Бүген Әдипләр: Фирдәт Вәлиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фирдәт Вәлиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова

. Башкотстан, Шаран.
СУСАГАН ҖАНЫБЫЗ НАЗЛАРГА 
Түз инде әз генә,беразга, 
Адашма җил-давыл буранга. 
Сабыр ит әз генә ,көт инде, 
Ышанам,яз килер урамга. 

Йөрәкләр,күңелләр күптәннән, 
Сусаган бит безнең назларга. 
Шуңамы бар җаным белән мин, 
Ашкынам гел генә язларга. 

Яшәрер бары да яз белән, 
Яңарып хисләр дә уяныр. 
Табигать яз белән кузгалыр, 
Мәхәббәт аңардан көч алыр. 

Күңелем бөресе ачылып, 
Чәчәккә күмелер язларда. 
Яз өрер сулышын һәм җаным, 
Төренер шул вакыт назларга. 

ДАВЫЛЛАРДА КҮККӘ ҮРЕЛӘМ

Язгы ташкын кебек хисләр таша, 
Йөрәк дулый,йөрәк шашына. 
Чынга ашмас сыман уй –хыяллар, 
Килеп суга кайчак башыма. 

Тынып калам кайчак,хәтерләтеп, 
Давылдан соң тынган диңгезне. 
Сабырланып калам,кайтып күрсәм, 
Үзем туып үскән нигезне. 

Гомүмән алсаң,мин чынлап та диңгез, 
Давылланып күккә үреләм. 
Таштан ут чыгарам кирәк чакта, 
Әкрен генә аннан сүреләм. 

Егылган чак булды,әммә торып, 
Биек тауның бастым ташына. 
Авыр чакларда да намусымны, 
Ташламадым аяк астына.

ТӘРТИПЛЕ ЯШӘ

Байлыгың белән масайма, 
Хәерчелектән көлмә. 
Юкка-барга да кызыгып, 
Кирәкмәгәнне күрмә. 
Урам сүзен җыеп йөрмә, 
Ишетмә ишетсәң дә. 
Гафү үтен һәрберсеннән, 
Чак кына кимсетсәң дә. 
Тыйнак яшә бу тормышта, 
Артык күбен дә белмә. 
Кирәк-кирәкмәгән сүзне 
Колагыңа да элмә. 
Тырнак астыннан кер җыйма, 
Әллә юкмы үзеңдә. 
Кояш җылысы сизелсен, 
Әйткән һәрбер сүзеңдә. 
Менә шунда тыныч йоклап, 
Яшәрсең озагырак. 
Бүген мине аңламасаң, 
Аңларсың азагырак.

ҺӘРКЕМНЕҢ ДӘ ҮЗ ЮЛЫ
Кояш астында һәркемнең 
Үз урыны, язмышы. 
Һәр кешенең үз сукмагы, 
Дөресе һәм ялгышы. 
Кыл кебек төз булып булмый, 
Бар юл да такыр түгел. 
Ничек кенә тырышса да, 
Бары да тапкыр түгел. 
Бер төрле кешеләр булмый, 
Холыклар да бер түгел. 
Йолдыз ничек якты янсын, 
Барыбер кояш түгел. 


https://vk.com/id155777399

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013