Бүген Әдипләр: Фәнзәлия Мәснәвиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәнзәлия Мәснәвиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский
Фәнзәлия Мәснәвиева

АЧЫ АЛМА

Моңа кадәр мин бала гына—бу дөньяның мең төрле мизгелләреннән, халәт-кичерешләреннән азат, ваемсыз сабый гына булганмын. Дөнья миңа үзенчә матур күренгән. Әнә җәйге кояшмын нурлары кочагында изрәп яткан тау буйлары, мең төрле чәчәк-үләннәре белән күзне камаштыра торган җиләкле урман болыннары—барысы да колачын җәеп үзенә чакыра. Иртә-кичен тау битенең чыклы үләне ялан тәпиләрне әллә нинди затлы сабыннардан да чиста итеп йомшак кына назлап юа. Әй, ул җиләкле болыннар... Урманнан кайтканда җиләк сутыннан алсу төскә кергән нәни кулларыбыздагы баш әйләндергеч татлы исне һаман хәтерлим икән әле мин. Ә ул җиләк җыйган көннәрне кичен йокыга китүе... Күз алдында берсеннән-берсе кызыл җиләкләр җемелди, гүя үзеңне алан төпкеленә чакыралар. Без үз җиребезнең-төягебезнең гөлләре булганбыз. Бала күңеле моны аңлый да алмагандыр. Белмим. Бәлки... Тик без үз авылыбызның балалары икәнлегебезне тоя идек.
Бу җәй дә шулай балалык ваемсызлыгы белән үтеп киткән булыр идеме икән. Әллә нинди булса да башка берәр вакыйга безне сабыйлыктан башка, үзгәрәк дөньяга алып керер идеме.
Кеше күзенә әллә ни чалынып бармаган Кәрим бабайларга кунаклар кайтты. Авыл җирендә җәй көннәре килем-кунак чоры инде. Ят кешеләргә артык исебез китеп тормаса да, боларны урам башыннан күренгәч тә, карашларыбыз белән капкага кадәр озатып куйдык. Буй-буй бизәкле ефәк күлмәк кигән тулы гәүдәле хатынга игътибар да итмәдек. Анысы, билгеле, әниләре булырга тиеш. Ә менә безнең яшьләр чамасындагы кызы иртәгә үк уенга кушылачак. Кызларның өлкәне—вак чәчәкле килешле күлмәк кигәне бик тә сылу һәм гүзәл иде.
Иртәгәсен әни белән әтинең чәй янында сөйләгән сүзләре йокы аралаш кына колакка кереп калды. —Кәримнең үзбәктәге сеңелесе кайткан. Ике кызын ияртеп.—Әни тавышы. Әти гадәтенчә, тынлап кына утыра.
—Үзбәге ничек җибәргән, бер дә күренгәне юк иде бугай.—Әтидән җавап ишетелмәгәч, сүзне үзе үк төгәлләп куйды.
—Туган җир тарта, күрәсең.
Йокы аралаш тыңлангангамы, әллә инде әни үзе сүзләренә яшерен мәгънә кушты, бу хәбәр минем күңелдә әлеге кунаклар вакыйгасына карата ниндидер серлелек өстәде.
Кунак кызларның кечерәге белән без, чынлап та, икенче көнне үк дуслаштык. Рәилә сүзчән, ачык кыз булып чыкты. Аның татарча сөйләшүен тыңлау үзе үк рәхәт. Сүзләренең һәр иҗегенә басым ясап, тырышып кабатлый. Үзбәк телен дә, яхшылап тыңласаң, аңлашылып тора икән.
Шулай итеп, безнең очтагы биш-алты гына йортлык кечкенә урам берничә көн эчендә җанланып, хәтта ямьләнеп үк китте. Җәен -көзен су аръягыннан яшел үлән кыркып, елга суында коенып кайтышлый ял итеп утырган оя-оя каз-үрдәкләргә дә тынгы бетте монда быел. Бала-чага чыр-чу килеп шушында кайнашабыз. Хәер, өлкәнрәк кайберәүләр дә биредә еш күренә башлады бит әле.
Әйткәнемчә, Рәилә белән икенче көнне үк танышып алган идек. Шулай да сабый күңелебездә ниндидер серле гүзәллек иясе булып урын алган Нәфисә апа безне ныграк кызыксындыра иде. Рәиләдән шундый да матур апасы булганы өчен бераз көнләшеп тә куябыз.
—Апам быел пединститутны бетерде. Тик эшләтерләрме, юкмы. Аны бит бездә беренче кәләш дип йөртәләр.
Рәиләнең тавышында ниндидер моңсулык чагылып китте:
—Аны быел кияүгә бирәчәкләр.
Яңа дустыбызның соңгы сүзләре матур әкиятнең күңелсез дәвамы сыман ишетелде. Ни өчен «бирәчәкләр»? Нишләп әле ул әкияттәге гүзәл кызлар кебек, алтын яллы, көмеш тояклы атка атланган хан егетенә каршы колач җәеп үзе чыкмый?
Нәфисә апаны без беренче күрүдән үк якын иттек. Ул үзе дә бик гади, ягымлы булып чыкты. Гадәттәгечә, кояш түбәнәеп, офык артына тәгәри башлагач, без Гөлгайшә әбиләр турындагы өелгән бүрәнәләр өстенә менеп кунакладык—көтү каршыларга җыелдык. Бүген бераз иртәләгәнбез, әллә көтүчеләр вакыт чамасын югалткан.
—Безнең Рәилә күпме дуслар тапкан.
Ят тавыш бик тә йомшак һәм ягымлы булып ишетелде. Нәфисә апа да сүзләрне ачык итеп, матурлап әйтә икән. Вак бизәкле гади ситсадан татар кызларыныкыдай бөрмәләп тегелгән килешле күлмәге, кояшта бөтенләй диярлек янмаган ак, матур аяклары белән ул бөтенләй көньяк кешесенә охшамаган иде.
Ә алсу-ак йөзеннән нур балкытып торган коңгырт-кара күзләре, җәйге яңгыр болыты төсендәге кабарынкы толымы белән ул миңа әкияттәге гүзәл татар кызларының берсе булып тоелды. Нәфисә апаны мин таңга, аннан тагын кичке шәфәкъ нурына охшаттым. Сылулыгы, нәфислеге белән менә-менә әле дә кичке шәфәкъ балкышы кебек эреп югалыр да таңгы томан аша яңадан терелер сыман. Әллә инде үзен күргәнче үк серлелек пәрдәсенә урап телгә алгангамы, мин аны бу дөньяның гади кешесе итеп кабул итә алмадым.
Нәфисә апа барыбызның да исемнәрне сорашты, үзе кабатлап әйтә барды. Яңа укытучы дәрестә балалар белән танышамыни. Әйе, чынлап та, мондый укытучыны без бик яратыр идек.
Шул чак безнең янга мотоциклы белән агроном Илсур абый килеп туктады.
—Нихәл, кызлар, егетләр, үсеп буламы?
Кара, әллә без озак күрми торганбыз, әллә... Моңарчы акны карадан аермыйча матаенда чапкан Илсур абый ничек үзгәргән. Безнең ише балачага белән сөйләшергә, шаярырга да вакыт тапкан ласа. Тик сүзе безнең тирәдә уралса да, бәхет кошының үзен тоткан әкият батырыныкыдай бәхеттән балкыган күз карашлары Нәфисә апа тарафларында. Үзе ак, тигез тешләрен күрсәтеп елмаюдан бушамый. Юк, юк тикмәгә генә түгел бу. Мондый елмаюларның, мондый серле карашларның юкка гына булмавын аңлар яшьтә инде без дә. Бераз кырысрак, җитдирәк кеше дә соң Илсур абый. Юк, шулай тоелган гынадыр ул.
Миңа чак кына күңелсез булып китте. Хыялымдагы әкиятем өзелде ич... Нәфисә апа белән Илсур абый су буена юнәлделәр, ахры.
Авыл бер тында җанланды. Урам тутырып малкайлар көтүдән кайта башлады. Без дә һәркайсыбыз үз капкасына табан таралдык. Җәйге эш вакытында сыер-сарыкларны барлап ябу безнең бурыч иңде ул. Көннәр шулай үтә торды. Август урталары иде. Авылда уракның иң кызган мәлеңдә көннәр тоташы белән яңгырга кереп китте. Өлкәннәрнең телеңдә бер генә сүз—ашлык әрәм була. Авылның урамнары да котсызланып калгандай булды. Туктаусыз койган яңгырлардан юллар ерып чыккысыз баткакка әйләнде. Тик табигатьнең кәйсезлеге ике яшь йөрәкнең уртак хисләренә генә кагылмады. Моңа кадәр бер-берсенең барлыгын да белми яшәгән бу икәү авыл халкын сокландырып көннән-көн якынайды, дуслашты. Тик кунакларның китәренә дә күп калмаган икән. Без Рәилә аша бар яңалыкны ишетеп-белеп торабыз. Илсур абый Нәфисә апаны сорап та килгән. Тик моңа әле җылы җавап кына булмаган. Әллә ни озак вакыт та үтмәде, югыйсә. Әмма егет белән кыз мәхәббәтенең ныклыгына, чынлыгы һәм тирәнлегенә шик юк иде. Нәфисә апа да кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган шушы тирән хиснең язмышы икәнен тойгандыр.
Мәхәббәт дигәч тә... Тик тормыш үзенең ваклыклары, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән дә алдыңа килеп баса бит әле. Сыер савасы, кош-корт белән мәш киләсе, яшелчә-җимеш үстерәсе.... Шәһәрдә иркәрәк үскән кызны менә шундыйрак эшләр дә көтә. Кайнана буласы кеше авызыннан:
—Андый мәшәкатьләр өчен генә риза булмаска әйтсәләр, һич кыенсынмасыннар, курыкмасынннар да, әле көчемдә чакта үзем булышырмын, азак тагын үзләре карарлар,—дигән сүзләр дә кодагый буласы кеше тарафына ирештерелгән. Ә инде Илсур абыйның сыерны мин аны үзем дә савам, дигән сүзләрен Рәилә дустыбыз үз колаклары белән ишетеп торган.
Киленнәрнең ялкаулыгын авылда бик өнәп бетермәсәләр дә, бу юлы нидер гаепләп авыз ачкан, сүз ишеттергән кеше булмады. Ят туфракта үскән бу иркә гөлнең үз ягыбызда төпләнеп тамырланырына өмет иткәннәрдер инде. Авылым акылы булган бу. Яңа борын төрткән яшел үләндәй нәфис, ургып чыккан чишмәдәй саф хисне түбәнлектән, ваклыктан сакларга тырышкан. Олы мәхәббәт, аңардан туган бәхет чынлап та соклангыч икән ул. Өлкәннәр белән без—бала-чага да, Нәфисә апаның авылда калуын, Илсур абый белән икесенең яңа гаилә булып яшәүләрен бик тели идек.
Ә ана кеше кызының күңелендә кайнаган хисләрен йөрәге аша ничек кабул иткәндер. Туган авылында үткән балачагын, тәүге мәхәббәтен хәтерләү белән ул да Нәфисә апаның бәхетенә ризалык бирергә теләгәндер, бәлки. Тик ят җирнең гадәт-йолалары канына ныграк сеңәргә өлгергәндер шул. Рәилә белән дуслашкач та аның сөйләгән хәбәре хәтеремә килде.
—Нәфисә апаны йә Илемжанга, йә Сөләйманга бирәчәкләр. Илемжангадыр инде. Ресторан директоры ул. Аның әтисе белән минем әти күптән дуслар.
Боларга өстәп калым, йола дигән сүзләрне дә кушкан иде. Ул вакытта Рәиләнең сүзләрен чынга алмый гына тыңлаган идем. Янәсе, безнең заманда андый хәл буламыни?!.
Бүген төштән соң яңгыр яумады. Болытлар күктә агыла да агыла. Без көзгә тартылган кояшның җылы нурларын тансыклап урамга сибелдек. Мин килгәндә Рәилә безнең яраткан урыныбыз—өелгән бүрәнәләр өстенә менеп утырган иде. Һәрвакыт шаян, сүзчән, җитез кызыкай бу юлы күңелсез генә утыра.
—Иртәгә без китәбез.
Ул балаларча беркатлылык белән хәбәрен ярып салырга ашыкты.
—Нәфисә апа дамы?
Юк, дигәнне ишетергә теләп дустыма төбәләм.
—Әни бит... Резина итек өстерәп, бер очтан икенче очка йөрисең киләдер шул, дип ачулана.
Димәк, һаман килешеп бетмәгәннәр. Килешеп дигәнем Нәфисә апа мәхәббәтен калдырырга теләми, ә ана кеше гаиләсендәге кануннарны бозарга курка.
—Үзе гаепле апам. Мәмәй бит ул. Мин булсаммы?! Илемжанын да, Сөләйманын да яратмый ул. Бер кайтып китсә, бүтән җибәрмәячәкләр аны. Белеп торам.
Йомшак холыклы, бигрәк басынкы табигатьле шул Нәфисә апа. Гадәт-йолалар кысымында тәрбияләнгән кыз бала анасы белән әлеге тартышка да каян көч, кыюлык ала торгандыр әле. Мәхәббәте көчле булуы, канында ата-бабасыннан күчкән туган җир чакыруы уянуы, мөгаен, көч бирәдер.
Кичкә табан көн бөтенләй ачылды. Ә кояш баерга якынлашканда күктә ник бер болыт әсәре калсын. Күк йөзе белән бергә авыл кешесенең дә күзе ачылды, күңеле күтәрелде: Җәй уртасындагы сыман йомшак, җылы кич килде. Әле көзгә кадәр ерак ич. Бөтен офыкны алсу-кызыл төскә буяган кояшы белән тантана кылган табигать, гүя, тагын әллә ниләр вәгъдә итә кебек. Мондый чакны өйгә керәсе киләмени. Бакчадагы урам як койма буеңда үскән алмагачның болай да алсу төскә керә башлаган алмалары шәфәкъ нурында кып-кызыл булып күренәләр. Нәкъ әкиятләрдә сөйләнә торган серле кич иңде бүген. Күңелгә дә гади, көндәлек тормышта ят булган нәрсәләр хакындагы уйлар килә. Матурлык, мәхәббәт. Хатын-кыз гүзәл, табындырырлык дәрәҗәдә соклангыч та, шул ук вакытта гаҗәп көчле дә булырга тиеш. Нинди көч, каян алырга аны—монысын мин аңламыйм, ә тоя гына идем. Әнә кичке эңгер ышыгында агач яфраклары да нидер пышылдаша, ә кошлар өзелеп-өзелеп әле мин бик төшенеп тә бетмәгән илаһи дөнья хакында сайраша. Төннең серле канаты әллә кемнәрне ямьсез күзләрдән, яман телләрдән саклар булып караңгы-күгелҗем пәрдәсен тартты. Кошлар да үз теләгәнен тапты, ахры. Бераздан бөтен тирә-як тынып калды.
Акрын гына атлаган аяк тавышлары тынлыкны бозды. Яшьләр койма буендагы эскәмиягә утырдылар. Беренче сүзләреннән үк таныдым—Нәфисә апа белән Илсур абый ич. Гашыйкларны куркытырмын, дип мин урынымнан да кузгалмадым. Сөйләшер сүзләре сөйләшенеп беткән, ахры. Аңлашуы гына бик авыр булгандыр инде.
—Их Нәфисә, белсәң икән... Иртәгә көн аяз булачак бит. Тагын бер-ике көн яуса бу яңгыр ярты басу ашлык юкка чыгасы иде. Көне нинди матур булмакчы. Ә син китәбез дисең...
Илсур абыйның бу сүзләре әлеге яшәвенең бер мәгънәсе, соңгы юанычы, соңгы яме булып ишетелде миңа. Димәк, Нәфисә апа китә. Илсур абый да моның белән килешкән, күрәсең. Хәер, килешми ни хәл итсен соң. Аны иртәгә игене җыелмаган басулары көтә. Күпмегә оныттырыр икән аны эше? Җәйнең сихри кичләре белән гомер буе шушы моңсу хушлашуны хәтерләмәсме ул?
Бертөрле тынлыкка җан өрергә теләгәндәй, талгын гына исеп куйган җил өлгереп килгән алма исен таратты. Баш әйләндергеч бу хуш ис—авыл көзенең бер авазы, гүзәл бизәге.
—Илсур, карачы, нинди хуш ис. Алмасы бигрәк тәмледер аның.
Нәфисә апаның йомшак тавышы бу.
—Кыргый алманың исе шундый була. Тик алмалары ачырак аның.
Илсур абый тавышында ул сагыш...
Сүз минем алмагачым турында бара. Поскан урынымнан атылып чыга яздым. Әйе, кыргый алмагач ул. Минем яраткан агачым. Әле алмалары бераз ачырак. Тик аз гына сабыр итегез, көзгә ничек кенә булып балланыр. Үзе әчкелтем, үзе татлы. Әйтерсең, Нәфисә апаның калу, калмавы шул алмаларга бәйләнгән. Әгәр дә ул җылы якның сылу, иркә гөле ата-бабасы төягендә үскән шул әчкелтем алмаларның тәмен татыса, бу җирләрне дә гомерлеккә яратыр кебек тоелды миңа шул чакта.
Ул елны Нәфисә апаны да, Рәиләне дә башкача күрмәдем. Иртәнге автобуска җитешергә дип таңнан кузгалганнардыр, күрәсең. Илсур абый да сөйгәнен озатырга килгән. Ничек аерылышып киткәннәрдер дә, ниләр сөйләшкәннәрдер?!.
Авыл халкында, янәсе, кыз ата ризалыгын ала да кабат килә икән, дигән сүз бер тын ишетелеп калды да тынды.
Ә Рәилә берничә елдан соң әйләнеп кайтты. Элеккеге шаян, тиктормас кыз урынына горур, сөйкемле сылуны күрдем. Беренче тартынулар үтеп, балачак хатирәләрен барлау белән үк Нәфисә апаны сораштым. Ул күңелсезләнеп китте.
—Кайткач та кияүгә бирделәр аны. Илемжанга. Улы туды. Шуннан чирләде, ябыкты, сулды. Шиңгән чәчәк кебек ул хәзер. Бәхетле булалмады инде Нәфисә апам.
Мин дә кабат сүз кузгатмадым. Чын мәхәббәтнең кечкенә шаһите чагымнан ук заманында бу аерылу, гаделсез язмыш законы белән килешергә теләмичә байтак өзгәләнгән иде сабый күңелем. Еллар үтеп дөньяны башка күзлектән күрә башлагач та күз алдыма Нәфисә апа белән Илсур абыйны гел янәшә куеп карыйм. Әлеге икәү бу тормыштагы ваклыклардан бераз югарырак, үзләре дә тирә-ягымдагы кешеләрдән матуррак булып төсмерләнә. Саф мәхәббәт керләми иде аларны. Болар хыялымда, ә чынында... Нәфисә апа өзелгән гөлдәй сулган... Илсур абый бераздан өйләнде. Гади генә, уңган авыл кызын сайлады. Тупылдап торган матур уллар, кызлар үстерәләр. Үзе бәхетлеме икән? Җәйге тын кичләрдә хәтерендә ниләр уяна икән?
Шул ук елны минем кыргый алмагачым корыды. Кышы да әллә ни салкын түгел иде. Хәер, төбеннән яшь ботаклар яңарып килә килүен. Күпме аралар үтеп берсен-берсе тапкан ике яшь йөрәкнең аерылуын күтәрә алмады ахры ул да. Яраткан агачымны бигрәк юксынам. Көзге кичләрдә басулардагы өлгергән игеннәрнең туклык бөркегән татлы тәме белән тау итәгендә үскән әремнең әрнүле ачы исенә кушылып, авылымның үземә генә кадерле таныш ямен тудырган шул кыргый алма исен, аның әчкелтем-татлы җимешләрен сагынам.

"Казан утлары" № 2, 2008.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013