Бүген Әдипләр: Нурихан Фәттах
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурихан Фәттах

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдус Фазлетдинов
Ринат Фазлыйәхмәтов
Габделгалләм Фәезханов
Хөсәен Фәезханов
Айрат Фәйзрахманов
Нурихан Фәттах
Нурихан Фәттах
(1928-2004)
Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип аталган кечкенә бер татар авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган 1946 елда беренче номерлы Яңавыл татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, В. Ульянов» Ленин исемендәге дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлап чыккач, 1951 елдан 1952 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952—1953 елларда Чистай шәһәрендә «Сталин байрагы» исемле өлкә газетасы ре, дакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан, яңадан Казанга кайтып, бөтенләе белән профессиональ язучылык эшенә күчә.
Нурихан Фәттах, әдәби иҗат эше белән балачактан кызыксынып, мәктәптә укыганда ук шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Студент елларында ул фольклор экспедицияләрендә катнаша, халык иҗаты әсәрләрен җыя, бик мавыгып халыкның сөйләм үзенчәлекләрен, аның йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм борынгы тарихи риваятьләрен өйрәнә. 1944 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында аның беренче шигырьләре, ә 1948 елда «Безнең хикәяләр» исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре дөнья күрә. Ниһаять, 1955 елда ул үзенең «Сезнеңчә ничек?» исемле беренче романын тәмамлый. Студентлар тормышыннан алып язылган һәм илленче еллар яшьләренең уй-хисләрен, уку һәм хезмәт, мәхәббәт, әхлак мәсьәләләренә карашларын үзенчәлекле итеп чагылдырган бу роман 1956 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга һәм укучылар, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып каршы алына.
Илленче елларның урталарында, Казакъстан далаларында чирәм җирләрне үзләштерү башлангач, Нурихан Фәттах ике ел рәттән берничә ай буе Павлодар өлкәсендәге «Казан» совхозында эшли, Татарстаннан килгән чирәм күтәрүчеләрнең тормыш һәм хезмәтләрен өйрәнә, бер үк вакытта җирле халык— казакъларның тормыш-көнкүреше белән якыннан таныша. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 1962 елда язучының «Бала күңеле далада» исемле зур романы языла. Чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәте белән бәйле рәвештә заманның тормыш һәм әхлак проблемаларын реалистик рухта тасвирлаган бу әсәре һәм аннан соң берничә ел узгач медицина хезмәткәрләре тормышыннан алып иҗат ителгән «Мөдир Саҗидә» повесте белән Нурихан Фәттах үзен татар прозасына үзенчәлекле шигъри бер төс, аһәң алып килгән каләм остасы итеп таныта. Алтмышынчы еллардан башлап язучы үзенең төп игътибарын татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм хәлендәге тарихи жанрга юнәлтә. Ул бөтен энергиясен-дәртен җигеп, татар халкының ерак үткәнен өйрәнергә керешә, археологик экспедицияләргә кушылып, борынгы Болгар хәрабәләрен казуда актив катнаша, сәяхәтләр ясый, гомум төрки һәм татар халкы тарихына кагылышлы фәнни китапларны өйрәнә. Әдипнең «Ител суы ака торур» (1970), «Сызгыра торган уклар» (беренче китап, 1977) романнары, «Кол Гали» (1973) трагедиясе, «Ерак гасырлар авазы» (1976) исемле фәнни хезмәте — әнә шул күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсе. Бу әдәби-тарихи әсәрләрендә автор ерак бабаларыбызның ыруг-кабилә булып яшәү һәм дәүләт булып оешып килү чорларындагы тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, әһәмиятле тарихи вакыйгаларны әдәби чаралар ярдәмендә калку итеп, мавыктыргыч итеп сурәтли һәм уңай геройлары үрнәгендә хәзерге укучыны үз туган җирен, Ү3 туган халкын яратырга, аның тарихын онытмаска өйрәтә.
Нурихан Фәттах балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә Д3 актив эшли. Балалар өчен ул «Тегермәндә», «Өч туган», «Ирек, Алмас Һәм Җәлил», «Безнең бабай» исемле хикәя җыентыклары чыгарды, «Энҗеле үрдәк» исемле пьеса-әкият язды. Соңгысы 1973—1975 елларда Казан театры сәхнәсендә куелып, нәни тамашачыларның мәхәббәтен казанды.
Әдип татар теленә рус язучылары Б. Житковның хикәя җыентыкларын («Гармонь», 1950; «Кыска хикәяләр», 1955), И. Василенконың «Звезда» («Йолдыз», 1950) повестен, француз классик язучылары В. Гюгоның «Отверженные» («Хокуксызлар», 1954) романын, О. Бальзакның «Отец Горио» романы белән сайланма хикәяләрен («Хикәяләр», 1969), И. Гончаровның «Об-ломов»ын (1960) һәм А. Серафимовичның «Хикәяләр» китабын (1955) тәрҗемә итте. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Н. Фәттахка 1978 елда РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Н. Фәттах—1965 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сезнеңчә ничек?: Роман. [Авторның биогр. белешмәсе белән].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—337 б., портр. 10000.
Тегермәндә: Хикәяләр.—Казан: Таткнигоиздат, 1957.—40 б. 8000.
Берничә хикәя.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—162 б. 7000.
Өч туган: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1961.—19 б., ил. 8000.
Бала күңеле далада: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—462 б., ил. 30000.
Шул ук.—2-басма. [М. Мәһдиев кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1978.—464 б., портр. 15000. Рец.: Миңнуллин Ф. Хезмәт матурлыгын яклап.— Соц. Татарстан, 1965, 13 июнь; Рябков Г. Дала кешеләре.— Татарстан яшьләре 1965, 10 апр.
Ирек, Алмас һәм Җәлил: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1966—12 б, ил. 26 000.
Яшь чакларда: [Хикәяләр].—Казан: Таткитнәшр., 1967.—188 б., ил. 15000.
Мөдир Саҗидә: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—243 б. 15000. Рец.: Макаев Ф.—Казан утлары, 1968, № 9, 151—152 б.
Ител суы ака торур: Тарихи роман.—Казан: Таткитңәшр., 1972.— 424 б. 15000.
Шул ук.—Төз. 2-басма.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—399 б. 30000. Рец.: Фәттах Н. Тарих битләрен актарганда.—Казан утлары, 1972, № 6, 175—178 б.; Урманчеев Ф. Борынгы фольклор һәм бүгенге әдәбият.— Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. 8-җыентык. Казан, 1978, 81—96 б. (Казан дәүләт пед. ин-ты); Хәйри X. Тарихи-революцион роман.—Кит.: Хәйри X. Язучы һәм тормыш. Казан, 1979, 180—197 б.; Шаяхметов Ш. Уңышлы әсәр.—Казан утлары, 1971, № 6, 188 б.; Хатипов Ф. Тарихыбызның поэтик сәхифәсе.—Казан утлары 1974, № 1, 173—176 б.
Безнең бабай: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—48 б. 10000.
Сызгыра торган уклар.: Кит. 1. Тарихи роман.—Казан: Таткитнәшр.
А как по-вашему?: Роман /Пер. с татар. В. Шкаева.—М.- Молодая гвар-дия, 1961.—327 с. 65000.
Наш младший брат: Рассказы /Пер. Р. Зайнуллина.—М.: Детгиз, 1963.— 63 с., ил. 65000. Итиль-река течет: Ист. роман /Пер. М. Зарипова.— Казань: Таткнигоиздат, 1978.—368 с. 100000. Рец.: Солнцев Р. Будет вечно Волга течь...—Лит. Россия, 1978, 27 окт., с. 20; Иванов Д.—Лит. обозрение, 1980, № 1, с. 82—83; Хатипов Ф. Страницы прошлого. — Дружба народов, 1980, № 3, с. 262—263.

Аның турында

Фәттах Н. Яшь язучы белән әңгәмә.—Кит.: Идел. Чыг. 9, Яшьләрнең әдәби альманахы. Казан, 1978, 53—67 б. Сверигин Р. Хәзерге татар совет прозасының кайбер әдәби-стиль Үзенчәлекләре турында.—Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. 6-җыентык Казан, 1974, 51—78 б. (Казан дәүләт пед. ин-ты).

©Совет Татарстаны язучылары 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013