Бүген Әдипләр: Фирдәвес Галиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фирдәвес Галиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Фирдәвес Галиева
Фирдәвес Галиева

ТОЗАК

Рәфыйкъны Казан төзелеш институтын тәмамлап кайткан яшь белгечне, райондагы бер колхозга төзүче-прораб итеп билгеләделәр. Әлеге колхоз «Маяк» атлы, районда хәлле хуҗалыклардан булып, биредә авыл хуҗалыгы өчен республика буенча әһәмиятле корылмалар төзү бара иде. Рәфыйкъны һәм аның гаиләсен колхоз үзәге Яктыкүл авылыңда яхшы каршыладылар—бакчасы, абзар-курасы булган шактый иркен бер йортка урнаштырдылар. Кечкенә Динәгә балалар бакчасында урын табылды, хатыны Мәдинә мәктәпкә укытучы булып эшкә керде. Рәфыйкъ баш-аягы белән эшкә чумды төзелеш планнарын ачыклады, төзелеш бригадаларына эш күләмен билгеләү, сметалар төзү, кирәк-яракларны кайгырту да аның вазифасы иде. Колхоз рәисе, кырык биш яшьлек таза, шәп гәүдәле Альберт Фәезович, Рәфыйкъка беренче көннән үк ачык йөз күрсәтте. Ул аңа, үзенчә олылаптыр инде, Рәфыйкъ Сәлимович дип эндәште, эшендә һәртөрле ярдәмне күрсәтергә әзерлеген белдереп торды.
Көннәрдән беркөнне, дөресрәге колхозга төзелеш биналары өчен түбә япмалары кайткач, колхоз рәисе аны үз бүлмәсенә чакырды. Кул биреп күрешкәч, утырырга ишарә итте.
—Рәфыйкъ Сәлимович, бер эш бар бит әле. Биш мең данә шиферны, яраксыз дип, акт белән рәсмиләштереп, «урнаштырырга» кирәк. Үзең беләсең, эш буенча төрле мәсьәлә килеп чыга, аларны хәл итәр өчен районда кирәкле кешеләрнең күңелләрен күрергә туры килә. Ну, үзеңә бер 500 тәңкә акча керер, миңа да. Эчне тишмәс бит?! Вакыты җиткәч, төзелеш биналары өчен кирәкле шиферны башка җирдән табарбыз. Әле бит, биналарның нигезе генә салынган...
Рәфыйкъ беравык дәшми торды. Аннан, дулкынлануын яшерергә чамалаптыр инде, тавышына аерым бер кырыслык биреп:
— Альберт Фәезович, төзелешкә кайтарылган шиферларның һәммәсе төзек, куллануга яраклы, саналган. Бары тик әлеге төзелеш өчен тотылачаклар.
—Ярый алайса,—диде Альберт Фәезович.—Миңа, рәис кешегә, хуҗалык мәсьәләләрен төрлечә хәл итәргә туры килә. Кызганыч, мине аңларга теләмисең.
Нәрсә бу? Рәиснең аны яңа кеше буларак, сынап карарга теләвеме? Элеккеге елларда Рәфыйкъның колагына рәис турында «уңган, булган җитәкче» дигән сүзләр кергән иде. Дөрес, аннан соң байтак вакыт үткән үтүен... Әлегә кадәр бары тик эш белән мәшгуль булган Рәфыйкъ мондый сөйләшүдән соң тирә-юньгә бераз игътибар итәргә булды: кемнәр белән эшлисен, аралашасын белеп торыр өчен. Мәдинә мәктәптә эшләрен әйбәт кенә башлап җибәргән иде, соңгы вакытларда мөдир белән аның никтер «борчагы пешми башлады», һәрхәлдә, ул берничә кат иренә мөдирнең начар мөнәсәбәтеннән зарланып алды. Бервакыт, Мәдинә, баласы авырып китү сәбәпле мәктәпкә бара алмаган иде. Шуны сәбәп итеп, дәресләрен үткәрә торырга кеше табылса да мөдир Мәдинәне тупас шелтәләгән. Имеш, Мәдинәнең календарь планында тәрбияви чаралар да сыеграк күрсәтелгән. Дәресләренә дә мөдир башкаларныкына караганда ешрак керә икән. «Бәлки бу очраклы хәл түгелдер»,—дип уйлады Рәфыйкъ.
—Тупас бер кеше инде,—диде Мәдинә Рәфыйкънең бу турыда соравына каршы.—Олы яшьтәге укытучыларны үзе яныннан елатып чыгара ул. Берәү дә яратмый аны.
—Яратмаса яратмый инде,—дигән иде ул чакта Рәфыйкъ.—Әле шул авылда яңа мәктәп төзү мәсьәләсен күтәргән, рәис белән уртак тел табып, төзелешне башлаткан. Үзе дә килеп, төзелешне карап китә, киләсе уку елына әзер булырмы—кызыксына, һәрбер кеше фәрештә булмас инде ул. Әгәр сиңа каныга икән, дәшмә. Бер кычкырыр, ике, аннан туктар. Иң әһәмиятлесе— эшеңне әйбәт алып бар, исәнлегең дә какшамас, җаның да тыныч булыр.
Мәдинә иренең эшләре җайлы гына бара дип уйлый иде, баксаң, аның эшендә дә каршылыклар җитәрлек ахры: төннәрен Рәфыйкъ тиз генә йокыга китә алмый, нәрсәләрдер уйлап, уфылдап чыга. Әллә Рәфыйкъне чит-ят күрәләрме икән биредә?
Мәдинә кичке якта пәрәмәч пешерде, күршесе Хәлимә апаны чәйгә чакырды.Хәлимә апаның озак еллар авыл советында эшләве, барча авыл хәлләреннән хәбәрдар булуы Мәдинәгә билгеле иде.
—Хәлимә апа,—диде Мәдинә күршесенә чәй ясап,—кайчаннан бирле биредә яшибез, сез әле безнең өйне кереп күргәнегез юк. Күрше, имеш...
—И-и, Мәдинә, бигрәк тәмле пәрәмәчләрең... Бик әйбәт урнашып киттегез инде. Эшендә ничек соң, ияләштеңме бераз?
—Үз кеше инде мин анда, Хәлимә апа. Әле, бергәләп мөдиргә каршы «көрәшәбез». Бик усал кеше икән, гаделлек тә чамалы үзендә. Берәүләрдә бик күп сәгатьләр, ә берәүләрдә бөтенләй әз. Минем нибары унике сәгать, атна буена.Ә ,бит мин татар теле буенча да белгеч. Татар телен Наҗия апа укыта, тарих укытучысы ул үзе. География буенча да аның сәгатьләре бар, атнасына егерме биш сәгать дәресе аның.
—Наҗия бит колхоз рәисенең кардәше. Монда инде, Мәдинә сеңелем, тәртипләр күптән билгеләнгән. Мөдир белән колхоз рәисе әшнәләр, шулай ук райондагы җитәкчеләр дә, бар да бер чыбыктан сөрелгән. Дөрес, күптән түгел районга яңа башлык килде, элеккесен, Госман Зариповны, кыңгыр эшләре өчен районнан кудырттылар. Хәзерге башлык, Гарифҗан Сабирович— Мөслим ягыннан килгән, чынында ниндирәк кеше үзе—ачыклап бетерә алганнары юк ди. Безнең районда шулай инде ул, сеңелем—һәрбер килгән җитәкче тирә-юненә үзе белгән, ышанган кешеләрне җыя: районда һәммә җаваплы урында кем эшли дисәң, ул башлыкның һәрбер сүзенә «баш өсте» дип торучы кеше була. Бу районда гадел, белемле хезмәткәрләр озак тоткарланмый, аларга эшләргә юл бирмиләр. Шулай булгач, районда яхшы якка үзгәрешләрне кайдан көтәргә? Синең ирең Рәфыйкъ югары белемле төзүче, ә аның нәчәлъниге—урта махсус белем белән. Элекке башлык Госман Закировның «үз» кешесе—бер куштан адәм. Тик шунысы ачык—әлеге тәртипне беркем дә үзгәртә алмаячак. Элек-электән шулай килә ул, шулай барачак та. Алай-болай каршы әйтеп, сүзгә килсәң, эшеңнән куачаклар. Шуңа да, Мәдинә сеңелем, барына риза булып, артыгын күрмичә, белмичә, эшеңә йөре. Барыбер берни дә кыра алмаячаксыз.
—Хәлимә апа, әллә ни кырырга җыенмыйм мин, әмма олырак укытучылар кызганыч инде. Бер ишесенә озакламый пенсиягә китәргә, ә аларга сәгатьләрне кыскарталар. Эчегез әле, Хәлимә апа. Үзегез исән-сау яшисезме соң? Балалар ничек?
—Олы малаебыз Әлмәттә эшли, нефтьче, институт тәмамлады. Әле һаман гаиләсез. Кызыбыз Түбән Камада яши, кияүдә. Ике оныгыбыз бар. Абзыең гомер буе колхозда хисапчы булып эшләде бит иңде. Быел язга, Ходай язса, пенсиягә чыга. Үземә дә «лаеклы ялга» китәргә күп калмады инде—ике ел. Үзеңнең әти-әниең, каенана-кайнаталарың исәннәрме?
—Рәхмәт, исән-саулар.Алдагы бәйрәмдә әти-әниләрнең хәлен белеп килергә ниятлибез. —Ярый, Мәдинә сеңелем, чыгыйм әле мин. Абзыең да мине югалткандыр. Кешедә озак торганны яратмый иңде менә. Сыең өчен бик зур рәхмәт, үзең дә безгә кереп утыр, чакырганны көтеп торма. —Ярар, Хәлимә апа, бездән калмас,күршеләр ич без.
Кичке аш янында Мәдинә күршесе сөйләгән яңалыкларны иренә җиткерде. Рәфыйкъ, «сүз җыеп йөрисең »,—дип хатынын ачуланса да, әлеге хәбәрләр аның шик-шөбһәләренә шактый ачыклык кертте. Ә рәис белән бүгенге сөйләшү? Альберт Фәезович, Рәфыйкъне бүген идарәдә күреп алып, бүлмәсенә чакырды.
—Кара әле,—диде ул,—миңа шундый сүзләр ишетелде: мәктәп мөдире Сәет Вәлиевич укытучыларны җәберли икән. Кыскасы, коллективта ызгыш-талаш... Тәрбиячеләр өчен килешкән нәрсә түгел инде бу. Район каршыңда да мәктәпнең абруен төшерә торган хәл. Синең хатын да укытучы бит?! Әйт үзенә, район мәгариф бүлеге исеменә жалу язсыннар. Озакламый яңа мәктәп төзелә, анда үзара тату, әйбәт тәрбиячеләр эшләсә иде дим мин.
—Соң, Альберт Фәезович, минем вәкаләт төзү эшләренә генә кагыла бит. Ничек итеп мәктәп эшләренә тыкшыныйм ди мин?! Укытучылар үз мәсьәләләрен ничек кирәк тапсалар, шулай хәл итсеннәр...
Рәфыйкъ әлеге хәлләргә хатынын катнаштырмаска, үзе дә читтә калырга карар кылды. Бер көнне, эштән кайткан җиренә Мәдинә өйдә юк иде, Рәфыйкъ борчыла калды: алай-болай, киңәшми-нитми үзлегеннән берәр ахмаклык эшләп куймагае аның хатыны. Бәлки, җалу кәгазе язылгандыр, ә Мәдинәнең имзасы анда беренче булып куелгандыр?
Ул хатынын көтә башлады. Мәдинә күренмәде. Рәфыйкъ кечкенә Динәне балалар бакчасыннан алып кайтты, ашатты, йокларга яткырды... Кичке сәгать сигез тулды, тугыз... Инде хатынын эзләп китәргә җыенганда, Мәдинә үзе кайтып керде.
—Нәрсә булды синең белән?! Дөньяңны онытып кайда йөрдең?!
—И-и, Рәфыйкъ, ачуланма, элек тыңла.
—Ашап алыйк әле, көне буе ач йөрдем бүген.
—И-и, бәгърем, хәзер ашатам үзеңне.
Мәдинә кулларын юып, тиз-тиз өстәл хәстәрләде, ире ашаган арада аңа яңалыкларын сөйли башлады:
—Укыту тәмамланып, өйгә таралышырга җыенганда, Рәкыя апа килде, һәммәбезне чәйгә чакырды. Без әлләни кыстатып тормадык, өеребез белән киттек—көн дә чәйгә чакырып тормыйлар ич. Анда табын корылган иде— сыйландык. Сәлимә апа Рәкыя апага мөдирдән зарланып алды, аннан китте шау-шу. Рәкыя апа чәйне ясап чыгара тора, без эчә торабыз. Альберт абый кайтып керде. Сәлимә апа аңарга да «бездә шуңдый-шуңдый вакыйгалар»,— дип, хәлләрне сөйләп ташламасынмы. Янәсе, Сәет Вәлиевич безне соң чиккәчә җиткерде, менә җыйнаулап жалу язарга булдык. Мин инде тыңлап кына утырам, мондый гауга кубар дип кем уйлаган. Ә Альберт абый әйтә: «Сез дөрес эшлисез, кайчак, берәүләргә вакытында күргән чара әйбәт нәтиҗә бирә». Ә жалу язу эшен миңа йөкләделәр никтер. Мин риза булдым инде, бар да шуны теләгәч.
—Яздың дамы?
—Ю-у-ук. Шул көннәрдә язып, Сабир Дәүләтовичның үз кулына тапшырырга булдык.
—Их, кәмитчеләр икән үзегез,—диде Рәфыйкъ, хатыныннан көлеп.
—Ник алай дисең, Рәфыйкь?!
—Соң, юләргә дә аңлашыла ич, район түрәләренә Альберт абзаң сине, мине әләкче, начар кешеләр дип курсәтмәкче, хур итмәкче була. Рәкыя апаң да бәлеш ашатырга вакытны бик белеп чамалаган. Сиңа сүз шул: жалуны әзерләгез, әмма син язма, профком җитәкчегез дә, авыл киңәшмәсе рәисе дә, мөдиргә үпкәле укытучыларыгыз—барчасы кул куйсын, ә син ахырдан гына имзаңны куй. Башлык янына жыйнау керегез, кайдан килүегезне, ни өчен йөрүегезне аңлатыгыз, жалу кәгазен кулына үзегез тапшырыгыз.
Рәфыйкь колхоз рәисенең үзенә карата тозак әзерләвен бөтен күзәнәге белән тойды. Җитмәсә, астыртын рәвештә.Тыштан ачык, рәхимле кеше булып сөйләшә, ә эчтән? «Ниндирәк буласы икән боларның алдагы адымнары»,— дип баш ватты ул көннәрдә Рәфыйкъ. «Ә ничек булса да үзләренең чын йөзләрен ачасы, хур итәсе иде». Уйлый торгач, Рәфыйкънең аңына барып җитте—биредә район мәгариф бүлегенең дә «тырышлыгы» бар... Мәктәп хәлләре өчен ул җавап бирә, соңгы сүз аңардан чыга ич. Вакыйгалар, мөгаен, болай буласы: Мәдинә, хезмәттәшләренең үтенүе буенча район үзәгенә килә, башлык янына керә, үзенең кемлеген әйтә, нинди эш белән йөрүен сөйли. Башлык мәгариф бүлеге мөдирен чакырта, анарга әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә куша. «Ә-ә,—ди Җәүдәт Зәкиҗанович,—тагын шул Гыйззәтуллинамы?! Гел оршыш-талаш тудырып йөрүче нәрсә ул! Туйган инде аның жалуларыннан! Аның ире дә, фәлән-фәләнеч, колхозда прораб булып эшли, юньле адәм түгел! Кеше котыртып, жалу язып ятучылар бит алар!»
«Сон,—ди беренче,—чара күрегез!» Җәүдәт Зәкиҗановичка шул гына кирәк тә! Шул сәгатьтә фәрман язып, Мәдинәне эшеннән куачак, билгеле. Соңрак, башлыкта шундый ямьсез фикер тудыргач, мине дә эштән селтәрләр. Колхоз рәисенең һәр сүзен җөпләп торучы прораб табылмасмени?!
Вакыйгалар, чыннан да, Рәфыйкъ уйлаганча башланып китте. Мәдинә һәм биш-алты укытучы дөрестән дә, жалу кәгазен алып район үзәгенә киттеләр. Тик, элек, жалу кәгазенә профком җитәкчесеннән дә, авыл киңәшмәсе рәисеннән дә, таләп итеп диярлек, кул куйдыртканнар. Район башлыгына, килгәч, мәктәп мөдиренең үз-үзен тупас тотуына чара күрүне сораганнар. Аның кайбер карарларын «гаделсезлек» дип атаганнар, әлеге жалуны да кычкырып укыганнар, барча кул куючыларны исемнәре белән атап, өстәлендә калдырганнар.
Аннан соңгы вакыйгаларны Рәфыйкъка хатыны Мәдинә, ә Мәдинәгә аның танышы—башлыкның сәркатибе сөйләгән. Кыскасы, алар чыгып киткәч, башлык мәгариф бүлеге мөдирен чакырткан. Тегесе нәрсәләр сөйләгәндер, тик беренченең йодрык белән өстәл сугуы, аты-юлы белән Җәүдәт Зәкиҗановичны сүгүе барча бүлмәләргә ишетелеп торган.
—Нинди Гыйззәтуллина!—дип кычкырган беренче.—Монда бөтен мәктәп хезмәткәре, колхоз вәкилләре булып китте! Бар, тиз ачыкла мәсьәләне, һәм чара күр!
Җәүдәт Зәкиҗановичның тирләп пешкән йөзен Мәдинәнең танышы үз күзләре белән күргән, имеш. Икенче көнне, Рәфыйкъ хатыны белән өендә, төшке ашка кайткач очрашты. Мәдинә мәктәптән борчулы кайткан.
—Бүген кич җыелыш була бездә. Җәүдәт Зәкиҗанович үзе килә икән. Куркам мин, Рәфыйкъ.Ну, эләгер инде безгә!
—Курыкма... Сүз катма, ни әйтсә дә тыныч кына тынлап тор. Иң ахырдан «ник бу эшне эшләдегез» дип сорар. Ә син тор да, гаепле тавыш белән «безгә Альберт Фәезович кушты» диген. Башка бер сүз дә әйтмә.
Кич, Мәдинә өенә кайткач, иренә көлә-көлә җыелыш хәлен сөйләде.— Уф-ф,—диде ул,—вәт кыздырды безне Җәүдәт Зәкиҗанович!—Ул акырды, ул сүкте! Гомердә булмаган хәл,—ди,—өйдәге чүпне читкә чыгарасыз,— фәлән-фәсмәтән... Ник үземә килмәдегез?!—ди.Тордым да урыннан, әкрен генә: «Безгә бит Альберт Фәезович шулай эшләргә кушты»,—дидем. Коелды да төште, чыгып ук китте, шуннан. —Менә күрдеңме инде?! Үзләре ничек көлкегә калды! Ә без синең белән үз көебезгә, тыныч кына эшләп йөрибез, җан тыныч, андый-мондый борчылыр сәбәп юк.
—Ну, Рәфыйкъ! Ничек алдан күрә белдең син бу хәлләрне?!
—Дөнья өйрәтә икән ул, матурым...
Әлеге хәлләрдән соң «Маяк» колхозында хәлләр тагын да кискенләште. Теге җыелыштан соң Җәүдәт Зәкиҗанович туры рәиснең өенә киткән, имеш, үзен пыр туздырып сүккән, орышкан ди, дөрес булса. Әле яңа «мин кем?»— дип, күкрәк киереп йөргән Альберт Фәезовичне бер атна эчендә эшеннән азат иттеләр. Шул, мөнәсәбәтләр бозылу нәтиҗәседер инде.
Рәфыйкъ бу хәбәрне ишеткәч һәм идарәдә рәиснең үзен бик төшенке кыяфәттә дә күргәч, бер ара кызганып та куйды үзен. Шул ук көнне, кичен, эштән кайтканда күрше Закир абзыйлар капкасы буенда ул рәиснең машинасын күреп алды. Ул арада капка ачылды Кәм Альберт Фәезович үзе күренде. Әллә Рәфыйкъның эштән кайтканын көтеп торган?...
—Рәфыйкъ, әйдә Закир абзыйларга керик әле... Бер ярты бар иде, сөйләшәсе сүзләр дә бар...
—Әйдәгез үзебезгә, Альберт абый. Минем үземдә дә бар ул.
—Әйдәле, әйдә... Әйдә инде...
Ул, кыстап, Рәфыйкъне күршесе өенә алып керде.
—Утыр әле, Рәфыйкъ.—Ул хуҗа ападан стаканнар сорап, үзенә һәм Рәфыйкъка аракы салды.
—Шулай хәлләр, туган. Дөньялар ничек үзгәреп тора, ә?! Бүген бар син, иртәгә—юк. Бүген кеше син, иртәгә—нуль. Бүген кирәк син, ә иртәгә, кирәгең калмагач... Ул аракысын «гөлт» итеп эчеп җибәрде.
—Селтәделәр... Көтмәгән идем. Ә бит шул ук Жәүдәт миңа муеннан бурычлы... —Кая китәсез соң, Альберт абый?
—Бер туза башлаган колхозны йөкләделәр. Баулы районында. Рәфыйкъ, әйдә бергә китик, ә? Сиңа да эш бар анда, бар...
—Юк, Альберт абый, бер урынга ике кат тибә торган гадәт юк минем.
—?!
—Менә син, Альберт абый, мине берни аңламый дисең. Ә мин барын да күрәм, аңлыйм. Синдә кемнәргәдер үпкә, рәнҗү... Ә кем гаепле? Үзең үк түгелмени? «Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең»,—дөрес сүз бит?...
Альберт Фәезовичның аңына Рәфыйкъ әйткән сүзләр яңа барып иреште бугай. Ул күзләрен зур ачып, Рәфыйкъка карап торды. Аннан, кисәк урыныннан торып, өйдән чыгып китте. Машинасына утыруга, көчле газ биреп, тузан туздырып китеп тә барды.
Рәфыйкъ өенә кергәч, хатынына бер чиләк су җылытырга кушты. Кичләрен коенып тән сафлыгын тою аңа рәхәт.

"Казан утлары" № 1, 2008.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013