Бүген Әдипләр: Фәридә Хәсәнова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәридә Хәсәнова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Рәсим Хәбибуллин
Әбү Хәжиб
Вәсилә Хәйдәрова
Марсель Хәйретдинов
Әнвәр Хәйри
Хәсән Хәйри
Альбина Хәйруллина-Вәлиева
Нигъмәт Хәким
Фәрит Хәкимҗанов
Рафаил Хәкимов
Ягъкуб Хәлили
Йолдыз Хәлиуллин
Альбина Хәлиуллина
Сәгыйд Хәлфин
Касыйм Хәмзин
Булат Хәмидуллин
Роза Хәмидуллина
Рафаил Хәплехәмитов
Мансур Хәсәнов
Фәридә Хәсәнова
Фәридә Хәсәнова
Фәридә Хәсәнова

ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ

XXI гасыр әле тугызынчы елын гына түгәрәкләп килсә дә, тарихыбызда зурдан алып әйтерлек олы вакыйгалар күзәтелде. Әйтик, 2004 елда Казан дәүләт университетының 200 еллыгы, 2005 елда башкалабыз Казанның 1000 еллыгы, 2006 елны Президент М.Шәймиевнең «Әдәбият һәм сәнгать елы» дип игълан итүе, шул ук елда татар әдәбиятының көзгесе булган «Казан утлары» журналының 1000 нче саны чыгу, халык шагыйре Р. Харисның Россия Дәүләт премиясенә лаек булуы, Тукай һәм Җәлилләрнең түгәрәк даталары һ. б. лар. Яңа гасыр башы шулай ук исән классикларыбызның күптомлыклары чыгу белән дә хәтергә уелып калыр. Шулай ук татар шагыйрьләрен рус, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә итүнең активлашуын да хупларга кирәк.

XX гасыр ахырында илдә барган зур үзгәрешләр әдәбият дөньясын да битараф калдырмады. Тарихтан билгеле, илкүләм реформалардан соң татар иҗтимагый фикере һәм әдәбияты дөньясында яңару билгеләре барлыкка килә торган булган. Нәкъ менә шундый чорда әдәби телне халыкка якынайту, поэтикада яңа формалар эзли башлау сизелгән. Ә инде XIX гасырда Россиядә барган икътисади һәм сәяси сәбәпләр матур әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре китереп чыгарган, татар әдәбиятының яңарыш әдәбияты буларак формалашуына сәбәпче булган. Татар халкының, милләт буларак формалашу чорын кичереп, сәяси хокуклар өчен көрәше алгы планга чыккан чор бу. Халык тормышына, аның проблемаларына якынаю XX йөз башы реалистик татар әдәбиятының да зур казанышы санала.

Ә менә XXI гасыр башындагы татар шигыре күптән узган чорлардагылан аерыламы? Анда яңа сыйфат үзгәрешләре күзәтеләме? 1934 елда оешкан Язучылар берлеге белән шагыйрьләрнең поэтик осталыгы арасында бәйләнеш бармы?

Совет язучыларының Беренче бөтентатарстан съездын 1934 еднын 25 июлендә кереш сүз белән К. Нәҗми ача. «Бу съездда кабул ителгән Устав киле дигәндә ярты гасыр кагылгысыз булды»,—дип яза халык шагыйре Р. Фәйзуллин «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» исемле китабында (Идел-Пресс, 2004). Бу тарихи вакыйгадан соң татар язучылары жин сызганып эшкә тотына. Әмма өч-дүрт елдан Зур съездда мактап телгә алынган язучыларның яртысыннан күбрәге репрессия корбаннарына әверелә. Бу чор шагыйрьләре, актив рәвештә ижат итү белән бергә, әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә дә нәтижате эшли. Һ. Такташ. Ә. Фәйзи, X. Туфан, М. Җәлил, Ф. Бурнаш, Ш. Маннур. Ф. Кәримнәрнең шул чор әдәбиятын өйрәнү һәм үстерүдә әһәмиятле роль уйнавы билгеле. ЗОнчы елларда тормышта үзе күргәнне, үзе кичергәнне иҗат иткән М. Гафури хезмәт кешесен, идеалга омтылган көрәшче образын сурәтләве белән аерылып тора. 20-ЗОнчы елларда күп кенә яшь шагыйрьләр, классик стильне искергәнгә санап, яна шигырь тудыруны максат итеп куялар һәм төрле юнәлештә тәҗрибәләр ясарга керешәләр. Шул рәвешле, имажинизм, футуризм, символизм, конструктивизм һ.б.ш. исемле «тәҗрибәләр» классик стильне кире кагуга юнәлтелә. М. Гафури ачык һәм гади язуын дәвам итсә, К. Нәҗми. X. Туфан, Д. Фәтхиләр катлауландыру принцибын алга сөрәләр. Утызынчы еллар шигърияте көндәлек тормыш күренешләрен, социалистик төзелешне сурәтли башлый. Бу елларда шагыйрьнең тормыштагы урыны мәсьәләсе яңача куела, шагыйрь төзелешләрдә, колхоз кырларында булырга тиеш дигән фикер урнаша. Ф. Кәрим, Бондюг химия заводында командировкада булып, «Җиденче мич» поэмасын яза. Ш. Маннур да, хезмәт батырлыгын мактап, «Бетончылар җыры» кебек әсәрләр иҗат итә башлый. М. Жәлил, Ф. Кәрим, X. Туфан, С. Баттал, Г. Кутуй, Ә. Исхак кебек шагыйрьләр авыл тормышы, эшчеләр язмышы, интернациональ дуслык турында әсәрләр иҗат итәләр. Бу чорда, «көн кадагына суга торгач», кайбер шигъри әсәрләр чын публицистикага да охшап кала. Бер төркем шагыйрьләр—аерым алганда, Г. Кутуй, С. Урайский—табигатьне җиңгән кешеләр турында, фәнни күзәтүләр тулы шигырьләр иҗат итә. Икенче бер төркем шагыйрьләр, аерым алганда X. Туфан, халык тормышына якыная барып, шәхеснең рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керә һәм шигырьдә җитди адымнарын ясый. Утызынчы елларда Ә. Фәйзи татар поэзиясен сәнгатьчә камил поэма һәм балладалары, нәфис парчалары, җырлары белән баета, «Флейталар» поэмасы белән иҗат казанышы ясый. Ә. Ерикәйнең кеше хисләрен бөтен тулылыгы белән сурәтли торган яшьлек, мәхәббәт, тормыш-көнкүреш турындагы шигырьләре языла. Ш. Маннурның кеше характерын психологик тирәнлектә ачып биргән «Гайҗан бабай» кебек поэмалары иҗат ителә. Сугыш еллары татар әдәбиятына зур югалтулар алып килә. Репрессия елларыннан соңгы югалтуларга яңалары өстәлә. Язучы Ш. Мостафинның эзләнү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 104 татар язучысының 31е корбан була. Исән кайтканнарының да шактые сугышта алган яраларыннан иртә дөнья куя. Сугыш чорында поэзиянең сурәтләү объекты үзгәрә. Үзәккә тормышчан һәм гаять кискен конфликт куела. Ф. Кәрим әйткәнчә, «үзең турында уйлама, илең турында уйла» дип фикер йөрткән каһарманның патриотик хисләре әсәрләрдә еш гәүдәләндерелә. Бу еллар шигъриятендә ант темасы, көрәшче-җыр, дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән шагыйрь образлары өстенлек ала. Мәскәү, Ленин образлары да тәэсирле сурәтләнә. Солдат образын күпьяклы һәм җанлы итеп гәүдәләндерү тенденциясе көчәя. Ш. Мөдәррис, С. Хәким, Ә. Ерикәй, Б. Рәхмәт, Ш. Маннур, Ә. Исхак шигырьләрендә лирик герой, аның кешегә, батыр сугышчыга соклануы үзәккә куела. Җиңү көннәре якынлашканда, яз, кояш, азатлык образлары активлашып, шигырьләрнең публицистик пафосы көчәя, шатлык тойгысын гәүдәләндерүгә яраклашкан үзенчәлекле стиль барлыкка килә. Ә. Исхак, Н. Арсланов, 3. Мансур, Ш. Маннур, Н. Баян кебек шагыйрьләр сугыш фаҗигасе белән бергә тирән хисле, моңлы лирик әсәрләр дә язалар. Баллада, шигъри очерк һәм поэма кебек жанрлар җанлана. Сугыш елларында язылган поэмаларны этаплап тикшерсәң, сугышның беренче көннәрендә язылган поэмалар белән сугыш ахырында язылганнары арасында аерма күренә. Ш. Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап» поэмасы сугыш чоры поэмаларының уңышлы үрнәге санала. Билгеле, бу жанрда, солдат батырлыгын сурәтләгән эпизодлар белән бергә, сугышчының психологиясен ачып биргән Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун», С. Батталнын «Тын дингез ярларында» кебек поэмалары да иҗат ителә. М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклы соңрак сугыш китереп чыгарган фаҗигале язмышларны документаль чыганакларга караганда да төгәлрәк һәм тулырак сөйләп биргән әсәрләр дип таныла, дөньякүләм югары бәя ала.

Ә Бөек Ватан сугышыннан сон шагыйрьләргә яңа бурычлар йөкләнә. Сугыш вакыйгаларына икенчерәк биеклектән карау, батырлыкны әдәби яктан күркәмрәк, сәнгатьчә нәфисрәк, тәэсирлерәк җанландыру сорала башлый. Поэзиядә бөек төзелешләр, «кара алтын» чыгаручылар, колхозда югары уңыш яулаучылар турында күп кенә шигырьләр языла. Бу елларда поэзиядә тантаналы рух, оптимизм өстенлек итә башлый. Әдәбиятка нефтькә багышланган яңа тематика килеп керә. Бу яңалыкка С. Хәким, Н. Арсланов, Ш. Маннур һ. б.лар зур әһәмият бирә.

Ә. Фәйзинең әнә шундый мохиттә туган «Тышта яз» исемле лирик шигырьләре әдәби җәмәгатьчелектә бәхәс кабынып китүгә сәбәп була. Аның шигыре X. Хәйри тарафыннан «пассивлык үрнәге» буларак бәяләнә. Ләкин шулай да кешенең йөрәк кичерешләрен сурәтләү көчәя бара. X. Туфан, Ш. Маннур, С. Хәким, Ш. Мөдәррис, М. Ногман, 3. Нури, 3. Мансур шигырьләрендә катлаулы язмыш сызланулары урын ала.

Илленче еллар урталары лириканы сафландырып җибәрә. Шигърияткә Ш. Галиев, Г. Афзал, X. Камал, И. Юзеев, Р. Гәрәй кебек шагыйрьләр килеп керә. Алар сафын Роб. Әхмәтжанов, Ә. Баян, Н. Мадъяров, М. Шабаев, Э. Мөэминовалар тулыландыра. Поэзиядә кеше күңеленә игътибар арта бара. Әхлак мәсьәләләре, гаилә ныклыгына игътибар көчәя. Шулай да «интим» темаларны яктырту каршылыкка очрый, хисләрне сурәтләүдә табигыйлек җитенкерәми. Бу чор шигырьләрендә Җир шары, дөнья мәшәкатьләре дә кин урын ала. Ә. Давыдов, Н. Дәүли шигырьләре бәхәс, сөйләшү рәвешен хәтерләтә. Бу чорда «конфликтсызлык теориясе», догматик карашлар поэзиягә кире йогынты ясый. Кайбер шагыйрьләр тормыш каршылыгын җиңелләштереп бирү юлына басалар, психологик каршылыкларны бизәп бирү дә еш очрый. Нәкъ шул вакытта С. Батталның «Олы юл буйлап» шигъри повесте языла. Бу шагыйрь әсәрен туктаусыз камилләштерә, нәтиҗәдә ул тормышчан конфликтлар гәүдәләндерүгә ирешә. Тәнкыйть тә бу әсәрне уңышлы дип билгели. Шигъри повесть әдәбият тарихына сугыштан соңгы елларның бер казанышы булып кереп кала.

Эпик поэзиядә шулай ук сугыш темасын яктыртуга урын бирелә. Беренче чиратта бу эшкә үзләре сугышта булган шагыйрьләр алына. Берише шагыйрьләр турыдан-туры сугыш шартларын сурәтләсә, икенчеләре тыл батырлыгына игътибар итә, өченчеләре Ленин турында яза. С. Хәкимнең «Курск дугасы», Н. Дәүлинең «Яр буенда шаулый нарат» поэмалары языла. Күренекле шәхесләрне гәүдәләндерү буенча эш башлана. Гали Хуҗинең Ф. Кәримгә багышланган «Граҗданин, солдат, шагыйрь» поэмасы языла. 1952 елда «Чаян» журналының яңадан чыга башлавы сатираның көчәюенә китерә. Ә. Исхак, С. Баттал, 3. Нури, Ш. Галиев, Г. Афзал сатирик шигырьләр иҗат итә. Монда, нигездә империализмны фаш итү, халыкара хәл белән мавыгулар күзәтелә. Бериш шигырьләрдә исә декларатив сөйләү, турыдан-туры тәнкыйть урын ала башлый.

Әлеге уңайдан Ә. Исхак шигырьләре аерым игътибарга лаек. Ул мәсәлләр иҗат итә. «Ялагай белән бюрократ», «Йөк һәм дөя» кебек тәэсирле әсәрләр яза. 3. Нури, Г. Афзал, Ш. Галиевләр сатира-юмор өлкәсен яңа тема, образлар белән баетып җибәрәләр. Алар көлүнең социальлеген өскәрәк күгәреп, күренебрәк торуына ирешәләр. Г. Афзал көлүе аерылып тора. Ул укучының игътибарын вакыйгага түгел, бәлки анда катнашучыга, аның да психологиясенә юнәлтә белә, геройларны үзенчә сөйләтә, җанландыра.

Илленче еллар уртасында X. Туфан иҗаты югары ноктага җитә. Бу турыда Т. Галиуллин «Бөтен татар шигърияте фонында Такташ белән Туфан поэзиясе отышлы булып аерылып тора»,—дип билгеләп үтте.

Алтмышынчы еллар иҗтимагый тормышта «Хрущев җепшеклеге» дип йөртелә. Бу еллардагы чагыштырмача демократия әдәбият-сәнгатькә уңай йогынты ясый. С. Хәким, X. Туфан, С. Баттал, Ә. Давыдов, Н. Арсланов, Ш. Манур, Ә. Ерикәй иҗатларында заман, кеше һәм дөнья язмышы, сугыш һәм тынычлык турында фәлсәфи уйланулар киң урын ала. 60нчы елларда шигърияткә шаулап-гөрләп талантлы яшь шагыйрьләр килә. Болар: Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Гаташ, Г. Рәхим, Р. Мингалим, соңрак Рәшит Әхмәтҗанов, Ф. Яруллин, Зөлфәт, М. Әгъләмов, К. Сибгатуллин.

1956-70 еллардагы шигъриятне Т. Галиуллин үз сыйфат югарылыгында калган дәвер дип билгеләгән иде. Бу чорда моңарчы югалып, тыелып торган шагыйрьләрнең исемнәре әйләнеп кайта. Дәрдемәнд, С. Рәмиев, Ш. Бабич, С. Сүнчәләй, Н. Думавилар һәм Сталин режимы корбаннары X. Туфан, Ф. Бурнаш, Г. Мөхәммәтшиннар иҗаты алга чыга. М. Жәлил әсәрләре киң яңгыраш ала. Г. Афзал, Ш. Галиев, X. Камалов, Ә. Баянов, И. Юзеев, С. Сатәйманова ижаты көчәя. Алтмышынчы елларда поэзиядә, Такташ һәм Туфаннардан сон, М. Кәрим сүзләре белән әйткәнчә, «икенче шартлау» барлыкка килә. Дөрес, Н. Юзиев үз вакытында «шартлау» феномены белән килешмәвен дә белдергән иде. Ул «Шартлау төшенчәсе беренче чиратта җимерү дигәнне аңлата»,—дип белдерде. Ә бОнчы еллар буыны татарның традицион шигыренә үзгәреш кертергә тели, каршылыкларга очраса да, үз юлыннан тайпылмый. Алар ирекле шигырь, ак шигырь, кыска шигырьләр белән тәҗрибәләр ясый башлый. Әлеге буын шигырь төзелешен, строфа формаларын гына үзгәртеп калмый, Европа шигъриятенә йөз тотып, эчтәлек һәм форма өлкәсендә кыю тәҗрибәләр ясый. Әлбәттә, бүген бу шигырьләр гадәти шигырь буларак кабул ителә. «Аңлашылмый» торган шигырьләр язган шагыйрьләрнең бүген һәрберсе—мәртәбәле Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре исеменә лаек булучылар да бар. «Р. Фәйзуллиннар буыны» дип йөртелгән бер төркем шагыйрьләр егерме беренче гасырда да каләмен ташламады, алар бүген дә әйдәп баручылар сафында кала бирә.

Н. Гамбәр шагыйрьләрне шартлы рәвештә ике төркемгә—шигъри дөньясын тудыра алганнарга һәм, киресенчә, тудыра алмаганнарга бүлеп карый иде. Шигъри дөньясын тудыра алганнар төркеменә, әлбәттә, беренче чиратта «үз иҗат омтылышларының дөреслегенә фанатикларча ышанып» яшәгән Р. Фәйзуллин керә. Ул татар шигъриятендә беркемнекенә дә охшамаган ныклы, тотрыклы үз шигырь мәктәбен булдырган шагыйрь. Дөрестән дә, ул әдәбиятка җиңүче булып килеп керде, һәм хәзер дә «вакыт эчендәге вакыт»ны табып иҗат итә бирә: ул шагыйрь дә, тәнкыйтьче дә, галим дә, публицист та. Шагыйрь үзе һәм иптәшләре иҗатына гына түгел, бәлки гомумтатар шигъриятенә дә күзәтү ясап, Язучылар оешмасының 70 еллыгы уңаеннан «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» дип исемләнгән фәнни-публицистик хезмәтен язды.

Сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни шартлар әдәби хәрәкәткә тәэсир итми калмый. Шул рәвешле, 1917-1940 еллар әдәбиятында күзәтелгән сыйфатлар: әдәбиятка яшь авторлар килү, үткәндә калган әдәби мираска каршылыклы мөнәсәбәт булдырып, аны кире кагу, хакимияткә тәнкыйть, үткәндәге тарих, заманга хас яңа герой эзләү, жанр, форма-алымнар төрлелеге, яна сурәтләү чараларын табарга омтылыш, тематик төрлелек, яңа эчтәлек, форма эзләүгә кайтып калган үзенчәлекләр хәзерге әдәбиятка да хас. Шулай да, Язучылар берлеге оешкан еллардан аермалы буларак, XX гасырның 80 нче еллары уртасында илдә башланып киткән демократик үзгәрешләр, 90 еллар иҗтимагый фикереңдәге кискен борылышлар татарның милли үзаң үсешенә китерде. Бу елларда татар теленең гамати кулланышын үстерү өчен актив эшчәнлек алып барылды. Милли идеяне эстетик идеал дәрәжәсенә күгәрә алган шигъри әсәрләр барлыкка килде. М. Әгъләм аны, «иман тәрәз шакый» дип, шигъри калыпка да кертеп калдырды. Милли теманы калкытып сурәтләү, XX гасыр ахырында киң җәелеп китеп, бүген дә дәвам итә. Дөрес, бүгенге шигырь ул—тынычрак, уйчанрак, фикерлерәк, әмма туган телне югалту куркынычы яный башласа, И. Гыйләҗев әйткәнчә: «Минем ике Ватаным юк!» дип аяусыз да булырга сәләтле ул. Тормышның тотрыксызлыгы шагыйрьләрнең Идеал эзләвен көчәйтә булса кирәк. Өлкәнрәк буын шагыйрьләр, аерым алганда Ә. Баян, «экологак, алкоголик хәл»дән теңкәсе коргач, «Дөнья минем теләк белән Бармаганга үртәлеп: Шөкер, димен, уйлый алам, Елый алам бит әле»,—дип белдерсә дә, эзләнүдән туктамады. Татар шагыйре Идеалны үз халкының күренекле, әмма күптән инде теге дөньяга күчкән шәхесләреннән, бигрәк тә йә язмыш, йә сәясәт тарафыннан рәнҗетелгән затлардан эзли башлады.

Ә менә соңгы елларда сонет җанры активлашуны шагыйрьләрнең Европага омтылуы дип карарга кирәктер. Ш. Мөдәррис, М. Хөсәен сонетларыннан соң Р. Харис бу жанр үсешенә үз өлешен кертте. Билгеле, классик таләпләрне үзгәртеп. Р. Зәйдулланың да сонет жанры буенча тәҗрибәләре бар.

Татар шигъриятендә Көнчыгыш поэзиясенә мөрәҗәгать итү шулай ук үзенчәлек буларак каралырга мөмкин. Бу өлкәдә иң нәтиҗәле эшләгән авторларның берсе— Р. Гаташ. Татар шагыйрьләре нигездә Көнчыгыш әдәбияты үрнәкләреннән газәл, робагый, касыйдә, кыйтга жанрларына мөрәҗәгать итәләр. Шулардай дүртьюллык тәмамланган робагый формалы шигырь соңгы елларда нык активлашты. Татарның «үз Гомәр Хәйямнәре» бар хәзер. Юкка гына Р. Фәйзуллин әле 1977 елда ук «Мәгънә—робагыйларда!..» дип язмагандыр. Шагыйрьләр дүртьюллыклар язуда тәмам остарып җиттеләр, хәтта исемләп яза башладылар! Әмма һәр дүртьюллык робагый түгел икәнлеген истән чыгармыйк, язылганнарның һәрберсе робагый жанрына куелган классик таләпләргә җавап бирми, бигрәк тә алар робагый интонациясен биреп бетерә алмый, фәлсәфәсе дә еш кына фәкыйрьрәк килеп чыга. Бүгенге татар робагыйларына еш кына «артыгы белән» иҗтимагый яңгыраш килеп керә. Бары тик Р. Гаташ кына фәлсәфи һәм гыйшкый яңгырашны төгәл саклап яза. Аның робагыйларда фәнни һәм фәлсәфи эчтәлекне югары дәрәҗәдә саклавы турында галимә Р. Ганиева бик тәфсилләп язып чыкты. Көнчыгыш шигъриятенең камил үрнәкләрен саклап яза торган шагыйрь Р. Гаташ иҗатына галим X. Миңнегулов та «Газәл жанры һәм Гаташ ижаты», «Робагый жанры һәм Гаташ» исемле хезмәтләрен багышлады. Башка күренекле шагыйрьләребез дә робагый жанрына еш мөрәҗәгать итә. Р. Харис, үзенең робагыйларын туплап, «Шигырь язган каләм белән» җыентыгын өч телдә бастырып чыгарды. Көнчыгыш әдәбияты нигезендә язу формасы шагыйрь М. Мирзаның да төп язу стиленә әверелеп бара, шулай ук Ф. Тарханова Шәрыкның матур үрнәкләрен бирә. Образлылык ягына да тел-теш тидермәслек, үзе кыска, үзе тыгыз фикерле шигырьне 3. Мансуров иҗатында очратырга була. Аның шигырьләре композицион яктан да төзек, ритмика саклана, укучы бер үк вакытта акыл эшчәнлегенә этәрә торган информация дә ала. Аларда сәясәт тә бар. киная дә. Лирик субъект бер караганда күптән таныш халык акылын гына җиткергән кебек тоела, әмма шигырь уйланырга мәҗбүр итә, шагыйрь кулланган сүнәр яна мәгънатәре белән ачылып китә.

Мондый язу стиле Р. Фәйзуллиннын кайбер шигырьләрендә, Р. Харис, М. Мирза, Г. Морат, Р. Зәйдулла иҗатларында да ачык сизелә. Аларнын язу стилен сатирик юнәлештәге ирония дип атау дөрес булыр кебек. Мондый төр шигырьләрне һәркем кабул итә алмый, алар үз укучысын табарга тиеш. Бу—аналитик шигърият. Ирония шулай ук Р. Миңнуллинда күп. Әмма аша сатирик юнәлеш зур үсеш алмаган, бәлки чиста юмор белән бергә ирония катыш юмор өстенлек итә. Шуна Р. Миннуллин шигырьләрен укыганнан сон күңелдә жинеллек хисе кала. Татар халкының җорлык традицияләрен шулай ук Ш. Галмев. И. Юзеев иҗатларында табарга була иде. Р. Харисның «Чехов базары» поэмасы да юмор алымына корылган. Шулай да, тулаем алганда, татар шигъриятенә юмор хисе җитенкерәми дигән фикер кала.

Татар шигъриятендә бүген тагын бер яна форма барлыкка килде. Ул да булса М. Мирзаның «Адәм баласы» исемле бишьюллык миниатюралары. Миниатюра формасы татар шигърияте өчен якалык түгел. Шамил Анак миниатюралары билгеле. Мирза миниатюралары аз суэяежк, фикер тыгызлыгы, ачыклык, афористик яңгыраш ягыннан Шәрык поэзиясенен кыска лирик шигыре булган кыйтганы хәтерләтсә дә, формасы белән ана туры килми. «Адәм ба1асы»нда тупланган шигырьләр, фикер поэзиясенең үзгә яшәү рәвеше булып, «яна татар танкасы» дип исемләнергә дәгъва итә. Афористик фикернең чарланган формасы булган япон танкаларын татар теленә Л. Шагыйрьжан тәржемә иткән иде. М. Мирзаның яңалыгы шуннан гыйбарәт: ул япон танкасына иярми, үзгә ритмик формалы бишьюллык шигырь яза. Хәзер бу яңа форма күренешенә исем уйлап табасы гына калды. Берьюллык шигырьләр Г. Морат, М. Галиев иҗатларына да чит түгел. Әдәбият тарихында «һәрбер сүзнең үз тәхетен таба алган» М. Галиевнен эсселары һәм шигырьләре ныклы урын алды.

Хәзерге шигърияттә тәнкыйди-сатирик әдәбиятка карый торган пародия-эпиграммалар язучы Л. Лерон татарның жор теллелеге традицияләрен дәвам итә. Шагыйрьнең лирик шигъриятнең башка жанрларына карый торган шигырьләре дә нечкә зәвык белән аерылып тора. Бу жанрда Л. Лерон үзе генә түгел, Р. Миңнуллин шигырьләре дә хөсетсез катүе белән укучының игътибар үзәгендә кала бирә.

Мәҗүсиләргә хас тасвирлау алымнары булган Себер ханнары нәселе вәкиле Ш. Гаделша иҗаты табигать турында мул мәгълүмат бирүе белән кадерле. Укучы илаһилаштырылган табигатькә сусаса, аның шигырьләренә мөрәҗәгать итә ала. Лирик героинын үз тормышындагы мизгелләре, хыяллары хакында сөйләвенә нигезләнеп, шәхси башлангычка өстенлек биргән, хисләрнең үсеп-үзгәреп торуына корыла торган, ин эмоциональ жанрлардан саналган күңел лирикасы шигырьләрен нигездә яшьләр һәм хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында күрергә була. Менә Ф. Мөслимовадан бер мисал: «... Алмагачта яфрак та юк—көзләр үткән, Кышкы җилләр кар себереп йөри күптән. Алмага да тия икән явыз язмыш: Ялгыз алма карда өшеп калган ялгыш». «Янар өчен лөрләп ялкынында мин күкләрдән иңгән фәрештәмен»,—дип белдергән Л. Янсуарның мәхәббәт лирикасы да игътибарны җәлеп итә. Л. Гыйбадуллина сүздән үзенә генә хас матур сурәтләр ясый: «Төннән качып, йолдызлар ла жиргә төште, Юлларында яктылыктан үргән келәм...»

Поэма жанры шулай ук игътибар сорый торган өлкә. Лирик яки эпик башлангычның роленә карап, поэмалар ике төргә бүленә. Беренчесендә хис-кичереш, мөнәсәбәтнең алга чыгуы, төп геройның лирик герой булуы өстенлек итә. Бу очракта классик мисал булып, Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун»ы тора. Кызганыч, нәкъ менә лирик башлангычлы поэмалар бүгенге көндә язылмый, аларның урынын эпик башлангычлы поэма ала бара. Кайбер очракларда, шагыйрь жанрын поэма дип билгеләсә дә, әсәр жанрга куела торган классик таләпләргә җавап биреп бетерми. Соңгы елларда аерым кеше язмышыннан башлап, ил, халык тормышындагы вакыйгаларны яктырту, иҗтимагый-сәяси, шәхес, милли проблемаларны күтәреп чыккан тарихи поэмалар саны арта бара. Бу очракта Ә. Рәшитнең «Сөембикә», «Колшәриф», Р. Низаминың «Ике мөһаҗир», Р. Шәриповның аерым әсәрләре, Р. Харисның күпсанлы поэмаларын искә алып була. Бүген инде героик характердагы поэмалар арткы планга күчеп бара, фантастик эчтәлекле поэмалар да күренми. Укучы И. Юзеев поэмаларын сагына башлады. Аның драматик поэмаларын алыштырырлык әсәрләр язылмый. Соңгы елларда иҗат ителгән поэмалар илнең үткәндәге сәясәтенә, рәнҗетелгән аерым шәхесләргә бәйләп языла. Ф. Яруллин шулай халык тормышыннан берничә поэма язды.

Поэма жанры турында сөйләшкәндә Тукай темасын аерып чыгару дөрес булыр. Шигърияттә Тукай образын тудыру буенча зур эшләр эшләнә. И. Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән», Ә. Баянның «Каракош» шигъри трагедияләре, Р. Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре», М. Әгъләмнең «Тукайдан хатлар», Э. Шәрифуллинаның «Без—Тукайлы» поэмалары, башка шагыйрьләрнең күпсанлы шигырьләре бу мираска өстәлеп кенә тора. Бу темага галим Т. Галиуллин җентекләп язып та чыкты.

Соңгы елларда әдәби җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәрлек тагын бер поэма язылды. Ул—Л. Шагыйрьҗанның «Дөнья базары, яхуд яңа Америка фаҗигасе». Әсәр нигезенә Нью-Йорктагы Сәүдә үзәген шартлату вакыйгасы салынган. Поэмада безне мөһим бер сорау «озатып бара». Ул да булса: «Нәрсәдән ул, диеп, террор чыга?». Поэманы язганда шагыйрь бик нечкә, деликат формадагы сәяси теманы күтәрә. Бу тема аерым сәясәтчеләр тарафыннан «ислам экстремизмы» дип аталган уйдырмага нигезләнә. Шагыйрә үзе үк поэманың нигезенә ялган сюжет һәм чын «уйдырма» салынуын билгеләп үтә. Халыкларны тетрәндергән 2001 елның 11 сентябре вакыйгасының зур күләмле эпик әсәр жанры өчен «азык» булып та, поэма жанры кысаларында гына калуы сәбәпләрен хәзер халыкның зур күләмле әсәрләрне укырга вакыты юклыгы белән бәйли ул.

Әсәрнең үзендә, чәчмә әсәр белән шигъри сөйләм мөмкинлекләрен берләштереп, яшәешнең дәвамлы хәрәкәтен чагыштырмача таррак планда күрсәтү аша, сурәтләү объекты итеп, дулкынландыргыч, киеренке вакыйгаларны, гыйбрәтле язмышлар бәйләнешен алу ягыннан кызыклы Р. Фәйзуллинның «Сәйдәш», Ә. Рәшитнең «Мөхәммәдьяр» поэмалары язылды. XXI йөз башы татар әдәбиятында Р. Харисның «Исемсезләр» шигъри романы да тарихка кереп калыр. Бер әдәбият та шигъри романнар күплеге белән мактана алмый. Әлеге жанр—әдәбиятның җитлеккәнлеген күрсәтә торган билгеләрнең берсе. С. Батталның «Чирмешән якларында» романыннан соң бездә «Исемсезләр» туды. Роман күпкырлы. Россия империясенең таркалуы, сәясәтнең милләтләр тормышында китереп чыгарган үзгәрешләре, совет системасында формалашкан кешенең яңа тормышка яраклашуы, һәм, ниһаять, яңа буынның яңа тормышта үз урынын булдырырга тырышуы турында бу роман. Илкүләм вакыйгалар фонында татар милләте, аның да иң авырткан җире—чит җирләрдә аерылып калган бер вәкиле фаҗигасе турында бу роман. Дөрес, романда сурәтләнгән унлап исемсез геройның барысы да—милли элита вәкилләре. Ләкин «байлар да елаган кебек» аларнын да авырткан җирләре бар. Әмма шагыйрь образы—чын татарныкы, үзебезнеке. Әдәбияты да «Тукайның мәхәббәт төшләре»ндәгечә: «Төп» эштән бушагач кына ижат итү безгә язган»,—булып чыга.

Сонгы егерме елда әдәбиятка дини мотивларның күпләп үтеп керүе күзәтелә башлады. Шулай булмый да хәл юк, чөнки дин һәрвакыт әхлак, тәрбия коралы булып килгән. Бер караганда бу яңалык түгел. Әдәбиятка дини тематиканы кайтаруны асылыбызга кайту дип карау дөрес. Әйтергә кирәк, язучылар әлеге максатны бик теләп тормышка ашыралар. Бүген инде дин, ден, иман турында язмаган автор чын миллилектән ерак торган кебек тоела. Шагыйрьләр бу турыда әйтеп кенә калмый, дөньяны шаулатырлык, мәйданнарда сөйләнерлек, ә кайчак киләсе буын алдында гафу үтенеп акланырлык көчле шигырьләр тудыра башлады. Шул рәвешле, заманча шигырьләрдә, тәнре. тәкъдир, Коръән, пәйгамбәр, ходай, фәрештә, дога, бисмилла, кыйбла, иблис, шайтан сүзләренең активлашуы күзәтелә. Хәтта әлеге сүзләрнең иҗтимагый-сәяси лирикада урын алуы да гайре табигый күренеш түгел. Күрәсең, «Ничә гасыр елый Йакуб халыкның йөрәгендә» дип әйтүе белән X. Әюп хаклы булгандыр. Аның иҗаты башка татар шагыйрьләренекенә караганда да дини төшенчәләргә ифрат бай иде. Вакыт-вакыт әлеге алым кирәгеннән артык та булып китә. Шагыйрьләрнең көнкүрештәге һәр гадәти күренешне сурәтләүдә дини тематикага мөрәҗәгать итүе кайчак сәеррәк тә тоела башлый. Күңелгә, «бәлки әлеге күренеш каләм ияләренең халыкка рухи байлыкларны кире кайтарырга тырышуыдыр», дигән уй килә башлый.

Бүгенге көндә һәр өч шагыйрьнең берсе шигырен Коръән сүрәләреннән эпиграф куеп яза, рухи кыйммәтләр турында Коръән юлларыннан чыгып фикер әйтә. Кешегә әхлакый ориентир рәвешендә шәригать кануннарын тәкъдим итү күзәтелә. Шигырьдә Коръән аятьләрен актив куллану алымы Равил Рахмани иҗатында аеруча еш очрый. X. Әюп өчен дә шигырь язу, хисен рифмага салып, образ тудырып шигырь иҗат итү чын гыйбадәт иде, чөнки аның күңеле, йөрәге, пәйгамбәр күңеле сыман «күкләр белән тоташкан» булды. Биш кисәкле шигъри бәйләменең «Биш вакыт намаз» исеме белән аталуы моның ачык дәлиле иде. Дини тема янәшәсендә мифологиягә мөрәҗәгать итү дә ешая бара. Мифологик образларны хәзерге дөнья җирлегенә күчереп утырту, аларга яңа дөньяви сыйфатлар өстәп, постмодернистик дип аталган әсәрләр тудыру күзәтелә. Бу өлкәдә бигрәк тә Р. Харис (аның «Һарут белән Марут» сәяси поэмасы), 3. Мансуров («Хозыр галәй-һиссәламне эзләү» сәяси поэмасы) аерылып тора. Шигърияттә пәйгамбәр, фәрештә образлары артык еш очрый, шайтанга да кытлык юк. Әмир Мәхмүдов хәтта «Пәйгамбәр» поэмасы янәшәсендә «Иблис» дип исемләнгәнен дә язды.

Татар шигъриятендә баллада жанрына караган әсәрләр сирәк күренеш түгел. Әгәр шагыйрьләрнең, үзләре үк «баллада» дип, әсәрнең жанрын алдан билгеләп куюын да исәпкә алсак, күп тә булып китә. Бу жанрда «беренчелекне» А. Хәлим үз кулында тота. Аның хәтта «Катык турында баллада»сына кадәр бар. Әмма шагыйрьләр кайчак балладада башка лиро-эпик төр әсәрләренә караганда каршылыкның үткенрәк булуы, һәм балладаның сюжетка корылуын һәрвакытта да исәпкә алмыйлар. Романтик, символик-аллегорик яссылыктагы балладалар язылмый, язылганнарының да үзәгенә драматик, фантастик хәлләр, гадәттән тыш вакыйгалар салынмый. Бу жанр турында фикер йөрткәндә, Зөлфәт, И. Юзеев балладалары югарылыгындагы әсәрләр күрәсе килә.

Укучы, вакыт-вакыт иҗтимагый лирикадан туеп, Г. Афзал әйткәнчә, «Базар сәясәтен эт ашасын, Бу йөрәккә нәфис моң кирәк. Табигатьне күреп моң табасың, Сәясәтсез үсә тал-тирәк»,—дип, пейзаж яки күңел лирикасы шигырьләрен укуга күчә. Соңгы елларда лирик шигырьләрнең матур үрнәкләрен хатын-кызлар иҗатыннан табарга була. Дөрес, «Ач, шигърият серләреңне, Тылсымлы сүзләр өйрәт. ...Уйларымны җырга салам, Яшендәй сүзләр кирәк»,—дип язган, С. Сөләйманова, «Мин тормышка гашыйк»,—дип белдергән Г. Зәйнашевалар юк инде. Әмма шигърият үсүдән туктамый, ян-якка карамый, алга баруын дәвам итә. «Ә шулай да—безнең бәхет,—Бар бит әле шагыйрәләр: Шагыйрьләр акыл өйрәтә, Шагыйрәләр—җан өрәләр»,—дип язган Р. Җамал белән килешми булмый. Татар шигъриятеңдә шагыйрәләр аерым бер урын алып тора. Алар, үзләрен сонгы елларда Тукай премияләре читләтеп үтсә дә, армый-талмый иҗат итәләр. Ә «халык шагыйрәсе» дигән исем шигърият лексиконында бөтенләй юк әлегә. Ә бит шагыйрәләребез сүзгә таләпчән карап, шигъриятне образлы гыйбарәләр белән баетуда үз өлешләрен кертәләр, тәрбия, әхлак, милләт, яшь буын язмышы өчен борчылып язалар. «Ел китабы» конкурсларында, бигрәк тә балалар әдәбияты өлкәсендә, алар нәтиҗәлерәк эшлиләр, милли тәрбия бирүдә көчләрен кызганмыйлар. Шулардай Б. Рәхимова үз халкына «ятка бишмәт сырма» дип мөрәҗәгать итсә, «Тормышы проза булса да, үзе шигырьдән генә торган» Н. Сафина: «Без әлегә хыялларны кочып, Канап торган җиргә иңәбез...»—дип яза. Ф. Тарханова өчен гомумән керә алмаган өлкә юк. Публицист та, галим дә, тарихчы да, сәяхәтнамә язучы да ул. «Гел башкача һәрбер ярату!» дип раслаган лирик шагыйрә Рифә Рахман «Истанбул мотивлары» һәм Төркиягә мәдхия укыган шигырьләреннән соң хикәя һәм публицистикага «күчеп бетте». Ә «Болытның да үз холкы бар» дип яза торган Э. Шәрифуллина ел да иң күп укыла торган китаплар авторы булып кала. Б. Рәхимова бик актив иҗат итә. Татар вакытлы матбугатында аның йә шигырьләр бәйләмен, йә үзе белән әңгәмә, йә теге яки бу китабына бәяләмә басылып кына тора. Үзе дә: «Әйдәп барам, шигырь сөй дип һәр адәмне, Шигыремнең башкодасы, мин яучысы. Үзем эзлим, үзем табам—сүз аучысы, Күңел төбен актаручы—сунарчысы»,—дип, авырлыкларны заманага сылтамый гына максатына ирешеп бара. Р. Вәлиева башка шагыйрьләрнең дә шигырьләрен укый ала торган яшь буын тәрбияләүдә көчен жәлләми, күпләр «ташлап качкан» патриотик лирикадан ваз кичми иҗат итә. «Кыйбла якның җиленә йөзен куйган» Г. Бәйрәмова, «Мин—шагыйрә. Мин шигырьләр язам. Минем бакчам—шигъри түтәлләр. Мин орлыклар гына чәчә алам, Җыючылар булыр бүтәннәр»,—дигән К. Булатова, «Бабичларны бирдек тыныч кына, җитмәгәе чират Еникигә» дип хафаланган А Юнысова, «Шигърияттә мин утырган каз шикелле» дип белдергән Ф. Гыйззәтуллиналар каләмен ташламый. «Бер кешегә юк эчемдә каралык, Яхшылыктан китә җаным таралып» дип, Ш. Җиһангирова шагыйрәләрнең уртак фикерен җиткерә.

Гасырлар чигендә татар шигъриятенә бер төркем яшь авторлар килеп керде. Бу буын үзенең көченә, белеменә, талантына ышанып иҗат итә. Соңгы елларда Язучылар союзында оештырылган төрле секцияләргә йөреп, югары уку йортларындагы әдәби берләшмәләрдә чарланып, «Казан утлары»нда Р. Гаташ ышыгында җылынып, «Сәләт» яшьләр лагеренда чыныккан әлеге яшьләр шигърияткә яңа сулыш өрә башладылар, бер-бер артлы китаплары да чыгып килә. Иҗатларының башлангыч чорында әле алар нигездә мәхәббәт лирикасына карый торган шигырьләр иҗат итәләр. Атар сафында «Татарлыгым—минем тарлыгыммы? Мамай ханнан калган ярлыгыммы? Татарлыгым—минем барлыгым» дип белдергән Г. Вәлиева, шигырьләрендә ачык гражданлык лирикасы бәреп торган «Ахыргы каһарман кем иде?» сораулы Р. Мөхәммәтшин, «Малевич квадратлы тәрәзәләре белән» Й. Миннуллина, «Милләтебез ихласмы?» соравына җавап эзләгән Л. Шәех, «Алмалардай янып алсуланып, хөрмәләрдәй тулган күңелле» Л. Янсуар, «Салкын кышта өшеп, Әгъләм булып караган» Р. Сәлах, «Вакытсыз юлчыга кизәнеп, көрсенеп сукмакка үрелгән каеннары» белән Э. Һадиева һ.б. лар бара.

Соңгы елларда татар шигъриятендә фикер поэзиясе өстенлек итә кебек. Дөрес, шигырь фикерсез була алмый. Бу очракта без интеллектуаль шигъриятне әйтәбез. Акыллы шигырь язу күбәя. Мондый шигырьне кабул итү өчен укучының тирән белемле булуы, эрудициясе кирәк. Вакыт-вакыт хәзерге шигырьне аңлау өчен алдан кемнеңдер шәрехләп бирүе дә сорала кебек. Интертекст, шигырьгә заманчалык төсмерен биреп, укучының акыл горизонтын киңәйтә. Ә менә андый әсәрләрнең хис дөньясына тәэсир итүе икеле. Чөнки шигырь укучыларның барысы да югары филологик белемгә ия булмаска мөмкин бит.

Форсаттан файдаланып, «шигырь—шагыйрь—укучы» бәйләнешен тәэмин итәргә алынган тәнкыйтьчеләргә дә игътибар кирәклеге сорала. Бу очракта без галим-язучы-тәнкыйтьче Т. Галиуллин иҗатын күздә тотабыз. XX гасыр шигъриятен пропагандалау өлкәсендә аның хезмәтләрен тану һәм бәяләү кирәк. Йомгаклап әйткәндә, хәзерге татар шигърияте, Р. Вәлиев сүзләре белән әйткәндә, «Ил алдында олы бурычымны Түләрмен мин шигырь, җыр белән...» дигән максат куеп, заман укучысына заманча сурәт тудыра торган әсәрләр язып, Р. Низами кебек «Мин елмаеп кына дөнья үзгәрерме?» ише сораулар куя-куя, хакыйкать эзләвен дәвам итә...
Казан утлары № 10, 2009.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013