Бүген Әдипләр: Лилия Фәттахова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лилия Фәттахова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Камил Фазлый
Вазыйх Фатыйхов
Мәфрүзә Фатихова
Фәридә Фәез-Нур
Рәшит Фәйзрахман
Равил Фәйзуллин
Мәрзия Фәйзуллина
Альфред Фәсхетдинов
Инзир Фәсхетдинов
Лилия Фәттахова
Ләйсән Фәтхетдинова
Гөлфинә Фәтхуллина
Резеда Фәрхетдинова
Фарис ФӘСХИ
Демьян Фәтхи
Рабит Фәтхи
Шамун Фидаи
Лилия Фәттахова
Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова 1972 елның 22 октябрендә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-фило-логия факультетын тәмамлагач, 2008 елга кадәр Яңа Чишмә гимназиясендә балалар укыта.
Хәзер Яңа Чишмә районының методик-мәгълүмат үзәгендә методист.
Чагыштыру

«Тормыш — юрган», - диде дустым, 
Хак икән лә.
Үзгә икән һәрберенең төсе, буе... 
Үзгә икән хыялларның үлчәмнәре, 
Кемнеңдер - ак, кемнең кара була уе. 
Уңган җаннар юрганнарын үзе сыра, 
Хыял белән үлчи - аннан гамәл кыла. 
Әзеренә дә канәгать ялкау җаннар 
Бакырга да «көмешем» дип бәя куя. 
«Узмыш юк, - ди, - язмышлардан. 
Шулай язган ».
Уй-хыяллар онытыла, күзләр сүнә... 
Тормыш — юрган: кемдер әнә үзе сыра -
Җылылыгы мең кешегә җитәр канә.

Күзлек

Кояшка күзем тимәсен! -
Шуңа гына
Киям хәзер күзлегемнең карасын. 
Ә дөньяның яктылыгын, 
Кешеләрнең яхшылыгын, 
Дусларымның төрлелеген, 
Мәхәббәтнең серлелеген, 
Җәйге җилнең наянлыгын, 
Кызчыгымның шаянлыгын, 
Күршеләрнең уңганлыгын, 
Һәр көн үзгә булганлыгын 
Күрер өчен,
Салып куям күзлегемнең карасын
 Якыная күңелләрнең арасы...

Бәя

Нигә шулай
Үз-үзеңне күралмыйсың?
Һәрбер сүзең
Камчы сыман үз-үзеңә.
Йөрәгеңнең садәлеген кем аңласын? -
Кара төсләр күренгәчтен гел күзеңә.
Иш ишенә якынлаша -
Канун камил.
Сөю гөле назлы кулда
Чәчәк ата.
Кара битлек кигәнсең дә
Ут чәчәсең...
Аяк асты тулы
Корган ботак-сатак...
«Сөю юк ул!» — дисең инде.
Күрмәгәчтен...
Сөю бит ул караңгыга якынлашмый.
Чистарт элек күңелеңнең түр бакчасын -
Сандугачың табар шунда
Куначасын...

Рәхмәтем
Син бит минем күңел урманының 
Борма-борма юлларыннан килдең. 
Чытырманлык эчләренә үтеп — 
Чәбәләнгән чакта кулың бирдең.
Син бит гади болын чәчкәсенең 
Серле матурлыгын күрә белдең. 
Чык тамчысы үпкән күзләреңә 
Бәхет тамчылары элә белдең.
Син бит минем Хыялымны күрдең. 
Сөюеңне кушып канат үрдең... 
Мин күкләрне кочам инде хәзер -
Күзләреңдә Бәхетемне күрдем!.. 
Рәхмәт Сиңа!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013