Бүген Әдипләр: Факил Сафин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Факил Сафин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зидә Садыйкова
Әхмәд Сараи
Мәхмүд Сараи
Гомәр Саттар-Мулилле
Факил Сафин
Факил Сафин Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби псевдонимы — Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туган.
Факил кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче класста укыганда шигырьләр, дөресрәге, эпиграммага тартым тезмәләр яза башлый. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге-көзге чорда колхозда эшли, йөкче, көтүче, комбайнчы ярдәмчесе һәм башка хезмәтләр башкара. Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. 1972—1974 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт иткәндә дә иҗат эшен туктатмый. Армиядән кайту белән райондагы иң зур «Михайловка» совхозында комсомол оешмасы секретаре, бераз соңрак республикада үрнәк саналган Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. Әмма югары белем алу теләге көчлерәк булып чыга, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый һәм гомерен мәгариф, мәгърифәтчелек эшенә багышлый.
Укыту эшчәнлеге Мөслим районы Октябрь авылында башлана. Гаилә корып җибәргәч, туган авылына кайта һәм мәктәптә әдәбият, тарих, хәрби белем нигезләрен укыта, 1981 елда Октябрь мәктәбендә эшләүче укытучылар аны үз мәктәпләренә директор итеп чакырып алалар. Берничә елдан ул райондагы иң зур саналган Татар Бүләр урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
Язмыш Факил Сафинны 1984 елда Чаллы шәһәренә алып килә. КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. Эш дәверендә I нче класслы мастер, КамАЗның Мактау тактасына кертелә, Минавтопром буенча җиңүче була. 1988 елда Чаллының Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф. Сафинны укыту эшенә чакыртып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Шәһәр тарихында беренче мәртәбә рус телле балаларга 8 нче сыйныфларга кадәр «Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте» дигән яңа фән-дәресләр укыта башлый. Бераздан Тукай район мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә. Тик иҗат эше тынгылык бирми. Шул елларда аның исеме шәһәр матбугатында күренә башлый.
1990 елда Факил Сафин, укучыларга Әмәк псевдонимы белән танылган язучы, шагыйрь үз чорында данлыклы «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә. Авыр икътисади буталыш башланган елны газетаның абруен күтәрүгә зур көч куя. 1991 елның февралендә Факил КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. Беренче Татарстан президентын сайлаган чорда Шәймиев Минтимер Шәрип улыннан шәһәрдә иң беренче татарча интервью алган кеше ул була.
Ул көннәрдә, аннан соң Чаллыда Факил Сафинның иҗатын яклаучылар, аңа фатиха бирүчеләр арасында танылган әдипләр Газиз Кашапов, Кадыйр Сибгатуллин була. Хәниф Хөснуллин аның шигырьләрен җыйнап Мөдәррис Әгъләмов-ка Казанга җибәрә. Күп тә үтми, «Шәһри Казан» газетасында шагыйрь Факил Әмәк исеме пәйда була, бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. Аның республикада таныла башлавы була бу.
1991 елның август аенда Факил Сафин «Аргамак» журналына проза, шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. Беренче санны әзерләүдә катнаша, журналны саклап калу өчен зур көч куя һәм, 1993 елның көзеннән җаваплы сәркә-тиб итеп билгеләнгәннән соң, «Аргамак» журналы эчтәлеге, тышкы бизәлеше белән республика басмалары арасында алдынгы урынга чыга.
1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия колледжына әдәбият укытырга китә. Укыту-тәрбия эшендәге үзгәрешләр, яңа технологияләр, методикалар барлыкка килү, яңалыкка омтылу шәһәр җитәкчеләрен Чаллыда фәнни-методик журнал чыгару фикеренә этәрә. Яңа журналны оештыру Факил Сафинга йөкләнә. «Фән һәм мәктәп» журналы 1996 елның октябрь аеннан чыга башлый.
Әдәбиятка Ф. Сафин бай «күңел тарихы», тормыш тәҗрибәсе булган хәлдә килеп керә. Беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап ала, тиз арада әсәрләрендә фәлсәфи бөтенлеккә ирешә алган үзенчәлекле язучыларның берсе булып таныла.
Факил Сафин — «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы.
2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Факил Сафинны тәкъдим итәләр (2001). Ул кыска гына вакыт эчендә «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән, хәзер инде халыкка билгеле әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал оештыра, аңа уңышлы җитәкчелек итә.
Факил Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Бигрәк тә балалар җырын үстерүгә зур әһәмият бирә. Шәһәр үзешчән композиторлары арасында ул, беренчеләрдән булып, Казанда Татарстан Президенты Аппараты, «Җыен» фонды үткәргән балалар җырлары конкурсында катнашып лауреат булды.
Чаллы шәһәрендә үткәрелә торган Республика «Тургай» җыр фестивален оештыруда турыдан-туры катнашты, бу фестивальнең беренче җиңүчесе булды (үзешчән композиторлар арасында).
Факил Сафин — Чаллыда иң тәүге балалар иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Шәһәр «Балалар иҗат үзәге»ндә шигырь түгәрәге үткәреп йөргән чагында, ул «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыру фикеренә килә. Күп каршылыклар аша бу газета оешып, тиз арада балаларның яраткан басмасына әверелә. Ул балалар әдәбиятында да актив эшли. Аның балалар, яшүсмерләр өчен заман сулышын тоеп, алар психологиясен тирәнтен белеп язган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә. 1994 елда курчак театрлары өчен Ю. Чеповецкийдан тәрҗемә иткән «Тычкангали һәм Мыраубәк» дип аталган спектакльне балалар яратып карыйлар. Чаллы язучылар оешмасы рәисе урынбасар
ы, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999—2002) буларак та Ф. Сафин яшь әдәби көчләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Факил Сафин — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999), 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Факил Сафияның басылып чыккан китаплары

Соңгы көз: Повесть, хикәяләр.— Чаллы: «КамАЗ» кит. нәшр., 1992.— 112 б.— 7000.
Тузганак чәчәге: Шигырьләр.— Казан: Газета-журыаллар нәшр., 1994.— 96 б.— 10 000.
Гөлҗиһан: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 288 б.— 3000. Биек тауның башларында: Роман.— Казан: Газета-журналлар нәшр., 1998.— 240 б.— 5000.
Сәфәр: Шигырьләр.—Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2002.— 1686.—1000.
Саташып аткан таң. Роман-трилогия.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 527 б.—5000.

Аның турында

Мансур Вәлиев. Яңа исемнәр, яңа әсәрләр//Казан утлары.— 1994.— № 1.
Фәйрүзә Мөслимова. Уч тулы талант//Сабантуй.— 1994.— 2 июнь.
Фирүзә Җамалетдинова. Өлешемне өстәү тиеш//Таң йолдызы.— 1997.— 29 март.
Гөлчәчәк Галиева. Мәйдан тоткан егетләрдә өмет // Мәдәни җомга.— 2004.— 23 гыйнв.
Фоат Садриев. Йолдыз нуры//Казан утлары.—2004.— №1.
Рәшит Бәшәр. Кояшлы иҗат//Шәһри Чаллы.— 2003.— 31 дек.
Равил Сабыр. Тезләнмичә дә яшәп була // Ватаным Татарстан.—2004.— 6 февр.
Наис Гамбәр. Талантлы син, Кеше туганым//«Саташып аткан таң» китабына кереш мәкалә.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
Лилия Хөснетдинова. Таңнар саташып атмый // Мәйдан. Чаллы.—2004.— № 1.

Факил Сафин иҗаты турыңда язучылар

Бәхеткә, безнең әдәбият — чын талантлар әдәбияты... Факил Сафин кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде.

Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты. 2002

Факил Сафин — безнең милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә. Мин аның татар язучысы исемен лаеклы йөртәсенә ышанам.

Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы. 1996

Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты...

Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1990

Кулыма Факил Сафияның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы — укып, таушалып беткән китап.

Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1996

Факилнең һәр шигыре уйга сала, һәр шигыре яндыра. Берсеннән аерылып, икенчесенә күчеп булмый. Көчле шигырьнең тылсымы да нәкъ шунда шул — кешеләргә үз күңелләрен, йөрәкләрен аңларга ярдәм итә ул.

Зөлфәт, шагыйрь. 2002

Факилнең хикәяләрендәге вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Укыганда җан кинәнә! Бер караганда алар сатирик та, юмористик та шикеллеләр, шул ук вакытта алар эстрада өчен дә түгел кебек, лирик юморга ия. Чеховча гап-гади буяулар белән тиеп-тиеп кенә алынган.

Мөдәррис Әгълэмов, шагыйрь. 1992

Факил Сафин шигырьләре әрнүле шигырьләр. Бу әрнүле аваз аңлашыла, күңелдә теләктәшлек таба, синең әрнүең булып китә. Шул ук вакытта ул яшәүнең куанычын, шатлыгын да күрә белә. Аның шигырьләре мине нык уйландырды. Фикер таза, әйтәсе сүз тартынмыйча, туп-туры әйтелә, тәртә арасына көчләп кертелми.

Кадыйр Сибгатуллин, шагыйрь. 1990

Буш шигырьләр язмыйсың син, Факил. Миңа шунысы сөенеч булды. Алга табан да сөенечләр бүлешеп яшәргә язсын.

Фәнис Яруллин, Татарстанның халык шагыйре. 2002

Факил Сафинның гаҗәеп образлы теле аша сурәтләп биргән «Гөлҗиһан», «Биек тауның башларында» әсәрләре сискәндереп җибәрде, җанны айкап алды. Бу китаплар уйланырга мәҗбүр итәләр.

Дания Заһидуллина, әдәбият галиме. 2000
Факил Сафин

Әй китап, китап...

Әнкәем Нурсания, дини гыйлемгә ия карчык, китап укучы кешене: «Аның күзе күрә»,— ди торган иде. Аның аңлатуынча, «күз күрү» — укыганны йөрәгең, акылың аша үткәреп, ни язылганга төшенеп уку иде. Безнең «күз» «Әлифба» белән ачылды. «Күз»не ачкан кеше — беренче укытучым Кифая апа Бәдретдинова булды.
Беренче сыйныфта укыганда, яз айларына кереп барганда, без «Әлифба»ны «җиңдек», ягъни бөтен хәрефләрне дә укырга, язарга өйрәндек. Ныклап әзерләнеп, «Әлифба» бәйрәмен үткәреп җибәрдек. Бәйрәмгә әниләр дә чакырылган лде. Иң кадерле кунакларыбыз алдында укытучыбыз кулга китереп тоттырган текстларны укып, «күз»ебезнең ни дәрәҗәдә «ачылганын» күрсәтеп бирдек.
Шушы бәйрәмнән соң күп тә үтмәде, укытучы апабыз җитәкчелегендә авыл китапханәсенә юл тоттык. Беренче мәртәбә һәркайсыбызга «карточка» дигән хикмәтле нәрсә тутырылды. Кулга китап биргәнче, китапханә мөдире, үзе яшь, үзе чибәр Венера апа китапханәдән алган китапларны ничек сакларга кирәклеген ныклап өйрәтте. «Китапларны берүк бәрәннәр ашап бетерә күрмәсен, апайларыгызга (эне-сеңелләрегезгә) тоттыра күрмәгез, эһ иткәнче җыртып бетерерләр!»— дип, кат-кат кисәтүе истә. Аннан китапның тузган тышларын бәрәңге белән ябыштыру серләрен өйрәтте. Ул чорда авылдагы һәр өйдә кыш көне бозау, сарык бәрәннәре, кәҗә бәтиләре асрала иде. Аның өстенә һәр өйдә алты-җиде бала, Венера апаның колакларга киртер дәрәҗәдә китапларны сакларга өйрәтүе аңлашыла да иде.
Хуш... Венера апа сыйныфтагы балалар санынча китаплар сайлап алды да Кифая апа каршындагы өстәлгә таратып салды. Апабыз исемлек ләп китапларны укучыларына биреп тора, китапханәче өлешеңә тигән көмешне саргылт катыргы «карточка»га теркәп бара. Минем бик тә тышлыгы шундый матур итеп бизәлгән «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» дигән китапны аласым килә, үрсәләнәм, укытучыдан нәкъ шушы китапны бирүен үтенәм, әмма ул минем ялваруыма колак та салып тормыйча, мине шаштырыр дәрәҗәдә кызыктырган китапны икенче бер балага тоттырды. Миңа, кыланышымны килештермичә, кашларын җыерып русча әкият китабы тоттырды. Китап ошамады, чөнки тышлыгы шыксыз тоелды. Өйгә кайтып кергәч тә, китапка ябыштым. Атна дигәндә, «ермачлап» чыктым бу китапны, бернәрсә аңламадым, аны аңларга тырышмадым да, билгеле, ник дигәндә, истән «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» дигән китап чыкмый гына, каһәр. Йокларга ятсам да шушы китап уйда, уенга да чыгасы килми, китапны кулга төшерәсе килү теләге көчәйгәннән-көчәя. Ул китапка ия булган бәхетле кыздан ипләп кенә сорап карыйм, кызыкмы китап, дим. Аның исе дә китми, алып кайту белән әнкәсе киштәгә алып куйган да, шунда ята икән. Кулына тотып карарга исәбендә дә юк сыман.
Бер көнне укудан кайтып, сумканы чөйгә элдем дә култык астына теге шыксыз тышлы китапны кыстырып киттем китапханәгә. Бу үзенә күрә батырлык та иде, авыл шактый зур, бер урам малайларын икенче урам малайлары очратса... Шулай да исән-имин барып кердем, Венера апа мине елмаеп каршы алды, китабымны кулдан алып һәр битен җентекләп тикшереп чыкты: «Ошадымы?» — дип сораштырган булды. Ике дә уйлап тормадым: «Бу китап ошамады, миңа «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» дигән китапны бир, Венера апа!» —дидем. Бәхет басты, кулыма затлы тышлы китап кергән мәлне башым күккә тиде, китапны җәһәт кенә куеныма кыстырдым да, кире тартып алмасыннар дигән төсле, урамга атылдым. Ул китапның күз явын алырлык төсләре күңелне һаман яктыртып тора, җылылыгы әле һаман куенымда сакланадыр төсле. Бер тында укып чыктым мин моны, әнкәйгә дә, әткәйгә дә, сеңлем Рәзимәгә дә укыдым, тыңлаучы калмаса, өйдәге бозауга, бәрәннәргә дә укып чыктым, укый торгач мин бу әкиятне ятлап бетердем, әле аю, әле маймыл, әле ялкау Хәйдәр булып кыланып, театр уйнап, олыларның эчләрен катырып бетердем. Китапны китапханәгә шулкадәр авырлык белән, теләмичә илтеп бирдем. Аерыласы гына килми бит бу шәп китаптан. Ул китапны язган Фатих Кәрим дигән абый минем өчен дөньяда иң бөек кеше булып хәтергә кереп урнашты. Венера апаның эчтәлек сөйләргә кушуын шул кадәрле теләгән идем, яттан сиптереп кенә чыгасы идем, ул бу китапны шундый бер битарафлык белән читкә алып куйды, кая ул эчтәлек сорау!.. Венера апага, авылның иң чибәр кызына, мәхәббәтем шундук шартлап сүнде. Икенче китабым «Фоатның айга сәяхәте» исемле иде. Авторы — Салих Баттал. Монысын миңа караганда күршедәге Һәдия җиңгәчәй яратты, миннән кат-кат укытты — ник дисәң Салих Баттал Һәдия җиңгәчәйнең авылдашы, хәтта терәлеп торган күршесе дә булып чыкты. Алексеевск районының Олы Тигәнәле кызы сугышка кадәр Мәскәү тирәсендәге «Волховстрой» дигән җиргә эшкә җибәрелгән, әткәйнең энесе Кәлимулла абый белән кавышып, Калинин (хәзер инде Мөслим) районы Әмәкәй авылына, ягъни безнең авылга кайтып төпләнгәннәр. Шул сәбәпле Һәдия җиңгәчәй авызыннан Батталлар гаиләсе хакында кечкенәдән ишетеп үстем. Китап уку бер хәл, әмма дөньяда төсләр алышынып кына тора шул. Китапханәгә үзбелдегем белән барып китаплар ала башлавым укытучым Кифая апага килеп ирешкән.
Моның өчен нык эләкте миңа. Укытучым бөтен сыйныф алдына чыгарып, күздән яшь килгәнче орышты. Баксаң, без китапларны ничек оешкан төстә алсак, шулай оешкан төстә илтеп тапшырырга да тиеш булганбыз икән. Мин өченче китапны китапханәгә илтеп тапшырган көннәрдә, башкалар Кифая апага китапларын укып чыгулары хакында яңа гына хисап бирә башлаган икән... Күрәсең, Венера апага да шелтә булгандыр, ул елны миңа яңадан китап бирмәде, тәртип бозган балага китап бирмибез, диде.
Улым тугач, иң беренче алып биргән китабым «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» булды. Аны мең дә бер кат укыткандыр миңа, аннан үзе хәрефләп пупалый башлады, аннан ятлап алды да безгә концерт-тамашалар күрсәтә башлады. Бу бөек әсәре өчен Фатих Кәримгә рәхмәтем чиксез минем.
2004

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

Мин үземне аңладым

(«Сәфәр» китабының кулъязмасын укып чыкканнан соң)
Гомерләр озын, гомерләр чикле... Шушы чикле озынлыкта, көннәрдән беркөнне үзебезнең Мөслимдәге Әмәкәй егете Факил Сафинның шигырьләре кулыма килеп эләкте, һәр шигыре - шигырь! Кинәнеп, рәхәт чигеп укыдым. Нишлисең бит, мондый күңел кинәндергеч шигырьләр атлаган саен очрап тормый бу дөньяда. Сер тулы шигырьләр, укыган саен җан сискәнә, күңел тетрәнә...
«Кайт!» - дигән өн... Сәфәремдә 
Күпме юл узылгандыр.
Чакыручым! Син кайдан соң?
Җирдәнме, йолдызданмы?.
Менә шушындый сулышлы кешегә ceрдәш, күңелдәш буласым килеп яшим мин.
Ә бу шигырь болай башлана:
Мин күктән! Йолдыз иленнән. 
Ә җирдә - вакытлыча.
Минем шашкын акыл әллә нинди парадоксларга тарта. Безнең гомер үзенә урә «вакытлыча мәңгелек» түгел микән? Һәм, гомумән, мәңге вакытлыча булу да мөмкин микән?
Бу шигырь гаҗәеп тә нәфис сүзләрдән язылган. (Арада бер сүз бар -«атылчак», бу - метеор, сүз ясауның гаҗәеп тә матур үрнәге!)
Мәңгелекнең бер чатында 
Кисәк өзелсә юлым -
Атылчак узар күк буйлап, 
Офыклар дертләп куяр. 
Нәкъ шул таңда алмагачлар 
Ап-ак чәчкәсен кояр... 
...Тугарылып янып ята 
Мин сиңа барыр юллар...
Күргәнегезчә, китапның беренче шигыренә үк кереп югалдым һәм чыга алмыйм... Чыгасым килми.
Менә шундый «бәйләнчек» шигырьләрне күбрәк бирсен иде Ходай! Хәер, затлылык һәрчак тансык була.
Сабыйның тәпи атлап киткән мәле. Шагыйрь сабыйны котлый, сәламли:
...Кул сузып сиңа, елмаеп дәшәм.
Якты дөньяга ямь биреп яшә!
Җиргә син кирәк,
Илгә син кирәк,
Көнгә син терәк, исәнме, Кеше!
Милләтләрнең, халыкларның иртәгәге көне үтә дә тотрыксыз чамаланган чорда бу юллар, җиңел генә әйтелгән сыман тоелса да, дәһшәтле һәм шомлы яңгырый. Җан кисәк кыелып, инкыйраз чигенә төшкәндәй булып китә...
Мондый чакта шагыйрь үзенә тиң сердәш эзли. һәм менә минем дусларым - якташларым - ике гаҗәеп әдип шигырьләп сөйләшүгә күчә, дөресрәге, Факил Мөслимдә яшәп ятучы Фоат абыйсы Садриевка дәшә :
Язмышның да чорсыз мәле була, 
Хыяллар да үксез ул чакта. 
Күк түрендә кояш батты дисәң -
Туган якта дөрләп таң ата...
Серле шигырьләр дидем. Әгәр һәр укыган саен шигырь күзендә серләр чагылып-чагылып китмәсә, ул шигырь булып озак яши алыр иде микән?.. Йә, ә менә бу юлларны кайсыгыз гына аңлап-аңлатып бирә алыр икән:
Кайтмаганнар рәнҗи төсле, 
Җанны ут ялмап ала: 
Авыл онытса шагыйрен, Шигырьләр ятим кала.
Мин аңлыйм кебек. Автор бу шигырен якты күңелле шагыйрь Рәшит Гәрәйне Минзәлә төбәгендәге туган Малтабары зиратына җирләп кайткач язган. Кеше ятимлегенең ни икәнен беләбез. Ә менә шигырьнең ятимлеген күз алдыгызга, күңелегезгә китереп карагыз әле! Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый, моны күңелдән күңелгә җиткерү өчен шигырь кирәк. Күпме әдипләребез күңелләрендә васыять йөртә, кайсыберләре язып, әйтеп өлгергән: фани дөньядан бакыена күчкәч, туган туфрагыма алып кайтып җирләгез! Кемнәр генә соңгы сулыштан соң кендек каны тамган җиргә - туган туфрагына кайтырга, соңгы бишеге - үз авылы зиратында мең яшәр имәннәр шавын тыңлап ятарга хыялланмый торгандыр... һәм, кайтып җитә алмыйча, мәңгегә чит җирләрдә, үксез-ятим булып ятучылар күпме?.. Үзләре үксез, шигырьләре ятим... Шагыйрь тудырган ана - бөек ана, шагыйрь тудырган авыл - бөек авыл! Бөтен дөньясы онытса да, туган авыл үз шагыйрен онытмый ул. Авыл үзе тудырган, үзе бар иткән шагыйрь баласын оныткан очракта гына шигырьләрнең ятим калуы мөмкин. Гаять тә нечкә нәрсә бу һәм шагыйрьлек язмышы хакында дөрес итеп, шәп итеп әйтеп бирә алган Факил.
Әлбәттә ки, бу заманда күкрәгендә җаны, гаме булган һәр татар шикелле Факил дә туган тел хакында уйлана:
Кол Галиләр, Тукайларның зурлап китте, 
Безнең тарих көл астында - яшен өтте... 
Сүнәр-сүнмәс шәм шикелле Туган телем 
«Эткә ризык итәсез», - дип кан-яшь түкте...
Йөзгә бәреп әйтелгән, үтә дә туры әйтелгән. Көндәлек мәшәкатьләр халыкны Хәтердән аера, милләт язмышы, тел, иман хакын хаклаган изге гамьнәрдән яздыра, рухи һәм матди хәерчелек халыкны йота, изә. Шундый чакта аны хакыйкатькә кайтарып кара син! Ишарәләп-кинаяләп әйтүләр генә күңелгә үтмәс иде. Тукайларга хас изге усаллык бу.
Һәр шигырь уйга сала, һәр шигыре яндыра. Берсеннән аерылып, икенчесенә тиз генә күчеп тә булмый. «Тау кызы» дигән баллада чечен халкының күңеле, сынмас-сыгылмас рухы хакында.
Тау кызы соры болытны куа: 
«Гомерне бирәм, илемә тимә! 
Тимә телемә, иманга тимә! 
Тиясең икән - мин кара елан! 
...Эзләп табармын, чагармын зәһәр, 
Мәңгелек Үчем - ул Антым булсын!»
Чечен фаҗигасе турында Факил татар әдәбиятында беренче булып сөрән салган әдип. Сүзем - «Биек тауның башларында» дигән искиткеч роман хакында. Мәрхүм Фәиз Зөлкарнәй, башка басмалар бу темадан шыр җибәреп торган чакта, романны «Идел» журналында бастырып чыгарырга фатихасын биргән иде. Аннан соң «мин беренче» дип сөрән салган «батырлар» күбәйде ул. Факил кычкырмый, даулашмый, эшли дә эшли. Ярый әле дөньяда ташка басылган дөреслек тә бар... Милләт файдасына аның кебек эчкерсез, ихлас хезмәт иткән әдипләр сирәк. Мин моны кулымны күкрәк турысына куеп әйтәм.
Татар әдәбиятына чын шагыйрьләрне әлегә авыл туфрагы биреп бара. Туган туфрак - изге. «Әнкәй» дигән шигырьдә әйтелгәннән дә көчлерәк, тирәнрәк итеп зурлап булыр микән туган туфракны:
Әнкәйләрнең аяк асты - оҗмах...
Шигырь - ул күңел тарихың, синең халәтең, синең дөньяң. Нишлисең бит, шигырьләп сүз әйтү, күпмедер дәрәҗәдә үз-үзеңне фаш итү дә бит әле ул. Җаныңны шигъри дулкынга салып чайкамасаң, сиңа кем ышаныр иде. һәм Факил үзенең бер шигырен болай дип тәмамлый:
Гаеп эшләр кылмадым мин -
Гөнаһ җитәрлек. 
Барсын бергә җыеп кушсаң -
Себер китәрлек.
Бүген әле шушы шигырь 
Нигә язылмыш? 
Ахры, кулга каләм алу— 
Үзе зур ялгыш!..
Ягъни, «Аһ каләм, минем бөтен серләремне дә әйттереп бетерәсең бит инде!» Шагыйрь энекәшемә әйтәсе килгән шул: шагыйрьнең язмышы - кулга каләм алып, халыкка сер чишүдә. Бәхете дә шул, бәхет-сезлеге дә. Моңарчы туры булдың, киләчәктә дә тайпылма шул юлдан! Беләм, сиңа җиңел түгел. Синдәй булдыклы, талантлы егетләргә, беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен уйлап, «милләт» дип кычкырып йөрүче «парвәрләр» ташланачак, алар һәр игелекле гамәлеңне каралтып, кечерәйтеп күрсәтү өчен барсын да эшләргә сәләтле. Шундый юл белән андый «парвәрләр» үзләрен тагын да купайтып, зур итеп күрсәтеп була дип уйлыйлар (әгәр моны уй дип әйтергә яраса). Бу инде кат-кат расланган факт.
Туган ягыбыз турында купшы, төче шигырьләр күп язылды. Мондый шигырьләр ни Мөслимне, ни шагыйрьнең үзен зур итеп күрсәтмәделәр. Факилнең шигырьләре башкача. Мин безнең Мөслим шагыйренең Мөслимгә атап әйткән сүзләрен аңлыйм:
Гомерләрнең биек яры бит син, 
Вакыт җиле - өнсез өермә. 
Без — акчарлаk, дулкын өсләреннән 
Офык аръягына чөелгән.
Юк, кәттә дә шәп иттереп әйтү өчен генә әйтелгән сүзләр түгел бу. Мөслим шагыйрьләре икән, алардагы мөслимлелек әнә шундыйрак. Эреләнү, ярпачлану, кылтаю түгел бу. Хәер, тойгының ихласлыгын «Вакыт җиле - өнсез өермә» үзе раслар дип ышанам...
Шагыйрь дөньяга ничек ярала? Уйланулар, аңлатулар күп булыр, ә син язып кара! Шагыйрьнең дөньяда пәйда булуын, бәлки, шушы бер юл да аңлата алыр иде:
Киртә җимереп айдалага чапты яшь тай, 
Камчы уйнап калды артта яшен кебек.
«Өзелгән кыл» дигән шигырь юллары бу. Ни өчен киртә җимереп? Ни өчен чапты? Ни өчен айдалага?.. Аңлата алмассыз шул, үзе дә аңлата алмаячак. Иҗат дигән татлы һәм каһәрләнгән дөньяга юл башы бу. Әлеге шигырьне тулысынча укып тоярга кирәк. Күпне аңламасагыз да, күпне тоярсыз...
Шигырьгә кайтыйк. Йә, кайсы шагыйрь үзен чамаламас:
Kая чаба? Кем дә көтми... Бар да ят бит! -
Даласы да, саласы да, каласы да. 
Төнне ярып иңрәпләр кешнәде тай -
Бәгырь сызлый, ямалмаган ярасы да...
Ямалмаган яра... Сер шушында яше-релгән. Үзебез түгелмени соң инде бу, ә? Йә, шагыйрьләр, мондый халәтне кайсыгызның тойганы юк:с«Кая?.. Кем дә көтми... Бар да ят?..» Җанда Гамлет соравы бәргәләнә.
«Сөю сүзе...» диләр. Ә бу китапта бер серле шигырь бар. «Дуамал җан!» - дип, җанга дәшеп, сискәндереп башланып киткән бу шигырь шагыйрьлекнең асыл хиссиятен гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл итеп аңлатып бирә минемчә:
Ымсындырган биеклектә серле караш, 
Җаным кайный тыелгысыз кодрәт белән. 
Ай түрендә эзләгәнең таптыңмы, җан? 
Синме соң бу? - чытырманда шашкан болан? ...
Җирдә әле мин тумаган мәлләр яме, 
Карт өянке аймагында якты буран...
Шигъриятнең, хиснең, мәхәббәтнең бөтен күңелне биләп алган халәте... Күңел, чынлап та, чытырманда шашкан болан! Шушы юлларны уку белән үк үземнең дә илһамнан тилергән барлык мәлләремне яңадан кичергәндәй булдым. Мин үземне аңладым...
Көчле шигырьнең тылсымы да нәкъ шунда шул - кешеләргә үз күңелләрен, үз йөрәкләрен аңларга ярдәм итә ул.
Факилнең шигъри теле хакында яза башласаң, үзе бер хезмәт язарга кирәк булыр иде. Мондый бай, ягымлы, үтемле телгә ия шагыйрьләр күп булмый. Ык, Сөн, Агыйдел дулкыннарыннан яралган тел шул бу! Мактанып әйтүем түгел, безнең Мөслим ягы теле белән сөйләгән гади генә вакыйга да шигырьгә бик якын булып, шигырьгә кардәш булып яңгырый. Әйтсәм әйтим инде, бүтән төбәк-төякләр белән чагыштырганда, безнең якта сөйләшү башка, аңлашу башка.
Туган як язмышы, милләт язмышы, Ватан язмышы... Болар хакында шагыйрьнең гыйбрәтле юлларын укыдым да уйга калып тордым. Монда да ул үзенчә, яңача ачыла. Факилнең туган якка карата «Кече Ватан» дигән гыйбарәне әйттерәсе килми.
Кече диләр... Кечерәйтмик әле-
Иң зур Ватан - туган төягем! 
Һәрбер гөлнең керфек тибрәтүен 
Мин җанымда ачык тоямын.
Шигырьдән шигырьгә күчәм, көтелмәгән борылышларга тап булам. Йә, хуш... Без бит әле социализм чоры балалары. Кайчан да коммунизм җиңәчәк дип, чынлап ышана язып яшәгән буын. Бу ялган дин күз алдыбызда җимерелеп төшеп юк булды. Шагыйрь бу хакта уйланып, «Даһига эндәшү» дигән триптих (поэма дисәң, дөресрәк) язган. Илнең нинди иблислектән, афәттән айнып барганын күз алдына бик ачык китереп бастыра бу трагик яңгырашлы, көчле әсәр. Ул шушы «дин»нең пәйгамбәренә дәшә:
Эй, даһи! 
Эндәшүем сиңа -
	җирдәш буларак жәлләп... 
Халыкларны сират күперенә
		куып керттең:
- Сезне көтә, - диеп, - җәннәт! 
Үзең ышандыңмы шуңа, әллә... алдап... 
Иман камил иде, без алдандык чынлап. 
Күпер яткан икенче як - тоташ кыя, 
Алда - кыя, аста-тәмуг, җәннәт кая?
Без - гаять тә авыр язмышлы халык. Ятимлек хисеннән без кайчан да булса котыла алырбыз микән?
Бәетендә үкси Сөембикә, 
Шул чорлардан үкси илкәйләр. 
Шул чордан ук безнең җаннар сукбай, 
Шул чордан ук - үксез әнкәйләр...
Әйе, тарихи язмаларга кагылсаң да, борынгыдан килгән моңлы җырларыбызга кагылсаң да, шул гомерлек тойгы җанда үксеп уяна - үксезлек... Хәтта үгилек... Язмышмы бу, әллә ниндидер яшерен каргышмы? Безнең җаннар гасырлар буена күшекте, һәм:
...Күшеккән җан тернәкләнсен өчен, 
Күккә ашкан айлы манара...
Дөньялар үзгәреп, Аллаһыга шөкер, динебез дә яңадан кайта башлады инде... Савыгырга язсын!
Бара торгач, ниндидер трагикомик чорга килеп кердек. Факил «сайлау» дип аталган нәмәрсәнең асылын шундый итеп ачып салган ки, көләрсең дә, еларсың да...
«Мин - фәрештә!» - сөрән сала берәү, 
Сәер затлар илдә сирәкме? 
Хакыйкать бер - фәрештәгә мандат, 
Мандатлыга канат кирәкми.
Әйе, трагикомик ил... Күшеккән җаннар иле... Ни кыландырсалар, шуңа риза булып яшәүче бичара ил... Хәер:
...Җилдән туган илгә ни әйтәсең? 
Җылы эзләп йөреш тумыштан...

...Карлы яңгыр өскә ява әнә.
Эт кояшы сүнде каралып.
Чулман гамьсез - шәрә дулкыннарның
Кочагында ята таралып...
Тагын сораулар чабудан тартып туктата. Тагын сер чишәсе килә. Кемнәр ул җаннарына җылы эзләп тилмерүчеләр?.. Кемнәр ул шушы шыксызлыкта ләззәт дулкыннарында чайкалучылар, кемнәр ул бәхет-сәгадәт диңгезендә таралып ятучылар?.. Чулманга рәхәтме? Табигый агышыннан мәхрүм ителеп буып ташланган, тынчу ваемсызлыкка дучар ителгән елга язмышы ил, халык язмышын хәтерләтмиме?.. Шундый язмышка дучар булып, барысын да онытып, рәхәт-вәйран чигә башлау өчен, иң беренче чиратта, акылдан мәхрүм калу кирәк, аннан инде иманнан... Шулай түгелме?!
Хәтеребездә: Ельцинның Арча Сабан туенда чүлмәк ватуы хакында бөтен дөнья шаулады. Бу хакта Факилнең «Мискин татар чүлмәге» дигән шигыре бар. Шигырь болай тәмамлана:
Чүлмәк белән мәш килделәр -
Ватсын гына Түрәбез. 
Ватармәнгә уйнаш өчен Ватанны да бирәбез.
Ни өчен шулкадәр нәфрәт бу юлларда? Искә төшерик: гаять тә икейөзле «төзүче», дөресе «ватармән» Ельцин асылда, чыннан да, «ата катыйль» булып чыкты - властька ирешү өчен илне канга батырды, халык сайлаган депутатларга танклардан ут ачты, Чечняга басып кереп, дистәләгән еллар буена дәвам итәчәк канкоешны башлап җибәрде. Мин шагыйрьнең нәфрәтен аңлыйм. Мин аңа нәфрәттәш.
Җыентыкта (һич кенә дә кулъязма диясе килми, китап итеп күрәсе килә) якты, җанга бәлзәм булып ятарлык шигырьләр дә күп. Китапка кергән һәр шигырь дәва булырлык тылсымга ия, алар аерым бер кешенең бизәкләп, чуклап, аңлатып бирүенә мохтаҗ түгелләр. Мин күңелем кинәнгәнгә тулышып, рәхмәт хисләремне беренче булып үзеңә җиткерим дип талпындым һәм кайбер юллар хакында уйларымны кәгазьгә төшерәсе иттем. Кыскасы, хистәш, Ыкташ, Мөслимдәш дустым! Бу китабың бик күпләргә сердәш булыр, иптәш, фикердәш булыр!
Моңа иманым камил!
Рәхмәт яусын талантыңа, каләмеңә, йөрәгеңә!

Зөлфәт
"Мәйдан" № 12, 2008.

Шигъри әнкә баласыдыр

Кулыма яңа китап керде. Инде 1992 елда ук чыккан булса да, безгә, Казанга, Чаллыда «КАМАЗ» нәшрияты чыгарган китаплар бик соң килеп җитә. Кайберләрен без хәтта күрми дә калабыз. Бу китапны мин махсус эзләтеп соратып алдырдым, һәм үкенмим. Күңелдә бер татлы сөенеч, куаныч.

Бу басманың исеме - «Соңгы көз». Авторы - Факил Әмәк. Җыентыкка бер повесть һәм 16 хикәя тупланган.

Башта бу китапның авторы турында. Моннан өч ел элек мин аның турында бернәрсә дә белми идем әле. «Шәһри Ка-зан»да эшләгән чагымда Чаллыда чыга торган көндәлек басма матбугатны даими күзәтеп бара башладым. Факил Әмәк исеменә игътибар иттем. Бу һич тә Әмәков булырга тиеш түгел. Әмәк - авыл исемедер. Димәк, кушамат итеп алган. Мөслимдә шундый авыл барын беләм. Шул төбәк шагыйрьләре Зөлфәт, Харрас Әюп, Наис Гамбәр аша моны тәгаенләдем. Егетнең бик шәп, үткер эпиграммалары, пародияләре чыгып килә. Көчәнеп язылмаганнар. Белеп, нечкә зәвык белән эшләнгәннәр. Бу егет шигырь язмаска мөмкин түгел, һәм, әлбәттә, мондый каләмнең начар язарга кулы бармаска тиеш. Газетаның махсус хәбәрчесеннән шул егетне эзләп табуын, шигырьләрен алып килүен үтендем.

Менә минем кулда бер төргәк шигырьләр. Әгәр аңласагыз, сөенечемнән бер атна иләс-миләс йөрдем. Редакцияләр буйлап каләмдәш дусларыма аның шигырьләрен укыдым. Иҗат кешесенең шәхси шатлыгы була. Яңа, әйбәт әйбер язса, ул кош тоткандай шатланып йөри. Әле икенче зур шатлык бар. Яңа шагыйрь ачтың. Бу инде яңа йолдыз ачу белән бер. Бу инде синең шәхси бәхетең генә түгел. Халык бәхете. Яшь шагыйрь Рөстәм Сүлтинең беренче җыентыгын әзерләгәндә шундый хисләр кичергән идем.

Озак та үтми егетнең шигырьләр бәйләме «Шәһри Казан»да сурәте белән, күләмле булып басылып чыкты. Тагын бер күңелле хәл: газетага чыккач, телефоннан шалтыратып, үземне күргәндә сорашып, яңа исем белән кызыксыналар иде. Ничә яшьтә? Кем? Кайдан? Ул чакта мин үзем дә бик аз белә идем әле.

Чаллыга газета укучылар белән очрашу кичәсенә баргач, киттем эзләп. Күңелем шагыйрь өчен бик тә рази булды. Яңа гына фатир алган икән. Күрсәтте... Гаиләсе өйдә булмаса да, Факилнең гаилә җанлы кеше икәнен аңладым. Яңа күчкән өйдә никадәр генә тәртипсезлекле тәртип булса да, җаның сизә бит ул. Әдәбиятыбызның киләчәге, булачак гаилә башлыгы өчен сөендем. Үзе «Аргамак» журналында эшли икән. Ни хәл итәсең, яшәргә кирәк, казна хезмәте нинди генә мәҗбүрият куймас әле алга!

Китабы чыгып килә икән.

Бүгенге сүзебез дә шул китап нигезендә башланган иде. Байтак кына гомер узды. Соңлап булса да «Соңгы көз» китабы минем кулыма килеп керде. Повесть турында соңрак, ә менә 16 хикәягә килсәк, аның кемнең иҗади сөрешеннән килүен язучының кереш сүзеннән башка аңлатып та булмый бугай.

«Икенче остазым итеп Фаил Шәфигуллинны саныйм. Җитмешенче еллар ахырында, мин, Казан дәүләт университеты студенты, хикәяләремне күтәреп, «Чаян» журналы редакциясенә аны эзләп килгән идем. Ашыкмыйча хикәяләремне укып, ваксынмыйча киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирде ул. Күңелемне күтәрергә тырышкандыр инде, бераз вакыт үткәч, бер хикәямне «Чаян» журналында бастырып та чыгарды. Аннан соңгы очрашуларда да хәл-әхвәлләрем белән кызыксынып торды. Үкенечкә каршы, Фаил абый бик яшьли җир куенына керде, минем күңелемдә ул һаман да исән, һаман да аның сүзләрен ишетәм кебек: «Геройларны, вакыйгаларны «түшәмнән алып» язма, энекәш. Үзең белгәнне, үзең кичергәнне яз. Шулай булмаса, интегеп тә мәшәкатьләнмә. Андый «язучылыкның» укучыга кирәге юк».

Әйбәт киңәш биргән Фаил яшь каләмдәшенә. Барыннан да бигрәк, аның киңәше уңдырышлы туфракка төшкән.

Факилнең хикәяләрендәге вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Укыганда җан кинәнә! Бер караганда алар сатирик та, юмористик та шикеллеләр. Менә «Ашыгыч чара» хикәясе. Берәү сөт күтәреп кайтып килә. Кинәт кенә яңгыр сибәләп китә дә, сөт күтәргән агай таеп егыла, өч литрлы банка чәлпәрәмә килә. Бу урынны чебен халкы сырып ала. Китә вакыйга. Берәү санэпидстанциянең баш табибына жалоба яза. Анысы бу эш буенча комиссия төзи. Комиссия карары нигезендә ике начальник катнашында оператив төркем төзелә. Бу төркем чебенле һәм сасы урынны бетерү өчен генераль план төзи. Планны тормышка ашыру өчен экскаватор, бульдозер билгеләнә. Зур чокыр казыла. Кинәт кенә көчле яңгыр башлана. Көне буе, төне буе ява да, иртән ялтырап торган кояш чыга. Чебеннәрнең эзе дә калмый. Шәһәр халкына истәлек булып экскаватор казыган тирән чокыр гына кала. Бөтен хикәя шул. Әмма ул ничек язылган! Үзе эстрада өчен дә түгел. Лирик юмор белән, Чеховча гап-гади буяулар белән тиеп-тиеп кенә алынган. «Оҗмахта яңа ел», «Бабай», «Ярыш», «Күркә» хикәяләре әнә шундый. Мин бары «Ак карга» хикәясенең генә китапка ничек адашып килеп кергәнен аңламадым. Менә бу Фаил Шәфигуллин әйткәнчә: «түшәмнән алып» язылган хикәя инде. Берәр газета тарафыннан «соцзаказ» белән эшләнгән булырга тиеш. Инде хәзер китапның үзәген тәшкил иткән «Соңгы көз,» әсәренә килик. Ул күләме белән зур булмаса да - роман. Фаҗигале роман. Дистәләгән фаҗигале язмышлар үзәгендә әсәрнең төп герое - фаҗигаләрнең сәбәпчесе һәм корбаны колхоз рәисе Тимерхан Заманов. Соңгы егерме ел эчендә генә дә бүгенге колхоз рәисләре хакында санап бетергесез калын-калын күләмле әсәрләр нәшер ителде һәм нәшер ителә килә. Алар үзләренең хезмәтләре белән моңа лаек та. Бу «йомшак буынны» торгынлык заманының тиктормас язучылары бик тиз тотып алдылар. Эчке бүлмәләрдә уздырылган эчке мәҗлесләрендә утырганда, колхоз рәисенең никадәр акыллы һәм оста кеше булуына мисал итеп китерерлек берничә вакыйга, әлбәттә, сөйләнә иде. Калганы инде, «осталык эше». Сугыштан яки шахтадан кайткан яшь кеше бер арык аты, берничә сыеры булган колхозда хуҗа булып сайлана, һәм башкалар, һәм башкалар. Гаиләдә - алай, болай... Улы, кызы үсеп җитә „- алай-болай. Нигездә барысы да тантана итә. Хезмәттәге батырлык һәм гаделлек җиңә. Геройга - геройлык бирелә, кире геройга кире геройлык бирелә. Шулкадәр кешелекле, шулкадәр ис-акыл китәрлек әсәрләр иде бу.

Егерме биш еллар элек Язучылар союзының партия җыелышында әйткән идем: Тауык дип сөйләшәбез, Тавык дип язабыз, -Яшәвебез дә шул!

Шуннан «исерек» дигән атама белән җыелышка килүдән «мәхрүм» иттеләр. Бу «алар» өчен дә, минем өчен дә шатлык иде. Әмма Факил Әмәкнең бу әсәрендә шатлык юк. Куаныч юк. Никадәр генә фаҗигале язмышлар булса да, авыр тойгы белән укылмый. Яшәүгә өмет белән укыла.

Колхоз рәисе Тимерхан Заманов, моңа кадәр язучыларыбыз тарафыннан бирелгән герой кебек, Факил Әмәктә дә чын герой. Ул - эшлекле. Ул - гаярь. Хуҗалыкны алып бара белә. Кешеләрне эшләтеп, үзенә «каймагын» җыя белә. Әмма романның үзәгенә ул куелмаган. Биредә шул сыйфатлары белән янәшә «азгынлык» куелган. Шул азгынлык корбаннары аша «ни эшләсә шул килешә - һөнәре бер егеткә» көенә кеше таптау, шәхесне изү күрсәтелә.

Романда иң беренче корбан - Замановның никахлы хатыны Зөлхиҗә.

«...Зөлхиҗәсе Тимерханның хатын-кыз затына һәвәслеген күрмәмешкә салыша иде. һай күп булды алар яшәгән гомерендә... Хатыны үләр алдыннан үз-үзенә сөйләгәндәй итеп: «Эчемдә гомер буе утлар янды, кешеләргә сиздермәс өчен йөрәк каным белән сүндердем. Шул алып китә гүргә», - дип яшьләрен сөртеп алган иде. Тимерхан эндәшмәде».

Икенче корбан - Гөлчирә. Өч яшьлек кызның - Рәхиләнең әнисе, абзар артында, баганага сөялеп үкси:

- Исрафилкаем, теләсә ни эшләт... Тимерхан... кара йөз... мыскыл итте... кабахәт...

Өченче корбан - Исрафил «...ул кичне караңгы төшеп ай калыкканчы, абзар капкасына сөялеп торды. Акылына хилафлык килмәгән, сау-сәламәт, көче ташып торган ир моның ише чакта ни эшләргә икәнен яхшы белә иде. Ул бүкәнгә чабылган балтага омтылды. Балтаны суырып алырга да... Әмма курку хисе көчлерәк булып чыкты. Колхоз рәисен сындырырлык көч дөньяда юктыр сыман иде».

Дүртенче корбан - аларның кызы Рәхилә. Романда язылганча:

«...Кинәт Тимерхан Шәехечнең күзләре сөйкемлелек алиһәседәй бер кызга төште. Кызның бит очлары алсуланып яна, иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә елмаю кунган. «Ничек башта ук күзгә чалынмады икән бу?» - дип уйлап алды Заманов. Ул үзен ялгыз урман эчендә кебек хис итте. Ә әлеге алиһә урманны балкытып торучы чәчәк икән ләбаса! Я Хода!.. Озын керфекләре астыннан карап торулары гел Гөлчирәнең яшь чагын хәтерләтә».

Роман шулай дәвам итә. Корбаннар тезелеп бара. Азмы хатын-кызлар. Азмы ир-егетләр.

Гомумән, бу романны укыган кеше авылның фаҗигасен тирәннән, төптән аңлаячак. Алайса, без урыс Толстойлары һәм аның ише алпавытлар гына «азгынлык ярышына» чыккан дип уйлый идек. Авыл алай уйламый иде. Ул үзе аның кулы астында яшәде. Алар герой иде. Алар Граф Толстой иде...

Йомгаклап шуны әйтә алам, Факил Әмәк - татар әдәбиятының бер өлешенә әверелгән язучы. Миңа җибәргән соңгы хатында балалар өчен китап әзерләвен язган. Шигырьләр җыентыгының әзер икәнен әйткән. «Гөлҗиһан» повестен төгәлләвен белдергән. Мин, 30 елдан артык гомеремне әдәби хезмәткә салган кеше буларак, аңа ышанам.

Казан радиосыннан аның белән әңгәмә бара... Ул сөйли:

- Мөхәммәт абыйга (М.Мәһдиевкә) «Соңгы көз» дигән әсәр яздым, «КАМАЗ» нәшрияты чыгарырга җыена, - ди.
Ә Мөхәммәт ага, башын кайгыга салып:
- Тагын бер бәхетсез татар баласы арта икән, - диде.

Факил дустыма агасы дөрес әйткән, әмма үзем инанган бер хакыйкать бар:
- Бәхетсез татар баласы арткан саен мескен татар халкы үзен милләт буларак саклау өчен әнкә сөте ала. Ә милләт - халыкның әнкә сөте белән тукланып тора. Шигъри Әнкә сөте белән!

Мөдәррис Әгъләм
"Мәйдан" № 12, 2008.

Таң да саташып ата микәнни?

Уңай герой кирәк, дибез. Шундый геройны мин Факил Сафияның «Саташып аткан таң» китабында таптым (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел).

Минемчә, романның исеме үк аның төп идеясен ачып бирә. Әсәрнең башлангыч өлешендә сүз төн уртасында кинәт яктырып киткән офыклар турында бара. Ләкин бу әле чын таң булып чыкмый, саташып аткан таң гына була. Әсәрне укып чыккач, шуны аңлыйсың: сүз монда Октябрь инкыйлабы турында бара.

«Саташып аткан таң» романының төп каһарманы Әхмәтсафа Дәүләтъяров кайсы ягы белән күңелне җәлеп итә? Беренчедән, ул - реаль тормыштан алынган чын кеше. Роман документаль нигезгә корылган. Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтъяров (1905-1938) - күренекле җәмәгать эшлеклесе. Күп еллар буе ул партия-совет эшләрендә катнаша, соңыннан «Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире, ә 1937 елда Татарстанның Халык комиссарлары советы рәисе булып эшли, кыскасы, Дәүләтъяров - республиканың иң югары дәрәҗәдәге шәхесләреннән.

Әсәрдә тасвирланган башка персонажлар да реаль кешеләр. Мин, мәсәлән, яшь Муса Җәлил образын очратып чын күңелдән шатландым. Муса монда шактый җанлы, елгыр, ихлас күңелле, хәрәкәтчән егет итеп күрсәтелә. Уңай яклары белән берлектә аның кимчелекләре дә яшерелми (әйтик, хатын-кызлар белән артык мавыгуы).

Башка тарихи шәхесләр дә (Шамил Усманов, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Гомәр Толымбай, Ченәкәй, Шәриф Камал, Нургали Надеев һәм башкалар) шулай ук бик җанлы, тарихка хилаф итмичә тасвирланганнар.

Иң мөһиме шунда - Ф.Сафин реаль кешенең тулы канлы образын тудыра алган. Әхмәтсафа Дәүләтьяров тырыш, эшчән, нәрсәгә тотынса да булдыра торган кеше. Авылда үссә дә, ул шактый укымышлы, иң атаклы татар шагыйрьләренең иҗатын яттан белә. Байтагы белән аралашып үскән, фикерләре дә уртак. Шуна күрә дә аны Татарстан китап нәшриятында җаваплы урынга куялар. Ул - искиткеч намуслы, кешелекле, алга омтылучан, туктаусыз үсә, камилләшә торган кеше.

Әхмәтсафа Дәүләтьяров образының тагын бер көчле ягы халык язмышы белән тыгыз бәйләнештә булуында. Оренбург өлкәсенең Татар Даргалысы авылында туып-үскән егетнең үсмер еллары гражданнар сугышы чорына туры килә. Бу чор турында әдәбиятыбызда шактый күп язылды инде (Ибраһим Газинең «Онытылмас еллар» диалогиясен генә искә төшерергә була). Әмма бу әсәр берьяклы, совет идеологиясе кушканча гына язылды. Ф.Сафин романында исә бу чор бөтенләй яңа күзлектән тасвирлана, чын тарих ачыла, минемчә. Авылга аклар килсә, игенче-җирмән балаларын көчләп үз армияләренә алалар. Берәрсе каршы төшсә, стенага терәп аталар. Кызыллар килсә дә, шул ук хәл кабатлана.

Гражданнар сугышы бетәр-бетмәс, халкыбыз өстенә тагын бер афәт - 1921 ел ачлыгы төшә. Билгеле булганча, ачлыктан йөзләгән мең кеше үлә, безнең республикада һәм, гомумән, Идел-Урал арасында яшәгән халык авылы-авылы белән кырыла. Бу чор да күп еллар буе игътибардан читтә калып килде. Хәтта Галимҗан Ибраһимовның ачлык афәте турындагы «Адәмнәр» хикәясе дә заманында тыела. Язган тәкъдирдә дә бөтен бәлане корылыкка аударып килделәр.

Әмма роман авторы дөрес күрсәткәнчә, корылык бу төбәктә биш-алты ел саен кабатланып тора. 10-15 елга бер коточкыч, афәт саналырлык корылык килә. Әмма авыл халкының моңа гасырлар буе сыналган бер чарасы булган - игенче һәрчак алдагы еллар өчен мая калдырып килгән. Чын җирмән баласы, амбарда тагын бер еллык өстәмә икмәге булмаса, ачтан үләм дип курыккан.

Корылык егерменче елның көзеннән үк башлана. Игенче өстенә ач үлем ябырылып килгән дәвердә яшь совет хөкүмәте нишли? Урта Идел төбәкләреннән 40 миллион пот ашлык әзерләргә боера. Хәтта ачлык килүе һәркемгә мәгълүм булганда да Татарстан өстенә ун миллион йөз егерме мең пот икмәк җыю йөкләнелә. Татарстанның ул чактагы җитәкчесе Сәхибгәрәй Сәедгалиев, халкын бу афәттән саклап калу урынына, заданиене унбиш миллион дүрт йөз мең потка җиткереп үти. Кыскасы, авыл халкын акыртып талый, маяга һәм орлыкка калдырылган ашлыкны кырып-себереп алып китәләр. Ач халык каргаларны, этләрне, песиләрне ашарга мәҗбүр була.

Автор моны кемнәр эшләгәнен дә күрсәтә. Республиканың буеннан-буена ул чорда мең дә биш йөз вәкил йөри. Аларга кораллы отрядлар ярдәм итә. Бу эшкә Губчека да катнаша, Ревтрибунал да туктаусыз эшләп тора. Шул чорда татар халкының дүрттән берсе йә ачтан үлә, йә туган якларын ташлап чит җирләргә чыгып китә.

Шуннан соң ун ел да үтми, халкыбыз өстенә тагын бер зур афәт - күмәкләшү кампаниясе килеп төшә. Монысында инде Әхмәтсафа үзе дә партия вәкиле буларак катнаша. Күмәкләшү үзе - прогрессив күренеш, тарих масштабында караганда ул үзен-үзе күпмедер дәрәҗәдә аклады да.

Юккамыни колхозлар, башка исем астында булса да, республикабызда әлегәчә яшиләр! Әмма нинди чаралар белән, нинди корбаннар исәбенә үткәрелде күмәкләшү?!

Романда күрсәтелгән уртача зурлыктагы Әмәкәй авылыннан гына 27 җирмән гаиләсен «кулакка» чыгаралар. Аларны өч категориягә бүлеп хөкем итәләр. Беренче категория игенчеләрне баласы-чагасы, әби-сәбиләре белән Себергә сөрәләр. Анда алар кыш көне урман уртасында бушатылгач, йә ачтан, йә туңып үләләр. Бик азы гына качып, шахталарга эшкә урнашып котылып кала. Бөек юлбашчы үзе үк таныганча, шул рәвешчә ил буенча биш миллион кеше кырыла. Икенче категориягә эләккән авыл хезмәт-чәннәрен ерак районнарга күчереп эшләтәләр. Бөтен мал-мөлкәтләрен конфискациялиләр, йортларын совет оешмаларына, колхозларга тартып алып тапшыралар.

Өченче категориягә кергәннәрне авылда калдыралар, ләкин бөтен мал-мөлкәтен тартып алалар, туннарына хәтле конфискациялиләр.

Романда күрсәтелгәнчә, бу эшнең башында ОГПУ тора. Кулак дип байларны гына түгел, күмәкләшүне өнәмәүчеләрне дә атыйлар. Алдап-йолдап, районга килеп кул гына куярсыз дип, олауларга төяп алып китәләр, һәр авылга сөргенгә җибәрелүчеләрнең контроль саннары җиткерелә. Каршы килүчеләрне камчы белән каезлыйлар. Корал кулланудан да тайчынмыйлар. Моңа кемнәр гаепле соң? Авыл активларымы? Аларны үзләрен дә кысып-куркытып торалар. Менә, әйтик, кантон вәкиле Шәмтиев ячейка секретаре Габитов белән ничек сөйләшә:

- Сиңа өч көн вакыт, Габитов, әгәр йөз процент колхоз булмаса, үзеңнең хатыныңны шәрә килеш урам буйлап йөртәбез... (Вакыйга кыш көне бара.)

Романда күрсәтелгән икенче вәкил Фатыйх Сәгыйтов, «кулак» хатыннарын җыеп, һәрберсен таяк белән кыйната. Ирләрен исә салкын келәткә ябып тота. Шулай итеп, авылның иң эшчән, иң булдыклы, аек, тырыш кешеләрен юк итәләр.

Халык вәкиле булган Әхмәтсафа кичергән тагын бер зур афәт - 1937 еллар репрессияләре. Бу турыда да әдәбиятыбыз күп язды инде. Мисал итеп Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре»н китерергә була. Әмма моңарчы күбрәк культ корбаннары, алар кичергән фаҗига турында язылды. Ф.Сафин романының яңалыгы шунда ки, ул җәлладларны чын исем-фамилиясе белән атап яза. Ил буенча репрессияләрне оештыручы - Сталин үзе. Татарстанда исә аның күрсәтмәләрен арттырып үтәүче - Алемасов. Бу образ да реаль кешедәй алынган. Алемасов Александр Михайлович (1902-1973) утыз җиденче елны Татарстан эчке эшләр наркомы булып эшли, репрессияләр башында тора. Өстән төшерелгән «контроль саннарны» ул икеләтә-өчләтә арттырып үти, совет-партия җитәкчеләрен кырып-себереп диярлек кулга ала. Төрмәгә утырта, кыйната, аттыра. Аның «тырышлыгы» эзсез калмый. 1937 ел ахырында Алемасовны Татарстанның партия өлкә комитетына беренче секретарь итеп сайлыйлар, дөресрәге, өстән билгелиләр. Бу урында ул 1946 елга кадәр эшли, репрессияләрне НКВД наркомы Михайлов ярдәме белән тагын да киң җәелдереп җибәрә.

Автор репрессияләр турында моңарчы күрелмәгән гаделлек белән хакыйкатьне күрсәтә алган:

«Стахановчылык хәрәкәте НКВД подвалларына да үтеп керде, көн саен дошманнарны «сындыру»дагы ысуллар, социалистик ярышны тикшерүенә корылган зур җыелышлар үткәрелеп, «артта сөйрәлүчеләргә» йарата рәхимсез шелтәләр белдерелә иде. Әгәр тоткын кулга алынып, «Черек күлгә» китерелгәннең беренче сәгатендә үк алдан әзерләнгән гаепләү кәгазенә кул куймаган икән, ул тикшерүче булдыксыз санала; һаман-һаман эше алга бармаса, аның үзен үк, дошман элементы буларак, ватып-имгәтеп камерага кертеп ыргытырга да күп сорамыйлар...»

Автор бу афәтнең дә һәм сәяси, һәм милли якларын ачып бирә.

НКВД наркомы Михайловка өлкә комитеты секретаре Алемасов менә нинди күрсәтмәләр бирә: «Аларны (ягъни татарларны - Р.М.) даими курку хәлендә тота алсак кына Татреспубликада уңышка ирешеп булачак. Курку хисе генә татарларны асыл инстинктка - үз-үзләрен саклау инстинктына кайтара, шушы хис булганда без үзебезне тыныч тота алачакбыз. Кеше үз-үзен саклау турында уйлый башладымы, идея, дуслык, намус, вөҗдан дигән төшенчәләрнең поты сукыр бер тиенгә әйләнә...»

Бер гаебе булмаса да, Дәүләтьяровны кулга алып төрмәгә ябалар һәм вәхшиләрчә җәзалый башлыйлар.

«...Ярты сәгатьтән ул инде «Черек күл»дә тикшерүче Крохичев белән НКВД наркомы урынбасары Шелудченко алдында түшәмгә асып куелган хәлдә тора иде. Аны төне буе кыйнадылар. Кыйнап арган арада, кан баскан күзләрен мәҗбүри ачтырып, борын төбенә кәгазь төртәләр. Крохичев беләгенә тамган кан-сүлне Әхмәтсафаның канлы күлмәк якасына сөртеп, ысылдый:

- Кул куй, заразы, күпме интегергә була синең белән, хәшәрәт!

Шулай да Әхмәтсафа нык тора, бер гаебем дә юк, дип кабатлый. Мондый сүзләрне ишетү белән аны тагын сугып егалар, аяклар белән типкәләргә тотыналар. Шулай итеп аны көн-төн туктаусыз җәфалыйлар. Ара-тирә нарком Михайлов үзе кереп, тикшерүчеләрне: «Эшли белмисез!» - дип әрли, үзе дә кул кыры белән бөтен көченә тотакның муенына китереп суга...»

Шундый ук җәзаларны башкалар да (Кыям Абрамов, өлкә комитеты секретарьлары Мөхәммәтҗанов, Разумов, Лепа, язучы Кави Нәҗми һ.б.) кичерә. Автор бу әсәрдә үзен көчле аналитик, зур акыл иясе итеп күрсәтә, һәр социаль күренешнең тамырын ачып бирергә омтыла, тарихи мантыйкны тирән һәм яңача аңлап эш итә.

Бу романны укып, шул нәтиҗәгә килдем: әйе, әдәбият-тормыш көзгесе. Әмма аның роле моның белән генә чикләнми, ул - кеше аңын формалаштыручы төп факторларның берсе дә. Ф.Сафин героенда укучы күңелен яуларлык сыйфатлар ярылып ята. Шул ук вакытта аның язмышы милләт, халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән.

Әлбәттә, бөтен нәрсә өстән күрсәтмә буенча эшләнә. Эшләмәсәң - үзең «халык дошманы»на әвереләсең. Ләкин җирле җитәкчеләр дә бу кара эшкә үз өлешләрен кертәләр. Әйтик, 1938 елның гыйнварында Алемасов белән Михайлов НКВД наркомы Николай Ежов янында булалар. Ежов аларга ике-өч мең «дошманны» фаш итәргә разнарядка бирә. Ә алар, мактаудан иләсләнеп, разнарядканы сигез меңгә кадәр күтәрергә рөхсәт сорыйлар, һәм Ежов моңа бик куанып риза була. Ни өчен кирәк булган аларга мондый ерткычлык? Карьера өчен, түшкә орден тагар өчен...

Ә совет хакимиятенә ни өчен кирәк булган бу хәтле кешене газаплау? Автор мондый сорауны куя гына, җавап табуны укучының үзенә калдыра.

Факил Сафинның «Саташып аткан таң» романын мин соңгы ел әдәбиятындагы иң җитди, иң уңышлы әсәрләреннән дип саныйм. Монда заман герое бөтен тулылыгы белән алдыбызга килеп баса. Иң мөһиме, автор заманча фикер йөртә, тарихны яңача күзли, элеккеге алдауга корылган әсәрләрне тулыландырып кына калмыйча, фаш та итә.

Рафаэль Мостафин
"Мәйдан" № 12, 2008.

Хәтере сауларга гыйбрәт

Бервакыт Балтачның үзәк китапханәсеннән «Биек тауның башларында» исемле китапны сорадым да, анда эшләүче Зелирә ханымның җавабын ишеткәч, беркадәр гаҗәпкә калдым.
- Тиз китерерлек булсаң гына бирә алабыз, аны укырга теләүчеләр күп, - диде китапханәче.һәм үзе эшли торган госпитальгә урнаштыра. Яраланган һәм каты контузия алган Шәфкать тә шушында.

Факил Сафинның берничә ел элек Татарстан китап-журналлар басмаханәсендә дөнья күргән романын халык һаман укый, ләкин әдәби җәмәгатьчелек аның хакында артык сүз куертып та тормады, дияргә була. Нилектән икән бу? Әллә без, хәтерсезләндерелгән һәм шул хәлебезгә җиңел генә күнгән халык, туктамас борын ук, бу романда бик азы гына яктыртылган мәгънәсез сугышны онытып та барабызмы? Анда башларын салган милләттәшләребезгә һәм диндәшләребезгә хыянәт булмасмы соң бу? Сугышны башлаучыларны да һәм, бер туктагач, яңадан дөрләтүчеләрне дә җиңел кичердек, сайлауларда аларга иң күп тавыш биреп илне шаккатырдык. «Биек тауның башларында» романы, аңлап укысак, нәкъ менә илкүләм мәнсезлекләргә, тормышның көен-моңын саташтыручыларга, хәтәр гамьсезлегебезгә, хәтерсезлегебезгә каршы якта торып язылган, җәмгыятьнең якын тарихыннан әлегәчә кан саркып торган җәрәхәтне ачып куйган, югыйсә. Шуңа күрә бу әсәр басылып чыкканнан соң ук тиз арада җәмәгатьчелекнең илдәге сугышка каршы көчләрнең игътибарын җәлеп итәргә, аның авторына азмы-күпме хуплау белдерелергә, кирәксә, ул чакта әле тәҗрибәсез булган романистның (соңрак язылган «Саташып аткан таң» трилогиясе аның әдәби осталыкка ирешә баруын ачык күрсәтте) җитешсезлекләре дә бәян ителергә тиеш булгандыр.

Автор роман сюжетына «бөек» (ягъни, бик хәтәр бөеклек чире белән интегүче һәм халкын да интектерүче) Русия тормышыннан кыска гына вакыт аралыгындагы вакыйгаларны ала. Автор укучьщы Чечня сугышының чын сәбәпләрен аңлау өчен алдан ук әзерли башлый. Романда сурәтләнгән Раушания белән Шәфкать фаҗигасенә тирәнрәк төшеним дисәң, бу сәбәпләрне, һичшиксез, белергә кирәк. Биредә Факил Сафинның әйбәт кенә публицист булуы да күпмедер роль уйный. Дөрес, «публицистика кидеп керсә, әдәби әсәрне үтерә» дип уйлаучы әдипләр дә бар. Әмма чеченнәр илендәге кебек сәер сугыш турында сүз бара торган романда автор һәм ул тудырган персонажлар бу канкоешның гаделсезлеге, аны башлаучыларның икейөзлелеге хакында үз фикерен әйтмичә кала алмый бит. Русиянең беренче Президенты Ельцин, телеобъектив каршына басып, Чечняга корал белән керүнең хәтәрлеген һәм, бер башланса, сугышны туктатып та булмаячагын әйткән иде ич. Кемнәр йогынтысындадыр, шушы бердәнбер хак карашын нәкъ киресенә үзгәртте дә куйды.

...Кавказдан бик ерак Усаклы авылында Шәфкатьнең әтисе Гасыйм абзый белән Тәкый агай сөйләшүен күңел биреп, әсәрнең публицистик куәтенә төшенеп укысак, бу эпизодның роман авторы тарафыннан бик уйлап һәм урынлы кертелгән булуын күрербез. Чечня сугышының рәсмиләр танырга да теләмәгән чын сәбәпләре хакында укучыны уйланырга чакыру, хакыйкатьне төшенергә булышу нәкъ шушы урыннан башлана. «Гәзитләрдән укыган бар, хәзер бөтен илгә мафия хуҗа икән», - ди Тәкый һәм ике авыл агае, үзләрендәге һәм роман авторындагы саран гына мәгълүмат нигезендә, мафия турында фикерләшәләр: нәрсә ул мафия, нигә аларны тотып япмыйлар?.. Ун еллар элек проблеманы күпләребез әнә шулай гадиләштереп күз алдына китергәндер. Яңа чынбарлыкка күзләребез ачылмаган мәче балалары төсле идек шул, сабый фикерле идек. Әле дә күзләрнең ачылуын теләүчеләр күп түгел. Ә ун еллар элек бөтенләй гамьсез булганбыз, чөнки ул чакта Төньяк Кавказда сугыш та юк иде, аның уты Шәфкать кебек күп егетләребезнең, Раушания кебек кызларыбызның яшьлеген һәм бәхетен өтеп алмаган иде. Мәскәү, ниндидер «Конституцион тәртитжә аркаланып бер кулы белән чеченнәр илен хәрабәгә әйләндерер, икенче кулы белән аны төзәтү өчен акча биргән булыр, тик ул акчалар кайдадыр эзсез югала барыр, дип тә уйламаган идек. Сугыштан бүтән бер юл белән дә акча табарга өйрәнмәгән Рәсәй түрәләре үз бизнесларын да шуңа кордылар. Чечня сугышын туктаткан Лебедька илнең атаклы эшмәкәре «нинди шәп бизнесны харап иттең» дип юктан гына ачуланды мәллә? Сугыштан, халык фаҗигасеннән акча көрәүче мафия «Аккош»ны кичерә дә алмады, тик аның үлемендә татар фамилияле бер очучы гына гаепле булып калды. Чечняда башланган гаделсез канкоешның аза-аза Беслан фаҗигасенә - бер гөнаһсыз йөзләгән баланың гомере өзелүгә китерүе акылын җуймаган бар дөньяда, миллионнарча күңелләрдә иң күңелсез уйлар калдырды. Факил Сафинның һәр күренешкә үзенчә аңлатма бирергә яраткан һәм, минемчә, күпмедер дәрәҗәдә автор фикерләрен дә чагылдырган Тәкый агае бу коточкыч хәлләрдән соң ни әйтер иде икән?

Тәкый агайның башкаларныкына охшап бетмәгәнчә фикер йөртүе романны тагын да тормышчанрак итә, аның эчтәлеген шактый баета. Колхозлардагы гап-гади төзелешләргә читтән әрмән осталары китереп, авылларны «әрмәнләштерү»гә карата да, түрәләрнең истә-оста югында үзара ярышып мәчетләр салдырырга тотынуы, намазга ничә кеше йөрүе белән җентекләп кызыксынуы уңаеннан да кемгәдер әйтәсе килеп йөргән сүзләре бар аның. Тик болар хакында иркенләп сөйләшерлек, кирәксә, бәхәскә керерлек дуслары гына юк. Күп фикерен, тыңлау-тыңламавына карамастан, укол ясатырга барган җиреннән яшь фельдшер Раушания каршына түгеп кайта. Роман авторының бу алымы, беренче карашка, аңлашылып та бетми кебек. Әмма Тәкый урынына үзеңне куеп карасаң һәм мондый үзгә карашларымны авылда кем белән уртаклашкан булыр идем микән, дип уйласаң, бөтенесе аклана кебек. Раушания - авылда яңа кеше. Ул Тәкыйның фикерләрен җөпләп бер сүз әйтмичә, аның сүз сөрешенә ияреп күңелендәгене ачмаса да, «кирәксез фәлсәфәң белән баш катырып йөрмә, минем монда эшлисем бар», дип олы кешене куып та чыгармый. Ә Тәкыйның фикерләре белән һәрвакыт һәм һәркем килешерлек тә түгел. «Хөкүмәткә кирәк ул мәчет төзү, - ди Тәкый агай. - Имеш, халыкны тиз генә дин белән тәрбияләп ташлыйлар да, алар тыңлаучан, күндәм генә булып калалар. Хөкүмәт ни теләсә, шуны эшли, каршы төшүче юк, бөтенесе дә намаз-нияз, теге дөнья турында гына уйлап утыра, янәсе».

Мәчетләрне һәм динне торгызу эшенә тискәре мөнәсәбәттә торгандай тоелса да, Тәкый агайча уйлаучылар да, шулай уйларга саллы сәбәп бирүчеләр дә тормышыбызда җитәрлек безнең. Югары мөнбәрләрдәге җитәкчеләребезнең халыкны сәясәттән ерак булырга чакыруларын да еш ишетәбез. Дошманны да иң элек сәяси яктан терерәк, хөр рухлырак халыктан эзли башлыйлар. Ельцин-Жириновский «бөркетләре»нең «дошман»ны чеченнәр иленнән «табулары» нәкъ шуны раслый. Романда исә Россия армиясенең өлкән лейтенанты Хасистов үз взводы солдаты Шәфкатьнең хәрби ант кабул итү вакытында тәре үбәргә теләмәвен дә, бер-ике татарча сүз ычкындыруын да (Хасистов та татар кешесе) кичерә алмый. Татарча сүз дә, «Татарстан», «суверенитет» төшенчәләре дә ярсыта аны. Чөнки шул төшенчәләргә бәйләнешле булуы, ягъни, моңа кадәр «самостийная Татария»дә хезмәт итүе аның карьерасына комачаулаган. Хәзер шул «гаебен» юу, өлкәнрәк командирлар каршында да, поп һәм марҗа хатыны каршында да «лаеклы» ышаныч казану өчен тиресеннән чыгарлык булып тырыша. Билгеле инде, андыйларның явызлыгы Шәфкать кебек үзсүзле «милләттәш» солдатларга ныграк төшә. «Өлкән туган»га ярарга җан-фәрман омтылу, «чучмеюшыгымны белмәсеннәр, аларга теләктәшлектә гаепли күрмәсеннәр, дип курку боларның каныннан татарлыкны тәмам сытып чыгара. Көенечебезгә күрә, Факил Сафинның Хасистовына охшаш затлар «милләттәш» түрәләр арасында да очраштыргалый. Романдагы Ким Вилович Шамс та - шундыйларның бер сыңары. Чеченнәр илендә әсир төшкән Шәфкатьнең әтисе Гасыйм агайга, ягъни, туганнан-туган абзасына, ипле бер киңәш тә бирә алмый ул. Шәфкатьнең әсир төшүе, хатыны Раушаниянең аны эзләргә, мөмкин булса, үзе белән алып кайтырга җыенуы «районга тап төшерергә мужет» - менә нинди «зур» кайгы белән кайгыра ул. Үтә гади дә, никадәр тормышчан да каһарман, татар түрәсенең типик үрнәге! Мәскәүләр безгә кырын карар, ышанмый башларлар, дигән «изге» шик соңгы елларда гына да байтакларны икеле-микеле, аңлаешсыз адымнар ясарга, шаккатыргыч белдерүләр белән чыгарга этәрде. Хәер, аңлаешсыз нәрсәләр дә үз җае белән ачыклана тагын...

Роман авторы Раушанияне чеченнәр иле чигенә кадәр шактый тиз «китерә», аны ышанычлы юлдаш - Грозныйдагы әнисен һәм туганнарын белешергә кайтучы Сөләйман атлы егет белән «очраштыра». Романга һәм аның авторына да бик кирәк бу егет. Ул Сөләйманнан башбирмәс чечен халкы, Мәскәүнең кайчандыр үзе яулап алган аз санлы халыкларны көчсезләндерү, таркату һәм тора-бара тәмам бетерү сәясәте хакында байтак мәгълүмат әйттерә. Раушаниягә генә сөйләнгән ул сүзләр роман аша укучыларга да барып ирешә. Без дә хәзер, сан буенча Россиядә руслардан кала икенче урында дип шапырынгалап җибәрсәк тә, аз сайлыга калдырылган, кысылган халык. Шуңа күрә Сөләйманнарны әйбәт аңлыйбыз. Тормышның кырыс чынбарлыгы күп нәрсәгә өйрәтә, элек күргән-ишеткәннәреңә дә яңача карарга этәрә. Чечня чигендәге әшәке бер тикшерү Раушания хәтерендә кайчандыр Тәкый агасы әйткән сүзләрне яңарта. «Корал тоткан, өстенә форма кигән кеше кыргыйлана ул, кызым», - дигән иде аңа Тәкый, һәм үз күршесеннән генә мисал да китергән иде. Күршесе Хәйдәрнең малае милициядә эшли. Кич өенә кайтып, формасын салып ташлагач, синдәй-миндәй була да кала: капка төбенә чыгып утырса, сөйләшеп туярлыктүгел. Иртән формасын киеп эшкә киткәндә, «менә хикмәт инде, кешегә күтәрелеп карамас, йөзе катып калган, карашында боз салкынлыгы... Моны инде хәзер кием йөртә. Әлеге киемдә ул теләсә нинди гамәлне кыла ала, әйтсеннәр генә». Мондый «әверелеш»ләрне тормышта көн саен күреп торганга, Тәкый агайның сүзләрен һәр укучы үзенекедәй кабул итә.

Ә Чечня чигендә Раушания юлыккан «кораллы һәм формалы»лар кыргыйлыкның да чиктән ашканына ия, күрәсең. Аларны бик «яратып» һәм килештереп сурәтләгән роман авторы бу илнең, бу җәмгыятьнең ура-патриоты була алмыйдыр шул инде. Әсәр, бәлки, нәкъ шуңа күрә күзләргә бәрелмирәк калгандыр. Чып-чын үз илебез, ирекле һәм бәйсез үз дәүләтебез булмаса да, патриот булып кукраюны хуп күрәбез, хуҗаларыбыз илен үз илебез дип, алар байлыгын безнең дә байлык дип сөенәбез бит. Факил Сафин менгергән «Биек тауның башлары»ннан торып караганда, безне чолгап алган чынбарлык җетерәк тә күренә, чөнки анда офыклар киңәя. Анда без дөньяны сәләтле язучы күрә алган кадәр күрәбез, һәм... чеченнәр илендә федераль гаскәрнең ниләр кыланганын укып, илерер хәлгә җитәбез. Үз вакытында ул хәвефле вакыйгаларны матбугат язып, телевизорлар күрсәтеп торды, әдип фантазиясенә дә шулар мул азык бирде. Аннары, исләренә килеп, рәсми хакимиятләр бөтенесен тыйдылар. Каләм иясенең чын хәлне белергә омтылуы гына да террорчыларга теләктәшлек күрсәтү дип бәяләнергә мөмкин. Бездә хәзер менә шундый «сүз иреге». Мин өркетелгән кавем баласы, Шәфкатьне эзләп килгән Раушаниянең чечен илендә югалуы, авторның аны билгесезлектә калдыруы өчен дә борчылам. Кемдер ул кызны террорчылар төркемендә «танып алыр» кебек. Алай ук булмас ла, татарларның тугрылыгына ышаналар бит, әнә Путин әфәнде Казаныбызның 1000 еллык бәйрәменә килгәч безнең хакта башларыбызны әйләндерерлек матур сүзләр әйтте, дияргә телисезме? Тик без бүтән вакыйгаларны да истә тотыйк. Коточкыч Беслан фаҗигасе узуга, әле кемнең кем, нәрсәнең ни икәнен берәү дә белмәгәндә, путинчы рәсми затлар иң тиз «ачыклап» дөньяга тараткан һәм шаккатырган мәгълүмат - террорчыларның милләте булды: янәсе чеченнәр, казакълар, татарлар, гарәпләр... Террорчылар үзләренең милләтләре хакында белешмә калдырып үлгәннәр, диярсең. Фаҗигадә газиз балаларын югалткан бәхетсез аналар әлеге милләтләр хакында ни уйлап өлгергәннәрдер? Югыйсә, милләтара ызгыш чыкмасын өчен, рәтле илләрнең берсендә дә террорчының кайсы милләттән булуын игълан итмиләр икән. Россиядә барысын «булдыралар».

- Бәлки син снайпердыр. Әнә бит чечен егетенә тагылгансың/Ялланып киләсең шикелле, - дип ачуланып кычкыра Раушаниягә чик буе тикшерүен уздыручы майор. Чөнки алар һәр чеченны да, аларга «тагылган», юлдаш булган, теләктәшлек белдергән бүтәннәрне дә бандит дип үз-үзләрен тәмам ышандырганнар, инде үлсәләр дә фикерләреннән кайтмаячаклар. «Үз-үзен сукырайткан кешегә доктор да ярдәм итә алмый», ди бит халык мәкале. Ә сукыраеп җитмәгәннәрнең күз карашы чеченнәр илендә киңәя генә төшә. Әйтик, чуваш егете кече сержант Веремеевныкы. Грозныйга сугыш белән кереп яралангач, чечен кызы Мәрьям аны үлемнән коткара һәм үзе эшли торган госпитальгә урнаштыра. Яраланган һәм каты контузия алган Шәфкать тә шушында.

- Әле шушы көннәрдә генә әнисен җирләп килде, - ди Веремеев Мәрьям хакында. - Өйләренә снаряд эләккән. Аннан алда абыйсы һәлак булган. Менә бит ничек ул дөнья! Без ал арның илен туздырырга килдек, ә алар безне дәвалап йөриләр, кеше итмәкче булалар. Шушы халыкны бандитлар дип атаган халыкны җир йотсын!

Нәкъ шушындый карашы аркасында чуваш егете дә һәлак була. Чеченнәр кулыннан түгел, билгеле.

Ләкин мондый хак фикергә килүчеләр, кылган гөнаһлары өчен үкенүчеләр романда да, тормышта да аз шул. Булганнары да - хезмәт баскычының түбәнге басмасында торучылар гына. Мафия вертикале аяусыз ныклык саклый.

Татарлыгын яшергән, милләттәшләрен дошман күргән «туган» белән кабергәчә чуалышып яшиседер, ахры, безгә. Шәфкатьнең солдат хезмәте башында ук юлы кисешкән Хасистовны ахыр чиктә Шәфкать Шәмсетдинов исеме белән, янган-көйгән хәлдә, кургаш табутта Усаклыга кайтаралар һәм шунда җирләтәләр. - Түгел, Гасыймкаем, минем улым түгел бу, - дип елый Шәфкатьнең әнисе Хәкимә. Тик аның хаклы икәненә, ана күңеленең сизгерлегенә якыннары да ышанып бетми.

Беслан фаҗигасендә балаларын җуйган аналар кайчаннан бирле инде үз сүзләрен кирәкле кешеләргә ишеттерә, сорауларына җавап таба алмый җәфаланалар. Мәскәүдә алар белән соңгы очрашу барышында Путин әфәнде, ниһаять, «мин дә гаепле» диярлек көч тапты. Әмма Норд-Ост, Беслан фаҗигаләренә китергән төп сәбәпләр турында тирән итеп уйландымы икән ул? Уйлансыннар, ил түрәләренең тәкәбберлеге Беслан мәктәбендә һәлак булган бер сабый гомеренә дә тормаганын аңласыннар иде шул.

Бик күп сорауларыбызга җавап бирә алмаса да, «Биек тауның башларында» романында уйлый белгәннәрне уйландырырлык күренешләр байтак. Мондый китапларны укыйсы да укыйсы әле.

Рәфыйк Шәрәфиев
"Мәйдан" № 12, 2008.

Фаҗигале еллар авазы

Язма кыскартып бирелә

Соңгы унъеллыкта Факил Сафин үзен җитди прозаик, романнар тудырырга сәләтле художник итеп танытты. 1992 елны аерым китап булып басылып чыккан «Соңгы көз» повестен, әсәрнең прототипларын, язылу тарихын белгән Чаллы-Мөслим-Актаныш төбәге кулдан-кулга йөртеп, теткәләнеп беткәнче укыды. Әсәрнең төп герое Заманов - заман тудырган кеше, заманны тупикка китергән сәбәпләрне ачып салырга ярдәм итүче тип буларак тергезелә. Язучының үз героена сайлаган исем-фа-милиясе дә символик мәгънәгә ия. Язучы Замановны тарихи кеше, совет дәүләте белән бәйләнгән кеше, заманның тимердәй ханы булырга дәгъва итүче кебек сурәтли. Аны шушы система икейөзле һәм мәкерле ясаган. Хатынының иртә үлеме, малаеның юлдан язуы хуҗаның холык-фигыленә, гамәл-тәртибенә барып тоташа. Асылда, киләчәге булмаган бу кеше үзе дә, аның кул астында эшләүчеләр дә - бәхетсезләр, шушы илкүләм идеологик ялганның корбаннары. Повестьның исеме дә әсәрнең субъектив идеясе белән ассоциацияләнә, әйтерсең лә язучы системаның соңгы көзен, иҗтимагый-тарихи хәрәкәтнең ахырына, соңгы ноктасына якынлашуын искәртә, аның корбаннарын берәм-берәм күз алдыннан уздырып сызлана. Автор экзистенциясе ялгыш кануннарга корылган җәмгыятьтә гарипләнгән колларга һәм хуҗаларга юнәлтелгән. Әсәр кешеләрне официаль идеология тудырган иллюзияләрдән, ялгыш кануннардан арындырырга, азат итәргә омтылып язылган кебек тәэсир калдыра.

Замановка оппозициядә сурәтләнгән Камил Бариевич образы кешедәге ныклыкның, хөрлекнең чагылышы, автор идеалы төсен ала. Мәктәп директоры теләсә нинди ситуациядә кеше булып, үз сүзенә тугры калучы итеп бирелә. Ләкин язучы үз героеннан көрәшче ясамый. Киресенчә, күп кенә очракларда юмор кулланып тудырылган әлеге образ ышандыру көченә ия.

«Соңгы көз» повесте татар әдәбиятында соцреализм тудырган уңай геройга (Тимерхан Заманов - алдынгы колхоз рәисе, эшне бар нәрсәдән өстен куючы, совет идеологиясенең төп кануннарын үзләштергән, корычтай-тимердәй нык характерлы, каты куллы кеше буларак, татар соцреализм әдәбияты мәйданга чыгарган уңай геройларның игезәге) башка яссылыкта күз ташлап, укучының аңа мөнәсәбәтен үзгәртү аша совет хакимиятенең асылы хакында уйланырга мәҗбүр иткән беренче әсәрләрдән булды. Көчле кеше фаҗигасен күрсәтү мотивы язучының башка эпик әсәрләрендә дә лейтмотив булып сузылып бара. Авторның көчле иҗтимагый тәнкыйте укучы мөнәсәбәтен формалаштыручы үзәккә әверелә. Полифония алымына-геройлар булып сөйләүгә, аларның уй-кичерешләрен турыдан-туры сурәтләүгә мөрәҗәгать итү әсәрнең ышандыру көчен арттыра.

Язучы каләменә хас тагын бер сыйфат - чор, заман образы тудыру, иҗтимагый атмосфераны ваклыкларда-детальләрдә һәм тулы бер панорама итеп сурәтләү. «Соңгы көз» үзгәртеп корулар алды елларын колачлый, совет хакимиятенең торгынлык, кризис атмосферасын тергезә. Язучы шул торгынлыктан чыгу юлы юклыгы, советчыл идеологияне үзгәртү-камилләштерү мөмкин түгел икәнлекне аңлау ноктасына укучыны да алып килә, моның сәбәпләрен әлеге системаның нигезенә салынган кануннарның дөрес булмавы белән дәлилли.

Ф.Сафин каләме укучыга тәкъдим иткән икенче эпик әсәр - «Гөлҗиһан» - сайлаган әдәби материалы, стиль хасиятләре ягыннан беренче повестьтан нык аерылып тора. Татар повестеның иң матур традицияләрен дәвам итеп, язучы шигъри-эмоциональ хикәяләүдә кеше җанының олылыгын, тирәнлеген күрсәтүгә омтыла, гади авыл хатыны язмышы мисалында, гомумән, кеше һәм кешелеклелек, җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтләре, бер заманда да үзгәрмәс-югалмас кыйммәтләр хакында уйлана.

Үзәккә куелган герой - Гөлҗиһан - көчле рухлы, җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга курыкмый торган хатын-кыз. Ул милли әдәбият өчен традицион, авторның уңай идеалы дәрәҗәсендә сурәтләнгән. Язучы аның ике сыйфатын: кызгана белү һәм гел яхшылык кына эшләү сәләтен калкытып куя.

Ф.Сафин вакыйгаларда ачыла торган характерларны эпизодик образлар ярдәмендә «үстерергә» ярата, моның өчен берничә геройны бер үк амплуада сурәтли. Мәсәлән, Гөлҗиһанның әсәрдәге «игезәге» - шулай ук мәрхәмәтле, күп авырлыклар күрсә дә, кешелеклелеген югалтмаган, кызгана белүче һәм сабыр Шәмсия түти булса, шулай ук ярдәмчел, эш сөючән, изге күңелле, хәтта бераз йомшаграк татар ир-аты тибы буларак тасвирланган Гыйльметдин һәм Бәдри абзый янәшә биреләләр. Үзен генә кайгыртып яшәүче, әхлаксыз, явыз Фәймәнең «дәвамчысы» - Әфүзә күрсәтелә.

Геройларның эш-гамәлләрен, әсәрдәге ситуацияләрне тарихи-иҗтимагый детерминацияләүче реализм, әлбәттә инде, заманга бәя бирмичә уза алмый. Ф.Сафин повестьта 1940-1960 еллар атмосферасын тергезә, чор картинасын ясый. Дөрес, повестьта заман образ итеп төгәлләштерелмәгән, чөнки язучы җәмгыятькә Гөлҗиһан тормышының бер аралыгында гына күз ташламый: төп герой язмышы әсәрнең буеннан-буена халык язмышы белән уртак. Чорга бәя исә шулай ук кеше образлары ярдәмендә бирелә. Ф.Мөлеков, Әүхәт, Шәйхаттар кебек геройлар - нәкъ менә заман тудырган характерлар. Мөлеков 1930-1940 еллар совет системасы тәрбияләгән җитәкче тибы: эш кешесе, ләкин үзен дә, башкаларны да кызганмас, усал. Әүхәт исә - аларга алмашка килгән җитәкче тибы: булдыксыз, надан, әхлаксыз. Бу ике герой хакимиятнең үзгәреш эволюциясен һәм совет җәмгыятендә кешегә мөнәсәбәтне ачып бирә.

Шәйхаттар милли проблемага - катнаш никахлар һәм туган җирдән читтә яшәүгә кагыла. Акыллы, ләкин көчсез, үз сүзен әйтергә, хокукларын дауларга, үзен хуҗа итеп тоярга көче җитми торган, читтә гомер үткәргән татар кешесенең язмышы аянычлы.

Шулай итеп, җәмгыять һәм шәхес проблемаларын тарихи сәбәпләргә тоташтырган, XX гасырның күп кенә сәхифәләрен тергезгән повестьта фәлсәфи фикер, кызгана белү дигән кыйммәт әсәрне җыеп тора. Татар әдәбиятын кызыклы характерлар белән баетып кына калмыйча, повесть реализмның фәлсәфи башлангычка игътибар итү мөмкинлеген дә барлап уза.

Ф.Сафинның «Биек тауның башларында» дип аталган романы да повестьлар кузгаткан аерым бер проблемаларга кагыла. Алай гына да түгел, кайбер мәсьәләләрдә инде башланган сүзне дәвам итә. Әсәр татар әдәбиятында Рәсәй-Чечня сугышын яктырткан, шушы фонда милли проблематиканы калкыткан беренче күләмле әсәр булды. Романда ике төп сюжет сызыгы бар: берсе Раушания белән Шәфкатьнең мәхәббәт тарихы булса, икенчесе Рәсәйнең Чечняга каршы башлаган сугыш хәрәкәтләрендә әлеге фаҗигагә мөнәсәбәт үзгәрү тарихы буларак бәяләнә ала. Аларны үзәк герой - Шәфкать образы бер төенгә бәйли һәм фаҗигале, иҗтимагый сюжет сызыгы да, мәхәббәт һәм гаилә хакында сөйләүче вакыйгалар да бергә чишелә. Милләтара сугышларның да төп сәбәбе - тигезсезлек. Бу явызлыкны туктатуның туры юлын язучы башка милләтләрнең ярдәмендә күрә. Шәфкать белән Раушаниянең чеченнарга булышлык итә башлавы - шуның бер дәлиле.

Җәмгыятьтәге тискәре күренешләр хакында сөйләгәндә, автор усал һәм әче телле хикәяләүчегә әверелә. Сүз сөйләүдән ары китмәгән «милли геройлар»мы ул, кеше язмышына битараф военкомат хезмәткәрләреме, авыл кешеләренә аяк чалучы авыл Советы эшчеләреме - һәммәсе автор тарафыннан сатира утына алына. Мондый геройлар өч яктан бәяләнә: автор аларны ситуация эчендә күрсәтә, икенче бер герой авызыннан бәяләтә, хикәяләүче буларак үз мөнәсәбәтен белдереп уза.

Ф.Сафинның язучы буларак осталыгы традицион алымнарны камилләштерүдә икәнлеге шиксез. Әсәрнең төп геройлары - Шәфкать белән Раушания, алар арасындагы сокландыргыч мәхәббәт, авыл кешеләре арасындагы самими мөнәсәбәтләр сәнгатьчә югарылыкта тасвирланган. Мәхәббәт хисен тасвирлаудагы - лириклык, авыл тормышы сурәтләрен бирүдәге юмор әсәрне мавыктыргыч итә. Ф.Сафинның бу романы 1970-1980 елларда татар авылының үткәнен сагынучы, элеккеге матурлыкның югалуына сызланучы бер төркем әсәрләр биргән татар әдәбиятында яңа сүз булып яңгырады. Ул бүгенге авылда да электән килгән матурлыкның - кеше күңеле, әхлагы, холык-фигыле, тәрбиясе гүзәллегенең, кешеләрнең көнкүрешендәге тәртиплелек-нең, үзара мөнәсәбәтләр сафлыгы-чисталыгының, традицияләр, йола-гадәтләрнең югалмаганлыгын әйтте. Әсәрдәге һәрберсе үзенчәлекле, бөтенлекле характер булып ачылган Хәкимәләр, Тәкыйләр генә түгел, яшьләрдән Раушания һәм Шәфкатьләр дә милли геройлар кебек кабул ителә.

Ф.Сафинның «Саташып аткан таң» трилогиясе XX гасырны тетрәткән үзгәрешләрне игътибар үзәгенә куя һәм аларга ике яклы: кешелек тарихының бер сәхифәсе буларак һәм милли тарихның бер буыны итеп күз ташлый. Романда XX гасырның беренче чирегендә булып узган тарихи вакыйгалар тергезелә. Инкыйлабтан соңгы авыр еллар, гражданнар сугышы, ачлык, колхозлашу һәм репрессияләр - егерме еллап вакыт иңләнә. Үзәккә Әхмәтсафа Дәүләтъяров - татар тарихында билгеле шәхес куелган. Аның дөньяга карашы формалашу, чын күңелдән ышанып яңа тормыш төзүгә катнашуы, зур исем-дәрәҗәләргә ирешүе һәм шушы системаның канлы тегермәнендә юкка чыгарылуы бәян ителә. Автор героен, барыннан да элек, фаҗигале язмышка ия, яңа тормыш төзү идеясенең корбаны булган шәхес итеп сурәтли. Бер яктан, аның гаярь, көчле шәхес булуы ассызыклана. Икенче яктан, Октябрь инкыйлабы казанышларын милләткә хезмәт иттерергә, эш-гамәлләре белән татар халкының язмышын үзгәртергә омтылучыларның, шушы максаттан яңа хакимияттә эш башына килгән татар зыялыларының берсе икәнлеге һәрчак күз уңында тотыла. Зыялылар фаҗигасе трилогия ахырында Ш.Усманов авызыннан әйттерелә: «Гаепме? Бар анысы. Без революциягә сукырларча ышандык. Без тарихның табигый агышына каршы гамәл кылуда турыдан-туры катнаштык, кан, үле гәүдәләр өстендә яңача тормыш төзергә маташтык. Бу иң зур ахмаклык булган. Мин моны соңрак аңладым, таш капчыкка эләккәч, уйларга вакыт бар менә. Гомернең кыйналудан калган өлеше уйланып кына үтә. Ата-бабаларыбызның йолаларына төкереп, үзебезчә әхлак әвәләдек, сәясәт укмаштырдык, денсез-имансыз кавемгә әйләндек. Шушы хәлдә үзебезне гаепсез итеп, акланып маташу зур хата, Дәүләтъяров. Болар барысы да безнең акыл, безнең йөрәк белән эшләнде. Без үстергән үсентеләр агулы җимеш бирделәр. Аларны без ашамыйча, кем ашасын!» Бу гаять тә аяныч нәтиҗә - XX гасырның иң олы фаҗигасенә бәя дә, бары тик XXI гасыр биеклегеннән торып кына аңлау мөмкин булган хакыйкать тә, язучының Ә. Дәүләтъяров язмышы мисалында тарихи хәлләргә яңача-заманча каравына дәлил дә! Язучы фикере, сызлануы көчлеләрне юк иткән заманга, ялгыш юлдан киткән җәмгыятькә, корбан булган шәхесләргә һәм төп көчләрен - яшьләрен югалткан милләткә юнәлтелә. Бигрәк тә өч яссылыкта: колхозлашу барышын, хакимиятнең үз эчендәге астыртын көрәш нечкәлекләрен һәм төрмәдәге аяныч хәлләрне - барлык ваклыклары белән, детальләр, ассоциация уятырлык ачкыч-сүзләр, җан өшеткеч күренешләр, күп санлы мисаллар ярдәмендә сурәтләү шушы сызлануны, ачынуны иң югары чиккә җиткерә. Укучыда да үкенеч ачысы тудыра.

Романны аңлауга ачкыч, беренче әсәрләрдәге кебек, характерлар ачылу барышына яшерелмәгән. Ул - инкыйлабка, большевизмга гомуми бәя, әсәрнең башында ук метафора итеп бирелә, ахырга кадәр «җемелдәп» бара. Төп сюжет сызыкларының беренчесенә төенләнеш булган мета-фора-күренеш түбәндәгедән гыйбарәт. Таң ике тапкыр ата. Иртән торуга, алмагачлар шау чәчәккә күмелгәннәр. Күз тимәсен өчен, бакча хуҗасы Мостафа ботакларга кызыл тасмалар бәйли. Ләкин алмагач чәчәкләрен боз каплый.

Авторның XX гасырның беренче чирегендә булып узган вакыйгаларга һәм илкүләм, һәм милли мәнфәгатьләр, милли тарих, күзлегеннән бәя бирүе - татар әдәбиятына алып килгән иң әһәмиятле яңалыгы. Бу яктан, икенче-өченче китаплар мәгълүмати тирәнлеге белән аерылып тора. Алар - татар тарихчылары өчен дә фактларны шәрехләү ягыннан кызыклы булырлык, төпле, нигезле. Төзелә башлаган мөселман полкын фронтка җибәрүнең милли республиканы гаскәрсез калдыру сәясәте белән бәйле булуын билгеләү, егерменче елларда Татарстан хөкүмәте җитәкчелеге һәм Мәскәү мөнәсәбәтләрен ачу, Солтангалиев сәясәтче шәхесенә бәя, 1921 елгы ачлыкның ни өчен Татарстанда аеруча аяныч нәтиҗәләргә китерү сәбәпләрен табу, бу фаҗигадә Солтангалиевнең ролен күрсәтү («Илгә, нәкъ шул төбәктә яшәгән халык өстенә ябырылып ачлык килгән көннәрдә Татарстанга ун миллион йөз егерме мең пот продразверстка җиткерелә. Сәхибгәрәй Сәедгалиев моны унбиш миллион дүрт йөз мең потка җиткереп үти») һ.б. бик күп мәсьәләләрдә язучы фикере үзенчәлекле һәм яңача яңгырый. Өченче китапта тудырылган Н.Ежов, А.Алемасов, А.Лепа, Г.Мөхәммәтҗановларның сәяси портретлары Казан, республика тарихына заман, XXI гасыр баскычыннан аңлатма бирә. Шунысы да игътибарга лаек: өч китапта да сәяси үзгәрешләр һәм мәдәни үзгәрешләр, милли мәдәнияттәге хәл-әхвәлләр янәшә күзәтеп барыла. Трилогия татар мәдәнияте тарихын, андагы гомуми тенденцияләрне һәм милли үзенчәлекләрне колачлап ала.

ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты уздырган киңәшмәләр, партиянең өлкә конференцияләре материаллары, чыгышлар һәм көндәлекләрдән өзекләр, протоколлар да әсәр тукымасына уйлап урнаштырылган. Алар әдәби материалга кушылып китә, аннан аерылып торган эре кисәкләр юк, образлылыгы белән берьюлы берничә вазифа үти.

Романда, аерым-аерым характер итеп эшләнгән көчле образлардан тыш, күп кенә ярдәмче образлар да урын алган. Аларның бер өлеше - татар мәдәниятендә мәгълүм шәхесләр. Әсәрдә Муса Җәлил, Һади Такташ, Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Авзал Таһиров, Заһид Шәркый, Шамил Усманов, Максим Горький, Салих Сәйдәшев һ.б. бик күпләрнең иҗади портреты тәкъдим ителә. Язучы бүгенге укучыга татарның талантлы шәхесләренең ничек итеп яңа тормыш төзү идеясеннән очкынланып китүе сәбәпләрен дә ача, әлеге талантларның характер һәм дөньяга караш үзенчәлекләрен дә күрсәтә. Мондый максат куелу бүген - тарих дәреслекләре битләрендә большевизм идеологиясенең негатив бәяләнүе шартларында - аерым әһәмияткә ия: ул чор атмосферасын аермачык күзалларга да, милләт зыялыларының ни өчен инкыйлабка зур өметләр баглавын билгеләргә дә ярдәм итә. Бигрәк тә яшьләр: Мифтах хәлфә кебек укымышлы мөгаллимнәрдән белем һәм тәрбия алган Әхмәтсафалар, бунтарь холыклы Җамаллар, очкындай Ш.Усмановлар - талантлы, көчле-булдык-лы, акыллы, саф күңелле буын - соклану катыш үкенеч белән сурәтләнә. Аларның эш-гамәлләренә, уй-хыялларына артык зур игътибар бирү исә алмагач чәчәкләре символын нәкъ менә яшьләр дип аңлау вариантын калкытып куя.

Тарихи шәхесләр, аларның язмышлары тагын бер җыелма образны - заман образын тудырырга ярдәм итә. Заман -1911 елгы инкыйлабтан соңгы, яңа тормыш төзү дәвере. Ул - кешеләр күңелендә зур өметләр уяткан, аларны олы эшләргә дәртләндергән вакыт. Яңа матур тормыш төзү идеясе яшьләрне берләштерә, талантларын ачарга булыша. Ләкин шул ук заман үзе мәйданга чыгарган яшьләрнең башына җитә, аларны юкка чыгара. Аерым шәхесләр язмышына күз" ташлау, сәяси материаллар аша язучы ил тарихына бәя бирә, большевиклар алып барган сәясәтнең киләчәге булмавын, аның җәмгыятьне, милләтне таркатуын ассызыклый. Автор гаменең объекты рәвешендә заманның фаҗигасе калка.

Әсәрдә ясалма образлар күп, һәм алар да максатчан файдаланылган. Сталинның кызыл миләшләрне татар ирләренә охшатуы аша аңлатылган аллегория яңа заманның милли сәясәтен фаш итә: «Көчле халык, рухи тамыры сәламәт сакланган халык. Сәләтлеләрне тарих мәйданына ыргытып кына тора. Чүпләп кенә өлгер - күзне, зиһенне алдап янып торган ачы җимешләрне». Сталин алып барган сәясәт тә, кызыл миләшләрне сырып алып юк иткән кошлар кебек, татарның иң белемле, акыллы, гайрәтле һәм кызыл идеологияне кабул иткән шәхесләрен яшь көенчә юк итүгә, рухи һәм физик яктан имгәтүгә корылган иде, ди язучы. Әлеге аллегориянең икенче укылышына да мөмкинлек калдырылган. «Җәмгыять үсешендә, иҗтимагый фикердә «күмәкләшү» дигән татлы җимеш күпләрнең күзен кыздыргандыр кыздыруын...» дигән өлеш, гомумән, большевизм сәясәтенең аерым этапларын күздә тота.

Романда һәм фәлсәфи, һәм тәнкыйди башлангыч көчле. Фәлсәфи фикерләрне калкыту өчен, язучы еш кына татар шигъри мирасына мөрәҗәгать итә. Дәрдмәнд шигырьләреннән, «Идегәй»дән өзекләр табигый рәвештә әсәр тукымасына кереп урнашканнар. Алай гына да түгел, цитация заманга хас сыйфатларның мәңгелек проблемалар булуын искәртергә ярдәм итә. Менә бер мисал. Әхмәтсафа белән Гомәр агай «Идегәй»дән өзекләр аша «сөйләшеп» алалар: «...Бозгынлыкта калган ил - Аның көне кемгә охшар? Кичәге киткән атамның Менгәне - кеше аты икән, Сауганы - кеше биясе, Җиккәне - кеше дөясе. Алты айлык агыр йортыңнан Урын тапмый, атамның Киселеп китте җәясе, Аның көне кемгә охшар?..» юллары инкыйлабтан соң төзелеп ятучы яңа заманга бик тә оста, үткен бәя булып яңгырый. Моннан тыш, текст әзерлекле укучыны «Идегәй» сюжетына алып китә һәм тарихи вакыйгаларны искә төшерергә мәҗбүр итә: аллюзиягә әверелә. Алтын Урда вакытында да, инкыйлаб чорында да кеше язмышларының хакимият, власть өчен көрәш тәгәрмәче астында тапталуын искәртә. Теләсә кайсы заманда хакимият өчен сугыш бара һәм ул илләр, шәхесләр тормышын тамырдан үзгәртә, үзенә буйсындыра, дигән фикергә китерә. Мондый гомуми ассоциациядән тыш, әлеге сүзләрнең татар тарихына мөнәсәбәтле дастанда әйтелгән булуы да мәгълүм. Милли тарихны бозгынлыкта калган ил эпитетын ачыклау аша аңларга тырышу автор дискурсы кебек кабул ителә.

Әсәрдә бик күп иҗтимагый проблемалар күтәрелә. Аларның байтагы яңа тормыш алып килгән үзгәрешләр белән бәйле. Бу үзгәрешләргә инкыйлаб яклыларның да, аңа каршы кешеләрнең дә мөнәсәбәте, фикер-карашы ачыктан-ачык күрсәтеп барыла. Шул ук вакытта мондый турылык ышандыру көчен киметә. Мәсәлән, романда Мифтах хәлфә губкомнан килгән вәкилгә болай ди: «Акыллы кеше беркайчан да революция ясамый! Бу эшкә, әгәр аны эш дип әйтергә яраса, йә наданнар алына, йә хөсет күңелле, явыз ниятле бәндәләр кулы белән ясала түнтәрелеш. Иң куркынычы - җанында кемнәндер ни өчендер үч алу тойгысы котырган иблисләр генә яскана инкыйлаб-фәлән дип. Акыллары томаланган бәндәләр саташа ул революция дигән нәмәрсә белән». Бу фикер, Мифтах хәлфәнеке булудан бигрәк, бүгенге югарылыктан торып ясалган автор гомумиләштерүе кебек аңлашыла.

Роман үзенең фактологик нигезе нык булу ягыннан сокландыра. Татар мәдәниятендә мәгълүм кешеләр язмышы, тулы бер регион - Минзәлә, Мөслим, Әмәкәй тирәләрендә - колхозлаштыру хәрәкәтенә бәйле мәгълүматлар, Татарстанда 20-30 нчы еллар чигендә партия җитәкчелегенең кылганнары - барысы да чорга объектив бәя бирүгә, яңа тормыш тәртипләренең асылын ачуга хезмәт итә. Ләкин иң әһәмиятлесе - шушы төрле характердагы материал әсәрнең идеясе, нигезгә салынган метафора һәм әдәби чаралар ярдәмендә бербөтенгә әверелгән. Якын тарихка кагылышлы күп кенә әсәрләрдәге төп кимчелек - публицистик катламның уйдырма катламын, әдәби катламны каплап китүе күзәтелми. Дөрес, әсәр тукымасында артык әһәмиятле булмаган аерым бер вакыйгалар да шактый җентекле тасвирлана. Мәсәлән, Әхмәтсафаның Хива якларында хезмәтенә кагылышлы урыннар бик кыска гына, ретроспекция белән бирелгәндә, отышлырак булыр сыман тоела.

Шулай итең, Ф.Сафинның «Саташып аткан таң» романы - татар әдәбиятында беренчеләрдән булып 1920-1930 елларда илдә барган үзгәрешләрне, аларның татар халкы язмышына тәэсирен фаҗига буларак бәяләгән, шушы чорның канлы тарихын акларга яки гаепләргә җыенмыйча, ләкин һәркем сабак алырлык итеп сурәтләгән зур әсәр, татар зыялыларының тормышын һәм омтылышларын, меңнәрчә асыл улларын югалткан милләт трагедиясен яктырткан киң бер елъязма. Әсәр нәкъ менә реализм юнәлеше үзенчәлекләренең соңгырак чорларга караган тарихи әсәрләр язганда алыштыргысыз булуын, татар әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, бүгенге укучы өчен кызыклы һәм гыйбрәтле әсәр иҗат итү мөмкин икәнлекне дәлилләде. Җәмгыятьтә тарихи үткәнгә карата хакыйкать эзләү дәверендә шул хакыйкатьне әдәби калыпта күрсәтү үрнәге бирде.

Дания Заһидуллина
"Мәйдан" № 12, 2008.

Cоңгы көз

(Факил ӘМӘК. "Соңгы коз", Повесть һәм хикәяләр. "КамАЗ" нәшрияты, 1992 ел)

Факил Әмәкнең "Соңгы көз" повесте дә безнең район җирлегендә шактый тәэсирлe вакыйга булып калыр, ахрысы. Әсәр басылган "Аргамак" журналы инде җәйдән бирле кулдан-кулга йөри, повесть турында фикер алышучылар саны артканнан-арта бара. Хәзер инде яшь авторның әлеге әсәрен һәм хикәяләрен туплаган җыентыгы китап кибетләренә чыккач, аның белән кызыксыну, аның тирәсендә шау-шу иң югары ноктасына җитте. Мөслимлеләр "Соңгы көз"не бестселлер кебек укыйлар. Хикмәт шунда, автор - үзебезнең Әмәкой егете, әсәр аның үз башыннан үткән, үз күзләре белән күргән вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Ул вакыйгаларны халык та яхшы хәтерли. Шуңа күрә "Соңгы көз"дә сүрәтләнгәннәрнең язучы уйдырмасыннан тулысынча азар реаль тормыш төсендә аңлануы, андагы персонажларның әдәби образ буларак түгел, ә бәлки укучы үзе күргән-белгән, аралашкан кешеләр рәвешендә кабул ителүе табигый хәл. Мин, азмы-күпме каләм тибрәткән кеше буларак, әдәби әсәр язганда тормыштан алынган геройларның, вакыйгаларның ни дәрәҗәдә үзгәрүен яхшы беләм. "Соңгы көз" документаль повесть түгел. Шуңа күрә автор төрле алымнар белән без белгән кешеләргә ишарәләсә дә, мин алариы әдәби герой рәвешендә кабул иттем. Әсәр бит прототиплар өчен түгел, ә ниндидер фикер әйтү, гыйбрәт өчен языла. Ләкин шундый хакыйкатьне дә истән чыгармыйк: һәрбер әсәр халык тарафыннан бик хәтәр, үтә сизгер бер бизмәнгә салына: тормышка якынмы ул? Бу очракта, әлбәттә, Ф.Әмәк повестеның уңай җавап алачагына шикләнмәскә мөмкин.
Миңа калса, әдәби әсәр буларак, "Соңгы көз"нең төп әһәмияте - дистәләрчә еллар буе ныгып, яман шеш кебек метастазлар җибәргән тоталитар системаның бозык атмосферасын, шул заманның реаль билгеләрен күрсәтүдә. Партия-дәүләт аппаратының иң югары урыннарын биләүчеләрнең чикләнмәгән власте, законнарны таптавы ил өстенә афәт булып төште. Чөнки халыкның авыз ачып сүз әйтергә дә хокукы юк иде. Әлеге законнан тыш яшәүчеләр чикләнмәгән шундый ук властьны үзләреннән түбәнрәк баскычтагы түрәләрнең кайберләренә бирделәр. Аларның һәркайсы үз төбәгендә патша булды, ни тели - шуны эшләде, нинди ләззәтләр, байлык һәм уңайлыклар алырга мөмкин - һәммәсен дә алды. Бу "патша"лар теләгән кешеләренә орден-медальләр тактылар, алардан геройлар, депутатлар ясадылар, теләмәгәннәрен төрлечә җәберләделәр, хөкемгә тарттылар. Дәүләт-партия пирамидасының очына күтәрелә барган саен ул кешеләрнең власте чик-чаманы югалтты, ал арның бер сүзе меңнәрнең язмышын хәл итте. Тимерхан Заманов та - шул системаның шактый зур кодрәткә ия вәкиле. Үз төбәгендә чикләнмәгән властьны аңа партия мәктәбендә укыган сабакташы - КПСС өлкә комитетының беренче секретаре бирә. Утсыз төтен булмый, дигәндәй, повестьтагы барлык персонажлар - Замановка буйсынучылар һәм буйсынмаучылар дип атасак дөресрәк булыр - аның белән теге яки бу мөнәсәбәттә ачылалар. Тик Заманов та бәхетле, горур, рухи яктан теләсә ничек очарлык кош түгел. Аның кылган җәбер-золымнарына кул астындагы кешеләр тешен кысып ничек түзсә, үзеннән югарыда утыручы түрәләр каршында ул үзе дә мескен хәлдә: аларны сыйлый, көйли, чөйли, яраклаша, ялагайлана. Чөнки системасы шундый. Ул хакимлек иткәндә беркем дә бәхетле була алмый. Намусын, горурлыгын сату бәрабәренә тормыштан кемнәрдер ниндидер ләззәт-рәхәтлекләр алсалар да, алар - кызганыч, бәхетсез кешеләр. Дөрес, гади булмаган бу хакыйкатьне укучы күңеленә сеңдерү өчен тормыш вакыйгаларын, характерларны күпьяклы итеп, бөтен тирәнлегендә сүрәтләү шарт. Моның өчен роман, бәлкем берничә роман язарга кирәктер. Кечкенә повесте жанрын сайлпгйн автор үз алдына андый бурыч куймаган һәм МОМЫН, өчен аны гаепләргә дә кирәкми. Ул вакыйгаларның, кайнар эзе буйлап йөгерә, уй-тойгыларын, кичерешләрен тп;|рөк укучыга җиткерергә ашыга, күләме белән кечкенә форма аша тормышның шактый зур катламнарын колачларга омтыла. Шунд күрә вакыйгалар урыны-урыны белән штрих ро иешендә чагылып баралар.
Әсәр без "демократия җилләре", "яңарыш чоры" дип атаган көннәргә үк килеп керә. Әмма теге система җимерелде дип шатланырга иртәрәк әле. Җәмгыять өстенә пресс шикелле басып торучы көчләр исән. Күзе бар күрә, колагы бар ишетә: милләтләрнең бәйсезлек, мөстәкыйльлек өчен көрәшен бастыру өчен илнең төрле почмакларында, шул исәптән үз республикабызда, нинди генә җирәнгеч гамәлләр кылынмый?! Болар бит дөнья җәмәгатьчелегенең күз алдында, бернинди чирканусыз "күпме телисең шул кадәр бәйсезлек алыгыз" дип лаф орган кешеләр тарафыннан башкарыла. Әйе, Замановның соңгы көзе - ул әле тоталитар системаның соңгы көзе дигән сүз түгел...
Ф.Әмәк җитди әсәр язган һәм бу - яшь авторның уңышы. Аның беренче җыентыгына кергән хикәяләрендә дә бу тема төрле вариацияләрдә, төрле нюансларда дәвам иттерелә. "Оҗмахта яңа ел", "Ак карга", "Ашыгыч чара", "Нервың гына чыдасын", "Диңгез уртасында бер кораб" хикәяләре - моның ачык дәлиле. Алар безнең тормыш рәвешебезне сатирик камчы белән аяусыз камчылыйлар. Шулай да ничек кенә булмасын, Факилнең хикәяләрендәге халыкчан җылы һәм якты юмор минем күңелемә аеруча хуш килде. Ул укучыны ялыктырып, озын итеп яза белми, һәр хикәясе бер тын алуда укып чыгыла. Аларның күпчелеге бер-ике биттән артмаса да укучы күңеленә якты нур булып иңә. "Иртә җитлегү" дип исемләнгән юморескада егет кызны озатырга рөхсәт сорый, озата, бераз утырыйк ди, күңелсез була башлагач, кыеның ботын чеметеп ала, тегесе яныгыннан ут күрсәтә. Баксаң, болар һич тә кыз белән егет түгел, 4-5 яшьлек балалар икән. Авторның шулай шаяруьыпуклануын күрергә теләүчеләр аның "Бабай", "Кодалар", "Артист" кебек юморескаларын укысыннар, рәхәтләнеп көлсеннәр. Ф.Әмәк үзен төрле-төрле характерларны юмористик планда ачарга сәләтле автор ("Якшәмбе - ял көне", "Ярыш", "Ызгышлы сәфәр", "Күркә" һәм башкалар) икәнен дә раслый. Гомумән, юмор аның иҗатында төп юнәлеш булмас микән дигән куанычлы өмет то бар, Чонки ул иҗатын юмористйй хикәяләр белән башлады, прозада да, поэзиядо до колү-шаяруга тугры булып калды. Факилнең шигырьләрен, пародияләрен, эпиграммаларын туплаган "Тузганак чәчәге" җыентыгы нәшрият коридорларында чират көтә дип ишеттек. Хәере белән генә булсын! "Соңгы көз"ең язса да, әле аның дәртле, илһамлы иҗат язы башлана гына. Бәрәкәтле язлар килсен!

Фоат САДРИЕВ.
Мөслим.
"Аргамак" журналы № 3, 1993.

БӘНДӘЛӘР ХАТАСЫ— БӘНДӘГӘ САБАК

—Акыллы кеше беркайчан да революция ясамый. Бу эшкә, әгәр аны эш дип әйтергә яраса, йә наданнар алына, йә хөсет күңелле, явыз ниятле бәндәләр кулы белән ясала түнтәрелеш... Акыллары томаланган бәндәләр саташа ул революция дигән нәмәрсә белән.

Язучы Факил Сафин үзенең "Саташып аткан таң" исемле роман-трилогиясендә әлеге фикерне Мифтах хәлфәдән әйттерә. Иске тормышны җимереп, яңасын төзүнең барышы хакында губком вәкиле белән бәхәскә кереп әйтә аларны хәлфә. Каршы якның мәнсезлегенә бик ачуы килгәндер, күрәсең, ул чор хәлфәләренә бик үк хас булмаганча, ипсезрәк итеп әйтә. Әлбәттә, Мифтахның шулай дип ышанып сөйләнүенә әдип Факил Сафинның һәм күпләребезнең иҗтимагый түнтәрелешләргә карата бүгенге мөнәсәбәте һәм өлкәннәрнең ачы тәҗрибәсе дә салынган, хәзерге пырдымсыз тел бизәкләре дә кергән. Югыйсә, заманыңда революцияләрнең халыкка ирек һәм бәхет китерәчәгенә чынлап өметләнүчеләр дә аз булмагандыр үзе...

Тарих тәҗрибәсе түнтәрелешләр уңаеннан бүтән карашларны да китереп җиткерде безгә. "Революцияне даһилар уйлап чыгара, фанатиклар гамәлгә ашыра, ә җимешен эт кешеләр файдалана" дигән Герман империясенең 1871—1890 еллардагы беренче рейхканцлеры Бисмарк. Чынлап та, бәла, бәлки, революцияләрдә түгел, аның үзләре өчен хәләл булмаган җимешләрен тиз-тиз эләктереп калучы әнә шул "эт кешеләр"дәдер, ә? "Саташып аткан таң" (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел) китабының эчтәлеген бер җөмлә белән "узган гасырның беренче яртысында татар милләтенең каймагы юк ителү вакыйгалары хакында" дияргә була. Әйе, имәнеч 1552 елдан соң икенче тапкырдыр, мөгаен, өч дистә ел чамасы вакыт аралыгында татар халкының умыртка баганасына рәхимсез сугыла, рухы имгәтелә. Факил Сафин әсәрендә бу фаҗигале чорның өчтән ике өлеше генә күрсәтелә, анда сурәтләнгән вакыйгалар Бөек Ватан сугышы дигән уртак кырылышка килеп җитми кала. Халкыбызны рухи имгәтерлек явыз гамәлләрне революция тудырган Сталин һәм аның яраннары башкарды. Болай караганда, дөрестән дә, революция татар милләтенә зыяннан башка берни китермәгән булып чыга. Әмма милләтне хөр дәүләтле итү нияте белән утка-суга кергән, "данлы" НКВД зинданнарында коточкыч газаплар кичергән Шамил Усмановлар, Әхмәтсафа Дәү-ләтъяровлар, үзе үлсә дә, нык рухы шул Бисмарк токымы белән тигезсез сугыштан җиңүче булып чыккан Муса Җәлилләр, китапка исеме генә кергән Мирсәет Солтангалиевлар төркемен дә нәкъ менә революция мәйданга чыгарды бит! Менә "үзгәртеп кору" дигән кире түнтәрелеш, ягъни контрреволюция дә гади халыкка көтелгән ирекне һәм муллыкны, ә татарларга үз дәүләтен төзү мөмкинлеген бирмәде, әмма шул ук вакытта үзгәрешләрдән чумырып файдаланучылар да җитәрлек. Мифтах хәлфәме, әллә Бисмаркмы хаклы булып чыга монда?

Һәм тагын сораулар: революция акылсызлар гамәле генә булгач, нигә аның 1905 елгасыннан соң татар милләте чын-чынлап рухи җанлану чорына килеп кергән, нәкъ шул кыска чорда үзенең Тукайдай тиңсез даһиларын тудырып калдырган? Җәдитче Мифтах хәлфә үзе дә шул яңарыш баласы ич! Әйе, ул чор кыска булды, артыннан кара реакция еллары килде, әмма бу котылгысыз идеме? Октябрь түнтәрелешеннән соңрак килгән коточкыч утызынчы еллар да революциянең котылгысыз нәтиҗәсеме? Шунда ил дилбегәсен Каф тавы артының "эт кеше"се эләктермәгән булса, хәерлерәк юл белән дә китү ихтималыбыз юк идеме? Аннары, "революцияләр кирәкми" дип нигә Мифтах хәлфәләр һәм аның Әхмәтсафа Дәүләтьяровтай шәкертләре генә сабак алырга тиеш соң? Халыкны әледән-әле шундый гаҗизлек чигенә китереп җиткерүчеләр, акыллы дәүләт җитәкчесе болай кыланмас дип, ник бер дә уйланмыйлар?

Факил Сафин романын уку барышында җанны бимазалаучы мондый сораулар күңелдә яралып кына тора. Ләкин бу хәл әсәрнең кимчелеге түгел, киресенчә, аның көче, авторның кыюлыгы. Укучыны уйга салырлык, бәхәскә тартырлык фикерләрне курыкмыйча бәян итә ул. Төгәлрәге, әсәр каһарманнары шулай сөйләшә. Тарихи яктан бик еракта калмаган, хәтәр шәүләсе баш өстебездә эленеп торган халык һәм милләт язмышында кискен бөгелешләр, җуелмас фаҗигаләр китереп чыгарган үткәнебезне безнең алга болай бар рәхимсезлеге, кан саркып торган яралары белән сурәтләп бирүче юк иде кебек әле. Ибраһим Сала-ховның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге алган "Колыма хикәяләре" бар-барын, әмма андагы вакыйгалар вакыт ягыннан кыскарак чорны эченә ала, өстәвенә, Ибраһим ага бу әсәрен язганда иҗтимагый фикер колачы бүгенге киңлеккә ирешмәгән, әдипләр дә җәмгыятьнең узган гасыр азагындагы яңа бер борылыш сабагын кичмәгән иде әле. Әйе, тарих сабагы—куллана белгәннәр өчен зур нәрсә. Әгәр татар халкы, аның милләтне әйдәүче төркеме бу борылышка Факил Сафинның шушы роман-трилогиясе күләмендә гыйбрәтле белем һәм уй белән кергән булса, шул белемен эштә файдалана да белсә, аннан, мөгаен, куанычлырак нәтиҗә белән чыгар иде. Хәер, моннан унбиш-егерме ел элек андый әсәр туа алыр идеме икән? Бүгенге көн әдипләренең гасыр башы түнтәрелешен тирәнрәк аңлавы һәм төпле бер фикергә килеп сурәтләве өчен шуңа охшаш вакыйгаларны гасыр азагында үз башыннан уздыруы зарур булгандыр, мөгаен.

Гасыр башы һәм гасыр азагы вакыйгаларында да, аларның нәтиҗәләрендә дә шактый охшашлык булуга карамастан, ике чорның хәрәкәтләндерүче көчләре бер-берсеннән шактый аерыла икән инде. Ни үкенеч, бүгенге яңарыш татар милләтенең Шамил Усмановтай гаярь һәм ңык холыклы улларын тудыра алмады. Ә ихтыяҗ никадәр зур иде! Моның берничә сәбәбе бардыр. Беренчедән, Шамил Ус-мановлар, Мирсәет Солтангалиевлар үз гаярьлекләре белән дә татарның югалган дәүләтен кайтара алмадылар. Димәк, алар юлы бүгенгеләргә үрнәк түгел, гыйбрәт кенә бирде. Безнең заманда Дудаевның "батыр шашкынлыгыннан" да чечен халкына ирек һәм дәүләт килмәде. Икенче сәбәп—татар халкы үзенең хөр дәүләтле чорыннан, иркеннән, данлы тарихыннан, рухи тамырларыннан тагын бер гасырга ераклашты, тәбәнәкләнде, вакланды, иман-әхлагеннән тайпылды, аңа хәзер Тукай чорының пәһлеваннарын мәйданга чыгару тагын да кыен. Тәрбия дә бүтән. Әйтик, Факил Сафин китабының баш герое Әхмәтсафа Дәүләтъяров татарның мәшһүр Риза Фәхретдиннәрен, Гаяз Исхакыйларын укып, Тукай һәм Рәмиевләрен ятлап, алардан рух ныклыгы алып үскән. "Күз тимәсен, Мифтах хәлфә сезгә төпле белем биреп ята түгелме соң?" дип, яшь Әхмәтсафаның белемлелегенә соклана үзе дә киң карашлы сәүдәгәр, халыкка китап таратучы Гомәр агасы. Петр патша "бөеклегенә" хәйран калып, "Рус дәүләтен киңәйткән" Явыз Иванга һәм аның тугры дәвамчысы Сталинга дан җырлап теле ачылган бүгенге буын кош очар биеклектәге милләт каһарманнарын, Дәүләтьяровлар токымын аңлый да алмый—кая ул аларның башлаган эшләрен дәвам иттерү! Тамырларыбыздан аерырга, тарихыбызны оныттырырга тырышулары бушка китмәгән, димәк. Инде кызыксынуыбыз да сүрелеп бара. Тарихи хәтеребезне уятырга омтылган Факил Сафиндай әдипләр иҗатына да шактый битараф без.

Унөч яшеннән әсәргә килеп кергән баш каһарман Әхмәтсафа Дәүләтъяровны Сталин-Ежов җәлладлары 33 яшендә һәлак итәләр. Дәүләтьяровлар буынының саташып аткан таңы әнә шунда бөтенләй сүнә. Нибары ике дистә ел, егерменче гасырның биштән бере! Факил Сафин аны ун ел өйрәнеп язган. Чор вакыйгаларына төшенү аңа да җиңел бирелмәгәндер. Шәхесләре дә нинди каршылыклылар, әдип каләме өчен җайсызлар бит. Аңлап кара син аларны! Әйтик менә, мәктәп белеме нигезендә, Шамил Усманов безнең өчен кем иде? Әдип һәм, бигрәк тә, данлы кызыл комиссар. "Татбригада алга бара..." дип горур җырладык без. Гасыр азагында карашлар үзгәрде: "Урта Азиягә урысларны һәм урыс тәртибен татар сугышчылары алып килде" дип, үзбәк кардәшләрнең рәнҗүен генә ишеттек. Чынлыкта Шамил Усманов ике генә "төстә" түгел, аны безгә өйрәнергә дә өйрәнергә икән бит әле. Ул җәһәттән Факил туган үз укучысына төпле зиһен бирә. "Безгә үз дәүләтебез кирәк, гаскәрсез дәүләт юк"—татарлардан милли кызыл армия туплаганда Шамил Усмановны менә нинди изге ният дәртләндерә! Диндәш төрки туганнарга каршы яу чабарга уенда да юк аның. Дөрес, кызыл комиссарның "шашкын батырлыгы" күп меңнәрчә татар егетләренең мәгънәсез алышта кырылуына китерде. Шул чакта эшче көчләрсез, туендыручысыз калган Идел буе татарлары сугыш азагындагы коточкыч ачлыктан да зур югалту белән генә кичте. Ләкин, милли армия төзелмәгән очракта да, татарлар сугыштан читтә кала алмаячак иде шул. Болай да бер өлеше Зәки Вәлидинең "татарлардан торган башкорт гаскә-ре"ндә, тагын байтагы урыс командалыгында тикмәгә кан коя әнә.

Әйе, милли гаскәр туплап дәүләт яулау нияте, Рәсәй шартларыннан һәм бүгенге вәзгыятьтән караганда, Шамил Усманов-ның һич чынга ашмас хыялы булып күренә. Ә ул вакытта? Менә хәрби халык комиссары Троцкий Сталинга ни ди:

«Барлык фронтларда да авыр йөк—татарлар җилкәсендә. Аеруча пехота, артиллериядә шулай. Кайсы гына фронтны алма, сан ягыннан карасак, гаскәрләрнең күпчелеге—Идел буе татарлары.»

Татарлар революциягә һәм аны корал белән саклауга нилектән болай ашкынып керешкәннәр соң әле? Кемдер аңлатырга теләгәнчә, элек-электән сугышчы, башкисәр халык булгангамы? Акыл белән уйлаганда, сәбәбе бер генә: татар кайчандыр дәүләтледән дәүләтсез калган, һәм ул үзе өчен уңайлы дип санаган һәр очракта аны кире кайтарырга теләп, иреккә омтыла. Пугачев явына милләттәшләребезнең күпләп кушылуы да шуннан килә. Башкортларның мәшһүр Салаватын да, Зәки Вәлидине дә татарларныкы кебегрәк омтылыш биләгәндер. Хәзерге башкорт җитәкчеләре "Без Рус иленә үз теләгебез белән кушылдык" дип бик канәгать белдерү ясыйлар-ясавын, әмма Салаваттай һәм татар Канзафардай, Бәхтиярдай, әлеге Шамил Усмановтай батыр шәхесләрнең гамәлләре белән, бүгенге карашлар , түгел, халык ихтыяры, аның җуелып бетмәгән тарихи хәтере, иреккә сусавы идарә иткән. Хәтта башкортның үз "игез туган"ын өнәп бетермәве, "аң төбендә" ничектер аны гаепле санавы да тарихи вакыйгалар җирлегендә җиңелрәк аңлашыла: заманында татар мөстәкыйль дәүләтен саклап кала алган булса, аның ышыгындагы башкортларга "Рус дәүләтенә ирекле кушылу" ихтыяҗы тумый иде.

Кызыл гаскәрдә татарларның мөһим урын биләвен Троцкий чынлап таныганмы, юкмы—тарихчылар хөкем итәр. Ләкин аның китапта китерелгән сүзләре Шамил Усмановның гамәлләрен,, тирәнрәк аңларга булыша. "Революцион" буш хыял белән йөрмәгән, дәүләт яуларлык көчле гаскәр туплауны һәм күп гасырлык изге максатка ирешүне кулдан килерлек дип исәпләгән, "вакыт җитте!" дип фикер йөрткән ул. Миркасыйм Госманов кебек фәһемле тарихчылар да 1917—1918 елларда мөстәкыйль дәүләтебезне торгызу өчен форсат чыккан иде, тик кулдан ьржьщдырылды, дигән карашта торалар ("Идел" журналы, 1999 ел, 1 сан). Кызганыч, гасыр азагында без тагын бер җайлы вакытны кулдан җибәрдек. Офыкта яңа мөмкинлек шәйләнми дә инде, аңнарыбызны "бердәм Россия" идеясе каплап килә, дәүләтле чорыбыздан отыры ераклашабыз. Бәлки аны искә дә алмый башларбыз.

Шамил Усмановны нинди "хәтәр" хыял җилкеткәнен Сталин да күреп торган. Шуңа күрә төзелеп, оешып бетмәгән, өйрәтелмәгән һәм коралланмаган полкларын регуляр ак казаклар армиясенә каршы бастырып тураттырган. Яңадан төзелгәннәрен Урта Азиядәге диндәш туганнар белән сугышырга җибәргән. Татарларның көчәюеннән куркулары шулкадәр көчле булмаса, аны таркату өчен, халыкның зур өлешен күрәләтә Башкортстанга биреп, автономияләр нигезенә, туганнар арасына шартлаткыч салмаслар, заманында Казаннан да күренеклерәк мәдәни үзәгебез булган Оренбургтай төбәкләрне Татарстаннан читтә калдырмаслар иде. Хәер, элек татарлар яшәгән, татар атамалары йөрткән авыл-калалар-ның барысын Татарстанга бирсәләр, илнең үзен дә бүтәнчә исемләргә туры килер иде шул!

Роман-трилогиянең баш каһарманы Әхмәтсафа Оренбург янындагы Каргалы авылында туып-үсә, Оренбургның "Хөсәения" мәдрәсәсеннән үзгәртелгән Көнчыгыш халык мәгарифе институтында белем ала. Сәгыйть Агишевның да шушында укыган, тиктормас һәм боегу белмәс Муса Җәлилнең, җанына тынгы тапмаган Такташның Оренбургда чагы бу. Шәһәрнең балалар йортында—Шәриф Камал, музыка мәктәбендә—Салих Сәйдәшев директор булып эшлиләр. Шамил Усманов монда гаскәр туплый. Йөз еллар элек үк бәхәссез урыс шәһәре (С. Рыбаков. Ислам и просвещение инородцев в Уфимской губернии. С.-Петербург 1900 г.) дип исем-ат алган Казаннан үзгә буларак, бу вакытта татар милли-мәдәни тормышының күп җепләре Оренбург тирәсендә төенләнә. Хәтта милләт зыялыларының, әдәбият-сәнгать кешеләренең канына байтак тоз салган "тәнкыйть остасы" Фатыйх Сәгыйтов (Мөсәгыйть) та биредә, Әхмәтсафа белән бергә институтта укый. Болар бөтенесе дә Факил Сафинга Әхмәтсафа Дәүләтъя-ровның канат ярган, акыл утырткан, фикерләр көрәшендә чыныгу алган тирәлеген тулырак ачарга, шуның белән бергә, кискен иҗтимагый борылыш чорындагы милли тормышны тирәнрәк аңлап, нәкъ менә роман киңлегендә сурәтләргә булыша, кинәнеп язарлык мәгълүмат бирә. Соңрак без, китапның баш каһарманы "артыннан", Урта Азия якларына да барып чыгабыз, андагы милләттәшләр һәм төрки туганнар белән хәйран танышабыз. Аннары—Казан хәлләре, милләт язмышында тагын да фаҗигалерәк, шомлы шәүләсе күз алдыбызда әле дә күренгәләп ала торган кара еллар... Оренбург мәктәбен узу анда тәрбияләнгән Әхмәтсафалар буынын гына түгел, алар белән бергә Факил Сафинны да әдип буларак отыры чыныктыра, күрәсең: роман-трилогиянең "Ялган тәрәзәле йорт" исемле өченче кисәге, арада иң катлаулысы булуга карамастан, тагын да тәҗрибәлерәк каләм белән язылган дигән фикер калдыра. Андагы сюжет төзеклеге, вакыйгалар тыгызлыгы, сурәтләүдә эзлеклелек... Теләсә кайсы әдипнең үзе иҗат иткән әдәби каһарман белән бергә үсүе дә, "кара" геройлар белән артык мавыгып караңгы чырайлыга әверелүе дә табигыйлар, билгеле. Татарстанның югары даирәләрен һәм әдәби-мәдәни мохитен өтеп-көйдереп узган 1937 ел тәмугын сурәтләгәндә Факил туганның иң зур отышы—бу хәлләр өчен андагы корбаннарны гаепләп хаталанмаган, алардан түбән җаннар ясау яссылыгына төшмәгән ул. Кәм шуна күрә үзе дә Шамил Усмановларнын рухи биеклегендә калган. Ә уйласа, гаепләрлек сәбәп таба алыр иде. Әнә Фатыйх Сәгыйтов атлы маһир әләкче авторны да, аның каһарманнарын да әсәрнең буеннан-буена эзәрлекли, "дуслар"ын "Черек күл" йотып бетергәндә дә исән-имин кала. Исән калулары исә аларның үтә ныклыгында, яшәүчәнлегендә түгел, милли болганыш, үзара низаг тудыру өчен кемнәргәдер һәр заман кирәк булуларында. "Ике эт үзара талашканда бүрегә тыныч" дип уйлыйлардыр. Сер түгел, барлык бәлаләр өчен халыкның үзен, аның хөсетлеген, әләк сөюен гаепләргә һәм шул юл белән татарга каршы көчләрнең ямьсез гамәлләрен йомшартып күрсәтергә омтылучылар да бар. Янәсе, Казан дәүләтен дә Явыз Иванныкыннан көчлерәк Сөембикә-ханбикә гаскәре җимерешкән, утызынчы елларда да үчле татарлар бер-берсен "утырткан". "Татарның иң яраткан эше— әләк язу" дигән фикер бервакыт тар маңгайлы Сталин миендә дә чагылып ала. Әмма бүген генә ясалма күпертелгән караш әсәрдәге җитмеш-сиксән ел элекке Сталинга ябышып бетми. Ә менә татар халкы турында "Сәләтлеләрне тарих мәйданына ыргытып кына тора, чүпләп кенә өлгер" дип, чынлап та уйлавы мөмкин аның. Һәм чүплиләр дә. Рәхмәт, нигездә, татарлар кулы белән түгел. Татарларны үзара иң үчлекле халык дип уйласа, алар бер-берсен аяусызрак кыйнарлар дип ышанса, Сталин Татарстан башына шул милләт улларын куяр, гел читтән Лепа, Алемасов кебекләрне җибәреп тормас иде. Казаннан киткән, татарларны ярыйсы белгән Ежов та, милләтебез бәхетенә диикме, Татарстан НКВДсына халык комиссары итеп Рудь, Алемасов, Михайловларны гына җибәрә. Нәкъ шулар 1937 ел азагына кадәр Татарстаннан 500 "халык дошманы"н атарга дип И. Сталин һәм Н. Ежов имзасы белән бирелгән лимитны 2196га үтиләр! Бу коточкыч саннар—Татарстанның репрессия корбаннарына багышланган «Хәтер» китабыннан. "Саташып аткан таң" нурында без аларның азын гына күрәбез әле.

Татарстан Халык комиссарлары советы рәисе булып бер-ике ай гына эшләп калган Әхмәтсафа Дәүләтъяров "Черек күл" зинданында яшьлек дусты Заһидә белән очраша. Оренбургта бу чибәр кызга гашыйк иде ул. Әмма саф күңелле, хыялый Заһидәнең Такташ дип өзгәләнгән, бүтән бер егетне дә күрми йөргән чагы була. Инде менә, хыялдагы якты киләчәк урынына—бер гаепсезгә җәһәннәм газаплары, кешеләрнең бер-берсенә кыла алган иң зур явызлыгы... Әйе, тозакны бер-берсенә дип коралар, тиздән үзләре дә төшү ихтималын беркем уйламый.

—Ходай каргышы төшәр микән аларга, Әхмәтсафа?—дип өзгәләнә Заһидә, чарасызлыктан гаҗиз калып.

Әмма гыйбрәтле китап авторы Факил Сафин безне—каргыш-рәнҗешләргә, үчлеккә, үзара дошман ясашуга чакырмый, киресенчә, андый хаталардан сак булырга, горур кеше булып калырга өнди. "Таң саташмый, кешеләр саташа"— Әхмәтсафаның әтисе Мостафа Дәүләтъяров сүзләре болар.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ

Казан утлары № 9, 2004


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018