Бүген Әдипләр: Равил Фәйзуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Равил Фәйзуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Камил Фазлый
Вазыйх Фатыйхов
Мәфрүзә Фатихова
Фәридә Фәез-Нур
Рәшит Фәйзрахман
Равил Фәйзуллин
Равил Фәйзуллин

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен һәм 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин «семендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1966—1967 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, армиядән кайткач, СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968—1972 елларда Р. Фәйзуллин— Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, ә 1973 елдан 1977 елның январена чаклы Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре булып эшли. 1977 елдан башлап ул, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Р. Фәйзуллин—1973 елдан КПСС члены.

Р. Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла һәм матбугатта күренә башлый. Поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмышынчы еллар башында чыга һәм «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары («Нюанслар иле» һ. б.), аннан соң 1966—1971 еллар арасында дөнья күргән «Аҗаган», «Монологлар һәм диалоглар», «Мәрмәр», «Гадиләргә гимн» кебек шигырь китаплары белән татар поэзиясенә сыйфат яңарышы алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Аның эчтәлек ягыннан катлаулы, тирән фикер ассоциациясенә, ә форма ягыннан сөйләм интонациясенә, ирекле ритмикага нигезләнгән кыска шигырьләре, диалог һәм монологлары үз вакытында татар поэзиясенең үсеш тенденцияләре турында җанлы сөйләшүләр, бәхәсләр тууга да сәбәп булдылар.

Р. Фәйзуллин поэзиясе, иң беренче нәүбәттә, сугыштан соңгы, алтмышынчы елларда, фәнни-техник революция чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре хәзерге заман кешесенә төбәп язылган, интеллектуаль укучыга адресланган. Ул укучы белән ихлас әңгәмә алып бара, тормыш турындагы, кешелек язмышы турындагы борчылулары, күңелен биләгән уй-хисләре, өмет-йдеаллары белән уртаклаша. Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы — шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели.

Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрьләрдән. Аның шигырьләрендә традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Ул үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага ?Ур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла.

Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу инәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р. Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык җырына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә. Хисләре тагы да тирәнрәк һәм каталырак, фикерләре тагы да саллырак, колачлырак төс ала.

Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Аккошлар» (Ф. Әхмәтов музыкасы), «Менә без дә үсеп Җиттек, әни» (Л. Хәйретдинова музыкасы), «Мин сине ничек яраттым» (Садыйкова музыкасы), «Сагыш» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Тимим күңелемә» (Р. Яхин музыкасы), «Синең өчен яшим» (Р. Абдуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар.

Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм, аеруча, балалар поэзиясендә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр» (1968), «Гадиләргә гимн» (1969), «Сәйдәш» (1981) поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм», «Күмәч пешеге челәр җыры», «Чәчәкләр үстердем», «Паласны кем кагар?», «Якты мон исемле шигырь китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле" бе өлешен тәшкил итәләр.

1984 елда шагыйрьнең әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләре һәм төрле республикаларга, чит илләргә сәяхәте турындагы юл язмалары тупланган «Җырларда — ил гаме» исемле яңа китабы басылып чыкты.

Равил Фәйзуллин әсәрләре берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге премияләр аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе һәм, ниһаять, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Р. Фәйзуллинның аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, башкорт, кыргыз, әзәрбайҗан, чуваш, литва, эстон, грузин һ.б. тугандаш халыклар телләрендә һәм шулай ук немец, поляк, француз, гарәп кебек чит ил телләрендә дә дөнья күрде.

Р. Фәйзуллин берничә мәртәбә өлкә һәм шәһәр партия-комсомол оешмаларының җитәкче органнарына сайланды, ике мәртәбә шәһәр советы депутаты булды. Ул—1968 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, 1975—1980 елларда исә РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены булып торды. 1985 елда аңа РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Р. Фәйзуллин — 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Рәсем ясыйм: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1965.—30 б., ил. 2500.

Аҗаган: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—71 б., ил. 7000. Рец.: Мингалимов Р. — Татарстан яшьләре, 1966, 29 окт.Харисов Р.— Казан утлары, 1967, № 1, 151—152 б.

Монологлар һәм диалоглар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 67 б. 4700. Рец.: Дәминов Ә.—Казан утлары, 1968, № 9, 115—117 б.

Мәрмәр: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—102 б. 3000. Рец.: М ә һ д и е в М. Шагыйрь күңелендә ниләр бар? — Казан утлары, 1969, № 11, 169—172 б.; Хөсни Ф. Мәрмәр ясый безнекеләр.— Соц. Татарстан, 1969, 21 авг.

Гадиләргә гимн: Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1971- 167 б., портр. 4000. Рец.: Әхмәтҗанов Рифкать. Замана һәм шагыйрь.—Татарстан яшьләре, 1971, 4 дек.; Әхмәтҗанов Роберт. Әгәр без дә эндәшмәсәк?— Соц. Татарстан, 1972, 27 авг.

Наз: Лирик шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—208 б. 3000. Рец.: Вәлиев М. «Безгә ак болыт булырга язмаган шул.- Кит.: Вәлиев М. Яшьләр мәйданга чыга: Әдәби тәнкыйть мәкаләләр -Казан, 1978, 12—30 б.; шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1974, №| 164—172 б.; Гаффар Ә. Сүз белән рәсем ясый.— Татарстан яшьләрe 1973, 3 июнь; Мингалимов Р. Шигырьдән миңа ни кирәк? — Соц. Татарстан, 1974, 3 март; Миңнуллин Т. Тәнкыйтьчеләр өлгере че.—Казан утлары, 1974, № 3, 182—183 б.

Шигырьләр һәм поэмалар: — Казан: Таткитнәшр., 1976.—448 б. 4000. Рец.: Мостафин Р. Хис һәм фикер берлеге.— Кит.: Мостафин.Р. Жаваплылык тойгысы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1978, 1-178 б.; шул ук мәкалә.—Казан утлары, 1978, № 2, 176—180 б.; Г а ф ф а р Ә. Нәрсә илтәсең, шагыйрь? — Соц. Татарстан, 1977, 29 янв.; Мансуров 3. Көрәшкә өндәүче җыр.— Татарстан яшьләре, 1977, 21 май.

Күмәч пешерүчеләр җыры. [Худож. С. Насыйрова].— Казан: Таткитнәшр., -977.—16 б. 10 000.

Кыска шигырьләр:—Казан: Таткитнәшр., 1978.—192 б. 3000. Рец.: Вәлиев Мөдәррис. Таяну ноктасы.— Татарстан яшьләре, 1979, 4 сент.; Мансуров 3. Сүзне олылау.— Соц. Татарстан, 1979, 14 янв.

Чәчәкләр үстердем: Буяу өчен альбом. [Текст авт. Р. Фәйзуллин. Худож. С Насыйрова].— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 16 б., ил. 25 000.

Паласны кем кагар?: Шигырьләр. [Худож. Г. Эйдинов].— Казан: Таткитнәшр., 1980.—32 б., ил. 20 000.

Кошлар юлы: Шигырьләр. [Г. Ахунов кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1981.—415 б., портр. 3000. (Шигырь к-ханәсе). Рец.: Хисмәтуллин Р. Вөҗдан белән сөйләшү.— Соц. Татарстан, 1982, 18 февр.

Якты моң.: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—80 б., 3500.

Җырларда —ил гаме: [Мәкаләләр].— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 264 б. 10 000.

Саз: Стихи.—М.: Молод. гвардия, 1974.—112 с. 18 000. Рец.: Коркин В. Свет в зерне.— Лит. Россия, 1975, 11 июля, с. 12.

Суровая нежность: Стихи /Предисл. С. Хакима.— Казань: Таткнигоиздат, 1974.—207 с. 4000. Рец.: Авдеев А. Большой мир поэта.— Сов. Татария, 1974,15 сент.; Сальтина Н. Глоток воды родниковой.— Комсомолец Татарии, 1974, 20 окт.; Васильев Ф. «Живите и здравствуйте!» — Дружба народов, 1975, № 5, 279—280; Миндубаев Ж. Верность огню.—Комсомолец Татарии, 1975, 10 янв.

Миг возвращения: Стихи.—М.: Сов. писатель, 1976.—160 с, портр. 10 000. Рец.: Петров А. Место под солнцем.— Сов. Татария, 1976, 26 сент.; Мустафин Р. Связь контрастов.— Лит. обозрение, 1977, № 5, с. 35—36.

Песня веселых пекарей /Пер. М. Аввакумовой. Худож. С. Насырова.— Казань: Таткнигоиздат, 1977.—16 с, ил. 300 000.

Мой звездный час: Стихи и поэмы. Пер. с татар. Предисл. М. Карима.— М.: Сов. Россия, 1978.—350 с. 20 000. Рец.: Дементьев В. Миг невозвратный.— Лит. Россия, 1979, 9 марта, с. 17; Каюмова Ф.—Сов. Татария, 1979, 26 апр.; Щипахина Л. Час земной —час звездный.— Лит. газ., 1979, 18 апр.; Шестинский О. Убежденность поэта.— Правда, 1979, 13 февр.

Короткие стихи. [Предисл. В. Туркина]. Пер. с татар.—М.: Современник, 3980.—127 с. 10 000. Рец.: Махмудов А. Сплав мысли и чувства.— Веч. Казань, 1979, 15 июня; Папернов Е.—Новый мир, 1982, № 5, с. 268.

Полнолуние: Стихи. /Пер. с татар.—М.: Современник, 1983.—160 с. 10000. Рец.: Любимов Е. Нерасторжима цепь добра.— Сов. Татария, 1983, 11 дек.

Аның турында

Зөкарнәев Ф. Аңлыем дип шагыйрь җанын...—Кит.: Идел: Яшьләрнең әдәби альманахы, 1977, № 8, 77—82 б. Ахунҗанов И. Поэзия турында фрагментлар.—Кит.: Ахунҗанов И. Художник Һәм аның сүзе: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1978, 89—98 6. 3500 Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 Фәйзуллин турында 158—162 б. Фәттах Н. Шигырьме, әллә башваткычмы?—Татарстан яшьләре, 1965, 17 июнь. Хәким С. Поэзиябезгә яна шагыйрь килә. Казан утлары, 1967, № 2, 115 б. Нигъмәтуллин К. Үзенчә жырлый. Татарстан яшьләре, 1970, 25 июнь. Равил Фәйзуллин. - Совет мәктәбе 1972, № 11, 58 б. Утызынчы яз. Татарстан яшьләре, 1973, 24 февр. Вәлиев Р. Яшәүне зурллу. Соц. Татарстан , 1978, 6 апр. Мустафин Р. Сохранить в себе человека.— Дружба народов, 1973. № 6, с. 165. Хаким С. Всего одна песня.— Сов. Татария, 1973, 21 окт. Хаким С. Шаги впереди идущих.—Лит. газ., 1974, 11 дек., с. 4. Шарипов В. Будить в человеке человеческое.— Комсомолец Татарии, 1977, 21 авг. Галиуллин Т. «По этой суете дорог...» — Сов. Татария, 1978, 14 апр, Кар им М. Вызов на разговор.— Лит. Россия, 1978, 10 марта, с. 7. Ку туй Р. На языке поэзии.— Комсомолец Татарии, 1978, 12 апр. Каюмова Ф. С личным золотым клеймом.— Сов. Татария, 1979, 26 апр, Премии «Литературной России» за 1978 г. —Лит. Россия, 1979, 5 янв., с. 7. Авдеев А. Единое слово Равиля Файзуллина.— Сов. Татария, 1981,, 21 апр. Дементьев В. Путь к слову: (Заметки о творчестве Р. Файзуллина).— Волга, 1981, № 3, с. 152—158. Мустафин Р. «Я ведь на земле совсем недавно...»: О стихах Равиля Файзуллина.— Лит. газ., 1982, 7 апр., с. 5.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


МӘХӘББӘТ ИЛЕ

(Равил Фәйзуллин. Мәхәббәтнамә. —Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.)

Мин бу китапны баш очымдагы бүтәннәре янына куйган идем... Биредәге хәзинәләр—минем дус-каләмдәшл әремнең, талантлы шагыйрь-әдипләрнең култамгалары язылган ядкярләр, үзләренчә мина хәерхак теләүче шигъри мәктүб-ләр. Вакыт-вакыт мин шуларны кулыма алам һәм... бу минем яшьтәшләрем өчен дә бик табигый тойгыдыр—без дә бит шулай идек, мәхәббәт илләрен гизгән идек, дип уйланасың. Күңелле дә, моңсу да булып китә... Әмма мәхәббәт тойгысы кешене гомере буена ташламый, ул төрле яшьтәгеләрнен дә башларын идерә, диләр. Әлеге "баш очымдагы" "сердәш" китаплардагы әсәрләргә карата туган фикерләрем күңелдә озак йөреп, яисә кабатлана торгач, үзләренең беренче тәэсирләрен югалталар, дөресрәге, артык гадиләшәләр кебек. Шуның өстенә алардагы күп кенә төсмерләр, хис-тойгылар синең өчен инде күптән билгеле "танышлар"га әйләнеп, күрәсен, артык "үз булып" китәләр. Әмма вакыт сынавын кичергәннәре үзләренчә иләнә-иләнә, алтын бөртекләре сыман, күңел төбендә утырып калалар. Алдымдагы ошбу китап турында билгеле бер фикергә килү дә, шунлыктандыр, шактый катлаулы булды. Шуның белән бергә, шагыйрьнең күңел чырагын кабызган Мәхәббәт чаткылары синен күңелдә дә очкын кабызырга тиеш бит!

Инде, ниһаять, мәсьәләнең асылына якын килергә, китапның түренә үтергә вакыттыр. "Мәхәббәтнамә"дә тупланган шигырьләр беренче карашка гади, әмма кешенең иң катлаулы кичерешләренә кагылган, үтә нәзберек хис-тойгылар—нюанслардан торган Мәхәббәт дөньясына, гашыйклар иленә багышлана.

Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның әлеге шактый саллы тупламасын Мәхәббәткә мәдхия, йәки мәхәббәт тойгыларының шәхси антологиясе дияргә була. (Алдан ук искәртим, бу минем шәхси карашым, шунлыктан, үз "күзлегемне" башкаларга такмыйм). Өстәвенә (бәлки, бәхеткәдер!) без тел-әдәбият тәнкыйтьчеләре түгел. Үзебезчә кичерәбез, үзебезчә язабыз. Язуы кыен, ә бәя бирү җиңелрәктер... Китапның беренче битен ачып, "түренә" үткән саен калейдоскоп сыман, хис-кичерешләр, коллизияләр үзгәрә тора, инде ярты юлда тукталасы да килми, бит саен үзеңне гаҗәеп метаморфозалар илендә итеп тоясың...

Бөек Мәхәббәт дидек. Хәзер, кызганычка каршы, әлеге төшенчә артык шәрәләнде. Ә инде гашыйк җаннарны йолдызларга күтәргән, хыяллар артына канатландырган платоник мәхәббәт, гамәлдә булу түгел, инде термин буларак та юкка чыга бугай. "Мәхәббәтнамә"дә шагыйрь мәхәббәт идеалы итеп үзе үк санап киткән Ләйлә—Мәҗнүн, Таһир—Зөһрә, Ромео—Джульетта, Хәлил—Галиябану һ. б. гыйшык-гашрәт каһарманнары киләчәктә кабатланырлармы? Китабына кереш сүзендә автор болар хакында шактый киң туктала. Дөнья әдәбияты тарихыннан җыя китсәң, шагыйрьләрнең һәм алар язган мәхәббәт каһарманнарының исемнәре генә дә томнар тәшкил итәр иде мөгаен. Көнчыгыш һәм көнбатыш әдәбияты классикларыннан күпме мисаллар китерергә булыр иде! Үземнең дә студент елларда, әлеге югары хисләр белән канатланып, Милли китапханәнең "Мәгарә" ("Грот") дип аталган серле залында Шиллер белән шашканым, Вольтерның Тристан һәм Изольда мәхәббәте турында укып тәэсирләнгән керсез минутларым күз алдыма килә! Китапханәләр тынлыгы, вокзаллар шавы, көзге пристаньнар моңсулыгы, көздән кышка кереп баручы тонык елга агышы, җикән-камышлар сагышы, суда йөзеп барган сары яфрак—болар да, шигърияткә азык булу белән бергә, мәхәббәт язмышларына ишарәли түгелме? Мәхәббәт хисләрен яшь кыз-кыркыннарның, борыннарына дәрт исе кергән үсмерләрнең тәүге керсез тойгылары, яшерен сөю-гыйшык шигырьләре теркәлгән гади генә альбомдагыча да аңлатырга булыр иде ул.

Ә бит "Мәхәббәтнамә" исеме белән дә зурга дәгъвалый түгелме? Ә мин әлеге китапка карата үз фикерләремне җиткерәсем килеп кулыма каләм алган идем. Юкка алынмаганмы икән? Инде искеләрне генә кабатламыйммы? Әмма бөек Такташ әйткәнчә: "мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта"... Әнә бит, шуңа кушылып, Равил Фәйзуллин да:

Бу төшләрне генә язсаң да!— 
Мәхәббәт поэмасы!
дип, үз дөньясын ача... "Мәхәббәтнамә"—яраткан гашыйк йөрәкнең яну-көюләрен, бәхетле һәм сагышлы мизгелләрен эченә алган рухи яшәеш елъязмасы ул дияр идем. Укучы биредә әсәрләрнең форма һәм эчтәлек ягыннан төрле үрнәкләре белән очраша. Анда күңел утының кабынып кына сүнгән мизгелләре дә, бәхетле кичерешләрдә дәвамлы яшәп алу да—бар да сыйган.

Автор, язганнарымны кемнәрдер ревизияләмәгәйләре дигәндәй, утка каршы ут ягып, дулкынга каршы дулкын йөгертеп, үзен анламаучылардан яклый, аралый кебек. Моның өчен дәлил итеп ул "Мәхәббәтнамә"сенә гаять тәфсилле, гыйбрәтле мисаллар тулы "кереш сүз"ен язган. Мәхәббәт турында фәнни трактат диярсең! Шундый илаһи исемгә нигезләнгән китап тикле китапны ачырга җөрьәт иткәннәр хәлне, андагы төрле коллизияләрне аңламас иделәр микәнни? Бер караганда бүгенге укучыга бәйнә-бәйнә аңлату, чәйнәп бирү алай ук кирәк булды микән? дисең. Юкса, шагыйрь үз китабына бәяләмәне үзе язырга алынган сыманрак фикер кала. Хәер, бу минем шәхси фикерем. Башкалар алай уйламас та. Каләм алуга, үзем дә шагыйрьнең шундый төпле фикерләренә мин ниләр өсти алырмын икән, дип уйлап куйган идем. Керешеп китә калсаң, бар икән ул әйтер нәрсәләр... «Кем белә,—ди автор,—бу якты дөньяга без, бәлки, шушы Бөек Мәхәббәт хисен тояр өчен генә киләбездер әле! Икеләнәсе дә юк, шагыйр! Нәкъ шулай, дияр иде миннән башка берәве дә. Асылына төшеп карасаң, барлык юллар да... коммунизмга түгел, ә Мәхәббәткә илтә икән, чөнки барыбызны да Сөннән түгел, Мәхәббәт чишмәсеннән алып кайтканнар бит! Мәхәббәт! дип, кулга каләм алганбыз, җыр язганбыз, көнләшеп сырт йонын кабартканбыз, елаганбыз-көлгәнбез, дуэльләрдә атышып үлгәнбез... Биредә шагыйрь әйткәннәрне тоташ җөпләп баруны яисә аның белән ниндидер бәхәскә керүне дә күздә тотмыйм мин. Ул соралмый да. Ара-тирә, әлеге "Мәхәббәтнамә" кысаларыннан чыгып, гомумән бүгенге мәхәббәт шигъриятенә кереп китсәм, шәт мине гафу итәрләр. Мәхәббәт кыйссалары, мәхәббәт фәне адәм яралу чорыннан ук булмаса да, бик борынгыдан киләдер ул. Тик биредә бер нәрсә ачык: пичекләр итеп кенә "бөек хис-тойгы мәхәббәт"ен, платоник мәхәббәтне югары күтәрсәләр дә, җисми мәхәббәт барыбер җиңеп чыккан. Моны парадоксларга кертеп булмый, чөнки тере дөньяны соңгысы хәрәкәткә китерә. Мәхәббәткә монополия салып булмый. Ул—һәркемнеке!

"Кешене киеменә карап каршы алалар" дип башланган тәкъбирне һәркем белә. Бу яктан "Мәхәббәтнамә" кебек китапны кулга алу да үзенә бер бәйрәм, ул хәстәрле, бәрәкәтле бәйрәм настрое-ниесен искә төшерә, яңарта. Мондый шедевраль кием эчендә сәләмә затлар, белмим, очрар микән? дисең. Поэзия китабы, аеруча мәхәббәткә дан җырлаганы, ул, минемчә, нәкъ шулай булырга тиештер дә. Әйдә, киеменә карап каршы алсыннар, ни рәвешле озату соңгы бәя, нәтиҗә—укучыдан. Бусы—аның эше, китапны төзү ягы да бар бит әле. Полиграфия сәнгатендә дә иң югары бәягә ирешкән китапларның берседер бу дияр идем.

Равил Фәйзуллинның иҗатын, аның үсеш баскычларын шактый әйбәт белгән өлкән каләмдәше буларак, иң беренче шуны әйтим: шагыйрь күпләребез ябышып яткан рифма колы гына түгел. (Болай дип әйтү, бәлки, кемгәдер тапталган фикер булып тоелырга да мөмкин). Шагыйрь өчен билгеле бер халәтнең нюансларын тоту, хәтта халәтләрнең, шуларга китергән сәбәпләрнең азаккы фазасын, мизгелләр нурланышын "аулау" әһәмиятлерәк:
Тайгалады минем йөрәк тә 
Шома күзләрдә. 
...Күпме акыллы баш ярыла 
Матур тезләрдә!
Укыдылар, ди. Ә аңладылар микән? Ай-һай. Яшүсмерләр кызлар альбомындагы примитив, әмма гөнаһыз, беркүзәнәк шигырьләргә охшамаган шул образлы сурәтләрдән торган әлеге юллар. Берәүләр моны үзенчә "сүтәргә" дә мөмкин: ничек инде шома күзләрдә йөрәк тайсын да, матур тезләрдә акыллы башлар ярылсын, ди? Әйе, "маңгайга бәреп" әйтелгән сүзләрне генә аңлап, ничек әйтелгән, шулай кабул итүчеләр өчен катлаулы шул чын шигърият дигән өлкә! Ниһаять, шигырьне хәрефкә-хәреф аңларга тырышу диңгез суын учына алып аның элеккеге төсен эзләүгә тиңдер. Минем бер шигыремдәгечә: "су булып су да үзгәрә, аерсаң олы судан..." Хәер, бүгенге көндә, хәтта кампитр шигырь язу сәләтенә өйрәнеп килгәндә, техник идарә өлкәсен роботлар яулаганда, психолог ясалма интеллект тудыру өстендә баш ваткан заманда метафорага, афоризмга мул шигъриятне генә укучы аңламас түгелдер инде. Әлеге шигырьләрне укый торгач, мин үземә бер кечкенә генә ачыш ясадым кебек. Башка беркемнең дә иҗат алымына охшамаган әлеге шигырьләрдәге аһәңнәр, кабынып-чаткыланып киткән халәт мизгелләре сюрреалистик сурәтләрне хәтерләтәләр. Телебезне бай дип мактыйбыз да, әмма аңарда мин "мгновение"гә тәңгәл мәгънәле сүз табалмадым. Пушкинда: "Я помню чудное мгновение" диелә. Ә менә "мизгел" сүзе аны алыштыра алмый кебек. Тагын: "сиюминутное"ны нинди сүз белән алыштырырга соң? Болар бар да эчке халәт белән бәйле сыйфатлар. Ә Р. Фәйзуллинның мәхәббәт шигырьләрен ачу өчен әнә шул чаткыланып китүләрле, мизгелләрне алыштыручы сүзләр табу кирәк. Шагыйрь хис-тойгы сурәтен шул җанның кузгалган халәтендә, экспрессив ноктада сынландыра, шунлыктан аңа ситуацияләрне ничек булган, шул рәвешчә бирергә туры килә:
Балконлы йортлар артыннан—каядыр 
Безнең халәтләргә иш булып, 
Тальян гармун шыңшып торды Балачактан газиз бер көйне...
Шигырьнең азагы болай:
Безне такси озатып йөрде берәм-берәм 
Моңсу, җылы җәйге төндә 
Яралы лабиринт урамнар буйлап
Әлеге кимәлдәге шигырьләрнең иң характерлысын укучы "Сау чакта, яки "шул" хакта" дип исемләнгәненнән табар:
Шамук мәчеседәй кайтып киләм
Коры салкынлыктан кар шыгырдый
Шыгыр,
Шыгыр,
Шыгыр...
Азагы:
Ә шулай да 
Яшәү шәп бит, 
Анасын саткыры!
Ә менә бу очракта нәкъ менә шул "сиюминутное" сүзен алыштырырдае кирәк иде! (Сиюминутное настроение!) Үзебезчә моны "халәт мизгеле" дип әйтмичә булмый. "Ә" дигәнче уза торган халәт. Мизгеллек халәт дияргә дә була. Шагыйрь үз фикерләренә "утырырга", "тонарга" ирек бирми: аңа нәкъ менә шул мизгел кирәк, кузгалган, "болганган" хәлендә кирәк, күрәсең...

Элегрәк, итальян фильмнарын караганда үземчә бернәрсәгә гаҗәпләнә идем. Аларда декорация дә юк. Сәхнә—соры урам, уенчылары, катнашучылар өсләрендә ни булса, шуның белән. Урамның ике ягын бер итеп кайтып килүче сәрхуш—оператор өчен менә дигән табыш... Тар тыкрыкка охшаган урамнар, балкондагы асылынган керләр, урам аша гына булган йортларның террассаларында, бөерләренә бик эшлекле кыяфәттә таянып, хатын-кызлар нидер "бүлешә", әрепләшәләр... - Бу итальян киносәнгатендә үзгә бер агым—неореализм дип атала икән... Неореализм, сюрреализм. Ә бездә күп заманнар соцреализм зәхмәте белән авырдылар. Мин Р. Фәйзуллинның күп шигырьләрен сюрреалистик сурәтләр янәшәсенә куям. Моңа мисаллар җитәрлек. Французларның атаклы сюрреалист рәссамы Анри Матисс полотнолары реаль сурәтләрдән бераз читләшкән булсалар да, алар бик тә шигъри буяулардан, нюанслардан, ачык төсмерләрдән тукылган. Алардан шигърият аңкый! Минем алдымда ничә еллар Матиссның мәшһүр "Кызыл балыклар" полотносы торды. Әлеге юнәлеш бәйләнчек түгел, ул туйдырмый. Шагыйрь Гийом Аполинер шигърияте дә шулай...

"Мәхәббәтнамә"дә төрле алымдагы, төрле юнәлештәге, төрле үлчәм-калыптагы шигырьләр булганы белән бергә, төрле кимәлдәгеләре дә (шәпләре дә, кайтышлары да) җентекләсәң шактый табылыр иде. Алдан әйткәнемчә, без шагыйрьләр әдәбият тәнкыйтьчеләре түгел. Күбрәк матурларын, күңелгә азык бирердәйләрен эзлибез. Ә андыйлар, шөкер, җитәрлек. Аңа китсә, авторның халыкчан тел сурәтләре афоризмга әйләнердәйләре дә шактый китапта:
Бәйрәмнәр күп... 
Сабантуйга 
Җитә сирәге! 
Матурлар күп... 
Ә күңелгә 
Син иң кирәге!
Яисә:
Иркен идек—тар калдык, 
Күмәк идек—таркалдык! 
...Бер көн килде—таң калдык!— 
Парлы-парлы так калдык.
Мәгълүм Козьма Прутковның: "Кочак җитмәстәйне беркем дә кочмас", дигән мәгънәле тәкъбире бар. Мәхәббәт темасын да, аерым алганда "Мәхәббәтнамә"гә кергән шигырьләрне дә, бер утыруда гына коча алмассың. Гомумән, кочып кына булыр микән аларны?!

Инде китапның соңгы битен ябып, шагыйрьнең үзенә охшатыбрак әйтәсе килә: кеше мәхәббәтен укып чыктым, кеше ләззәтендә ләззәтләндем, кеше учагында җылындым, кеше хисләрендә коендым... Инде үз учагыңны тергез, шагыйрь.

Әлеге китапта бәхетле хис-тойгылар да, мәхәббәтнең үзенә тартым моңсу кичерешләре дә җитәрлек. Мәхәббәт Илендә нинди хәлләр булмас димсез?..

Роберт ӘХМӘТҖАН.
20 сентябрь, 2006 ел.
"Казан утлары" № 10, 2008.

Хакыйкатькә шагыйрь туры керә...

(Равил Фәйзуллии шигърияте турында)

1967 елның феврале иде булса кирәк. «Социалистик Татарстан» газетасында мин Равил кордашымның «Көрәшчеләр» поэмасын укып тетрәндем һәм әсәр хакында ташкын хисләремне кәгазьгә түгеп, тиз генә редакциягә чаптым. Әмма мәкалә дөнья күрмәде. Әйе, ул заманнарда кем турында кем һәм нинди рәвештә әйтергә, яки әйтмәскә тиешлеген бездән өстә — каләм ияләре белән җитәкчелек итүче даирәләр хәл итә иде. Кызганыч, кулдан һәм бер генә данәдә язылган мәкаләмнең күчермәсе калмаган. Шулай да, кызыклы булган булыр иде аны бүген — утыз елдан соң укып карау!..

Менә минем алдымда шагыйрьнең 1992-1995 елларда чыккан өч томлыгы ята. Аларда ике меңгә якын шигырь, миниатюра, поэмалар, лирик парчалар тупланган. Якынча утыз мең юлга якын шигырь — бу бит титаник хезмәт. Татар шигърияте тарихында бәлки бер генә шагыйрь дә бу кадәр шигырь иҗат итү бәхетенә һәм җаваплылыгына ирешә алмагандыр. Шунысы гаҗәеп: татар шигърияте тәҗрибәсеннән чыгып карасаң, томнарны укучыга тәкъдир итүдә яңалыклар, үрнәк алыр нәрсәләр тулып ята; беренче томны шагыйрь Ркаил Зәйдулланың тирән кереш сүзе ача; өченче томның азагында әдипнең Гөлзада Бәйрәмова әзерләгән җентекле, хәтта, әйтер идем, энәсеннән җебенә кадәр онытылмаган библиографиясе бирелә; шунда ук шагыйрь Наис Гамбәрнең Равил Фәйзуллин шигърияте нечкәлекләренә багышланган тәнкыйди хезмәте... Яшермим, тәнкыйтьчесе булмаган татар шигъриятенең шагыйрь Наис Гамбәр кебек искиткеч әзерлекле, белемле, саф, киң күңелле, бик тә акыллы тәнкыйтьчесе бар дип куандым. Моңа кадәр, минем карашка, Равил Фәйзуллин иҗатына әдәби тәнкыйть ике яссылыктан чыгып эш итте: башлангыч чорында кабул итмәс дәрәҗәдә кискен тәнкыйть, аннан, ягъни шагыйрь «аякка баскач», бу барлы-юклы тәнкыйть комплиментка күчте. Бу безнең тәнкыйтьнең дилетантлыгыннан, тагын да ачыграк итеп әйтсәк, булмавыннан килә иде. Наис Гамбәр бу ике башлангычны - җылы сүзне һәм чын тәнкыйтьне бәхетле рәвештә бергә куша алган. Мин бу мәкаләне Равил Фәйзуллин иҗаты буенча беренче чын тәнкыйть мәкаләсе итеп кабул иттем. Әгәр Гамбәр әфәнде киләчәктә аны тагын да киңәйтә һәм тирәнәйтә төшеп, яңадан эшләсә, шагыйребез иҗаты турында бер фәнни эзләнү — монография туган булыр иде...

Әмма Наис Гамбәр мәкаләсендә бер үкенечле, шулай да төзәтерлек хата киткән. Равил Фәйзуллин тарафыннан 1962 елда русчадан тәрҗемә иткән инглиз халык авыз иҗаты өлгесе — «Кадак» шигырен ул, шагыйрь китабына «инглиз халык иҗатыннан, С. Маршак буенча» дип күрсәтеп узса да, Фәйзуллинның үз шигыре итеп тәкъдир иткән.

Мин әдәби тәнкыйтьче түгел. Бу кадәр зур хезмәтне аркылысын аркылысын аркылыга, буен буйга аерып чыгып, әдәби кануннар һәм эстетик кыйммәтләр биеклегеннән торып, объектив бәя бирү минем өчен мөмкин булмаган эш. Равил Фәйзуллин иҗаты турында шигъри фәнгә бер генә яңа фикер өсти алсам да шат, чиксез шат булыр идем.

Алтмышынчы еллар уртасында татар шигърияте Равил Фәйзуллиң шигырьләре белән шартлады. Реаль дөнья-чынбарлыктан шигъриятнең бик тә реаль, бик тә катгый дөньясына, бер караганда, сюрреаль, бер караганда бик тә прагматик шагыйрь килде. Тоталитар шартлар басымы астында оемаган катыкны хәтерләтә башлаган татар шигъриятендәге стилистик һәм фикри яңарыш зарурияты законлы рәвештә яңа шагыйрьне — яңа шәхесне чакырды. Тарихи зарурият бар икән, шәхес һәрчакта да табыла, һәм ул Равил Фәйзуллин булып чыкты. Яшь шагыйрь яңа башлангыч-инициативаның шелтәле-кисәтүле булачагын белә иде. Җаваплылыкның кайнар үзәгенә кереп, ул җаваплылыкны үз күкрәгенә алды. Әмма тор­мышта бер генә нәрсә дә буш җирдә бар була алмый. Равил үзенең шигъри системасында меңьеллык тәҗрибәсе булган татар шигъриятенә аның бар байлыгы, рухи тупланышы аша килде. Форма яңалыгына игътибар итсәк, аның укытучы-остазлары итеп, бәлки, Сәгыйть Рәмиев, Һади Такташ, Әнвәр Давыдов, Шамил Анакларны күрсәтү урынлыдыр. Чынлап та, күз алдына китерегез: әле Юлсубин (Балтач) мәктәбендә укып кына йөргән, беркемгә дә билгеле булмаган һәм унбиш яшендә «яшәп үтелгән вакыт, яшьнәп үтелгән вакыт, бүтәннәр вакыты өчен сарыф ителгән вакыт!» дип саф традицион шигырь язган үсмер кинәт кенә татар дөньясына:

Әй, сез — салкын йөзле таш кешеләр!
Ялгышмыйсыз,
Мин — беренче безнең нәселдән! —

дип аваз сала. Безнең нәселдән беренче. Дөнья классикасына гына түгел, безнең язмышларны бизмәнгә салып утырган Мәскәү сәясәтчеләре — салкын йөзле таш адәмчекләргә ташланган чакыру иде бу. «Эрмитажда йөрим» дип исемләнсә дә, уклар Эрмитаж классикасына түгел, халкыбызны юк итүче классикларга атылган иде... Равил антитезаны түземнең соңгы чигенә кадәр кысты һәм татар шигъриятендә кушыла алмый торган кемсәләр һәм төшенчәләрне куша алды:

Шау-шу иде.
Ридикюльләр
Кәрзин белән сатулаша лотокларда.
Кәтүк кадәр малай тора.
Бер кулына бавын кысып тоткан.
Берсендә — алма...
Каш астыннан карап ала:
Кешеләр.
Алма.
Кешеләр
. Герләр.
Кешеләр.
Алма...
Аның өчен —
Яхшы,
гүзәл,
кызык бар да. Дөнья әле — Мәңге кортсыз кызыл алма...
(«Базарда»).

Кем бу кәтүк кадәр малай? Кешеләр белән алма, кешеләр белән герләр каршылыгында, акча янчыгы киштәдәге тулы кәрзиннәр белән сатулашканда, нигә тоткан ул кулына бау? Нинди бау ул? Ни өчен ул? Әлегә дөньяга кортсыз алсу алма итеп караган сабый «салкын йөзле таш кешеләр» тарафыннан алданганлыгын аңлап, бер заман шул бавы белән өрлеккә үрелмәсме? Бу хакта уйлау да куркыныч, әмма уйландыра, «Мәскәүләр тотса якаң...» дип Тукай бабай юкка гына әйтмәгән бит! Шәхес һәм җәмгыять, шәхес иреге һәм коллык темасы Равил иҗатында һичкайчан өзелмәс җеп булып сузыла һәм ул ничектер күзгә күренмичә генә, йомшак кына итеп шартлый:

Бер үрмәкүч узган
Җебен суза-суза
Тупас йөздән — чормадагы балавызга...
Бар иде колунның ялтыраган чагы, —
Йөзәр яшьлек имәннәрнең калтыранган чагы!...
(«Метаморфоза»).

...Ә бит куеныбызда —
Парикмахер кызның үткер пәкесе
аркылы уза,
буйга уза!..
Пәке бии муеныбызда!
(«Парикмахерскаяда»).

Күңелдә булган инсафсыз сүзләр,
Иреннән тәгәрәп,
Идән ярыгына төшеп югалдылар...
Өстәлдәге агач ручка яфрак ярды,
Урындык аяклары сөенешеп үзара
Пышылдаштылар
(такмак язучы шагыйрьдән акыллырак булып күренделәр алар бу минутта)...
(«Иңемә кулларың орынгач...»).


Карагыз, никадәр иркен фикерләү һәм никадәр «мантыйксызлык»?!! Мөмкинме сүзләрнең идән ярыгына тәгәрәве? Мөмкинме ручканың яфрак яруы, урындык аякларының пышылдашуы? Француз сюрреализмыннан җирлексез-нисез, кем әйтмешли, оригинальлек артыннан куып, бер дә юкка күчереп утыртылмаганмы болар татар җирлегенә? Әгәр күчереп утыртса, аннан миңа ни зыян? Үзебезне, телебезне, фикерләү мөмкинлегебезне киңәйтү, баету өчен тырышмыймы яшь каләмдәшебез? Онытырга ярамый: алтмышынчы елларның уртасы иде. Бөл ай да тар һәм икенче иҗеге нәкъ әнә шул «тар» сүзен эченә алган татар дөньясы урталай ярылды. Күсәкнең башы Равилгә төшсә дә, ул ялгыз түгел иде.

Татар шигъриятенең фикер һәм форма-калып офыкларын киңәйтү өчен көрәштә ул елларда өлкәннәрдән Әнвәр Давыдов, Шамил Арнак, Марс Шабаев, Роберт Әхмәтҗанов, яшьрәкләрдән Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим һәм бу юлларның авторы күтәрелгән иде.

Әйе, күк күкрәү көттермәде, әдәби-иҗтимагый мохиткә тирән анализ ясарлык сәяси эшлеклеләре, галимнәре, политологлары, әдәби тәнкыйтьчеләре булмаган, татар коллыгының сазлыгына кереп баткан номенклатура — татар латифундистлары, меңьеллык язма мирасы була торып, соңгы дистә елларда «бәхет турында җыр» такмакларында зәвыгы бозылган, конформизмда черегән татар җәмгыяте, зәвыклар һәм сәяси каршылыклар бәрелеше нәтиҗәсендә икегә бүленде — мәшрикъка һәм мәгърипка, җәдитчеләргә һәм кадимчеләргә, китапчыларга һәм печәнбазарчыларга, искеләргә һәм яңаларга... Бу бәрелештән хәтта иң зур шагыйрьләребез дә читтә калмады. Иң абруйлы шагыйребез Хәсән ага Туфан, мәсәлән, дистә елга якын бу «экспериментларны» кабул итмәде һәм әдәби атаканың тәүге көннәрендә үк «юкны эзләмәскә, барны үстерергә!» дигән программ белдерү белән чыкты.

Бу елларның әдәби тарихы әлегә язылмаган. Үзенә бирелгән тирән акыл һәм нечкә сизенү белән Сибгат ага Хәким гел безнең якта — эзләнүчеләр ягында булды. Әлбәттә, ул да безнең өчен бик борчыла, нинди эш майтарырлар икән дип эчтән генә сыза, ике арада йомшак күпер бурычын үти һәм тизрәк аякланып китүебезне көтә иде. Әйе, бер караганда, яңа фикер әйтү өчен татарда иске шигъри калыплар җитәрлек, мәйдан да тар түгел иде кебек. Чөнки, ни өчен дигәндә, һәр яңа фикер, яңа эчтәлекне әйтү өчен яңа форма, яңа калып уйлап табып, «шаккатыризм»нар белән шөгыльләнүдә милләтнең әдәби мирасын икенче, ялгыш юлдан алып кереп китү, милләт кадәр милләткә Ходай Тәгаләнең үзеннән бирелгән, изге саналган, гасырлар буе шомарган мөнәҗәт, бәдавәм, ягъни гаруз һәм силлабо-тоник калыплардан, ягъни, кыска итеп әйтсәк, Тукай шигыреннән ваз кичү кебек куркыныч күренә иде.

Шигырьнең милли формасы — вәзене ул көн саен алыштырыла торган күлмәк түгел. Вәзен яңартып кына эчтәлек яңартып та булмый кебек. Әмма без алтмышынчы еллар уртасында үзебезне баскан ташлардан үч алу ниятендә яңа вәзенгә аңлата алмас дәрәҗәдә сусаган идек. Татар җәмгыятендә тупланган яңа эчтәлек белән искергән вәзен арасында каршылык ифрат да кискенләшкән, Хрущев «язы»ның безнең Казанга килеп җитә алмыйча тончыга башлаган чоры иде шул. Әйе, алтмышынчы еллар уртасында татар мохитендә фикер һәм форма кытлыгы шартлар дәрәҗәгә җитеп кысылган иде...

Ирекле, ягъни ак шигырьнең әйдәп баручысы Равил Фәйзуллин булды. Ирекле шигырь фикерне шомартмыйча, иҗек калыпларына салып, җәфалап тормыйча, беренче тоемда әйтеп бирү мөмкинлеге ача иде. Әмма ул үзенең беренче сулышыннан соң ук татарның шигъри тәрбия кануннары, ачык итеп әйтсәк, бу фикерләү консерватизмы белән бәрелешкә керде. Бер яктан без төрки-татарның ирекле шигырьдәге чиксез мөмкинлеген тойсак, икенче яктан бу мөмкинлектән күрә торып баш тарту, аны инкарь итү белән очраштык. Бу фаҗига иде. Әгәр бераз алгарак китеп, инде еллар аша «Без нәрсәгә ирештек соң?» дигән сорау куйсак, мин, шәхсән, һәм, кызганычка каршы: «Без чигендек һәм шушы чигенүнең корбаннары булдык», — дип әйтер идем.

Әмма без гарьләнмибез һәм зарланмыйбыз. Бүгенге татар шигърияте үзе хуҗа һәм үзе шаһит: ак шигырь, ирекле шигырь шаукымы вакытлы бер мавыгу фазасы булу белән чикләнмичә, шигъри тоеп-тануыбыз офыкларын киңәйтте, укучыларыбыз зиһенен масштаблы итеп, нәтиҗәдә шигъриятебезне дөньякүләм дәрәҗәдә күптөрлелек һәм күптөслелек, Дөньякүләм дәрәҗәдә сыгылмалылыкка алып чыкты.

Алтмышынчы еллар татар шигъриятенең сул канатыннан менәмен дигән шагыйрьләр, шагыйрәнә көрәшче шәхесләр - ягъни шигъри УТ өләшүчеләр үсеп чыкты. Роберт Әхмәтҗанов, Кави Латыйп, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим... Шулар арасында мин үзем дә бар идем. Болар бит инде барысы да тере һәм үлемсез тарих!..

Әйе, әле китерелгән исемлектән укучыны иң сискәндергәне Равил Фәйзуллин булды. Үзенең беренче чорында дистәләгән япьле мөгезләре белән тирә-юньне айкаган мамонт башка мамонтлардан иң алда тукалланды. «Ирекле» шигырьнең бигүк ирекле булмаганын, артык «ирекле» булган хәлдә, аның тамырларыбызга балта чабу булачагын тирәнтен аңлаган, иҗтимагый тетрәнешне песи кебек алдан, һавадан тотып алган яшь шагыйрь еш кына яңа калып кармагына җим итеп иске калыпны кап­тырды:

Без, ахры, гыйбадәт кылдык:
Тезләр тездә иде, күзләр — күздә...
Әллә егерменче гасыр,
Әллә мәҗүсилек бездә?
Күк һаман пышылдый,
Вакыт һаман тукый.
Урман сагаеп тыңлап тора.
Җил шуышып арага керә...
Без, ахры, гыйбадәт кылдык.
Күңел тулы яшь, күздә — бер тамчы юк.
Мәхәббәт бар, Сафлык, сәгадәт бар...
...кавышу юк.
(«Без, ахры, гыйбадәт кылдык...»).


Әлбәттә, шагыйрьнең исәп-хисабы бухгалтер исәп-хисабы түгел. Андагы процент һәм саннар дөньяны яңадан ачу, яңа образлар, яңгыраш аллитерацияләр, метафораларда чагыла. Әгәр син ачкан яңа тәгъбир, яңа сүз канатлыга әверелеп, кәгазь битеннән халык теленә сикерә икән, шагыйрь бурычы үтәлгән дигән сүз. Равил теленнән халык теленә сикергән тәгъбирләр моны үзе сөйли түгелме? «Башны салларга салып, китәсе иде агып...» «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...» «Ә бит үлеп үлемсезлек яулау — бердәнбер юл түгел тормышта...» һәм башкалар... Милләтнең бөеклеген тумышыннан, ана сөте белән белгән шагыйрь шул ук милләтне вагайткан, кечерәйткән, хәтта хокуксыз иткән сыйфатларын каушау белми утка тотты һәм бу юнәлештә турыдан-туры «таң вакытында йоклаган татар» быргычысы Сәгыйть Рәмигә, Габдулла Тукайга барып тоташты:

Кара учка: бар тапканым!
Кара тотып, тешләп, чиртеп!
Тик төпченмә — каян алган?
Иң мөһиме — түгел ялган!
Без эзлибез — шунда бәхет!
Туры карап хәвефебезгә.
Шуңа, ахры, шатлыгы да,
Газабы да бөтен бездә.
Әй сез, өстә йөзүчеләр!
Шактый оста йөзүчеләр!
Дулкын-күбек сөзүчеләр!
Сез Кояшның күзендәме?
Үпкәләүдән биегрәк без!..


Биредә «улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән кинаяне аңлау авыр түгел. Бугазлап ул үзеңнекен, күңелсезгә күлмәк кидермиләр — күрмисеңме, империаль тегүчеләр, безнең өлешкә кереп, безнекенә тиенәләр! Талама һәм талатма үзеңнекен! Күпмегә кадәр, кайчанга кадәр мөмкин?

Куйсыннар бәяләрен, тик
Асылыңа тиңен;
Үз хакыңны бугазлап ал,
Бирсәләр кимен.
Мут тегүчедәй, синекеннән
Киенмәсеннәр!
Бәяңә карап, исемеңә
Тиенмәсеннәр!


Менә шундый шәхсән гарьлек гомуммилли гарьлеккә әйләнмәгәнгә, «халыклар дуслыгы» тигезлек факторыннан чыкмаганга күрә, лирик геройның «башын салларга салып, китәсе иде агып». Әйе, әйе, «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга. Куркырга, өркергә җай бар ул һаман да». Никадәр йөзгә бәреп һәм никадәр япьтәш әйтелгән! «Ә кем әле сез ул хәтле?» — дип сорый теге империаль Гыйфрит. «Көрәшчеләр!» дип җавап бирә шагыйрь.

Бөтен планета буйлап
вакансия —
Көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр!
Бухгалтерлар, исәпләгез!
Хисаплагыз, электрон машиналар!
Күк астында
Кешелекле җаны булган кеше күпме?
«Кем МИН?
Нишлим?
Нишләячәкмен?»
Бу турыда
Кешеләрнең күпмесе уйлый?
(«Көрәшчеләр»).


Бәлки бу сүзтезмәләрендә бүгенге күзлектән караганда шигърият юк дәрәҗәсендәдер, Шәехзадә Бабичның «Һәр шигырь юлында йолдыз янмаса, шигырьне язып торырга кирәкми» дигән кисәтүеннән чыгып, безгә шигъриятебезнең чакырулы-кычкырулы өлешен кисеп атаргадыр бәлки? Ирләр булыйк дип оран салып, ирләр, көрәшчеләр булыйк дип көрәшчеләр булалмагач, безгә кем булырга соң? Бәлки милләтче булырга кирәктер? Бөтен казаларыбыз без милләтче була алмаганнан килмиме? Равил Фэйзуллин «кычкыруы» ул кичергән планетар эзләнүнең чагылышы иде. Такташның Фэйзуллин үрнәгендә икенче кабатланышы иде ул. Кычкырган өчен битәрләргә мөмкин булса, кычкырмаган өчен дә битәрләргә мөмкин, һәр эзләнү, җәмгыять кадәр җәмгыятьне сискәндерү югалтусыз, ялгышларсыз була алмый. Бу «ялгышлар»ның әдәби яшьләребездә яңаны табу импульсын, эзләнү рефлексын көчәйтүе хак бит. Бәлки «укымышлы» укучы Равил Фэйзуллин иҗатында Назыйм Хикмәт, Пабло Неруда, Гарсиа Лорка, Исикава Такубоку һәм башка бөек шагыйрьләрнең йогынтысын телескопсыз да күрә аладыр. Күрсен, моңардан нигә гарьләнергә? «Их, безгә дә шундый шигърият-мәдәнияткә ия булырга иде!» дип ачынып, милләткә бер генә булса да ачыш миләшен сузарга омтылган шәхесне ниндидер гаепләрдә гаепләргә ярамый, һәр шагыйрь, һәр чын шагыйрь тилебәрән орлыгын үзенчә ашый, үзенчә тилерә һәм аннан үзенчә арына. Бу табигый күренеш. Беренче чорында татар аңламас дәрәҗәдә «гарәби» шигырьләр язган Тукайны, яшен ташыдай чакмалы, көйдергеч, җен арбасыдай «килбәтсез» Такташны, ниндидер миллиграммлы шигырьләре белән күңелне кытыклап кына куйган Дәрдмәндне алыгыз. Равил Фэйзуллин алтмышынчы еллар азагында «Көрәшчеләр кирәк!» дип аваз салды. Әмма «көрәшче» төшенчәсенә тоталитар система белән шагыйрь салган мәгънәләр аермасы көн белән төн сыман ярылып ята иде. Басып алучының үз, басып алынучының үз көрәшчеләре бар. «Социализм, җирдә коммунизм җиңсен өчен» бар дөньяны басып алып килгән империаль үзәккә бүген революцияләр дә, гаделлек өчен көрәшчеләр дә кирәкми. Аңа барыннан да элек сакланып калган үз империясенең бөтенлеге — ягъни чечен сугышлары кирәк. Шулай итеп, «дус» халыклар империя мәнфәгатьләрендә «дошман, угъры, бандит» халыкка әйләндерелә. Милли азатлык көрәшчеләре империаль үзәкнең кан дошманы. Алар — «экстремистлар, милләтара гармонияне бозучылар, террористлар». Шагыйрь дә, мәңгелектән килгән «болгатучы» буларак, шул «экстремистлар» исәбендә йөри, чөнки ул империячел номенклатура күрмәгәнне күрә һәм ярып әйтә:

Гөмбәзләре — кояшмыни!
Сары алтын — чиркәү!
Бабайларның күз яшьләре
Менә кайда икән!
Төссез түгел күз яшьләре,
Сары төстә икән!
Ничек ялтырый тәреләр!
Акыл — көчтә икән!..


Тетрәтә бу шигырь мине. Шушы сигез юл өчен мин Равил Фәйзуллинның сигез йөз юл декларациясен гафу итәр идем.

Бер күтәргәч өй булыр...
Инде бурада күз яше,
Салып кергәч ни булыр?
Ире гел кагып торса,
Яше гел тамып торса...
Бүрәнә җеге җектә,
Дөнья тора нәзектә.
Салып кергәч, өй булыр.
Инде бурада күз яше,
Тора-тора ни булыр?
(«Бер күтәргәч өй будыр...»).


Соклангыч бит. Бик тә нечкә һәм тирән бит, ә? Бер караганда, шагыйрь булу авыр да түгел икән, тиешле сүзләрне тиешле итеп тоташтырсаң, классика туа да куя: «Бер күтәргәч өй булыр... Инде бурада күз яше, Салып кергәч ни булыр».

Без әдәбиятка көтүебез белән керсәк тә, Равил үзе әйтмешли, без, «арысланнар, көтүебез белән йөремәдек». Әмма ялгыз йөргән арысланнарга да үз нәселе-тарихы салган эзләр кирәк. Тәҗрибә кирәк. Урманы-кыры, чишмәләре-сулары кирәк. Ә болар, бу байлыклар фәлсәфи рәшәдә түгел, бары тик реаль дөньяда гына бар. Тәҗрибә-экспериментларга ничек кенә омтылсаң, үз-үзеңнән ничек кенә котылырга теләсәң дә, «кара сакалың артыңнан калмый йөри», ягъни реаль тормышның үз агышы бар: кояш иртән чыга — кичен бата. Киресенчә түгел. Формаль эзлән үл әребездә күп тапкырлар борын канатып һәм маңгай күгәртеп, без, туйганчы, күңелебез булганчы «тилереп», үз табигыйлыгыбызга кайттык. Арадан беребез әйтүенчә, «елгалар да кайтты ярга, һич зарланмый ярлар тарга». Безне иске үзәннәргә кырыс чынбарлык борды. Югыйсә, без халыктан, милли мирастан аерылачак идек. Минем карашка, Равил Фәйзуллин үзенең ачышларын, бу ничек кенә сәер тоелмасын, ирекле шигырьдә түгел, традицион шигырьдә ясады. Ирекле шигырь — киеренке дөнья. Анда һәр юлда ниндидер көтелмәгән образлы, фикри, метафорик, аллитерацион ачыш булмаса, укучы мәхәббәтен яулап булмый. Татар ирекле шигыре, ирекле шигырь, гомумән, бары тик һәр юлдагы яңа ачыш белән генә яши ала. Без бу сынауны үтә алмадык. Равил Фәйзуллин традицион шигырьдә халыкчанлыкның нечкә, оста сәясәтчесе булып калды. Тагын шунысы кызык: әдәбиятка аның белән бергә кергән кайбер «халыкчанлык сәясәтчеләре» чын халыкчанлыкны аңлый һәм кабул итә алмыйча, шигърият политиканнары булып кына калдылар. Болар барысы безнең әдәбият тарихчылары өчен күтәрелмәгән чирәм. Бу темага тотынучы тәнкыйтьчеләребез юк. Нинди зур тарих! Бу тарихның үзен тудырган шәхесләр исән чакта, ул, тарих, безнең күз алдыбызда югала түгелме?! Шуның аркасында бүгенге заман татар шигъриятенең үсеш тенденцияләре ачылмый, шагыйрьләрнең «туу-өлгерү-сүнү» чорлары күмелеп кала. Равил Фәйзуллин үзе дә бу хакта уйланып, ахры, менә бит нәрсә ди:

Идел ага. Ил барыбер
Идел-йортын онытмады.
Ярларында яши бирә
Идегәйнең оныклары.
Идел ага. Без агабыз.
Артта — маяк, саллар кала.
Култыкларда пристаньнэр,
Яулык болгап ярлар кала.
Идел ага. Ул мәңгелек.
Кай елгалар кибеп кала.
Иделең белән акканда
Җанда барыбер өмет кала..
. Килешәсездер, моңсу, бик тә моңсу.
Хакыйкатькә шагыйрь туры керә —
Карап тормый: саймы-тирәнме...


Миңа күп тапкырлар ишетергә туры килде: имеш, Равил Фәйзуллин шигырьдә кыскалыкка омтылып, киресенчә — күпсүзлелеккә бата һәм шигъриятенең җиңел укылу мөмкинлеген чикли. Моның белән бәлки ниндидер дәрәҗәдә килешергә дә буладыр. Әмма һич шикләнми расларга кирәк: Равил кыскарткан юл, ул алып кергән «нюанслар иле» — бер, ике, өч, дүртьюллыклар татар шигъриятендә аерым жанр булып тамырлана аямасалар да, аңардан соң килгән яшь шагыйрьләрнең барысы өчен дә өйрәнү, сискәндерү мәктәбе бурычын үтәде. Чаллыда, мәсәлән, бик тә сәләтле шагыйрьләребез Габделнур Сәлим һәм Нияз Вәли Равил башлангычын шактый уңышлы дәвам итәләр. Бу куанычлы күренеш, Равил безнең барыбызны да «шулай да мөмкин икән» дигән фикергә инандырды. Аның җиңел кулы белән еш кына гипотеза аксиомага әйләнде.

Бил каешын кочаклап яткан улым...
(«Беръюллыклар»).

Тоннельдә бер үптең!
Поезд, һай, тиз үтте...
(«Икеюллыклар»),

Әй, быел кыш озын булды!
Тәрәз арасына куйган
Мамыкны да эретер идем!
(« Өчъюллыклар»).

Йолдыз, Кояшларны күрми торып,
Ничек белмәк кирәк бу Айны!
Мин Пушкинның торган җирен күреп,
Бөеклеген тойдым Тукайның.
(«Дүртьюллыклар»).


Әлбәттә, Равил Фәйзуллин кебек киң масштаблы шагыйрь турында бер мәкаләдә тулы картина тудыру мөмкин түгел. Мин үзем мөһим санаган кайбер үзенчәлекләргә генә тукталырга булдым. Аның эпик әсәрләре, чәчмә әсәрләре, балалар өчен язган әсәрләре читтә калды. Әлбәттә, һәр иҗатчының үз «чирләре» була. Әмма алар җитлекмәгәнлек, ниндидер «Иомшаклык»тан түгел, ә үсеш баскычларын тәшкил итә торган вакыт юшкыны. Безнең барыбыздагы кебек, Равил кордашыбызда да бар ул чирләр-сырхаулар». Урыны белән ашыгу, тыныш билгеләр белән артые мавыгу, бер генә көн дә шигырь язмыйча калмаска омтылу, лаборатор тәҗрибәләрне ашыгыбрак укучыга күрсәтү... Эксперимент өлгеләре була рак, шагыйрьнең аңа да хакы бардыр, әлбәттә. Хис белән ныгытылмаган, коры мантыйктан чыккан кораламалар өч томлыкта, минем карашка, очраштыра. Аларның кайберләрен, бәлки, авторга, әдәби юл башында үзе үк белдергәнчә, әлегә чыгармый «яндырып» торырга кирәк булгандыр.

Равил Фэйзуллин кебек үзенчәлекле шагыйрь һәм шәхеснең замандашы булуым белән куанам мин. Аның характерында, табигатендә мине со­кландырган сыйфатлар байтак. Ул бик кешелекле. Рухи һәм матди юмарт. Эшчән. Кешене бервакытта да кимсетмәс, хурламас. Арага кермәс, ин­тригалар, чуар интереслардан ерак торыр. Авыр чакларда да олпатлы­лыгын, җитдилеген саклар, каударланмас һәм каушамас. Кирәк чакта тыныч кына читтән карап тора белер. Кирәк чакта уртага-утка керер. Ка­батлап әйтәм: аның шигъриятен, аныкын гына түгел, башка дистәләгән шагыйрьләребезнең иҗатын тәфсилләп ачып салган тәнкыйть китапла­ры, тикшеренү-монографияләрнең булмавына бик тә үкенәм. Аһ, күпме сер аларда, аһ, күпме сер бездә!..

Айдар Хәлим.
Чаллы. Март-июль 1996 ел.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013