Бүген Әдипләр: Фәнзил Галиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәнзил Галиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнзил Идрис улы Галиев - Мамадыш районы, Шәдче авылы мәктәбе укучысы. 1994 елның 28 маенда туган.

МӘХӘББӘТ ХАТИРӘСЕ

хикәя
Бүген минем күңелдә уйлар әйләнде, буталды, тугланды. Чөнки мин бүген бер кызны очраттым. Сөйләргә микән, сөйләмәскә микән бу хисләрне Илһамга?! Юк,әгәр ул дөрес аңпамаса? Әй,аңламастыр инде, әнә бит футбол карарга утырды. Ярар, соңыннан сөйләрмен. Юк,сөйлим дип бер башлагач,сөйлим инде. Әллә сөйләмимме? Футбол карарга утырган кеше мәхәббәт турында ни аңласын ди инде. Ярар, футболы беткәч сөйләрмен. Ә хәзер ятып торыйм әле. Аһ, йоклап та киткәнмен бит,әтием әйтмешли,черем итеп. Ярар, тартып-сузып күпме йөреп була, сөйлим дә ташлыйм хәзер! Әнә, футбол да беткән. Ярар,бер тирән итеп сулыш алам да... Аңпамаса аңламас инде,ярамаган тагын,сөйлим инде.
—Һәй,Илһам,дустым,тыңла әле!—дидем мин аңа Һәм сөйли дә башладым.— Бүгенге көн сихри көчкә бай иде. Мин бер чибәр кызны күрдем, һәм... Һәм...— Ярар,монысын әйткәч,кире чигенеп булмый инде,сөйләргә туры килер.—Аны күрүгә йөрәгем түрендә бер кыл чиртеп алды. Бу хәл мине телсез калдырды. Мин кузгалмыйча,тын да алмыйча аңа карап тордым. Чөнки ул минем күземә туп-туры карап, ниндидер сихри көч белән сихерләп куйды. Янымнан тиз-тиз генә атлап үтсә дә, бу мизгел миңа бер сәгатьлек кебек тоелды. Чөнки ул бик салмак кына атлап, чәчен төрле якка сибеп, миңа карап елмаеп, күз кысып китте, һәм минем күңелемдә ул чибәр кыз нәкъ минем өчен генә туган, мине бу матур кояшлы көнне сихерләр өчен дигән хисләрдә яндым. Әй,дустым,әллә мин гашыйк булганмын инде дигән уй мине ничектер үзенә тарта. Әйе, мин гашыйк булганмын,дустым. Ләкин ул чибәр кызның исемен генә дә белмим шул мин.
Һәй,Илһам,тыңлыйсыңдыр бит мине? Мәйтәм,миңа аның белән танышырга кирәк. Белмисендер бит ул чибәр кызны?
—Бәлки, беләмдер дә,—диде Илһам,миңа йокымсыраган йөзен борып.—Ә син аны сүрәтләп күрсәт,күзе нинди төстә дә, чәче, йөзе нинди формада?
—Соң каян белим инде мин аның күзе нинди төстә икәнен? Күзенә карау белән электрга тоташкан кебек булдым бит. Чәче чем кара,йөзе түгәрәк,алма кебек кызарып пешкән,ә иреннәре... яңа пешкән чия төсендә.
—һәй,синең Һаман шул романтика булыр инде. Син аермачык,төп-төгәл итеп әйт. Милициягә күрсәтмә биргән кебек,—диде Илһам. Мин аның шаяртканын, минем алда кыланганын сизгән идем инде.
—Ярар, белмисеңдер,—дидем дә интернаттан чыгып киттем. Урамда жәйге айлы кич иде,йолдызлар да ничектер бик якты җемелди. Шундый төндә йолдызларга карап шул чибәр кыз белән бергә серләшеп утырасы килә бит минем. Ә Илһамга Һаман шаяртырга гына булсын. Юк инде, бу кызны аңа бирмәм, болай да бу тирәдәге бөтен кыз аның учында бии... Тәк, Чулпанга шалтыратырга кирәк, ул белми калмас. Бу йөгерек күзле кызый мәктәпнең штаттан тыш директоры кебек бит безнең. Хәзер, сорыйбыз. «Алло, Чулпан, сәлам. Син яңа килгән берәр кыз күрмәдеңме,ну,белмисеңме? Килмәдеме яңа кыз,дим. Килде,дисеңме,ә кем исемле соң ул? Нәрсәгә дип,кирәк инде,кирәк. Ну, танышырга иде үзе белән. Әйт инде, исеме ничек? Ә, Гүзәл дисеңмени. Гүзәл! Гүзәлем минем! Ә, юк, мин болай гына, уйланып киткәнмен. Кара әле, Чулпан, син безне таныштыра алмыйсыңмы? Син булдырасың бит инде андый эшләрне. Кайчан?
Иртәгә,ярар,килештек. Сәгать җидедә дисеңме,ярар. Паркта очрашырбыз. Ярар,сау бул.» Уау, шәп булды әле бу! Мин иртәгә сәгать җидедә ул кыз белән танышачакмын! Гүзәл бик матур исем. Мин аның исемен белдем,ә ул минекен белмидер әле. Димәк,бергә—ноль.ИлҺам әйтмешли. Тәк,очрашуга барганда нинди кием киим микән? Кәчтүм-чалбардан барсам? Юк,кит инде,бу бит деловой очрашу түгел. Әнә,яңгыр да ява. Күлмәк-чалбар,димәк,зонтик та кирәк булырга мөмкин.
һәй,яңгыр яуганда кем паркта очраша инде. Яңгыр яумасын дип кенә телисе кала. Ярар,аңа хәтле әле укырга барасы бар. Директор әле укудан соң да алып калыр. Класс тәрәзәсен ваткан өчен. Ну бу Илһам,җилләтәм дип тәрәзәне ачып куйды да. Кызлар әйткәч, мин барып ябарга дип тотынган гына идем, тәрәзә аска төште дә китте бит, рамы черегән булгандыр инде. Ә Илһам, куркак малай, шул арада чыгып та сызган. ... Ух, укырга барырга да вакыт җиткән. Илһам инде мәктәпкә киткән. Уятмаган да бит. Беләм мин аны,кызлардан өй эшләре күчерергә чаба ул... Бүген укулар бик озак барган төсле тоелды. Хәзер кайтырга да, сәгатъ җиде тулганны көтәргә генә кала. Их, Гүзәлем, багалмам, тиздән очрашабыз,көт кенә,гүзәлем,көт кенә... Тик аңа нәрсә дип әйтергә икәнен уйлап бетермәдем бит әле. Каушап калмасам ярый инде. Каушамам, каушый торган егетләрдән түгелмен.
...Ярар,кузгалыйм. Егетләр алданрак та барырга тиеш бит әле. Юлда чәчәк тә аласы булыр. Килеп җиттем, хәзер менә тынычлап көтсәм дә буладыр. Тик кайда соң ул тынычлык? Элек кайда икәнен дә белмәгән йөрәк «дөп» тә «дөп» күкрәккә тибә...
Әнә ул,әнә минем чибәр кызым,Гүзәлем! Миңа таба атлый. Менә ул минем янга килеп тә җитте һәм... үтеп тә китте! Ул мине танымады,ахрысы. Менә ул эскәмиягә килеп утырды. Янына барып утырсам,ни булыр икән? Ярар,утырдым. Ах,ул бик чибәр. Бу Гүзәл хәтта теге көнне очраткан Гүзәлдән дә гүзәлрәк... Хәзер нәрсә дип танышырга инде? Ай, кулындагы мороженые җиргә төшеп китте. Мин аны иелеп алдым да,пөхтәләп сөрттем дә,чүп савытына ыргыттым. Ә Гүзәл миңа сәер генә карап куйды да, акрын гына «Рәхмәт» диде. Их, ничек танышып китәргә инде? «Бүген хәтта парк та бик матур күренә» дип сокланганны кычкырып әйткәнмен бит: Гүзәл «Әйе» дип әйтеп куйды. Тагын нәрсә дияргә микән? Уйлап-уйлап утырдым да.юри генә моңлы итеп сузып җырлап җибәрдем. Җырлап бетергәч, Гүзәл миңа карап «Бик матур җырлыйсың икән. Бу минем иң яраткан җырым»—диде. Мин, танышырга мөмкинлек туды дип уйлап, «Ә синең исемең ничек» дип сорап куйдым. Ул «Гүзәл» диде. Аннары,бераз торгач, «Нигә?» дип сорады. —Юк, болай гына. Ә минем исемем Дәүләт була. Көлмә, зинһар, миңа бу исемне бабам кушкан. Әле русча әйтсәң, бигрәк кызык: Давлат була, дидем. Гүзәл рәхәтләнеп көлеп куйды да:
—Юк,мин синең исемеңнән көлмәдем, шаяртуыңнан көлдем,—диде.
Мин шулчак тәмам кыздым.
—Мин исемеңнең Гүзәл икәнен белә идем инде,—дидем.—Чөнки мин беренче күрүдә үк сиңа гашыйк булдым.—Гүзәлгә берни дә әйттермичә мин Һаман сүз арты сүз өстәп тордым:—«Хәтерлисеңме? Мин ашхәнә янында басып тора идем. Һәм шунда сине очраттым. Бик озак сокланып карап тордым мин сиңа. Чөнки син шундый чибәрсең. Ә син ничектер мине күрмичә,тиз-тиз атлап ашханәгә кереп киттең. Гүзәл, мин сине яратам, һәм бу чәчкәләр дә сиңа иде, гүзәлем!
Гүзәл бераз кызарды да:
—Мин дә сине шунда ук ошаттым бит,—диде. Мин онытылып китеп сүзсез калдым. Менә, ичмасам, мәхәббәт! Ул бер мизгелдә безне кавыштырган,бер җепкә бәйләп куйган!
—Кызык, мин синең белән таныша алмыйча газапланып беттем. Төшеп киткән мороженыеңны да каушап чүп савытына аттым.
—Мин дә аны оялудан төшереп җибәрдем бит...
Гүзәл белән без ярты ел очрашып йөрдек. Тик Гүзәл бер көнне миңа елап килеп керде. Һәм үзләренең күчеп китәчәкләрен әйтте.
—Ник, Гүзәл,ник? Безгә аерылырга туры киләчәкмени?—дидем мин сыкрап. Аннары: Мин дә синең белән күченеп китәм!—дип кырт кистем.
Гүзәл тагын да ныграк елый башлады Һәм:
—Америкагамы?—дип куйды.
Мине бу сүз шок хәлендә калдырды.
Ул вакыттан соң күп көннәр, айлар үтте. Бу вакыт аралыгында бер генә тапкыр да очрашмадык. Ичмасам, телефоннан да сөйләшә алмадык, номеры үзгәргәндер инде. Мин бик сагынсам да түздем. Ә менә минем гүзәлем ничекләр итеп түзгәндер?
Әйе,бу мәхәббәт дигәнең бер мизгелдә кавыштыра да,аера да икән ул.
Мин бу хәлләрне беркемгә дә сөйләмәдем. Һәм сөйләмәм дә, ахрысы.

"Казан утлары" № 10, 2011.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013