Бүген Әдипләр: Фәүзия Гарипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәүзия Гарипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина

Фәүзия Әбүбәкер кызы Гарипова Мөслим районының Ташлыяр авылында 1933 елның 23 мартында дөньяга килгән. Үз авылларында җидееллык, Мөслимдә урта мәктәп тәмамлый. 1952 елны язмыш җилләре аны Урыссу бистәсенә китерә. Озак еллар Урыссу почтасында хат ташучы, соңыннан оператор булып эшли. Хәзер пенсиядә. Шигырьләрне күптән иҗат итә. Дин темасына язылганнары «Ислам нуры» газетасында да басылып тора. Урыссу мәдрәсәсенә йөреп, гарәп хәрефен өйрәнгән.

Муса Җәлилгә

Кушканнар бит үзеңә 
Пәйгамбәрнең исемен. 
Һәрвакыт туры килгән 
Исемеңә җисемең.

Чагыштырсаң әгәр сине 
Муса пәйгамбәр белән, 
Аллаһым икегезгә дә 
Көч-куәт, зиһен биргән. 

Муса пәйгамбәр әгәр 
Җиңсә таягы белән, 
Батырлыкны яуладың 
Акыл-зиһенең белән. 

Батырлар - үлемсез, 
Моны үзең расладың. 
Дөньяда бөтен илләргә 
Таралды синен даның. 

Ил онытмый үзеңне, 
Хөрмәтли илем халкы, 
Ничә гасыр үтсә дә, 
Якты йолдыздай балкы! 
Әйтерсең лә син исән, 
Гүя күкләргә аштың. 
Өстән карап, халкыңа 
Күк капусларын ачтың.

Күп кирәк

Олыгайгач, бәндәгә Кирәкми берни, диләр. Аларга әле бик күп Кирәклеген белмиләр. Иң беренче аларга Кирәктер таза йөрәк. Яшәгәндә дөньяда Сәламәтлек бик кирәк. Ник кирәк булмасын әле Ачык күрсәткән күз дә? Өстәвенә теш булмаса, Дөрес чыкмый шул сүз дә. Кемгә кирәк булсын соң Ишетми торган колак? Кеше күзенә карап, Тилмерергәме һәрчак? Әле тагын, олыгайгач, Иң кирәклесе — хәтер. Күп нәрсәләр онытыла Эчмәсә дә һич хәмер. Маңгайга этеп куелган Күзлеге дә «югала». Киям дигән күлмәге дә Әллә кая «юл ала». Акыл, зиһен һәм хәтер, Кирәк тагын игътибар. Тормышы җитеш анысы, Калганнары бар да бар!

Ике фикер

Буш вакытым булганда, Уем белән серләшәм. Уемда ике фикер - Алар белән «киңәшәм». Уңай фикер гел яхшы, Киресе гел үзенчә: Миңа нык зәһәрләнеп Сүз әйттерми үземчә. Масаючыларга, ди, Әйт, дип куша «кире»се, Йөзенә бәреп әйт син, Шулай булыр дөресе. Уңай фикер үзенчә Изге киңәшен бирә: Ертма кешенең йөзен, Иң яхшысы шул, дия. Киресе аның - шайтан, Яздыра туры юлдан. Изгелек һәрчак өстә, Үрнәк алыйк без шуннан.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013