Бүген Әдипләр: Фәһимә Ризванова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәһимә Ризванова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мирһади Разов
Зөлфирә Рамазанова
Илиза Рамазанова
Рифә Рахман
Хәбра Рахман
Гобәйдулла Рәдүди
Роберт Рәкыйпов
Сәгыйть Рәмиев
Әхмәт Рәфыйков
Басыйр Рәфыйков
Фаикъ Рәхмәтуллин
Ринат Рәхимов
Бикә Рәхимова
Бари Рәхмәт
Салават Рәхмәтулла
Әхмәт Рәшитов
Фәһимә Ризванова

Фәһимә Фатыйх кызы Ризванова 1928 елның 11 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендә туа. «Татнефтегазстрой» берләшмәсендә эшли. Шигырьләр, ал арга үзе көйләр дә яза. Аның җырлары Әлмәттә узган төрле кичәләрдә, очрашуларда, конкурсларда яңгырый, вакытлы матбугатта даими басылып тора. «Мәхәббәткә киртә юк» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы өчен Р.Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаек булды. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Сөлге чигәм

Тиздән Сабан туе җитә, 
Сөлге чигәм аулакта. 
Әгәр матур килеп чыкса, 
Бәйләрләр акбүз атка.

Читләренә челтәр куйдым, 
Уртасында ал чәчәк. 
Бу сөлгене элгән малкай 
Сабантуйда җиңәчәк.

Сөлгем минем бүләк булыр 
Алдан килгән егеткә. 
Ләкин белмәс кем чиккәнен 
Бу сөлгене бүләккә.

Мин өзелеп көтеп алдым 
Сабан туе йоласын. 
Белмәдем бит җиңүченең 
Үз егетем буласын.

Яшьлегемне сагынам

Уйлар, уйлар, кая мине болай 
Юлсыз җирдән ерак илтәсез? 
Минем тынычланган йөрәгемә 
Шомлы шикләнүләр кертәсез.

Мин китәмен борма уйларымда 
Яшьлегемнең алсу таңына. 
Очар коштай канат булмаса да, 
Күңел кошы һаман талпына.

Моңсу таңда кинәт уянам да 
Кошлар моңын тыңлап юанам. 
Кайтмас яшьлегемне сагына-сагына, 
Таңнарымда шулай уйланам.

Спортчыларга

	Пекинда ярышучы якташларыма

Ярышлар бара төрле тармакта, 
Кем җиңәр, диеп, бар халык көтә. 
Әнә ул алда, менә бу җиңәр -
Һәрберсе шулай йөрәк җилкетә.

Үзебезнеке якын, әлбәттә, 
Ләкин барсы да бик осталар шул. 
Ничек сикерә, өчкә бөгелә, 
Һәммәсе дә нык, тырышалар шул.

Егетләр-кызлар - ил горурлыгы, 
Карап торуы бигрәк лә җиңел. 
Тырышлыклары бушка китмәс дип, 
Җиңәрләр диеп, юана күңел.

Уңышлар гына, бары уңышлар 
Телибез сезгә, әй якташларым. 
Медальләр алып кайтыгыз илгә, 
Мәңге бирешмәс җанатарларым!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018