Бүген Әдипләр: Фаил Фәтхетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фаил Фәтхетдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Азат Фазлыйәхмәтов
Люция Фаршатова
Илфат Фәйзрахманов
Чулпан Фәттах
Фәнис Фәтхи
Гөлчәчәк Фәтхулова
Галия Фәрхетдинова
Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА
Флүзә Фәррахова
Фаил Фәтхетдинов

«Кызыл» сүзендә бернинди сәясәт юк...»

Фаил Фәтхетдинов Фаил Камил улы Фәтхетдинов Башкортстанның Илеш районында 1964 елның 29 декаберендә туган.
Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасында татар телендә чыга торган «Кызыл таң» газетасына 95 ел тула. Шул уңайдан газетаның баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәре Фаил Фәтхетдинов белән әңгәмә кордык.
– Фаил әфәнде, Сезне һәм редакция хезмәткәрләрен чын күңелдән «Кызыл таң» газетасының 95 еллык юбилее белән котлыйбыз! Киләчәктә яңа иҗат уңышлары, абунәчеләрегезнең артуын телибез. 95 ел тулы бер дәверне, берничә буын укучыларны үз эченә ала. Сорауларыбызны да тарих битләреннән башлыйк әле.
Газета ул – җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне яктыртучы гына түгел, ә җәмә­гатьчелек фикерен формалаштыручы, республика, халык тарихының аерылгысыз өлеше. Газетаның узган юлында нинди мөһим этапларны билгеләп үтәргә мөмкин? Басма үз тарихында эз калдырган кайсы шәхесләр белән горурлана?
– Иң тәүге сүз итеп журнал укучыларына «Кызыл таң»ның Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай һәм Хөкүмәт органы буларак Уфада татар телендә чыга торган газета икәнлеген әйтәсе килә.
Ә инде тарихка кагылганда, Оренбург шәһәрендә 1918 елның 1 мартында газетабызның барлыкка килүен Башкортстан Республикасының тууы белән бәйләп карау урынлы булыр. Чөнки Башкортстан дәүләтчелеген юридик рәсмиләштерүгә вакытлы матбугат, шул исәптән «Кызыл таң» да (ул вакытларда «Башкортстан», «Башкортстан хәбәрләре», «Яңа авыл», «Коммуна» дигән исемнәр белән чыккан) үз өлешен керткән. Авыр гражданнар сугышы, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы, тыныч тормыш елларында республика халкы газета битләреннән, төрле вакыйгалар турында мәгълүмат белән беррәттән, күпьяклы белем дә алган. Кыскасы, илебездә, республикабызда барган төрле үзгәрешләр, хезмәт казанышлары һәрвакыт газетадагы язмаларда чагылыш тапкан. «Кызыл таң» һәрчак дәверенә хас эчтәлекле публицистик мәкаләләре, очерклары, фельетоннары белән кыю рәвештә чыгыш ясаган. Ләкин ул бервакытта да үзенең төп кыйбласыннан – укучыларын Ватанга, туган җиргә, хезмәткә мәхәббәт, милләтара татулык, патриотизм һәм батырлык идеяләре рухында тәрбияләүдән читләшмәгән һәм әле дә шушы традицияне дәвам итә. Шул ук вакытта һәрбер чор үзе дә газета хезмәткәрләре язмышына хәлиткеч йогынты ясаган. Мәсәлән, безнең тәүге мөхәррирләребезнең өчесе – Муса Йосыпов (соңрак ул Казан педагогия институты директоры, Татар академия театры директоры да була), Гайса Габбасов, күренекле язучы Имай Насыйри, 1937 елда репрессиягә дучар булып, юк ителәләр. Редакциянең дистәләгән хезмәткәре, каләмне штыкка алыштырып, Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Ә инде «Кызыл таң» газетасы коллективында тәрбияләнеп, иҗади чыныгу үткән, башкорт һәм татар җәмәгатьчелегендә киң танылу алган дистәләрчә журналист, әдипләр, шагыйрьләр, фән кешеләре, дәүләт эшлеклеләре бихисап. Башкортстанның халык шагыйрьләре Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, Башкортстанның халык язучылары Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисовларның исеме газетабыз елъязмасында алтын хәрефләр белән язылган. Шулай ук Гариф Гомәр, Динис Исламов, Гайнан Әмири, Әнвәр Бикчәнтәев, Әсгать Мирзаһитов, Хәсән Сарьян, Вазих Исхаков, Якуп Колмый кебек күренекле язучыларны да телгә алмый мөмкин түгел. Яшьлегендә бездә журналист булып эшләп, фән дөньясына кереп киткән Үзбәк Гыймадиев, Суфиян Поварисов, Радик Сибәгатов, Рөстәм Кузеев, Марсель Бакиров, Илдар Низамов, Камил Гыйрфанов кебек профессорлар белән дә горурланабыз. Безнең газета редакциясе әүвәлдән үк Башкортстанда матбугат, мәгариф, мәдәният кадрлары әзерләү үзәге дә булып саналган. Китап нәшрияты һәм радиокомитет оештырылгач та, анда җитәкчеләр булып безнең элекке хезмәткәрләр эшләгән. Хәтта Татарстанга да өлеш чыккан. Муса Йосыпов турында әйтеп үттем инде. «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталарының җаваплы мөхәррире булган Сафа Борһанны да безнеке саныйбыз. «Кызыл таң»да тәүге журналистлык чыныгуы алган Мөнир Әһлиуллин туксанынчы елларда «Ватаным Татарстан» газетасына җитәкчелек итте.
– Совет елларында Татарстанда «Кызыл», «Совет», «Социалистик» исемнәрдә чыккан күләмле газеталар, журналлар бигрәк тә «үзгәртеп кору» елларыннан соң исемнәрен капылт үзгәрттеләр. Сезнең коллектив 1944 елда бирелгән «Кызыл таң» исеменә тугры калган. Моның сере нәрсәдә?
– Без моңардан бернинди сер дә ясамыйбыз. «Кызыл таң» исемен алыштырыгыз, инде заман үзгәрде, коммунизм төзү чоры узды, шулай булгач, «кызыл» дигән сүзне алып ташларга кирәк, дип киңәш бирүчеләр дә бар. Ләкин мондый фикер белән бер дә килешәсе килми. Халкыбызда, кызарып аткан таң көннең аяз, кояшлы булачагын хәбәр итә, дигән сынамыш та бар бит. Шулай ук, «таң» сүзе ул үзе метафорик мәгънәгә ия. Мәсәлән, әдәбиятта «таң җиле», «саба җиле» дигән образлар бар. Борынгы шагыйрьләребез Кол Гали, Сәйф Сараи, Өмми Кәмал иҗатында, XIX, XX гасыр әдәбиятында бу образлар гаиләгә яхшы хәбәр китерүче буларак символик мәгънәгә ия. Ә «Кызыл таң»ны без гаилә газетасы итеп чыгарырга тырышабыз. Димәк, бүгенге редакция коллективы газетабызны алдыручы һәрбер кешегә бары тик яхшылык, изгелек, иминлек һәм гаилә күгенең һәрвакыт аяз булуын тели. Шулай булгач, газетабызның исеме җисеменә туры килә, монда бернинди сәясәт тә юк.
– Сезнең редакция коллективы «Тулпар» – яшьләр, «Әллүки» балалар журналлары кебек яңа басмалар нигезләп, аларга фатиха биргән. Сезнең карамакта нәшер ителә торган бу яңа басмаларның мәсләкләре нинди? Сезнең үзара хезмәттәшлек нинди формаларда тормышка ашырыла, уртак проектларыгыз бармы?
– Бу сорауда төгәлсезлек бар. 1991 елда чыга башлаган «Өмет» яшьләр газетасы да, 1994 елда нигезләнгән «Тулпар» да – тәүдән үк дәүләт карамагындагы үзаллы басмалар. Әмма шунысы бар: алар оештырылу белән, «Кызыл таң»ның егәрле, яшь, сәләтле берничә журналисты анда эшкә күчте. «Тулпар»ның беренче баш мөхәррире Римат Кашапов та, «Өмет»нең әлеге баш мөхәррире Рәдис Ногманов та – элекке «Кызыл таң»чылар. Бераздан инде «Өмет»тән кадрлар «Кызыл таң»га килә башлады. Әйткәнебезчә, «Өмет»нең беренче җитәкчесе Марат Муллакаев – 1994 елда, икенче җитәкчесе (мин) 2001 елның башында «Кызыл таң»ның баш мөхәррире итеп үрләтелдек.
Югарыда сүз барган ике басманың мәсләгенә килгәндә, алар безнекенә охшаш. Ниндидер уртак рәсми проектларыбыз булмаса да, тыгыз хез­мәттәшлектә, үзара ярдәмләшеп яшибез, эшлибез. Башкача булуы мөмкин дә түгел.
«Әллүки» журналының гамәлгә куючысы (учредителе) – «Кызыл таң» газетасы редакциясе» дәүләт унитар предприятиесе. Ул Башкортстан Президенты Указы һәм Хөкүмәт карары нигезендә 2004 елның гыйнварында нәшер ителә башлады. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен тәгаенләнгән бу журнал аена бер тапкыр татар телендә чыга. Аның баш мөхәррире вазифасы да миңа йөкләтелгән. Хезмәткәрләр «Кызыл таң» редакциясендә утырып эшлиләр.
– Бүген барлык матбугат чаралары өчен иң катлаулы проблема — тиражны киметмәү, абунәчеләр санын арттыру, даими укучылар даирәсен киңәйтү. Бу яктан караганда, сезнең хәлләр ничек? Базар шартларына яраклашуның нинди яңа юлларын барлыйсыз!
– Газета-журнал, китапка халкыбызның мәхәббәте кимү – Башкортстанга да, Татарстанга да, тоташ илгә дә хас бәла инде ул. Бу турыда әллә ни сүз озайтып торасы да килми. Тиражны киметмәү, укучылар даирәсен бер тирәдәрәк тоту мәсьәләсендә республикабыздагы башкортча, русча басмалар белән чагыштырганда, артта калмыйбыз, кайбер пунктлар буенча алга да чыгабыз.
Базар шартларына яраклашуга килгәндә... Реклама эшчәнлеген киңәйтергә тырышабыз. Финанс чыгымнарын киметүдә кайбер нәтиҗәләргә ирешәбез. Үткән елның февралендә без «Кызыл таң»ның җырлы кичләре» дигән яңа проект башлап җибәрдек. Аның асылы: аерым бер районнан чыккан сәхнә осталарын җыеп, үзешчәннәрне дә катнаштырып, Уфа «Нур» татар дәүләт театрында айга бер тапкыр түләүле концерт күрсәтәбез. Тәтешле, Илеш, Дүртөйле, Бакалы, Борай, Балтач, Туймазы, Яңавыл, Миякә районнары белән бу чара бик матур үтте. Район көне, якташлар очрашуы буларак уза мондый кичәләр. Аларны редакция журналистлары оештыра. Безгә аның финанс яктан файдасы да бар.
– Даими укучыларыгызның мәхәббәтен нинди ысуллар белән яуладыгыз? Редакция кайсы темаларга күбрәк игътибар бирә? Укучылар нинди язмаларга битараф түгел?
– Бу сорауларның беренчесенә уңай мисал итеп «Кызыл таң»ның җырлы кичләре»н телгә алырга мөмкин. «Кызыл таң» ул рәсми сәяси-иҗтимагый басмадан тыш элек-электән гаилә газетасы буларак та билгеле. Халыкның үзәгенә үткән проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтергә омтылабыз. Мондый кыска язмалар беренче биттә «Әйтер сүзем бар» дигән сәхифә астында урнаштырыла. Ярты гасыр элек үк барлыкка килгән сатирик һәм юмористик бүлек (хәзер ул «Чирен яшергән – үлгән...» дип атала) аеруча популяр. Аның геройлары Гаделҗан белән Тетәбикә үткен каләмнәре ярдәмендә тормыштагы кимчелекләрне гадел рәвештә тетеп килә. Ун ел чамасы элек туган «Дөнья бу...» сәхифәсе бер генә саннан да төшеп калганы юк. Аның язмаларына укучылар битараф түгел. Татар халкының тарихи шәхесләре, күренекле замандашларыбыз турында материаллар яратып укыла.
– Татар, рус, инглиз телләрендә газетагызның сайтын булдырып, сез бөтендөнья мәгълүмат челтәрендә Башкортстан яңалыкларын, республикада яшәүче татарлар тормышын бик киң даирәгә җиткерүгә ирешкәнсез. Сезнең коллектив уңышлары белән хаклы рәвештә горурланырга була. Сез – безнең өчен үрнәк.
Сайттан күренгәнчә, татарча вариантта 22 сәхифә (шул исәптән видеоматериаллар да), русча вариантта – 8, инглизчә вариантта 4 сәхифә бар. Сайтка көнгә уртача ничә кеше керә, татарча, русча, инглизчә текстларны укучылар саны нык аерыламы? Киләчәктә сайтны камилләштерү буенча нинди планнарыгыз бар? Язмаларның астына «Фикереңне әйт» («комментарий») кертергә уйламыйсызмы?
– Сайт мәсьәләсендә Сезнең сорауның үзендә үк җавап бар. Сайтка көненә уртача 1 мең кеше керә. Табигый ки, зур күпчелекне татарча текстларны укучылар тәшкил итә. Планнар бар, ләкин алар турында әлегә әйтмәү хәерлерәктер.
– Татарстан газета-журналларында эшләүче коллегаларыгыз белән нинди өлкәләрдә хезмәттәшлек итәсез? Татарстанда «Кызыл таң» газетасын күп кеше алдырамы? Алар кайсы төбәкләрдән?
– Коллегалар белән хезмәттәшлек рәсми-эшлекле дияргә мөмкин. Ара-тирә телефон аша сөйләшәбез. Казанда һәм Чаллыда яшәүче байтак якташларыбыз газетабызны алдырып укый.
– Юбилей чаралары турында сөйләп үтсәгез иде.
– «Кызыл таң»ның туган көне һәр биш ел саен Уфада зурлап, матбугат бәйрәме буларак үткәрелә. Бер куанычыбыз белән дә уртаклашасым килә. 90 еллыкка «Кызыл таң»ның кыскача энциклопедиясен һәм менә шушы көн­нәрдә фотоальбомын эшләп чыгардык. Алар – яхшы кәгазьдә төсле итеп басылган югары зәвыклы һәм зур күләмле белешмә әсбаплар.
Юбилей кичәсен үзенчәлекле итеп әзерләдек. Аның программасы «Кызыл таң»да эшләгән һәм әле эшләүче шагыйрьләр сүзләренә языл­­ган җырлардан тора. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның танылган җырчылары башкарачак. Кичә 23 мартта Уфаның иң зур һәм зиннәтле сәхнәләренең берсендә – «Нефтьче» мәдәният сараенда булачак.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Илдус ЗАҺИДУЛЛИН
Чын мирас № 3

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013