Бүген Әдипләр: Азат Фазлыйәхмәтов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Азат Фазлыйәхмәтов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Азат Фазлыйәхмәтов
Гөлчәчәк Фәтхулова
Азат Фазлыйәхмәтов
1967 елның 20 мартында туган.
Җырлы-моңлы “Юлдаш” каналының татар телендәге тапшыруларын алып баручылар арасында ир-егетләрдән Азат Фазлыйәхмәтов берүзе. Ул радиода 1998 елда эшли башлый. Әлеге көндә “Остаханә”, “Еллар һәм юллар”, “Кеше һәм җәмгыять” тапшыруларын әзерли, юлда йөрүчеләр өчен “Ак юллар теләп” дигән программасы бар. Аның “Музыкаль мозаика” радио уенын һәм “Чүмеч йолдыз” хит-парадын җыр-моң сөючеләр аеруча яратып кабул итә. Әйткәндәй, “Чүмеч йолдыз” хит-парадына быел 10 ел, ә аны оештыручы Азат Фазлыйәхмәтовка 45 яшь тулды.
“Чүмеч йолдыз” хит-парады ел әйләнәсенә бара, аның җиңүчеләре белән оештырылган гала-концерт Ишембай һәм Туймазы шәһәрләрендә үтте. Азат быел тагын бер шатлык кичерде, аның шигырьләре, юмористик хикәяләре тупланган “Күңел белән сөйләшү” дигән тәүге җыентыгы дөнья күрде. Шушы уңайдан ул Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә иҗат кичәсе үткәрде.
Күпләр журналист булам дигән максат куя, ә кайберәүләр бу эшкә очраклы гына килеп, билгелелек яулый, эшеннән ямь, тәм таба. Азат та соңгылар рәтендә.
— Радиода тапшырулар алып бару бик җаваплы эш. Ул киң фикер, эзләнүләр таләп итә. Берәр вакыт бу эштән китү теләге булмадымы?
— Юк, мин бервакытта да үткәннәргә карап үкенмим. Яшәү девизым да: “Алга, тукталып калмаска һәм кире борылмаска!” Тормышымда кискен борылышлар күп булды, әмма кеше үз урынын тапмыйча эзләнүдән туктамый, диләр. Благовещен педагогия училищесын тәмамлагач, Дәүләкән районы Бик-Карамалы авылына укытучы булып эшкә кайттым. Армия хезмәтеннән соң, туган авылым Чуенчыда башлангыч сыйныфларда эшләдем, аннары тарих укыттым. Шушы чорда тормыш иптәшем Майяны очраттым, ул безнең авылга чит телләр укытучысы булып килгән иде. 1992 елда гаилә кордык. Әлеге көндә улым Динис һәм яшь ярымлык кызым Эмилия үсеп килә. Читтән торып Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамладым. 1994 елда Уфага күчеп килдек, өч ел милициядә эксперт-криминалист булып эшләдем. Нигәдер күңелем һәрвакыт телеүзәккә омтылды, шунда эшлисем килә иде. Минем бәхеткәдер инде, радиода конкурс үткәрделәр һәм анда җиңеп, татар телендә тапшырулар алып баручы булып эшли башладым. Моннан соң 14 елдан артык вакыт сизелмичә үтеп тә китте.
— Иҗат кешесенең күңеленнән һәрчак шигърият, җыр-моң ургылып тора, диләр. Синең сүзләргә язылган җырлар радио аша еш ишетелә башлады. “Чүмеч йолдыз” хит-парады да йолдызлар кабыза. Илһамны кайдан аласың?
— Мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыктым, иптәшләремә, туганнарыма теләк-шигырьләр яза торган идем. Шулай да шигырьләр, юморескалар язуга 40 яшьне узгач кына ныклап тотындым. Илһам төрле вакытта килә. Күптән көткән кызымның тууы иҗади эшемә көч өстәгәндәй булды, хәтта тормыш ямьлерәк күренә башлады. Кызлы йортның тәрәзәләре көлә, диләрме әле?
Ә “Чүмеч йолдыз” хит-парадына килгәндә исә, анда махсус белемлеләр генә түгел, барлык җыр сөючеләр дә катнаша ала. Илшат Яппаров, Гөлсинә Салихова, Гүзәл Габитова, Руслан Зөлкарнәев безнең хит-парад аша тамашачы күңеленә барып керде. Проектның исеме тәүдә “Җидегән йолдыз” дип уйланылган иде, ләкин бу исем тапталган төсле тоелды, ә “Чүмеч йолдыз” халыкчанрак яңгырый. Җитмәсә, хит-парадның җиңүчеләре дә халык тавышы белән, ягъни шалтыратулар, смс-хәбәрләр белән билгеләнә. Шулай ук җырның сыйфаты, башкаручының тавышы да исәпкә алына.
Җор күңелле, моңлы башкаручыларны чүмечләп җыя-җыя Азат Фазлыйәхмәтов аларны йолдыздай балкытып, иҗатларына яңа сулыш, киң офыклар ача. “Юлдаш”ның популяр алып баручысы хәзер үзе дә мактауга лаек кешеләрнең берсенә әверелде.

Сәрия Рамазанова әңгәмәләште. "Кызыл таң"


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013