Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фәрит Нәгыйм
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фәрит Нәгыйм

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Майруза Насыйрова Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Фәрит Нәгыйм Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух
Фәрит Нәгыйм

Талантлы кешенең тормышы чуалчык була. Бу – иҗат өлкәсендә язылмаган канун бугай. Яшь чагында ук үткен каләмле шагыйрь, язучылар язмышы аеруча сикәлтәле. Аларның кайберләре кинәт кенә юкка чыга, кайсылары эчүгә сабыша, кемдер сукбайга әйләнә, кайсыдыр, үзенә кул салып, якты дөнья белән хушлаша.

Күптән түгел Казанда булып киткән “Дружба народов” журналының баш мө­хәррир урынбасары Фәрит Нә­гыйм әнә шундый ачы язмышка дучар булган талантларны барлап, документаль фильм тө­шергән. Фильмны яшь аралаш карадык. Фәрит Нәгыйм – Мәскәүдә яшәүче талантлы язучы. Аны кайбер татар язучылары безнеке дип кабул итмәсә дә, ул үзе турында һәрвакыт: “Мин – татар”, – дип әйтә килде.

– Фәрит әфәнде, “Дружба народов” журналының чи­раттагы сессиясен Казанда уз­дыруның ниндидер җит­ди сәбәпләре бардыр, мө­гаен. Әллә сезнең татар егете булуыгыз да тәэсир ясадымы? Бирегә килергә сез кодаламагансыздыр бит...

– Юк, әлбәттә. Казанны сайлап алуыбызның сәбәбе шул: Татарстан – бик күп милләт халкын берләштерә, дини дуслыкның асыл үрнәге булып тора. Казан – үзенең милли йөзен саклаучы шәһәр. Монда һәрдаим җырлап торучы татар сөйләмен ишетеп торасың, мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырый. Биредәге җирле халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен, бүгенге болгавыр дөньяда югалып калмыйча, үз урынын саклап кала белә. Әнә шуңа күрә дә без чара уздыру өчен Казанны сайларга булдык. “Дружба народов” журналы милли телләрне киң катлауга җә­елдерү өчен зур роль уйный. Шулай ук үз телендә иҗат итү­че яшь әдипләрне эзләү максаты белән дә бирегә килдек.

– Сезне күп әсәрләрегез аша беләбез. Чыгышыгыз бе­лән Оренбург татары дип ишеткән бар иде...

– Безнең нәселнең чыбык очы Татарстанга барып тоташа. Ачлык елларында әбием белән бабам, исән калыр өчен, Казахстан чигендәге Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк районына кадәр барып җит­кән. Мин шунда туганмын. Без яшә­гән авылда татарлар, казахлар, немецлар, фарсылар яши иде. Шунысы кызык: фарсыларның барысы да диярлек хатынлыкка татар кызларын алган. Әти белән әни бүген дә шунда яши. Советлар Союзы вакытында без те­ле­бездән аерылдык. Аз-маз гаиләдә генә сөйләшә идек. Менә бүген яңадан үз асылыбызга кайта башладык. Мин Казанга килгәнемә шатланып бетә алмыйм. Әнигә шалтыратып: “Мин мәчетләргә йөрим, сезнең өчен дога кылам”, – ди­гәч, ул бик шатланды. Әйтерсең, ачлыктан җиде юл чатына чыгып киткән әби-ба­бамнарның рухы яңарды. Бирегә килүем белән аларның туган нигезенә кайта алмый калган теләклә­рен үтәдем кебек.

– Бездә урыс телендә язган татар фамилияле язучыны үз итеп бетермәү га­лә­мәте бар азрак. Мәскәүдә яшәү һәм иҗат итү дәве­рендә сизеп өлгергәнсез­дер, мөгаен. Сез үзе­гез турында, мин татар язучысы түгел, дип әйтә алыр идегезме?

– Мин кайберәүләрнең ка­нәгатьсезлек белдерүен аң­лыйм. Алар: “Ничек инде татар язучысы урысча язарга тиеш?” – дип гаҗәпләнә. Әгәр язучы да үз теле өчен кө­рәшмәсә, аны кем саклар? Мин милләтнең үзәге, аның “төше” яшә­гәненә шатланам. Әмма шул “төш”тән аерылган кешеләр бар. Ләкин аңа карап кына алар татар булудан туктамый. Алар да татар милләте өчен хезмәт итә. Америкада пьесамны куйганда, мин американлыларга: “Мин – Россия­дән, әмма урыс түгел, мин – татар”, – дип аң­латырга тырыштым, кат-кат кабатладым. Танылган татар биючесе Рудольф Нуриев турында сөйләдем. Дөнья­да сибелгән татарларны алай гына сызып ташлап булмый торгандыр. Алар кайда гына яшәсә һәм иҗат итсә дә, татар милләтенең милли һәм сәнгати катлавын тәшкил итү­че зыялылар булып тора. Әгәр язмыш җилләре сине шундый тарафларга алып киткән икән, монда әдәбият һәм сәнгать әһелләрен гаеп­ләргә ашыкмыйк. Үз ана те­леңне белергә кирәк, монысы – хак.

– Тәрҗемәчеләр юк дип зарланабыз. Сезнең иҗади эзләнү юлыгыз да шуның бе­лән бәйләнгән. Татар әдә­бия­тында тәрҗемә бик нык аксый. БДБ илләрендә вәзгыять ничегрәк?

– Чираттагы сессияне оештыруның максаты – шул инде. Халыкара гуманитар хезмәттәшлек фонды ярдәме белән Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Балтыйк буе илләренә барып, яшь талантларны барлый башлаячакбыз. Сездә ге­нә тү­гел, ул илләрдә дә тәрҗемә эше югалу алдында. Советлар Союзыннан калган атаклы тәрҗемә­челәр мәктә­бе югала бара, тәрҗемәчеләрнең күбе­се бу дөньядан китеп барды. Яшь тәрҗемә­челәрне үстерергә кирәк. Безнең иң беренче максат – талантларны барлау.

– Казанга килгән әзәрбәйҗан, кыргыз, әрмән, эстон язу­чыларының барысы да татарлардан Равил Бохараевны искә алды. Биредә яшәүчеләр ник үз казанында гына кайнап ята? Ник дөньяга чыкмый, ник әсәрләр тәрҗемә ителми?

– “Дружба народов” журналында Идел буе төбәгендә яшәүче язучыларга багышланган махсус сан чыкты. Апрель аендагы номерда Разил Вә­лиев, Лилия Газизова ши­гырь­ләре басылачак. Яшь ша­гыйрьләр дә урын алыр дигән өмет бар. Дөрес, Татарстан язучы­ларының әсәрләрен иркенләп биреп булмый. Чөнки ул Россия составына керә. Ә журнал, асылда, БДБ иллә­рендә иҗат иткән әдипләрнең хезмә­тен үз эченә ала. Бу илләрнең һәрберсендә БДБ фонд­лары бар. Алар безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузып тора.

– Мәскәүдә татарлар бе­лән аралашып яшисезме?

– Мин татар сөйләмен бик тә яратам. Күптән түгел Варшавада татар кешеләре белән аралашып кайттым. Бу як та­тарларының сөйләме бөтенләй аерыла. Ә татарлар белән аралашып яшим. Мәскәүдә­геләре, Казандагылары, чит илләрдәгеләре белән дә.


АЛСУ ХӘСӘНОВА
"Ватаным Татарстан", 31.03.2012 №58




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013