Бүген Әдипләр: Илдус Фазлетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илдус Фазлетдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Бүген “Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен телевизор» акциясендә төп бүләк откан Башкортстан егете Илдус Фазлетдиновка телевизор тапшырылды. Башкортстанда гомер иткән Илдус Фазлетдиновка бүләкне “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова тапшырды.
“Татар басмаларын, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә яратып укуы безне шатландыра, ди Әлфия Әдиятуллина.- “Татмедиа” оештырган проектларда башка республика вәкилләре дә катнашканына сөенәбез. Газета-журнал укыган өчен бүләк оту үзе бер күңелле мизгел ул. Дөресен генә әйткәндә, “Татмедиа” телевизорының Башкорстанга китүе безнең өчен сюрприз булды. Лотерея уенында Иҗаудан да катнашучылар бар иде. Безнең басмаларны алдагы елларда да укып барырсыз, дип ышанабыз”.
Илдус Фазлетдинов Башкортстанда нәшер ителә торган, “Тулпар” Башкортстан яшьләре журналының баш мөхәррир урынбасары. Шулай ук, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты.
“Татарстанда нәшер ителә торган татар басмаларын кечкенәдән укып барам, - ди Илдус Фазлетдинов. – Мин дүртенче буын филологлар гаиләсе нәселеннән. Әтием-әнием дә гомер буе укытучы булып эшләделәр. Үзем дә Башкортстан университетында укытам. Кандидатлык диссертациямне дә Казанда якладым, шуңа күрә дә Казан миңа якын, улым биредә укый. Хәзерге вакытта “Татмедиа” карамагында нәшер ителүче “Безнең мирас”, “Казан утлары”, “Идел” журналларын даими яздырып укып барам. Сезнең басмаларның бизәлеше көчле, матур, үзенчәлекле. “Татмедиа” оештырган бәйгеләрдә даими катнашып килсәм дә, моңарчы бәхетнең елмайганы булмаган иде әле. Телевизор откансыз, дип укучыларым хәбәр салгач та, ышанмадым. Менә инде кулыма телевизорны тоттыргач, шатландым. Безнең Уфада да әбунәчеләргә кызыксындыру чаралары оештыралар. Шәхсән үзебезнең журнал да берничә басма белән берләшеп мондый бүләкләр уйнату уздырдык. Башкортстанда да, Татарстанда хәзер бер үк проблема, газета, журнал укучыларын саклап калу, яңаларын булдыру”.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013