Бүген Әдипләр: Фәйрүс Госман
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәйрүс Госман


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Мәхмүт Галәү
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Фәйрүс Госман
Фәйрүс Госман Татарстанның Мөслим районы Иске Әлмәт авылында туып үскән егет. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли.

Фәйрүс ГОСМАН кытыклары


Мөслим райкомы бюросында савымның кимү сәбәпләрен ачыклау бара. Беренче секретарь Г.Хафизов берничә хуҗалык җитәкчесен “утлы табада биеткәннән” соң, чират Киров исемендәге колхоз рәисе Э.Галимовка җитте. Беренченең тозлы-борычлы сүзләрен бераз сеңдергәч, Энгель Сабирович телгә килде:
-Ул менә болай булды бит әле, Гариф Хафизович, үткән атнада безгә райкомнан бик “әшәке” карар килеп төште, анда, барлык җитәкчеләр, белгечләр спартакиадада катнашырга тиеш,- дип язылган. Шул карарны үтәү максатыннан, без бөтен колхоз белән чаңгыга бастык, сөт мәсьәләсен кайгыртырга вакыт булмады.

Алла саклый тора


Мәллә-Тамак авылында иртән көтү куган вакыт, ике күрше сөйләшеп тора:
- Карале, Һәдияттәй, син ишеттеңме, теге азгын Сәлимә тагын авырга узган икән ләбаса?
- Әстәгъфирулла тәүбә, чынлап әйтәсеңме Галимәкәем? Алла сакласын, Алла сакласын!
- И, Һәдияттәй, Алла саклый тора, синең Хәмит белән минем Фәрит “таптый” тора.

Кукинлы шәраб
70 нче елларда авыл кибетләренә шәраб 200 литрлы мичкәләрдә кайта иде. Хафиз абый күп еллар сатучы булып эшләгәч, аннан чумара кертү җаен да әйбәт белә, һәр мичкәгә 10-15 литр су куша, ә суны басмадан чыгышлый инештән чумырып кына ала икән.
Бервакыт колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Л.Мусин да бу кибеттән өч литрлы банка белән шәраб алган. Кайткач карасалар, шәрабтә вак балыклар (кукиннар) йөзеп йөри икән. Икенче көнне әйткән бу:
- Хафиз, виноң бик әйбәт булды, Казаннан килгән кунакларга да бик ошады, кабымлык та юллап тормадык- кукиннары йөзеп йөри иде, - дигән.

Моннан да әйбәт күренә

20, 40, 60 яшьләр тирәсендәге өч балыкчы кичке якта Ык буена балык тотарга төшсә, каршы як яр буенда яшь кызлар анадан тума чишенеп, су коена икән. Боларны күрүгә, 20 яшьлек егет чишенеп тә тормый, суга сикерә дә кызларга таба йөзеп китә. Моны күргән 40 яшьлек балыкчы:
- Әй, дурак та инде, менә бит көймә бар, - дип, көймәгә сикерә дә каршы ярга таба каерып-каерып йөзә башлый. Боларның кыланмышына шаккаткан 60 яшьлек бабай:
- Һи, дураклар, моннан да әйбәт күренә, югыйсә, - дип куя.
Кукиш сиңа, Рәсим
Райкомда бюро утырышының иң кызган вакыты.
- Бер атна Казанда форсить иттең, фермаларга урнаштыру өчен ТСН-3 алып кайтмадың, - дип, авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Р.Зиннәтуллинны каезлыйлар икән.
- Алып кайттым, Рәис Хисамович, КСР-3 дигәнен алып кайттым бу юлы,-дип җавап биргән Рәсим Мөкатдәсович.
- Нинди яңа марка тирес чыгару транспортеры соң бу, бер дә ишеткән юк?-дип сораган Беренче.
- Кукиш сиңа, Рәсим - 3 тапкыр,- дигәч, бюро әгъзалары шаркылдап көлеп җибәргән.
Сыерны теләккә китергән
Иртәнге нарядта Киров исемендәге хуҗалык рәисе Э.Галимов
- Иптәш зоотехник, нишләп сыерлардан сөт савып алу кими?- дигән сорау куйды.
- Ашату җитми, Энгель Сабирович, шуңа сыерлар “теләккә килми”- бозау да юк, сөт тә юк.
- Ә сез сыерларны арттан кул тыгып, кытыклап “теләккә китереп” карагыз!

Чуан

Үзгәртеп кору чоры башлангач, райкомның беренче секретаре булып Җ.Вәлиуллин эшли башлады.Ул бик көчле оештыручы һәм таләпчән җитәкче иде. Районда киң колачлы төзелеш эшләре башланып китте, уннарча “сакаллы” объект тиз арада сафка басты, ит-сөт җитештерү, маллардан үсеш алу бермә-бер артты. Кибетләрдә үзебезнең районда җитештерелгән май, катык, яшелчә, ит-сөт, шикәр комы һәм башка төр ризыклар пәйда булды.
Шул чорда терлекчелектә айлык эш нәтиҗәләре буенча райкомда җыелыш бара. Беренче секретарь хуҗалык җитәкчеләрен берәм-берәм трибунага чыгарып, “нашатырь кыстырганнан” соң, Киров исемендәге хуҗалык рәисе Э.Галимовны бастырды.
- Ни сәбәпле малларны төнлә көтүне оештырмадыгыз? - дигән кискен сорау яңгырады.
- Җәүдәт Зәетович, кичә үзем бардым көтүчегә, төнлә көтүне алып чыгуын сорап; ул миңа ыштанын төшереп, арт ягын күрсәтте... Аның “йомшак җире”нә йодрык кадәрле чуан чыккан икән, шуңа көтү чыкмады, - дигәч, 120 кеше утырган зал тәгәрәп китте. Беренче тарафыннан барлыкка китерелгән киеренкелек тә юкка чыкты. Шулай итеп, Энгель Сабирович күп кенә җитәкчеләрне инфаркттан саклап калды.

Тискәре мисал

Социализм чорында эштә яки җәмәгать урыннарында хилаф гамәл кылган кешеләрне парткомга чакыртып “тәрбияләү” тәртибе бар иде. Усыда яшәүче Пантелей дәдәй дә кичтән мулрак “төчкертү” нәтиҗәсендә гаиләсендә көйсезлек китереп чыгарган, күршеләрен борчыган икән. Икенче көнне парткомга чакыртып:
- Эштә гел алдынгылар арасында, ә ник гаиләңдә тавыш чыгардың? - дип “эшкәртәләр” икән моны.
- Иптәш партком, сез бу кечкенә генә тискәре мисалыгыз белән минем йөземә пычрак ата алмыйсыз, әнә, хатынның да тәртибен тикшерегез, читтә йөрмәсен! - дип җаваплаган ул.

Муслюмовский атаман Роман

Социализм еллары. Бөгелмәдә шофёрлыкка укучы бертөркем Мөслим егетләре Сабан туе карарга чыккан. Матур гына ял итеп, хисләнеп утыра икән болар. Карасалар, бер төркем җирле “шпана” боларга таба килә. Шунда Сабитов Рифкат тиз генә:
- Егетләр,болай итәбез, мин атаман булам, ә сез миңа хезмәт күрсәткән булып кыланырсыз, тегеләр белән үзем сөйләшермен,- дигән.
Бөгелмә “жуликлары” килүгә, егетләрнең берсе агач яфраклары белән чебен куып, икенчесе тастымал белән җилләтеп, өченчесе ашарга китереп йөргән булып кылана. Табын уртасында кукыраеп утырган Рифкаттән тегеләр:
- Кто такой?- дип сораган.
- Муслюмовский атаман Роман,- дигән эре генә җавап ишеткәч, Бөгелмә егетләре:
- Болар да безнең ише “шантрапа” икән,- дип китеп барган.

Кир-кир кирәкми

80 нче еллар башында районга Әрмәнстаннан күпләп төзүчеләр килә башлады. Безнең җитәкчеләр аларны бик хуплап каршы алып, эшкә урнаштырып, хезмәт хакын да мулдан түләп барды. Шул чорда әрмән бригадиры «Сельхозтехника»га йөк машинасы сорап килә. Моңа «Урал» машинасы белән шофёр Расилны (кушаматы Кыр-кыр) бирәләр.
Әрмәннәргә хезмәт хакы мул түләнгәнен искә алып, Расил алдан ук шарт куя:
- Ашату-эчертү сездән, ә эштән соңга калып йөк бушаткан өчен - 50 сум акчалата түләрсез, - ди ул.
Чаллыда йөкне төягәч, әбәт ашарга ашханәгә керәләр. Расилның тамак ачкан, әрмән түлисе булгач, берүзенә ике кешелек ашарга алып, чын күңелдән сыйланып чыга.
Кайткач, цементны складка бушатырга булалар. Эш төгәлләнер вакыт җиткәч, Расил тиз генә машинасын артка чигереп, склад капкасын бикли дә:
- Давай оплату за сверхурочные работы - 50 рублей, - дип ультиматум куя.
Нишләсеннәр инде, төн буе салкын складта ятканчы дип, 50 сумны түли әрмәннәр.
Икенче көнне йөкнең калган өлешен алып кайтырга тагын Расилны билгелиләр боларга. Моны ишеткән әрмән бригадиры, директорга кереп:
-Ой-ой, Заки Исламович, дорогой, ради бога, дайте другого, только Кир-кир не надо, очень много кушает,- дип елап җибәргән, имеш.
Бер үк мәктәп кешеләре
Күп еллар дәвамында Туйкилде коррекция мәктәбендә директор булып эшләгән Җ.Сираевны совхозга җитәкче итеп билгеләделәр.
Җыелыштан соң фермага килсә, эшләр-эшләмәс, эленке-салынкы гына кыймылдап йөрүче эшчеләрнең күпчелеге үзенең элекке укучылары икәнен күреп , ул:
- Болай булгач эшләребез гөрләп алга китәр, иншалла, барыбыз да бер үк мәктәп кешеләре икән, - дигән.

Унбиш тәүлеккә - «Урожай»га

«Торгынлык чоры» дип аталган 80 нче еллар. Һәр хуҗалыкта 30-40 йөк машинасы, күп төрдәге тракторлар, комбайннар, чәчкеч-тырма-культиваторлар һәм башка агрегатлар эшли. Терлекчелек комплекслары, фермалар мал белән шыгрым тулы.
«Урожай» колхозы ул елларда миллионер хуҗалык иде. Сүз дә юк, бу уңышларга хуҗалык җитәкчесе М.Салаховның, 7 авылдагы эшчеләр һәм белгечләрнең алны-ялны белмичә эшләве нәтиҗәсендә ирешелде. Шул чорда «Урожай»дан хастаханәгә берәр авыру килсә, табибләр аңа 3-4 көн дәвамында чирен билгеләп, диагноз куя алмыйча интегә иде. Чөнки бу “авыру” көне-төне йоклый, торып ашап, хаҗәтләрен генә үтәп килә дә тагын йоклый. Шулай итеп, ятып бераз хәл алуга (диагноз куйганны да көтмичә), бригадиры теге “авыруны” алып кайтып китеп, тагын эшкә җигә икән. «Урожай»да дисциплина, эш оештыруның катылыгын күрше-тирә авылларда да белеп торалар.
М.Горький исемендәге хуҗалык рәисе Р.Гәрәев ике көн дәвамында эшкә чыкмыйча, эчеп яткан бер механизаторны идарәгә чакырткан да, аны участок инспекторы белән бергәләп эшкәртергә тотынганнар. Эшкә чыгам, димәгәч, Раиф Закирович әйткән участковыйга:
- Алып кит син бу сәрхушне 15 суткага -«Урожай» га, - дигән. Бу сүзләрне ишетүгә теге «алкаш» шундук айнып киткән:
- Ни кушсаң да үтим, берүк «Урожай»га гына җибәрмә, - дип, ул Раиф Закировичның алдына тезләнгән.
"Мәдәни җомга" №49, 2011

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013