Бүген Әдипләр: Фәнәвил Галиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәнәвил Галиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Ләбиб Гыйльми
Фәрит Гыйльми
Алмаз Гыймадиев
Нәбирә Гыйматдинова
Дамир Гыйсметдин
Фәнәвил Галиев Драматург, Татарстанның атказанган артисты Фәнәвил Әхми улы Галиев 1960 елның 4 гыйнварында Арча районының Әзәк авылында туа. 1977 елда Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1978-1982 елларда Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссерлары бүлегендә һөнәри югары белем ала. 1982-1984 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, сигез ел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист һәм режиссер булып эшли. 1992 елдан ул — Казан Татар яшь тамашачылар театры артисты хезмәтендә.
Драматург буларак, Фәнәвил Галиевнең беренче сәхнә әсәре — «Элмәктәге язмыш» пьесасы 1987 елда языла һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә куела. Театр коллективы 1988 елда яшь авторның «Хыялый гашыйк» исемле комедиясен дә тамашачыга күрсәтә. Озакламый башка театрлар да Ф.Галиев иҗаты белән кызыксына башлыйлар. 1989-2003 еллар арасында Чаллы драма театрында драматургның өч әсәре («Су буенда учак яна», «Мияубәк һәм Чичиетта», «Корт»), Казан Татар яшь тамашачылар театрында янә өч («Хыялдагы дөнья», «Мисс Убырлы», «Узма, яшьлек, заяга») һәм Туймазы Татар театрында «Мәхәббәт өчпочмагы» дигән бер пьесасы сәхнәләштерелә. 2004 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында авторның «Тутык кыңгырау» исемле пьесасы Салават Фәтхетдиновның махсус бүләгенә лаек була.
Ф.Галиев тәрҗемә пьесалар, шаян хикәяләр һәм инсценировкалар авторы буларак та билгеле. Аерым алганда Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» исемле мәгълүм документаль повесте буенча эшләгән инсценировкасы 1998 елда Казан Татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә уңыш казана.
Ф.Галиев — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сәгъди Р. Арча ягы егете // Арча хәбәрләре. — 1999. — 17 нояб.
Тарханова Ф. Көлеп карыйк, ичмасам // Татарстан хәбәрләре. — 1992. — 1 апр.
Таңчулпан. Мин хыялда яшим // Шәһри Казан. — 1997. — 31 март.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013