Бүген Әдипләр: "Ф" хәрефенә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Ф" хәрефенә

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү <= Ф =>Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илдар Фазлетдинов Илдус Фазлетдинов Җәлил ФАЗЛЫЕВ Лерон ФАЗЛЫЕВ Ләйлә Фазлыева Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Камил Фазлый Азат Фазлыйәхмәтов Ринат Фазлыйәхмәтов Мөхтәр Фазылҗанов Люция Фаршатова Вазыйх Фатыйхов Фәридә Фәез-Нур Габделгалләм Фәезханов Хөсәен Фәезханов Радик Фәизов Мирхәйдәр Фәйзи Әхмәт Фәйзи Заһид Фәйзи Айрат Фәйзрахманов Рәшит Фәйзрахман Илфат Фәйзрахманов Нурулхак Фәйзуллин Равил Фәйзуллин Мәрзия Фәйзуллина Бәркә Фәкыйһ Кыпчакый Амур Фәләх Альфред Фәсхетдинов- Инзир Фәсхетдинов Фәнис Фәтхи Нурихан Фәттах Чулпан Фәттах Лилия Фәттахова Зөфәр Фәтхетдинов Әлфирә Фәтхетдинова Ләйсән Фәтхетдинова Гөлфинә Фәтхуллина Миннефлүс ФӘРХЕТДИНОВ-ЯХШЫЙЛЫ Шамил Фәрхетдинов Галия Фәрхетдинова Лилия Фәрхетдинова- Резеда Фәрхетдинова Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА Демьян Фәтхи Флүзә Фәррахова Равил Фәрхетдинов Фарис ФӘСХИ Фаил Фәтхетдинов Әхтәм Фәтхи- Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ/a> Рәдиф Фәтхуллин Рәисә Фәхразиева Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Айгөл Фәхретдинова Риза Фәхретдинов Шамун Фидаи
Рәшит  ФӘТХРАХМАНОВ
Рәшит Габделхак улы Фәтхрахманов - филология фәннәре кандидаты, танылган әдәби тәнкыйтьче һәм публицист. "Татарстан яшьләре" газетасында псевдонимы - Булат Хаков. 1962 елның 31 октябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында авылында туган. Татар прозаикларының иҗат лабораториясен өйрәнә, 2009 елда "Мәгариф" нәшриятында "Кальбеңдә ни сер бар, каләм!" исемле китабы басылып чыкты. 2011 елдан башлап "Ватаным Татарстан" газетасында корреспондент.

Дөньяви мәктәп хикмәтләре

Россиядә быелгы уку елы яулыкларга каршы көрәш кампаниясе белән башланып китте. Ставрополь краеның Кара-Түбә авылы мәктәбе директоры мө­селманча киенгән укучыларны мәктәпкә кертүдән баш тартып, бөтен илгә танылды.

Дөрес, директор яулыкка бөтенләй үк каршы түгел, өч­почмаклап ябылган косынкалар белән мәктәпкә керү мөмкинлеген калдырган укучы кызларга. Тик менә мө­селманча каплану мәктәпнең дөньявилыгына зыян сала икән, имеш. Яулыкка каршы психоз, дулкын булып, бөтен Россия буенча да үтте һәм әле дә тынып бетәргә уйламый. Илнең иң югары җитәкчелеге дә моңа үз мөнәсәбәтен белдерде, губернаторларны да дулкынландырды бу мәсьәлә. Әйтик, Ставрополь крае губернаторы Валерий Зеренков: “Безнең дөньяви илебез­дә мәгариф дөньяви булып калырга тиеш”, – дип белдерде. Мөселман яулыгы шулай итеп дөньявилыкның нигезен какшатучы символга әверел­де. Ә менә мәктәпләргә мәҗ­бүри дәрес итеп “Православие мәдәнияте нигезләре”н кертү дөньявилыкка зыян сал­мый булып чыкты. Бу уңайдан бәхәсләрне озакка сузмый гына дөньяви мәк­тәптә балаларга үзләрен ничек тотарга була һәм ничек тотарга ярамавын ачыкларга тырышыйк. Россия законнары, мәктәп уставларын өйрә­нү бу сорауга җавап табарга әллә ни булышмый. Россия Конституция­сендә, әйтик, мөселманча ки­енгән кызларны яклый торган маддәләрне байтак табып була һәм асылда аларга каршы көрәшүче мәктәп директорлары Төп законны бозалар. Әмма бүген реаль ха­кимлеккә ия сәясәт­челәр милли һәм дини каршылыкларны үстерү юлына басты, шуңа күрә бу өлкә­ләрдә махсус оештырылган прово­кацияләр еш булыр дип уйларга кирәк.

Безне дөньяви мәктәп чынбарлыгы кызыксындыра. Бүгенге Россиянең дөньяви мәктәбенең портретын булдырырга тырышып карыйк. “Роспотребнадзорның эксперт бәяләве буенча, 11 яшь­тән 18 яшькә кадәр үсмерләр­нең 5 миллионы регуляр рә­вештә спиртлы эчемлекләр куллана”, – дип укыйбыз “Свободная пресса”дан. Белем бәйрәмен һәм чыгарылыш ки­­чәсен юганда агуланып хас­таханәгә эләккән кыз балалар турында мәгълүматлар да еш күренә. Директорлар еш кына балаларның мәк­тәпләр­дәге дискотека вакытларында һәм кичәләрдә кызмача булуларын белә, әм­ма бу турыда шауламый, тиз генә йомарга тырыша. Бу асылда хупланмаса да, дөнья­вилыкка зыян китерми, шуңа күрә эчәргә яраткан бала мәк­тәп бусагасын атлап керүдә әллә ни зур каршылыкларга очрамый.

2010 елда Россиянең ул вакыттагы Президенты Дмитрий Медведев, ил мәктәплә­рендә укучы балаларның 160 меңенең наркотиклар белән проблемалары, бар дип рәсми рәвештә белдерде. Мон­да бер фактны истә тотарга ки­рәк: укучыларның гомуми саны 10-12 миллионнар тирәсе. Бу сан гел кимүгә таба үзгәреп тора. Димәк, рәсми саннарга гына таянсак та, ике баланың берсе эчкече, якынча йөзнең берсе наркоман булып чыга. Россиянең Сәла­мәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы наркологлары шул ук 2010 елда бер тапкыр гына булса да наркотик татып караган мәктәп ба­лаларының саны 10 проценттан 15 процентка кадәр җитте, дип игълан иткәннәр иде. Эчкечелек һәм наркоманлык өчен мәк­тәпкә керү тыелу очраклары­ның гына ишетел­гәне юк бер тапкыр да. Бер тапкыр чыгарылыш класс укучысын эчеп килгән өчен БДИга кертмәде­ләр кертүен. Югыйсә, бу кү­ренешләр мәк­тәптән тыш вакытларда булса да, әллә кайчан чаң кагылырга тиеш кебек иде.

Балалар җинаятьчелеге турында статистиканы табуы кыен. Рәсми даирәләр бу төр җинаятьчелек сан ягыннан кими, әмма кылынган җина­ятьләр дәһшәтлерәк була бара дип әйтәләр. Җинаять­ләрнең саны кимү аңлашыла, чөнки балаларның гомуми саны да нык кими. Балалар җинаятьчелеге турында рәс­ми “Российская газета” “Возраст безответственности” ди­гән язмада менә нәрсәләр яза: “Балалар җинаятьчелеге­нең күләме һәм аның рәхим­сезлеге шокка калдыра. Хәтта ун яшьлекләр дә кыйныйлар һәм үтерәләр. Һәм моны си­рәк очрый торган цинизм белән эшлиләр һәм үкенми­ләр дә. Тик менә нәр­сә кызык. Сабыйлар җинаять­ләр кодексын олылыйлар. Һәр маңка җинаятьче аңа эшләнгән явызлыклары өчен берни дә янамаганын белә. Законда өзеклек барлыкка килә: җә­заның котылгысызлыгы – канун бозу каршындагы төп киртә юкка чыга”. Бик кызык­лы үзенчәлеге бу дөньяви мәктәпнең: яше тулмаган балалар тыйнак киенеп килгән өчен генә дә җәзалана, ә җи­наять эшләүчеләрне мәк­тәп опекага ала, тәрбияләгән булып кылана. Әйтик, эчеп мәк­тәпкә килмәгән укучы артыннан сыйныф җитәкчесе, укырга чакырып, ничә тапкыр өенә барырга мәҗбүр ителә икән? Кыйнаган, урлаган балаларны да күз карасы кебек сак­лыйлар. Мәктәп рэкетыннан интеккән балаларның әти-әниләре мәктәп админис­трациясе тарафыннан беркайчан да диярлек яклау тапмый, талаучылар яклана, алар­ның җинаятен исбатлап булмый, чөнки статистиканы бозмасын өчен, инцидентны яшерәләр, кайвакыт хәтта кыерсытылган бала гаепле дә булып кала, аңа укытучылар ук яла ягалар, чөнки усаллардан куркалар үзләре дә. Мәк­тәптә балалар гына түгел, укытучылар да еш кыйнала. Бу уңайдан РФ Президенты каршындагы балаларның хокукларын яклау буенча вәка­ләтле вәкил Павел Астахов шул ук “Российская газета”да мәктәпләр тәрбия функциясен югалтканнан соң, укытучылар торган саен укучылар­ның кимсетүле мөнәсәбәте­нә тап булалар, дип белдерә һәм укытучының абруен күтә­рергә чакыра.

Дөньяви мәктәптә җенси азгынлык тыелмый, хәтта кайбер мәктәпләрдә моңа махсус өйрәтергә дә тырышалар. Әле сентябрьдә генә Екатеренбургта бу уңайдан җәнҗал булып алды. Әти-әниләр 8 яшьтән алып 11 яшькә кадәр­ге балалар өчен сексуаль яр­дәмлекнең китап кибетләре­нә чыгуына нәфрәтләнделәр, чөнки рәсемле ул китаны уку хәтта олылар өчен дә оят булып чыккан. Бу – үзе бер зур тема. Бер генә нәрсәне искәр­тик: дөньяви мәктәпне тәмам­лаучы яшьләр арасында венерик авырулар белән өчтән бере чирли. Шуңа күрә хәзер укытучыларны мәктәп­тә кыз баланың стриптиз биюе га­җәп­ләндерми, тыйнак кие­нүе гаҗәпләндерә.



Яше тулмаган балалар тыйнак киенеп килгән өчен генә дә җәзалана, ә җинаять эшләүчеләрне мәк­тәп опекага ала, тәрбияләгән булып кылана

"Ватаным Татарстан"


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013