Бүген Әдипләр: Флүзә Фәррахова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Флүзә Фәррахова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдар Фазлетдинов
Ләйлә Фазлыева
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Азат Фазлыйәхмәтов
Люция Фаршатова
Илфат Фәйзрахманов
Чулпан Фәттах
Фәнис Фәтхи
Гөлчәчәк Фәтхулова
Галия Фәрхетдинова
Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА
Флүзә Фәррахова
Флүзә Фәррахова

Фәррахова Флүзә Шәйхетдин кызы "Шәһри Чаллы" гәҗите мөхәррире, 1952 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында туа. 1973 елда Казан дәүләт педагогика университетында физика укытучысы һөнәре ала. 1973-1976 - Лаеш урта мәктәбендә укыта. 1983 - Чаллыдагы 12нче балар бакчасында тәрбияче. 1990 - 24нче мәктәптә туган якны өйрәнү укытучысы. 1991-2001 - "Шәһри Чаллы" гәҗитендә корреспондент, хатлар бүлеге мөхәррире. 2001-2008 - "Шәһри Чаллы" гәҗитенең баш мөхәррире. 2008 - "ТАТМЕДИА" филиалы "Шәһри Чаллы" гәҗитенең директоры.
Аны “Шәһри Чаллы”ның иң карт бүресе дисәң дә ялгыш булмас. Яшь ягыннан түгел (бездә аннан өлкәнрәкләр байтак), биредәге эш стажы буенча. Газетаны бишектәге беренче көненнән белгән кеше ул. Максатына ирешүчән, көчле ихтыярлы булмаган кеше йөрәге җитеп бөтен бер коллективны җитәкләргә, аның бору-мәшәкатьләрен үз иңнәренә күтәрергә риза була алыр иде микән? Сүз “Шәһри Чаллы”ның баш мөхәррире Флүзә Шәйхетдин кызы Фәррахова турында. Җитәкче буларак мәсьәләләрне аек акыл белән хәл итү, салкын канлылык та хас аңа. Дөрес, каны кайнаштырып алган чаклары да бар. Андый чакта койрыгыңны кысып, читтәрәк йөрүең хәерле. Шулай итәбез дә. Тиз сүрелә үзе. Ачу саклап, каш астыннан сөзеп карап йөрми. Менә генә ачулана да, менә генә сүрелә, берни булмаган диярсең. Аздан да хәтере кала торган кайберәүләрнең кайчагында үпкәләре дә басыла алмый кала.
Ул безнең, без аның холык-фигылен бик яхшы белү сәбәпле коллективта зил-зиләләр артык еш булмый. Чыбыркылап кумый да, тезгенне дә бик бушатмый коллективның уртак йөген барыбызга да тигезләп тарттыра белә ул. Моны җитәкченең оештыру осталыгы дип тә, тәртә арасына күнеккән эш атларына ышанычы дип тә аңларга була, диләр аның турында хезмәттәшләре.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013