Бүген Әдипләр: Фәридә Фәез-Нур
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәридә Фәез-Нур


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Камил Фазлый
Вазыйх Фатыйхов
Мәфрүзә Фатихова
Фәридә Фәез-Нур
Рәшит Фәйзрахман
Равил Фәйзуллин
Мәрзия Фәйзуллина
Альфред Фәсхетдинов
Инзир Фәсхетдинов
Лилия Фәттахова
Ләйсән Фәтхетдинова
Гөлфинә Фәтхуллина
Резеда Фәрхетдинова
Фарис ФӘСХИ
Демьян Фәтхи
Рабит Фәтхи
Шамун Фидаи
Фәридә Фәез-Нур
Шигъри исеме: Фәридә Фәез-Нур
Туган көне: 31 июль,1962
Туган төбәге: Яшел Үзән
Белеме, тәмамлаган елы: КДПИ, 1984
Белгечлеге: филолог
Эш урыны: гомуми урта белем бирү мәктәбе
Һөнәре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эш стажы: 26 ел
Ирешкән уңышлары: мактанырга яратмый
Яраткан шөгыле: әдәбият-иҗат эше

Иҗат җимешләре: шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр.
Башлангыч иҗаты: 7 нче сыйныфта укыганда “Туган авылым” дигән шигырь яза, мәктәпне бетергәнче мәхәббәт шигырьләре иҗат итә, институтта укыганда “Илһам” иҗат түгәрәгенә йөри.
Иҗат тематикасы: төрле.
Кайларды басыла: район һәм республика газеталары.
Дәвамчылары: мәктәп укучылары, иҗатта һәм тормышта үз урынын тапкан элеккеге укучылары.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА (www.Matbugat.ru)

ИЛҺАМ
 
Серле дөнья... Сихри төнге утлар...
Күп кешеләр йоклый чынлыкта.
Нидер өмет итеп, кемнәргәдер
Илһам килә төнге тынлыкта.
Кайберәүләр, аны көтә-көтә,
Төн уздыра. Айлы кичтә дә
Илһам килми һәм сәлам дә бирми,
Килү уе булмый истә дә.
Кемдер аны заказ белән генә
Үз янына чакырып китерә;
Илһам аның бөтен күңелен били,
Бар теләген үтәп бетерә.
Менә тагын миннән йокы качты...
Илһам – шигъриятнең түрәсе –
Күңелем тәрәзәсенә кагыла,
Мине дә үз итә, күрәсең.
Мин үзем дә, кимен куймый гына,
Илһамымны бик тә яратам.
Чакырганны көтми килеп керә,
Мәрхәмәтле миңа карата.
Ә еш кына аны санламыйм мин,
Күрмәгәнгә салынып утырам,
Ялкауланам я йокыга дәшәм,
Вакытым юк, диеп котылам.
Үпкәләми һәм зарланмый Илһам –
Тугры дустым минем, җиңешем;
Тик кызганыч: туа алмый кала
Күпме хезмәттәшлек җимеше!
Син Илһамым – Шигъриятем минем,
Кичер мине, дөрләп янмадым,
Саҗидә дә, Клара да түгел
Һәм Гөлшат та була алмадым.
Һаман шулай шагыйрь җанлы Лена,
Салисәләр дөнья шаулатсын,
Флера һәм Илсөяр, Резидәләр
Шигърияттә үрләр яулатсын.
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы – минем һөнәрем.
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар, дип үтә көннәрем.
Китә алмам бөтен гомерем буе:
Мәгърифәт – Нур, нишләр Ил ансыз;
Иҗат уты белән янган мәктәп
Яши аламыни Илһамсыз!
* * * • Шигырьдә С. Сөләйманова, К. Булатова, Ф. Гыйззәтуллина, Г.Зәйнашева, Л. Шагыйрьҗан, С. Гәрәева, И. Ихсанова, Р.Вәлиева,Р.Әхтәмовалар искә алына.
* * *
 
Гаҗәп халәт...
Үзләреннән-үзе оча-оча,
Йөгерә-йөгерә сүзләр тула башка,
Сихри җөмләләргә әверелеп,
Назландырып, шигырь туа башта.
 
Ярым кебек...
Иркәлиләр мине, үбә-үбә,
Коча-коча тәмләп, шашындырып,
Бу ташкында тәмам эреп бетәм
Талгын йөрәккәйне ашкындырып.
 
Серле уйлар...
Иң саф чишмә кебек ага-ага,
Чыңлый-чыңлый, бөтен җанны били,
Буйсындыра, хисне әсир итә,
Акыл-кораб күңел күген иңли.
 
Гаҗәп халәт...
Җырлы-моңлы сихри күңелемнең
Шигъри тәрәзәсе томанлана,
Очып кергән шигырь пары белән
Җанымдагы бушлык томалана.
 
СТӘРЛЕ
 
Их, бу чишмә буйлары,
Их, бу чишмә сулары...
 
                              Н. Нәҗми.
 
Таудан ургып чыккан чишмә кебек,
Сикереп-сикереп ага Стәрле,
Чыңлап торган көмеш тавышы белән
Тулган айны бага Стәрле.
Төнлә чиләк алып суга килсәм,
Су чәчрәтә шаян Стәрле.
Көлеп сорау бирәм: “Әй, Стәрле,
Синең суың зәңгәр төстәме?
Сөйгән ярым зәңгәр чәчәк бирә,
Ә өстемдә зәңгәр киемдер,
Күктә зәңгәр йолдыз, син дә мине
Зәңгәр сулар белән коендыр.”
Сулар сибеп кабат, үрти-үрти,
Зәңгәр юлдан йөгерә Стәрле.
Озатып карап калам, Сердәш дустым,
Сине сагынып көннәр үтәрме?
Тик һәрвакыт күрешеп торсак та,
Сөйләр сүзләр, белмим, бетәрме?..
 
КАРЛАР ЯВА
 
Салкын һава.
Җиргә ява
Ишелеп-ишелеп ап-ак чәчәк.
Йолдыз-чәчәк көзгә чаклы
Азык булып яшәячәк.
Ашлык өчен
Биреп көчең
Тир тамызсаң шул чак кышын,
Беркайчан да юкка чыкмас,
Бушка китмәс изге эшең.
Карлар белән
Торса гелән
Бөтен иген кыры тулып,
Һәр яуган кар көзен сиңа
Кайтыр алтын бөртек булып.
Алтын бөртек
Язны көтеп,
Амбарларны ямьләп ята.
Көмеш карлар, учлап-учлап,
Йолдызларны җиргә ата.
 
ЭТЮД
 
Сизү белән яз-сылуның
Чыгачагын каршыга,
Карчәчәк-кыз энҗеләрен
Сибеп калырга ашыга.
Суык бабай бураннарын
Туздырыйм, ди, күрәсең,
Ел тәхетенә якын да
Җибәрми яз түрәсен.
Әй, карыша кояш белән
Күзгә-күз карап кына,
Яз сәлам әйтеп җибәрә,
Язып кош канатына.
Күктән кояш елмайганга,
Түбәдән җыр тамчылый;
Сәгать саен, минут саен
Кышның карын камчылый.
Һөҗүмгә түзмәгән кышның
Йөзендә кала яра.
Кыш язга эстафетаны
Калдырып китеп бара.
 
* * *
 
ТУКАЙ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
 
– Бәйрәм бүген! Синең бәйрәм бүген!
Син туган көн бәйрәм безнең өчен.
“Туган тел”ең безгә канат куя,
Шигъриятең раслый үзенең көчен!
 
– Уйласаң ул көнне, килә күз-яшь;
Хозур ла соң! инсан өчен бу хәл, бу яшь!
Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага,
Әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш!
 
(“Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”)
 
– Синең гомер караңгы көннәрне
Яктыртты да бары бер мизгелгә,
Һәр ел саен рухың гына кайта,
Әверелеп шигъри бер Изгегә.
 
– Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң?
Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң?
Сиңа, дустым, бу… сүзем:
Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең!
 
(“Кемне сөяргә кирәк?”)
 
– Шигырьләрең җанны иркәлиләр –
Һәр юлына яшәү дәрте сыйган;
Бу тормышның бөтен төрле ягын:
Каралыгын һәм аклыгын җыйган.
 
– Күңел белән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
 
(“Үз-үземә”)
 
– Бәйрәм бүген! Шигъри бәйге көне!
Халкың сиңа тугрылыгын саклый.
Синдәй камил рухлы затлар гына
Шагыйрь диеп аталырга хаклы.
 
– Шагыйрем! Кодсиятең булсын синең күңлеңдә сер;
Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер.
Белмәсеннәр – кайсы җирдән агыла бу кодрәтең.
Син, ләтыйф тәннәр кеби, күрсәтмәгел чын сурәтең.
 
(“…гә (Ядкяр)”)
 
– Син кабызган шигырь уты белән
Һәрбер йөрәк ялкынланып яна.
Бөтен халык үз йолдызын зурлый,
Бөтен дөнья синнән Илһам ала!
 
– Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш;
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
 
(“Кыйтга”)
 
– Хәзер заман үзгә: халык бик бай;
Компьютерлы, машиналы, видеолы…
Синнән ала рухи азык, сафлык;
Син – татарның горурлыгы, идеалы.
 
– Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең эзләп син , аны яктыртмага, идеал утын.
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табла табылса – Алла ул.
 
(“Даһига”)
         
* * *
 
Хакыйкатьне читтән эзләмәгез,
Хаклык һәркемнең дә үзендә.
Кояшы да үзебездә балкый,
Яңгыры да, хәтта бозы да.
 
Үз күңелеңә үзең ачкыч ярат,
Чит-ятларга анда урын юк,
Кире борылырга ашыга күрмә
Хакыйкатьне тапмас борын ук.
 
Хакыйкатьтә үз-үзеңне тапкач,
Бәлки, гаҗәпләнеп куярсың.
Йөзләреңне күңел җилең ачсын,
Һәм җылытсын күңел кояшың.
 
* * *
 
Йөзем – кояш... Күзеңдәге
Таң чыкларын киптердеме?
Бер елмаеп дәшкән сүзем
Сиңа шатлык китердеме?
Йөзең – кояш... Хәзер үзең
Моңсызларга елмаеп бак,
Сулып барган күңелләргә
Ут дөрләтеп, ялкын як!
Йөзебез — кояш... Бер-беребезгә
Ярдәм итик, шәфкать көтик;
Бар җиһанны сөендереп,
Кешелекне бәхетле итик!
 
* * *
 
Шатланырга сәбәп һич юк та бит,
Күңел бүген сөенә, атлыга.
Бу шатлыкны тыю нигә кирәк?
Сизгер күңел мең кат хаклы ла.
Шатланырга түгел, киресенчә,
Моңланырга кирәк булганда,
Бу күңелне минем тыяр хәл юк,
Канатланып оча ул анда.
Еламсырап торган шыксыз бер көн
Салкын шәл-пәрдәгә төренгән.
Минем шунда күмелеп йөрүләрем
Төштә генә сыман күренгән.
Әйтерсең лә ул көн булмаган да,
Шатлык белән яшим, көн итәм;
Калкып чыккан чүп үләнен йолкып,
Күңелемне бакча, гөл итәм.
Әйтерсең лә ул көн булмаган да,
Көенечләр юылып таралган,
Күз яшьләре кибеп, талгын гына
Кайгы аша бәхет яралган.
Күңел сөя тыныч булган чакны
Һәм алкышлый сабыр халәтне;
Ул күралмый усал булган чакны
Һәм яратмый ярсу гадәтне.
Аны һичкайчан да алдап булмый,
Үзе берәүне дә алдамый,
Җаны, рухы белән көчсез кеше
Үз күңелен үзе аңламый.
Күңеленә кеше канат куйса,
Ихтыяры, рухы бай була.
Юк-барга да көенеп йөргәннәрнең
Хис касәсе тулмый, сай була.
Шатланырга сәбәп һич юк та бит,
Күңел бүген чиксез сөенә –
Ак бәхеткә юрап кайтып керәм
Курчак кебек матур өемә.
 
* * *
 
Дөнья белән уйлар идарә итә.
 
                                   Платон.
 
Дөньям буйлап якты уйлар йөри,
Күңелем бай уйга-хыялга.
“Мин яратам!” – диеп, зур иттереп,
Уем белән яздым кыяга.
 
Күпме шатлык-борчуларым булган,
Күпме күз яшьләрем түгелгән.
“Рәхмәтлемен сиңа, Ходаем!” – дип
Күк йөзенә яздым күңелдән.
 
Рәхмәтемне кабул итү белән,
Дулкын-дулкын булып җил бәрде.
“Мин – бәхетле!” – диеп суга язып,
Елга буйлап агызып җибәрдем.
 
Якты уйлар бер могҗиза кебек,
Бәхет вәгъдә итә, тиң безгә.
Уем белән язган кайнар сүзләр
Агып чыга Олы диңгезгә.
 
Дөнья буйлап гизгән якты уйлар
Агым белән җәелә зур булып,
Чынбарлыкка ашып кире кайта
Үземә үк якты НУР булып.
 
АЛТЫН ЯТА...
 
Пычракка күмелеп, алтын ята
Меңәрләгән аяк астында.
Еллар аңа кара сырлар салган...
Иелеп алдым, күреп бастым да.
Алтын чылбыр,
Алтын зынҗыр –
Затлы металл!
 
Пычракка чумып, алтын ята –
Туган халкым, горур милләтем.
Чал гасырлар буе кимсетелгән
Һәм хурланган килеш-килбәте.
Алтын кавем,
Алтын бәгырь –
Нурлы татар!
 
Пычракка батып, алтын ята –
Изге әнкәм теле, туган тел.
Маңкортлары аны таптап үтә,
Ни китерер яңа туар көн?
Алтын телем,
Алтын белем –
Тере сөйләм!
 
– Пычракта аунап, алтын ята...
Тагын кемнәр алыр иелеп?
Алтынга тиң халкым, туган телне
Кемнәр карап багар сөенеп?
– Алтын гамәл,
Алтын каләм –
Илаһи сүз!


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013