Бүген Фирдүс Гыймалтдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фирдүс Гыймалтдинов

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Рәхимә Габделганиева Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Рөстәм Гайнетдинов Мөслимә Гайнетдинова Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Атлас Галимов Габделхак Галимов Нәкыйп Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Шаһидә Галимова- Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Гүзәлия Галләмова- Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Резеда Ганиева Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фәүзия Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Зәкия Гарифуллина Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Кадрия Гатина Римма ГАТИНА Флера Гатина Атлас ГАФИЯТОВ Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлзилә ГАФУРОВА Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Гафифә Гаффарова Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Нәфис Гәрәйшин- Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Ләйсән Гәрәева- Лилия Гәрәева Миләүшә Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина Лилия Голымова "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Флүзә Григорьева Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Ринат Гыйльфанов Расиха Гыйльфанова Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина
Фирдүс Гыймалтдинов Фирдүс Гыймалтдинов – күпкырлы шәхес, “шуның белән бәхетлемен, – ди ул. – Шигырь сырлаудан бер төрле ләззәт алам, яңалыклар алып барудан – икенче, сәхнәдә – үзенә бер төрле рәхәт. Моннан тыш проза да язгалыйм”.
Бүгенге яшьтиебез үзен шагыйрь дип санамый, шагыйрь булырга да омтылмый:
– 1998 елда мәрхүм Илдар абый Юзеев, шигырьләремне күрсәткәч, синнән шагыйрь чыкмас, энем, син публицист дип әйткән иде. Мин күңел өчен язам, шул гына. Наилгә җырлар язгалыйм, ул темаларын әйтә дә рифма оештырып бирәм. Шуңа күрә төрмә турындагы шигырьгә исегез китмәсен, – ди Фирдүс Гыймалтдинов.
Туган ягы: Буа районы Югары Лашчы авылы.
Уку/эш: 2005 елда КДУның журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган.
1998 елдан - Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе, аннан Яңа гасыр, 2005 елда – "Татарстан яшьләре", янә "Татарстан" телерадиокомпаниясе, рус телендәге яңалыклар алып баручысы, бүгенгә кадәр шунда эшли, директор урынбасары – яңалыклар хезмәте җитәкчесе.
Беренче шигыре ни турыда иде: “Әни турында иде, хәтерләмим инде, әнинең сыер савучы булуына дан җырлап язган идем”.
Аны борчый: "Мине күп нәрсә борчый, барысын да санап бетереп булмас. Гомумән, мин битараф кеше түгел, һәр нәрсәгә мөнәсәбәтем, фикерем бар.
Аның өчен иҗат – ул: “Иҗат – тормыш ул. Кеше бөтен нәрсәгә – эшкә, мавыгуларга, хәтта мәхәббәткә дә иҗатка караган төсле карарга тиеш, минемчә. Хәтта контактта язышу да иҗат ул...”.
Мажорик балалар

(Наил Табанаков көе)

Әти алган машинада, әни биргән акчага,
Калада тузан күтәреп мажор балалар чаба.
Киемнәре – бутиклардан, кулларда алтын сәгать,
Әти-әнинең байлыгын туздыру ай-һай рәхәт!

Эх, мажорик балалар, затлы шәраб салалар,
Дөньяның артына тибеп, гөрләп яшәп калалар.
Бетсә әтинең акчасы, ул тагын урлар әле,
Ташлап кына китмәсеннәр әти-әни бер мәлне...

Учлап биргән акчаларга барысын сатып аласыз,
Эш кешесен мыскыл итеп, тормыш тәмен табасыз.
Тирә-юньдә – хезмәтчеләр, ә сез – илнең тоткасы,
Бетеп кенә китмәсен тик әти-әни акчасы! 

Тик бер көнне ялгыз калгач, яши алырсыз микән?
Байлык беркем кулына да төшми җиде кат күктән...
Миңа гына җитәр диеп әти-әни маллары,
Типтереп яшәп яталар байларның балалары...

* * *

Бергә булыр чаклар күптән үткән,
Безнең язмыш түгел янәшә.
Мине ятлар белән бергә күреп
Читтән генә, зинһар, көнләшмә.
Куллардагы бәхет ачкычларын
Икебез дә теләп җуйдык без,
Шашып сөю уты күптән сүнде,
Бергәлеккә нокта куйдык без.

Ялгышларны төзәтергә диеп,
Бүтән килмә минем яныма,
Башкаларны сөйгән куллар белән
Миңа, зинһар, бүтән кагылма.
Мәхәббәттә горур булу зыян,
Горурлыгың бик соң оныттың,
Синсез үткән салкын төннәр артта,
Башка берәү җанны җылытты...

Карганмыйм язмышка

(Наил Табанаков көе)

Ишекне син яптың, башканы син таптың,
Мин көтәрмен диеп уйладың.
Ялгызлык бик яман, тик мин ялгыз калмам,
Тормышымнан мин әле туймадым.
 
Карганып язмышка, буылып сагышка
Мәңге яшәр диеп ялгышма.
Мин синнән көчлерәк, янымда бар терәк,
Хисләремә бүтән ябышма.

Китүләр бик авыр, җаннарны өшетә,
Сулкылдый күңелдә үпкәләр.
Артыңа борылма, яныма ыргылма,
Хисләр ул дөрли дә үтәләр.

Ник кабат кайтасың, җанга ут саласың,
Йөрәгем ачкычы бүтәндә.
Яратмыйм сине, бел, мәхәббәт була бер,
Үткәннең тузанын күтәрмә.
 
Саубуллашмыйм, төрмә!

(Наил Табанаков көе)

Янә чыктым атлап бусагаңны,
Капкаларың шартлап ябылды.
Ирек дигән гамьсез бу дөньяда
Ялгызымны тагын калдырдың.
Беркем көтми, беркем каршыламый,
Синдә калды барлык дусларым,
Туганнарым миннән йөз чөерде,
Күптән ябык барыр юлларым.

Саубуллашмыйм синең белән, төрмә,
Мин ирекнең белмим кадерен,
Чыгам бары кайтып күрер өчен
Мәрхүм әнкәемнең каберен...

Мин төрмәдә булган чакта әнкәй
Китеп барган якты дөньядан,
Улым кайтып бәхилләшер диеп,
Соңгы сулышкача уйлаган.
Таш диварлар мине җибәрмәде,
Кичер, әнкәй, юньсез улыңны,
Күзләреңә карап елар идем,
Күкрәгемә кысып кулыңны...

Балачактан төрмә булды минем
Яшәр, ашар, йоклар почмагым,
Артык иртә ташлап киттем, әнкәй,
Синең назлы, җылы кочагың.
Ә төрмәнең салкын куенында
Җаным күптән үлде, корыды.
Кабереңә, әнкәй, баш иям дә,
Кире кайтам, кайтам туп-туры.

Иреклеләр законнары белән
Яши алмыйм, ни хәл итәргә?
Сез чыгарган кануннарга төкереп
Туры килә кире китәргә.
Күпме язмыш инде ботарланган
Сезнең “гадел” УКа кулыннан,
Күпме кеше минем кебек йөри
Арлы-бирле төрмә юлыннан.

Мин иректә гаделлек күрмәдем,
Артык булдым сезнең дөньяга...
...Әйдә, атла, диеп, киерелеп
Әнә, ментлар кага аркага.
Сатлык адвокатлар басып калды,
Судья тиз-тиз кереп югалды,
Ә мин киттем янә этап буйлап,
Сау бул, әнкәй, поезд кузгалды...

Саумы, төрмә, янә кайттым сиңа,
Мин иректә урын тапмадым,
Инде бүтән җибәрмәслек итеп
Биклә тизрәк тимер капкаңны...

* * *

Кылычны тыктык без кыныга, 
Башыбызны иеп бирештек, 
Мәңгелек коллыка күндек без, 
Мәңгелек коллыкка килештек. 
Йөз еллар, гасырлар үтсә дә, 
Күз яшьләре күптән кипсә дә, 
Барыбер йөрәкләр Азатлык дип тибә, 
Тынычланмыйсың күңел нигә?! 

Тарихны сөйлимен балама, 
Тарихыбыз – ачы хакыйкать, 
Белеп үс син, балам, 
син дә тыныч булма, 
Без бөек, без милләт, мәмләкәт! 
Йөз еллар, гасырлар үтсә дә, 
Күз яшьләре күптән кипсә дә, 
Буыннан-буынга 
Азатлык дип сөйләп 
Тапшырыла изге амәнәт. 

Азатлык – искелек калдыгы, 
Диеп бутамагыз башларны, 
Үз вакыты җитеп, 
аңыбызыга килеп, 
Җыярбыз сибелгән ташларны. 
Йөз еллар, гасырлар үтсә дә, 
Күз яшьләре күптән кипсә дә, 
Ышана бит күңел, 
Күңел – үле түгел, 
Әҗәлебез, бәлки, җитсә дә. 

Ирекне сатуы бик ансат, 
Чат саен торадыр сәүдәгәр, 
Түземлекне генә сатып алып булмый, 
Тырышмагыз, зинһар, бу кадәр! 
Йөз еллар, гасырлар үтте дип, 
Күзегездә яшьләр кипте дип, 
Ышанычларыгыз, 
Куанычларыгыз, 
Белегез – иртәрәк, иртәрәк! 

Кылычны тыктык без кыныга,
Башыбызны иеп бирештек, 
Мәңгелек коллыкка ләкин бирешмәдек, 
Мәңгелек көрәшкә ирештек...

Кичерү юк

Елга суы тып-тын ага, 
Әйтерсең берни күрми, 
Әйтерсең лә ярларының 
Аерылганын белми. 
Битараф салкын суларның 
Ике ярда юк эше, 
Салкын елга суларыдай, 
Ник бәгырьсез бу Кеше!

Сулар ага, ярга кага, 
Ярлар бүленеп кала, 
Кичерү юк, кичерү юк, 
Парлар аерганнарга! 

Ике ярны бүлгән елга, 
Очраштырмый мәңгегә, 
Ярларның сүзсез сыкравы, 
Кадаладыр бәгырьгә. 
Битараф салкын сулардай 
Кешеләр була җансыз, 
Ник керәләр араларга, 
Парны калдырып парсыз. 

Елга суы кибәр диеп, 
Өметләнә ике яр, 
Яңадан кавышырбыз дип, 
Көтә җирдә күпме пар. 
Битараф салкын суларның 
Кибүләре икеле, 
Сулар аша сагышланган 
Без ике яр шикелле.

Группадашларыма багышлап

Еллар уза, Азат әмериктә,
Гөлгенә дә океан артында,
акыл инде кереп бетә дибез,
тик күңелләр һаман тартыла.
Рәсимә дә килә мыгырданып,
Эльмираның – шәхси шоферы,
Ә Данилның хәзер үз сайты бар,
Әнә – Илнур, төркем батыры!
Мәскәү халкын очсыз джинсыга
Кинәндерә Арслан дустыбыз,
Әйдәгезче, янә җыелышыйк,
Гөрләп торсын горур группабыз!
Зөлфиябез - "Город" йолдызы,
Пенсияне чутлый Рамилә,
Тик һәрберсе, сүз куешкан көнне
Очрашабыз дип, шашынып килә.
Нәфис әйтер мишәрчәне кушып,
Балтачныкын өстәр Сәрия,
Бер төрттереп, көлеп алыр өчен
Яшьлек очрашуына Мин киләм.
Гөлнараның да эшләре тыгыз,
Тик онытмый, тота хәтердә,
Гөлшат, әнә, безнең кыланмышны
Исенә төшереп көлә дә көлә.
13 72 диеп горурланып
Җыелабыз табын артына,
Бер-беребезне мактап тостлар әйткәч,
Күңел үсә, күңел талпына.
Очрашыйкчы, дуслар, күрешикче,
Төркем булып яшәү күңелле,
Искә алыйк җүләр яшьлекләрне,
Җилкендерик гел яшь күңелне. 
Матбугат.ру


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013