Бүген Әдипләр: Фәһим Шәймәрданов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәһим Шәймәрданов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Гөлара Шәрипова
Фәһим Шәймәрданов Ныклап игътибар итмәсәң, күзгә әллә ни чалынмыйча, тавышсыз-тынсыз гына аккан чишмәләр була. Кайчак һич көтмәгәндә юлыгасың аңа. Суын тиз генә эчәм димә. Ул әле саркып чокырга җыелганчы күпмедер вакыт, түземлелек кирәк. Ә бер суын татыдың исә, аның сафлыгына, тәмлелегенә хәйран каласың, эчкән саен эчәсең килә. Ык буе төбәгендә иҗат итеп ятучы әлегә билгесез шагыйрь Фәһим Шәймәрдановның шигърияте дә менә шундый бер чишмәне хәтерләтә.
Ул 1949 елны Башкортстанның Шаран районы Каш-Бүләк авылында туа. Балачагы Азнакай районының Бүләк авылында уза. Күрше Күктәкә авылы мәктәбендә VIII сыйныфны тәмамлый. 1966 елда Азнакайга килә. Кичке мәктәптә урта белем ала. "Кара алтын" исен, аны җир куеныннан чыгаруның авырлыгын яшьтән үк татып, оператор, слесарь-ремснтчу, мастер-прораб булып эшләде. Һәм нефтьче һөнәренә бөтен күңеле-җаны белән тугры калды.
Безнең иса Фәһим белән уртак якларыбыз байтак: икебез дә авыл малайлары, Ык буеннан, бер үк елгылар. Тәүге тапкыр каләм тибрәтүебез, университетта укуыбыз да бер чорга туры килде. Аннары янып-дәртләнеп Азнакайда "Маяк" редакциясендә эшләдек. Шуңа булса кирәк, аның шигырьләрендәге лирика, уй-фикерләр, үзенә генә мае нечкә күзәтү тоемлаулар, образлар миңа бик тә таныш. Фәһим үзенең эчке күңелен күп очракта табигать, сипкелле каеннар, Ык буеның таллары аша ачарга ярата. Артык киң җәелеп язмый. Темасы: мәхәббәт, туган як табигате, авыл, авылдашлар... Ләкин үзенчә, беркемне дә кабатламыйча яза. Күпләр кебек хәзер бик форсатлы булган сәясәткә дә бирелми. Аңа карап гражданлыгын да югалтмый. Күп еллар элек үк инде Илдар Юзеев, Марсель Галиев кебек танылган шагыйрьләр Фәһим иҗаты турында югары фикер әйткәннәр иде. Ә ул шигырьләрен матбугат битләренә бирергә ашыкмады. Бусы аның тыйнаклыгыннан киләдер, мөгаен.
Фәһимнең бер шигырендә мондый юллар бар:
Әлегә мине беркем, беркем белми,
Мин билгесез шагыйрь бу җирдә...
Миңа калса, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тынгысыз эзләнүләрен дәзам итүче яшьтәшемнең иҗат чишмәсе суын киң катлам укучылар да авыз итәргә тиештер, шәт.

Әсгать СӘГЫТДИНОВ, Азнакай
"Аргамак" журналы № 6, 1994.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013