Бүген Әдипләр: Әлфирә Фәтхетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әлфирә Фәтхетдинова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Люция Фаршатова Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Айрат Фәйзрахманов Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Альфред Фәсхетдинов- Инзир Фәсхетдинов Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Лилия Фәттахова Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Лилия Фәрхетдинова- Резеда Фәрхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фарис ФӘСХИ Фаил Фәтхетдинов Әхтәм Фәтхи- Рәдиф Фәтхуллин Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Сүз Әлфирә Фәтхетдинова турында бара, Ул озын булмаган гомерен яшьләргә аң-белем, тәрбия бирүгә багышлый. Кызганыч, 2000 елда аның йөрәге тибүдән туктый. Әмма аның шигърияте үлемсез. Кәсебе дәвамы булып, хәзер иҗат җимешләре яш буынны тәрбияләвен дәвам итә. 25 гимназия Зәбир Гыймаев тормышында җуелмас эз калдыра. Биредә ул тормыш иптәше – Әлфирә Фәтхетдинова белән балаларга белем-тәрбия бирә, иҗат дөньясында кайный. Тик болар хәзер барысы да якты хәтирәләр булып күңел түрендә генә саклана. Укытучы, шагыйрә Әлфирә Фәтхетдинованың җаны күбәләк булып кына кайта.
Әлфирә Фәтхединованың шигырьләре укучылар күңелендә һаман да яши. Мәктәп күләмендә оештырылган һәр чарада шагыйрәнең иҗат җимешләре яңгырамый калмый.Моны укучылар гына түгел, һөнәри каләм әһелләре дә таный. 70 нче елларда әдәбият мәйданына аяк баскан Әлфирә Фәтхетдинованың шигырләре башкалардан аерылып тора.Әлфирә Фәтхетдинова – мәңгелек укытучы. Хәзер яшь буынны аның иҗат җимешләре тәрбияли.

(Түбән Кама радиосы сайтыннан.)
КАЯ АШЫГАБЫЗ?

Тукталышта басып торам... 
Автобуслар уза-китә. 
Шундый тойгы, гүя миннән 
Олы тормыш читләп үтә.

Кая ашыга икән халык, 
Берсен-берсе этә-төртә? 
Белеп булса икән лә ул, 
Алда нинди язмыш көтә.

Кемдер тарта кулларымнан: 
"Утыр инде, каласың бит. 
Юлың ерак, йөгең авыр, 
Җәяү барсаң, таласың бит". 
Ә мин һаман тукталышта 
Исем китеп басып торам.
Яшьлегемнән китмәс өчен 
Әйтерсең лә, качып торам.
"Аргамак" журналы, 1992, № 7-8.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013