Бүген Әдипләр: Шамун Фидаи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шамун Фидаи


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Камил Фазлый
Вазыйх Фатыйхов
Мәфрүзә Фатихова
Фәридә Фәез-Нур
Рәшит Фәйзрахман
Равил Фәйзуллин
Мәрзия Фәйзуллина
Альфред Фәсхетдинов
Инзир Фәсхетдинов
Лилия Фәттахова
Ләйсән Фәтхетдинова
Гөлфинә Фәтхуллина
Резеда Фәрхетдинова
Фарис ФӘСХИ
Демьян Фәтхи
Шамун Фидаи
Шамун Фидаи

(1902—1920)

Гражданнар сугышы чорында революцион рухлы романтик шигырьләре белән танылган Шамун Фидаи (Касыйм Хәсән улы Шакирҗанов) 1902 елның 15 июнендә Оренбург шәһәрендә туа. Аның әтисе, чыгышы белән хәзерге Татарстан АССРның Арча якларыннан (Олы Бәрәзә авылыннан) булып, яшь вакытында ул Кара диңгез һәм Азов диңгезе буе шәһәрләрендә төрле көнлекче эшләрдә йөри һәм ахырда Оренбургка килеп урнашып, бераздан үзенә бәләкәй генә бер пекарня ачып . җибәрә. Касыйм әнә шул чагыштырмача мул тормышлы, ләкин бик диндар гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Мәктәп яшенә җиткәч, әтисе аны Оренбургтагы иң кадим мәдрәсәләрнең берсенә укырга бирә.
Мәдрәсә елларында Касыйм үзлегеннән күп укый, шәһәрдәге шәкертләр хәрәкәтендә, ә Февраль революциясеннән соң Вакытлы хөкүмәткә, империалистик сугышка каршы оештырылган митингларда актив катнаша.
1917—1918 елларда ул, Уфага китеп, укуын «Галия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Нәкъ шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана, әүвәл мәдрәсәдәге «Парлак» һәм «Борау» исемле кулъязма журналларда, аннары Уфа татар-башкорт большевикларының матбугат органы «Алга» газетасында беренче шигырьләре һам «Сугыш, тукта!» исемле нәсере дөнья күрә. 1918 елның җәен Касыйм туган шәһәре Оренбургта уздыра, анда татар яшьләренең «Туплан» оешмасы тарафыннан чыгарыла торган «Туплан» газетасында языша, ә көзен яңадан Уфага килеп, революцион яшьләр һәм кызыл гаскәриләр арасында күп төрле җәмәгать эше алып бара: җыелышларда, митингларда чыгышлар ясый, спектакльләр, концертлар һәм әдәби кичәләр оештырыша. Көнчыгыш фронтының Бишенче Кызыл Армия политбүлеге органы «Кызыл яу» газетасында «Шамун Фидаи» имзасы белән революцион шигырьләрен бастыра. 1919 елның мартында Колчак Уфаны басып алгач, ул «Кызыл яу» газетасы хезмәткәрләре белән бергә Бәләбәйгә чигенә, аннары, Бәләбәй татар-башкорт большевиклары оешмасы карары белән Оренбургка җибәрелеп, анда беренче коммунистик яшьләр союзы оештыру буенча актив эшли. Бәләбәй һәм Оренбургта яшәгән шушы айларында аңа, кулына корал алып, Колчак һәм Дутов бандаларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә дә еш кына катнашырга туры килә.
1920 елның башыннан Шамун Фидаи — яңадан Уфада, комсомол эшендә. Ул яшьләр союзының Уфа губерна комитетына член итеп сайлана һәм, комитетның татар-башкорт коллегиясендә нәшрият бүлеге мөдире буларак, «Яшь коммунист» исемле татарча газета чыгаруны оештыра. Шул газета битләрендә аның яшьләр арасында актив җәмәгать эшләрен җәелдереп җибәрергә өндәп язган ялкынлы мәкаләләре басыла. Болардан тыш, 1919—1920 еллар арасында Оренбург һәм Уфа газеталарында аның шактый санда шигырьләре, нәсерләре дөнья күрә.
Шамун Фидаи шул ук 1920 елда Уфа губернасының коммунистик яшьләр союзы исеменнән комсомолның III Бөтенроссия съездына делегат итеп сайланган була. Ләкин аңа бу тарихи съездда катнашырга туры килми. 1920 елның июнь урталарында, комсомол эше белән авылга командировкага барышлый, юлда, Шамун Фидаи һәм аның иптәше егерме яшьлек Бари Башма-ков кулаклар тарафыннан ерткычларча үтерелә. Шамун Фидаинең зур булмаган әдәби мирасы, үзенең иҗтимагый яңгырашы һәм революцион рухы белән, татар совет поэзиясенең башлангыч чорындагы үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013