
Карый аннан чиста, саф карашлар.
Яп-яшь, көчле, дәртле йөрәкләр!

Кемнең генә яшен тамызмаган,
Эх, бу ак-каралы сүрәтләр!
Хәтирәләр утын кабызмаган...
Авыл, таңнар, инеш, тирәкләр... 

Гомер калган, шатлык-кайгы калган
 Шушы ак-каралы сүрәттә...
Учларыңа алсаң, ачыласың.
Яшеренгән серне сөйләтә.

Яшьлек калган, кайтмас яшьлек калган,
Эх, бу ак каралы сүрәттә.
Тиле яшьлек, әзрәк көлемсерәп,
Үткәннәрдән безне күзәтә...


***

Әле генә учта тоткан идек
 Җиз кыңгырау. Утыз ел үткән...
Укытучым, яшьле күзен сөртеп,
Әле безне, әйтерсең, үпкән...

Соңгы теләкләрен, сәләмнәрен, 
Салып җиз кыңгырау моңына,
Әле генә озаткандай кебек,
Мәктәп олы тормыш юлына. 

Кыңгырауның моңсу теле белән,
Саубул, диде безгә балачак.
Туган йортның бишегеннән төшеп,
Зур дөньяга ишек ачкан чак...

Саф карашлар, ак хыял-өметләр...
Бертугандай үсмер балалар.
Ничә дистә еллар... Күңелләрдә
 Үсмер бала булып калалар...


ЯРЫЙ ӘЛЕ, СИН БАР ДӨНЬЯДА

 Бүлешергә сөенечем белән,
Күтәрәлмәс шатлык тойганда,
Минем өчен ихлас сөенүче,
Ярый әле, син бар җиһанда.

Күңелемне минем аңлый белгән,
Үзем аңламаган чагымда,
Иңнәреңә башымны салырлык,
Ярый әле, син бар дөньяда.

Кышкы салкыннардан өшегәндә,
Көзге койма яңгыр койганда,
Туңган йөрәгемне җылытырга,
Ярый әле, син бар дөньяда.

Шатлыклардан гына тормый тормыш.
Йөрәгемне кайгы кыйганда,
Иңнәремне авырлыклар исә,
Ярый әле, син бар җиһанда.

Ташкан назларымны бирер өчен,
Мәхәббәткә сусап куйганда,
Еллар буе сыналган бер дустым,
Ярый әле, син бар җиһанда.


***

Табынды шул йөрәк җырларыңа.
Үз сагышын әллә таныды.
Беркатлы җан, сөюләргә сусап,
Сүзләреңә синең табынды...

Сүзләр сүзләр генә булган икән.
Буш авазлы, салкын буранлы...
Беркатлы җан тагын ышанды шул.
Сөюеңә синең ышанды...

Битарафмын инде җырларыңа.
Күтәрмиләр алар күкләргә.
Тик безнеке дип ышанган моңнар
 Багышланган алар күпләргә.

Ялган җырлар, ялган моң-көйләрең...
Ялган караш... Сүзләр ялганы...
Битарафмын хәтта ялганлыкка.
Сүнде инде сөю ялкыны...


***

Вәйран итеп китте кемдер җанны.
Үтәли җил анда сызгыра.
Яңгыраган сөю җырларының
 Кайтавазы гына чакыра...

Туарга дип торган моңнарымның
 Богазына басты берәүләр.
Онытыла язып сөйдең, йөрәк,
Шулдыр сиңа бәя түләүләр...

Баш бирми шул хисләр ярсыганда.
Ә ул башкачарак көткәндер.
Аргамактай дулап алган хисләр,
Бәлки, аны тапап киткәндер...

Нишлисең соң, мәхәббәтнең көчен
 Күтәрәлми кайсыбер йөрәк.
Барысы да үтә. Ә әлегә
 Җырсыз гына түзәргә кирәк...


***

Исемеңне бөти итеп,
Яшердем күңелемә.
Хыялымда кайта алам
 Сөюле мизгелемә...

Хыялларым тик минеке.
Беркем кагыла алмас.
Ачылмаган йөрәгемә
 Беркем ягыла алмас.

Бәллүр хыял чит караштан
 Челпәрәмә ватылыр.
Синең күзләрең дә инде
 Йөрәгемә ят булыр.

Челтәр бөркәү җаннарымда,
Сагышлардан үрелгән...
Чит күзләрдән яшеренеп,
Мәхәббәтем төренгән...


КЕЛӘТТӘ

 Үскән чакта җәй буена
 Келәттә йоклый идек.
Ике үсмер кызын әнкәй
 Йозаклап саклый иде.

Беркөн кичен апа белән
 Кереп киттек келәткә.
Караңгыда бер ир-затның
 Кулы тиде беләккә!

Чар-чор килеп, ике кызый
 Торып качтык урыннан.
Ишек бикле. Безнең өстән
 Олы йозак куелган!

Сизмәдек, капка астыннан
 Ничек шуып чыкканны,
Түш белән ләпек изгәнне,
Кычытканнар чакканны...

Тик соңыннан гына белдек,
Абый яткан келәттә.
Үсмер чакның көлкеләрен
 Бетермәссең сөйләп тә...


***

Ялган хыялларга төрә сөю.
Ялган икәнен дә беләсең.
Бу кырыс дөньяда шул ялгансыз
 Яшәү бик кыендыр, күрәсең.

Булсын чынга ашмас, ышанмаслык...
Әкиятле генә төшеңме... 
Шул әкият, хыял, дигәннәрең
 Коткара шул кайчак кешене.

Алдата шул сөю. Алдатса ни...
Ул бит сагышны да алдата.
Алдатып булса да канат куя,
Алдатып булса да юата...

Бу дөньядан ваз кичкән чакларда
 Булсын иде шундый бер ялган...
Берәү өчен, бәлки, бу тормышта
 Шул хыялдан башка ни калган...


***

Табигый да инде кеше китү.
Барыбыз да шунда барасы.
Әмма җирдә калган йөрәкләрне
 Телә югалтулар ярасы.

Үкенече... ишетмәдең шул син,
Алып киткән соңгы сүзләрен...
Бәхиллеген аның алалмадың.
Йомдырмадың газиз күзләрен.

Үкенече... соңгы мизгелләрен
 Нигә генә аның бүлмәдең?!
Сагыш кайчак куркудан да көчле.
Нигә аның белән үлмәдең?!

Мәңгелек без яшәмибез дә бит.
Әрнетә шул алда киткәннәр.
Тик шунысы. Без гөнаһлы, алар
 Сират күперләрен үткәннәр.

Табигый да инде кеше китү.
Барыбыз да шунда барасы.
Югалтулар аша төп йортына 
 Юлын түши адәм баласы...


***

Дус-ишләрең кемлегеңне белә,
Күтәрелә, әгәр, син алсаң.
Дус-ишләрнең кемлеген беләсең,
Хәлдән таеп егыла калсаң...
Майк Тайсон


***

Минем җаным каешланмады шул,
Тупасланмады шул яратып.
Мин сөюне сайлап ала белдем.
Алдырмадым мине сайлатып.

Гөлләр кебек гүзәл сөю бирдең...
Буламы соң сөю сагышсыз?!
Йөрәгемә салдым чәчәкләрне...
Тик гөлләрең булды тамырсыз...

Йолкып-йолкып сөю чәчәкләрен,
Арымыйсың бер дә таратып.
Каешланган , ахры, синең җаның.
Тупасланган, ахры, яратып...


***

Авыр диясеңме сөюләре?
Сагынулар... Яну... Елату...
Авыр түгел болар бересе дә.
Авыр мәхәббәтне югалту...


***

Бу дөньяда иң бай кем диярсең?
Иң бай кеше – сабый җиһанда.
Бер гөнаһсыз йөрәк биргән ходай,
Керсез күңел биргән туганда.

Алда аның тәүге елмаюы.
Тәүге адым, тәүге шатлыгы.
Тәүге ачыш, җиңү.. .Тәүге сөю...
Гомере алда – аның байлыгы...


***

Язмышым була алмассың.
Булырсыңмы ялгышым?
Калдырып китәрсең микән
 Ялгышларның сагышын?

Мин ишетәм йөрәгеңнең
 Минем өчен кагышын.
Боза алмам тик шулай да
 Тормыш елгаң агышын.

Йөзә алмам яннарыңда,
Булып парлы аккошың.
Булмагач минем язмышым,
Булмассың син ялгышым...


***

Кичке назын салган кояш күлгә,
Алсу нурга манып күл йөзен.
Ак болытлар үтте аккошлардай, 
Ак канаты белән күл сөзеп.

Җилләр тынган. Көмеш күл көзгесен
 Тибрәтергә кыймый җилләр дә.
Әллә нинди хозур бер сабырлык
 Туа җанда тып-тын кичләрдә...

Ашыгасы килми... Эх, сузарга
 Шәфәкъ нурлы шушы кичләрне...
Тәүлекнең бер вакыты да бирми
 Шушы кичләр биргән хисләрне...

Күл көзгесе тагын язып алды
 Мәңгелекнең кечкәй мизгелен...
Ашыкмачы, күлдә югалгандай,
Кими барган кыска гомерем...


ЮЛЛАРЫМ

 Күңелемә якын язмышлары
 Ирек сөйгән сәфәр кызының.
Дөнья бирә торды юлларымның
 Сынаулысын, иркен-озынын.

Таң нурлары юлымны яктырта.
Кичке шәфәкъ юлда озата.
Күңелемнән ташкан моңлы җырлар
 Ерак араларны кыскарта.

Мин юлларга гашыйк. Якын миңа
 Юллар гына биргән иркенлек.
Гашыйк итә минем йөрәгемне
 Юллар гына ачкан күркәмлек.

Юллар өнди ерак офыкларга.
Юл җепләре бәйли араны.
Тәгәриләр әле тәгәрмәчләр,
Сүтә-сүтә юллы тасманы.

Борма-борма бормаланган юлым
 Афәтләрне читләп урасын. 
Хыялларым, миннән алда очып,
Барыр юлда бәхет юлласын.

Тормыш сукмагыннан атлап барам
 Гомер озынлыгы сәфәрдә...
Шул ук юлдан үтәр идем башлап,
Кире үтеп булса әгәр дә...


***

Ай кызында мине син танырсың,
Айлы төндә айга кара да.
Икебез дә айга төбәлгәнбез.
Айга хәтле юллар арада.

Күрәсеңме айны, дип сорыйсың?
Күрәм. Ул бит бәйли араны.
Югалтмасын болар бер-берсен, дип, 
Безгә ияреп ул барамы?

Ай егете, син бит айга гашыйк...
Очасың син җирле читлектән.
Хыялыңны җилкән итеп, айдан
 Күзәтәсең әллә, биектән.

Үтмәс димә, ике гашыйк йөрәк
 Айга хәтле ерак араны...
Бер үк айга икәү төбәлгәннәр,
Саный-саный көннәр-айларны...


ЯЛГЫЗЛАРНЫҢ НАЗЫ АДАШКАН

 Ялгызларның назы адашкан
 Җидегән йолдызларның берсендә...
Чагылышы гына юл таба,
Өндәгедәй булып төшендә...

Ялгызларның назы адашкан
 Чынга ашмас хыял эчендә...
Хыялларны чынга ашыру,
Ышаналар, язмыш көчендә...

Ялгызларның назы адашкан
 Алсу таң нурына уралып...
Кайтавазы, сагыш, кайта шул
 Йөрәгенә аның сарылып...

Ялгызларның назы адашкан,
Үтә алмый ерак араны...
Мәңге тугры бер өмет кенә
 Ялый төзәлмәслек яраны...


ӨЛГЕРЕП КАЛ

 Сокланып кал былбыл җырларына,
Иркәң белән, таңнар атканчы.
Коенып кал алтын нурларында,
Кояш офыкларда батканчы.

Сокланып кал язгы хозурлыкка,
Рәхәтлектән күңел тулганчы... 
Өлгереп кал тыңлап урман шавын,
Көзге җилдә яфрак койганчы.

Чыланып кал ләйсән яңгырларга,
Ак болытлар үтеп киткәнче.
Өлгереп кал сөеп бу дөньяны,
Кыска гомеркәйләр үткәнче...


***

Минме соң ул, канәгать булмаслык,
Шөкер итмәс үз язмышыма?
Тагын нинди тормыш өмет итим,
Риза булмый үз тормышыма?

Бармак бөгә-бөгә санамам мин
 Язмыш миңа ниләр биргәнне...
Бармак җитмәс. Үзем дә аңламыйм,
Ходай никтер шулай сөйгәнне...

Рәхмәтлемен. Алдагы көнемдә
 Ходай афәт кенә салмасын.
Шуны гына сорыйм язмышымнан,
Биргәннәрен кире алмасын...


АЕРЫЛАСЫ БАР БИТ КҮРЕШКӘЧ

 Хыялланабыз бер күрешергә,
Сагынудан үзәк өзлеккәч.
Күрешербез, бәлки. Тик шунысы,
Аерыласы бар бит күрешкәч...

Бәхетле дә булырбыз без икәү,
Хыялларга, бәлки, ирешкәч...
Күрешербез, бәлки. Тик шунысы,
Аерыласы бар бит күрешкәч...

Яши алырбызмы элеккечә,
Инде бер язмышка күнеккәч?
Күрешербез, бәлки. Тик шунысы,
Аерыласы бар бит күрешкәч...

***
Тоз коя төбенә...
Чуты юк сүзенә...
Соравын яудыра.
Чарасыз калдыра...
Сораша, белешә...
Тагын да керешә.
Башына һич килми,
Аңламый ул, белми
 Урынлымы сорау...
Тик үзенчә юрау...
Сөйләтә. Җиләтә.
Җиде кат иләтә.
Бер урый, бер сүтә.
Үзәгеңә үтә.
Җаныңны актара.
Кәефне кайтара.
Тагын бу ни көтә?
Кайчан соң бу китә?

КӨЗГЕ ЯШЬЛЕК

Яшьлек язы инде артта калды.
Гомер юлы көзгә барамы...
Әллә көзге яшьлек килде инде,
Чигәдәге карга карамый.

Яши генә башлагандай әле.
Тормыш тәме яңа сизелә.
Алда кебек әле барысы да.
Яңа уй-теләкләр төзелә.

Икенче яшьлекме, өченчеме...
Нигә аны санау кирәкле?
Ничә яшь дип, безгә бирсәләр дә,
Ышандырып булмый йөрәкне.

Көзге яшьлек, алтын яшьлек килә
Биткә түгел. Килә күңелгә.
Алтын көзләрдә дә кайтып була
Яшьлек дигән гүзәл мизгелгә.


ЯЗАР ИДЕМ

Рәссам булсам, портрет язар идем,
Диварга да хәтта сыймаслык.
Бәби көткән хатынның сүрәтен.
Гүзәл портрет, карап туймаслык.

Бәби көткән ханым! Илаһи ул!
Кечкәй Кеше аның билендә!
Үзе генә белгән серле наздан
Бәхет нуры яна күзендә!

Йөрәгеннән аста гына аның
Тыпырчына Ходай бүләге.
Тик бәхетле язмыш, акыл-фәһем –
Сабыена барлык теләге.

Нинди олы бәхет күзләрендә!
Озакламый әни булачак!
Тагын бер сабый дөньяга килә.
Тәмле-татлы, тансык балачак...

Рәссам булсам, портрет язар идем...


***

Белмим инде, кемнән сорарга да.
Калыр шул соравым җавапсыз.
Кем кодрәте белән явызлык бар?
Нигә бар ул? Нигә җәзасыз?

Әллә нинди җансыз явызлар бар.
Бәлки алар җанын югалткан?
Бәлки алар үле өрәк кенә?
Иблистәнме җанын урлаткан?

Җәза бардыр да ул. Тәмугъ көтә
Гөнаһ кылган яман ишене.
Кемгә багам, Ходай, сиңа булмый?
Сакла, якла яхшы кешеңне.


***

Минме соң ул, бик тиз онытырлык?
Синме соң ул, искә төшмәслек?
Без бәйләнгән җепләр чуаланды.
Төенләнде никтер, чишмәслек.

Үз эчеңә үзең бикләндең син.
Мин дә кабыгыма ябылдым.
Сагынасың бит син. Мин бит сизәм.
Үзем генә беләм. Сагындым.

Синме соң ул, бик тиз онытырлык?
Минме соң ул, искә төшмәслек?
Вакыт, бәлки, оныттырыр да бит.
Әле сагындыра түзмәслек...


ИСКЕ КОЕ 

Тагын кайттым... Саумы, иске кое.
Ата-бабаларым мирасы.
Тирән төпләренә йолдыз төшкән.
Шул ук суы, дымлы бурасы.

Тулы бидрәләргә битен каплап,
Кем йотлыгып сулар эчмәгән?
Кемнәр дистә-дистә бидрәләрне
Көянтәләп ташып үсмәгән?

Тешне чымырдаткан салкын суның
Шифаларын кемнәр алмаган?
Туган җирнең суты тәме кемнең
Иренендә мәңге калмаган?

Тирән суын аның эчеп үстек. 
Әллә күңел шуңа тирәнме?
Әзер шәһәр суы агып тора.
Күңел никтер аңа өйрәнми.

Шыгыр-шыгыр кое нидер сөйли.
Моң бар кебек бидрә чыңында.
Көмеш суларының чисталыгы
Калган кебек әле канымда.


***

Нәрсә булыр иде, әгәр белсәк,
Кайчан соңгы сәгать сукканын?
Берәү дошманыннан үчен алса,
Берәү кочар иде туганын.

Берәү җыйса соңгы гөнаһларын,
Яшәп өлгерергә типтереп.
Берәү кылыр иде изге гамәл.
Әз кылдым бит диеп, үкенеп.

Белә калсак соңгы мизгелләрне,
Асты өскә килер дөньяның.
Шуның өчен кешеләргә фарыз 
Белү бары кайчан туганын.


КАЙДА КИТӘ ИКӘН БАЛАЧАКЛАР...

Кайда китә икән бу балачак?
Үзе генә белгән илгәме?
Алсу томаннарда югалдымы?
Качып тора бүтән җиргәме?

Кайда китә икән балачаклар?
Агымсуда әллә агамы?
Очып китә әллә һаваларга?
Зәңгәр күктән безгә багамы?

Кайда китә икән балачаклар?
Сөйгән әкияткә күчәме?
Зәңгәр кыңгыраудан оя ясап,
Җилләр бишегендә үсәме?

Кайда китә икән балачаклар?..


***

Тормыш җәймәс йомшак түшәк кенә.
Барыр юлга чәчәк түшәмәс.
Башка орган авыр ташларның да
Күләмнәрен кайчак үлчәмәс.

Адәми зат! Дөнья каршысында
Нинди кечкәй генә кеше син.
Кеше заты! Барсын күтәрергә
Кеше булу белән көчле Син!


ӘРЕМ ИСЕ

Чит җирләрнең розалары күркәм.
Исе татлы, нәфис күренә.
Тик нигәдер куллар, ирексездән,
Әче әремнәргә үрелә.

Шул әремне учларымда уып,
Мин китерәм борын төбенә.
Күкрәк ярып кергән истән, гүя,
Кайтып керәм туган өемә.

Әремнәрдә туган ягым исе.
Саф сулышы яшел болынның.
Бик сагынган чакта авылымны,
Әрем эзли минем борыным.


***

Мәгълүмат бар, адәм баласының
Акыл-фәһемнәре җитмәслек.
Безнең акыл җитмәгәнгә генә,
Түгелдер ул кабул итмәслек.

Кирәкме соң кеше дигәнеңә
Зиһен җитмәс сөәль эзләргә?
Акылнымы кемдер саклап килә,
Ачмый гына күпне безләргә?

Тотып карап булмый бар нәрсәне.
Урап чыгып булмый Җиһанны.
Булган акылыңны сөзгеч итеп,
Кабул итү кирәк дөньяны.


УКУЧЫМА РӘХМӘТЕМ

Шигырь яза, дисең. Ә үземчә,
Мин җанымны ачып сөйләшәм.
Күңелемә кертәм бит мин сине.
Нотык укымыйм мин. Киңәшәм.

Шигырь яза, дисең. Ә үземчә,
И, укучым, сиңа эндәшәм.
Сөәль бирәм. Җавап көтәм синнән.
Ыспурлашам, күбрәк килешәм.

Шигырь яза, дисең. Ә үземчә,
Мин ышанып ачам йөрәкне.
Рәхмәт сиңа. Синең аша Ходай
Ишеткәндер минем теләкне.


ӘҖЕР

Түләп бетмәс әҗер кала безнең
Бу дөньядан киткән чакларда.
Гомер итүеңне, яшәвеңне,
Тууыңны кирәк акларга.

Гомер биргән Ходай. Еллар биргән. 
Гәүдә биргән, аяк-кулыңны.
Адашмасын, диеп язмыш биргән.
Билгеләгән барыр юлыңны.

Гүзәл дөнья биргән. Җәйләр, көзләр...
Тәгам биргән. Барсы Аңардан.
Бала биргән, чиксез олы бәхет.
Шатлык- кайгы. Барсы Алладан.

И, бу кеше! Белсә иде икән
Ходай биргәннәрнең кадерен..
Барәбәрле итеп Ул биргәннең
Ничек кайтарырга әҗерен?


БИЕК КОЙМА АРТЫНДА

Үз-үзебезне ябабыз
Биек койма артына.
Читлектәге коштай, күңел
Бу тарлыктан тартына.

Тәрәздәге рәшәткәләр
Хәтерләтә төрмәне.
Бармы икән, өтермәне
Гүзәл гөлләр үргәне?

Ябылабыз, бикләнәбез.
Читләшәбез кешедән.
Булганын-булмаганын да
Яшерәбез күршедән.

Аралашмау-күрешмәүнең
Юктыр инде гаҗәбе.
Шул түгелме ятимлекнең,
Ялгызлыкның сәбәбе?


БЕР КИЧ

Кичнең эңгер-меңгер бер вакыты.
Яңа мунча керә күршеләр.
Дөнья мәшәкатен җиңә-җиңә,
Тормыш көтеп ята кешеләр.

Күлнең аръягында яңгыр ява.
Якынлаша авыл өстенә.
Сәпит менгән малай базлап үтте,
“Газга басып” барлык көченә. 

Чөкердәшеп ике гашыйк узды.
Мунча кереп кайтты күршеләр.
Җылы яңгыр ява. Тыныч кына
Гомер итеп ята кешеләр...


***

Капкан ашым тәмле түгел, дисең,
Утырмасаң үз урыныңа.
Хаклысың шул. Бер өйрәнгән җирең
Түгел ул гади урын гына.

Җаның-тәнең юкка сайламыйдыр
Ятешле бер урын үзенә.
Бу урында тыныч, рәхәт сиңа.
Теләгәнең бага күзеңә.

Тормышта да шулай.Үз урынын
Кеше эзли еллар буена.
Җанга ятешле бер урын табып,
Шул почмакка барып сыена.


***

Дүрт саным төгәл, дим. Рәхмәт укыйм.
Сөеп багам аяк-кулыма.
Ходаемнан сорыйм, ярдәм бирсен
Аяк-кулсыз калган колына.

Күз-колагым бар, дим. Шөкер итәм,
Насыйп булмаганга сукырлык.
Сукыр-чукрак өчен ярдәм сорап,
Ходаема дога укырлык.

Тазалыгым бар, дим, байлыгым бар.
Сатып алып булмас байлыгым.
Бар кодрәтен салып, бөек Ходам
Хасталарга бирсен саулыгын.

Гомер бар, дим, алда. Яшим әле.
Бездән яшьрәк күп бит китүче.
Тереләрдән, искә алсагыз, дип,
Догабызны өмет итүче.


БЕЗ ПИОНЕР ИДЕК ҮСКӘНДӘ

Кызыл галстук иде муеннарда.
Саф карашлар иде күзләрдә.
Ышанып үстек без киләчәккә.
Без пионер идек үскәндә.

Горур идек, иңгә иңне терәп,
Линейкага безне тезгәндә.
Походларга йөрдек. Кызык иде.
Без пионер идек үскәндә.

Идеаллар булды. Каһарманны
Хөрмәт иттек салют биргәндә.
Кешелекле идек. Йөзләр ачык.
Без пионер идек үскәндә.

Һәрбер замананың үз көе бар.
Бу тормыштан кайчак бизгәндә,
Хыялымда кайтам үсмер чакка.
Без пионер идек үскәндә...


ИНЕШ БАСМАСЫ

Елга аша салган басмаларга
Кереп бастым. Суга карадым.
Кайчандыр бит шушы көзгеләрдә
Чәчләремне үреп тарадым.

Йөгереп тә чыктым елга аша,
Басып сикертмәле басмага.
Ярларында үткән балачаклар
Агып китте әллә елгага.

Текә ярда таныш урман юлы.
Шул ук сукмак... Шул ук каеным.
Серләшербез әле, каенкаем.
Бер килермен сиңа аерым.

Инеш ярларында басып торам.
Шул ук сулар. Шул ук басмасы.
Агымсудай аккан гомерләрнең
Кире якка юк шул агасы...


***

Бәлә килсә, тәрәз кагып тормый.
Бәреп керә бит ул ишектән.
Ишегеңне япсаң, елан булып,
Шуып керә белә тишектән.

Моң-зар белми, гел шатлыкта гына
Яшәп булмый бит ул дөньяда.
Якыннарың булсын бүлешергә
Ходай авыр сынау куйганда.

Килми бит ул кайгы китмәс өчен.
Вакыт аны куып чыгара.
Әле генә хәсрәт үткән юлны
Ходай шатлык белән сугара.

Тормыш бүген чәчәкләрен бирсә,
Иртәгәсен бирә тукмагын.
Көчтән килсә, барлык кешеләргә 
Ябар идем хәсрәт сукмагын.


БАЙЛЫК

Җитә кебек инде җыйган мөлкәт.
Байлыкларга күзләр кызышмый.
Алып китәлмәбез без бик күпне.
Без бит бу дөньяда узышлый.

Рәхмәт, Ходай сораганны бирде.
Инде шөкер генә итәсе.
Нәфесеңә хуҗа булалмасаң,
Байлыгыңның юктыр җитәсе.

Инде бүтән байлык уйландыра.
Иман байлыгымның күләме.
Өлгерербез микән аны туплап?
Соңгы көнен берәү беләме?

И, ходаем, инде уй-фикерне
Юнәлт, зинһар, изге юлларга.
Инде хәзер алтын түгел, иман
Мираслары кирәк тупларга.


***

Хәтта белмәссең дә сөюемне.
Үзалдыма гына сөярмен.
Очрашканда, хәлең ничек? дисәң,
Хәлем бик тә яхшы, диярмен.

Хәтта белмәссең дә сөюемне.
Тып-тын гына сине сөярмен.
Үзем генә сөеп сөенермен.
Үзем генә янып көярмен.

Хәтта белмәссең дә сөюемне.
Үзалдыма гына сөярмен.
Кагылмаска синең бәхетеңә,
Язмышыма мин баш иярмен.

Хәтта белмәссең дә сөюемне.
Үзалдыма гына сөярмен.
Бер артыңнан карап, эчтән генә,
“Сине сөйдем бит мин”, диярмен.


КҮРӘЗӘ

Алдан белеп буламы соң
Ниләр буласын?!
Әллә ниләр көтә алда
Кеше баласын.
Күңел күрәзәсе ниләр
Корсын-юрасын,
Белми бит ул, язмыш нинди
Юлга борасын.
Кәрткә багып, кәрт ачканны
Ул көтеп йөри.
Ә язмышы , моңа карап,
Тик көлемсери.
Фаллар ачып, фараз итеп
Үзен уйлата.
Ә язмышы бу вакытта
Аны уйната.
Йолдызнамә әкиятен
Тыңлый бирелеп.
Ә язмышы китеп бара
Алдан йөгереп.
Карый кеше, кул багучы
Ниләр сызганын.
Ә язмышы бирә бара
Үзе язганын.
Йолдызнамә, хиромантлар,
Әйдә, сөйләсен.
Язмыш кулы барысын да
Җайлап көйләсен.


АТ БӘЙГЕСЕ

Утлар чәчеп тояк асларыннан,
Сабан туйда атлар чабыша!
Ярсып-ярсып, батып ак күбеккә, 
Тулпар аргамаклар узыша.

Ат чабышы! Ничек сокландыра!
Әзрәк кенә хәтта куркыта!
Өскә менәр булып, җайдаклары 
Камчы селти-селти юырта!

Ат менгәннәр кыю ир-егетләр.
Дилбегәне иркен җибәргән.
Оча атлар, алмачуар атлар!
Җитез алар җитез җилләрдән!

Ат бәйгесе бара! Көчле атлар
Беренчелек өчен ярыша.
Читтә торган халык, ай-һай-һайлап,
Сөйгән аргамагын куыша. 

Тәүге килгән чарыс җиңүченең
Төсле яулык бәйләп ялына,
Өстендәге җайдак иңнәренә
Сабантуй бүләге салына.

Туган якның асыл егетләре
 Бәйге үтте атка атланып.
Торам, күзләремне ала алмый,
Үзем җиңгән кебек шатланып...


БЕР КҮРЕШСӘК! ДИМӘ ӘЛЕ, ӘНКӘЙ

Бер күрешсәк! димә әле, әнкәй.
Гомереңне әле чикләмә.
Кайтып тора әле балаларың.
Ишегеңне әле бикләмә. 

Бер күрешсәк! димә әле, әнкәй.
Телгәләмә шулай бәгырьне.
Ходай, шөкерана, барыбызга
Биреп тора әле гомерне.

Бакча артта кояш баеганда
Гомереңне уйлап моңланма.
Бардыр әле, әнкәй, гомеркәең.
Моңсу уйлар, зинһар, уйлама.

Бер күрешсәк! димә әле, әнкәй.
Гомереңне әле чикләмә.
Бер түгел, без мең дә күрешербез.
Тәрәзәңне генә бикләмә...


***

Чиксез бу дөньяда гәүдә саны.
Һәм дә чикле генә кеше җаны.
Марина Цветаева


***

Үз үзеңне хөрмәт итү кирәк.
Үз-үзеңне сөя белергә.
Ничек инде шул җаваплы эшне
Чит-ят кешеләргә бирергә?
Макс Фрей


***

Елгырлыкны алып китә
Елгыр еллар.
Яшь чактагы кебек түгел
Инде куллар.
Вакыт буйсындыра белә.
Вакыт көчле.
Тик шулай да әле вакыт
Бетмәс төсле.
Мизгелләрне орлык итеп
Чәчәр идем.
Һәр мизгелне гомер итеп
Яшәр идем.
Бер орлыктан чыккан гомер
Үтә бара.
Артта юллар. Алда ике
Адым ара.
Яшь түгелбез. Әзрәк кенә
Арыттыра.
Тик шулай да тормыш ныграк
Яраттыра.
Мизгелләрне орлык итеп
Чәчәр идем.
Һәр мизгелне гомер итеп
Яшәр идем...


***

Кысыр сөю булды кебек безнең .
Бөреләнгән. Чәчәк атмаган.
Мин дә сөйдем. Син дә сөйдең кебек.
Бер-беребезгә сүз дә катмаган.

Мин кыймадым сиңа карарга да.
Син дә артык тыйнак булдыңмы.
Туйда читтә йөрдең. Әллә син дә 
Үз туеңда кунак булдыңмы?

Чал кергәч тә чәчкә, үкенеч зур
Чәчләр чәчкә бәйләнмәгәне.
Нигә кидем икән башка туйда
Сиңа дигән туй күлмәгемне.

Кысыр сөю булды кебек безнең .
Бөреләнгән. Чәчәк атмаган.
Сукыр сөю булды кебек безнең, 
Каршындагын күреп тапмаган...


ӘНКӘЙ МЕНДӘРЕ

Әнкәй мендәрләре аллы-гөлле.
Күз яуларын ала бизәге.
Баласына булган бар сөюен
Чигүенә салган бүләге.

Кулы белән йомшак каз мамыгын
Берәм-берәм өзеп тутырган.
Пар бәхетләр теләп баласына,
Изге догаларын укыган.

Мендәренә түккән күз нурлары
Якты сала минем җаныма.
Кочсам әнкәемнең мендәрләрен
Кайткан кебек булам янына.

Әнкәй мендәренә баш төртүгә,
Эреп юкка чыга моң-зарым.
Тоям кебек, сөеп иркәләгән,
Әнкәемнең назлы кулларын.

Бишек кебек йомшак, җылы алар.
Җаным-тәнем ята сыенып.
Әнкәй куенында йоклагандай,
Уянам мин иртән куанып.


ЯҢГЫР!!!

Шатыр-шотыр килеп ачуланып,
Читтә йөрделәр дә болытлар,
Тирә-юньгә су пәрдәсе элеп,
Көчле яңгыр яуды коеплар.

Көткән иде аны бар тереклек.
Йота бара һәрбер тамчысын.
Болытларның яшен сыга-сыга,
Яшен шарт-шорт итә камчысын.

Иркен сулыш алды бар табигать.
Бар тереклек башын күтәрде.
Сусау җиткән яшел үсентенең
Тамырына дымын җиткерде.

Яңгыр гына димә шул син аны.
Су булмаса нинди тормыш бар?
Барысы да ходай рәхмәтендә.
Тагын коеп яусын яңгырлар.


ШАГЫЙРЬ ҖАНЫ

Шагыйрь җаны ачык бит ул һәрчак.
Ак кәгазьдә ята ярылып.
Шул күңелгә кемдер сөеп бакса,
Кемдер үтә кырыс кагылып.

Әйтер сүзе бар аның җиһанга.
Бәгырь белән тырный юлларын.
Тамчы-тамчы итеп сала бара
Һәр авазга йөрәк моңнарын.

Олы шагыйрь данга мохтаҗ түгел.
Чын әдипләр шөһрәт эзләми.
Тезләнсә дә ул халкы алдында,
Тәхет алдында ул тезләнми.

Әдип җаны ачык бит ул һәрчак.
Язган юлда ята ярылып.
Барсы үтә. Чын шигырьгә генә
Сүнмәс вакыт бара сарылып.


ЗУР ХУҖА

Мин хуҗа, ди кеше урманнарга,
Елгаларга, басу-кырларга.
Җитми һаман кеше дигәнеңә,
Әзер алдашырга, урларга.

Хуҗа түгел. 
Кунак кына кеше.
Үзенә дә түгел ул хуҗа.
Ходай кушса гына җиргә туа.
Ул кушканнан дөньядан уза.

Алып китми кеше бернәрсә дә.
Таудай кала, җирдә өелеп.
Яшисе иде дә тыйнак кына,
Ходай биргәненә сөенеп.

Мин хуҗамын, диеп, үзен алдап,
Кеше гомерләре узадыр.
Алла Җирдә олы Хуҗа. 
Кеше
Намусына гына хуҗадыр.


***

Каты бәгырьлесең , дисең кайчак.
Син сәбәпче бәгырь катканга.
Нәрсә дияр идең, әгәр белсәң,
Таш астында чәчәк атканга.


ӨЗЕК ФИКЕРЛӘР

Ким-хур итми ятим балаларын,
Бар үстергән изге аналар.
Үскәч шул ананы ятимлеккә
Дучар итүче бар балалар.
 * * *
Ялгыш кына баскан бөҗәктән дә
Гафу сорар идем кайчагын.
Картая бараммы? Әллә инде
Кад(е)рен аңлый барам дөньяның?
 * * *
Беләм дисең кайчак бер кешене,
Яши бит ул каршыңда гына.
Ихлас йөзен аның күреп була
Битлек-маска астында гына.
 * * *
Акчаңны саныйлар, теге-бу дип,
Әз генә муллыгың булганда.
Бармы тиене? дип сорамыйлар,
Бер валчык иписез калганда.




***

Маягым бул, сөенеч маягым,
Сагыш диңгезендә адашсам.
Суз кулыңны, назлы кулларыңны,
Сиңа юлны тапмый ялгышсам.

Канатым бул, хыял канатларым,
Арыганда тормыш күгендә.
Ерак димә ерак араларны.
Син бит һәрчак минем күңелдә.

Кояшым бул, болытлы күкләрдә
Уйнаганда яшен камчысы.
Яңгырым бул, коеп яуган яңгыр,
Җитмәгәндә аның тамчысы.

Җилләрем бул, иркә, назлы җилем,
Кысылганда кинәт сулышым.
Аккошым бул мәхәббәт күлендә.
Юлдашым бул, минем язмышым.


***

Бөек диеп үзеңне санама,
Чөерсә дә күккә бүтәннәр.
Бик күпләр бар, күкләр гөмбәзеннән
Канатлары сынып төшкәннәр.

Түбәнсетмә үзеңнән түбәнне.
Үсәсе бар әле аның да.
Югары дигәнгә башың имә.
Тигез бул син аның янында.

Аерса да кеше дигән затны
Байлык-дәрәҗәме, эшеме,
Тигезлидер адәм балаларын
Гади генә “кеше” исеме.


***

Яхшылык турында сөйләмиләр.
Үзе сөйли үзе хакында.
Хак та сорамыйлар аның өчен.
Югала ул көмеш-алтында.

Изгелекне кыл да, суга ташла.
Оныт аны кылган турында.
Эзләп табар кылган яхшылыгың
Кирәк чакта оҗмах түрендә.


СӨЯ-СӨЙМИ...

Яшь чактагы кебек, акчәчәкнең
Берәм-берәм өзеп таҗларын,
Яратамы-яратмыймы, диеп,
Үз-үземне бераз алдадым.

Алдый беләме соң гүзәл чәчәк?
Ап-ак бит ул, кер дә тимәгән.
Кемнәр генә яшьлек җәйләрендә
Акчәчәкләр өзеп сөймәгән?

Әй, бу күңел! Канатланып очты,
Чәчәк таҗы сөя дигәнгә.
Акчәчәкме шатлык сәбәпләре?
Сөенә ул сөя белгәнгә.


***

Күңел тула никтер торган саен.
Чык тамчысы тәгәри күздән.
Гүзәл җырдан, кабатланмас моңнан.
Ихлас әйткән җылы бер сүздән.

Күңел тула, чит-ят бер карашта
Мөлдерәмә яшьләр күргәндә.
Күңел тула, шатлык үсентесе
Йөрәгеңдә чәчәк үргәндә.

Күңел тула, татлы чыклар булып,
Йөрәгеңә сыймас бәхеттән.
Күңел тула. Тула бер сәбәпсез,
Аңлатып та булмас халәттән.

Нигә тула? Бармы берәр чара
Көтмәгәндә күңел тулганнан?
Тулсын инде тулгач. Нишләтәсең.
Күңел тула... тирән булганнан.


КОЯШ БАЛАСЫ

Флария Терегулованың якты истәлегенә
(Әмир Мостафин көе)

Йөзләренә кояш кунганнар бар.
Әллә алар кояш баласы.
Шул кояшлы җаннан якты гына,
Җылы гына килә аласы.

Нурлы кояш булып җан җылыңны
Мохтаҗларга бардың таратып.
Моң чишмәңнең хисле зәм-зәм суын
Эчә барды халык яратып.

Кояш сүнәме соң? Сүнми бит ул.
Без сүнгәч тә кояш каласы.
Изге җанлы, көләч йөзле Әһел,
Сүнә белмәс кояш баласы.


УЙЛАР...

Әйләнеп тә карар ара арта
Артта калган гомер юлына.
Алдагысын гына алла белә
Күпме бирәчәген колына.

Сабый чакның гамьсез авазларын
Вакыт җиле әллә тапшыра.
Чая яшьлек, кулын шаян болгап,
Үткәннәргә карап ашыга.

Инде балалар да бездән биек.
Оныклар да бездән күп белә.
Кара-аклы яшьлек сүрәтләре,
Олыгайдың, дускай, дип көлә.

Үкенерлек яшәлмәде кебек.
Үкенүнең бармы файдасы.
Яшәр идем башкача, дисәң дә,
Үткәннәргә юктыр кайтасы.

Гомер көзләремне сабыр гына
Кабул итеп иде алырга.
Гомер мәңге түгел. Вакыт җиткәч,
Бала-оныкларда калырга.


***

Җәй сулышы тынны куырса да,
Тансык әле туңган җаныма.
Очтым бит мин, кочагымны җәеп,
Ничә айлар Җәем янына.

Тансык аның сирәк яңгырлары.
Бар табигать суга сусады.
Зарыктырып, килми көттерүләр
Болытларга әллә ошады.

Назлый Җәйләр кайнар кочагында.
Һәр мизгеле аның кадерле.
Ни фасыллар бирә бу назларны,
Юмарт Җәйләр биргән кадәрле?

Бәйләп куяр идем Җәйләремне,
Ашыкмасын өчен, арканга.
Ябышты шул күңел, беректе шул
Җәйләр җәйгән гүзәл акланга.

Ярты гөлбакчасын үттем Җәйнең.
Гүзәл гөлдәй һәрбер мизгеле.
Вакыт оча, күркәм чәчәкләрне
Үбеп узган җилләр шикелле.


БАРЫСЫ ДА ЯХШЫ

Моңсу кәеф вакытлыча бит ул.
Ул бит күңелнең бер халәте.
Төшенкелек өчен сәбәп түгел.
Кыен арты килә рәхәте.

Алып китмә авыр кәефеңне
Иртәгәгә. Калдыр бүгендә.
Өмет дигән якты бер йолдызың 
Балкып торсын тормыш күгендә.

БАРЫСЫ ДА ЯХШЫ. Шул уеңны
Алга җибәр барыр юлыңнан.
Эшең, ашың, тормыш- дөньяң бәйле, 
Алга карап корган уеңнан.

Авыр, диеп, кара билге салма.
Кыенлыклар килми китмәслек.
Җаны барның сәбәпләре юктыр,
Алга карап өмет итмәслек.


***

Бер мизгелгә кайтарырга иде
Киткәннәрне зәңгәр күкләргә.
Күзләренә төбәп карарга да,
Өнсез генә барсын сөйләргә...

Ничек сагынганны... Әйтер идем
Исән чакта әйтәлмәгәнне.
Якыннарым ерак. Акыл аңлый
Инде алар кайталмаганны.

Рәхмәт әйтермен дә ихлас күңел,
Тагын алыр зәңгәр һавалар.
Шул бер мизгел йөрәк ярасына
Бирер иде кебек дәвалар.


ДӨНЬЯГА СҮЗЕМ

И, дөньякай, кабул иттең мине,
Балаң итеп алып кочакка.
Бер күтәрдең мине зәңгәр күккә.
Бер ташладың янган учакка.

Үги балаң булмадым мин синең.
Сөюеңнән мәхрүм булмадым.
Мин бәхетсез булып яшәмәдем.
Мин бәхетсез булып тумадым.

Кайда башың? Кайда азакларың?
Миннән соң да, дөнья, каласың.
Тормыш әйләнеше – туу, китү.
Калдырадыр һәркем баласын.

Яши-яши гашыйк була барам,
Дөнья, сиңа, һәрбер мизгелгә.
Һәр бүләгең, һәр сынавың өчен
Рәхмәт кенә килә күңелгә.

И, дөньякай, бер вакыт җиткәчтән
Җибәр җиңел генә җиһаннан.
Белмим, дөнья күпне югалтырмы.
Мин күп таптым сиңа туганнан.


ҖИЛӘК

Болыннарда җиләк пешкән,
Кызарып та алланып.
Җиткән җиләк, үскән җиләк
Тәмләнеп тә, балланып.

Хуш исенә исермәле,
Җыйганда шул җиләкне.
Ничек инде кузгалырга,
Тутырмыйча чиләкне?!

Болын тәме шул җиләктә.
Кояш-яңгырлар тәме.
Иренемдә җәннәт тәме.
Тәлкәшендә җәй яме.

Эх, җиләге, җиләге дә!
Татлы бигрәк җиләге!
Карап туймас, ашап туймас
Җәйләремнең бүләге!


УЗГАН ГОМЕР

Үткәннәрем үкенечле түгел.
Тик шулай да бардыр сагышы.
Офыкларда калган хыяллар бар.
Бар шул югалтулар ачысы.

Тик бер сорау гына язмышыма.
Алыр булгач, нигә бирәсең?
Югалтулар аша табышулар
Кадерлерәктер ул, күрәсең.

Хәтирәдән такыялар үреп,
Агымсуга иде агызсам...
Вакыт – табип, диләр. Белмим инде.
Һаман сызлый, кинәт кагылсам.

Онытырмын димә. Гомер бит ул.
Югалтуы, ачыш-табышы...
Узган гомер тапмаслык югала.
Шуңа бардыр аның сагышы.


ЕЛГАДА

Җәйнең эссе көннәрендә кемнәр
Коенмаган елга суында?
Яшел чирәменә колач ташлап,
Ял итмәгән инеш буенда?

Чалкан ятып яшел дулкыннарда,
Кемнәр генә ләззәт алмаган?
Чиксез, зәңгәр күкнең чагылышын
Күңеленә кемнәр салмаган? 

Буйдан-буйга кара-каршы ярга 
Колач җәеп кемнәр йөзмәгән?
Тынны кысып, җылы су астына
Чуммый гына кемнәр түзмәгән?

Үсмер бала кебек, су чәчрәтеп,
Уйнамаган кемнәр, сөенеп?
Кемнәр кызынмаган комнарында,
Ярымшәрә генә киенеп?

Кыюланып китеп, тирән суга
Сикермәгән текә ярыннан?
Кинәндерә белә елга суы.
Гәүдә-җаның җәйне сагынган.

Тагын ниләр бирә, елга биргән
Чагыштырып булмас ләззәтен?
Шул инешләр булган өчен Җәйгә
Әйтер иде олы РӘХМӘТЕМ.


ШӘҮЛӘ

Үзең киттең, нигә өнсез шәүләң
Тормышымны килә күзәтеп?
Ник барасың шушы шәүләң аша
Минем яшәвешне төзәтеп?

Тып-тын гына килеп таңнарымда,
Тоз саласың нигә ярага?
Яннарымнан этәреп берәүне,
Нигә керәсең син арага?

Киттең үзең. Алып кит шәүләңне.
Кисмә яраланган йөрәкне.
Якты бирми, каплый гына алган
Сөю шәүләләре кирәкме...


***

Рәхимле бул, зинһар, язмышкаем.
Бәлә камытларын кидермә.
Биргән сынауларың каршысында
Башкаемны минем идермә.

Рәхмәтем зур, саклап килә белдең
Олы афәтләрдән, язмышым.
Сызган юлларыңннан тайпылуым
Булды, бәлки, минем ялгышым.

Учны сузып, син биргәнне генә
Көтеп утыра мин белмәдем.
Үләр чиккә җитеп егылсам да,
Тордым, күтәрелдем, үлмәдем.

Сал, язмышым, мәрхәмәтләреңне.
Алма, зинһар, биргәннәреңне.
Бүләк итеп кабул итәм, язмыш,
Ни булса да, күргәннәремне.


ПЕЧӘН ӨСТЕ

Каерылып әткәй печән чаба.
Абый басып бара эзеннән.
Пәке белән кырган кебек җирдә
Печән покослары тезелгән.

Ир-егеттән калышмыйча әнкәй,
Тырыш әнкәй чаба селтәнеп.
Үҗәт кызый йөри болын бозып,
Мин дигәнең, әз-мәз өйрәнеп.

Җәйге болын чалгы җырын суза.
Тыныч тормыш көе яланда.
Матур көндә халык печән чаба.
Печән өсте яшел болында.

Әткәй тугай яңгыратып ала,
Оста гына чалгы кайратып.
Чәчәк катыш үләнле күбәләр
Кибеп бара, хуш ис таратып.

Учакларда ысланган чәйнүктә
Кыр чәен әнкәем кайната.
Мәтрүшкәле, баллы болын чәен
Печән чабучылар ярата.

...Тыныч тормышларга азан сыман,
Кемдер чалгы кайрый якында.
Булдым кебек әткәй-әнкәй белән
Печән чапкан үсмер чагымда...


БЫЕЛГЫ ҖӘЙ

Җәйнең матур күлмәк кигән чоры.
Җиткән кыздай сылу чаклары.
Битен юа гүзәл Җәй кызының
Алсу таңның сафлы чыклары.

Үләннәрне сөеп тарап үтә
Җефәк тараклары җилләрнең.
Чәчәк белән чәчәк башын иеп,
Бүлешәләр әллә серләрен.

Ипигә сыларлык диләрме соң,
Мондый сулап туймас һаваны.
Һәрбер сулыш белән бергә йөрәк
Яшәү дәрте әллә аламы.

Кояш көткән җәй килгәнен генә.
Зәңгәр күккә чыккан иреккә.
Жәлләми ул һич тә якты нурын,
Баса бара эссе күреккә.

Сагындырган тансык кунак булып,
Яңгыр явып үтә тамчылап.
Ары алып китә болытларны
Ярсу яшен, усал камчылап.

Кунак кына шул ул Җәй-кызыкай.
Кунак килми шул ул озакка.
Кунак ашы – кара-каршы. Китсә,
Үзем барырмынмы кунакка.


ХӘБӘР

Хәбәр өмет итеп үтә тора
Гомерләрнең һәрбер мизгеле.
Уйлый, поша, кызыксына, көтә
Тынгы белмәс кеше күңеле.

Уйлар барлый туган-тумачаны.
Балалардан хәбәр көтәсең.
Әнекәең чыкмый уйларыңнан.
Дустан бер сүз өмет итәсең.

Яхшы-яман хәбәр, изге хәбәр...
Тормыш ирек бирми сайларга.
Башка суккан күсәк булып кайчак,
Язмыш керәме соң арага?

Аралашу чарасы гынамы,
Хәбәр алу, хәбәр бирешү?
Битараф булмауның бер төредер
Сәләм бирү, хәлен белешү.

“Бер хәбәрсез, суда югалгандай ...”
Нинди зур бит аның хаҗәте!
Күңелеңә хәбәр белән керә
Бу тормышның кыен-рәхәте.

Хәбәрләшми яшәгәннәр бардыр,
Үз эченә генә бикләнеп.
Дөнья түгәрәкме, күңелеңнең
Дүрт почмагы белән чикләнеп?

Дөнья белән элемтә ул хәбәр.
Ул өзелә гомер беткәндә.
Яхшы хәбәр генә ишетергә
Насыйп булсын гомер иткәндә.


КОРДОН

Без үскәндәге вакытлар түгел,
Икенче шул хәзер замана.
Икенче хакыйкать. (Бармы соң ул?)
Әллә ул да инде абына?

Үзгәрешләр керде бар дөньяга,
Бар тормышка, барлык нәрсәгә.
Калма миннән артта, дип замана,
Үзгәр, диеп тия теңкәгә.

Ничек үзгәрим соң? Җуяргамы
Вөҗдан нигезләнгән асылны?
Җиде яшьтә түгелмен бит хәзер.
Үттем үзгәрерлек фасылны.

Яшәрмен инде мин “чит” бер илдә,
Яшәгәндәй чатыр астында.
Кеше иткән, үз иткән туган ил
Калды кебек “кордон” артында.

Бөгелсәк тә замана җиленнән,
Без сынарлык булып үсмәгән.
Үзгәрешләр тормышка керсә дә,
Күңелләргә никтер күчмәгән.


ӘНКӘЙ КҮЗЛӘРЕ

(Рөстәм Хисматов көе)
Һәрчак синең белән бергә бит ул
Әнкәй йөзе, әнкәй сүзләре.
Онытырмын, димә беркайчан да
Әнкәеңнең газиз күзләрен.

Җиңел генә бармый шул ул дөнья.
Булмаганда кайчак түзмәле,
Сабырлыкка өндәп хәтерләргә,
Килә тагын әнкәй күзләре.

Күптән без үзебез әни инде.
Гомер сала йөзгә эзләрен.
Күпме генә җирдә яшәсәк тә,
Күз алдында әнкәй күзләре.

Еракларда безне саклап йөртә
Әнкәйләрнең дога сүзләре.
Шул доганың һәрбер хәрефендә
Әнкәйләрнең изге күзләре.


***

Кечкәй кулъяулыкка сыя, әнкәй,
Гомер буе җыйган байлыгың.
Алтын-көмешләргә табынмадың.
Зар итмәдең кесә сайлыгын.

Бу дөньяның барлык зиннәтеннән
Өстен күрдең иман байлыгын.
Догаңда син акча сорамадың.
Сорадың син балаң саулыгын.

Изге гамәл белән баеттың син
Олы йөрәгеңнең байлыгын.
Бер гозерем, әнкәй, синең өчен,
Бирсен Ходай таза-саулыгың.


***

Сөю сүзен күп ишетте йөрәк.
Булды ихлас, булды ялганы.
Булды гомерлеккә яратканы.
Булды сүзен кире алганы.

Сүз бәясе төшә барамы соң,
Тел сөяксез әллә булганга.
Ышандырмый инде күркәм сүзләр.
(Әллә әзрәк акыл кунганга?)

Гүзәл сүзләр күп ишетте күңел.
Булды ихлас, булды ялганы.
Сирәк булды кылган эше белән
Сүзен исбат итә алганы.


***

Кайтарырга теләдеме йөрәк
Тәүге мәхәббәтен бик азга.
Гомеремнең биек үрләрендә
Сусады да сыман шул назга.

Таныгандай булды чит карашта
Тәүге сөюенең чаткысын.
Иң беренче, нурлы мәхәббәтнең
Тойган кебек булды яктысын.

Юк шул инде. Кире кайтамы соң
Тәүге мәхәббәтнең сафлыгы.
Тәүге сөю калган томаннарда
Югалган бит аның аклыгы.

Тәүге сөю кайта буламы соң
Бер мизгелгә генә, бер көнгә!
Алданмачы, тиле йөрәккәем,
Охшамаган бит ул беркемгә.


***

Китмәм, дигән кебек иде яшьлек.
Хәзер аңлыйм инде, алдаган.
Чуаланган гомер юлларында
Кайтыр сукмаклары калмаган.

Үтмәм, дигән кебек иде яшьлек.
Үткәнен үзе дә сизмәгән.
Бар сукмакны өзгән ул үзенә.
Хыял юлын гына өзмәгән.

Сүнмәм, дигән кебек иде яшьлек,
Хисле учак булып дөрләгән.
Киткән, үткән, сүнгән инде яшьлек.
Тик йөрәктә генә сүнмәгән.


КӨМЕШ ТАҖ

Таҗ үреп кидем мин үз-үземә
Бер-бер артлы җыйган еллардан.
Бизәкләр ясадым мин битемә
Шул еллар калдырган сырлардан.

Елдан елга көмешләнә таҗым.
Сеңә бара Вакыт көмеше.
Йөрәк кенә әллә күрми аны,
Һаман дәртле аның тибеше.

Рәхмәт, Вакыт, сукмагыңнан әле
Төшермәдең төртеп, этәреп.
Үз юлымны үзем таба белдем,
Йөртмәсәң дә мине күтәреп.

Рәхмәтләрдән башка ниләр әйтим
Үз артыннан тарткан язмышка?
Теләкләрем, хыял-өметем бар.
Өмет белән карыйм тормышка.

Көмеш таҗ үрдем мин үз-үземә.
Елларымнан ул таҗ үрелгән.
Көмеш булмас иде, күңелемнең
Бар аклыгы чәчкә түгелгән.

ӘТӘЧЛЕ ТАҢНАР

Әтәч моңлы, якты таңнарыма
Сукмак таба хәтер илчесе.
Дистә еллар читтә яшәсәк тә,
Без бит һаман авыл кешесе.

Тау артында авыл офыгында
Чиртеп кенә алсу таң ата.
Горур әтәч, төн тынлыгын ертып,
Яңа җәйге көнне уята.

Гашыйкларга саубуллашыр вакыт.
 (Бигрәк иртә әтәч уяна!)
Аерыласы килми бит аларның!
Аңламый шул әтәч-дивана!

Авыл эшчәннәре күзен ача.
Әтәч эшкә өнди аларны.
Шәһәр тынлыгына алыштырмас
Дәртле әтәч җырлы таңнарны.

Куначада әтәч җырын суза:
“Кикриикүүүк!”. Таңнар авазы.
Читтә яшәсәм дә оныталмыйм.
Без - әтәчле авыл баласы...


***

Мавыгуны зур сөюгә санап,
Ялгышканы булды йөрәгем.
Яра салган өчен шул кешегә,
Беләм гафү сорау кирәген.

Ялгышканны аңлап, соң булса да,
Туры килә тәүбә итәргә.
Үз-үзеңә салган яра өчен
Үз-үзеңне гафү итәргә...


***

Аллы-гөлле наян күбәләктәй,
Бөтерелә соңгы көннәрдә,
Уйларымнан чыкмый назлы бер уй.
“Сибелә акчәчәкләр җилләрдә...”

Бөреләнә әллә яңа тойгы
Күңел дигән гүзәл гөлләрдә...
Чәчәк җырын әллә ишетәмме?
“Сибелә акчәчәкләр җилләрдә...”

Эзләгәнен таба бит ул йөрәк
Хыял дигән сихри илләрдә...
Ләззәт кенә диярсеңме аны?
“Сибелә акчәчәкләр җилләрдә...”


ИКӘҮ ГЕНӘ

Икәү генә белгән серең булсын.
Бүлешүләр аны кирәкме?
Икәү генә белгән серләр, хисләр
Берләштерә бит ул йөрәкне.

Икәү генә белгән назың булсын.
Татлы назың булсын яшерен.
Ярың гына белгән наз булганда,
Якынлаша бара бер-берең.

Икәү генә белгән хыял булсын.
Икәү генә белгән теләкләр.
Бар дөньяга ачып салмаганда,
Язмыш тормышыңны бүләкләр.

Күргәзмәгә куйма тормышыңны.
Күз тиюдән сакла сөюне.
Ачып керсәләр дә ишегеңне,
Ача күрмә эчке өеңне.


КҮЗЛӘРЕМӘ КАРА ӘЛЕ

Күзләремә минем кара әле,
Уйларымны килсә беләсең.
Кара әле, кара, күзләремдә
Тик үзеңне генә күрәсең.

Йөрәгемне минем тыңла әле,
Тыңла әле һәрбер тибешен.
Һәрбер тибешендә йөрәгемнең
Бары синең, синең исемең.

Йөрәгемне минем яулап алдың.
Уйларымны минем яуладың.
Меңәр-меңәр күзләр арасыннан
Сине, алтын кошым, сайладым.

Синең өчен яшим, сине сөям.
Гомерлеккә аккош парым син.
Гүзәлем син минем, чибәрем син.
Бердәнберем, сөйгән ярым син.


ЯРТЫ ГАСЫР БЕРГӘ

Илле биш ел бергә Әткәй-Әнкәй.
Бер кешенең олы гомере.
Шул бергәлек белән үсә барды
Туган йортыбызның кадере.

Илле биш ел бергә биш баланың
Булдыгыз сез иман терәге.
Бер куансаң, әткәй, безнең өчен,
Ике янды әнкәй йөрәге.

Илле биш кат рәхмәтләр әйтсәк тә,
Мөмкинме соң әйтеп бетереп?
Түләп булмас сезгә бурычларны,
Йөртсәк тә без учта күтәреп.

Илле биш ел бергә, Әткәй-Әнкәй.
Бер кешенең олы гомере.
Олыгайган саен ата-ана,
Арта бара икән кадере.


ТУГЫЗЫНЧЫ ТРАМВАЙ

Тугызынчы трамвай үтеп китте
Элек без яшәгән якларга.
Алып кайтыр, бәлки, мин утырсам,
Егерме биш яшьлек чакларга?

Тугызынчы трамвай... Сагынсаң да,
Үткәннәргә юллар табылмый.
Вагон озатучы билет сата.
Тик яшьлеккә билет сатылмый.

Тугызынчы трамвай яшьлегемнән
Килеп чыккан сыман кунакка.
Зыр-зыр килеп, җитез тәгәрмәчләр
Минсез үтеп китте еракка...


***

Кыштыр-кыштыр итеп яфракларны,
Куып уйный Җилкәй-хыялый.
Әкрен-әкрен генә ул вакытны
Көзге якка табан куалый.

Җәйге көннәр салмак-салмак кына
Көзге якка табан авышкан.
Каен, яшел япмаларын чишеп,
Челтәр үрә көзге сагыштан.

Җәйнең әле иләс-миләс чагы.
Саубуллашып яткан мизгеле. 
Ялындырыр да Җәй бик әз генә,
Кире уйлар кебек шикелле...


КАЙТЫП КЕРСӘҢ

Кайтып керсәм, йортым боек түгел .
Тәрәзләрдә якты ут яна.
Ничә еллар ялгыз торган өем
Буп-буш түгел. Шуңа шатлана.

Кайтып керсәм, салкын түгел йортым.
Җылы учак тагын кабынган.
Күзләреңә, минем карашка да 
Өмет уты тагын кагылган.

Кайтып керсәм, өнсез түгел йортым.
Кулың тагын нидер башкара.
Патшасы була бел, эшчесе дә.
Кечкәй йортым булсын баш кала.

Кайтып керсәм, ишек ачучы бар,
Тәрәзәдән карап, сагынып.
Кайтып керсәң, көтеп алучың бар,
Кайчан кайтыр, диеп, зарыгып.


***

Туфрагыннан безне яралткан да,
Туендырган да шул Җир-Ана.
Әлегәчә шуны аңламаган
Балалары гына дивана.

Безнең гомер җебен өзми генә,
Тормыш биргән шул бер Җир-Ана.
Изгелекнең кадерен белмәгән
Балалары гына дивана.

Соңгы тапкыр безне куенына
Сыендырган да шул Җир-Ана.
Үз Анасын үзе сакламаган
Балалары гына дивана.


АШЫКМАЧЫ, ҖӘЕМ

Башка җирдә әллә көтәләрме, 
Җәй каядыр тагын ашыга.
Салкын җилнең дымлы канатында
Көзләр килеп ята каршыга.

Кояшы да, әллә үпкәләпме,
Калын болытларга төренгән.
Җәйге көннәр, җылы, назлы көннәр
Җылынмаслык әллә сүрелгән.

Бер дә юкка кемдер рәнҗеткәнме,
Салкын яше тама күкләрнең.
Ашыга болытлар. Баш өстенә
Түгеп сала авыр йөкләрен.

Җилен әйтче, яшел яфракларны
Маташкалап карый өзәргә.
Үтә күренмәле күпер сала
Каршы килеп яткан көзләргә.

Китсәң дә син, Җәем, ашыксаң да,
Ачуланып китмә киткәндә.
Нинди матур, җылы Җәй иде, дип,
Сагынырмын, искә төшкәндә.


***

Тормыш шулай төзелгән ул инде,
Барыбыз да китә бервакыт.
Көтмәгәндә гомер тәгәрмәчен
Вакыт кулы куя туктатып.

Соңгы сәгать, Тәңрем, синең кулда.
Кеше күзләренә тилмертмә.
Җибәр мине аек зиһен белән.
Акылымны алма, тилертмә.

Бу дөньяның бәхиллеген алып,
Бәхиллегем салып дөньяга,
Китү насыйп булсын иде, Ходам,
Үкенмичә нигә туганга...


***

Яшел, кызыл банк билетлары
Бирми билет үткән көннәргә.
Ник сатылмый вакыт? дигән сорау
Килмәгәндер генә кемнәргә.

Пачка-пачка банк билетлары
Билет бирә алмый бәхеткә.
Капчык-капчык җыйган кәгазьләрне
Түши алмый кеше ләхеткә.

Кеше үзен, кесә тулы кәгазь 
Өстенлек бирә, дип юата.
Берәүгә бирәдер. Ә берәүләр
Соңгы кешелеген югалта.


***

Нинди генә еллар үтсәк тә без,
Еллар үтә безнең аша да.
Җилдәй очып үткән шул еллардан
Ак кылганнар кала башларда.

Нинди чорлар аша узсак та без,
Ул чор кала безнең язмышта.
Замананың эзе кала бездә,
Кылган эштә, дөрес- ялгышта.

Насыйп булды безгә дә үтәргә
Гасыр белән гасыр арасын.
Заманасы гына бик үз итми
Бездәй башка дәвер баласын.

Дәверләрдә кала алмасак та,
Дәвер кала безнең язмышта.
Җиңәм димәсәң дә, җиңелмәм диң
Тормыш дигән олы ярышта.


ШЫГЫР-ШЫГЫР АРБА ҖЫРЫ

Җиккән атлар күптән тугарылган.
Әткәй кайтмас якта, еракта.
Җиккән арба җыры шыгыр-шыгыр
Әле һаман чыңлый колакта.

Печән ташый әткәй, утын ташый.
Безне илтә кайда булса да.
Бер генә кат җилдерергә иде
Әткәй кулы җиккән арбада...

“Нооо, бахбай, я димен, тпрру” лый.
Аңлап бара “Орлик” барысын.
Я юырта, я салмаклап үтә
Авыл белән авыл арасын.

Вакыт тәгәрмәче кире якка
Әйләнми шул. Иске арбалар
Утынлыкта ята. Тәгәрмәчләр
Балачактан күздәй багалар.

Дилбегәгә, камыт, ыңгырчакка
Вакыт пәрәвезе чорналган.
Шыгыр-шыгыр килгән тәгәрмәчләр
Мәңгелеккә инде тын калган.

Тимер атта күптән җилдерәбез.
Музыканың төрле-төрлесе.
Радиодан тотып булмый торган
Арба җырын килә тыңлыйсы...


***

Куанырга куркам бәхетемә.
Күз тидерәм әллә кайчагын.
Мин бәхетле, дип, сөенсәм генә,
Бәхетсезлек ача кочагын.

Килгән бәхетне дә сабыр гына
Кабул итә белү кирәктер.
Әллә инде бәхет дигәнең дә
Вакытлыча гына бүләктер.

Шатлык белән кайгы дус түгел дә.
Бер-бер артлы йөри нигәдер.
Өлеш кенә, кемгә учлап салса,
Тамчы-тамчы сала кемгәдер.

Күз тидерәм диеп, бәхетеңә,
Булмый инде юкка моңаеп.
Сүндермәсен кайгы шатлыкны, дип,
Үзалдыма куям елмаеп.


***

Әнкәй безгә барысын да
Алыштыра ала.
Аны гына кем белән соң
Алыштырып була?


***

Ак сулышы август томанының
Урман-басуларга сарылган.
Каеннарның яшел чәчләренә
Көзге алтын кырау кагылган.

Җәйләр китәр инде озакламый,
Торна канатына тагылып.
Тагын көтәр миндәй бер җәй кызы,
Ел озыны җәйне сагынып.

Җәй җырчысы, мәшһүр сандугачым,
Тынып кына калган тирәктә.
Китә инде, китә гүзәл җәйләр,
Җылы моң калдырып йөрәктә.


***

Кем әйтсә дә, игътибарга алма
Үз хакыңда хаксыз гайбәтне.
Яманнарның яхшылыгы җитми
Күрер өчен синдә әйбәтне.

Кертмә икән ышанычсыз затны
Күңел дигән гүзәл бакчага.
Эчләренә сыйдыралмаганнар 
Үз нәҗесен сылый башкага.


***

Кемнәрдер тырыша өлгерергә
“Яратырга” әллә ничәне.
Кемнәргәдер гомер җитми кала
Сөяр өчен тик бер бичәне.


ВӘГЪДӘ БИРМӘ МИҢА
Вәгъдә бирмә миңа беркайчан да,
Яратам, дип, сине гомергә.
Синнән алда алган вәгъдәләрем
Янды, калып кара күмергә.

Вәгъдә бирмә миңа беркайчан да.
Бернәрсә дә килми мәңгегә.
Бәхетлемен бүген синең белән.
Рәхмәтлемен сиңа бу көнгә.

Вәгъдә бирмә миңа беркайчан да.
Бездән генә тормый барысы.
Өмет-хыялларның баллы тәмен
Боза кайчак язмыш ачысы.
Вәгъдә бирмә миңа беркайчан да...


ШУНДЫЙ МИЗГЕЛ БУЛА...

Шундый мизгел була кайчакларда,
Туктатасы килә вакытны.
Я сузасы килә шул мизгелне,
Берәй чараларын табыпмы...

Шундый мизгел була кайчакларда,
Килә аны җуеп ташлыйсы.
Җуеп ташлап кайсыбер мизгелне,
Яңа бер ноктадан башлыйсы.

Шундый мизгел була кайчакларда, 
Кабатлыйсы килә тагын да.
Нигә кеше шулай көчсез икән
Галиҗәнәп Вакыт алдында?


***

Төнбоек чәчәге ачылгандай,
Мин ачыла барам алдыңда.
Мин ышанам сиңа йөрәгемне.
Ача барам, ни бар җанымда.

Бик сак кына, өркетмичә генә,
Кагыл минем йөрәк түремә.
Күрәсең бит, үрмәле гөл булып,
Йөрәккәем сиңа үрелә.

Җаным минем гүзәл чәчәк кебек,
Әкрен-әкрен ача таҗларын.
Ала белсәң аны, ача белсәң,
Бирер кабатланмас назларын.


***

Кичә минем унсигезем тулды.
Синме шулай мине яшәрттең?
Син бит миннән, дустым, яшьрәк әле.
Яшьлегеңә әллә иярттең?

Бүген минем унҗидем тулгандай.
Көннән көн йөрәгем яшәрә.
Бирешмичә картлык дигәненә,
Яшәргә дә иде, яшәргә!

Эзләп-эзләп картлык карады да,
Әллә, тапмый, безне югалтты...
Мин яшәрә барам синең янда.
Иртәгәсен миңа - уналты...


ЫШАНАСЫ КИЛӘ

Сине дә бит тормыш әз какмаган.
Мин дә күрдем кебек артыгын.
Син дә назга-моңга сусагансың.
Минем дә бит салкын ястыгым.

Синең дә бит бәхеткә хакың бар.
Минем дә хыяллар сүнмәгән.
Бергә булыйк, дисең, җитәклисең.
Мин дә ялгызлыкка күнмәгән.

Ышанасы килә, юкка гына
Сукмакларны язмыш кушмаган.
Барысы да үзебезнең кулда. 
Гомер алда әле, узмаган.

Ышанасы килә, үткәндәге
Ялгыш, алдануга карамый.
Ышанмыйча буламы соң бәхет?
Ышанмыйча гына ярамый...


ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫР

Дөбер-шатыр итеп күктә кемдер
Тәгәрәтә яшен арбасын.
Кечкәй чактагыдай, шул яшеннән
Юрган аста килә качасым.

Баш очында гына усал яшен
Ялт-йолт селти утлы кылычын.
Әллә инде җил дә өркеп куя,
Кинәт кенә ала сулышын.

Кинәт куркуданмы, болытларның
Ташып акты ярсу яшьләре.
Җәйге табигатьне яңгыратып,
Күк күкрәде, яшен яшнәде.

Күрсәтеп алды да көчен яшен,
Китте, хәтерләтеп яугирны.
Ялан тәпи генә чыгып бастым
Озатырга җәйге яңгырны...


***

Һаман, әнкәй, синең фатихага
Таянабыз, синең догага.
Син теләгән изге теләк белән
Без чыгабыз ерак юлларга.

Синең күңел – изге чишмә, әнкәй.
Һәр йотымы зәм-зәм суыдай.
Ихтыярың көче кими белми.
Синең акыл төпсез коедай.

Фәһемеңә һаман мохтаҗбыз без.
Киңәшләрең – һаман таяныч.
Ярый әле, барсың бу дөньяда,
ӘНКӘЙ дигән чиксез ышаныч!


***

Могҗизалар өмет иткән булып,
Алҗытабыз кайчак күңелне.
Шушы буш Җиһанда һәрбер Кеше
Үзе зур могҗиза түгелме?


ТЕЛӘМӘ

Рәнҗегән чагыңда якыныңа,
Кайгы теләмә син ялгыш та.
Теләгеңнең чынга ашуы бар.
Бит ялгыша кайчак язмыш та.

Үкенерсең аңлап үз хатаңны.
Күз яшьләре белән юарсың.
Гаепле дә, бәлки, түгелсеңдер.
Тик барыбер гаеп тоярсың.

Рәнҗегән чагыңда якыныңа,
Кайгы теләмә син ялгыш та.
Үз-үзеңә кире кайтуы бар.
Бит ялгыша кайчак язмыш та.


БАР ИДЕ БАЛАЧАКЛАР

Сикертмәле батут – иске “куйка”,
Таганыбыз – ныклы арканнан...
Очып китә идек канатланып,
Этү белән берәү аркаңнан.

Барыбызга тик бер “виләсәпит”.
Кайчак аның өчен ызгышып...
“Сугыш” уйный идек, русский – “нимес”...
Чаба белә идек ярышып.

Хәрәкәтнең ихлас бәрәкәтен
Бәләкәйдән күрә белгәнбез.
Таңнан кичкә хәтле, җәй-кыш дими,
Армый-талмый чабып йөргәнбез.

Кул араларына керү белән,
Йөртә иде әнкәй йомышка.
Әкрен-әкрен генә эш өйрәтеп,
Кертә иде шулай тормышка.

Артык бай үсмәдек. Тик барыбер,
Балачаклар искә алырлык.
Гади генә кебек. Ә шулай да,
Шигырь юлларына салырлык...


***

Сөеп калыйк әнкәйләрне,
Мөмкинчелек булганда.
Бер китсәләр кайтмаслар бит.
Кайтыр юллар юк анда.

Кадерләрен белеп калыйк.
Әнкәй бит берәү генә.
Ешрак кайтыйк, шик-шөбһәләр
Салмыйча йөрәгенә.

Бирү тиеш һәрберебез
Түләп бетмәс бурычын.
Безгә диеп бар әнкәйләр
Багышлаган тормышын.

Исән чакта беленсен ул
Әнкәйләрнең кадере.
Кадерләрен белгән саен,
Озын булыр гомере.


***

Кечкәй чакта тоеладыр иде,
Өлкән апа, өлкән абзыйлар
Бар нәрсәгә җавап белә кебек,
Бу дөньяны яхшы аңлыйлар.

Үзем җитеп барам олы яшькә.
Башка бик күп нәрсә уела.
Күбрәк белә барган саен никтер,
Берни белмәгәндәй тоела.


ЧИЯ

Җәйнең гүзәл ямен, тәмен җыеп,
Чиям пешкән бакчам түремдә.
Бал катышлы әче, татлы тәме
Капкан саен кала ирендә.

Мондый тәмле оҗмах җимешләрен
Юктыр башка җирдә табасы.
Күпме ашасаң да туеп булмый,
Капкан саен килә кабасы.

Әчкелт-баллы тәме телләремдә,
Җибәргәндәй кинәт айнытып.
Туктый алмый сузам бармакларны,
Үз-үземне белми, онытып.

Шифалы сут тоя иреннәрем.
Күпме дисең аның сихәте!
Эх, чиясе, аның чиясе дә!
Менә бит ул җәйнең рәхәте!

Тәлкәш-тәлкәш парлы, кызыл чия!
Чибәр чия, карап торырлык!
Кайда чия кебек чакларым дип,
Уч тутырып алып кабарлык...


ИШТИРӘКЛӘР

Пар тирәкләр, ботакларын сузып,
Җитәкләшеп баскан болында.
Тәүге мәхәббәтнең тәмен белдем
Шул болында синең куенда.

Иштирәкле болын. Тирәкләр дә
Үз-үзенә парлар сайлаган.
Тәүге ярым, тәүге мәхәббәтем,
Пар булырга безгә язмаган.

Кайткан саен туган якларыма
Киләм иштирәкләр төбенә.
Ябалдашларына мине төреп,
Таныгандай әллә сөенә.

Иштирәкләр куенына салып,
Сәләмемне сиңа калдырдым.
Пар тирәктәй парым булмасаң да,
Тәүге сөю, сине сагындым...


***

Күзгә карап әйткән усал сүзгә
Тешне кысып була түзәргә.
Түзеп булмый барлык усаллыгы
Яшерелгән күркәм сүзләргә


***

Әле яшибез дә... Барасы бар
Без белмәгән ерак төбәккә.
Ак күлмәктән башка үзебезгә
Берни алалмыйча бүләккә.

Без белмәгән авыр сорауларның
Бирәсе бар кыен җавабын.
Алдан әзер булсын, дисәң алар,
Күбрәк булсын кылган савабың.


ЮЫП ЭЛГӘН ӘНКӘЙ КЕРЛӘРЕН

Кайтып барам газиз әнкәемә.
Төшәм авылымның үреннән.
Әллә кайдан, төсле әләм сыман,
Юган кере аның күренә.

Әнкәй керен юып элгән җепкә,
Иркен ишек алдын тутырып.
Әллә кайчандагы, туза белмәс
Кер каптыргыч белән каптырып.

Машиналы заман.... Үскән чакта,
Чуен-чуен суын кайнатып,
Кер такталарында ышкып-ышкып,
Юа идек керне агартып.

Кер сабыны, дыңгыр-дыңгыр итеп,
“Кабыргасын саный” тактаның.
Әнкәй ышкый. Апа тагын бер кат.
Мин кулыннан алам апаның.

Читтән генә әткәй, безгә карап,
Сүнмәс тәмәкесен көйрәтә.
Тынгын белмәс әнкәй, уңган әнкәй,
Ике кызын эшкә өйрәтә.

 ...Җилфер-җилфер каршы ала җептә 
Әнкәемнең чиста керләре.
Озын-озак гомер йомгагының
Балачактан сузган җепләре...


***

Кайда тормыш куып йөртә икән
Арттан куып йөрткән “җегетне”?
Тарта иде тасма таккан чәчтән,
Тыңламыйча сорау-үгетне.

Инде, бәлки, кечкәй оныклары
Сакалыннан аның тартадыр.
Хәтерендә, бәлки, “җегет” булып,
Яшел болыннарга кайтадыр.

И, гомернең тиз дә үтүләре!
Йөгерек шул гомер аягы.
Әле генә тасмалы кыз идек.
Сакалсыз “җегетләр” баягы...


КИЧЕРГӘНЕҢ БАРДЫР

Кичергәне бардыр һәркемнең дә.
Елмаясың, карап тын гына.
Тик йөрәгең генә бу вакытта
Кабыргаңны, гүя, сындыра.

Кичергәне бардыр һәркемнең дә.
Сүзләр бетте, телсез калгандай.
Тик карашың сүзләр урынына,
Җиһан ярып, сөрән салгандай.

Кичергәне бардыр һәркемнең дә.
Саран гына тама бер тамчы.
Кечкәй генә тамчы тамган җирне,
Көйдереп алгандай янганчы...


БӘХЕТЕҢ

Ташлап китте, дисең, җиде тапкыр.
Үзең тагын аны көтәсең.
Тагын кайтса, инде беркайчан да
 Китмәс диеп өмет итәсең.

Рәхәт кенә эзләгән кешегә,
Ник, ханымкай, өмет баглыйсың?
Кыен чакта ярдәм бирер, диеп,
Үз-үзеңне нигә алдыйсың?

Кадереңне белмәгән бер заттан
Нигә соң син бәхет көтәсең?
Беләсең бит, ышанычсыз затка
Хатын-кызның мәңге җитмәсен.

Бәхетсезмен, димә. Бәхетеңне
Ходай биргән сиңа баладан.
Миһербанлы, тырыш биш бәбкәчең -
Иң зур бәхет сиңа Алладан.


***

Ышанасым килә тагын сиңа.
Үзем беләм, тагын алданам.
Ышаныр да идем, йөрәк кенә
Терелмәгән үткән ялганнан.

Ышанасым килә. Акыл гына,
Ышанма, дип, өтә күңелне.
Ышанасы түгел, тагын да бер
Алданасы килә түгелме...

***

Искә алсын берәү, исраф кылып, 
Әрәм иткән чакта гомерен,
Бик күпләрнең ничек белмәгәнен
Озайтырга соңгы мизгелен.

Искә алсын берәү яшәгәндә,
Чыдый алмый рәхәт тормышка,
Бик күпләрнең дучар булганлыгын
Ачлы-туклы, авыр язмышка.

Тигез бирми язмыш барсына да
Шатлык-кайгы, кыен-рәхәтен.
Хастыр шул кешегә, югалтканчы
Саклый белмәү булган бәхетен.


***

Картая белү дә сәләттер ул,
Кабул итә белү картлыкны.
(Олыгая барган саен тормыш
Өстәп бирми шул ул шатлыкны).
Бирешмичә генә чир-сырхауга,
Төшенкелек тоймый күңелдә,
Үткәннәрне онытмыйча гына,
Шатлык хисе табып бүген дә.
Моңланмыйча артык, яшь түкмичә,
Җиләтмичә сөйләп зарыңны,
Әз калды бит инде гомер, диеп,
Әрнетмичә генә җаныңны.
Кирәк чакта гына акыл биреп,
Өйрәтмичә генә яшәргә,
Тиешбез шул дөнья дигәннәрен
Калдырырга бездән яшьләргә.


***

Артык кыска гомер бирмә, Ходам.
Әле генә яши башладым.
Җиде яшьлек сабый кебек җаным,
Агарса да инде башларым.

Артык озын гомер бирмә, Ходай,
Соңгы көчләремне алырлык.
Сорасам да, озын картлык бирмә,
Кеше кулларына калырлык.

Санлы елларымның әле генә 
Белә башладым мин кадерен.
Үкенечсез үтим һәрбер көнен
Миңа насыйп язган гомернең.


***

Үзалдына дога укый әнкәй,
Өнсез генә. Пыш-пыш-пыш итә.
Беркем ишетмәгән шул догасын
Ничектер бер Ходай ишетә...


***

Эзләп-эзләп хаклык дигәннәрен,
Тапмаганда хәтта эзен дә,
Тыңла син баланы. Эзләгәнне
Ишетерсең сабый сүзендә.

Эзләп-эзләп сафлык дигәннәрне,
Тапмаганда күпләр йөзендә,
Сабыеңа кара. Теләгәнне
Күрерсең син сабый күзендә.

Ихласлыкны тапмый кешеләрдән,
Җаның гаҗизләнеп калганда,
Ялганлыкны белмәс саф чисталык
Табарсың син сабый балаңда.


***

Мин картаймам төсле. Картайсам да,
Таган атынырмын утырып.
Ялан тәпи яшел чирәмнәрдә
Мин йөрермен әле чаптырып.

Акылынннан язган, дисәләр дә,
Мин елмаеп кына куярмын.
Җитмештәге – җиде яшьлек акыл.
Бала булып тагын туармын.


***

Газизләргә тиеш газиз сүзне
Бик тә сирәк кенә әйтәбез.
Якыныңа үзең бирмәгәнне
Аңардан без никтер көтәбез.

Якты караш, җылы-җылы сүзләр
Якыныңа гына тиешме?
Салкын караш якынайтамы соң
Чит-ят, яки таныш-белешне?


***

Үз-үзеңә кала үпкәләргә,
Үпкәләр дә кешең булмаса.


***

Әллә кая булды быел кышлар.
Бурангамы кереп адашты?
Ап-ак, җиңел, тәүге кар бөртеге,
Кыш килә, дип әллә алдашты?

Юеш, салкын, дөм болытлы көзләр
Сузыла да быел, сузыла.
Яшеренеп качкан томаннардан
Чыга белмәс кебек тоела.

Тансык инде кышлар. Кар бөртеге...
Әллә нигә кышлар көттерә.
Китә белмәс әрсез, салкын көздән
Ике куллап амин иттерә.


***

Кем генә уйлый соң, кайтырмын дип,
Бала төяп, ата йортына?
Чыгып китә беркөн бахыр хатын,
Түзә алмый йөрәк утына.

Куа аны яшәп яткан йорттан
Ашмас хыял, сүнгән өметләр.
Сабыр капчыклары бер чишелә,
Күпме караса да түзепләр.

Ата бусагаларына кайтып,
Соңгы өмет белән абына.
Авыр чакта кабул итә белгән
Ата-анасына табына.

Кавышканда барысы да әйбәт.
Бәхет көтәсең син туеңнан.
Нинди дога укырга кирәктер,
Чыккан чакта туган өеңнән?!


***

Үз әнкәңнең җыерчыклы йөзе
Гүзәл(е)рәк барлык йөзләрдән.
Мәңге сүнмәс сөю карый сиңа
Төсе уңып беткән күзләрдән.

Сирәкләнгән инде чәчләре дә.
Тешләре дә инде коела.
Ә шулай да үз әнкәең матур –
Шулай тиеш кебек тоела.

Вакытларның көмеш тараклары
Әнкәеңнең чәчен тараган.
Бозамы соң аны көмеш чәчләр?
Вакыт аңа сөеп караган.

Ямьсезләнми әнкәй йөзе, 
Еллар
Сырлар өсти калса тагын да.
Үз әнкәем – миңа иң чибәре!
Матурлыгы аның – җанында.


***

И, ходаем кичерә күр мине
Ялгыш кына кайчак зарлансам.
Ниләр генә бирмәдең син миңа,
Гомер хәзинәмне барласам.

Гомер бирдең миңа. Матур гомер.
Сынауларын бирдең җитәрлек.
Җанга газиз якыннарым булды.
Барсына да шөкер итәрлек.

Бирә бардың миңа тиешлесен,
Өлешемнең миңа насибын.
Зиһен бирдең, фигыль бирдең миңа,
Ризык бирдең, бирдең кәсебен.

Төзәткәлә мине ялгышканда,
Бәхетемне кайчак әз күреп.
Ала күрмә, зинһар, биргәнеңне.
Бара күрче мине кичереп.


***

Сөю чиксез дә ул. Тик аның да
Үзең билгеләгән чиге бар.
Ике кеше арасына кертмәс,
Күзгә күренмәс бер биге бар.


***

И, ходаем, көнчел дустан сакла,
Шатлыгымны минем бүлмәгән.
Дус дип йөргән астыртыннан сакла,
Дошманнардан, үзем белмәгән.

Булмаса да аласы үчләрем,
Сакла мине дошман үченнән.
Бәргән ташка каршы таш күтәрү
Килмәс шул ул минем көчемнән.


***

Күпләр сөйде сине. Син күпләрне.
Йөрәгеңне бүлдең ничәгә.
Бер чәчәктән икенчегә кунып,
Белмәдең син кайчак нишләргә.

Әллә нинди сылу гүзәлләрнең
Йөрәк түрләренә юл таптың.
Сине генә сөйгән берәүләрнең
Ихлас мәхәббәтен югалттың.


***

Авыр эштән бик тә арыганда
Искә ала калсаң алласын,
Җиңел тормыш түгел, шуны сора,
Кулларыңнан эшне алмасын.


***

Көчем җитмәс, ахры, туалмаган
Баламнан мин гафу сорарга.
Кыюлыгым җитмәс, ачылмаган
Күзләренә аның карарга.

Кемнәр белә, табалмаган балам
Тапкандыр да инде анасын.
Кем уйлаган, мин тапмаган балам
Төшләремә килеп табасын.

Ул чак үзебезме бала булдык?
Сәбәпләрен кайдан эзләргә?
Балаларның таммаган яше дә
Төшәдер ул кайчак безләргә.


***

“Сөймим “, - диеп көлеп әйткән чакта,
Әзер идем хәтта үләргә.
“Үлеп сөям”, - диде. Тик бер теләк,
Үлә-үлә язып көләргә...


ШУЛАЙ ТИЕШТЕР УЛ

Шулай тиештер ул. Юкка гына
Бирелмидер безгә бер көн дә.
Шулай тиештер ул. Юкка гына
Очрамыйдыр безгә беркем дә.

Әз күрсәк тә булган гомерләрне,
Арттырырмын димә бер көнен.
Артык күрсәң дә син берәүләрне,
Артык түгелдер ул беркемең.


***

Кеше күрмәгәндә ниләр генә 
Кылса да бу адәм дигәнең ,
Беркем күрмәгән шул гамәлләрен
Белсә иде Ходай күргәнен.


***

Белем алу – кое казу диләр,
Нечкә энә белән көн саен.
Туган телемне мин ача барам.
“Кое казудыр” ул, мөгаен.

“Китеп-китеп алам энә белән”.
Ача барам телем байлыгын.
Казымаган гына белмидер ул
Белеменең ничек сайлыгын.

Сусаганмын ахры. Көмеш суын
Учлап-учлап эчәм “коемның”.
Сусыз чүлнең мосафиры гына
Кадерен белә йоткан суының...


***

Кайберәүнең тик бер сүзе җитә,
Төбәп әйткән синең күзеңә.
Үзең дә сизмәстән, гади сүзләр
Барып тия йөрәк түренә.

Кайберәүнең акыллы вәгазен
Колак тыңлый, күңел ишетми.
Озын, купшы, дөрес нотыгында
Бер үтемле генә сүз җитми.


***

Йомшак кына шелтәләми дөнья.
Элеп алып селкә биектән.
Аңламыйсың, дөнья дигәннәрең
 Ачуланды сиңа нилектән.

Чәчтән гына сыйпамый шул тормыш.
Авырттыра күбрәк башларны.
Инде торып бастым дигән чакта
Төбәп ташлый авыр ташларны.

Күтәрмәсне бирми дисәләр дә,
Артыгынмы биреп үчегә.
Биргән сынауларын җиңәр өчен
Көчен дә бирә ул кешегә.


***

Тунны яндырган чак булды,
Түзәлмәгәч бетенә.
Бөрчә булып кемдер туган.
Адәмнеке бит кенә.

Тун өчен кайгырган юк та,
Түгел аның соңгысы.
Яңа тунны күреп качты
Яңа бетнең тынгысы...


***

Китәм инде, дип кайгырмый ана.
Балам кала, диеп кайгыра.
Гаеп тоя ана киткән өчен,
Баласын бит ятим калдыра.

Минсез ничек кенә яшәр диеп,
Өзгәләнә ана үзәге.
Кайгырадыр үз баласы өчен
Гүрдә хәтта ана йөрәге.


***

Йөз кат, мең кат уйлый беләмме соң
Әйтер алды әйтер сүземне?
Әйткән һәр сүземә ИЯ итеп
Куя барам бит мин үземне.

Аваз гына димә әйткән сүзне.
Һәр сүзнең бар көче-куәте.
Кылган эшем сүздән артык булсын -
Шунда әйткән сүзнең хикмәте


***

Үз дигәнен тешли кеше заты.
Этләр тешли бары читләрне.
Кешеләрне күбрәк белгән саен,
Ныграк сөя барам этләрне.


***

Чыршы кәнфит кәгазеннән 
Бизәк кисеп бизәлгән.
Кәнфиттән дә татлы тойгы
Саркый нәни күзләрдән.

Чәй кургашыннан киселгән
Кар бөртеге ялтырый.
Бала-чага сикерүгә,
“Гагариннар” шалтырый. 

Шәүләне саклаган кебек
Чәйнең тәтәй кургашы...
Чын Кыш бабай. Чын инсаф чак.
Балачакның чын кышы...


***

Гаять тиз йөрүче итек киеп,
Вакыт чаба белә, ахрысы.
Җәен бармы әллә тәгәрмәче?
Кышын бармы әллә чаңгысы?

Гаять тиз йөрүче шул итеген
 Яшерәсем килә Вакытның.
Җәен аңа чаңгы бирер идем.
Кышын тәгәрмәчнең ватыгын.

Гомер йомгакларын Вакыт чорный,
Зыр-зыр әйләндереп орчыгын.
Уйный бара, вата бара Вакыт
Кеше дигән нәни курчагын...


***

Үзәкләргә үтә, җил катышлы, 
Көзге яңгырларның салкыны.
Күңел генә борыла да карый
Җылы җәй ягына талпынып.

Йөзен чыткан, бүрткән соргылт болыт
Баш очына үтә кагылып.
Күңел генә җәйге зәңгәр күкне
Искә ала һаман сагынып.

Көзнең әле елак, яшьле чагы.
Көйсез мәле көзге мизгелнең.
Оча-оча хәтер канатында,
Җәйгә кайткан чагы күңелнең...


***

Бик тә кыен чакта исеңә ал
Әнкәең барлыгын еракта.
Синең өчен җанын атып торган
Әнкәеңне йөрт син йөрәктә.

Анаң булмаса да, авыр чакта
Әнкәеңне төшер хәтергә.
Ул калдырган дога-фатихалар
Саклап килә сине гомергә.


***

Әнкәй канатының җылылыгын
Очып киткәч кенә тоясың.
Үз ояң булса да, сагынасың
Әнкәеңнең газиз оясын.

Әнкәй итәгенең назлылыгын
Аннан төшкәч кенә аңлыйсың.
Алыштырып булмас әнкәй назын 
Күңелеңдә мәңге саклыйсың.

Газиз кешеләр күп. Тик әнкәйне
Юктыр сагынмаган бер көн дә.
Әнкәй- әнкәй инде. Әнкәйләрне
Алыштыра алмый беркем дә.


***

Бик ышанган кешең бер алдаса,
Ышанычың мәңге җуела.
Гади генә: “Сәләм!” дигәне дә
Зур ялган сүз булып тоела.


***

Бар нәрсәне белү мөмкин түгел.
Гаеп түгел белмәү барсын да.
Бик зур хата, нигә белү кирәк,
Дигән уй йөртсәм мин башымда.

Сыйныф-сыйныф булып, еллар уза.
Имтиханын тотам еш кына.
Дөнья дигән усал мөгаллимәм
Куймый бит ул гел дә “биш” кенә.

Мәңгелек бер шәкерт, ахры, үзем.
Нидер өйрәнәм дә, өйрәнәм.
Тормыш – олы мәктәп. Ә мин һаман
Өйрәнчек сыйныфта сөйрәләм...


***

Кемнәр генә ычкындыра ала
Вакытларның кысан кочагын?
Үтә барган газиз мизгелләрнең
Мин авазын тоям кайчагын.

Шыбыр-шыбыр итеп яфрак төшә.
Мизгелләрме шулай шыбырдый...
Тап-топ итеп тамчы-тамчы тама.
Мизгелләрме шулай тыпырдый...

Выжлап җилләр бөтерелеп оча.
Җитез Вакыт шулай очамы?
Җилдәй очкан канатында Вакыт
Безне чыгалмаслык кысамы?


***

Көзге яңгыр көмеш ука-җептән
Үрә тора дымлы пәрдәсен.
Җилле акбузатын җиккән Вакыт
Кышка таба бора тәртәсен.

Көзге Кояш инде тыйнак кына,
Оялгандай гына елмая.
Алтын күлмәк кигән Көз-кызыкай
Яфрак сибә-сибә кылтая.

Каршы торам димә, бөтерә дә,
Үз артыннан Вакыт ияртә.
Елларыма киләм дә төртеләм.
Тик Вакытка юктыр ул кәртә.

Оча гына гомер, оча гына
Җил канатлы Вакыт атында.
Тагын бер көз калдырды да китте
Үткән җәйне томан артында...


***

Бер каенны икәү кочтык.
Уртада зифа каен.
Шул каенны барып кочам
Син искә төшкән саен.

Бер сукмактан атлап уздык.
Тик сукмак кыска булды.
Гомер юлын икебез дә
Башкалар белән узды.

Уйламадым, саф сөюем
Салыр, диеп сагышын.
Тартып алды кулларыңны
Кулларымнан язмышым.

Бер каенны икәү кочтык.
Уртада зифа каен.
Шул каенны барып кочам
Син искә төшкән саен.


КӨТӘ БЕЗНЕ ЧИШМӘЛӘР

Чишмәләргә төштем дә, иелеп,
Иренемне суга тидердем.
Үзем үптем әллә мин чишмәмне,
Үземнеме аннан үптердем.

Борма- борма чишмә ярларында
Балачагым эзен эзләдем.
Яшьлегемдәй инсаф, сафлы, чиста
Чишмәм алларында тезләндем.

Без бит шушы авыл балалары.
Көтә чишмә безнең кайтканны.
Аңлый чишмә, гомер елгалары
Ерак-еракларда акканны.

Ага чишмә, җырын җырлый-җырлый.
Мәңге тынмас хисле җырларын.
Талгын гына ага, көтә-көтә
Ерактагы ул һәм кызларын.


***

Балачаклар, онытылмас булып,
Йөрәк түрләренә уела.
Бәхетле чак текә тау артында
Калган кебек кенә тоела.

Чылтыр-чылтыр аккан елгаларның
Аръягында әллә калдымы?
Каршы йөзә-йөзә, нәни затның
Беләкләре әллә талдымы?

Яшел тугайларда йөгерә дип,
Атлап барган булам эзеннән.
Еракларга киткән балачакка 
Юл-сукмаклар күптән өзелгән.

Сабый чаклар, онытылмас булып,
Йөрәк түрләренә уелган.
Китсә дә ул бик тә еракларга,
Ерак китә алмас уемнан...


АВЫЛ КҮЧТӘНӘЧЕ

Авыл күчтәнәче җыя әнкәй.
Озакламый юлга чыгасы.
Бәлеш-кыстыбые, балы-мае,
Бакчасында үскән алмасы...

Китәселәр килми еракларга.
Эх, рәхәт шул әнкәй янында!
Төи әнкәй авыл күчтәнәче,
Бүлеп бирер иде җанын да.

Татлы күчтәнәчен җыя-җыя,
Укып бара дога-теләген.
Рәхмәт, әнкәй җаным, син бит үзең
Язмышымның иң зур бүләге.

Бик тә газиз шул ул йөрәкләргә
Күчтәнәчле авыл кадере.
Һәрбер бөртегенә күчтәнәчнең
Салынганга әнкәй бәгыре...


***

Хәтер таркау инде. 
Әллә вакыт
Аргамагы тапап киткәнгә.
Йолкып-йолкып булса да хәтерне,
Әйләнәм дә карыйм үткәнгә.

...Чая балачакның бер мизгеле
 Күңелемә кайта елмаеп.
...Каен арасыннан яшь кызыкай
 Чыгып бара, серле моңаеп.

Тишек хәтер күперенә менеп,
Җитез агымсуга күз салам.
Агымсулар – гомерем елгасы –
Ага-ага тирән яр салган...


***

Көмеш кыңгырауның ерак чыңы
Мәктәп елларына кайтара.
Ак алъяпкыч, укытучы апа, 
Китап-дәфтәр... Газиз манзара...

Укытучы апа чакыра да,
Сөәль бирә такта алдында.
Начар укымадык, тик шулай да,
Җаннар никтер табан астында.

Кызарган чак булмагандыр димә
Кайчак сабакташлар янында.
.. Әле булса җавап бирәм сыман,
Сыйныф түгел, дөнья алдында...


***

Күңел күген каплаган чагында
Дөм караңгы, авыр болытлар,
Исеңдә тот, болытлар артында
Якты нурлы, җылы Кояш бар! 

Егылса да, абынса да кеше,
Җимерелсә барлык дөньясы,
Соңгы чиккә җиткән чагында да,
Өмет тойсын Адәм баласы.


***

Мең сүзләрдән күбрәк сөйли ала
Бер адымы гына кешенең.
Тел сөяксез, ниләр сөйләсә дә.
Теле бардыр кылган эшенең.


АК КЫЛГАННАР

Ак кылганнар арасыннан әллә
 Җил эзлиме безнең эзләрне?
“Кайда ак кылганлы балачагым?...”
Йотып алып китә сүзләрне.

Вакыт канатында сабый чаклар
Үтеп китте бер ә дигәнче.
Барысы да шул ук. Шул кылганнар...
Тик без генә әзрәк икенче...

Ак кылган артыннан чабар идем,
Җил йөгерткән кылган артыннан.
Чабар идем, әгәр төшә алсам
Вакыт дигән җитез атымнан...


***

Бу дөньяда ачы-төчесен дә,
Барысын да авыз итәсең.
“Уразалар тоткан” чаклар булды,
Сәхәр ашамыйча иртәсен.

Бер татлысын, бер ачысын бирә,
Аямыйча язмыш беркемне.
Ачы тәмне кабып карамыйча,
Татлы тәмне белү мөмкинме?


ЯШЕЛ АЛМА

Әкрен генә искән җәйге җилдән
Яшел алма төште өзелеп.
Яшел алма төшеп ятты җиргә.
Җитмәгән дә әле өлгереп.

Алма кебек бер өзелә гомер.
Безнең гомер җиткән алмадай...
Кызыл алма булсын өзелсә дә.
Яшел алма – сабый баладай...


МИЛӘШ

Миләш уңды быел.Тәлкәш-тәлкәш
Җимешләре, гүя, ут яна.
Караш аералмый шул миләштән,
Күңел әллә нигә куана.

Миләш уңды быел. Тәлкшәш-тәлкәш...
Ботаклары җиргә иелгән.
Миләшле ел кышы салкын була.
Башын игән әллә көюдән...


***

Яшькә карамыйдыр аксакаллык.
Ул тумыштан килә бугай ла.
Аксакал түгелме халкым өчен
Утызы тулмаган Тукайлар?

Заманамы үстерә аларны?
Язмыш? Тагын нинди дәлилләр?
Аксакал түгелме халкым өчен
Кырыгы тулмаган Җәлилләр?

И милләтем, елыйсың син кайчак.
Язмыш сине хаксыз кагамы?
Кагу? Бәя? ... сакламаган өчен
Тукай хәтле Тукай аганы.


ҖИТӘ ИНДЕ ГОМЕР КӨЗЛӘРЕМ...

Гомер үтә, дисең. Үтсен әйдә.
Вакыт кына туктап куймасын.
Күпме яшәсәм дә җир йөзендә,
Яшәп, ахры, бер дә туймасмын.

Җәйләр уза дисең. Узсын әйдә.
Алтын көзләр бар бит киләсе.
Күпме җәйләр-көзләр алда калган, 
Килми әле алдан беләсе.

Көзләр белән бергә кирәкме соң
Сагыш салу, гомер үтә, дип?
Сагыш җыймасаң да бер сәбәпсез, 
Гомер дигәннәрең үтә бит.

Гомер җебен кемнәр үлчәгән дә?
Кемнәр аны кире чорнаган?
Ыргып чапкан вакыт аргамагын
Кире якка кемнәр боралган?

Сүндермәсәң йөрәгең ялкынын,
Яшәү дәртең әле сүрелмәс.
Кадерләрен белсәң һәр мизгелнең,
Гомер юлың кыска күренмәс. 


***

Бар иде бит шундый бер мизгелләр!
Айга менгән чаклар бар иде...
Җиңел иде болытта очуы!
Безгә Җирдә генә тар иде.

Бар иде бит шундый бер мизгелләр!
Сафлык бар иде бит йөзләрдә.
Самими бер чисталык бар иде,
Гөнаһ юк иде бит күзләрдә.

Бар иде бит шундый бер мизгелләр!
Ышаныч бар иде эчкерсез .
Дөреслек бар иде бу дөньяда.
Гомерләр бар, яшәп беткесез.

Бар иде бит шундый бер мизгелләр!
Кире кайтмас мизгел бар иде!
Эчкерсез, саф һәм ышана белгән
Сабый җанлы күңел бар иде...

***

Нинди бәхет, әнкәй, кайтып сине 
Кысып кочып алу кочакка!
Шушы мизгел белән кайтарасың
Үзең кочаклаган бер чакка.

Югаласың да куясың, әнкәй,
Сабый бала кебек куенда.
Олы җаның, зур йөрәгең яши
Бала кебек кенә буеңда.

Нинди бәхет, әнкәй, кайтып сине
Кысып кочып алу кочакка!
Шушы күрешүләрнең бәхетен
Сузсын гына Ходай озакка.


***

Көзнең бер кичендә чикерткәнең
Җыры кунды кинәт күңелгә.
Китеп кенә барган җырлы җәем
Кайтты кебек кыска мизгелгә.

Җилләр шавы... яфрак йөгерүе...
“Кәккүк-кәккүк” җыры күкенең...
Торналарның канат җилпегәне...
Чиксезлеге зәңгәр күгенең...

Сагынып куйдым шул чикерткәне,
Җәй авазын куйдым сагынып.
Сикергәнен аның мин сагындым,
Учларыма наян кагылып.

Күңел инде, җылы җәйне эзләп,
Вакытлардан алда йөгерә.
Тышта көзге яңгыр, ә күңелдә
Җәйге чикерткәләр сикерә...


СИН КИРӘК

 Иң кадерле тик бер генә сүзне
 Өмет итә, көтә бу йөрәк.
“Меңәр-меңәр кеше арасында
 Бу дөньяда миңа СИН кирәк!

Гүзәлләр күп. Күптер акыллылар.
Ләкин миңа бары син кирәк!
Икәү бергә атлап үтәр өчен,
Тормышымда булчы син терәк!”

Шул бер генә сүзне, шуны гына
 Ишетәсе килә шул бигрәк!
“Беркем дә кирәкми синнән башка!
Бу дөньяда бары СИН КИРӘК!"


***

Хилафлыбыз. Гөнаһ йөген төяп,
Торган чакта Ходай алдында,
Бик куркыныч булмас, басып торсаң
Кылган изгелегең тавында.


***

Әзерләнмим әле оҗмахларга
(Сират күпер нечкә үтмәслек).
Һай, сугасың кулга кайчак, ходай,
Авырттырып, гөнаһ итмәслек.

Һай, сугасың кайчак жәлләмичә.
Хаталарга юлны бүләсең.
Кайсы якка миңа борылырга,
Ярый, ходай, үзең беләсең.

Адашканда җибәр мине шулай
Үзең дөрес күргән юлыңа.
Кыен булсын, авыр булсын, ләкин
Баш тартырмын андый уемнан.

Я, ходаем, рәхмәт суга белдең
Вакытында минем кулыма.
Оҗмахларга әзерләнмим әле,
Тик җибәрмә тәмугъ юлына.


ИКЕ КЕШЕ

Ике кеше. Берсе баһадирдай.
Яши гөнаһ җыеп, җан сатып...
Төшә-төшә бара түбәнлеккә,
Кешелеген бара югалтып.

Ике кеше. Берсе аның гарип.
Тик бирешми, эшли, тырмаша.
Барлык сынауларга карамыйча,
КЕШЕ булып кала тормышта.


***

Яшәп арыганда, ярдәм сорап,
Бик тә көткән чакта Алланы,
Күрмәсәм дә үз күзләрем белән,
Таный белсәм икән мин Аны.

Якыннарым, яки чит-ят кеше
Кыла калса миңа игелек,
Аңлый алса икән күңел, бу бит –
Ходай кулы биргән изгелек.

Язмыш кулы кайчак сынар өчен
Юлларыма салса авырлык,
Җиңеп чыккач аңлау кирәк, бу бит –
Хак Тәгалә биргән сабырлык.

Үзе килеп чыгар кебек Ходай.
(Исәр бала гына икәнмен).
Аңлау кирәк, күренмичә генә,
Ходай кулы ярдәм иткәнен.


***

Хәлсез, чирле ата-ана карап,
Беткән чакта кайчак түземең,
Исеңдә тот, барысы да алда.
Картаясың бар бит үзеңнең...


***

Йомшак, җиңел аккош мамыгыннан
Җиргә ап-ак келәм үргәннәр.
Агач-куакларны бәс катышлы,
Көмеш киемнәргә төргәннәр.

Каурый болыт назлап сыйпап үтә
Торбалардан чыккан төтенне.
Кояш чыгып килә, ул да, ахры,
Көткән тәүге кышкы бу көнне.

Җил югалган. Әллә читтән генә
Кышкы хозурлыкны күзәтә?
Матур шул Кыш. Менә нинди мин! дип,
Тәүге көндә үзен күрсәтә...


***

Була шундый мизгел... Күңел кылы,
Түзә алмый сагыш-ярсуга,
Бар дөньялар ишетерлек итеп,
Даң-доң , даң-доң килеп чаң суга.

Була шундый мизгел... Күңелемдә
Кечкәй кыңгыраулар кабына. 
Тып-тын гына ләззәтләнә йөрәк
Көмеш кыңгырауның моңына.

Шул ук күңел инде. Шул ук кыллар...
Сандугачның назлы баласы...
Ничә кат үтәдер күңел көнгә
Чаң һәм кыңгыраулар арасын...


***

Чоланына әнкәй элеп куйган
Үскәндәге иске чананы.
Бар иде бит без дигәннәрнең дә
Чана шуып йөргән заманы...

Бар иде бит шашып очкан чаклар,
Җилгә җигеп тимер чананы...
Бар иде бит уйнап туймас чаклар,
Сибә-сибә ап-ак карларны...

Бар иде бит, ару-талу белми,
Тауда тәгәрәгән мизгелләр...
Бар иде бит карлы, салкын кышның
Чын рәхәтен тойган күңелләр...

Чана эзе офыкларга киткән.
Кире якка аны кем үткән?
Балачакта салган чана юлын
Вакыт дигән яңгыр эреткән...


***

Күтәрә белергә кирәктер шул
Шатлыкның да, кинәт килгәнен.
(Ишеткәннәр булды, сөенечне
Күтәрәлми кеше үлгәнен).

Күтәрә белергә кирәктер шул
Кайгының да, бәреп кергәнен.
Сабыр гына ала беләбезме
Кабул итеп ходай биргәнен?

Көенечтән генә тормый тормыш.
Көт син сөенечен иртәгә.
Сабырлыкны алдына куйганнар
Бу дөньяда барсын күтәрә.


***

Көмеш кырау чәчне сыйпаса да,
Ничә яшьтә генә булсак та,
Бала булып калабыз без әле
Газиз әткәй-әнкәй бар чакта.


***

Гомер юлы кыска-кыска гына.
Ул хакыйкать күптән билгеле.
Һәркемнең дә тик үзеннән тора
Кыска гына юлның киңлеге.


***

Тезеңне бөгәрлек алларында
Ике генә Әһел дөньяда.
Берсе аның – изге Анаң булса,
Икенче зур хокук - Ходайда.


***

Көмеш чугын селкеп үтә яңгыр,
Вак-вак тамчыларын сипкәләп.
Җил йөгереп йөри ары-бире,
Сары яфракларны төрткәләп.

Каен иңен изә авыр болыт,
Ботагына үтә кагылып.
Гүзәл яшел күлмәк кигән чагын
Искә ала каен сагынып.

Кояшны да томшыгына элеп
Алып киткән, ахры, торналар.
Күкнең йөзе офыкларга хәтле
Моңсу сорылыкка чорнала.

Яшьле җилләр булып улый-дулый,
Көз йөгереп чыккан юлларга.
Көз йөгереп йөри, чыдый алмый,
Күңел күген сарган моңнарга...


***

Ни әйтерләр, ни уйларлар? дигән
Үттем бугай инде бер чикне. 
Хисаплашып чит-ят фикер белән,
Бастым мин үземдә бик күпне.

Акыл аңлый кебек инде үзе,
Кайчан хаклы, кайчан мин хаксыз.
Кеше хаталарын санаганнар,
Үзләреме алар гөнаһсыз?


***

Ашыгабыз. Дөнья матурлыгын
Күрми генә үтеп китәбез.
Ярлы күңел белән, хискә-моңга 
Зар булып, без гомер итәбез. 

Ашыгабыз. Берәү, ярдәм сорап,
Кул сузганын күрми үтәбез.
Үзебезгә бик тә кирәк чакта
Юкка гына шәфкать көтәбез.

Ашыгабыз. Һәр кыска мизгелнең
Кадерен белми гомер итәбез.
Күбек тамган аттай, соңгы чиккә
Чаба-чаба барып җитәбез...


***

Дөньяда иң гүзәл бер күренеш!
Сокланыгыз шушы мизгелгә!!!
Күзен алмый олы бәхетеннән,
Әни кеше бала имезә..


***

Төсле келәменә басып көзнең,
Киеп аның алтын күлмәген,
Көмеш тамчыларда атынгалап,
Үтеп бара Вакыт көз мәлен...

Аксыл томаннарны ера-ара,
Көзге җилгә ачып йөзләрен,
Кырау тигән гөлне жәлли-жәлли,
Үтеп бара Вакыт көз мәлен...

Күксел болытларны куа-куа,
Тәүге карга төреп эзләрен,
Карлы миләшләрне үбә-үбә,
Үтеп бара Вакыт көз мәлен...


***

Кул-аяк буыны тая иде 
Кечкәй чакта артык шуклыктан.
Авыл җире. Ләкин беркайчан да
Интекмәдек “духтыр” юклыктан.

Имче әби кер сабынын тотып
Килеп җитә “сырхау” өенә.
Ышкый, сылый, баса, массаж ясый.
Имгәк бәлә бик тиз чигенә.

Сынган, тайган, яки теш сызлаган -
Халык табиплары дәвалый.
Эч авырта, яки баш кысамы -
Төнәтмәсен-нисен әвәли.

Экстрасенслар, төрле шарлатаннар
Акча буа бүген халыктан.
Чирне “үтә күргән белгечләрдән”
Халык инде күптән ялыккан.

Кайда безнең кендек әбиләре?
Халык табибыннан кем калган?
Шунсы ачы, буыннардан килгән
Изге хезмәт бүген югалган.


***

Бер ходаем, синнән генә сорыйм
Туар иртәләрнең яктысын,
Төннәремнең тыныч караңгысын,
Көннәремнең нурлы ак төсен.

Алыштырма төнем белән көнне.
Элмә кара кайгы пәрдәсен.
Яманлыктан-явызлыктан сакла.
Тормышыма бәлә кермәсен.

Бер ходаем, синнән генә сорыйм
Тыныч бәхетемнең дәвамын.
Булган гөнаһымны кичерә күр.
Изге эшнең бирче савабын.

Бер ходаем, булган гомеремнең
Һәрбер иртәсенә куанам.
Сиңа гына өмет белән карыйм.
Сиңа гына, Тәңрем, сыенам.


***

Нинди генә ?! Нинди сәбәп бардыр,
Әнкәйләрнең яшен акларлык?!
Нинди генә халәт булу мөмкин,
Әнкәй учы йөзен капларлык?

Нинди генә бала булу мөмкин,
Үз анасын үзе әрнеткән?
Кеше түгелдер ул, Әнкәй хәтле
Әнкәй дигән затны рәнҗеткән.

Ана җаны изге, ана бөек.
Кичерер дә, бәлки, баласын.
Бәддогасын укымаса да ул,
Укыр микән аңа догасын...


***

Кар катышлы көзге салкын яңгыр
Алтын буяуларны сүндерде.
Галиҗанәп Вакыт, көнне кисеп,
Озыная барган төн үрде.

Оныттырмас өчен бар икәнен,
Кояш сирәк ала күренеп.
Суык җилләр ялмап үткән болын
Соры моңга калды төренеп.

Кирәктер шул карлы яңгыры да.
Салкын җилләре дә кирәктер.
Көзләр көзләр инде. Кырыс көзнең
Иркәләгән чагы сирәктер.

Күңел белә, болытлардан өстә
Бар икәнен зәңгәр күкләрнең.
Белә күңел, тагын язлар килер.
Куймаган бит Вакыт чикләрен.


***

Күзгә күренмәслек ап-ак җептән
Көзләр үргән куе томаннар.
Тибрәлгәндәй җилләр кочагында,
Соңга калып, көзге кылганнар.

Җитез җилләр тарый ак томанны.
Йолыккалап тарта җепләрен.
Җилкән-канат куеп, илче итеп,
Җибәргәндер Вакыт җилләрен.

Үткән җәйләр, урала-урала,
Томан аръягында адашкан.
Бу ягында инде томаннарның
Ап-ак карлар көтә тоташтан.

Вакыт дигәннәрең үткен күзле.
Күрә белә томан аша да.
Югалыр да идем томаннарда,
Вакыт әйдәп көтә каршыда...


***

Беренче кар төшеп ятты җиргә.
Көзләр кышларга да юл яра.
Вакыт юлы бик бормалы түгел.
Көзле-кышлы мизгел – ни ара?

Беренче кар төшә учларыма.
Алмагачлар чәчәк коямы?
Язын җил очырган алма-чәчәк
Ак кар булып күктән явамы?

Өшегәннәр алма чәчәкләре.
Җылы эзләп учка сыена.
Нишлисең соң, нәфис чәчәкләрем,
Көзләр бит бу. Көннәр суына. 

Беренче кар төшеп ятты җиргә.
Көзләр юл яралар кышларга.
Яз адашкан алма чәчәкләре
Әзер язны эзләп очарга.


НАРАТЛАР

Җелекләргә үткән көзге җилләр
Наратларга бармы-юкмы да.
Купшы, яшел, куе керфекләре 
Коеналар яңгыр чыгында.

Ябалдашы белән берсе-берсен
Кочаклаган алар нык итеп.
Мәңге төс югалтмас ылыслардан
Яшел күлмәк үргән чук киртеп.

Киртләч-киртләч очы белән алар
Болытларны тарап калалар.
Оч-кырыйсыз нарат урманнары
Офыкларга күпер салалар.

Баһадирдай биек, зифа сынлы
Наратларым күккә ымтыла.
Һавасының шифа-дәвалары...
Нарат аша Җирем тын ала...


***

Нечкә көмеш энә белән Кемдер
Төнге күкне чыккан төрткәләп.
Ай тирәли куе-куе итеп,
Нурлы йолдыз чыккан чиккәләп.

Җан өргән Ул наян йолдызларга,
Сикерешеп алар атылсын.
Теләк теләп көткән гашыйкларның
Учларына килеп кагылсын.

Әйләнешен салган йолдызларның
Үзе генә белгән бер рәткә.
Җир хыялыйлары ышансын дип,
Тезгән йолдызларны сүрәткә.

Җылы, кара бәрхет шул япманы
Сөеп япкан Җирнең өстенә.
Исем китә барлык җиһаннарны
Бар итүче Әһел көченә...


БЕРКАЯ ДА КИТМИ БАЛАЧАКЛАР

Тәгәрәпләр үскән тау итәге...
Йөгерепләр менсәм башына,
Чабып килер кебек балачагым,
Ике кулын җәеп каршыма.

Йөзә-йөзә үскән буалары...
Тубыгымнан керсәм суына,
Аргы яктан чыгар кебек йөзеп,
Кечкәй кызый елга буена.

Сиртмә-сиртмә каен ботаклары...
Бассам ябалдашы астына,
Өстәге бер бишегендә әллә
Бер кызыкай таган атына?

Җиләк исе аңкып торган тугай...
Тагын да мин шушы болында.
Авыз-битен җиләк белән сылап,
Бер кызыймы йөри яланда?

Беркая да китми балачаклар.
Китми бит ул йөрәк түреннән.
Вакыт-вакыт күренә дә ала
Качып яшеренгән җиреннән.


***

Тамчыларны көмеш җепкә тезеп,
Көзге яңгыр ява.
Болытларның имиеннән җилләр
Тарта-йолка сава.

Яшел-кызыл-сары күлмәк чиккән
Уңган кызы Көзнең. 
Миләшләрдән төймә, алка тезеп,
Бизәгән ул йөзен.

Ашыктыра, ашыктыра Вакыт
Көзне кышка табан.
Кемнәр, ниләр генә вакыт җилен
Тотып тыя алган?

Тамчыларны көмеш җепкә тезеп,
Көзге яңгыр ява.
Тамчылардан тора безнең гомер.
Вакыт аны сава...


***

И, дөньякай, һәр мизгелне салма
Акча дигән төпсез бизмәнгә.
Сатып бирмә миңа һәр көнемне.
Мәҗбүр итмә хакын эзләргә.

Урын да юк сыман кайчак Җирдә.
Шуңа ашкынамдыр Һавага .
Якынлашсам Җиргә, бәреләм шул
Акча дигән алтын кыяга.

И, дөньякай, синдә яшәвемнең
Бәяләрен артык күтәрмә.
Алыш-биреш белмәс Һава кызын
Сәүдә тулы Җиргә этәрмә.


ЯГЫП ҖИБӘР, ӘНКӘЙ, МИЧЕҢНЕ

Бик кадерле хәтирәләре бар
Учларыма төшкән ак карның.
...Мич тутырып әнкәй утын яга
Салкын иртәсендә гыйнварның.

Мич каршында сәке. Дүрт-биш бала
Күзәтәбез утын янганын.
Усак пүләненнән кар бөртеге 
Чыжлап-чыжлап утка тамганын.

Дөрләп-дөрләп ялмый ялкын теле,
Сыя алмый мичнең эченә.
Өйдә җылы. Әнкәй күмер җыя.
Тәмле күмәч куя миченә.

Мичтән чыккан татлы күмәч исе...
Нигә шулай озак көттерә?
Кайнар күмәч тәме әле булса
Авыз суларымны китерә.

 ...Сирәк яга инде әнкәй мичен.
Өйдә суы-газы дисеңме.
Балачактан урап кайтыр өчен,
Ягыйк әле, әнкәй, мичеңне...


***

Сары чәчләреннән тартып, җилләр
Каен толымнарын сүткәли.
Учлап-учлап алтын тәңкәләрне,
Урман сукмагына сипкәли.

Якты сукмак, җылы, нурлы сукмак.
Алтын сукмаклары көзләрнең.
Юлга билге түши-түши Вакыт,
Кышка табан илтә эзләрен.

Яфрак арты яфрак. Мизгел-мизгел 
Вакыт агачыннан өзелә.
Үткән юлга мизгел түши-түши,
Гомер сукмаклары төзелә...


***

Шагыйрьләрчә, бик мәгънәле итеп,
Кыскартасы килә исемне.
Кыскартуы җиңел. Яулау авыр
Шагыйрь дигән олуг җисемне.


***

Җил куалап йөртә яфракларны.
Ярышкандай булып, шаяра.
Куышмаса да ул бик ашыгып,
Кышларга да калды ни ара.

Болытлар да каядыр ашыга,
Тамчы түгел, карлар иленә.
Буйсынып агалар болытлар да
Куалаган Вакыт җиленә.

Кичә генә бакча чәчәкләрем
Сөендерде, алып күз явын.
Үбеп үтте бүген гөлләр таҗын
Салкын иреннәре кырауның.

Көтеп алган назлы, җылы җәйнең
Кочагында калыр идем дә...
Сорамый шул Вакыт. Очам гына
Туктау белмәс Вакыт җилендә...


***

Табигать балалары шул
Кеше дигәннәрең дә.
Адәм арасында бардыр
Әрем-тигәнәге дә.

Агулы кара еландай,
Бардыр чага белгәне.
Парын югалткан аккоштай,
Яры өчен үлгәне.

Лачын кебек курку белмәс
Бөркетләр бик сирәкме?
Кемгәдер бит ходай биргән
Куян кебек йөрәкне.

Табигать дигәнең бөтен.
Без дә аның баласы.
Кем тигәнәк, ә кемнәрдер
Чәчәк булып каласы...


ОЧАМ ГЫНА

Оча гына,
Вакыт оча гына.
Мәңгелекнең 
Төпсез кочагына.
Уза гына,
Гомер уза гына.
Без үзебез
Бары тузан гына
Киек Казлар
Юлы җиһанында.
Сизмибез дә
Гомер узганын да.
Гомеребез
Бары мизгел генә
Мәңгелекнең
Төпсез киңлегендә.
Кем атыла
Күктә йолдыз сыман.
Бер атылу – 
Шуңа гомер сыйган.
Киек Казлар
Юлы. Очам гына
Зур җиһанның чиксез
Кочагына...


УЙНЫЙ ИДЕ ӘТКӘЙ ГАРМУНДА

Колачларын җәеп тарта-тарта,
Уйный иде әткәй гармунда.
Туган якның онытылмас җыры
Ишетелә иде бу моңда.

Тыпырдатып бер биетә иде,
Гармун телен әткәй баскалап.
Әби-чәби каткан буыннарын
Ала иде әзрәк язгалап.

Биеп торган бармаклары белән
Уйный иде әткәй өздереп.
Хисләнмичә, моңланмыйча гына
Йөрәгеңне кара түздереп.

Сагышларын суза иде әткәй,
Суза-суза гармун күреген.
Гармун теле белән сөйли-сөйли,
Бушаткандыр, ахры, йөрәген.

Әткәй кулы куйган килеш гармун
Тора әле сандык өстендә.
Телсез түгел тынып калса да ул. 
Әткәй моңы аның эчендә...


***

Көзге кәеф – алтын яфрак кебек,
Бөтерелеп җилләр көенә,
Кояш елмаюына кушылып,
Бер сәбәпсез кайчак сөенә.

Көзге кәеф – аксыл болыт кебек.
Бер сәбәпсез кайчак түгелә.
Бер тын гына тора да тамчылап,
Кояш куна күңел күгенә.

Көзге кәеф – билгесез бер халәт.
Көнгә әллә ничә үзгәрә.
Күңел шулай җавап бирә микән
Көзләр манган буяу- төсләргә.


***

Чак-чак йөреп ята Гайшә карчык.
Көтә улы дигән баланы.
Кайтмый улы. Бик тә ерак күрә
Алты йөз чакрымлык араны.

Бакый йортка китәр карчык, уйлап
Улы дигән газиз баланы.
Теләсә дә, үтәлмәс шул улы 
Метр ярым гына араны.


БИШ ТУГАН

Берсен-берсе дошман күрә язып,
Ата малын бүлә биш туган.
Һәр бересе үз хаклыгын раслый.
Туганнарга әллә ни булган.

Күкрәк кагып бер-берсе алдында,
Миңа йорт та, миңа, диешә.
Авыл халкы таң калырлык итеп,
Әтәй йортын алар бүлешә.

Бер-берегездән якын кеше юк бит.
Оныткансыз, ахры, биш туган.
Үскән чакта сезнең бишегезгә
Җитә иде бары бер юрган.

Нәфесеңне авызлыкламасаң,
Дөнья малы җыеп кем туйган?
Туган нигезсез дә, тугансыз да
Торып калды бахыр биш туган. 


ӘНКӘЙ СЕПАРАТЫ

Әтәчләрдән алда торып, әнкәй
Савып керә сөйгән сыерын.
Йокламышка салынып, мин тыңлыйм
Сөт сепаратының "зыр-зырын".

Җылы сөте суынмасын, диеп,
Сепаратын әнкәй кабыза.
Сөт өстенең нечкә генә җебен
Савыт-савыт бүлеп агыза.

Яңа мичтән чыккан ипиенә
Сылый куе, тәмле сөт өстен.
Онытырмын димә әнкәң язган
Сөт өстенең тәмен һәм төсен.

... Әнкәй сепараты түгел тормыш.
Сепараттан ничә үткәрә.
Зыр-зыр әйләндерә казанында,
Бер төшерә дә, бер күтәрә.

... Сыйлап үстергән шул сепаратлар
Чоланнарда тапты бер урын.
Әллә ниләр биреп, тыңлар идем
Иске сепаратның шул җырын...


ҺӘРКЕМНЕҢ ДӘ...

Һәркемнең дә шушы олы җирдә
Тәүге аваз салган җире бар.
Һәркемнең дә хәтер сандыгында
Онытылмас бишек җыры бар.

Һәркемнең дә ерак бер авылда
Тәүге тәпи баскан эзе бар.
Һәркемне дә, кайчан кайтыр, диеп, 
Искә алып көткән кеше бар.

Һәркемнең дә, кайтып тезләнерлек, 
Эчеп үскән чишмә суы бар.
Һәркемнең дә йөрәк түрләрендә,
Бер кайтырмын, дигән уе бар.


***

Җил тибрәткән саен кызгылт ялкын
Миләш тәлкәшләрен телгәли.
Яфракларга алтын тамга салып,
Биләмәсен көзләр билгели.

Көз каршында җәй чигенә бара,
Торна канатына тагыла.
Арый-туктый белмәс Вакыт сыман,
Ак болытлар күктә агыла.

Көз сулышы - куе томаннары , 
Адаштырып сарый ак тыны.
Казлар томшыгында кыңгыл-кыңгыл 
Соңгы сәләмнәре – җәй моңы.

Җәйләремнән чыгып , кереп барам 
Көзләрнең алтын кочагына.
Баш очыннан очкан торна кебек,
Вакытлар оча, оча гына...


***

Көз артыннан барам. Көз ияртә,
Маяк сибә-сибә сукмакка.
Үтә барган мизгел, сагышланып,
Яфрак булып ята яфракка.

Көз ияртә. Адашмасын диеп,
Болытлары килә каршыга.
Үтә барган мизгел, еламсырап,
Тамчы булып тама тамчыга.

Көз ияртә. Барыр юлларымның
Күрсәтерме Вакыт бер чиген...
Ә әлегә атлап кереп барам
Гомер көзләремнең ишеген...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013