Бүген Әдипләр: Равил Фәхретдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Равил Фәхретдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдус Фазлетдинов
Ринат Фазлыйәхмәтов
Габделгалләм Фәезханов
Хөсәен Фәезханов
Айрат Фәйзрахманов
Равил Фәхретдинов
Нурихан Фәттах
Зөфәр Фәтхетдинов
Равил Фәхретдинов
(1937-2017)
Тарихчы галим, археолог һәм язучы Равил Габдрахман улы Фәхретдинов 1937 елның 14 мартында Татарстанның Балтач районы Кариле авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер еллап колхозда эшли, 1956—1958 елларда әүвәл район башкарма комитетының физкультура-спорт бүлеген җитәкли, аннары Балтач урта мәктәбендә уку-һөнәри остаханә мөдире һәм хезмәт укытучысы була.
1958—1963 елларда Р. Фәхретдинов — Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты студенты. Уку елларында, җәмәгать, үзешчән сәнгать һәм мәдәни эшләрдә активлык күрсәтү белән бергә, фәннәрне өйрәнүгә гаять күп вакыт бирә, ел саен Татарстан оештырган археологик экспедицияләргә чыгып йөри. Ленин стипендиясе алып укып, институтны югары дәрәҗәле диплом белән тәмамлагач, яшь белгечне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты каршындагы аспирантурага кабул итәләр. Анда ул өч ел дәвамында (1963—1966) Идел буе Болгар-станының археологик истәлекләрен җентекләп өйрәнеп, шул темага кандидатлык диссертациясе яза һәм 1968 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү университеты гыйльми советында аны уңышлы яклап кайта. 1990 елда ул шул ук университетның гыйльми советында докторлык диссертациясен дә яклый.
1966—1996 елларда Р. Фәхретдинов Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында әүвәл кече фәнни хезмәткәр, аннан өлкән фәнни хезмәткәр һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли. 1996 елда институт икегә аерылып, Татарстан Фәннәр академиясе карамагында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мөстәкыйль Тарих институты оешкач, Р. Фәхретдинов баш фәнни хезмәткәр сыйфатында гыйльми эшчәнлеген шул яңа институтта дәвам иттерә.
Равил Фәхретдинов — урта гасыр Идел буе һәм гомумән Урта Евразия (Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Кырым һәм башка татар ханлыклары, тагын да элгәре-ләрдән Төрки каһанлыгы, Дәште Кыпчак) тарихы һәм археологиясе буенча абруйлы белгечләрнең берсе. Ул — бу темаларга багышланган өч йөзгә якын төрле басма хезмәтләр: мәкаләләр, монографияләр, дәреслекләр, уку әсбаплары, борынгы чор археологик истәлек тупланмалары, карта-схемалар, альбомнар һәм фәнни-популяр китаплар авторы. Аның күп кенә гыйльми хезмәтләре үзәк матбугатта (шул җөмләдән — өч монография), унлап хезмәте чит илләрдә (Канада, Төркия, Венгрия) басылган.
1959—1972 еллар дәвамында Татарстанда һәм аңа чиктәш территорияләрдә (Чувашия, Ульянов, Самара, Түбән Новгород өлкәләрендә) тоташ археологик эзләнүләр алып барып, төрле археологик чорларга һәм культураларга караган мең дә ике йөздән артык яңа табылган истәлекләрне барлап тикшерә һәм урта гасыр Идел буе территориясенең билгеле булган барлык истәлекләре теркәлгән гомумархеологик картасын төзи. Бу хезмәте өчен ул 1975 елда ВДНХның медале белән бүләкләнә. Тарихчы-археолог тарафыннан төзелгән әлеге археологик истәлекләр тупланмасы соңыннан «Татарстан АССРның археологик картасы» дигән алтытомлык коллектив хезмәт нигезенә җирлек булып ята.
1972—1992 елларда Р. Фәхретдинов, Иске Казан территориясендә археологик казу эшләренә җитәкчелек итеп, монографик хезмәте өчен бай фактик материал туплый, табышлары, ачышлары турында республика һәм үзәк матбугатта дистәләрчә мәкаләләр язып чыга. Шул җыелган материаллар, табылдыклар һәм элеккеге Болгар тарих-архитектура саклаулыгы җирлегендә 1992 елда 140 гектарга якын җир биләп торган Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы барлыкка килә.
Соңгы елларда Р. Фәхретдинов татар тарихына нисбәтле борынгы эпиграфик истәлекләрне эзләү, ерак тарихи чорлардан эзләре калган шәһәрлекләрне, авыллыкларны, һөҗүмнән саклану корылмаларын, бина калдыкларын, борынгы төзелеш үрнәкләрен өйрәнү-барлау максаты белән Казан арты, Кама-Чулман аръягы, Урта Идел төбәкләренә еш кына махсус экспедицияләр оештыра.
Узган гасырның туксанынчы елларында иҗтимагый-сәяси һәм идеологик үзгәрешләрдән соң гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тарих буенча яңа дәреслекләр язу ихтыяҗы тугач, иң беренче булып бу эшкә Р. Фәхретдинов алына. Аның татар һәм рус телләрендә берничә тапкыр басылып чыккан «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» («История татарского народа и Татарстана») дигән дәреслек китабы, Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып, урта мәктәпләр программасына төп уку дәреслеге буларак тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта галим татар халкының VI—XX йөзләр арасында Урта Евразиянең гаять зур территориясендә — көнчыгышта Орхон буйларыннан алып көнбатышта Дунай елгасының түбән агымына кадәр, төньякта Казан-Нократ киңлекләреннән Төньяк Кавказ далалары һәм Әстерханга кадәр җәелгән киң мәйданда сакланып калган тарихи-мәдәни-матди истәлекләр мирасын җентекләп барлау, тәртипкә салу һәм теркәү эше белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта ул менә ун елга якын инде җәмәгать тәртибендә, үз нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә, барлык чыгымнар турында кайгыртуны үз өстенә алып, зур тырышлык һәм үҗәтлек белән «Татарская археология» дигән уникаль журнал чыгарып килә. Журналны Татарстанда, Россиядә генә түгел, ә АКШ, Венгрия, Төркия, Болгария кебек илләрдә дә хуплап каршы алдылар.
Болар барысы да — галимнең фән юлындагы казанышлары. Моннан тыш, табигать Равил Фәхретдиновка иҗат эшенең башка юнәлешләренә караган сәләтләрне дә мул биргән. Ул — татар әдәби теленең бөтен нечкәлекләрен тоеп яза белә торган каләм остасы да, халык авыз иҗаты, музыка, җыр сәнгате турында төпле фикер йөртергә, кызыклы күзәтүләр һәм гомумиләштерүләр ясарга сәләтле сәнгатькяр дә, хәтта халык җырларын гаҗәеп моңлы, үзенчәлекле тавыш белән башкаручы җырчы-гармунчы да. Аның матур, образлы тел белән тарих, археология фәне турында, урта гасыр болгар-татар шәһәрләре, ал арның архитектура үзенчәлекләре, табылдык көнкүреш һәм сәнгать әйберләре, Сөембикә, Аксак Тимер, Туктамыш хан, Идегәй кебек легендар шәхесләр турында язган популяр жанрдагы әсәрләре («Ташлар моңы», «Мондадыр безнең бабайлар», «Кичке азан» җыентыклары) ерак заманнарда яшәгән ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, алар кичергән тарихи вакыйгаларны, алар җитештергән матди байлыкларны җанлы картиналарда сурәтләп бирәләр. Бу төр әсәрләрнең теле, стиле төрле катлау укучыларга да җиңел аңлаешлы, аларда образлы чагыштыруларны, халыкчан гыйбарәләрне, матур-тәэсирле итеп табигать күренешләрен тасвирлаган урыннарны еш очратасың, кайчакны автор, уй-фикерләрен ныгыту өчен, бик урынлы рәвештә Тукай, Дәрдемәнд һәм башка шагыйрьләрнең иҗат мирасына мөрәҗәгать итә, алардан шигъри юллар китерә.
Киң җәмәгатьчелеккә галим тарихи-сәяси, татар халкының бүгенге мөстәкыйльлек өчен көрәш темаларына багышланган полемик характердагы публицистик мәкаләләре, күренекле замандашлары (Бакый Урманче, Фуад Вәлиев, Илһам Шакиров һ.б.) турында иҗат портретлары һәм истәлек язмалары авторы буларак та билгеле.
Равил Фәхретдинов 1997 елдан Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем йөртә, 1994 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 1996 елдан Ьади Атласи исемендәге бүләк лауреаты. Ул — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Җырчы: (Илһам Шакиров).— Казан: Татар. кит. нәшр.,1973.— 786.— 5000.
Ташлар моңы: Археолог язмалары.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.—192 б.— 9000.
Мондадыр безнең бабайлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.— 1766.—10000.
Татар углы татармын.— Чаллы, 1993.— 63 б.— 100 000.
Кичке азан.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.—223 б.—5000.
Татарстан АССР тарихы: Урта мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге. Автордашлар — В. В. Кузьмин., К. Р. Синицына.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.— 1676. — 21 500.
Шул ук: Төзәтелгән 2 нче басма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 1816.—14 300.
Татар халкы һәм Татарстан тарихы. Борынгы заман һәм урта гасырлар: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейлар өчен дәреслек.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1996.— 255 б,— 35 000.
Шул ук: 2 нче басма.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1997.— 2876.— 16 000.
Татар тарихы: Кыскача басма.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1999.— 1116.— 5000.

Библиография

Надиров И. Җыр аның канаты//Соц. Татарстан.— 1974.— 10 февр. Мәҗитов Н., Алишев С. Ташлар да сөйли белә // Соц. Татарстан.— 1978.— 15 авг. Әхмәтҗаиов Марсель. Ташларның яңа серләре // Татарстан яшьләре.— 1986.— 20 дек. Әхмәтҗанов Марсель. Татар тарихы буенча яңа дәреслек // Казан утлары.— 1996.— № 4.— 178—181 б. Әмирхан Р. Шанлы тарих авазы//Шәһри Казан.— 1999.— 30 июль. Сафиуллин Ә. Тарихыбызны инглизләр дә беләчәк//Ватаным Татарстан.— 2004.— 16 апр.

Равил Фәхретдинов турында замаңдашаары

Җае чыккач, китап (Җырчы.— Казан, 1973) авторының үзе турында да бер-ике сүз әйтәсе килә. Равил Фәхретдиков — татар халкының борынгы тарихын өйрәнүче галим, археолог. Ул яраткан тагын бер өлкә — җыр-музыка сәнгате. Бу өлкәдә ул үзен белгеч дип санамый, әмма андагы яңалыклар белән даими кызыксынып яши. Илһам турындагы китабы өчен автор озак еллар буе материал җыйды, артист иҗатына багышланган мәкаләләрен әүвәл дә бастырды.
Илбарис Надиров, фольклорчы галим. 1974

Р.Г. Фәхретдинов тарафыннан бик кызыклы һәм нигезле итеп тикшерә торган проблема үзенең катлаулылыгы белән аерылып тора. Аның китабы (Очерки по истории Волжской Булгарии. — М.: Наука, 1984) — урта гасырлар Көнчыгыш Европасының социаль-экономик, сәяси һәм мәдәни мәсьәләләрен яңача, оригиналь чишү үрнәге ул. Аның дөньяга чыгуы белән тарихыбызның мөһим бер бүлеге якынрак һәм аңлаешлырак булып китте.
Х.А.Һиҗриев, тарихчы галим. Грозный шәһәре. 1986

...Кайбер кешенең характеры шундый була: аңа күпме генә киртә куйсалар да, барыбер җиңә. Әйтик, менә тарих фәннәре докторы Әгъдәс Борһановка, шулай ук тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдиновка күпме генә киртә куйсалар да, алар барыбер үз дигәннәрен иттеләр. Ә миндә андый көчле характер юк. Миңа бер тапкыр удар ясаганнар иде һәм шуңа риза булып калдым.
Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1993

Вакытлар уза, заманалар үзгәрә, җәмгыятьләр алышына, тарихка, үткән мираска караш киңәя, тирәнәя. Дистә еллар буе тирән һәм караңгы базларда яткан, тыелган шәхесләр, тарихлар кире халыкка кайта, дөньяга чыга. Шул изге, бәрәкәтле эшнең алгы рәтендә минем чын адашым, якын замандашым Равил Фәхретдинов та тора. Тарихтан моң һәм илһам алып тарих язучы, яше 60 ка җитеп, чәчләре чаларган, тик бүген дә Казан артына, Тау ягына, Кама аръякларына чыгып, шул ташларны барлап йөрүче шушы затка озын гомер, җан тынычлыгы, яңа зур уңышлар телик. Яңа моңнар, яңа дастаннар, яңа тарихлар тусын, замандашым!
Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре. 1997

Бу көннәрдә республика җәмәгатьчелеге олуг галим Равил Габдрахман улы Фәхретдиновның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күп еллар дәвамында алып барылган эзлекле һәм фидакяр хезмәте белән ул халкыбызның мәхәббәтен яулады, аның һәр әйткән сүзе, чыгышы, бастырып чыгарган һәр мәкаләсе милләтебез йөрәгендә аваздашлык тапты, халкыбыз бу асыл затның сүзенә һәрчак колак салды. Тарихчы өчен моннан да зур бәхет бар микән...
Солтан Шәмси, язучы, 1997.

Тарих фәне өлкәсендә уртага җигелеп авыр йөкне тартып баручылардан берсе, тарих фәннәре докторы, археолог, фән һәм техника буенча Татарстан Дәүләт бүләге иясе, күренекле галим Равил Габдрахман улы Фәхретдинов киң катлау укучыга «Татар тарихы» исемле китабын тәкъдим итә. Бик тә нәфис итеп, югары зәвык белән эшләнгән, кабатланмас рәсемнәр белән бизәлгән бу китап быел (1999) «Мәгариф» нәшриятында дөнья күрде... Хезмәт гаҗәеп матур тел, әдипләргә хас тел белән язылган. Аны мавыктыргыч роман кебек укыйсың һәм татарның төпсез галәм кебек тарихына кереп китәсең.
Госман Садә, шагыйрь. 1999

...Тарих фәннәре докторы Р.Г.Фәхретдинов «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» дигән, фактик материалга бай, теоретик концепцияләре бүгенге көн таләпләренә туры җавап бирә торган дәреслек язды (русчасы — 1995, татарчасы 1996 елда басылды). Шатланып каршылыйк һәм сөеник, Мәгариф министрлыгы аны дәреслек буларак раслады һәм мәктәпләрнең уку планына кертте.
Мәхмут Әхмәтҗанов, язучы-публицист. 2002

Тутыкмас көмеш
Галим-археолог Равил Фәхретдиновка
Карыймын да сиңа сокланамын:
Картаюны белмәс егет син;
Тарих катламыннан исән чыккан,
Тутыкмаган көмеш кебек син!..

Шамил Маннапов, шагыйрь. 2003
Равил Фәхретдинов

Туган җир моңнары

(Эссе)
Туган җир ул — иң әүвәл туган туфрак, газиз ата-ана, син дөньяга килгән авыл, аның гөрләп үскән иген басулары, шау чәчәкле болыннары, серле кара урманнары, тау астында челтерәп аккан чишмәләре, суларында колач салып йөзгән елга-күлләре, моңсу таллар әйләндереп алган тегермән буалары, айлы төндә ат саклаганда сөйләгән тылсымлы әкиятләре, кояш нуры белән тулы зәңгәр күге, күңелләргә дәрт өстәүче иртәнге тугайлары, моңсызларга моң бирүче кичке сандугачлары, чиләкләп койган җылы җәйге яңгырлары, колак яфракларын өшетерлек кышкы салкыннары, күз ачкысыз бураннары. Ул — авылның күпне күргән әби-бабайлары, дөнья җимертеп эшләп йөрүче агайлары, апайлары, яшь егетләре һәм кызлары, ул аның нарасый балалары. Ул — тирә-якны шау китергән җәйге Сабан туйлары. Ул — тальян гармуннарының үзәк өзгеч моңнары...
Безнең агай-знедә җыр-музыкага мәхәббәт әлеге шул тальян моңнарыннан, җанга якын авыл көйләреннән башлангандыр. Нинди генә авыл көйләре булмаган һәм юк бездә, санап очына чыга алмассың! Безнең күңелләргә балачактан кереп урнашкан, һәрвакыт туган-үскән җирләребезне искә төшереп һәм шунда чакырып торучы җанга якын, газиз авыл көйләре...
Борын-борыннан җыен һәм Сабан туйларында, аулак өй һәм мәҗлесләрдә, бәхет эзләп чит җирләргә һәм солдатка чыгып киткәндә, туган илләргә кайтып кергәндә җырланган моңлы да, дәртле дә авыл көйләре. Шул авыл көйләрен җырлап печәнгә төшкәннәр, тула сукканнар, каз өмәләре үткәргәннәр, кыз биргәннәр, килен төшергәннәр. Кайчан гына, кайда гына җырланмаган да һәм хәзер дә кайда гына җырланмый ул авыл көйләре! Менә кичке айлы төндә авылның бер башында кемдер тальянын сузып җибәрә, аңа кушылып җыр башлыйлар, урамны иңләп узалар. Йоклый алмый яткан һәм йокыларыннан уянган әби-бабайлар, апа-җиңгиләр яшьлекләрен искә төшереп, бер моңаеп алалар, күз читләрен сөртеп куялар. Сөйгән ярлар исә, булачак кавышу хыялына чумып, әкрен генә талгын йокыга талалар. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай...
1972
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013