Бүген Әдипләр: Амур ФӘЛӘХ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Амур ФӘЛӘХ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Лерон ФАЗЛЫЕВ
Радик Фәизов
Әхмәт Фәйзи
Заһид Фәйзи
Мирхәйдәр Фәйзи
Амур Фәләх
Амур ФӘЛӘХ
Безнең каршыбызда яшь каләм иясе, яңа талант Амур ФӘЛӘХ. 1965 елның 10 сентябрендә Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туган Амурны без элегрәк уяу журналист, матур гына шигырьләр, шаян хикәяләр язучы иҗатташ буларак кына белә идек. Менә аның беренче повесте. Бүген Россия дигән держава кичергән ике афәт — дәүләт өчен дә, гади халык өчен дә бөтенләй гадел булмаган Чечен сугышы һәм яшь буынның өчтән бер өлеше кереп баткан наркомания атлы төпсез сазлык турында бу әсәр. Повесть әллә ни зур булмаса да, Рәсәйне чолгап алган әлеге афәт күз алдыбызда төгәл җанлана. Бүгенге Рәсәй хакимиятенең, армиясенең, гомумән, системасының чын йөзен күрәсең килә икән, ач та укы. Иң мөһиме: яшь каләм иясенең шундый җитди темаларга курыкмыйча тотынуын күреп сөенәсең. Чөнки башкалада яшәүчеләр ничек кенә күкрәк сукмасыннар, алар арасында Чечендагы гаделсез суеш яки наркомания афәте турында язарга атлыгып торучылар юк бит әле. Бу темада да, иң беренче булып, Чаллыда яшәүче язучылар буразна салып бара.
Артык төпченергә яратучылар повестьны укып чыккач, мөгаен, Амурдан сюжет камиллеген, геройлардагы тел үзенчәлекләрен, холыклар байлыгын, автор тасвирламасында асыл әдәби тел, яңа чагыштырулар һәм яңа гыйбарәләр таләп итәр. Чү, ашыкмыйк! Тукай, Җәлил, Исхакый, Хөсниләр дә беренче әсәрләреннән үк классиклар булып танылмаганнар бит. Яшь язучы Амурның каләме тынгылык кына белмәсен, осталык дигәннәре тора-бара килер. Ә хәзергә безнең үкчәгә баса башлаган яшь каләмдәшебез колагына бер генә сүз: афәрин, Амур туган! Татар әдәбияты өчен яңа һәм әрнүле темаларның яңаларын да тап!
Вахит ИМАМОВ,
Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе.
"Мәйдан", 2002, март.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013