Бүген Әдипләр: Фәйрүзә Хәбибуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәйрүзә Хәбибуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Динар Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Асия Хәсәнова
Энҗе Хөсәенова

Фәйрүзә Фәррахетдин кызы Хәбибуллина 1954 елның 18 апрелендә Сарман районы Дүсем авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Кама медицина училищесына укырга керә. Әлмәт шәһәрендә яши, яраткан һөнәре буенча «Светлячок»—«Җемелдәвек» балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы булып эшли. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Көзге алмагач

Күршем бакчасына күзем төште, 
Калтыранып куйды алмагач. 
Тынычландым, алмаларын шулай
Коеп җыялар дип уйлагач.

Ялгышканмын икән, колагыма 
Ишетелде пычкы тавышы. 
Һәм күршемнең биек алмагачы 
Сыкранып җиргә авышты.

Ал чәчәкле язы үтеп киткән, 
Алмалары күптән балланган. 
Җимеш биргән. Ямьле җәе үткәч, 
Бакчасында урын калмаган.

Әле кайчан гына шушы куллар 
Җыеп алган иде алмасын. 
Гомер көзләрендә, алмагачкай, 
Синең көнгә калу язмасын.

Шул мизгелдә җирдән аерылды, 
Горур башы түбән иелде. 
Ботаклардан татлы алма түгел, 
Сары яфраклары сибелде.

Бозга әйләнгән күңел күперләре 
Беркайчан да инде эремәс. 
Күңел күзен кырау каплаганнар 
Үзе егылмыйча сер бирмәс.

Җир куенында калган тамырлары 
Бу халәтне сизә күрмәсен. 
Ямьле язлар җиткәч, яңа шытым 
Кояш нурларына үрләсен!

Йөрәк җимешләрем, улларым!

Офыкларым кара болыт каплап, 
Эшкә бармаганда кулларым. 
Сезгә карап, яшәү көче алдым,
 Бәхет телим сезгә, улларым!

Күңел тәрәзәмне томан сарып, 
Күренмәсә барыр юлларым. 
Сезгә карап, илаһи нур алдым, 
Шатлык телим сезгә, улларым!

Утлы хәнҗәр кебек нахак сүзләр 
Өзгән чакта күңел кылларын. 
Сезгә карап, яшьлегемне күрдем, 
Сафлык телим сезгә, улларым!

Йөрәгемне учларыма кысып, 
Катып калган чакта сыннарым. 
Сезгә карап, янә сулыш алдым, 
Саулык телим сезгә, улларым!

Күзләремне яшьләр каплаганда, 
Урап алган чакта моңнарым. 
Сезгә карап, яңа җырым туды,
Гомерле булыгыз, улларым!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013