Бүген Әдипләр: Фәндәс САФИУЛЛИН
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәндәс САФИУЛЛИН


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Бибинур Сабирова
Раилә Сабирова
Ләйсәнә Садретдинова
Сәрия Садрисламова
Ким Садыйков
Нәсимә Садыйкова
Сара Садыйкова
Зәйфә САЛИХОВА
Мәгъфүрә Саматова
Фәндәс САФИУЛЛИН
Фәрит Сәйфелмөлеков
Әдилә Сәфәрова

Милләттәшкә оран: Мескен булмыйк, тел өчен көрәшик!

Фәндәс САФИУЛЛИН
Фәндәс Шакир улы САФИУЛЛИН 1936 елның 17 августында Азнакай районы, Мәлбагыш авылында дөньяга килә. Бөгелмәдә унъеллык мәктәпне тәмамлый. 1954-1988 елларда Совет гаскәрендә хезмәт итә. Сарытау танк училищесын тәмамлый, Белоруссия дәүләт университетының философия факультетын. Соңгы хәрби вазифасы – Казан ракеталар гаскәренең югары инженер командирлар училищесында баш укытучы, доцент. Хәрби званиесе – полковник.

Татарстан Конституциясының 8-нче маддәсендә язылганча, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм урыс телләре”. Шул ук маддәдә күрсәтелгәнчә, хакимият, җирле үзидарә органнарында, барча дәүләти оешмаларда татар һәм урыс телләре бертигез нигездә кулланылалар.
Шул оешмаларда эшләүче беркемнең дә, беркемнән дә, әгәр син татар телендә мөрәҗәгать итәсең икән, синнән (тамашачы фикерендә әйтелгәнчә) “Говори по-русски”, яисә “Вы уж и перевод принесите"”, дип тәлап итәргә хакы юк! Әгәр министр ярдәмчесеме, президент аппаратындагы түрәләрме, шуны таләп итәләр икән, димәк алар Татарстан Конституциясын, синең хокукларыңны санга сукмыйлар, ягъни Татарстанга, аның татар телле гражданнарына каршы эшлиләр.
Мөһим искәрмә – Татарстан Конституциясы, шул исәптән, аның телләр турындагы маддәсе Русия конституциясы тарафынан танылган һәм расланган (ст. 5, п. 2; ст. 66, п. 1; ст. 68, п. 2). Телләр турындагы 8-нче маддә Конституциянең, урысча әйткәндә, “Основы конституционного строя” дигән бүлегенә кертелгән. Анда кергән нормаларны бозу – дәүләти җинаять.
Президент аппаратында, министрлыкларда һәм башка дәүләти органнарда андый җинаятьчеләр эшләргә тиеш түгел. Әгәр син үзең дә, шул “Говори по-русски”, яисә “Вы уж и перевод принесите"” төсле җинаятьчел таләпләргә риза булып, аларны үтисең икән, димәк син кем буласың? Үз кадерен, үзенең хокукларын үзе белми торган кеше булсасың түгелме?
Белмәү – ул әле куркыныч та, оят та түгел. Иң хурлыклысы – куркаклык, куркып чигенү һәм битарафлык. Үзеңнең татарча язылган мөрәҗәгатеңне, үтенечеңне урысчага тәрҗемә итү – синең эш түгел. Дәүләт хезмәткәре, әгәр ул тигез хокуклы ике телнең берсен аңламый икән, тәрҗемә турында үзе кайгыртырга тиеш. Ярдәмгә берәр хезмәткәренме, сөяркәсен чакырамы – анысын үзе хәл итсен.
Татар телен дәүләт теле итү менә шулай, ягъни үзебезне үзебез хөрмәт итүдән башлана һәм түрәләребезнең шуны тануы белән тәмамлана. Киресенчә түгел. Әйдәгез, Аллага тапшырып, башлап җибәрик. Булмаган йомышларыбызны да йомыш итеп, язма рәвештә, яисә телдән төрле оешмаларга сорау-үтенечләрегезне татарчалап юллыйк. Урысча җавап бирсәләр, икеләтә кабатлыйк – берсен үзләренә үк, икенчесен прокурорга.
Түбәннән югары оешмаларга китә торган төрле язма хисап-отчет кәгазьләребезне дә татарча гына язып җибәрик. Тагын бер кисәтмә. Кайберәүләр татарлы-урыслы җыелышта татарча ике җөмлә әйтергә җыенганда, сүзләрен “акланудан” башлый: “Учитывая, что у нас два равноправных гос. языка, я скажу пару слов на татарском”. Бу - мескенлек! Алай түбәнсенеп “акланганчы” эндәшми утыруың әйбәтрәк.

Азатлык

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013